Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезнең мирас алырга өметегез бар

Сезнең мирас алырга өметегез бар

Сезнең мирас алырга өметегез бар

«ПОЧТА аша сезгә мирас тиешле диелгән извещениене „нотариустан“ алсагыз, сак булыгыз. Сез хәйләкәр алдатуның корбаны булуыгыз мөмкин».

Мондый сүзләрне үзенең вебсайтында Кушма Штатларның Почта хезмәте инспекциясе урнаштырган. Ни өчен бу кисәтү кирәк булган? Чөнки меңләгән кешеләр «сезнең туганыгыз үлде һәм сезгә мирас калдырды» диелгән хатлар алганнар. Шуннан соң күп кеше, «мирас турында справка» алыр өчен, 30 яки тагы да күбрәк доллар җибәргәннәр. Имеш, бу справкада мирас алырга хокукларыңны кайда һәм ничек белдереп була дип әйтелгән. Әмма бу кешеләр мирас алмаган. Аларның барысы да бер үк хат алган, һәм берсенең дә мирас алырга өмете булмаган.

Мондый хәйлә коручылар кешенең мирас алырга табигый теләген кулланырга өметләнә. Изге Язмаларда үз буыннарына алдан ук мирас калдыру турында кайгырткан кешеләр хуплана, һәм анда: «Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 13:22). Хәтта Гайсә Мәсих үзе дә Таудагы вәгазендә җанга җылылык бирүче мондый билгеле сүзләр әйткән: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар» (Маттай 5:5, ЯД).

Гайсә әйткән сүзләр борынгы Исраил патшасы Давытның әйткән сүзләрен искә төшерә. Гайсәдән күпкә алдарак ул: «Сабырлар [«юашлар», ЯД] җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дип язган (Мәдхия 36:11).

«Җирне мирас итеп алырлар» — нинди гаҗәеп вәгъдә! Әмма теге хат белән кешеләрне алдаткан кебек, бу вәгъдә дә алдатыр өчен тагын бер хәйлә түгелме? Бу сүзләргә ышанып буламы? Әйе, була. Җир Йәһвә Алланың барлыкка китергәннәренең өлеше, шуңа күрә Алланың, Барлыкка Китерүче һәм Хуҗа буларак, Җирне кемгә тели шуңа мирас итеп бирергә хокукы бар. Давыт патша аша Йәһвә үзенең яраткан Улына, Гайсә Мәсихкә, мондый пәйгамбәрлек вәгъдә бирә: «Миннән сора, Мин Синең кулыңа халыкларны да, кырыйларыннан барлык биләп торырга җирне дә бирәм» (Мәдхия 2:8). Шуңа күрә рәсүл Паул Гайсә турында әйткәндә, Алла аны «бөтен нәрсәнең варисы итеп куйган» дип яза (Еврейләргә 1:2). Гайсә «юашлар җирне мирас» итеп алачак дип әйткәндә алдатмаган, һәм аның үз вәгъдәсен үтәр өчен хакимлеге җитәрлек — без моңа тулысынча ышана алабыз (Маттай 28:18).

Шуңа күрә бик мөһим сорау туа: ничек бу вәгъдә үтәләчәк? Бүген явыз һәм тәкәббер кешеләр генә уңышлы яши һәм аларга гына барысы эләгә кебек күренә. Алай булса юашларга нәрсә кала? Өстәвенә җир җитди экологик проблемалардан интегә, комсыз һәм алга акыллы карашлары булмаган кешеләр аның байлыкларын туздыралар. Җирне яхшы мирас дип атап буламы? Чираттагы мәкаләне укып чыгыгызчы. Аңардан сез бу һәм башка сорауларга җаваплар табарсыз.

[3 биттәге иллюстрация]

Сез чыннан да мирас алырсызмы?