Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кем бүген аллага дан китерә?

Кем бүген аллага дан китерә?

Кем бүген аллага дан китерә?

«Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы» (АЧЫЛЫШ 4:11).

1, 2. а) Нинди мисаллар биомиметика фәнен аңларга ярдәм итә? б) Нинди сорау туа һәм, кызганычка каршы, нәрсәне танырга туры килә?

БУ ХӘЛ егерменче гасырның 40 елларында була. Швейцария инженеры Жорж де Местраль эте белән саф һавада йөреп кайтканнан соң, киеменә һәм этенә эләккән тигәнәкләрне күрә. Кызыксынып, ул тигәнәкне микроскоп аша карый һәм аның кечкенә ыргакларына игътибар итә. Тигәнәк барлык әйберләргә шул ыргаклары белән ябыша. Бу Жорж де Местральне «велкро» исемле ябыша торган каптырма уйлап чыгарырга дәртләндерә. Табигатьтән төрле идеяләр алган кешеләр арасында Жорж де Местраль ялгыз түгел. Кушма Штатларда яшәгән Орвилл һәм Уилбер Райт — ике бертуган абый — зур кошларның очуларын күзәтеп, аэроплан уйлап чыгарганнар. Франция инженеры Александр Гюстав Эйфель бер манараның проектын төзегән, ә соңыннан ул манарага аның исемен биргәннәр. Бу проектны төзер өчен, ул кешенең бот сөягенә тән авырлыгын тотарга мөмкинлек бирә торган принципларны кулланган.

2 Бу мисаллар биомиметика — табигатьтән техник идеяләр алган фәннең нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңларга мөмкинлек бирә *. Әмма шундый сорау туа: тигәнәкнең кечкенә ыргакларын, зур кошларның канатларын, кеше ботының сөяген һәм башка — кешеләргә күп нәрсәләрне уйлап табарга үрнәк биргән — гениаль әйберләрне Барлыкка Китерүчегә уйлап табучы кешеләр тиешлесен кайтаралармы? Кызганычка каршы, Аллага ул лаек булган данны сирәк китерәләр.

3, 4. «Дан» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе нәрсәне аңлата, һәм Йәһвә турында әйткәндә, бу сүз нәрсәне аңлата?

3 Берәрсе: «Ни өчен Аллага дан китерергә? Ул болай да данлы түгелмени?» — дип гаҗәпләнергә мөмкин. Чыннан да, Йәһвәдән данлырак беркем дә юк, әмма бу бөтен кеше дә шулай уйлый дигәнне аңлатмый әле. Изге Язмаларда «дан» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе күбесенчә «авырлык» дигәнне аңлата. Бу сүз кешенең җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күрсәтә. Алла турында әйткәндә, «дан» дигән сүз кешедә Алла каршында курку-хөрмәт уята торган нәрсәне аңлата.

4 Аллага карата курку-хөрмәт хис иткән кешеләр бүген күп түгел (Мәдхия 9:25; 13:1). Җәмгыятьтә зур абруй казанган кешеләр үзләре дә Аллага ышанмый һәм өстәвенә башкаларны да Галәмнең данга лаеклы Барлыкка Китерүчесен хөрмәт итмәскә өнди. Ничек?

«Ул кешеләрнең акланырга дәлилләре юк»

5. Табигатьнең гаҗәеп дөньясының барлыгын күп галимнәр ничек аңлата?

5 Күп галимнәр Алла юк дип үзсүзлеләнеп тора. Ничек соң алар гаҗәеп тере табигатьнең һәм кешенең барлыгын аңлата? Галимнәр фикере буенча, бу гүзәллек эволюция аркасында — үзеннән-үзе хәрәкәт иткән ниндидер көч ярдәмендә барлыкка килгән. Эволюция белгече Стивен Джей Гулд болай дип язган: «Бер төркем балыкның канатлары үзенчәлекле булганга күрә генә һәм бу канатлар җирдә яшәгән хайваннарның кул-аяклары булып үсеп китә алганга гына без бар... Без бәлки „югарырак“ сәбәп табарга тырышабыздыр, әмма ул юк». Моңа охшаш итеп Ричард Лики һәм Роджер Луин да язганнар: «Кеше буыны — ул, бәлки, нибары табигатьнең хатасы гынадыр». Барлыкка китерелгәннең матурлыгы һәм аның катлаулы булуы белән сокланган галимнәр дә Аллага моның өчен дан китерми.

6. Ни өчен күп кешеләр Алланың дөньяны барлыкка китергәненә ышанмыйлар?

6 Югары белемле кешеләр бар нәрсә эволюция аркасында барлыкка килгән дип өйрәткәндә, асылда, алар эволюциягә белемсез кешеләр генә ышанмый дип әйтә. Бу өйрәтүнең нәтиҗәсе нинди? Күп еллар элек эволюция турында күп белгән бер белгеч бу теориягә ышанган кешеләрнең фикере белән кызыксынган. Ул болай дип сөйли: «Шунсы ачыкланды: эволюциягә ышанган кешеләрнең күбесе бу теориягә аңа барлык акыллы кешеләр ышаналар дип әйтелгәнгә генә ышана». Фән эшлеклеләре, атеистик карашлар күрсәтеп, күпләрне Алланың дөньяны барлыкка китергәненә ышанмаска өндиләр (Гыйбрәтле хикәя 14:15, 18).

7. Римлыларга 1:20 буенча, тирә-яктагы дөньяда нәрсә ачык күренә, һәм ни өчен сез андый җавап бирәсез?

7 Галимнәр бу нәтиҗәне фактларга һәм дәлилләргә нигезләнеп ясаганмы? Әлбәттә юк! Тирә-яктагы бар нәрсә Барлыкка Китерүченең барлыгы турында шаһитлек бирә. Рәсүл Паул болай дип язган: «Галәм [кешелек] барлыкка китерелгәннән бирле Аның [Алланың] күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнең [Алла барлыгына ышанмаучыларның] акланырга дәлилләре юк» (Римлыларга 1:20). Барлыкка Китерүченең булдырган нәрсәләре аның көче һәм акыллылыгы турында шаһитлек бирә. Шуңа күрә Паул кешеләр кешелек тарихының иң башыннан алып Алланың күзгә күренгән «булдырган нәрсәләре аша» аны «ачык күрә һәм аңлый» алганнар дигән. Ничек соң Алланың барлыгын «ачык күрергә һәм аңларга»?

8. а) Ничек күкләр Алланың көче һәм акыллылыгы турында вәгазьли? б) Галәмнең барлыкка килүенә Сәбәпнең булганы нәрсәдән күренә?

8 Алланың барлыгы турында йолдызлы күкләр дәлилләр китерә. «Күкләр Алланың данын вәгазьләп тора»,— дип әйтелә Мәдхия 18:2 дә. «Күкләр» — кояш, ай, йолдызлар — Алланың көче һәм акыллылыгы турында шаһитлек бирәләр. Йолдызларның саны инде үзе курку-хөрмәт уята. Шул ук вакыт бу күк җисемнәренең Галәмдәге хәрәкәте тәртипсез түгел, ә физика законнарына төгәл буйсына * (Ишагыйя 40:26). Мондый тәртип үзеннән-үзе барлыкка килгән дип әйтү акыллы булырмы? Шулай ук бер фактка игътибар итәргә кирәк: күп галимнәр Галәмнең башлангычы булган дип әйтә. Моның нинди нәтиҗәгә китергәнен аңлатып, бер профессор болай дип язган: «Агностиклар белән атеистлар Галәм мәңге булган дигән фикерне хуплыйлар. Әмма башлангычы булган Галәм, күрәсең, бар нәрсәнең булуына сәбәп таләп итә. Әллә тиешле сәбәпсез мондый нәтиҗә [Галәм] булыр идеме?»

9. Ничек хайваннар дөньясы Йәһвә акыллылыгы турында шаһитлек бирә?

9 Алланың барлыгына дәлилләрне без монда, җирдә дә күрәбез. «Әй Ходай, Синең эшләрең бигрәк күп санлы! Син барын да бик белеп булдырган; булдырганнарың белән җир өсте тулган»,— дип кычкырган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 103:24). Йәһвәнең «булдырганнары», шул исәптән хайваннар да, аның акыллылыгы турында шаһитлек бирәләр. Мәкалә башында әйтелгәнчә, табигать шулхәтле гениаль ки, хәтта галимнәр еш кына аңардан техник идеяләр ала. Тагын берничә мисал карап чыгыйк. Галимнәр шлемнарның һәм каскаларның ныклыгын үстерер өчен, болан мөгезен өйрәнеп тикшерәләр; ишетү аппаратларын камилләштерер өчен, үтә яхшы ишеткән чебеннәрне өйрәнәләр; радарлар билгели алмый торган самолетларның сыйфатларын яхшыртыр өчен, ябалак каурыйларын җентекләп тикшерәләр. Әмма кеше ничек кенә тырышмасын, ул табигатьтә күргән бар шедеврларны төгәл кабатлап ясый алмый. «Биомимикрия» дигән китапта болай дип әйтелә: «Тере табигать инде күптән булдырып барганны кеше нибары ясарга гына тырыша һәм, шунсын да әйтергә кирәк, табигать моны ягулык запасларын бетермичә, җирне пычратмыйча һәм үз киләчәген куркыныч астына куймыйча башкара» («Biomimicry—Innovation Inspired by Nature»). Менә кайда чын акыллылык!

10. Ни өчен Бөек Иҗат Итүченең барлыгын кире кагу акылга ятышлы түгел? Мисал китерегез.

10 Күккә карыйбызмы яки җирдәге барлыкка китерелгәннәргә игътибар итәбезме — боларның барысы Иҗат Итүченең барлыгы турында шаһитлек бирә (Иремия 10:12). Рухи затларның: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың»,— дип җырлаган сүзләре белән ризалашмый булмый (Ачылыш 4:11). Күп галимнәр күзләре күргән нәрсәләр белән сокланса да, моны Алла булдырганын «күңел күзләре» күрми (Эфеслеләргә 1:19). Мондый мисал китереп була: без берәр рәсем белән сокланабыз, әмма шул ук вакыт киндер тукыманы шедевр иткән рәссамның барлыгын кире кагабыз. Бу акылга ятышлымы? Юк. Нәкъ шулай ук табигатьнең матурлыгы һәм гениаль булуы белән сокланып, шул ук вакыт Бөек Иҗат Итүченең барлыгын кире кагу да акылга ятышлы түгел. Шуңа күрә Алланың барлыгын кире каккан «кешеләрнең акланырга дәлилләре юк». Моңа гаҗәпләнәсе дә юк!

«Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар» күпләрне адаштыра

11, 12. Язмыш турындагы тәгълимат нинди фаразга нигезләнгән, һәм ни өчен бу тәгълимат Алланы хурлый?

11 Дин тоткан күп кешеләр аларның гыйбадәт кылулары Аллага дан китерә дип чын күңелдән ышана (Римлыларга 10:2, 3). Әмма, тулаем алганда, дин — чынында, кешелек җәмгыятенең миллионлаган кешеләргә Алланы данларга комачаулаучы тагын бер өлеше. Ничек инде дин комачаулый ди? Ике мисал карап чыгыйк.

12 Беренчедән, бу дөнья диннәре ялган тәгълиматлар белән Алланы хурлыйлар. Мәсәлән, язмыш турындагы тәгълиматны карап чыгыйк. Алла киләчәкне күрергә сәләтле булганга, бу тәгълимат буенча, ул бар вакыйгаларның нәрсә белән бетәчәген белә. Шулай итеп, бу тәгълимат буенча, Алла һәрбер кеше өчен инде күптән бәхетле яки бәхетсез язмыш билгеләп куйган булып чыга. Болай булса, бүген дөньядагы бар газапларга һәм явыз эшләргә Алла гаепле булып чыга. Алланың төп дошманы — «бу дөньяның мирзасы» Шайтан гаепле булган эшләрдә Алланы гаепләгәндә, ничек инде Йәһвәне данлау турында сүз алып барып була ди! (Яхъя 14:30; 1 Яхъя 5:19).

13. Алла киләчәкне күрә алу сәләте белән идарә итә алмый дип уйлау ни өчен акыллы түгел? Мисал китереп аңлатыгыз.

13 Язмыш турындагы тәгълимат — Алланы хурлаучы тәгълимат, ул Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Бу тәгълиматта Алла эшли алган һәм ул чынында эшли торган эшләр буталган. Әлбәттә, Алла киләчәктә нәрсә булачагын күрергә сәләтле — Изге Язмаларда моның турында ачык әйтелә (Ишагыйя 46:9, 10). Әмма ул үзенең бу сәләте белән идарә итә алмый яки ул бар вакыйгалар өчен җаваплы дип уйлау акылга ятышлы булмас иде. Мондый мисал карап чыгыйк: нинди кеше, бик көчле булганга, юлда очраган бар авыр нәрсәне күтәреп карап йөрер иде? Беркем дә алай эшләмәс! Нәкъ шулай ук Алланың киләчәкне күрә алырга сәләте аны барысын алдан күреп белергә яки билгеләп куярга мәҗбүр итми. Ул бу сәләтен сайлап һәм үзе теләгәнчә куллана *. Һичшиксез, язмыш турындагы тәгълимат кебек ялган тәгълиматлар Алланы хурлый.

14. Ничек бу дөнья диннәре Алланы хурлый?

14 Икенчедән, бу дөнья диннәрен тотучылар Алланы үз тәртипләре белән хурлый. Мәсихчеләр үз тормышларын Гайсә Мәсих тәгълиматлары буенча алып барырга тиеш. Гайсә шулай ук үз шәкертләрен «бер-берсен яратырга» һәм «дөньядан» булмаска өйрәткән (Яхъя 15:12; 17:14—16). Ә христиан руханилары турында нәрсә әйтеп була? Алар бу тәгълиматлар буенча яшиләрме?

15. а) Сугышларда руханиларның роле нинди? б) Руханиларның тәртибе кешеләргә ничек тәэсир иткән?

15 Руханиларның сугышларда нинди роль уйнаганнарын карап чыгыйк. Руханилар сугышлар булуына ярдәм иткән, аларны хуплаган һәм хәтта аларны башлаганнар да. Алар сугышчыларны фатихалаган һәм үтерүләрне аклаганнар. Үзеннән-үзе шундый сорау туа: «Әллә каршы сугышкан як руханиларының да нәкъ шуны ук эшләгәннәре беркайчан да аларның башына килмәгәнме?» («Алла кем ягында икән?» дигән рамканы карагыз.) Дини җитәкчеләр канкойгыч сугышларда Алла аларга ярдәм итә дип аны хурлыйлар. Алар Изге Язмалар нормаларын искергән дип һәм әхлакый яктан бозыклыкка юл куеп, шулай ук Алланы хурлыйлар. Гайсә Мәсих борынгы дин җитәкчеләрен «явызлык кылучылар» һәм «сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар» дип атаган. Бүгенге руханилар аларга бик нык охшаш! (Маттай 7:15—23; 15:14). Руханиларның тәртибе аркасында күп кешеләрнең Аллага мәхәббәте суынган (Маттай 24:12).

Алланы кем чынында данлый?

16. Алланы чынында кем данлый дигән сорауга җавап алыр өчен, нигә Изге Язмаларны карарга кирәк?

16 Әгәр кеше җәмгыятенең күренекле кешеләре тулаем алганда Алланы данламый икән, моны кем эшли соң? Бу сорауга җавап алыр өчен, Изге Язманы карарга кирәк. Шунсын да әйтергә кирәк: Алланың аны ничек данларга кирәк икәнен билгеләргә үзенең хакы бар, һәм моңа үз карашын ул үз Сүзендә, Изге Язмаларда аңлата (Ишагыйя 42:8). Аллага ничек дан китерергә? Моны эшләр өчен, өч мөмкинлекне карап чыгыйк һәм кем чынында Алланы данлый икәненә игътибар итик.

17. Ничек Йәһвә аның исемен данлау аның өчен мөһим икәнен күрсәткән, һәм кем бүген Алла исемен бөтен җир шары буенча мактый?

17 Беренчедән, Алланы аның исемен мактап данлап була. Бу Алланың ихтыяры буенча. Бу Йәһвәнең Гайсәгә әйткән сүзләреннән күренә. Үлеменә берничә көн калганда, Гайсә: «Атам! Исемеңне данла»,— дип дога кылган. Шуннан соң ул: «Мин данладым һәм данлаячакмын»,— дигән тавыш ишетә (Яхъя 12:28). Әгәр Йәһвә үз ихтыярын шулай итеп үзе белдергән икән, ул чакта аның исемен данлау аның өчен мөһим икәне ачыклана. Кем безнең көннәрдә бөтен җир буенча, Алланың исемен игълан итеп һәм мактап, аны данлый? Йәһвә Шаһитләре. Алар бу эшне 235 илдә һәм территориядә башкара (Мәдхия 85:11, 12).

18. Аллага хакыйкатьтә табынучыны ничек белергә, һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә йөз елдан артык нинди төркем өйрәтә?

18 Икенчедән, Алланы башкаларны аның турында хакыйкатькә өйрәтеп данлап була. Гайсә чын күңелдән иман иткәннәр Аллага «хакыйкать белән табыначаклар» дигән (Яхъя 4:24). Бу кешеләрне ничек белеп була? Алар Изге Язмаларга каршы торган, шулай ук Алла һәм аның ихтыяры турындагы белемнәрне бозучы тәгълиматларны кире кагарга тиеш. Алар Алла Сүзендәге саф хакыйкатьләргә өйрәтергә тиеш: Йәһвә — Аллаһы Тәгалә, һәм шуның өчен бар дан бары тик аныкы гына булырга тиеш (Мәдхия 82:19); Гайсә Мәсих — Йәһвә Улы һәм Алланың Патшалыгында билгеләнгән Хаким (1 Көринтлеләргә 15:27, 28); Алла Патшалыгы Йәһвә исемен изге итәчәк һәм Алланың җиргә һәм кешелеккә карата ниятен үтәячәк (Маттай 6:9, 10); бу Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен җир шары буенча вәгазьләнергә тиеш (Маттай 24:14). Инде йөз елдан артык кешеләрнең бер төркеме генә — Йәһвә Шаһитләре генә — бу кыйммәтле хакыйкатьләргә өйрәтә.

19, 20. а) Ни өчен мәсихченең үрнәк алырлык тәртибе Алланы данлый ала? б) Нинди сораулар бүген Алланы яхшы тәртип белән данлаучы кешеләрне билгеләргә булыша?

19 Өченчедән, Йәһвәне аның нормалары буенча яшәү аша данлап була. Рәсүл Петер болай дип язган: «Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз» (1 Петер 2:12). Мәсихченең тәртибеннән аның иманы турында белеп була. Тирә-яктагы кешеләр мәсихченең яхшы тәртибе аның иманының җимеше икәнен — алар арасындагы бәйләнешне күргәндә, бу Аллага дан китерә.

20 Кем бүген үзенең яхшы тәртибе белән Алланы данлый? Мәсәлән, хакимият ияләре кайсы дин кешеләрен тыныч, законны тыңлаучы һәм салымны вакытында һәм тулысынча түләүче кешеләр итеп билгели? (Римлыларга 13:1, 3, 6, 7). Кем дөньяда үз бердәмлеге белән — раса, милләт һәм этник киртәләрне җимерә торган бердәмлек белән билгеле? (Мәдхия 132:1; Рәсүлләр 10:34, 35). Законны, гаилә белән никахны хөрмәтләргә һәм Алла Сүзендәге әхлакый нормаларны яратырга өндәүче Изге Язмалардагы аң-белемне тарату эше буенча җир шарында нинди кешеләрне таныйлар? Бу яклардан һәм башка яклардан тәртипләре үзе үк әйтеп торган кешеләрнең бер генә оешмалары бар — бу Йәһвә Шаһитләре!

Ә син Аллага дан китерәсеңме?

21. Ни өчен безнең һәрберебезгә: «Мин Йәһвәгә дан китерәмме?» — дип сорарга кирәк?

21 Безнең һәрберебезгә үз-үзеннән: «Ә мин Йәһвәгә дан китерәмме?» — дип сорарга кирәк. 148 нче мәдхиядән Аллага барлыкка китерелгәннең барысының да дан китергәне күренә. Фәрештәләр, күк, җир һәм андагы хайваннар — барысы да Йәһвәне мактый (1—10 шигырьләр). Ә кешеләрнең күбесе моны эшләми, һәм бу бик кызганыч! Үз тормышыбыз белән Аллага дан китерергә тырышып, без барлыкка китерелгән бар нәрсәгә кушылабыз һәм Йәһвәне бер хор булып мактап җырлыйбыз! (11—13 шигырьләр). Тормышыбызны моның өчен багышласак, бу яшәүнең иң яхшы юлы була.

22. Аллага дан китерүчеләр нинди фатихалар ала, һәм нәрсә эшләргә карар итәргә һәм нәрсәдә нык торырга кирәк?

22 Аллага дан китерүчеләр күп фатихалар ала. Мәсихнең йолып алучы корбанына иман итеп, без Алла белән — күктәге Әтиебез белән татуланабыз, шулай ук аның белән җылы мөнәсәбәтләр үстерәбез, ә алар безгә фатиха һәм шатлык китерә (Римлыларга 5:10). Ни өчен Алла данга лаек дип уйлана башласаң, йөрәгең шатлык һәм Аллага карата рәхмәт хисе белән тулачак (Иремия 31:12). Шул чакта безнең башкаларга да бәхетле, мәгънәле тормыш алып барыр өчен булышырга көчебез җитәчәк, һәм нәтиҗәдә тагын да бәхетлерәк булачакбыз (Рәсүлләр 20:35). Аллага хәзер һәм мәңге дан китерергә хәл иткән һәм сүзләрендә нык торган кешеләр арасында сез дә булыгыз!

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. «Биомиметика» фәненең исеме ике грек сүзеннән ясалган: би́ос — «яшәү» һәм ми́месис — «охшатырга тырышу».

^ 8 абз. Ничек күкләр Алланың акыллылыгы һәм көче турында вәгазьли? Моның турында Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның 5 нче һәм 17 нче бүлекләрендә күбрәк укып була.

^ 13 абз. 15 февраль, 1995 ел «Күзәтү манарасы» (рус), 5—7 битләрне, шулай ук «Изге Язманы аңлау» (инглиз), 1 том, 853 нче битне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Галимнәр тулаем алганда кешеләргә Алланы данларга булышмый дип ни өчен әйтеп була?

• Диннәр нинди ике яктан кешеләрнең Аллага дан китерүенә каршы төшәләр?

• Ничек Алланы данлап була?

• Ни өчен безнең һәрберебезгә: «Мин Йәһвәгә дан китерәмме?» — дигән сорау турында уйланырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге рамка]

«Алла кем ягында икән?»

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германиянең хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән, ә соңрак Йәһвә Шаһите булып киткән бер ир-ат болай дип искә төшерә:

«Сугыш елларында мин һәрвакыт гаҗәпләнә идем, чөнки католик, лютеран, англикан һәм башка дин — барлык диннәрнең диярлек руханилары самолетларны һәм аларның экипажларын, алар үлем китерүче йөкләрен ташлар өчен китәр алдыннан фатихалый иде. Еш кына мин: „Алла кем ягында икән?“ — дип уйлый идем.

Германия солдатлары каешларының прәшкәсендә „Gott mit uns“ („Алла безнең белән“) дигән язу бар иде, һәм мин үземнән: „Ни өчен Алла шул ук динне тоткан һәм шул ук Аллага дога кылган башка яктагы солдатлар белән дә булырга тиеш түгел?“ — дип сорый идем».