Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз»

«Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз»

«Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз»

«Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 6:10).

1, 2. Мәсихчеләргә кияргә кирәк булган рухи хәрби киемнәрне үз сүзләрегез белән сурәтләп бирегез.

БЕЗНЕҢ эраның I гасырында Рим үз данының иң югары ноктасында булган. Үз гаскәрләренең көченә таянып, Рим шул көннәрдә билгеле булган дөньяның зур өлеше белән идарә иткән. Бер тарихчы Рим армиясен «хәрби оештыруның тарихында иң уңышлы» армия дип атаган. Римның профессиональ армиясендә яхшы өйрәтелгән сугышчылар хезмәт иткән һәм каты дисциплина булган. Әмма сугышта җиңү яки җиңелү сугышчылар кигән хәрби киемнәргә дә бәйле булган. Рим сугышчысының хәрби киемнәрен үрнәк рәвешендә кулланып, рәсүл Паул мәсихчеләргә Иблис белән көрәшне уңышлы алып барыр өчен нинди рухи киемнәр кирәклеген күрсәткән.

2 Бу рухи хәрби киемнәр турында Эфеслеләргә 6:14—17 дә әйтелә. Паул болай дип язган: «Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез, һәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын — Аллаһы сүзен кабул итегез». Паул Рим сугышчысының киемнәрен үрнәк итеп алган, һәм бу киемнәрнең сугышчыны күп яклардан яклаганы күренә. Өстәвенә, һәрбер сугышчы кылычны — кул сугышындагы төп коралны куллана белгән.

3. Ни өчен безгә Гайсә Мәсихкә буйсынырга һәм аның үрнәген тотарга кирәк?

3 Рим армиясенең уңышларына сугышчыларның коралланган һәм өйрәтелгән булуы да һәм солдатларның үз командирларына буйсынулары да үз өлешен керткән. Мәсихчеләр исә Изге Язмаларда «халыкларга юлбашчы һәм үгетләүче» дип аталган Гайсә Мәсихкә буйсыналар (Ишагыйя 55:4). Ул шулай ук «иман итүчеләр бердәмлегенең Башы» (Эфеслеләргә 5:23). Гайсә рухи көрәшне ничек алып барырга икәнен өйрәтә, һәм аның камил үрнәгенә карап, без рухи хәрби киемнәр киеп йөрергә өйрәнәбез (1 Петер 2:21). Мәсих күрсәткән сыйфатлар белән рухи хәрби киемнәребез арасында күп охшаш яклар бар, шуңа күрә Изге Язмада Мәсихнең фикер йөртү рәвеше белән «коралланыгыз» дигән киңәш бар (1 Петер 4:1). Шуның өчен рухи хәрби киемнәрнең һәрбер өлешен карап чыгыйк һәм бу өлешләрнең мөһимлеген һәм нинди яклау биргәнен Гайсә мисалы аша күрербез.

Билне, күкрәкне һәм аякларны саклыйбыз

4. Сугышчының билбавы нинди роль уйнаган, һәм Паул аны мисал итеп кулланып нәрсә күрсәткән?

4 Билне хакыйкать билбавы белән буу. Изге Язмалар язылган чорда сугышчылар күннән эшләнгән киң билбау, ягъни каеш йөрткәннәр. Аның киңлеге 5—15 сантиметр булган. Кайбер тәрҗемәчеләр Паулның сүзләрен болай укып була дип саный: «Билегезне тыгыз итеп бәйләнгән каеш шикелле хакыйкать белән [буып]». Билбау сугышчының билен саклаган, шулай ук кын белән кылычны уңайлы итеп элеп куярга мөмкинлек биргән. Сугышчы сугышка әзерләнгәндә, билбауны кигән. Билбауны мисал итеп кулланып, Паул Изге Язмалар хакыйкате безнең тормышыбызга никадәр нык тәэсир итәргә тиеш икәнен күрсәткән. Хакыйкать буенча яшәр өчен һәм аны һәркайсы вакытта яклар өчен, хакыйкать, образлы әйткәндә, тәнебезгә сыланып торырга тиеш (Мәдхия 42:3; 1 Петер 3:15). Моның өчен Изге Язмаларны тырышып һәм белгәннәр турында уйланып өйрәнергә кирәк. Алла кануны Гайсәнең «йөрәгендә» булган (Мәдхия 39:9). Шуңа күрә дошманнар аңа сораулар биргәндә, ул Изге Язма өземтәләрен яттан сөйли алган (Маттай 19:3—6; 22:23—32).

5. Сынаулар һәм вәсвәсәләр вакытында Изге Язмалардагы җитәкчелек ничек ярдәм итә? Сөйләп бирегез.

5 Изге Язмалар хакыйкатенә үз тормышыбыз белән җитәкчелек итәргә юл биргәндә, ул безне хаталы нәтиҗәләрдән саклый һәм акыллы карарлар кабул итәргә булыша. Изге Язмалардагы җитәкчелек вәсвәсә яки сынаулар вакытында эшләрне дөрес башкарыр өчен тәвәккәллегебезне ныгытачак. Без үзебезнең Бөек Нәсыйхәтчебезне, Йәһвәне күргән кебек булабыз һәм безнең артта: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дигән сүзләрне ишеткән сыман булачакбыз (Ишагыйя 30:20, 21).

6. Ни өчен символик йөрәгебезгә яклау кирәк, һәм ничек тәкъвалык безнең өчен ышанычлы саклык була ала?

6 Тәкъвалык көбәсе. Сугышчының көбәсе яшәү өчен мөһим булган органны — йөрәкне саклаган. Безнең символик йөрәгебезгә — безнең эчке асылыбызга — махсус яклау кирәк, чөнки аның гөнаһ кылырга омтылышы бар (Яратылыш 8:21). Шуңа күрә без Йәһвәнең тәкъва нормаларын белергә һәм аларны яратырга тиеш (Мәдхия 118:97, 105). Тәкъвалыкны ярату бу дөньяның карашларын кире кагарга дәртләндерә, чөнки бу дөнья Йәһвәнең ачык принципларын санга сукмый яки аларның мөһимлеген киметеп күрсәтә. Өстәвенә, әгәр без тәкъвалыкны яратсак һәм гөнаһны нәфрәт итсәк, без үзебезне һәлакәткә илтүче юлдан саклап кала алабыз (Мәдхия 118:99—101; Амос 5:15). Бу яктан яхшы үрнәкне Гайсә калдырган. Изге Язмада аның турында: «Син хаклыкны сөйдең, канунсызлыкны күралмадың»,— дип әйтелә (Еврейләргә 1:9) *.

7. Ни өчен Рим сугышчысына яхшы аяк киеме кирәк булган, һәм бу мисал ярдәмендә Паул нәрсә күрсәткән?

7 Иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп кию. Рим сугышчыларына ныклы аяк киемнәре кирәк булган, чөнки сугышка барганда алар, 30 килограммлык хәрби кораллар һәм киемнәрен күтәреп, еш кына көненә 30 километр үткәннәр. Аяк киемнәрен мисал итеп кулланып, рәсүл Паул Патшалык турындагы хәбәрне тыңларга теләгән барысына вәгазьләргә әзерлегебезне уңышлы итеп күрсәткән. Мондый әзерлек мөһим, чөнки без вәгазьләргә әзер булмасак һәм моңа теләгебез булмаса, ничек кешеләр Йәһвә турында беләчәк? (Римлыларга 10:13—15).

8. Яхшы хәбәр вәгазьләүгә карашыбыз Гайсәнеке кебек икәнен ничек күрсәтә алабыз?

8 Гайсә Мәсих тормышында нәрсә иң мөһиме булган? Ул Рим хакиме Понти Пилатка: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен... дөньяга килдем»,— дип әйткән. Гайсә вәгазьләр өчен һәркайсы мөмкинлекне кулланган һәм үз хезмәтен шулхәтле яраткан ки, хәтта аны үзенең физик ихтыяҗларыннан да мөһимрәк дип санаган (Яхъя 4:5—34; 18:37). Әгәр безнең дә, Гайсәнеке кебек, яхшы хәбәрне игълан итәргә нык теләгебез булса, аны башкаларга сөйләр өчен күп мөмкинлекләр табарбыз. Өстәвенә, Аллага хезмәт итү тормышыбызда беренче урында торса, бу безгә рухи яктан көчле булып калырга булышачак (Рәсүлләр 18:5).

Калкан, башлык һәм кылыч

9. Рим сугышчысын зур калкан ничек яклаган?

9 Иманның зур калканы. «Зур калкан» (ЯД) дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бөтен тәнне диярлек каплый алган калканны аңлата. Ул Эфеслеләргә 6:16 да әйтелгән «утлы уклардан» саклый алган. Изге Язмалар язылган чорда уклар эче куыш камыштан ясалган. Аның очына тимер капсула кигезелгән, ә капсула эченә яна торган сыекча салынган. Бер галим бу укларны «борынгы замандагы иң куркыныч сугыш коралы» дип атый. Сугышчының мондый уклардан үзен яклар өчен зур калканы булмаса, ул бик авыр яраланыр иде яки хәтта үлемгә китерүче яра алыр иде.

10, 11. а) Шайтан нинди «утлы уклар» белән иманыбызны какшата ала? б) Ничек Гайсә мисалыннан авыр вакытларда иманның мөһимлеге күренә?

10 Иманыбызны какшатыр өчен, Шайтан нинди утлы уклар куллана? Ул гаиләдә, эштә яки мәктәптә эзәрлекләүләр яки каршы килүләр булсын өчен тырышлык куя ала. Кайбер кешеләрне рухи һәлакәткә әхлаксыз теләкләр һәм баерга омтылулар китерә. Үзебезне куркынычтан саклар өчен, без иң беренче итеп «иманның зур калканын кулларыбызга алырга» тиеш. Ә иманга без Йәһвә турында белемнәр алганда, регуляр рәвештә дога кылганда һәм аның безне яклаганын һәм фатихалаганын күргәндә ия булабыз (Ешуа 23:14; Лүк 17:5; Римлыларга 10:17).

11 Гайсә, җирдә яшәгәндә, авыр вакытларда нык иманның никадәр мөһим икәнлеген күрсәткән. Ул үз Әтисе карарларының дөреслегендә беркайчан да шикләнмәгән һәм аның ихтыярын рәхәтлек белән үтәгән (Маттай 26:42, 53, 54; Яхъя 6:38). Гетсимәни бакчасында зур газап чиккәндә дә, Гайсә Аллага: «Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын»,— дигән (Маттай 26:39). Гайсә тугры булып калу һәм Әтисенең йөрәген сөендерүнең никадәр мөһим икәнен һәрвакыт аңлаган (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Әгәр без Гайсә кебек Йәһвәдә ышанычлы булсак, һөҗүмнәр һәм каршы килүләргә иманыбызны какшатырга ирек бирмәбез. Киресенчә, Аллага таянып, аңа үз яратуыбызны күрсәтеп һәм аның васыятьләрен үтәп, без үз иманыбызны ныгытачакбыз (Мәдхия 18:8—12; 1 Яхъя 5:3). Мал-мөлкәт тә, бер минутлык рәхәтлек китергән тән теләкләрен канәгатьләндерү дә Йәһвә аны яраткан кешеләренә әзерләгән фатихалар белән чагыштырырлык түгел (Гыйбрәтле хикәя 10:22).

12. Символик башлыгыбыз нинди яклау бирә, һәм ни өчен мондый яклау яшәү өчен бик мөһим?

12 Коткаруның тимер башлыгы. Сугышчының башлыгы аның башын һәм миен — фикер йөртү үзәген саклаган. Безнең мәсихче өметебез башлык белән чагыштырыла, чөнки ул миебезне яклый (1 Тессалуникәлеләргә 5:8). Без үз миебезне Алла Сүзеннән алынган төгәл белемнәр белән яңартсак та, без көчсез, камил булмаган кешеләр булып калабыз. Безнең уйларыбыз җиңел генә бозык юл буенча китәргә мөмкин. Бу дөнья төзелешенең максатлары һәм омтылышлары игътибарыбызны читкә юнәлтергә һәм хәтта Алла биргән өметне кысрыклап чыгарырга мөмкин (Римлыларга 7:18; 12:2). Иблис Гайсәгә «дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен» тәкъдим иткән һәм моның белән Гайсәне ул үтәргә тиеш булган максаттан читкә алып китәргә тырышкан (Маттай 4:8). Әмма Гайсә бу тәкъдимне шунда ук кире каккан, һәм соңрак рәсүл Паул: «Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра»,— дип әйткән (Еврейләргә 12:2).

13. Ничек иманыбызны нык итеп сакларга?

13 Гайсәдә булган нык өмет кебек өмет үзеннән-үзе тумый. Хыялларыбыз һәм максатларыбыз Изге Язмалардагы өметкә түгел, ә бу дөнья төзелешенә бәйле булса, Алла вәгъдәләренә иманыбыз көчсезләнергә мөмкин. Вакыт узу белән бу өмет тулысынча юкка чыгарга мөмкин. Һәм киресенчә, Алла вәгъдәләре турында һәрвакыт уйлансак, өметебездә сөенүебезне дәвам итәчәкбез (Римлыларга 12:12).

14, 15. а) Нәрсә ул безнең символик кылычыбыз, һәм ничек без аны куллана алабыз? б) Ничек рух кылычы вәсвәсәләр белән көрәшергә ярдәм итә? Мисал китерегез.

14 Рух кылычы. Алланың Изге Язмаларда язылган сүзләре куәтле ике ягы да үткен кылычка охшаш: бу сүзләр дини ялганны чабып өзәргә һәм эчкерсез кешеләргә рухи азатлык бирергә сәләтле (Яхъя 8:32; Еврейләргә 4:12). Бу рухи кылыч төрле вәсвәсәләр булганда һәм мөртәтләр иманыбызны җимерергә тырышканда безне яклый (2 Көринтлеләргә 10:4, 5). Алла тарафыннан рухландырылган бөтен Изге Язма безне «яхшы эшкә» тулысынча әзер итә. Без Аллага моның өчен бик рәхмәтле! (2 Тимутегә 3:16, 17).

15 Шайтан Гайсәне чүлдә вәсвәсәгә тартканда, Гайсә ялган дәлилләрне яки мәкерле вәсвәсәләрне кире кагар өчен, оста итеп рух кылычын кулланган. Иблиснең һөҗүмнәренә ул: «Язылган»,— дип җавап кайтарган (Маттай 4:1—11). Испаниядә яшәүче Давыт исемле Йәһвә Шаһите дә Изге Язманың вәсвәсәләр белән көрәшергә ярдәм иткәнен күргән. 19 яшендә ул җыештыру белән шөгыльләнгән бер компаниядә эшләгән. Бер вакыт хезмәттәше — чибәр генә бер кыз аның янына килеп «вакытны яхшы гына уздырырга» чакырган. Давыт аның тәкъдимен кире каккан һәм начальнигыннан, бу хәл башка кабатланмасын өчен, үзен икенче урынга күчерергә сораган. «Мин Йосыфны искә төшердем,— дип сөйли Давыт.— Ул әхлаксызлык эшләргә ризалашмаган һәм шунда ук качкан. Мин дә шулай эшләдем» (Яратылыш 39:10—12).

16. «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» булыр өчен, нигә әзерләнү кирәк? Аңлатыгыз.

16 Гайсә рух кылычын кешеләргә Шайтан хакимлегеннән азат ителергә ярдәм итәр өчен дә кулланган. «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке»,— дип әйткән ул (Яхъя 7:16). Гайсә кебек оста өйрәтер өчен, безгә әзерләнергә кирәк. Рим сугышчылары турында Яһүдия тарихчысы Иосиф Флавий болай дип язган: «Аларның күнегүләре чын сугышу вакытындагы кебек бик дәртле һәм җитди. Сугышчыларга һәр көн, сугышта кебек, бар ашкыну белән хезмәт итәргә туры килә. Шуңа күрә алар сугышларда җиңел генә җиңәләр». Безгә, рухи сугыш алып барганда, Изге Язмаларны кулланырга кирәк. Моннан тыш, безнең һәрберебезгә «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшләргә» кирәк (2 Тимутегә 2:15). Изге Язманы кулланып, чын күңелдән кызыксынган кешенең соравына җавап бирә алсак, бу шундый зур шатлык китерә!

«Һәрвакыт дога кылыгыз»

17, 18. а) Ничек дога Шайтанга каршы торырга булыша? б) Доганың мөһимлеген күрсәтүче мисал китерегез.

17 Рухи хәрби киемнәрнең бар өлешләрен санап чыкканнан соң, Паул тагын бер мөһим киңәш бирә. Шайтанга каршы торыр өчен, мәсихчеләр Аллага «һәртөрле дога вә үтенеч белән» мөрәҗәгать итү мөмкинлеген кулланырга тиешләр. Ничек без моны эшли алабыз? Паул рух белән дога кылу «һәрвакыт» кирәк дип яза (Эфеслеләргә 6:18). Вәсвәсәләргә, сынауларга һәм авыр шартларга эләккәндә, без дога ярдәмендә зур таяныч алабыз (Маттай 26:41). «Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына буйсынучы буларак, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште» (Еврейләргә 5:7).

18 Милагрос исемле бер хатын-кыз үзенең авыру ирен инде 15 елдан артык карый. Ул болай дип сөйли: «Боеккан чакларымда, мин Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәм. Ул биргән ярдәмне беркем дә бирә алмый. Әлбәттә, кайвакыт башка түзә алмыйм кебек күренгән вакытлар була. Әмма дога миңа һәрбер очракта нык булырга һәм үземне яхшырак хис итәргә булыша».

19, 20. Шайтан белән көрәшкәндә җиңүче булыр өчен, безгә нәрсә кирәк?

19 Иблис үзенә әз вакыт калганын белә, шуңа күрә безне җиңәр өчен тагын да күбрәк тырышлыклар куя (Ачылыш 12:12, 17). Без бу көчле дошманга каршы торырга һәм «иман көрәшен каһарманнарча алып барырга» тиеш (1 Тимутегә 6:12). Моның өчен гаять зур кодрәт кирәк (2 Көринтлеләргә 4:7). Безгә шулай ук изге рухның ярдәме кирәк, шуңа күрә без аны Алладан догада сорарга тиеш. Гайсә болай дип әйткән: «Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:13).

20 Йәһвә биргән бар хәрби киемнәрне кияргә кирәк — бу һичшиксез. Бу рухи хәрби киемнәрне киеп йөрү иманыңны һәм тәкъвалыгыңны ныгыту дигәнне аңлата. Шулай ук хакыйкатькә ярату белән билне буарга, кешеләргә яхшы хәбәр алып барырга әзер булырга һәм өметебезне истә нык тотарга кирәк. Без рух кылычы белән дә оста көрәшергә тиеш. Алланың бар хәрби киемнәрен киеп, без явыз рухи көчләр белән көрәштә җиңүче була алабыз һәм шуның белән Йәһвәнең изге исемен данлый алачакбыз (Римлыларга 8:37—39).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Ишагыйя пәйгамбәрлегендә Йәһвә үзе «тәкъвалыкны көбә итеп кия» дип әйтелә. Алла җыелыш өлкәннәреннән дә гаделлек урнаштыру һәм гадел эш итүне таләп итә (Ишагыйя 59:14, 15, 17).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Рухи хәрби киемнәрне киеп йөрү буенча кем иң яхшы үрнәк күрсәтә, һәм ни өчен безгә аның мисалын карап чыгарга кирәк?

• Ничек миебезне һәм символик йөрәгебезне сакларга?

• Ничек рух кылычын кулланырга өйрәнергә?

• Ни өчен «һәрвакыт дога кылырга» кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны тырышып өйрәнү яхшы хәбәрне сөйләр өчен һәркайсы мөмкинлекне кулланырга дәртләндерә.

[16 биттәге иллюстрация]

Нык өмет сынауларда бирешмәскә булыша.

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Аллага хезмәт иткәндә, син «рух кылычын» кулланасыңмы?