Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бер-берегезгә назлы булыгыз»

«Бер-берегезгә назлы булыгыз»

«Бер-берегезгә назлы булыгыз»

«Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез [«назлы булыгыз», ЯД]» (РИМЛЫЛАРГА 12:10).

1, 2. Бер миссионерның һәм рәсүл Паулның үз кардәшләре белән мөнәсәбәтләре нинди булган?

ДОН исемле миссионер 43 ел Көнчыгыш Азиядә хезмәт иткән. Эчкерсезлеге һәм игелеге өчен кешеләр аны бик нык яратканнар. Дон авыр чир белән авырый башлагач, ул үзе хакыйкать белән таныштырган кешеләр мең километрлар үтеп: «Камсахамнида, камсахамнида!» — дияр өчен аның янына килгәннәр. Корей телендә бу сүзләр «Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа!» дигәнне аңлата. Ахыр чиктә Дон үлгән. Бу кешеләргә Донның күрсәткән назлы хисләре бик нык тәэсир иткән.

2 Мәсихчеләр арасында Дон кебек кешеләр күп. Б. э. I гасырында Паул кешеләр белән бик назлы булган. Ул аларга үзен жәлләмичә хезмәт иткән. Үз карашларында каты торса да, Паул, балаларын иркәләп үстергән «ана кеше» кебек, ягымлы һәм кайгыртучан булып калган. Тессалуникә шәһәрендәге җыелышка ул: «Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең өчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чөнки безнең өчен шундый кадерле булдыгыз»,— дип язган (1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 8). Соңрак Эфес шәһәрендә, Паул кардәшләренә инде башка күрешмәячәкбез дип әйткәч, «һәммәсе елады, Паулны кочаклап [«назлы», ЯД] үптеләр» (Рәсүлләр 20:25, 37). Паулны бу кардәшләр белән иманнан тыш башка нәрсәнең дә берләштергәне ачык күренеп тора. Алар бер-берсенә назлы булганнар.

Назлы хисләр һәм мәхәббәт

3. Ничек Изге Язмаларда наз һәм мәхәббәт бер-берсе белән бәйле икәне күрсәтелә?

3 Изге Язмадан наз, теләктәшлек һәм кызгану хисе мәхәббәт белән — мәсихчеләрнең иң бөек сыйфаты белән бәйле икәнен күрәбез (1 Тессалуникәлеләргә 2:8; 2 Петер 1:7). Бриллиантның матурлыгына аның төрле кырлары өлеш керткән кебек, барлык бу яхшы сыйфатлар да бергә гаҗәеп нәтиҗәгә китерә. Алар мәсихчеләрне бер-берсе белән дә һәм күктәге Әтиләре белән дә якынлаштыра. Шуңа күрә рәсүл Паул имандашларын болай дип өндәгән: «Мәхәббәтегез саф булсын [...] Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез [«назлы булыгыз», ЯД]» (Римлыларга 12:9, 10).

4. «Назлы хисләр» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

4 «Наз» һәм «назлы хисләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ике кисәктән тора: «дуслар мәхәббәте» һәм «туганлык хисе». Бер Изге Язмалар белгеченең сүзләре буенча, бу шуны аңлата: мәсихчеләр «ярату, бердәмлек һәм бер-береңә ярдәм итү рухы булган гаиләдәге кебек бер-берсен якын күрергә һәм моның белән аерылып торырга тиеш». Мәсихче кардәшләреңә карата син моңа охшашны хис итәсеңме? Җыелыштагыларның барысы да эчкерсез, ачык йөзле булырга тиеш, аларда тугандаш хисе булырга тиеш (Гәләтиялеләргә 6:10). Чөнки Римлыларга 12:10 да: «Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез»,— диелгән. Ә Кассиан тәрҗемәсендә бу шигырьдә: «Кардәшләрне яратуда бер-берегез белән туганнар кебек булыгыз»,— дип әйтелгән. Әйе, мәсихчеләр арасында мәхәббәт күрсәтү — бу акыллы, һәм без аны күрсәтергә тиешбез, әмма мәсихчеләрнең яратулары бу сәбәпләргә генә нигезләнми. Изге Язмаларда «имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтегез» диелә, һәм анда «бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз» дигән өндәү бар (1 Петер 1:22).

«Аллаһы... бер-берегезне яратырга өйрәтте»

5, 6. а) Ничек халыкара конгресслар ярдәмендә Йәһвә үз хезмәтчеләрен мәсихче ярату күрсәтергә өйрәтә? б) Ничек вакыт узу белән кардәшләр арасында дуслык бәйләнешләре ныгый?

5 Бу дөньяда «күпләрнең мәхәббәте суынса» да, Йәһвә үз халкын «бер-берегезне яратыгыз» дип өйрәтә (Маттай 24:12; 1 Тессалуникәлеләргә 4:9). Мондый яратуга өйрәнергә яхшы мөмкинлекләр Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессларында бар. Мондый конгрессларда Шаһитләр ерак илләрдән килгән кардәшләре белән таныша, һәм күпләр чит ил делегатларын үз йортларында кунак итеп кабул итә. Күптән түгел генә үткән конгресска бер илдән кардәшләр килгән. Аларның илендә үз хисләрен белдерүдә басынкы булган кешеләр яши. «Алар килгәч,— дип сөйли квартиралар буенча урнаштыручы мәсихче,— кыюсыз һәм бик оялчан иделәр. Әмма алты көн үтеп аерылышырга вакыт җиткәч, кунаклар һәм хуҗалар елап бер-берсе белән кочаклаша иде. Барысын да мәсихче ярату чолгап алган иде. Бу беркайчан да онытылмый». Кардәшләргә күрсәтелгән кунакчыллык, аларның кайда һәм ничек үскәннәренә карамастан, кунакларның һәм хуҗаларның иң яхшы якларын ачыклый (Римлыларга 12:13).

6 Конгресс үткән көннәрдә булган очраклар чыннан да искитәрлек. Әмма мәсихчеләр Йәһвәгә озак вакыт бергә хезмәт иткәндә, алар арасында тагын да тыгызрак бәйләнешләр үсә. Кардәшләребез белән якынрак танышкач, без аларның яхшы якларын тагын да күбрәк кадерли башлыйбыз. Аларның һәрвакыт дөресне сөйләүләренә, ышанычлы, тугрылыклы, игелекле, юмарт, игътибарлы, кызганучан һәм риясыз булуларына игътибар итәбез (Мәдхия 14:3—5; Гыйбрәтле хикәя 19:22, АМТ). Көнчыгыш Африкада миссионер булып хезмәт иткән Марк болай дип әйткән: «Кардәшләр белән иңне-иңгә терәп хезмәт иткәндә, дуслыкның өзелмәслек бәйләнешләре туа».

7. Җыелыш дуслык бәйләнешләре белән ныгытылган булсын өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

7 Җыелышта дуслыкның нык бәйләнешләре тусын һәм ныгысын өчен, кардәшләр бер-берсе белән якынаерга тиеш. Мәсихчеләр очрашуларына регуляр рәвештә йөрсәк, без кардәшләребезгә тагын да якынаябыз. Җыелышта булып һәм программада катнашып һәм шулай ук җыелышка кадәр һәм аннан соң аралашып, без бер-беребезгә көч бирәбез һәм «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерәбез» (Еврейләргә 10:24, 25). Кушма Штатларда яшәүче өлкән болай дип сөйли: «Мин бала чагымны җылы хисләр белән искә төшерәм. Безгә дусларча, чын күңелдән аралашу шулхәтле ошый иде ки, хәтта гаиләбез Патшалык Залыннан иң соңгы булып китә торган иде!»

Сиңа «күңелеңне киңәйтергә» кирәк түгелме?

8. а) Көринт мәсихчеләрен «күңелләрен киңәйтергә» чакырып, Паулның нәрсә әйтәсе килгән? б) Җыелышта назлы хисләрне ничек үстереп була?

8 Кардәшләрне яратуыбызны тулырак күрсәтер өчен, безгә, бәлки, «күңелләребезне киңәйтергә» кирәктер. Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә рәсүл Паул: «Йөрәкләребез сезнең өчен киң итеп ачылган. Сезне чын күңелдән яратабыз»,— дип язган. Ул бу мәсихчеләрне моңа җавап итеп «күңелләрен киңәйтергә» чакырган (2 Көринтлеләргә 6:11—13). Син дә назлы хисләреңне башкаларга күрсәтер өчен «күңелеңне киңәйтә» аласыңмы? Аларның бу яктан беренче адым ясаганнарын көтмә. Рәсүл Паул Римлыларга язган хатында назлы булу турында әйткәндә, мондый киңәш биргән: «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (Римлыларга 12:10). Ихтирамлы булуыбызны кардәшләребез янына беренче булып килеп һәм аларны сәламләп күрсәтәбез. Аларны шулай ук бергә хезмәт итәргә чакырып яки аларга очрашуга бергә әзерләнергә тәкъдим итеп була. Шулай итеп без җыелышта назлы хисләр үстерәбез.

9. Кардәшләр белән якынлашыр өчен, кайберәүләр нәрсә эшли? (Үз мисалларыгызны китерегез.)

9 Абый һәм апа-кардәшләр, шулай ук гаиләләр, назлы хис күрсәтүдә «күңелләрен киңәйтә» алалар. Алар моны бер-берсен кунакка чакырып, чәй эчәргә җыелып, бергә рәхәтлек китерүче һәм файдалы эшләр башкарып эшли ала (Лүк 10:42; 14:12—14). Мәсәлән, Акоп исемле кардәш вакыт-вакыт кечкенә пикниклар оештыра. «Пикникка кардәшләрнең олы яшьтәгесе дә, яшьрәге дә һәм балаларын ялгыз тәрбияләгән ата-аналар да килә,— дип сөйли ул. — Һәрберсендә яхшы истәлекләр кала, һәм без үзебезне бер-беребезгә якынрак хис итәбез». Безгә, мәсихчеләргә, имандашлар булу гына әз — безгә шулай ук чын дуслар да булырга кирәк (3 Яхъя 14).

10. Берәрсе белән мөнәсәбәтләребез киеренке булса, нәрсә эшләргә?

10 Ләкин без камил түгел, шуңа күрә берәрсе белән дус булу кайвакыт авыр булырга мөмкин. Бу очракта нәрсә эшләргә? Кардәшләр белән дуслыкта яшәр өчен, иң беренче дога кыла алабыз. Алланың теләге — үз хезмәтчеләренең тынычлыкта яшәве, шуңа күрә ул чын күңелдән әйтелгән догаларыбызга җавап бирәчәк (1 Яхъя 4:20, 21; 5:14, 15). Шулай ук догаларыбызның сүзләре буенча эш итәргә кирәк. Рик исемле мәсихче Көнчыгыш Африкада күчеп йөрүче хезмәтче вазифасын үти. Ул бер абый-кардәш турында сөйли. Бу абый-кардәш начар холыклы, шуңа күрә аның белән яшәү авыр. «Аңардан качып йөрер урынына мин аның белән якынрак танышырга булдым,— дип сөйли Рик.— Аның әтисе бик каты холыклы кеше булган икән. Бу абый-кардәшкә үзенең бала чактан тәрбияләнгән холкы белән көрәшү өчен никадәр күп көч таләп ителгәнен аңлагач, мин аның нинди уңышларга ирешкәнен күрдем һәм аның белән соклана башладым. Без яхшы дуслар булып киттек» (1 Петер 4:8).

Йөрәгеңне башкалар өчен ач!

11. а) Җыелышта назлы хисләр үссен өчен, нәрсә таләп ителә? б) Ни өчен башкалардан читләшү рухи яктан куркыныч?

11 Безнең көннәрдә күп кешеләр чын дуслыкның нәрсә икәнен белмичә яши. Бу бик кызганыч! Мәсихчеләр җыелышында алай булырга тиеш түгел. Кардәшләрне чын күңелдән ярату — бу бары тик сөйкемле сөйләшүләр һәм яхшы гадәтләр генә түгел. Әмма чиктән тыш эмоциональ булу да назлы хисләр күрсәтү түгел. Безнең, рәсүл Паул үз йөрәген Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә ачкан кебек, йөрәкләребезне кардәшләр өчен ачарга теләгебез булырга тиеш. Алар шуны күрергә тиеш: без аларның хәленә ваемсыз түгел. Без барыбыз да аралашырга һәм сөйләшергә яратучан булмасак та, аралашмыйча яшәү — бу куркыныч. Изге Язмаларда: «Үзбелдекле [«читләшкән», ЯД] кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга»,— дигән кисәтү бар (Гыйбрәтле хикәя 18:1).

12. Ни өчен ачык аралашу булмаса, җыелышта якын мөнәсәбәтләр үстереп булмый?

12 Ачык булу — бу чын дуслыкка ачкыч (Яхъя 15:15). Безнең барыбызга да иң яшерен фикерләребезне һәм хисләребезне ышанып тапшыра алырлык дуслар кирәк. Бер-беребезгә якынаю белән бер-беребезгә таяныч бирү дә җиңелрәк булачак. Шулай итеп бер-беребез турында кайгыртып, без назлы хисләр үстерәбез һәм Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән сүзләренең дөреслегенә инанабыз (Рәсүлләр 20:35; Филиппуйлыларга 2:1—4).

13. Кардәшләребезне чын күңелдән яратуыбызны ничек күрсәтергә?

13 Башкалар яратуыбызны сизсен өчен, аны күрсәтергә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 27:5). Чын хисләребез йөзебездән күренеп торачак, һәм кешеләрнең йөрәкләре безнең яратуыбызга җавап кайтарып торачак. «Нурлы күз карашы йөрәкне җылытыр»,— дип язган бер акыл иясе (Гыйбрәтле хикәя 15:30). Кешегә игътибарлы булу шулай ук назлы хисләрне үстерә. Чын дуслыкны сатып ала алмыйсың, әмма чын күңелдән ясалган бүләк бик күп нәрсәне аңлатырга мөмкин. Назлы хисләрне открытка, хат яки үз вакытында «әдәпле әйтелгән сүз» аша белдереп була (Гыйбрәтле хикәя 25:11; 27:9). Дус булгач, дуслыкны риясыз ярату белән «тукландырып» торырга кирәк. Дусларыбыз өчен, аларга аеруча авыр булганда, таяныч булырга кирәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (Гыйбрәтле хикәя 17:17).

14. Безнең назлы хисләребезгә кеше ваемсыз булса, нәрсә эшләргә?

14 Әлбәттә, һәрбер кешегә якын дус булып булмый. Мөнәсәбәтләребез кем беләндер барыбер җылырак булачак. Шуңа күрә, әгәр берәрсе синең белән син теләгәнчә алай ук бик дус түгел икән — әгәр моны күрәсең икән, аның белән я синең белән берәр нәрсә булган дигән нәтиҗә ясарга ашыкма. Аны якын дустың булырга мәҗбүр итмә. Аның белән ул үзе рөхсәт иткән дәрәҗәдә дус бул. Шулай итеп син якын мөнәсәбәтләргә ачык икәнеңне күрсәтерсең.

«Син Минем куанычым»

15. Мактау сүзләре һәм аларны әйтмәү кешегә ничек тәэсир итә?

15 Гайсә суга чумдырылу үткәндә күктән: «Син Минем куанычым!» — дигән сүзләрне ишеткән. Бу аңа бик зур шатлык китергәндер! (Марк 1:11). Һичшиксез, бу сүзләр Гайсәнең Әтисе аны ярата икәненә ышанычын тагын да ныгыткан (Яхъя 5:20). Кызганычка каршы, бөтен кешеләр дә үзләре яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрдән мондый игелекле сүзләр ишетми. «Җыелыштагы күп яшьләрнең әти-әниләре, минем әти-әнием кебек, хакыйкатьне кабул итмәгән,— дип сөйли Энн. — Өйдә безне һәрвакыт әрлиләр генә. Бу бик нык боектыра». Мондый яшь кешеләр, җыелышка килгәч, рухи әти-әниләр, абыйлар һәм апалар күрсәткән кайгыртуны һәм аларның җылы мөнәсәбәтләрен сизәләр. Яшь кешеләр өчен алар яратучы гаилә була (Марк 10:29, 30; Гәләтиялеләргә 6:10).

16. Ни өчен бертуктаусыз тәнкыйть итү файда китерми?

16 Кайбер илләрдә олы кешеләрнең, әти-әниләрнең яки укытучыларның чын күңелдән мактау сүзләрен әйтү гадәте юк. Алар балаларда үз-үзләрен ярату хисен яки горурлык хисен үстерергә курка. Мондый карашлар хәтта мәсихчеләр гаиләсендә яки мәсихче җыелышында да булырга мөмкин. Яшьләрнең берәрсе чыгыш ясаганнан соң, олылар: «Болай ярыйсы гына да, әмма яхшырак та булдырып була»,— дип әйтергә мөмкин. Үзләренең канәгатьсез булуларын алар башкача да белдерергә мөмкин. Мондый сүзләр белән алар яшьләргә үз сәләтләрен тулырак ачарга ярдәм итә дип уйлый бу олылар. Әмма еш кына мондый «ярдәм» кире нәтиҗәгә китерә: балалар аралашмый башлый яки үзләрен олыларның өметләрен аклый алмый торган кеше итеп хис итә башлый.

17. Ни өчен башкаларны мактар өчен мөмкинлек эзләргә кирәк?

17 Шулай ук берәр киңәш бирер алдыннан гына мактау дөрес булмас иде. Эчкерсез әйтелгән мактау сүзләре гаиләдәге һәм җыелыштагы мөнәсәбәтләрне җылы һәм җанлы итә, яшьләрне тәҗрибәле кардәшләр белән киңәшләшергә дәртләндерә. Шуңа күрә җирле гореф-гадәтләр башка кешеләргә карата мөнәсәбәтегезне билгеләп, сезнең белән идарә итмәсен. Киресенчә, «Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенегез», «хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормыш» алып барыгыз. Йәһвә башкаларны мактаган кебек, без дә мактыйк (Эфеслеләргә 4:24).

18. а) Ничек сезгә, яшьләргә, олыларның киңәшләрен кабул итәргә кирәк? б) Ни өчен олылар киңәш бирер алдыннан барысын җентекләп карап чыга?

18 Ә сез, яшьләр, олылар сезне төзәткәндә яки киңәш биргәндә, алар сезнең белән канәгать түгел дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз (Вәгазьче 7:9). Киресенчә, моны эшләргә аларны ярату яки сезнең турыда кайгырту дәртләндерәдер. Алай булмаса ни өчен аларга киңәш бирер өчен сезнең яныгызга килеп вакыт һәм көч сарыф итәргә ди? Сүзләр нинди көчкә ия икәнен белеп, олылар һәм аеруча җыелышның мәсихче өлкәннәре иң башта — киңәш биргәнче — гадәттә барысын җентекләп уйлап чыгалар һәм дога кылалар, чөнки алар сезгә яхшылык кына тели (1 Петер 5:5).

«Йәһвә үз хисләрендә бик назлы»

19. Ни өчен җан газабы кичергән кешеләр Йәһвә таянычына өметләнә ала?

19 Әгәр кешеләр берәрсе үз хисләрен белдергәндә аны аңламаса, ул аралашмый башларга мөмкин, чөнки аны кабат аңламаслар дип курка. Аңа йөрәгендә булганны кабат бушатыр өчен, батырлык һәм нык иман кирәк булачак. Әмма Йәһвә «безнең һәрберебездән ерак түгел» икәнен истә тотарга кирәк. Ул безне аңа якынлашырга чакыра (Рәсүлләр 17:27; Ягъкуб 4:8). Ул без җан газабының кабатлануыннан курыкканыбызны белә һәм якларга, таяныч бирергә вәгъдә итә. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Йөрәкләре горур булмаганнарга [«кайгыга төшкәннәргә», ЯД] Ходай якын»,— дип ышандыра (Мәдхия 33:19).

20, 21. а) Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алуыбыз кайдан билгеле? б) Йәһвә белән дуслык эзләгән кешеләрдән нәрсә таләп ителә?

20 Йәһвәгә якын дус булу — тормышыбызда иң кадерле булган нәрсә. Әмма мондый дуслыкны үстереп буламы? Әйе. Изге Язмаларда күктәге Әтиләренә якын булган тәкъва ир-атлар һәм хатын-кызлар турында әйтелә. Аларның борынгы заманнан безгә килгән җылы сүзләрен укып, без дә Йәһвәгә якынлаша алуыбызга ышандыру алабыз (Мәдхия 22; 33; 138; Яхъя 16:27; Римлыларга 15:4).

21 Алла белән дус булыр өчен әллә нинди чиксез таләпләр куелмый. «Ходай, Син тора торган урында кем тора алыр?» — дип сораган Давыт. «Шиксез йөрүче, дөреслек кылучы, күңелендә хакны сөйләүче (урнашыр)» (Мәдхия 14:1, 2). Аллага хезмәт итүнең яхшы җимешләр китергәнен һәм җитәкчелек белән яклау биргәнен күреп, без «Йәһвә үз хисләрендә бик назлы» икәнен аңлыйбыз (Ягъкуб 5:11, ЯД).

22. Йәһвә белән һәм бер-беребез белән нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш?

22 Йәһвә камил булмаган кешеләр белән дус булырга тели. Нинди зур фатиха! Шуңа күрә бер-беребезгә назлы хисләр бездә дә булырга тиеш түгелме? Йәһвә ярдәме белән безнең һәрберебез хисләрендә назлы була ала һәм аларны үзенә карата да сизә ала, чөнки нәкъ бу хисләр мәсихче кардәшлегебезнең үзенчәлеге. Ә Алла Патшалыгы идарә иткәндә, мондый хисләр җирдә яшәүче һәрбер кешедә булачак.

Аңлата аласызмы?

• Мәсихчеләр җыелышында нинди хисләр хөкем сөрергә тиеш?

• Ничек безнең һәрберебез җыелышта назлы хисләр үстерә ала?

• Ничек чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре мәсихчеләрне якынлаштыра?

• Ничек Йәһвәнең назлы хисләре безне ныгыта һәм таяныч бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр арасындагы ярату бурыч булып кына башкарылмый.