Иң яхшы җитәкчелек чыганагы
Иң яхшы җитәкчелек чыганагы
ҺӘРБЕР кеше үз тормышында уңышка ирешергә тели. Бу бик җиңел түгел, әмма яхшы җитәкчелек булса һәм шул җитәкчелек буенча яшәү теләге булса, бу мөмкин. Ләкин кешеләр акыллы киңәшкә колак салырга ашыкмыйлар. Күпләр үз акылың белән яшәргә кирәк дип саный. Изге Язмаларда беренче кешеләргә бәйсезлек юлына басу турындагы киңәшне Шайтан биргән дип әйтелә. Ул — Алла хакимлегенең төп дошманы. Яратылыш 3:5 тә Шайтанның Хаувага әйткән мондый сүзләре язылган: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз».
Адәм белән Хаува үзләре теләгәнчә яши башлагач бәхет тапканнармы? Һич тә юк. Алар канәгатьсезлек кичергәннәр. Алар, яхшылыкны яманлыктан үзләре аера ала дип уйлап, үз-үзләренә чамадан тыш ышанып эш иткәннәр һәм моның начар нәтиҗәләрен шунда ук сизгәннәр. Алла аларны хупламаган, һәм бу гадел булган. Камилсезлек аркасында авыр тормыш башланган, һәм алар үләргә тиеш булган (Яратылыш 3:16—19, 23). Үлем бар кешеләр өстеннән хакимлек итә. «Бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 5:12).
Адәм белән Хауваның сайлаган юллары коточкыч нәтиҗәләргә китерде, әмма моңа карамастан күпләр әле дә Барлыкка Китерүченең җитәкчелеге акыллы микән дип шик белдерәләр. Әмма Изге Язмада «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы» дип әйтелә, ул безгә «сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булырга» ярдәм итә ала (2 Тимутегә 3:16, 17). Һичшиксез, Изге Язмаларда язылган киңәшне тотсак, без бәхетлерәк булабыз. Бу иң элек гаилә тормышы турында әйткәндә дөрес.
Никахта тугрылык
Изге Язмаларда Алла никахның мәңге булуын теләгән дип әйтелә (Яратылыш 2:22—24; Маттай 19:6). Шулай ук Изге Язмада «никахыгыз чиста булырга тиеш» дип әйтелә. Бу сүзләр ир белән хатынның мөнәсәбәтләре никахтан тыш якынлык кылу белән мәсхәрә ителергә тиеш түгел дигәнне аңлата (Еврейләргә 13:4). Ләкин күп гаиләләрдә хәл гел икенче. Моны сез үзегез дә беләсездер. Кайберәүләр хезмәттәшләре белән флирт кыла. Икенчеләре сөяркәләре белән вакыт уздырыр өчен тормыш иптәшләрен алдата. Өченчеләре, үткән мәкаләдә әйтелгән Вероника очрагындагы кебек, ирен яки хатынын калдырып яшьрәк кешегә китәләр: имеш, яшьрәк кеше янында ул үзен яшьрәк һәм бәхетлерәк сизә.
Ләкин шуны әйтергә кирәк: үз теләкләреңне канәгатьләндереп яшәү һәм мондый яшәүнең нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча тормыш итү чын бәхет китерми. Рональд мисалы бу сүзләрнең дөреслеген раслый. Ул хатыныннан яшереп, 6 ел дәвамында бер хатын белән очрашкан. Аларның бергә яшәүдән инде ике баласы булган. Рональд шушы хатын-кыз белән яңа гаилә корыр өчен һәм үз тормышын яхшы якка үзгәртә алуына ышанып үз хатыныннан киткән. Ләкин хатыны белән аерылышкач, сөяркәсе тиздән аның үзен ташлый! Ахыр чиктә Рональд ата-анасы белән яши башлый. Үз хәлен ул «бик начар» дип сурәтли. Бу нибары бер мисал гына. Мондый үз-үзеңне генә яратуга нигезләнгән тәртип аерылышулар санының үсүенә китерә. Алар күп санлы кешеләргә — әти-әниләргә һәм балаларга да — кайгы китерәләр.
Ләкин Изге Язмалардагы киңәшләрне тоту чын бәхет китерә. Роберто очрагында нәкъ шулай булган да. Ул болай дип сөйли: «Изге Язмалар ярдәмендә мин хатынымны югалтмадым. Сөяркә сокландыргыч булып күренсә дә, аның белән ләззәтләнү чын бәхет китерә алмый. Изге Язмалар мине үз хатынымны, инде күпме еллар минем белән бергә булган кешене, кадерләргә өйрәтте». «Яшь чагыңда алган хатыныңа хыянәт итмә» дигән Изге Язмалардагы киңәш Роберто тормышында мөһим роль уйнаган (Малахий 2:15). Изге Язмалардагы киңәш тагын ничек ярдәм итә ала?
Балалар тәрбияләү
Берничә дистә ел элек ата-аналарга үз балаларын чиктән тыш чикләргә кирәк түгел дигән фикер киң танылган иде. Имеш, балаларга алар теләгәнчә уйларга һәм яшәргә мөмкинлек бирергә һәм шуның белән аларның үсүләренә комачауламаска кирәк. Кайбер урыннарда хәтта күбрәк ирек бирүче мәгариф системасы да кертелгән иде. Мәктәпкә барыргамы яки юкмы,
күпме вакыт укырга, ә күпме ял итәргә — моның барысын хәл итү укучыларның үзләренә йөкләнгән булган. Шундый мәктәпләрнең берсендә мондый принцип булган: «балаларны шелтәләмичә һәм аларга комачауламыйча, хисләрнең барысын татырга бирү». Безнең көннәрдә кеше тәртибен өйрәнгән кайбер белгечләр җәза бирүнең кайбер төрләренең файдасына әле дә шик белән карыйлар. Яратучы әти-әниләр балага җәза бирү кирәклеген күрсәләр дә, бу белгечләр шикләнә.Бу тәрбияләүнең нәтиҗәсе нинди булган? Тәрбияләгәндә балага барысын рөхсәт итү аңа бик күп ирек бирә һәм нәкъ шул җинаятьчелекнең һәм наркоманиянең үсүенә китерә дип саный күпләр. Кушма Штатларда үткәрелгән бер сораштыру буенча, якынча 70 процент кеше балалар ата-анадан тиешле җитәкчелек алмый дип саный. Мәктәптә сугыш кораллары белән атуның һәм яшүсмерләр эшләгән башка коточкыч җинаятьләрнең сәбәбе — «ата-ана ягыннан җитәрлек контроль» булмавы дип саный күпләр. Дөрес булмаган тәрбияләү аркасында эш мылтыктан атуга кадәр барып җитмәсә дә, балалар һәм әти-әниләр аның ачы нәтиҗәсен кичерәләр.
Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә? Анда әти-әниләр өчен балаларын тәрбияләгәндә үз хакимиятләрен ярату белән дә һәм нык булып та башкарырга кирәк дигән өндәү бар. «Бала күңелендә акылсыз уйлар да булыр, әмма әдәпкә утырту чыбыгы аңардагы ахмаклыкны тиз куып чыгарыр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 22:15). Әлбәттә, һәрбер җәза эшләнгәннең җитдилегенә туры килергә тиеш. Әмма нинди генә җәза сайласагыз да, йомшак булу, үз-үзеңне кулда тоту һәм акыллы булу турында онытмаска кирәк. Моның белән ярату күрсәтәсез. Әти-әнинең балалардан өстен булуы тупаслыкта түгел, ә яратуда беленергә тиеш. Шулай гына иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Бу киңәшне куллану яхшы уңышларга китерә. Мексикада яшәүче Артуро исемле 30 яшьлек ир-ат күптән түгел генә өйләнгән. Ул болай дип сөйли: «Әти миңа һәм абыйларыма гаиләдә баш кешеләр ул һәм әни икәнен ачык итеп аңлатты. Кирәк булганда алар безгә җәза бирделәр. Ләкин аларның безнең белән сөйләшер өчен һәркайчан вакытлары бар иде. Хәзер, үскәч, мин тормышта югалып калмыйм, һәм бу мине шатландыра. Бу яхшы тәрбияләү нәтиҗәсе икәнен мин аңлыйм».
Иң ышанычлы киңәшләрне кулланыгыз
Изге Язмаларда, Алла Сүзендә, иң ышанычлы киңәшләр бар. Алар гаилә тормышына да һәм тормышның башка өлкәләренә дә кагыла. Алла Сүзендәге киңәшләр, бу дөньяда безне яшәргә өйрәткәнгә, күп яклардан файдалы, ә бу дөньяда күпчелек кеше иң бөек акыл Чыганагының акыллылыгын җитәкчелек итеп тотарга теләми.
Кешеләрне Барлыкка Китерүче Йәһвә Алла безне мәдхия җырлаучы Давыт аша болай дип ышандыра: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын» (Мәдхия 31:8). Уйлап кына кара: Барлыкка Китерүче безне куркынычтан саклар өчен үзе күзәтә! Ләкин безнең һәрберебезгә үз-үзебездән болай дип сорарга кирәк: «Мин басынкылык белән Йәһвәдән яклау һәм җитәкчелек кабул итәчәкменме?» Алла Сүзендә яратучы үгет бирелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6).
Йәһвә турында белем алыр өчен тырышлык һәм көч кую кирәк. Шулай да Алла турында белем алып була, һәм бу яктан Изге Язмалар ярдәм итә ала. Алла тәкъдим иткән яшәү рәвеше «хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә». Мондый яшәү рәвеше китергән бар файданы исәпкә алсак, ул бик нык баета дип әйтеп була (1 Тимутегә 4:8; 6:6).
Сезгә Изге Язмалардагы фикерләрнең тирәнлеге һәм аның киңәшләрен тоту китергән файда ошаса, Алла Сүзен уку һәм аның турында уйлану тормышыгызда беренче урында торсын. Ул чакта сез булган проблемаларны һәрвакыт уңышлы хәл итеп чыгачаксыз. Өстәвенә сезнең Алланың яңа дөньясында яшәргә өметегез булачак. Анда барысы Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булачак, һәм анда бөек тынычлык булачак (Ишагыйя 54:13).
[5 биттәге иллюстрация]
Изге Язмалардагы киңәшләр ярдәмендә никахны ныгытып була.
[6 биттәге иллюстрацияләр]
Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр тормышта ышанычлы җитәкчелек тә бирәләр һәм ял итәр өчен вакыт та табарга булышалар.
[7 биттәге иллюстрацияләр]
Изге Язмалардан алган киңәшләр буенча яшәгән кешеләр һәр нәрсәгә бай тормышка шатлана.