Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы... ныгыгыз»

«Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы... ныгыгыз»

«Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы... ныгыгыз»

«Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 6:10).

1. а) Өч мең елга якын элек ике кеше арасында нинди гаҗәеп көрәш булган? б) Ни өчен Давыт җиңгән?

ӨЧ МЕҢ елга якын элек сугыш мәйданына бер-берсенә каршы торган армияләр ягыннан ике кеше сугышырга чыга. Берсе — Давыт исемле яшь көтүче, икенчесе Голиаф — гаять көчле, биек буйлы сугышчы. Голиафның өстенә 57 килограммга якын көбә киелгән, ә кулында авыр сөңге һәм зур кылыч булган. Давыт өстендә исә бернинди дә хәрби кием булмаган, ә бердәнбер коралы — таш ату өчен корал булган. Филисти әзмәвере бу яшь егетнең аның белән сугышырга чыкканына гарьләнгән (1 Патшалык 17:42—44). Моны күзәтеп торган кешеләр кем җиңәчәге инде билгеле дип санаганнардыр. Әмма җиңү кем ягында булачагын һәрвакытта да көч күрсәтми (Вәгазьче 9:11). Йәһвә көче белән көрәшкәнгә, Давыт җиңгән. «Бу Ходай сугышы»,— дигән ул. Шулай итеп, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Давыт Филистине таш ату коралы һәм таш белән җиңгән» (1 Патшалык 17:47, 50).

2. Мәсихчеләр нинди көрәштә катнаша?

2 Мәсихчеләр сугышта катнашмый. Алар бар кешеләр белән дә тыныч яшәргә тырыша, әмма шул ук вакыт бик көчле дошман белән рухи көрәш алып баралар (Римлыларга 12:18). Бу көрәштә һәр мәсихче катнаша. Паул Эфеслеләргә язган хатының соңгы бүлегендә шул көрәш турында болай дип яза: «Без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:12).

3. Эфеслеләргә 6:10 буенча, җиңеп чыгар өчен безгә нәрсә кирәк?

3 Бу «явыз рухи көчләр» — Шайтан һәм аның җеннәре. Алар Йәһвә Алла белән безнең мөнәсәбәтләрне бозарга телиләр. Алар бездән шактый көчлерәк булганга, хәлебез Давытныкы кебек: Алла көченә таянмасак, җиңеп чыга алмыйбыз. Паул «Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз» дип юкка гына безне өндәми (Эфеслеләргә 6:10). Бу киңәшне биргәннән соң, рәсүл рухи хәрби киемнәрне сурәтләп бирә һәм мәсихче сыйфатларны санап чыга, алар ярдәмендә без җиңеп чыга алабыз (Эфеслеләргә 6:11—17).

4. Бу мәкаләдә нинди ике мөһим сорауны карап чыгарбыз?

4 Изге Язмаларда дошманыбызның көче һәм кулланган алымнары турында әйтелгәнне карап чыгыйк. Шуннан соң үзебезне яклар өчен нинди адымнар ясый алабыз — шуның турында фикер алышырбыз. Йәһвәгә тыңлаучан булу дошманнарның безне җиңә алмаячагына гарантия бирәчәк.

Явыз рухи көчләр белән көрәш

5. Эфеслеләргә 6:12 дә кулланылган «көрәш» дигән сүз Шайтанның нинди алымнарын ачыклый?

5 Паул без «күкләрдәге явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәбез» дип әйтә. Бу көчләрнең җитәкчесе — Иблис Шайтан, ул «җеннәр башлыгы» (Маттай 12:24—26). Изге Язмаларда явыз рухларга каршы тору көрәш белән, ягъни кул сугышы белән чагыштырыла. Борынгы Грециядә көрәш барган вакытта һәрбер көрәшче ярышташын аударып җиргә егарга тырышкан. Иблис тә безне рухи яктан «аударырга» тырыша. Ничек ул моны эшли ала?

6. Иблис иманыбызны какшатыр өчен нинди алымнар куллана? Моны Изге Язмаларны кулланып күрсәтегез.

6 Иблис үз эшләрен «елан», «үкерүче арыслан» һәм хәтта «яктылык фәрештәсе» булып та алып барырга мөмкин (2 Көринтлеләргә 11:3, 14; 1 Петер 5:8). Безне эзәрлекләр өчен яки рухи яктан көчсез калдырыр өчен, ул кайвакыт кешеләрне куллана (Ачылыш 2:10). Шайтан төрле теләкләр һәм вәсвәсәләр белән тулган бөтен дөньяны куллана, алар ярдәмендә ул безне үз тозакларына тотарга тели (2 Тимутегә 2:26; 1 Яхъя 2:16; 5:19). Ул Хауваны алдаткан һәм нәкъ шулай ук безне дә адаштырырга тели. Моның өчен ул бу дөньяның рухын һәм фикер йөртүен, шулай ук мөртәтләрнең идеяларын куллана (1 Тимутегә 2:14).

7. Җеннәр нәрсә эшли алмый, һәм ни өчен өстенлек безнең якта?

7 Шайтан һәм аның җеннәренең куәтле коралы бар кебек булса да һәм алар бик көчле кебек күренсә дә, аларның мөмкинлекләре чикле. Бу рухлар безне күктәге Әтиебез яратмаган явыз эшләрне башкарырга мәҗбүр итә алмый. Безнең яхшылык белән яманлыкны аерырга сәләтебез бар, һәм без үз фикерләребезгә һәм эшләребезгә хуҗа булып кала алабыз. Өстәвенә без бу көрәштә ялгыз түгел. Элиша көннәрендә булган кебек, безнең көннәрдә дә «безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк» (4 Патшалык 6:16). Изге Язмаларда мондый ышандыру бар: Аллага буйсынып, Иблискә каршылык күрсәтсәк, ул бездән качачак (Ягъкуб 4:7).

«Шайтан ниятләре безгә билгеле»

8, 9. Иблис Әюбне «сындырырга» теләп, аны нинди сынауларга дучар иткән, һәм бүген без рухилыгыбыз өчен куркыныч булган нинди нәрсәләр белән очрашабыз?

8 Изге Язмада Шайтанның төп хәйләләре ачыкланып бирелгәнгә, аның ниятләре безгә билгеле (2 Көринтлеләргә 2:11). Тәкъва Әюб мисалын карап чыгыйк. Шайтан аркасында Әюб бик күп бәла-казалар күрә: ул материаль яктан зур югалтуларга дучар була, якыннарын югалта, аңа гаиләсе каршы килә, ул авыр чир белән интегә, аңа шулай ук икейөзле дусларының бер нигезсез гаепләүләрен тыңларга туры килә. Әюб бик нык боеккан булган һәм Алла аны ташлаган дип уйлаган (Әюб 10:1, 2). Безнең көннәрдәге моңа охшаш авырлыклар Шайтан аркасында дип әйтеп булмаса да, мондый хәлгә бик күп мәсихче эләгергә мөмкин, һәм Иблис моның белән куллана.

9 Бу ахыр заманда рухилыгыбызны куркыныч астына куйган нәрсәләр үрчи. Без яшәгән дөнья шулхәтле мал-мөлкәт җыюга «чумган», хәтта бу дөнья кешеләре рухи әйберләр турында бер дә уйламый дип әйтеп була. Телевидение һәм журналлар аша әхлаксызлык җан газаплары китерә торган түгел, ә бәхет китерүче нәрсә итеп күрсәтелә. Күпчелек кешеләр «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яраталар» (2 Тимутегә 3:1—5). Моңа охшаш фикер йөртүләр безне рухи яктан «аудармасын» өчен, «иман өчен тырышып» көрәшергә кирәк (Яһүд 3).

10—12. а) Чәчүче турындагы ачык мисалны сөйләп, Гайсә нәрсәдән кисәткән? б) Ничек бу дөнья рухи эшләребезне «буып үтерә» ала? Мисал белән күрсәтегез.

10 Шайтанның иң уңышлы кулланган хәйләсе — безне шушы дөньяның эшләренә һәм мәшәкатьләренә тулысынча «батыру». Гайсә, чәчүче хакындагы ачык мисалны сөйләгәч, «тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу» Патшалык турындагы «сүзне басып китә» ала дип кисәткән (Маттай 13:18, 22). Монда «басып китә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «буып үтерү» дигән мәгънә йөртә.

11 Тропик урманнарда фикус-буучы үсемлеген күреп була. Фикус агач буенча үрмәләп әкрен генә үсеп бара. Үскән саен аның тамырлары көч җыя, үсә һәм агачны чолгап кыса башлый. Вакыт узу белән фикус-буучының тамырлары туфрактагы файдалы матдәләрнең зур өлешен суыра, ә аның ботаклары тулысынча яктылыкны каплый. Ахыр чиктә агач үлә.

12 Нәкъ шулай ук бу дөнья төзелешенең мәшәкатьләре, байлыкка һәм тормыш уңайлыкларына омтылу вакытыбызны һәм көчебезне көннән-көн күбрәк «суырырга» мөмкин. Бу дөньядагы әйберләр белән мавыгып китсәк, Изге Язмаларны шәхси өйрәнү һәм мәсихчеләр җыелышына йөрү җиңел генә икенче урынга күчәргә мөмкин, һәм без рухи ризыксыз калачакбыз. Мал-мөлкәт җыю максаты рухи эшләребез урынына баса, һәм без нәтиҗәдә Шайтан өчен җиңел табыш булабыз.

Иблискә каршы торыгыз

13, 14. Шайтан өстебезгә ташланганда, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13 Паул имандашларын «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы торырга» өндәгән (Эфеслеләргә 6:11). Әлбәттә, безнең Иблисне һәм аның җеннәрен җиңәрлек көчебез юк. Алла моны Гайсә Мәсихкә йөкләгән (Ачылыш 20:1, 2). Әмма әлегә Шайтан хакимлек итә, һәм безгә аның һөҗүмнәренә каршы торырга кирәк.

14 Рәсүл Петер дә Шайтан һөҗүмнәренә каршы торырга кирәк дип әйткән. «Аек һәм уяу булыгыз,— дип язган ул,— сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри. Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз» (1 Петер 5:8, 9). Шунсын да әйтергә кирәк: Иблис үкерүче арыслан кебек өстебезгә ташланганда, рухи кардәшләребезнең ярдәме булмаса, аңа каршы тора алмыйбыз.

15, 16. Имандашларның таянычы безгә Иблискә каршы торырга ничек ярдәм итә? Изге Язмаларга нигезләнеп, мисал китерегез.

15 Африка саваннасындагы антилопалар, арысланның яман акыруы якында гына ишетелсә, куркынычсыз урынга кача. Филләр исә үзара ярдәм итү буенча үрнәк бирәләр. Филләр турындагы бер китапта болай дип әйтелә: «Үзләрен яклар өчен, филләр гадәттә түгәрәк ясап басалар. Олы филләр дошманны каршы алырга әзер булып, боҗра ясап баса, ә яшь филләр моның эченә — куркынычсыз урынга яшеренәләр» («Elephants—Gentle Giants of Africa and Asia»). Бу гигантларның куәтен һәм бердәм булуын күреп, арысланнар филләргә, хәтта яшь филләргә дә, бик сирәк ташлана.

16 Безгә дә, Иблис белән аның җеннәре янаганда, бергә иңне-иңгә терәп һәм иманда нык булып торырга кирәк. Паул Римда төрмәдә булганда, аңа таяныч биргән кардәшләрен исемнәре белән атап язган (Көлессәйлеләргә 4:10, 11). Таяныч яки «Инҗилдә» юаныч дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына кулланыла. «Бу сүзнең фигыленнән ясалган сүз формасы әчеттерүне киметә торган даруны аңлата»,— дип әйтелә Вайн сүзлегендә («Expository Dictionary of New Testament Words»). Йәһвәнең җитлеккән хезмәтчеләренең таянычы, йомшарта торган мазь кебек, эмоциональ һәм физик газапларыбызны җиңеләйтә ала.

17. Аллага тугры калырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Имандашлар безне дәртләндерә, һәм бу безне Аллага тугры хезмәт итүдә тәвәккәл булырга ныгыта. Рухи яктан ярдәмне иң беренче итеп мәсихче өлкәннәр бирә (Ягъкуб 5:13—15). Аллага тугрылык саклар өчен, Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнергә һәм җыелышлар белән конгрессларга барырга кирәк. Моннан тыш Алла белән үзара якын мөнәсәбәтләребез булуы мөһим. Ашыйбыз, эчәбезме, яки башка берәр нәрсә эшлибезме, безнең һәммәсен Алла даны өчен эшләргә теләгебез булырга тиеш (1 Көринтлеләргә 10:31). Һәм хакыйкать юлыннан читкә китмәс өчен, безгә, әлбәттә, дога кылып Йәһвәгә өмет багларга кирәк (Мәдхия 36:5).

18. Авырлыклар аркасында көчсез калсак та, Алла хуплаган эшләрне башкаруны ни өчен дәвам итәргә кирәк?

18 Кайвакыт Шайтан без рухи яктан хәлсез булганда ташлана. Арыслан да көчсез хайванга ташлана. Гаиләдәге авырлыклар, акча ягыннан кыенлыклар яки авыру рухи көчебезне алырга мөмкин. Әмма Алла хуплаган эшләр башкаруны туктатмыйк, чөнки, рәсүл Паул сүзләре буенча: «Мин зәгыйфь вакытта көчле» (2 Көринтлеләргә 12:10; Гәләтиялеләргә 6:9; 2 Тессалуникәлеләргә 3:13). Моның белән Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Йәһвәгә таяныч сорап мөрәҗәгать иткәндә, без, көчсез якларыбызга карамастан, көчле була алабыз дип әйтәсе килгән Паулның. Давытның Голиафны җиңүе Алланың үз хезмәтчеләрен ныгытырга чыннан да сәләтле икәнен күрсәтә. Бүгенге Йәһвә Шаһитләре Йәһвәнең ныклык бирүче кулын иң авыр вакытларда сизгәннәрен сөйләп бирә алалар (Данил 10:19).

19. Ничек Йәһвә үз хезмәтчеләрен ныгыта? Мисал китерегез.

19 Бер ир белән хатын Алла таянычы турында болай дип язган: «Йәһвәгә бергә хезмәт иткән елларда без аңардан мул итеп фатихалар алдык һәм күп искиткеч кешеләр белән таныштык. Йәһвә безне, авырлыклар белән очрашканда, аларны уңышлы җиңәргә өйрәтте һәм безне ныгытты. Әюб кебек, без дә булган вакыйгаларны кайвакыт аңламасак та, Йәһвә ярдәм итәргә әзер икәнен белә идек».

20. Йәһвәнең һәрвакыт үз хезмәтчеләренә таяныч биргәне Изге Язмаларда ничек күрсәтелә?

20 Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен ныгытыр өчен һәм аларга таяныч бирер өчен көче җитә (Ишагыйя 59:1). Мәдхия җырлаучы Давыт: «Егылырга торганнарның барсын да Ходай егылдырмый тора, түбән егылганнарның барсын да торгыза»,— дип җырлаган (Мәдхия 144:14). Безнең күктәге Әтиебез «көндә... йөгебезне җиңеләйтә» һәм бар кирәклесен бирә (Мәдхия 67:20).

Безгә «Аллаһы биргән бар махсус хәрби киемнәр» кирәк

21. Ничек Паул рухи хәрби киемнәрнең мөһимлегенә басым ясаган?

21 Без Шайтанның кайбер хәйләләрен карап чыктык һәм аның һөҗүмнәренә каршы торырга кирәклеген күрдек. Безгә иманыбызны уңышлы якларга, Шайтанның хәйләләренә каршы торырга һәм явыз рухларга каршы көрәшүдә җиңәргә ярдәм итәчәк тагын бер мөмкинлеккә игътибар итик. Аның турында рәсүл Паул Эфеслеләргә язган хатында ике тапкыр әйтә. Ул болай дип язган: «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән [«бар», ЯД] махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз... Начар көннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр көрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу өчен Аллаһы биргән [«бар», ЯД] махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз» (Эфеслеләргә 6:11, 13).

22, 23. а) Рухи хәрби киемнәр санына нәрсә керә? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

22 Шуңа игътибар итик: безгә «Аллаһы биргән бар махсус хәрби киемнәрне» киеп йөрергә кирәк. Рәсүл Паул Эфеслеләргә хат язганда, аны Рим сугышчысы саклаган, һәм бу сугышчы кайвакыт, күрәсең, үзенең бар хәрби киемнәрен кигән. Әмма Паулга нәкъ Йәһвә Алла үз хезмәтчеләренең һәрберсенә кирәкле булган рухи хәрби киемнәрне сурәтләргә кушкан.

23 Алла биргән хәрби кием — ул, шулай ук, мәсихчедә булырга тиеш булган сыйфатлар һәм Йәһвә биргән рухи киемнәр. Чираттагы мәкаләдә без рухи хәрби киемнәрнең һәрбер өлешен карап чыгарбыз. Бу безгә рухи сугышка без яхшы әзерләнгәнме икәнен билгеләргә ярдәм итәчәк. Без шулай ук ничек Гайсә Мәсихнең искиткеч мисалы Иблис Шайтанга уңышлы каршы торырга өйрәтә икәнен күрербез.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Бар мәсихчеләр дә нинди көрәштә катнаша?

• Шайтанның кайбер хәйләләрен сурәтләп бирегез.

• Ничек имандашлар биргән таяныч безне ныгыта ала?

• Безгә кемнең көченә өмет итәргә кирәк һәм ни өчен?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр «явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәләр».

[10 биттәге иллюстрация]

Бу дөнья төзелешенең мәшәкатьләре Патшалык турындагы сүзне басып китәргә мөмкин.

[11 биттәге иллюстрация]

Имандашлар таяныч була ала.

[12 биттәге иллюстрация]

Син Алладан көч сорыйсыңмы?