Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланы ярату берләштергән

Алланы ярату берләштергән

Алланы ярату берләштергән

БЕРЕНЧЕ гасыр мәсихчеләре төрле кешеләр булса да, аларның җыелышларында бердәмлек хөкем сөргән. Алар арасында Азия, Европа һәм Африка милләте кешеләре булган. Алар чыгышлары белән дә төрле булган: руханилар, сугышчылар, коллар, качаклар, һөнәрчеләр, салым җыючылар һәм сатучылар. Араларында яһүд тә һәм башка халык кешесе дә очраган. Күпләре үткәндә зиначылар, гомосексуалистлар, эчкечеләр, караклар һәм талаучылар булган. Әмма мәсихчеләр динен кабул иткәч, алар бу бозык тәртипләрен калдырып, иманда берләшкәннәр.

Ничек итеп мәсихче тәгълиматлар бу кешеләрне I гасырда берләштерә алган? Ни өчен алар бер-берсе белән һәм башкалар белән тынычлыкта яшәгән? Ни өчен алар фетнәләрдә һәм конфликтларда катнашмаган? Ни өчен I гасыр мәсихчеләренең дине бүгенге күп диннәрдән аерылып тора?

Беренче мәсихчеләрнең бердәм булуы

Беренче гасыр мәсихчеләрен берләштергән иң куәтле көч — бу Алланы ярату. Мәсихчеләр чын Алланы, Йәһвәне, бөтен йөрәкләре, җаннары һәм акыллары белән ярату — бу аларның төп бурычлары икәнен аңлаган. Мәсәлән, милләте буенча яһүд булган рәсүл Петер бер мәҗүсинең йортына барырга боерык алган. Башка очракта ул аның белән сөйләшмәс тә иде, әмма Йәһвәне яратканга, рәсүл бу боерыкка буйсынган. Петернең һәм башка беренче мәсихчеләрнең Алла белән үзара якын мөнәсәбәтләре булган. Бу мөнәсәбәтләр Алла сыйфатлары, ул яраткан һәм яратмаган нәрсәләр турындагы төгәл белемнәргә нигезләнгән булган. Вакыт узу белән, Йәһвә хезмәтчеләренең барысы да Алла ихтыярын аңлаган: Алла аларның «уй-фикерләренең бердәм булуын» тели (1 Көринтлеләргә 1:10; Маттай 22:37; Рәсүлләр 10:1—35).

Гайсә Мәсихкә иман итү Алла хезмәтчеләрен тагын да ныграк берләштергән. Алар аның эзләре буенча төп-төгәл барырга теләгәннәр. Гайсә шәкертләренә мондый боерык биргән: «Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Бу ярату ясалма түгел, бу ярату — фидакарь ярату булырга тиеш. Бу ярату нәрсәгә китерер иде? «Үтенәм: бөтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек... алар да Бездә булсыннар»,— дип Гайсә аңа иман иткән кешеләр турында дога кылган (Яхъя 17:20, 21; 1 Петер 2:21).

Йәһвә үзенең изге рухын, яки эш итүче көчен, чын хезмәтчеләренә биргән. Бу рух алар арасындагы бердәмлекне ныгыткан. Ул аларга Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңларга булышкан, һәм бөтен җыелышлар бу аңлатуны кабул иткән. Йәһвә хезмәтчеләре кешеләргә бер үк хәбәр белән килгәннәр. Бу — Алланың Мәсих идарәсе астындагы Патшалыгы, ягъни бөтен кешелек белән идарә итәргә тиеш күк хөкүмәте аша Йәһвәнең исемен изгеләндерү турындагы хәбәр. Беренче мәсихчеләр алар «бу дөньяныкы» булмаска тиешлеген аңлаганнар. Шуңа күрә, граждан конфликтлары яки сугышлары булса, мәсихчеләр нейтраль булып калганнар. Алар һәрбер кеше белән тыныч яшәргә омтылганнар (Яхъя 14:26; 18:36; Маттай 6:9, 10; Рәсүлләр 2:1—4; Римлыларга 12:17—21).

Иман итүчеләрнең барысы да бердәмлекне ныгытырга тиешлеген аңлаганнар. Ничек ныгытырга? Изге Язмалар киңәшләрен төгәл тотып. Рәсүл Паул мәсихчеләргә «элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз» һәм «яңа кеше булып киенегез» дип язган (Эфеслеләргә 4:22—32).

Бердәмлекне саклау

Әлбәттә, I гасырдагы иман итүчеләр камил кеше булмаган, шуңа күрә кайвакыт бердәмлекләрен җимерә алган хәлләр булгалаган. Мәсәлән, Рәсүлләр 6:1—6 да грекча һәм яһүдчә сөйләшкән яһүди мәсихчеләр арасында чыккан низаг турында әйтелә. Грек телендә сөйләшкән мәсихчеләр аларны кайбер яклардан рәнҗетәләр дип санаган. Ләкин рәсүлләр моның турында белгәч, бу сорау тиз хәл ителгән һәм гадел карар чыгарылган. Берникадәр вакыт үткәч, тәгълимат буенча каршылык туган. Бу яһүд булмаган мәсихчеләргә кагылган. Карар Изге Язмаларга нигезләнеп чыгарылгач, аны бар җыелышлар да кабул иткән (Рәсүлләр 15:1—29).

Бу мисаллардан без нәрсә күрәбез? Беренче гасыр мәсихчеләре арасындагы каршылыклар этник ызгышларга һәм берәр тәгълимат буенча хәл ителмәслек бәхәсләргә китермәгән. Ни өчен? Чөнки Йәһвәне ярату, Гайсә Мәсихкә иман итү, бер-берсен яратуда фидакарьлек рухы, изге рухның җитәкчелеге буенча эш итү теләге, Изге Язмалар тәгълиматларын аңлауда бер фикердә булу һәм үзгәрергә әзерлек — боларның барысы беренче мәсихчеләрнең җыелышларында бердәмлек һәм тынычлык сакларга булышкан.

Бүгенге бердәмлек

Бүгенге көндә бердәмлек мөмкинме? Беренче мәсихчеләрне берләштергән сәбәпләр бүгенге иман итүчеләргә җирнең һәркайсы почмагында бөтен милләтләр белән тынычлыкта яшәргә ярдәм итә аламы? Әйе! Йәһвә Шаһитләре 230 дан артык илдә һәм территорияләрдә бердәм бөтендөнья кардәшлеге булып, Аллага хезмәт итәләр. Аларны I гасырдагы мәсихчеләрне бер иткән сәбәпләр берләштерә.

Йәһвә Шаһитләренең бердәмлеге иң беренче итеп Йәһвә Аллага тугры булуга нигезләнгән. Алар Аллага тугрылыкларын һәркайсы шартларда сакларга тырыша. Алар, шулай ук, Гайсә Мәсихкә һәм аның тәгълиматларына иман итәләр. Бу мәсихчеләр имандашларына фидакарь ярату күрсәтәләр һәм бер үк хәбәрне — Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне — бар булган җирләрдә вәгазьлиләр. Кешенең диненә, расасына, милләтенә һәм чыгышына карамастан, алар бу Патшалык турында шатлык белән сөйлиләр. Шулай ук Йәһвә Шаһитләре бу дөнья эшләренә карата нейтраль булып кала. Бу аларга кешелекне бүлгәләгән сәяси, культура, социаль һәм экономик каршылыклардан качарга булыша. Барлык мәсихчеләр, үзләрен Изге Язмаларның нормалары буенча тотып та, бердәмлекне ныгыталар.

Барысы билгеләгән бердәмлек

Бу бердәмлек Йәһвә Шаһите булмаган кешеләрдә еш кына кызыксыну уята. Мәсәлән, Ильзе * Германиядәге монастырьләрнең берсендә монахиня булган. Йәһвә Шаһитләре аңа кайсы яктан ошаган? Ильзе болай дип сөйли: «Алар — мин үз гомеремдә очраткан иң яхшы кешеләр. Алар сугышларда катнашмыйлар, башкаларга зыян китермиләр. Алар кешеләрнең Алла Патшалыгы идарәсендәге җирдәге оҗмахта бәхетле яшәүләрен телиләр».

Тагын бер мисал — Гюнтер. Ул икенче бөтендөнья сугышы вакытында, Германия солдаты булып, Франциядә хезмәт иткән. Бер көнне протестант рухание Гюнтер хезмәт иткән хәрби частьтә солдатлар өчен дини хезмәт күрсәткән. Бу рухани Алланың ярдәме, яклавы һәм җиңү турында дога кылган. Рухани үз эшен бетергәч, Гюнтер вахтасына киткән. Биноколь аша дошман ягындагы кешеләрне күзәткәндә, аларда да бер руханиның үз хезмәтен башкарганын күргән. Гюнтер болай дип әйтә: «Теге рухани да Алланың ярдәме, яклавы һәм җиңү турында дога кылгандыр. Мин шуңа гаҗәпләндем: ничек христианнар дошман булып киткән». Бу вакыйгалар Гюнтерның хәтерендә озакка кала. Соңрак сугышта катнашмаган Йәһвә Шаһитләре белән очрашкач, Гюнтер аларның бөтендөнья кардәшлегенә кушылган.

Ашок белән Фима көнчыгыш диннәренең берсен тоткан. Аларның өйләрендә илаһилары өчен алтарь торган. Бер тапкыр нык кына авыргач, алар диннәренә карашларын тикшереп чыгарга хәл иткәннәр. Ашок белән Фима Йәһвә Шаһитләрен очраткан. Изге Язмалардагы тәгълиматлар һәм Шаһитләр арасындагы ярату аларга бик нык тәэсир иткән, һәм хәзер алар Йәһвә Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлиләр.

Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья кардәшлегендә миллионлаган кешеләр бар. Ильзе, Гюнтер, Ашок һәм Фима бу оешманың әгъзалары булганнар. Алар Изге Язмалардагы вәгъдәгә ышаналар: Аллага бердәмлектә хезмәт итәргә булышкан нәрсә озакламыйча бөтен тыңлаучан кешелекне берләштерәчәк. Ул чакта дин хакына мәрхәмәтсезлек, аерылышу һәм бүленешүләр башка булмаячак. Бөтен дөнья чын Аллага, Йәһвәгә, бердәмлектә гыйбадәт кылачак (Ачылыш 21:4, 5).

[Искәрмә]

^ 16 абз. Бу мәкаләдәге кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[4, 5 биттәге иллюстрацияләр]

Чыгышлары белән төрле кешеләр булсалар да, беренче мәсихчеләр Аллага бердәмлектә хезмәт иткәннәр.