Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайгы килгәндә безнең ныгытмабыз — Йәһвә

Кайгы килгәндә безнең ныгытмабыз — Йәһвә

Кайгы килгәндә безнең ныгытмабыз — Йәһвә

«Тәүфыйклыларны Ходай коткара; кайгы килгәндә Ул аларны яклый» (МӘДХИЯ 36:39).

1, 2. а) Гайсә үз шәкертләре өчен ничек дога кылган? б) Алланың үз халкына карата ихтыяры нинди?

ЙӘҺВӘ — Чиксез кодрәт Иясе. Аның үз тугры кешеләрен якларга көче бар. Ул моны ничек теләсә шулай башкара ала. Ул хәтта үз халкын бу дөньяның башка кешеләреннән аерып куеп, куркынычсыз, тыныч җиргә урнаштыра алыр иде. Ләкин Гайсә үз Әтисенә: «Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан [«Явыздан», ЯД] саклавыңны үтенәм»,— дип үз шәкертләре турында дога кылган (Яхъя 17:15).

2 Йәһвәнең ихтыяры — безне «дөньядан алу» түгел, ә безгә башка кешеләргә, алар арасында яшәп, өмет һәм юату хәбәрен игълан итәргә мөмкинлек бирү (Римлыларга 10:13—15). Әмма Гайсә догасыннан шунсы ачыклана: бу дөньяда яшәп, без «Явызның» корбаны була алабыз. Буйсынмаучан кешелек һәм явыз рухлар күп авырту һәм газап китерәләр, шуңа күрә мәсихчеләрнең дә кайвакыт кайгылары була (1 Петер 5:9).

3. Йәһвәнең хәтта тугры хезмәтчеләренә дә нәрсә белән очрашырга туры килә, әмма аның Сүзе безне ничек юата?

3 Мондый сынаулар белән очрашканда вакыт-вакыт үзеңне хәлсез хис итү һәм төшенке булу — гадәти хәл (Гыйбрәтле хикәя 24:10). Изге Язмаларда авырлыклар белән очрашкан тугры хатын-кызларның һәм ир-атларның мисаллары күп. «Гадел кешенең кайгылары күп булса да, аларның барсыннан да Ходай аны коткарыр»,— дип әйтә мәдхия җырлаучы (Мәдхия 33:20). Димәк, хәтта тәкъва кешегә дә газап чигәргә туры килә. Кайвакыт без, мәдхия җырлаучы Давыт кебек, «бик кимгә калабыз, йөрәгебез кайгырганлыктан үкереп торабыз» (Мәдхия 37:9). Әмма «йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны [ул] коткара» икәнен белү безне юата (Мәдхия 33:19; 93:19).

4, 5. а) Гыйбрәтле хикәя 18:10 буенча, Алла яклавын алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Нинди адымнар ясасак, Алла ярдәмен ала алабыз?

4 Йәһвә Гайсәнең догасына туры китереп, безне чыннан да яклый. Ул «кайгы килгәндә» безне яклый, ягъни безнең ныгытмабыз булып тора (Мәдхия 36:39). Гыйбрәтле хикәя китабында шул ук мәгънәле сүз кулланыла: «Раббының исеме — ул биек ныгытма-манара: тәкъва кеше аның эченә кереп, хәвефтән котыла» (Гыйбрәтле хикәя 18:10). Бу сүзләрдән Йәһвәнең үз затлары турында ягымлы кайгыртканы күренә. Алла яклауны аеруча тәкъва кешеләргә бирә. Алар, биек ныгытма-манара эченә кереп качкан кебек, яклауны аңардан эзли.

5 Әмма киеренке хәлгә эләккәндә, Йәһвәдән яклауны ничек эзләргә? Йәһвәдән ярдәм алырга булышачак өч кирәкле адымга игътибар итик. Беренчедән, күктәге Әтиебезгә догада мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенчедән, аның изге рухы җитәкчелегенә туры китереп эш итәргә кирәк. Өченчедән, Йәһвәнең кайгыда ярдәм итә алучы имандашлар белән аралашу турындагы боерыгын үтәргә кирәк.

Доганың көче

6. Чын мәсихчеләрнең догага карашлары нинди?

6 Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче кайбер белгечләр депрессия һәм стресс вакытында дәвалану чарасы итеп дога кылыгыз дип киңәш бирәләр. Догага охшаш тыныч уйланулар вакытында стрессның чыннан да кимүе мөмкин булса да, моңа охшаш файданы күп яклардан табигатьтәге кошлар сайравы яки башка тавышлар һәм хәтта арка массажы да китерә. Чын мәсихчеләр догага җитди карыйлар һәм аны нибары кәеф күтәрү чарасы дип кенә санамыйлар. Безнең өчен дога ул Иҗат Итүче белән курку-хөрмәт уятучы сөйләшү. Догада без Аллага тугрылыгыбызны һәм ышанычыбызны күрсәтәбез. Дога — ул изге хезмәтебезнең өлеше.

7. Ышаныч белән дога кылу нәрсәне аңлата, һәм мондый догалар ничек безгә кайгы вакытында нык калырга булыша?

7 Дога кылганда, безнең Йәһвәгә ышанычыбыз булырга тиеш. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар — без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый» (1 Яхъя 5:14). Аллаһы Тәгалә Йәһвә, Чиксез кодрәт Иясе, бердәнбер чын Алла, үз хезмәтчеләренең эчкерсез догаларына чыннан да аеруча игътибарлы. Без үз борчылуларыбызны һәм авырлыкларыбызны аңа сөйләп биргәндә, яратучы Аллабызның безне ишетүен белү генә дә безне инде юата (Филиппуйлыларга 4:6).

8. Тугры мәсихчеләр Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итүдән ни өчен беркайчан да куркырга яки алар моны эшләргә лаек түгел дип санарга тиеш түгел?

8 Тугры мәсихчеләр беркайчан да Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итүдән курыкмаска тиеш. Алар моны эшләргә лаек түгел дип санарга яки ышанычлары әз булырга тиеш түгел. Әмма шунсын танырга кирәк: әгәр без үз-үзебез белән канәгать түгел, яки проблемалар аркасында боекканбыз икән, бездә дога кылырга әллә ни зур теләк тә булмаска мөмкин. Мондый очракларда Йәһвә «Үзенең боекканнарын жәлли» һәм «рухлары төшкәннәргә ярдәм итә» икәнен истә тотарга кирәк (Ишагыйя 49:13; 2 Көринтлеләргә 7:6). Күңелебездә борчылу һәм тирән кайгы булганда, безгә күктәге Әтиебезгә, ул безнең ныгытмабыз икәнен истә тотып, ышаныч белән мөрәҗәгать итү аеруча мөһим.

9. Ни өчен Аллага догада мөрәҗәгать иткән кешегә иман кирәк?

9 Дога бүләге безгә күбрәк ярдәм бирсен өчен, безнең чын иманыбыз булырга тиеш. Изге Язмаларда Аллага «килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш» дип әйтелә (Еврейләргә 11:6). Иманлы булу — Алланың булуына, «Аллаһының барлыгына» ышанудан күбрәкне аңлата. Чын иманлы булу — ул Алла безнең бар яктан да аңа тыңлаучанлык күрсәтүебезне бүләкләргә тели һәм бүләкли ала икәненә нык ышану. «Раббының күзләре тәкъва кешеләргә, Аның колаклары аларның ялваруына юнәлгән» (1 Петер 3:12). Йәһвәнең безнең турыда кайгыртуын һәрвакыт истә тотсак, догаларыбыз аерым мәгънәгә ия булачак.

10. Йәһвәдән рухи ярдәм алыр өчен, догаларыбыз нинди булырга тиеш?

10 Чын күңелдән дога кылганда, Йәһвә безне ишетә. Мәдхия җырлаучы: «Чын күңелемнән ялварып дәшәм, Әй Ходай, мине ишет»,— дип язган (Мәдхия 118:145). Күп диннәрдә догаларны яттан сөйлиләр. Безнең догалар исә бертөрле һәм сүлпән түгел. Йәһвәгә чын күңелдән дога кылганда сүзләребез мәгънә белән тулы. Мондый чын күңелдән әйтелгән догалардан соң без рәхәтлек сизәбез, чөнки бар мәшәкатьләребезне Йәһвә өстенә салдык. Изге Язмаларда ул безне ныгытачак дигән вәгъдә язылган (Мәдхия 54:23; 1 Петер 5:6, 7).

Алла рухы — безнең ярдәмче

11. Йәһвәдән ярдәм турында сораганда, ул ничек җавап бирергә мөмкин?

11 Йәһвә доганы ишетә дә һәм аңа җавап та бирә (Мәдхия 64:3). «Син мине ишеткәнгә күрә, кайгы килгәндә Сиңа ялынып дәшәм»,— дип язган Давыт (Мәдхия 85:7). Гайсә үз шәкертләрен Йәһвәдән ярдәм «сорарга» өндәгән, чөнки «күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны... бирәчәк» (Лүк 11:9—13). Алланың эш итүче көче үз халкы өчен яклаучы, ягъни юатучы булып хезмәт итә (Яхъя 14:16).

12. Проблемалар җиңелмәслек кебек күренгәндә, Алла рухы ничек булыша ала?

12 Хәтта сынаулар белән очрашканда да Алла рухы безгә «гаять зур кодрәт» бирә ала (2 Көринтлеләргә 4:7). Күп авырлыклар кичергән рәсүл Паул: «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип ышаныч белән әйткән (Филиппуйлыларга 4:13). Бүген күп мәсихчеләр Аллага үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә моңа охшаш көч алганнарын сизәләр. Алла рухы ярдәмендә безгә басым ясаган проблемалар еш кына инде хәл ителмәслек булып күренми. Алладан андый көч алып, без рәсүл Паулның мондый сүзләренә кушыла алабыз: «Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма өметсезлеккә бирелмибез. Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп төшерделәр, әмма һәлак булмыйбыз» (2 Көринтлеләргә 4:8, 9).

13, 14. а) Йәһвә ничек үз Сүзе аша безнең өчен ныгытма булды? б) Изге Язмалардагы принципларны куллану синең үзеңә ничек ярдәм итә?

13 Изге рух ярдәмендә безнең өчен, шулай ук, Алла Сүзе язылган һәм сакланган булган. Йәһвә ничек без кайгы кичергән вакытта үз Сүзе аша безнең өчен ныгытма булды? Мәсәлән, сәламәт акыл һәм уйлап эш итүчәнлек биреп (Гыйбрәтле хикәя 3:21—24). Изге Язмалар акылыбызны үстерә һәм уйлау сәләтебезне эшләтергә булыша (Римлыларга 12:1). Алла Сүзен регуляр рәвештә укып-өйрәнеп һәм аны тормышыбызда кулланып, без «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнә» алабыз (Еврейләргә 5:14). Изге Язмалардагы принциплар авыр вакытларда акыллы карарлар кабул итәргә ничек булышканын син үзең күргәнсеңдер. Изге Язмалар безгә тапкырлык бүләк итә һәм басым ясаган проблемаларны хәл итәр өчен гамәли киңәш бирә (Гыйбрәтле хикәя 1:4).

14 Алла Сүзендә көч бирүче тагын бер чыганак бар — коткарылуга өмет (Римлыларга 15:4). Изге Язмаларда бәхетсезлек һәрвакытта булмаячак дип әйтелә. Газапларыбызның барысы вакытлыча гына (2 Көринтлеләргә 4:16—18). Безнең «Аллаһы вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәңгелек тормышка» өметебез бар, «ә Ул [Алла] беркайчан да ялганламый» (Титуска 1:2). Без, Алла вәгъдә иткән искиткеч киләчәкне истә тотып, бу өметтә шатлансак, кайгыларда нык кала алабыз (Римлыларга 12:12; 1 Тессалуникәлеләргә 1:3).

Җыелыш — Алла яратуының чагылышы

15. Мәсихчеләр ничек бер-берсенә булыша ала?

15 Кайгы кичергәндә Йәһвә безгә шулай ук мәсихчеләр җыелышындагы кардәшләр белән дусларча аралашу аша булыша. «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр»,— дип аңлатыла Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 17:17). Алла Сүзендә җыелыштагыларның барысы өчен дә бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм бер-беребезне яратырга дигән өндәү бар (Римлыларга 12:10). «Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 10:24). Андый караш үз бәлаләребез турында чиктән тыш уйламыйча, башкалар турында күбрәк уйларга дәртләндерә. Башкаларга ярдәм иткәндә без үзебез дә күпмедер бәхет һәм канәгатьлек кичерәбез, һәм безнең үз авырлыкларыбыз җиңеләя (Рәсүлләр 20:35).

16. Һәрбер мәсихче башкалар өчен ничек көч бирү чыганагы була ала?

16 Рухи яктан җитлеккән ир-атлар һәм хатын-кызлар башкаларны ныгытуда зур роль уйный. Шуңа күрә алар игътибарлы һәм ярдәмчел булырга тырышалар (2 Көринтлеләргә 6:11—13). Җыелыштагыларның барысы да яшьләрне мактар өчен, яңа килгәннәргә таяныч, ә боекканнарга көч бирер өчен вакыт тапса, җыелыш зур фатиха кичерә (Римлыларга 15:7). Кардәшләрне ярату шулай ук бер-беребезгә шик белән карамаска ярдәм итә. Кемнеңдер авырлыклары булса, бу аның рухи яктан көчсезлеген күрсәтә дип нәтиҗә ясарга ашыкмаячакбыз. Паул «кайгыга баткан җаннарны юатыгыз» (ЯД) дигән киңәш биргән (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Изге Язмаларда тугры мәсихчеләрнең дә авыр вакытлары булганын күрсәтүче мисаллар бар (Рәсүлләр 14:15).

17. Мәсихчеләр кардәшлеген ныгытыр өчен безнең нинди мөмкинлекләребез бар?

17 Мәсихче очрашуларда бер-беребезне юатырга һәм дәртләндерергә искиткеч мөмкинлек ачыла (Еврейләргә 10:24, 25). Әмма без бер-беребезне җыелыш очрашуларыннан башка да дәртләндерә алабыз. Алла халкы башка вакытларда да очрашып аралашырга мөмкинлек эзли. Кемдер авыр хәлгә эләксә, без аңарга булышырга әзер булачакбыз, чөнки безнең арабызда дуслыкның тыгыз бәйләнешләре инде үскән. Рәсүл Паул болай дип язган: «Тәндә аерымлык булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында... кайгыртсыннар... Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза хөрмәтләнсә, әгъзаларның һәммәсе дә аның белән бергә шатлана» (1 Көринтлеләргә 12:24—26).

18. Боекканда нинди омтылыштан качарга кирәк?

18 Нык боеккан булсак, без мәсихче кардәшләребез белән аралашырга көчебез юк дип уйлый башларга мөмкин. Мондый фикерләрне читкә куарга кирәк, югыйсә имандашлар бирә ала торган юатудан һәм ярдәмнән үзебезне мәхрүм итә алабыз. Изге Язмаларда: «Үзбелдекле [«аерылучы», АМТ] кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга»,— дип языла (Гыйбрәтле хикәя 18:1). Кардәшләр аша Алланың безнең турыда кайгыртуы күренә. Алланың яратучан ярдәмен кабул итсәк, кайгы кичергән вакытта безгә җиңелрәк булачак.

Яхшы караш сакла

19, 20. Изге Язма начар фикерләр белән көрәшергә ничек булыша?

19 Боеккан вакытта һәм кайгы кичергәндә, начар фикерләр безне тиз биләп алырга мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр бәхетсезлек белән очрашкач, үзләренең рухи яктан нык булуларына шикләнә башлыйлар һәм аларның бәлаләре Алланың хупламавын күрсәтүче билге дип уйлыйлар. Әмма шуны истә тотарга кирәк: Аллаһы явызлык белән беркемне дә «вәсвәсәләндерми» (Ягъкуб 1:13). «Ул кеше улларына җәза бирә һәм аларны кайгыга төшерә Үз йөрәге теләге буенча түгел»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Иремиянең елавы 3:33). Киресенчә, аның хезмәтчеләре газап чиккәндә Йәһвә тирән кайгыра (Ишагыйя 63:8, 9; Зәкәрия 2:8).

20 Йәһвә — «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһы һәм шәфкать Атасы» (2 Көринтлеләргә 1:3). Ул безнең турыда кайгырта һәм үз вакытында безне югары күтәрәчәк (1 Петер 5:6, 7). Алланың безгә карата хисләре назлы — моны һәрвакыт истә тотарга кирәк, бу безгә яхшы караш сакларга һәм хәтта шатланырга ярдәм итәчәк. Ягъкуб: «Имандашларым... төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз»,— дип язган (Ягъкуб 1:2, 3). Ни өчен? Ул болай дип җавап бирә: «[Чөнки] алар аша узып... [сез] Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачаксыз» (Ягъкуб 1:12).

21. Аллага тугры булган кешеләр нинди генә авырлыклар белән очрашмасын, ул аларны нәрсәгә ышандыра?

21 Гайсә кисәткәнчә, бу дөньяда безне бәлаләр көтә (Яхъя 16:33). Әмма Изге Язмаларда мондый вәгъдә бар: михнәт тә, газап та, эзәрлекләү дә, ачлык та, ялангачлык та, хәвеф тә Йәһвәнең һәм аның Улының мәхәббәтеннән безне аера алмаячак (Римлыларга 8:35, 39). Һәркайсы кайгыбыз вакытлыча гына икәнен белү безне бик юата! Ә әлегә — кеше газапларының бетүен көткән вакытта — яратучы Әтиебез Йәһвә безне саклый. Әгәр без аңардан яклау эзләсәк, ул «мескенне сыендыручы, кирәк чагында кайгыларында булышучы» булачак (Мәдхия 9:10).

Без нәрсәгә өйрәндек?

• Бу явыз дөньяда яшәп, мәсихчеләр нәрсә көтәргә тиеш?

• Тырышып кылган догалар сынауларда ничек ныгыталар?

• Алла рухы ничек ярдәм итә?

• Без ничек бер-беребезгә булыша алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Без коткаруны Йәһвәдән эзләргә тиеш. Бу нык манарага качкан кебек.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр бер-берсен мактар һәм дәртләндерүче сүзләр әйтер өчен һәрбер мөмкинлекне кулланалар.