Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бу җирләрне йөреп чык»

«Бу җирләрне йөреп чык»

«Бу җирләрне йөреп чык»

«Бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чык» (ЯРАТЫЛЫШ 13:17).

1. Алла Ибраһимга нинди гаҗәеп күрсәтмә биргән?

ЯЛ КӨННӘРЕҢНЕ табигатьтә үткәрергә яратасыңмы? Берәрсе анда машина белән, ә икенчесе, файда да алыйм һәм тирә-як белән дә ләззәтләним дип, велосипедка утырып бара. Өченчесе исә, күргән җирләрне яхшырак истә калдырып, аның бар матурлыклары белән сокланыйм дип, җәяү, ашыкмыйча гына бара. Мондый сәяхәтләр гадәттә кыска гына вакытлы. Әмма Алла Ибраһимга: «Торып бас та бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки Мин аларны сиңа бирәм»,— дигәч, Ибраһимның нәрсә хис иткәнен күз алдыңа китереп кенә кара! (Яратылыш 13:17).

2. Мисырдан чыккач, Ибраһим кайда киткән?

2 Якындагы шигырьләрне карап чыгыйк. Ибраһим үз хатыны һәм башкалар белән вакытлыча Мисырда яшәгән. Яратылыш китабының 13 нче бүлегендә алар, мал-мөлкәтләрен алып, Мисырдан «көньякка, Негевка» киткән дип әйтелә. Шуннан соң «бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, ул [Негевтан] Бәйтелгә кадәр барган». Ул чакта Ибраһим көтүчеләре белән аның абыйсының улы Лут көтүчеләре арасында низаглар чыга башлаган. Ибраһим белән Лутка — икесенә маллар өчен аерым җирләр эзләргә кирәклеге ачыкланган, һәм Ибраһим, юмартлык күрсәтеп, Лутка җирләрне беренче булып сайларга мөмкинлек биргән. Лут «Үрдүн буендагы җирләрне», «Раббы бакчасы» кебек уңдырышлы яшел үзәнлекне сайлап, Содом шәһәрендә яши башлаган. Ә Ибраһимга Алла: «Торган җиреңнән башыңны күтәреп, көн ягына, төн ягына, көн чыгышы һәм көн батышы якларына карашыңны юнәлт»,— дип әйткән. Күрәсең, Бәйтел шәһәре янындагы калкулы урыннан Ибраһим бу җирнең күп якларын күрә алган. Ләкин Алла аңа шулай ук «бу җирләрне... йөреп чыгарга», җирнең табигате һәм җирләре белән якыннан танышырга тәкъдим иткән.

3. Ни өчен күп кешеләргә Ибраһим сәяхәтләрен күз алдына китерү авыр?

3 Ибраһим, Хевронга җиткәнче, бу җирнең кайсы якларында булган һәм аларда күпме вакыт үткәргән — без белмибез, шулай да ул Вәгъдә ителгән җирне безгә караганда күпкә яхшырак белгән. Өстәге шигырьләрдә әйтелгән җирләр турында уйлап карыйк: Негев, Бәйтел, Үрдүн елгасының буйлары, Содом һәм Хеврон. Алар кайда урнашкан? Моны күз алдына китерү җиңелме? Авыррактыр, чөнки Йәһвә Шаһитләренең берничәсе генә Изге Язмалардан белгән җирләрдә булып, аларны «аркылыга-буйга йөреп чыкканнар». Ләкин Изге Язмаларда әйтелгән җирләр белән күбрәк кызыксыныр өчен сәбәп бар. Ни өчен без алар белән кызыксынырга тиеш?

4, 5. а) Гыйбрәтле хикәя 18:15 тәге сүзләр Изге Язмаларда әйтелгән җирләр турында белем алыр өчен аңлы булу кирәклеген ничек күрсәтә? б) Софония китабының 2 нче бүлеге нәрсә күрсәтә?

4 «Аңлы кеше колагы белән белем эзләр һәм йөрәге белән акыл туплар»,— дип әйтелә Алла Сүзендә (Гыйбрәтле хикәя 18:15). Дөньяда беләсе килгән кызык нәрсәләр күп, әмма иң мөһиме — бу Йәһвә Алла һәм аның эшләре турында төгәл белемнәр алу. Моның өчен безгә Изге Язмаларны укырга кирәк (2 Тимутегә 3:17). Ләкин «аңлы» да булырга кирәк. Аңлы булу — ул берәр нәрсәнең асылына төшенү, бер бөтеннең аның төрле өлешләре белән бәйләнешен билгеләү сәләте. Моны шулай ук Изге Язмаларда әйтелгән җирләр, шәһәрләр турындагы белемнәребез белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, безнең күпчелегебез Мисырның урнашкан урынын белә, әмма Ибраһим өчен Мисырдан «Негевка», Бәйтелгә һәм шуннан соң Хевронга бару нәрсә аңлатканын без чыннан да аңлыйбызмы? Сез бу урыннарның бер-берсеннән никадәр ерак урнашканын беләсезме?

5 Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыганда, Софония китабының 2 нче бүлеген дә укыгансыздыр. Анда төрле шәһәрләр, халыклар һәм илләр исемнәре китерелә. Газа, Аскалон, Азот, Екрон, Содом һәм Ниневә, шулай ук Кәнган, Моав, Аммон һәм Ашур — боларның барысы да бер бүлектә искә алына. Бу җирләрдә, Алланың пәйгамбәрлекләре үтәлешендә катнашып, кайчандыр кешеләр яшәгән. Без бу урыннарны никадәр яхшы күз алдына китерәбез?

6. Ни өчен кайбер мәсихчеләр географик карталарны кадерли башлаган? (Рамканы карагыз.)

6 Алла Сүзен өйрәнгән күп кешеләр еш кына Изге Язмаларда әйтелгән җирләр күрсәтелгән картаны куллана. Алар моны географияне яратканга түгел, ә картаны кулланып, Алла Сүзен яхшырак аңлый алганга эшлиләр. Карталар аларга өйрәнүне аңлау белән үткәрергә булыша, шулай ук белгәннәре яңа гына белгәннәр белән ничек бәйле икәнен күрергә ярдәм итә. Кайбер мисалларны карап чыккач, син дә, бәлкем, Йәһвә Алланы ныграк ярата башларсың һәм аның Сүзендә әйтелгәнне тагын да күбрәк аңларсың. 14 нче биттәге рамканы кара.

Ераклыкны белү аңлауны тирәнәйтә

7, 8. а) Шимшон Газада нинди гаҗәеп эш башкарган? б) Нинди мәгълүматлар ярдәмендә Шимшон батырлыгының әһәмияте арта? в) Шимшон турындагы хәбәр нинди ышаныч бирә?

7 Хакимнәр 16:2 дә без хаким Шимшон Газага килгән дип укыйбыз. Бүгенге яңалыкларда Газаны еш кына искә алалар, шуңа күрә Шимшон кайда килгән икәнен күз алдыңа китерә аласың. Бу — Урта диңгез кырыендагы филистиләр җире [11]. Хәзер Хакимнәр 16:3 не укып чыгыйк: «Шимшон төн урталарына кадәр йоклады; төн уртасында исә торып, шәһәр капкасын һәм аның ике яңагын алып, аларны элгече белән бергә күтәрде, җилкәләренә салып Хеврон юлы буендагы тау очына илтеп куйды».

8 Әлбәттә, Газа кебек ныгытманың капкасы белән ике яңагы зур һәм авыр булган. Аны күтәреп барыр өчен күпме көч кирәк булгандыр! Әмма Шимшон моны эшләгән. Ләкин кайда һәм нинди юл белән ул аны алып барган? Газа урнашкан җир диңгез белән бер тигезлектә дип әйтеп була [15]. Ә Хеврон Газадан көнчыгышта 900 метр биеклектә урнашкан. Шуңа күрә Шимшонга тауга менәр өчен күп көч куярга туры килгән! «Хеврон юлы буендагы тау очының» кайда урнашканын төгәл билгеләп булмаса да, шәһәр үзе Газадан 60 километр ераклыкта урнашкан, өстәвенә тауга да күтәрелергә кирәк бит! Бу араларны күз алдына китергәндә, Шимшонның бу батырлыгын гел башкача күрә башламыйбызмы әллә? Шимшон андый эшләрне «Ходай рухы аңа иңгәнгә» башкара алган — моны да искә төшерик (Хакимнәр 14:6, 19; 15:14). Без, бүгенге мәсихчеләр, Алла рухы безгә гадәттән тыш зур көч бирер дип көтмибез. Әмма шул ук куәтле рух безгә рухи сорауларның тирәнлекләрен аңларга ярдәм итә һәм безгә «эчке яктан» ныгырга куәт бирә (1 Көринтлеләргә 2:10—16; 13:8; Эфеслеләргә 3:16; Көлессәйлеләргә 1:9, 10). Шимшон турындагы хәбәр Алла рухы безгә дә ярдәм итәчәгенә ышаныч бирә.

9, 10. а) Ничек Гидеон мидианнарны җиңгән? б) Ничек бу вакыйга булган җирләрне белү аны тагын да яхшырак аңларга булыша?

9 Изге Язмаларда әйтелгән араларны күз алдына китерүнең мөһимлеген күрергә тагын бер мисал ярдәм итә. Бу мисал — Гидеонның мидианнарны җиңүе турындагы хәбәр. Бу хәбәрне Изге Язмаларны укыган күп кешеләр белә. Хаким Гидеон җитәкләгән 300 кеше 135 000 дошманны җиңә. Мидианнар, амаликиләр һәм башка халыклардан торган бу гаскәрләр үз чатырларын Море тавы янындагы Изреел тигезлегенә куйган [18]. Гидеон кешеләре торбаларын кычкыртып, эченә факел яшерелгән чүлмәкләрен ваталар һәм: «Ходай һәм Гидеон кылычы!» — дип кычкыралар. Дошманнар куркуларыннан бер-берсен үтерә башлый (Хакимнәр 6:33; 7:1—22). Бу вакыйга шуның белән генә тәмамланганмы? Хакимнәр китабының 7 нче һәм 8 нче бүлекләрен укыгач, Гидеон дошманны куа киткәнен күрерсез. Бу бүлекләрдә күп урыннар әйтелә, әмма аларның кайберләрен билгеләү авыр, шуңа күрә Изге Язмалар картасында алар юк. Ләкин Гидеонның юлын күзәтә алыр өчен, бездә мәгълүматлар җитәрлек.

10 Гидеон дошманнарның калдыгын Бефшиттага кадәр һәм шуннан соң көньякка таба, Үрдүн елгасы янындагы Авел-Мехолага кадәр куып барган (Хакимнәр 7:22—25). Изге Язмаларда: «Гидеон Үрдүн янына килде, һәм үзе һәм аның белән булган өч йөз кеше [елга аша] үттеләр. Алар дошманны куганга күрә талчыкканнар иде»,— дип әйтелә. Елганы кичкәч, исраиллеләр көньякка таба Суккотка һәм Иабук янындагы Пенуэлга кадәр, шуннан соң таулар буенча Иогбегага кадәр дошманны куганнар (хәзерге Амманнан ерак түгел урын, Иордания). Куа барып, алар 80 километр ара үткәннәр. Гидеон Мидиан патшаларын кулга алган һәм аларны үтергән; шуннан соң сугыш башланган җир янындагы үз шәһәре Офрага кайткан (Хакимнәр 8:4—12, 21—27). Әйе, Гидеонның батырлыгы берничә минут торбалар кычкырту, факеллар селкетү һәм кычкыру белән генә чикләнмәгән, бу бик яхшы күренә. Моның турында уйланып, без иман кешеләре турында әйтелгәнне яхшырак аңларбыз: «Гидеон [һәм башкалар]... турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде... Аларның көчсезлеге көчкә әйләнде, сугышта алар куәтле булдылар» (Еврейләргә 11:32—34). Мәсихчеләр дә кайвакыт арый, әмма Алла ихтыярын үтәгәндә, иң мөһиме бирешмәскә, шулай бит? (2 Көринтлеләргә 4:1, 16; Гәләтиялеләргә 6:9).

Кешеләрнең мотивларын һәм эшләрен аңлар өчен ачкыч

11. Исраил халкы Кадешка җиткәнче һәм аннан соң нинди юл үткәннәр?

11 Кайберәүләр Изге Язмалар картасына берәр урынны табар өчен карый. Әмма карта кешеләрнең мотивларын аңларга ярдәм итә аламы? Синай тавыннан Вәгъдә ителгән җиргә юл тоткан исраиллеләр мисалын карап чыгыйк. Юлда берничә тапкыр туктап, алар ахыр чиктә Кадешка (ягъни Кадеш-Варнига) барып җиткәннәр [9]. Икенчезаконлык 1:2 дә бу юл 11 көнлек сәяхәт итеп күрсәтелә, ягъни алар 270 километрга якын ара үткән булганнар. Моннан Муса Вәгъдә ителгән җиргә 12 шымчы җибәргән (Саннар 10:12, 33; 11:34, 35; 13:1— 4, 26, 27). Шымчылар Негев аша төньякка юл тотканнар, бәлки Беер-Шебаны һәм шуннан соң Хевронны үтеп, Вәгъдә ителгән җирнең төньяк чикләренә җиткәннәрдер (Саннар 13:22—25). Исраиллеләр, ун шымчының җир турында яман сүзләрен тыңлаганга, үзләрен чүл буенча 40 еллык «сәяхәткә» дучар иткәннәр (Саннар 14:1—34). Бу аларның иманнары турында һәм Йәһвәгә барысын тапшырырга әзерлекләре турында нәрсә ачыклый? (Икенчезаконлык 1:19—33; Мәдхия 77:22, 32—43; Яһүд 5).

12. Исраил халкының иманы турында без нинди нәтиҗә ясый алабыз, һәм бу нәрсә турында уйларга дәртләндерә?

12 Бу вакыйганы география ягыннан карап чыгыйк. Исраил халкы иман күрсәтеп, Ешуа белән Хәлиф киңәше буенча эш итсә, аларга Вәгъдә ителгән җиргә күпме барырга туры килер иде? Кадеш шәһәре Исхак белән Ребека яшәгән Беер-Лахай-Роидан 16 километр ераклыкта урнашкан булган [7]. Ә Вәгъдә ителгән җирнең көнчыгыш чиге — Беер-Шебага кадәр 95 километрдан әзрәк ара булган (Яратылыш 24:62; 25:11; 2 Патшалык 3:10). Мисырдан Синай тавына кадәр җитеп һәм шуннан соң Кадешка кадәр тагын 270 километр үтеп, алар Вәгъдә ителгән җирнең чигендә торалар иде дип әйтеп була. Без исә Алла вәгъдә иткән җирдәге Оҗмах алдында торабыз. Исраиллеләр мисалыннан безнең өчен нинди сабак? Рәсүл Паул бу вакыйганы искә алып, мондый киңәш биргән: «Шуңа күрә, Аның тынычлыгын алу өчен бар көчебезне куйыйк, тыңлаусызлар үрнәгенә ияргән өчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын» (Еврейләргә 3:16—4:11).

13, 14. а) Гаваонлыларны тәвәккәл адым ясарга нәрсә эткән? б) Гаваонлыларның карашыннан нәрсә ачыклана, һәм без алардан нинди сабак ала алабыз?

13 Изге Язмалардан гаваонлылар турындагы хәбәрне карап чыгыйк. Исраиллеләргә караганда алар башка караш күрсәткән: Аллага ышанганнар һәм аның ихтыярын үтәргә әзер булганнар. Ешуа Навин исраиллеләрне Үрдүн елгасы аша үткәреп, Алла Ибраһим гаиләсенә вәгъдә иткән җиргә керткәч, Кәнган җире яшәүчеләрен куып чыгару вакыты җиткән (Икенчезаконлык 7:1—3). Бу яшәүчеләр арасында гаваонлылар да булган. Исраиллеләр Әрихә белән Гай шәһәрләрен җимергәч, якында, Галгалда, чатырларын коралар. Гаваонлылар Кәнган җиренең каһәрләнгән кешеләре кебек үләргә теләми, шуңа күрә Ешуа янына Галгалга үз вәкилләрен җибәрәләр. Еврейләр белән тынычлык килешүе төзер өчен, алар үзләрен башка ерак җирләрдән килгән кешеләр итеп күрсәтәләр.

14 Бу вәкилләр болай дип әйтә: «Колларың синең Аллаң Ходай исеме хакына бик ерак җирдән килделәр» (Ешуа 9:3—9). Аларның киемнәре һәм ризыклары ерактан килгәннәрен исбат итеп тора иде кебек, әмма чынлыкта гаваонлылар Галгалдан 30 километр ераклыкта гына урнашкан Гаваон шәһәреннән килгәннәр [19]. Аларга ышанып, Ешуа белән башка начальниклар Гаваон һәм аның янындагы башка шәһәрләр белән тынычлык килешүе төзиләр. Ни өчен гаваонлылар хәйлә корган? Исән калыр өчен генәме? Юк. Алар Исраил Алласының хуплавын алырга теләгәннәр. Йәһвә хуплавын алып, гаваонлылар «җәмгыять өчен һәм Ходайга корбан китерү урыны өчен су китергәннәр һәм утын кисә» башлаганнар (Ешуа 9:11—27). Алар шуннан соң да Йәһвәгә хезмәт итүдә һәркайсы эшне басынкы рәвештә башкарырга әзер булганнар. Аларның кайберләре Бабыл әсирлегеннән кайткан нефинейләр арасында да булгандыр һәм гыйбадәтханәне төзекләндерүдә хезмәт иткәндер (Езра 2:1, 2, 43—54; 8:20). Без, Алла белән тыныч мөнәсәбәтләр саклап һәм аңа хезмәт итүдә һәркайсы эшне башкарып, гаваонлылардан үрнәк ала алабыз.

Фидакарьлек рухы

15. Ни өчен Инҗилдә әйтелгән җирләрне һәм шәһәрләрне белү файдалы?

15 Инҗилдә дә, мәсәлән Гайсәнең һәм рәсүл Паулның Аллага хезмәт итүләре турында әйтелгәндә, төрле җирләр белән шәһәрләр исемнәре китерелә (Марк 1:38; 7:24, 31; 10:1; Лүк 8:1; 13:22; 2 Көринтлеләргә 11:25, 26). Чираттагы абзацларда китерелгән сәяхәтләрне күз алдыңа китерергә тырыш.

16. Беруя мәсихчеләре Паулны яратуларын һәм хөрмәт итүләрен ничек күрсәткән?

16 Паул үзенең икенче миссионер сәяхәтендә (картада шәмәхә төс белән күрсәтелгән) Филиппуй шәһәренә килә (безнең көннәрдә Греция җире) [33]. Монда ул шаһитлек бирә, аны төрмәгә утырталар. Азат ителгәч, ул Тессалуникәгә китә (Рәсүлләр 16:6—17:1). Яһүдләр аркасында тәртипсезлек башлангач, Тессалуникәдәге кардәшләр Паулны якынча 65 километр ераклыкта урнашкан Беруягә җибәрәләр. Бу шәһәрдә Паул уңышлы гына хезмәт итә, ләкин яһүдләр килә һәм коткы салып, халыкны аңа каршы котырталар. Шуңа күрә «тиз арада туганнар Паулны диңгез буена җибәрәләр» һәм «озата баручылар аның белән Афинага чаклы килә» (Рәсүлләр 17:5—15). Күрәсең, яңа гына мәсихче булганнарның кайберләре Эгей диңгезенә кадәр җәяү 40 километр барырга һәм, акча түләп, 500 километр корабта үтәргә әзер булганнар. Мондый юл куркыныч булса да, кардәшләр, Алланың күчеп йөрүче бу хезмәтчесе белән күбрәк вакыт үткәрер өчен, мондый юлга әзер булганнар.

17. Милит белән Эфес арасын исәпкә алсак, нәрсәне яхшырак аңлый алабыз?

17 Миссионер сәяхәтенең өченчесендә (картада яшел төс белән күрсәтелгән) Паул портлы Милит шәһәренә килә. Аннан ул, якынча илле километр ераклыкта урнашкан Эфес шәһәренә җыелыш өлкәннәрен чакырыр өчен, кешеләр җибәрә. Ул өлкәннәр эшләрен калдырып, Паул янына килә. Барган вакытта алар, күрәсең, дулкынланып булачак очрашу турында сөйләшәләрдер. Очрашу тәмамлангач, Паул дога кыла, һәм «һәммәсе елый, Паулны кочаклап үбә». Шуннан соң аны «корабка чаклы озата баралар», һәм рәсүл Иерусалимга китә (Рәсүлләр 20:14—38). Эфескә кире кайтканда, алар бик күп нәрсә турында сөйләшкәннәрдер һәм уйлаганнардыр. Аларның рухи нәрсәләргә мәхәббәте әллә сиңа тәэсир итмәдеме? Үгет биреп дәртләндерә алган күчеп йөрүче хезмәтче белән булыр өчен, аларның шундый ара үтәргә әзерлекләре әллә сиңа тәэсир итмәдеме? Бу кардәшләрнең мисалыннан берәр сабак алдыңмы?

Вәгъдә ителгән җир һәм киләчәктә булачак турында белем ал

18. Изге Язмалардагы җирләрнең географиясенә карашыбыз нинди булырга тиеш?

18 Өстә китерелгән мисаллар шуны күрсәтә: Алла исраиллеләргә биргән һәм Изге Язмаларның күп вакыйгалары белән бәйле булган җир белән якынрак танышу бик файдалы. (Шулай ук аның тирәсендәге җирләр турында күбрәк белсәк, күбрәк файда алырбыз.) Вәгъдә ителгән җир турында белемнәр алып һәм аларны тирәнәйтеп, шуны истә тотыйк: Исраил халкы бер таләпне үтәсә генә, «сөт белән бал» аккан җиргә кереп анда яши алыр иде. Алар Йәһвәдән куркырга һәм аның әмерләрен үтәргә тиеш булган (Икенчезаконлык 6:1, 2; 27:3).

19. Без һәрвакыт нинди ике оҗмахны истә тотарга тиеш?

19 Бүген дә безгә Йәһвәдән куркырга һәм аның юллары буенча йөрергә кирәк. Моның ярдәмендә бөтен җир шары буенча булган җыелышлардагы рухи җәннәт зураячак һәм матурланачак. Без бу оҗмахның үзенчәлекләрен яхшырак аңлаячакбыз һәм аның белән бәйле булган фатихаларны күрәчәкбез. Һәм без шуны беләбез: алда безне зуррак фатихалар көтә. Ешуа исраиллеләрне Үрдүн елгасы аша үткәреп, аларны уңдырышлы матур җиргә алып кергән. Ә безне исә алда «яхшы җир» — җирдәге Оҗмах көтә. Без аны ышаныч белән көтә алабыз, моның өчен нигез бар.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен безнең Изге Язмаларда әйтелгән җирләр турында күбрәк белергә һәм аларны аңларга теләгебез булырга тиеш?

• Бу мәкаләдә каралган нинди географик үзенчәлекләр сезгә аеруча кызыклы булды?

• Кайбер вакыйгаларга география ягыннан карап, үзегез өчен нинди сабаклар алдыгыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге рамка/иллюстрация]

«„Яхшы җиргә“ күз салыгыз»

2003 һәм 2004 елларда үткән өлкә конгрессларда Йәһвә Шаһитләре яңа брошюра алуларына бик шат иделәр. Аның исеме — «„Яхшы җиргә“ күз салыгыз». Якынча 80 телдә чыгарылган бу яңа басмада бик күп санлы төсле карталар бар. Аларда Изге Язмалар язылган чордагы җирләр, аеруча Вәгъдә ителгән җирнең төрле вакыттагы төрле үзенчәлекләре күрсәтелгән.

Бу өйрәнү мәкаләсендә кайбер карталарга сылтамалар бирелә: калын шрифт белән тиешле битләр күрсәтелә, мәсәлән [15]. Бу яңа брошюра синдә дә булса, аның үзенчәлекләре белән танышыр өчен вакыт бүлеп куй. Алар сиңа Алла Сүзенең мәгънәсен яхшырак аңларга булышачак.

1) Күп карталарда шартлы билгеләр белән рамка бар [18]. 2) Карталарның күпчелегендә масштаб миля һәм километр белән бирелгән, шуңа күрә араларны күз алдына китерү җиңелрәк булачак [26]. 3) Төньякны күрсәтүче ук урынның ничек урнашканын аңларга ярдәм итә [19]. 4) Картада төрле төсләр кулланыла, шуңа күрә рельефның нинди булганын аңлап була [12]. 5) Картаның читендә цифрлар һәм хәрефләр бирелә. Бу — шәһәрләр һәм башка объектларны табарга ярдәм итүче сетканың билгеләре [23]. 6) Ике битле индекста [34, 35] битләрнең калын шрифт белән бастырылган саннары бирелә, шулай ук анда еш кына сетканың шакмагын билгеләүче сан белән хәреф бирелә, мәсәлән Д2. Берничә тапкыр моның барысын кулланып карасаң, шуны күрерсең: алар Изге Язмалар хакыйкатен аңлавыңны тирәнәйтә һәм белемеңне зурайта. Бу сине шаккатырыр.

[24 биттәге схема/рамка]

ТАБИГЫЙ ЗОНАЛАР

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

А. Бөек диңгез яр буе

Б. Үрдүн елгасының көнбатышындагы тигезлекләр

1. Ашир тигезлеге

2. Яр буендагы Дор җире (Нафаф-Дора)

3. Шарун көтүлекләре

4. Филистиләр тигезлеге

5. Үзәктәге көнчыгыш-көнбатыш үзәнлеге

a) Мегиддон тигезлеге

б) Изреел үзәнлеге

В. Үрдүн елгасының көнбатышындагы калкулыклар

1. Гәлиләя таулары

2. Кармил таулары

3. Самарея таулары

4. Шефела (калкулыклар)

5. Яһүдия таулыгы

6. Яһүдия чүле

7. Негев

8. Паран чүле

Г. Арава (Рифт үзәнлеге)

1. Хула күле бассейны

2. Гәлиләя диңгезе өлкәсе

3. Үрдүн үзәнлеге

4. Тозлы диңгез (Үле диңгез)

5. Арава (Тозлы диңгез көньягында)

Д. Үрдүн елгасының көнчыгышындагы таулар/яссы таулыклар

1. Васан

2. Гилад

3. Аммон һәм Моав

4. Эдомның яссы таулыгы

Е. Ливан таулары

[Карта]

Ермон т.

Море

Авел-Мехола

Суккот

Иогбега

Бәйтел

Галгал

Гаваон

Иерусалим

Хеврон

Газа

Беер-Шеба

Содом?

Кадеш

[27 биттәге карта/иллюстрация]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

КӘНГАН

Мегиддо(н)

ГИЛАД

Дотан

Шекем

Бәйтел (Луз)

Гай

Иерусалим (Салим)

Бәйтлехем (Эфрата)

Мамре

Хеврон (Макпела)

Герар

Беер-Шеба

Содом?

НЕГЕВ

Реховот?

[Тау]

Мориа

[Сулы мәйдан]

Тозлы диңгез

[Елга]

Үрдүн

[Иллюстрация]

Ибраһим бу җир буенча үткән.

[28 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Троас

САМУТРӘКИ

Неяполис

Филиппуй

Амфиполис

Тессалуникә

Беруя

Афина

Көринт

Эфес

Милит

РОДОС