Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Юашлар җирне мирас итеп алырлар». Бу мөмкинме?

«Юашлар җирне мирас итеп алырлар». Бу мөмкинме?

«Юашлар җирне мирас итеп алырлар». Бу мөмкинме?

«СЕЗГӘ Гайсә Мәсихнең „юашлар... җирне мирас итеп алырлар“ дигән юатучы сүзләре, бәлки, таныштыр. Ләкин кешеләрнең бер-берсенә һәм җиргә мөнәсәбәтләре начар булганга, сез ничек уйлыйсыз: „Юашларга нинди мирас калачак?“» (Маттай 5:5, ЯД; Мәдхия 36:11).

Мондый сүзләр белән Мириам исемле Йәһвә Шаһите Изге Язмалар турында сөйләшүен башлаган. Аны тыңлаган ир-ат бу вәгъдәне Гайсә биргән булса, димәк, җир яшәр өчен яраксыз җимерекләр түгел, ә, һичшиксез, яхшы мирас булачак дип җавап кайтарган.

Ир-атның җавабыннан ул дөньяга яхшы өмет белән карый икәне күренә. Әмма киләчәккә шундый яхшы өмет белән карар өчен нигез бармы? Әйе, бар. Чөнки Изге Язмаларда бу вәгъдә үтәләчәк дигән ышандыру язылган. Аның үтәлеше Алланың җиргә һәм кешелеккә карата ниятләре белән тыгыз бәйләнештә, ә Алла нәрсә ниятләсә шуны үти — без моны беләбез (Ишагыйя 55:11). Кешелек өчен Алланың башлангыч нияте нинди булган соң һәм ничек бу ният үтәләчәк?

Алланың җиргә карата үзгәрмәс нияте

Йәһвә Алла җирне махсус ният белән барлыкка китергән. «Күкне барлыкка китергән Ходай болай дип әйтә, Ул, җирне ясаган һәм аны барлыкка китергән Алла; Ул аны нык урнаштырган, аны юкка гына бар итмәгән; Ул аны яшәр өчен ясаган: Мин Ходай һәм башка юк» (Ишагыйя 45:18). Димәк, җир анда кешеләр яшәсен өчен барлыкка китерелгән булган. Алла шулай ук кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен тели. Ул «җирне нигезләренә нык беркеткән, ул гомер-гомергә авышмас» (Мәдхия 103:5; 118:90).

Алланың җиргә кагылышлы нияте беренче ике кешегә бирелгән йөкләмәдән дә күренә. Адәм белән Хаувага Йәһвә: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз»,— дигән боерык биргән (Яратылыш 1:28). Алла беренче кешеләргә тапшырган җир аларның үзләре һәм аларның буыннары өчен мәңгегә яшәү урыны булырга тиеш булган. Күп гасырлар үткәннән соң мәдхия җырлаучы: «Күк Ходайныкы, ә җирне Ул адәм улларына биргән»,— дип әйткән (Мәдхия 113:24).

Киләчәккә мондый искиткеч өмет тормышка ашсын өчен, Адәм белән Хаува Йәһвә Алланы, Барлыкка Китерүче һәм Яшәү Бирүчене, үзләренең Хакиме итеп танырга һәм аңа теләп буйсынырга тиеш булган; аларның буыннары да шулай ук эшләрләр дип көтелгән. Йәһвә беренче ир-атка мондый боерык биргән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Адәм белән Хаува, Едем бакчасында яши алыр өчен, бу гади һәм ачык күрсәтмәне үтәргә тиеш булган. Шулай итеп алар күктәге Әтиләренә алар хакына эшләгән барысы өчен рәхмәтләрен белдерерләр иде.

Адәм белән Хаува, Алла биргән күрсәтмәне бозып, аңа белә торып каршы чыкканнар һәм моның белән аларда булган бар нәрсәне биргән Алланы кире какканнар (Яратылыш 3:6). Шулай итеп алар матур оҗмах өйләрен югалтканнар, һәм буыннары өчен дә ул югалтылган булган (Римлыларга 5:12). Беренче кешеләрнең тыңламаучанлыгы Алланың җиргә карата ниятенең үтәлүенә комачаулаганмы?

Үзгәрми торган Алла

Малахий пәйгамбәр аша Алла: «Мин — Ходай, Мин үзгәрмим»,— дип игълан иткән (Малахий 3:6). Франция иленең Изге Язмалар белгече Л. Фийон бу сүзләр Алла вәгъдәләренең үтәлеше белән тыгыз бәйле дип әйткән. «Йәһвә тыңламаучан кешеләрне юк итә алган,— дип яза Фийон,— әмма ул, үз сүзенә тугры калып, үзгәрми торган булганга, алдан вәгъдә иткәннәрен һәркайсы хәлдә үти». Алла аерым кешегә, халыкка, тулысынча кешелеккә биргән вәгъдәләрен онытмый һәм Үзе билгеләгән вакытта аларны үти. «Ул... мең буынга васыять иткән сүзен... мәңге исендә тота» (Мәдхия 104:8, 9).

Ләкин Йәһвәнең җиргә кагылышлы үзенең башлангыч ниятен үзгәртмәгәненә ни өчен ышанып була? Чөнки Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда Алланың җирне тыңлаучан халыкка бирергә нияте турында күп тапкырлар әйтелә (Мәдхия 24:13; 36:9, 22, 29, 34). Шулай ук, Изге Язмаларда Йәһвә фатихасын алганнар имин яшәрләр һәм «һәркем үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак һәм беркем дә аларны куркытмас» дип әйтелә (Михей 4:4; Йәзәкил 34:28). Йәһвә сайлаган кешеләр «йортлар төзерләр һәм аларда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар». Алар хәтта кыргый хайваннар белән дә тынычлыкта яшәрләр (Ишагыйя 11:6—9; 65:21, 25).

Алланың вәгъдәсе ничек үтәләчәк? Изге Язмаларда моны аңларга ярдәм итүче мисал бар. Сөләйман патша идарәсе вакытында Исраил иле гөрләп чәчәк аткан һәм тынычлыкта яшәгән. Ул вакытта «Яһүдия белән Исраил, һәрберсе үзенең йөзем агачы һәм инҗир агачы астында, Даннан алып Беер Шебага кадәр, Сөләйманның барлык көннәрендә тыныч яшәгән» (3 Патшалык 4:25). Изге Язмаларда Гайсә «Сөләйманнан бөегрәк» дип әйтелгән. Мәдхия җырлаучы да Мәсихнең идарә итүе турында пәйгамбәрлек әйтә: «Ай алынганчы аның көннәрендә гадел чәчәк атар, һәм һәрвакыт тынычлык булыр». Ул вакытта «җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр» (Лүк 11:31; Мәдхия 71:7, 16).

Үз сүзенә тугры булган Йәһвә Алла кешеләргә вәгъдә иткән мирасны — җирне дә бирәчәк һәм аңа үткәндәге матурлыгын да кайтарачак. Ачылыш 21:4 тә Алла кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» дип әйтелә. Ул чакта Җир чын Оҗмах булачак (Лүк 23:43).

Вәгъдә ителгән мирасны ничек алырга

Патшасы Гайсә Мәсих булган хөкүмәт, яки Патшалык идарә иткән вакытта җир оҗмахка әверелдерелгән булачак. Бу хөкүмәт күктән идарә итәчәк (Маттай 6:9, 10). Башта бу Патшалык җирне һәлак итүчеләрне юк итәчәк (Ачылыш 11:18; Данил 2:44). Шуннан соң Гайсә Мәсих — «тынычлык Мирзасы» турында әйтелгән пәйгамбәрлек үтәләчәк: «Аның хакимлегенең һәм тынычлыкның үсүенә чик юк» (Ишагыйя 9:6, 7). Патшалык идарә иткән вакытта миллионлаган кешеләр, шул исәптән терелтү аша кабат яшәүгә кайтарылганнар, җирне мирас итеп ала алачаклар (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).

Бу гаҗәеп мирасны кем ала алачак? Гайсәнең мондый сүзләренә игътибар итегез: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар» (Маттай 5:5, ЯД). Кем ул юаш кеше? Юаш дигән сыйфат сүзлекләрдә басынкы, һөҗүм итми, талашмый торган, һәрвакыт тыныч, күндәм дип аңлатыла. Әмма Изге Язмаларда кулланылган грек сүзе тирәнрәк мәгънә йөртә. Изге Язмаларның белгече Уильям Баркли әйтүенчә, бу сүз «йомшаклыкны аңлата... әмма [бу] йомшаклыкка тимер ныклыгы хас» («New Testament Wordbook»). Ул кешенең уй-фикер йөртүен күрсәтә, бу уй-фикер йөртү кешегә ачуланмыйча һәм үч алырга теләмичә төрле рәнҗетүләрне җиңәргә ярдәм итә. Бу Алла белән яхшы мөнәсәбәтләр булса мөмкин, бу мөнәсәбәтләр көч чыганагына әверелә (Ишагыйя 12:2; Филиппуйлыларга 4:13).

Юаш кеше бар эшләрендә дә Алланың нормаларын басынкылык белән куллана; ул үзенең карашлары буенча эш итсеннәр яки башка кешеләрнең карашлары буенча эш итсеннәр дип үзсүзлеләнеп тормый. Ул шулай ук өйрәнергә әзер һәм Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булырга тели. Мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвә юашларны үз «дөреслегенә өйрәтә, аларга үз юлын белдерә» дип язган (Мәдхия 24:9; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6).

Җирне мирас итеп алган «юашлар» арасында сез булырсызмы? Алла Сүзен тырышып өйрәнсәгез, Йәһвәне һәм аның ниятен танып белсәгез, шулай ук тормышыгызда белгәннәрне куллансагыз, ул чакта сезнең җирдәге оҗмахны мирас итеп алырга һәм анда мәңге яшәргә өметегез бар (Яхъя 17:3).

[5 биттәге иллюстрация]

Алланың җиргә карата нияте Адәм белән Хаувага биргән йөкләмәсеннән күренә.

[6 биттәге иллюстрация]

Сөләйман идарә иткән вакыттагы тынычлыктан һәм иминлектән кешеләр нинди җирне мирас итеп алачагы күренә.

[Чыганаклар]

Sheep and background hill: Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.; Arabian oryx: Hai-Bar, Yotvata, Israel; farmer plowing: Garo Nalbandian

[7 биттәге иллюстрация]

Алда гадел яңа дөнья. Сез анда булачаксызмы?