Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Чит кеше» тавышыннан сакланыгыз

«Чит кеше» тавышыннан сакланыгыз

«Чит кеше» тавышыннан сакланыгыз

«Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аннан качып китәләр, чөнки аның тавышын танымыйлар» (ЯХЪЯ 10:5).

1, 2. а) Гайсәнең Мәрьямгә исеме белән эндәшүе аңа ничек тәэсир иткән, һәм бу вакыйга Гайсәнең нинди сүзләрен раслый? б) Нәрсә ярдәмендә без Гайсә янында кала алабыз?

ТЕРЕЛГӘН Гайсә буш кабер куышы янында басып торган хатын-кызга карап тора. Ул аны бик яхшы белә. Бу Магдалалы Мәрьям. Ике ел элек бу хатыннан җеннәрне куып чыгарып, ул аны савыктырган. Шул вакыттан алып, Мәрьям Гайсә һәм рәсүлләрнең һәр көнгә кирәклесе турында кайгыртып, алар белән бергә йөргән (Лүк 8:1—3). Ләкин хәзер Мәрьям кайгыдан елап тора: аның күз алдында Гайсә үлде, ә хәзер аның хәтта тәне дә юкка чыккан! «Сеңлем! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең?» — дип сорый аңардан Гайсә. Мәрьям аны бакчачы дип уйлап: «Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен»,— дип әйтә. Шул чакта Гайсә аңа: «Мәрьям!» — ди. Һәм хатын шунда ук таныш мөрәҗәгатьне таный. «Остаз!» — дип әйтә ул шатлык белән һәм Гайсәне кочаклап ала (Яхъя 20:11—18).

2 Бу вакыйга Гайсәнең элек әйтелгән сүзләрен раслый. Үзен көтүче белән, ә үз шәкертләрен сарыклар белән чагыштырып, Гайсә көтүче үзенең сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм алар аның тавышын беләләр дип әйткән (Яхъя 10:3, 4, 14, 27, 28). Әйе, сарыклар үз көтүчеләрен таный, һәм Мәрьям дә үз Көтүчесен, Мәсихне, таныган. Шуны ук Гайсәнең бүгенге шәкертләре турында да әйтеп була (Яхъя 10:16). Сарыкларга сизгер колак көтүче янында калырга ярдәм иткән кебек, безнең рухи сизгерлегебез дә Игелекле Көтүчебез Гайсә Мәсихнең үрнәген төгәл тотарга булыша (Яхъя 13:15; 1 Яхъя 2:6; 5:20).

3. Гайсәнең сарык утары турында әйткәннәре нинди сораулар тудыра?

3 Шунсын да әйтергә кирәк: Гайсә сүзләре буенча, сарыкларның кеше тавышын аеру сәләте аларга дусларның тавышын гына түгел, ә дошманнар тавышын да танырга булыша. Хәйләкәр дошманнарыбыз булганга, бу бик мөһим. Кемнәр алар? Алар эшләрен ничек алып баралар? Безгә үзебезне ничек якларга? Моны белер өчен, әйдәгез, Гайсәнең сарык утарындагы сарыклар турында тагын нәрсә әйткәнен карап чыгыйк.

«Капкадан түгел, бәлки башка юл белән керүче»

4. Гайсә сүзләре буенча, сарыклар кемнең артыннан бара, ә кемнең артыннан бармый?

4 Гайсә болай дип сөйли: «Капкадан керүче сарыкларга көтүче була: аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга. Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар. Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аннан качып китәләр, чөнки аның тавышын танымыйлар» (Яхъя 10:2—5). «Тавыш» дигән сүзне Гайсә өч тапкыр куллана. Ике тапкыр көтүченең тавышы турында әйтә, әмма өченче тапкыр «чит кеше... тавышын» искә ала. Гайсә әйткән «чит кеше» кем ул?

5. Яхъя китабының 10 нчы бүлегендә «чит» дип аталган кешегә ни өчен без кунакчыллык күрсәтмибез?

5 Таныш булмаган кешегә кунакчыллык күрсәтергә кирәк. Гайсә әйткән «чит кеше» андый ят кеше түгел. Чөнки «кунакчыллык» дигән сүз Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган телдә «таныш булмаган кешеләргә карата мәхәббәт» дигән мәгънә йөртә (Еврейләргә 13:2). Гайсәнең мисалында «чит кеше» чакырусыз килә. Ул «сарык утарына капкадан түгел, бәлки башка юл белән керә». Ул «карак һәм юлбасар» (Яхъя 10:1). Алла Сүзендә карак һәм юлбасар дип кем беренче итеп искә алына? Иблис Шайтан. Моның дөреслегенә дәлилләрне без Яратылыш китабында табабыз.

«Чит кешенең» тавышы беренче тапкыр яңгырый

6, 7. Ни өчен Шайтанны «чит кеше» һәм «карак» дип шикләнмичә атап була?

6 «Чит кеше» тавышының беренче тапкыр яңгыраганы турында Яратылыш 3:1—5 тә бәян ителә. Анда без Шайтанның елан аша беренче хатын-кыз Хаува белән сөйләшә башлаганы һәм аны алдатканы турында укыйбыз. Әлбәттә, Изге Язмаларның бу урынында Шайтан «чит» дип аталмый. Әмма Яхъя китабының 10 нчы бүлегендә сурәтләнгән «чит кеше» эшләре белән Иблис эшләре арасында күп охшаш яклар бар. Аларның кайберләрен карап чыгыйк.

7 «Чит кеше» сарык утарындагы корбаннары янына туры юл белән түгел, ә уратып, башка юл белән керә дип әйткән Гайсә. Шайтан да үз корбанына ачык итеп килмәгән, ә еланны кулланган. Бу Шайтанның хәйләкәр һәм мәкерле икәнлеген күрсәтә. Өстәвенә, «чит кеше» сарыклар урлар өчен сарык утарына керә, ә бу сарыклар хуҗаның милке. «Чит кеше» карактан начаррак та, чөнки аның максаты — «үтерү һәм һәлак итү» (Яхъя 10:10). Шайтанны да карак дип атап була. Хауваны алдатып, ул аның тугрылыгын үзенеке иткән, ә бу тугрылык Алланыкы. Шайтан аркасында кешеләр үлемгә дучар булганнар. Шуңа күрә Шайтан кеше үтерүче.

8. Ничек итеп Шайтан Йәһвәнең сүзләрен һәм мотивларын бозып күрсәткән?

8 Шайтан Йәһвәнең сүзләрен һәм мотивларын бозып күрсәткән, моңардан аның намуссызлыгы күренеп тора. «Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» — дип сораган ул Хаувадан. Шайтан асылда: «Ничек инде Алла шундый акылсыз таләп куйган?» — дип сорый кебек һәм аның моңа ачуы килгән кебек кылана. Һәм: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак»,— дип өстәгән ул. Шайтанның «Алла белә» дип әйткән сүзләренә игътибар итик. Шайтан, асылда, мин Алланың нәрсә белгәнен беләм, аның мотивлары начар икәнен беләм дип әйткән (Яратылыш 2:16, 17; 3:1, 5). Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува «чит кеше» тавышын тыңлаганнар. Шуның белән алар үзләрен һәм булачак буыннарын кайгыга дучар иткәннәр (Римлыларга 5:12, 14).

9. Ни өчен безне «чит кешеләр» тавышының бүген дә яңгыравы гаҗәпләндермәскә тиеш?

9 Нәкъ шулай ук бүген дә Шайтан Алла халкын алдатырга тырыша (Ачылыш 12:9). Ул «ялганчы һәм ялганның атасы», ә Алла хезмәтчеләрен, Шайтан кебек, алдатырга тырышкан кешеләр — аның балалары (Яхъя 8:44). «Чит кешеләрнең» тавышлары безнең көннәрдә кайдан ишетелә? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

«Чит кешеләр» тавышы бүген кайдан килә

10. «Чит кеше» тавышы нинди чыганактан килә?

10 Алдаучан фикер йөртүләр. Рәсүл Паул: «Һәртөрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен»,— дип үгетләгән (Еврейләргә 13:9). Нинди тәгълиматлар турында әйтә Паул? Алар безне «туры юлдан читкә алып китә» ала икән, димәк, алар безнең рухилыгыбызга зыян китерәләр. Бу тәгълиматларның чыганагы кем? Бер тапкыр, мәсихче өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, Паул: «Иман итүчеләрне үзләренә ияртү өчен сезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак»,— дип кисәткән (Рәсүлләр 20:30). Паул көннәрендә кебек, бүген дә кайчандыр мәсихчеләр җыелышының өлеше булган, ә хәзер «сарыкларны» алдатырга тырышкан кешеләр бар. Алдатыр өчен алар «ялган сөйлиләр», ягъни яртылаш я тулысынча ялган булганны сөйлиләр. Петер сүзләре буенча, алар «риваятьләр» — чын кебек күренгән, әмма чынында тулысынча буш сүзләр кулланалар (2 Петер 2:3).

11. 2 Петер 2:1, 3 тәге сүзләрдән дошманнарның алымнары һәм максатлары ничек күренә?

11 Петер мөртәтләрнең алымнарын фаш итә һәм мөртәтләр «яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда таратачаклар» дип кисәтә (2 Петер 2:1, 3). Гайсәнең мисалындагы карак «сарык утарына капкадан түгел, бәлки башка юл белән кергән» кебек, мөртәтләр дә безгә белдермичә, яшерен тәэсир итәргә тырышалар (Гәләтиялеләргә 2:4; Яһүд 4). Нинди аларның максаты? Петер: «Сездән файдаланырлар»,— дип дәвам итә. Мөртәтләр үзләрен аклап нәрсә генә әйтмәсен, бу явыз уйлы җинаятьчеләрнең чын максаты — «урлау, үтерү һәм һәлак итү» (Яхъя 10:10). Сак бул андый чит кешеләрдән!

12. а) Ничек итеп «чит кешеләр» тавышы без аралашкан кешеләрдән килергә мөмкин? б) Бүгенге «чит кешеләрнең» эшләре Шайтан алымнары белән кайсы яктан охшаш?

12 Бозык дуслар. «Чит кешеләрнең» тавышы без аралашкан кешеләрдән килергә мөмкин. Бозык дусларның тәэсиренә аеруча яшьләр дучар (1 Көринтлеләргә 15:33). Шуны искә төшерик: Шайтан үзенең беренче корбаны итеп Хауваны — ике кеше арасында иң яшь һәм тәҗрибәсез кешене сайлап алган. Йәһвә аның иреген чиктән тыш нык чикләгән дип ышандырган Шайтан Хауваны, ә чынында барысы киресенчә булган. Йәһвә үзе барлыкка китергән кешеләрне яраткан һәм аларның файдасы турында кайгырткан (Ишагыйя 48:17). Бүген «чит кешеләр» сезне, яшьләр, мәсихче әти-әниләрегез сезнең ирегегезгә чиктән тыш зур чикләр куялар дип ышандырырга телиләр. Бу «чит кешеләр» сезгә ничек тәэсир итә ала? Бер мәсихче яшь кыз болай дип сөйли: «Сыйныфташларның басымы аркасында мин берникадәр вакытка хәтта иманымда көчсезләндем. Алар миңа синең динеңдә бик күп мәгънәсез тыюлар дип һәрвакыт әйтәләр иде». Чынында әти-әниең сине ярата. Шуңа күрә мәктәптәге иптәшләрең әти-әниеңә ышанычыңны какшатканда, Хаува кебек, алдауга бирешмә.

13. Давыт нинди акыллы карашта торган, һәм без ничек аның мисалын үрнәк итеп тота алабыз?

13 Бозык кешеләр белән бергә булу турында Давыт: «Ялган сөйләүчеләр җыенында утырмадым, кануннан язганнарга [«мәкерлеләргә», ЯД] иярмәм»,— дип язган (Мәдхия 25:4). «Чит кешеләрнең» тагын бер ягына син игътибар иттеңме? Шайтан үз эшләрен елан аша, яшереп башкарган кебек, «чит кешеләр» дә мәкерле һәм ялган сөйлиләр. Безнең көннәрдә кайбер әхлаксыз кешеләр үзләрен һәм үз ниятләрен Интернет ярдәмендә яшерәләр. Интернеттагы «сөйләшү өчен бүлмәләрдә» бу бозык кешеләр, сине тозакка тотар өчен, үзләрен яшүсмер итеп танытырга да мөмкин. Балалар, үтенәбез, сезгә рухи зыян китермәсеннәр өчен сак булыгыз (Мәдхия 118:101; Гыйбрәтле хикәя 22:3).

14. Ничек итеп масса-күләм мәгълүмат чаралары аша кайвакыт «чит кешеләрнең» тавышлары ишетелә?

14 Ялган гаепләүләр. Яңалыкларда Йәһвә Шаһитләре турында дөрес мәгълүматлар ишетелсә дә, кайвакыт «чит кешеләр» дә үз тавышларын бирер өчен телевидение, радио һәм прессаны кулланалар. Мәсәлән, бер илнең яңалыкларында Йәһвә Шаһитләре икенче бөтендөнья сугышы вакытында Гитлер ягында булган дигән ялган яңгыраган иде. Икенче бер илдә Йәһвә Шаһитләрен чиркәүләргә каршы вандализмда гаепләгәннәр. Кайбер илләрдә масса-күләм мәгълүмат чаралары Йәһвә Шаһитләрен алар үз балаларын дәваларга теләми һәм имандашларының авыр гөнаһларын күрмәмешкә сабышалар дип гаепләгәннәр иде (Маттай 10:22). Әмма безнең белән шәхси таныш булган эчкерсез кешеләр бу гаепләүләрнең ялган икәнен аңлый.

15. Масса-күләм мәгълүмат чараларында әйтелгән бар нәрсәгә ышану ни өчен акыллы булмас иде?

15 «Чит кешеләр» тараткан гаепләүләргә нинди караш булырга тиеш? Гыйбрәтле хикәя 14:15 тә язылган сүзләргә колак салсак яхшы булыр: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар». Телевидение күрсәткән, радио сөйләгән һәм прессада бастырылган һәрбер нәрсәгә ышану акыллы булмас иде. Без, әлбәттә, мондый чыганаклардан килгән бар мәгълүматларга шик белән карамаячакбыз, әмма «бөтен дөньяның... явыз иблиснең хакимлеге астында» икәнен истә тотарга кирәк (1 Яхъя 5:19).

«Рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз»

16. а) Гайсәнең Яхъя 10:4 тә язылган сүзләрен сарыкларның тәртибе ничек исбат итә? б) Изге Язмалар безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

16 Алай булса кайда дус, ә кайда дошман икәнен ничек билгеләргә? Гайсә сарыклар көтүченең «артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар» дип әйткән (Яхъя 10:4). Хәлиткеч рольне көтүченең киеме түгел, ә аның тавышы уйный. Изге Язмалар язылган җирләр турында әйтелә торган бер китапта шундый очрак сурәтләнә: бер кеше сарыклар көтүчене тавышы буенча түгел, ә киемнәре буенча таный дип әйткән. Әмма көтүче сарыклар тавыштан гына таный дип җавап кайтарган. Моны исбатлар өчен, ул аның белән киемнәрен алмашкан. Көтүче киемен кигән кеше сарыкларны чакыра башлагач, алар аның янына бармаган. Алар аның тавышын белмәгән. Ә көтүче үз киемендә булмаса да, сарыкларны чакыргач, алар аның янына килгәннәр. Кемдер көтүче булып күренергә дә мөмкин, әмма бу сарыкларга аны көтүче дип санарга сәбәп бирми. Сарыклар чакырган кешенең тавышын көтүченең тавышы белән чагыштырып карап, аны сыныйлар дип әйтеп була. Алла Сүзе безгә нәкъ шулай эшләргә куша: «Ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз» (1 Яхъя 4:1; 2 Тимутегә 1:13). Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итә ала?

17. а) Йәһвә тавышы белән без ничек танышабыз? б) Йәһвә тавышын белсәк, без нәрсә эшли алабыз?

17 Йәһвә тавышын ни дәрәҗәдә яхшырак белсәк, шул ук дәрәҗәдә «чит кеше» тавышын яхшырак таный алырбыз. Моңа ничек өйрәнергә? Бу Изге Язмаларда аңлатыла. Анда без мондый сүзләр укыйбыз: «Артыңда: „менә юл, шул юлдан барыгыз”,— дип әйтелгән сүзне колакларың ишетеп торачак» (Ишагыйя 30:21). Артта әйтелгән «сүз» Алла Сүзеннән яңгырый. Алла Сүзен укыган һәрбер очракта без Йәһвәнең, Бөек Көтүчебезнең тавышын ишетәбез кебек (Мәдхия 22:1). Димәк, никадәр күп Изге Язмаларны өйрәнәбез, шул кадәр яхшырак Алла тавышы белән танышачакбыз. Ә мондый нык белемнәр «чит кеше» тавышын шунда ук танырга ярдәм итәчәк (Гәләтиялеләргә 1:8).

18. а) Йәһвә тавышын таныгач, тагын нәрсә эшләү мөһим? б) Ни өчен, Маттай 17:5 буенча, Гайсә тавышына буйсынырга кирәк?

18 Йәһвә тавышын ишетергә өйрәнү генә әле әз. Шулай ук бу тавышка буйсынырга кирәк. Ишагыйя 30:21 дәге сүзләргә кабат кайтыйк. «Менә юл»,— дип игълан ителә Алла Сүзендә. Әйе, Изге Язмаларны укып, без Йәһвә күрсәтмәләрен ишетәбез. Шуннан соң Алла: «Шул юлдан барыгыз»,— ди. Йәһвә ишеткәннәребез буенча эш итүебезне тели. Шулай итеп, тормышта белемнәребезне кулланып, без Йәһвә тавышын ишеткәнебезне һәм аны тыңлаганыбызны күрсәтәбез (Икенчезаконлык 28:1). Йәһвә тавышына буйсыну шулай ук Гайсә тавышына буйсыну дигәнне аңлата, чөнки моны эшләргә Йәһвә безгә үзе кушкан (Маттай 17:5). Ә Игелекле Көтүче Гайсә нәрсә әйтә? Ул безне шәкертләр әзерләргә һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» ышанырга өйрәтә (Маттай 24:45; 28:18—20). Аның тавышына буйсыну мәңгелек тормышка алып бара (Рәсүлләр 3:23).

«Аннан качып китәләр»

19. «Чит кешеләр» тавышын ишеткәндә, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 «Чит кешеләр» тавышын ишетсәк, сарыклар үрнәге буенча эш итик. «Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аннан качып китәләр»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 10:5). Бу сүзләрдән ике фикерне бүлеп алып була. Беренчедән, без «чит кеше артыннан бармаячакбыз». Башка төрле әйткәндә, без чит кешенең бернинди сүзен дә тыңларга теләмибез. Кызык, әмма Изге Язмаларның бу кисәге язылган грек телендә кире кагуны белдерә торган сүзләрнең иң көчлесе шушы шигырьдә кулланыла. Икенчедән, без чит кешедән «качып китәчәкбез» һәм аңардан ераграк торачакбыз. Игелекле Көтүче тавышына каршы килгән тәгълиматларга шундый караш кына булырга тиеш.

20. а) Мәкерле мөртәтләр белән очрашсак, б) бозык кешеләр арасына эләксәк, в) масса-күләм мәгълүмат чараларында алдан ук тискәре тапшырулар ишетсәк, без нәрсә эшләрбез?

20 Мөртәтләрнең тәгълиматларын алып килгән кешеләр белән очрашканда, без Алла Сүзендә язылган үгет-нәсыйхәт буенча эш итәчәкбез: «Үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез» (Римлыларга 16:17; Титуска 3:10). Шулай ук яшь мәсихчеләр дә бозык кешеләр белән очрашканда, Паулның яшь Тимутегә биргән киңәшен тотачаклар: «Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач». Ә масса-күләм мәгълүмат чаралары аша ялган мәгълүматлар укыгач я ишеткәч, без Паулның Тимутегә әйткән башка сүзләрен искә төшерербез. Паул «чит кешеләрнең» тавышын тыңлаган кешеләр «хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар» дигәч: «Син исә һәр яктан уяу бул»,— дип өндәгән (2 Тимутегә 2:22; 4:3—5, ЯД). «Чит кешенең» тавышы ничек кенә ягымлы булып яңгырамасын, без иманыбызны какшата алган һәр нәрсәдән качабыз (Мәдхия 25:5; Гыйбрәтле хикәя 7:5, 21; Ачылыш 18:2, 4).

21. «Чит кеше» тавышын тыңлаудан баш тарткан кешеләрне нинди бүләк көтә?

21 Майланган мәсихчеләр «чит кешеләрнең» тавышын тыңларга теләмиләр, алар аны кире кагалар һәм Игелекле Көтүченең сүзләре буенча эш итәләр. Аның сүзләре Лүк 12:32 дә язылган. Гайсә аларга болай дип әйтә: «Әй, кечкенә көтү, курыкма! Чөнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты». «Башка сарыклар» да Гайсәнең: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дигән сүзләрен ишетергә телиләр (Яхъя 10:16; Маттай 25:34). Без «чит кеше» тавышын тыңлаудан баш тартсак, безне шундый шатлыклы бүләк көтә!

Хәтерлисезме?

• Мәсих сарык утары турында сөйләгәндә, «чит кешене» сурәтли. Ни өчен Шайтан бу сурәтләүгә туры килә?

• «Чит кеше» тавышы безнең көннәрдә кайдан яңгырый?

• «Чит кеше» тавышын ничек аерырга?

• «Чит кеше» тавышына карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм без нәрсә эшләргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Мәрьям Мәсихне таныган.

[32 биттәге иллюстрация]

«Чит кешенең» тавышына карашыбыз нинди?