Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безнең ярдәмчебез

Йәһвә безнең ярдәмчебез

Йәһвә безнең ярдәмчебез

«Миңа ярдәм итүче күкне, җирне тудырган Ходай» (МӘДХИЯ 120:2).

1, 2. а) Ни өчен безнең барыбызга да вакыт-вакыт ярдәм кирәк дип әйтеп була? б) Йәһвә нинди Ярдәмче ул?

БЕЗНЕҢ арада ярдәмгә мохтаҗ булмаган кеше бар микән? Әйе, вакыт-вакыт безнең барыбызга да ярдәм кирәк була. Ул безгә авырлыкларны җиңәр өчен, якын кешенең үлеме китергән кайгы-хәсрәтне кичерер өчен, авыр сынауда нык калыр өчен кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ булганда, без кайгыртучан дустыбыз янына барабыз. Үзебезне борчыганнарны аңа сөйләп бирсәк, җиңелрәк булып китә. Әмма дусларыбыз да бары тик кешеләр — аларның да көчләре чикле. Шулай ук аларның безгә булышыр өчен мөмкинлекләре дә һәрвакыт та булмаска мөмкин.

2 Әмма көче чиксез булган Ярдәмче бар. Моннан тыш ул безне беркайчан да ташламаячагына ышандыра. Аның турында тулы ышаныч белән мәдхия җырлаучы: «Миңа ярдәм итүче... Ходай [«Йәһвә», ЯД]»,— дип әйткән (Мәдхия 120:2). Ни өчен мәдхия җырлаучы Йәһвәнең аңа ярдәм итүенә ышанган? Бу сорауга җавап алыр өчен, 120 нче мәдхияне карап чыгыйк. Бу безгә Йәһвә безнең дә Ярдәмчебез икәненә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирәчәк.

Ышанычлы Ярдәмче

3. Мәдхия җырлаучы күзләрен нинди тауларга күтәргән һәм ни өчен?

3 Мәдхия җырлаучының беренче сүзләреннән Йәһвә ышанычлы һәм моның өчен сәбәп бар икәне күренә: Алла — Барлыкка Китерүче. «Күзләремне тауларга таба күтәрәм, миңа ярдәм шуннан килер. Миңа ярдәм итүче күкне, җирне тудырган Ходай» (Мәдхия 120:1, 2). Мәдхия җырлаучы билгеле бер тауларга «күзләрен... күтәрә». Бу мәдхиянең сүзләре язылган вакытта Йәһвә гыйбадәтханәсе Иерусалимда урнашкан булган. Яһүдия таулары өстендә урнашкан бу шәһәр Йәһвәнең «тору» урыны булган дип әйтеп була (Мәдхия 134:21). Мәдхия җырлаучы, күрәсең, Йәһвәдән ярдәмне ышаныч белән көтеп, Иерусалимдагы калкулыкларга күзләрен күтәргәндер, чөнки алар өстендә Йәһвә гыйбадәтханәсе төзелгән булган. Ни өчен мәдхия җырлаучы Йәһвә аңа ярдәм итә ала икәненә ышанган? Чөнки Йәһвә «күкне, җирне» Барлыкка Китерүче. Асылда, мәдхия җырлаучы болай дигән: «Чиксез куәтле Барлыкка Китерүчегә миңа ярдәм итәргә бернәрсә дә комачаулый алмый!» (Ишагыйя 40:26).

4. Йәһвәнең үз халкы турында һәрвакыт кайгыртканын мәдхия җырлаучы ничек күрсәткән, һәм ни өчен бу безгә көч бирә?

4 Шуннан соң мәдхия җырлаучы Йәһвә үз хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен һәрвакыт әзер тора икәнен аңлата: «Синең аягыңны каушатмас: сине саклаучы йокымсырамас. Исраилне саклаучы йокламас та, йокымсырамас та» (Мәдхия 120:3, 4). Алла аңа ышанып яшәгән кешеләрнең аякларын «каушатмас», яки аларга кабат күтәрелмәслек итеп егылуга беркайчан да юл куймаячак, юк (Гыйбрәтле хикәя 24:16). Ни өчен? Чөнки Йәһвә, һәрвакыт уяу торган көтүче кебек, үз сарыкларын саклый. Әллә моны белү безгә көч бирмиме? Үз хезмәтчеләренең мохтаҗлыклары турында ул һәрвакыт кайгырта: кыска гына вакытка булса да күзен йоммый. Ул үз халкын көне-төне игътибар белән күзәтә.

5. Нинди мәгънәдә Йәһвә «уң ягыбызда»?

5 Йәһвә үз халкының тугры Яклаучысы икәненә инанып, мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ходай сине саклаучы, сине яклаучы Ходай, уң ягыңда Ул. Көндез кояш, төнлә ай сиңа зыян тидермәс» (Мәдхия 120:5, 6). Якын Көнчыгыш җирләре буенча җәяү сәяхәт иткән кеше өчен эссе көнне күләгәле урын — иң яхшы яклау, һәм ул анда көч җыя ала. Йәһвә үз хезмәтчеләре өчен күләгәле урын кебек: ул аларны төрле бәла-казаларның «эссесеннән» яклый. Йәһвә синең «уң ягыңда» дигән сүзләргә игътибар итик. Борынгы заман сугышларында гаскәринең уң ягы сул кулындагы калкан белән өлешчә генә капланган булган. Яклауны аның уң ягында сугышып торган тугры дусты гына бирә алган. Шундый дус шикелле, Йәһвә, үз хезмәтчеләренә ярдәм итәргә әзер булып, аларның янында тугры тора.

6, 7. а) Ничек итеп мәдхия җырлаучы безне Йәһвәнең үз халкына һәрвакыт ярдәм итәчәгенә ышандыра? б) Ни өчен, мәдхия җырлаучы кебек, без дә Йәһвәнең ярдәм бирүенә бер дә шикләнмибез?

6 Берәр кайчан Йәһвә үз халкына ярдәм бирүен туктатачакмы? Юк, беркайчан да туктатмаячак. Мәдхия җырлаучы азаккы сүзләрендә болай дигән: «Ходай сине һәрбер яманнан саклар, Ходай җаныңны да саклар. Ходай сине кергән чагыңда да, чыккан чагыңда да, хәзер дә һәм мәңге саклар» (Мәдхия 120:7, 8). Шунсына игътибар итик: алдарак 5 нче шигырьдә мәдхия җырлаучы: «Ходай сине саклаучы»,— дигән сүзләрен хәзерге заманда әйткән, ә 7 нче һәм 8 нче шигырьләрдә киләчәк заманга күчеп: «Ходай сине... саклар»,— дип язган. Шулай итеп, Алланың тугры хезмәтчеләре киләчәктә дә Йәһвәнең аларны яклаячагына ышандыру алалар. Алар кайда гына барсалар да, нинди генә бәла-казалар белән очрашсалар да, Алла, үзенең ярдәм кулын сузар өчен, һәрвакыт аларның янында булачак (Гыйбрәтле хикәя 12:21).

7 Чыннан да, 120 нче мәдхияне язучы бер дә шикләнмәгән: чиксез куәтле Иҗат Итүче үз халкын назлы көтүче, уяу торган сакчы кебек саклый. Йәһвә беркайчан да үзгәрми, шуңа күрә безнең дә, мәдхия җырлаучы кебек, ышанычлы булыр өчен һәркайсы сәбәпләребез бар (Малахий 3:6). Бу сүзләр безгә физик яктан бернинди зыян булмаячак дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Әмма Йәһвәгә Ярдәмчебезгә кебек мөрәҗәгать итсәк, ул безне рухи яктан зыян китерә алган һәрнәрсәдән саклаячак. Ләкин мондый сорау туа: «Ничек Йәһвә безгә ярдәм итә?». Моның дүрт юлын карап чыгыйк. Бу мәкаләдә без Алланың Изге Язмалар язылган чорда яшәгән үз хезмәтчеләренә ничек ярдәм иткәнен карап чыгарбыз. Ә чираттагы мәкаләдә бүгенге хезмәтчеләренә ничек ярдәм итә икәнен белербез.

Фәрештәләр ярдәме

8. Фәрештәләрнең Алланың җирдәге хезмәтчеләренең иминлеге белән тирән кызыксынуларына ни өчен шаккатасы юк?

8 Йәһвә боерыкларын меңләгән фәрештә үти (Данил 7:9, 10). Алланың бу рухи уллары аның ихтыярын тугры үтиләр (Мәдхия 102:20). Йәһвә җирдә яшәгән үз хезмәтчеләрен бик нык ярата һәм аларга ярдәм итәргә тели икәнен фәрештәләр беләләр. Шуңа күрә аларның Алланың җирдәге хезмәтчеләренең иминлеге турында кайгыртканына шаккатасы юк (Лүк 15:10). Һәм Йәһвә аларны кешеләргә ярдәм итәр өчен җибәргәндә, алар һичшиксез шатланалар. Йәһвә фәрештәләрне, үз хезмәтчеләренә ярдәм итәр өчен, борынгы заманда ничек кулланган?

9. Алланың, үз тугры кешеләрен яклар өчен, ничек фәрештәләр кулланганын сөйләп бирегез.

9 Алла фәрештәләргә тугры кешеләрне якларга һәм азат итәргә кушкан. Мәсәлән, ике фәрештә, Содом һәм Гоморра шәһәрләре җимерелгәндә, Лут белән кызларына качарга ярдәм иткән (Яратылыш 19:1, 15—17). Ә бары тик бер генә фәрештә Иерусалимны чолгап алган 185 000 Ашур сугышчысын үтергән (4 Патшалык 19:35). Данил арысланнар чокырына ыргытылгач, Йәһвә, шулай ук, «Үзенең Фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын япкан» (Данил 6:21, 22). Шулай ук рәсүл Паулны төрмәдән азат иткән зат та фәрештә булган (Рәсүлләр 12:6—11). Изге Язмаларда фәрештәләрнең яклавы турында күп мисаллар бар. Аларның барысы да Мәдхия 33:8 дәге: «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара»,— дигән сүзләрнең дөреслеген күрсәтә.

10. Данил пәйгамбәрне дәртләндерер өчен, Йәһвә фәрештәне ничек кулланган?

10 Кайвакыт Йәһвә үз фәрештәләрен тугры кешеләрне дәртләндерер өчен һәм ныгытыр өчен җибәргән. Бер дулкынландыргыч мисал Данил китабының 10 нчы бүлегендә бирелә. Ул вакытта Данилга 100 гә якын яшь булгандыр. Иерусалим ташландык хәлдә, гыйбадәтханәне яңадан торгызу эшләре тоткарланып тора; күрәсең, моның аркасында Данил бик нык боеккан булган. Шулай ук ул күргән куркыныч күренеш тә аның көчен алган (Данил 10:2, 3, 8). Алла аңа ярату күрсәткән: аны дәртләндерер өчен үзенең фәрештәсен җибәргән. Фәрештә Данилның исенә син Алла өчен «күңелгә ятышлы ир-ат» дип берничә тапкыр төшергән. Нәтиҗәдә, картайган пәйгамбәр фәрештәгә: «Син мине ныгыттың»,— дигән (Данил 10:11, 19).

11. Йәһвәнең фәрештәләр аша яхшы хәбәр вәгазьләү эше белән җитәкчелек итүенә мисал китерегез.

11 Йәһвә фәрештәләрне шулай ук яхшы хәбәр вәгазьләү эше белән җитәкчелек итәр өчен җибәрә. Фәрештә Филипкә хәбәш кешесенә Мәсих турында вәгазьләргә кушкан, шуннан соң хәбәш кешесе суга чумдырылу үткән (Рәсүлләр 8:26, 27, 36, 38). Күп тә үтми, Алланың ихтыяры сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә яхшы хәбәрне вәгазьләү икәне ачыкланган. Көрнилигә, Алладан куркып яшәгән мәҗүсигә, фәрештә килгән һәм аңа рәсүл Петер артыннан кешеләр җибәрергә кушкан. Көрнили кешеләре Петерне эзләп тапкач: «Көрнили... изге фәрештәдән син сөйләячәк сүзләрне тыңлау өчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды»,— дип әйткәннәр аңа. Петер аларны тыңлаган һәм сөннәткә утыртылмаган беренче мәҗүсиләр мәсихче җыелышына кушылган (Рәсүлләр 10:22, 44—48). Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган кешене табарга сиңа фәрештә ярдәм иткәнен аңлагач, син нәрсә хис итәр идең?

Изге рух аша ярдәм

12, 13. а) Ни өчен Гайсә рәсүлләренең изге рух аларга ярдәм итә ала икәненә ышаныр өчен җитди сәбәпләре булган? б) Изге рух ярдәмендә I гасыр мәсихчеләре нәрсә башкара алган?

12 Гайсә үлеменә кыска вакыт калганда, ул үз рәсүлләрен сезне ярдәмсез калдырмыйм дип ышандырган. Гайсә күктәге Ата сезгә «Яклаучы-Юатучы — Изге Рух» бирәчәк дигән (Яхъя 14:26). Рәсүлләрнең изге рухның үзләренә ярдәм итә алачагына ышаныр өчен җитди сәбәпләре булган. Чөнки Йәһвәнең изге рухы — көчләрнең иң көчлесе, һәм Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язмада Алланың үз халкына ярдәм итәр өчен аны куллануы турында күп мисаллар бар.

13 Күп очракларда Йәһвә үзенең изге рухы аша кешеләргә аның ихтыярын үтәргә хакимлек биргән. Мәсәлән, изге рух ярдәмендә хакимнәр Исраил халкын азат иткәннәр (Хакимнәр 3:9, 10; 6:34). Шул ук рух I гасыр мәсихчеләренә каршылыкларга карамастан кыюлык белән вәгазьләр өчен көч һәм хакимлек биргән (Рәсүлләр 1:8; 4:31). Аларның хезмәтләре уңышлы булган, һәм бу изге рухның эш итүенә көчле дәлил. Алай булмаса, «белемнәре дә булмаган... гап-гади кешеләрнең» ул вакытта билгеле булган бар җирдә Патшалык хәбәрен тарата алуларын ничек аңлатырга? (Рәсүлләр 4:13; Көлессәйлеләргә 1:23).

14. Ничек Йәһвә, үз халкына аңлау бирер өчен, изге рухын кулланган?

14 Йәһвә үзенең изге рухын, шулай ук, хезмәтчеләренә аңлау бирер өчен кулланган. Алла рухы ярдәмендә Йосыф фиргавеннең пәйгамбәрлек төшләрен аңлата алган (Яратылыш 41:16, 38, 39). Йәһвә үз рухын кулланып, юаш кешеләргә үз ниятләрен ачыклаган, ә горурлардан аны яшергән (Маттай 11:25). Рәсүл Паул «Аллаһы Үзен яратучыларга» әзерләгән әйберләр турында болай дип әйткән: «Моны Аллаһы безгә Үзенең Рухы аша ачты» (1 Көринтлеләргә 2:7—10). Кеше Алла ихтыярын изге рух ярдәмендә генә дөрес аңларга сәләтле.

Алла Сүзе биргән ярдәм

15, 16. Эшләрен акыллы алып барыр өчен, Ешуага нәрсә эшләргә кирәк булган?

15 Йәһвә Сүзе «өйрәтү... өчен файдалы», һәм Алла хезмәтчеләре аның ярдәмендә бар нәрсәгә «сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер» була ала (2 Тимутегә 3:16, 17). Алла халкына борынгы заманда Изге Язмаларның ул вакытка инде язылган булган китаплары булышкан. Моның турында бик күп мисаллар Изге Язмаларның үзендә бар.

16 Алла Сүзе шулай ук Йәһвә хезмәтчеләренә ышанычлы җитәкчелек биреп торган. Алла, Ешуага Исраил халкына җитәкче булырга кушканда, болай дигән: «[Муса язган] Канун китабы авызыңнан читкә китмәсен; әмма аңарда бар язылганны төгәл үтәр өчен, син аны әкрен тавыш белән көне-төне укы: ул чакта юлларыңда уңышлы булырсың һәм эшләреңне акыллы алып барырсың». Игътибар итегез: Алла Ешуага акыллылыкны ниндидер могҗиза ясап бирәм димәгән. Ешуага «Канун китабын» укып уйланырга кирәк булган, шул чакта ул эшләрен акыллы алып барыр иде (Ешуа 1:8; Мәдхия 1:1—3).

17. Данил һәм Йошия патша Изге Язма аша ничек ярдәм алган?

17 Йәһвә үз Сүзе аша шулай ук үз ихтыярын һәм ниятләрен ачкан. Мәсәлән, Данил Иремиянең язмалары аша күпме вакыт Иерусалим ташландык хәлдә булачагын аңлаган (Иремия 25:11; Данил 9:2). Шулай ук Яһүдия патшасы Йошия идарә иткәндә булган вакыйганы карап чыгыйк. Ул вакытта халык Йәһвәдән инде ераклашкан булган, ә патшалар, күрәсең, Канунны үзләренә күчермәгәннәр һәм, әлбәттә, аның буенча яшәмәгәннәр (Икенчезаконлык 17:18—20). Әмма гыйбадәтханәдә төзекләндерү эшләре барганда, «Канун китабы» табылган. Аны, бәлки, Муса үзе язган һәм ул 800 ел элек язылган Канунның беренче китабы булгандыр. Йошия китапта әйтелгәнне ишеткәч, халык Йәһвә ихтыярын үтәүдән никадәр ерак киткәнен аңлаган һәм Алла кануны үтәлсен өчен каты таләпләр куйган (4 Патшалык 22:8; 23:1—7). Шулай итеп, борынгы заманда Алла халкы ул вакыттагы Изге Язма китапларыннан ярдәм алганын ачык күрәбез.

Имандашлар аша ярдәм

18. Бер имандаш икенчесенә булышканда, ни өчен без бу чынында Йәһвә ярдәме дип әйтә алабыз?

18 Йәһвә үз ярдәмен кайвакыт имандашларыбыз аша бирә. Чынында, бер имандаш икенчесенә ярдәм иткәндә, бу Алла ярдәме. Ни өчен без болай дип әйтә алабыз? Моның өчен ике сәбәп бар. Беренчедән, бу ярдәм күрсәтүдә Алланың изге рухы катнаша. Бу рухка буйсынган кешеләрдә ул үз эченә мәхәббәт белән яхшылыкны алган җимеш тудыра (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Шуңа күрә Алла хезмәтчесе имандашына булышырга теләгәндә, бу Йәһвә рухы эшенең нәтиҗәсе. Икенче сәбәп: без Аллага охшатып яратылганбыз (Яратылыш 1:26). Димәк, без Алла сыйфатларын, шул исәптән игелек һәм кызгану хисен, күрсәтергә сәләтле. Шулай итеп, Йәһвә хезмәтчеләре бер-берсенә ярдәм иткәндә, чынында алар моны Аллага охшатып яратылганга күрсәтәләр, бу Йәһвәнең ярдәме.

19. Изге Язмаларның хәбәрләре буенча, ничек Йәһвә имандашларыбыз аша ярдәм күрсәткән?

19 Ничек Йәһвә Изге Язмалар язылган чорда имандашлар аша булышкан? Ул еш кына бер хезмәтчесен икенчесенә киңәш бирергә дәртләндергән. Мәсәлән, Иремия Варухка киңәш биргән, һәм бу Варухның тормышын саклаган (Иремия 45:1—5). Кайвакыт чын Алланың хезмәтчеләре имандашларына материаль ярдәм күрсәтергә теләк сизгәннәр. Мәсәлән, Македуния белән Ахая мәсихчеләре Иерусалимдагы мохтаҗлыкта булган кардәшләренә булышуда ашкыну күрсәткәннәр. Рәсүл Паул мондый юмартлык «Аллаһыга рәхмәтләр яудыра» дип әйткән (2 Көринтлеләргә 9:11).

20, 21. Ничек Рим кардәшләре рәсүл Паулны ныгыткан?

20 Йәһвә хезмәтчеләренең бер-берсен ныгытыр өчен һәм бер-берсен дәртләндерер өчен куйган тырышлыклары турында уку аеруча тәэсир итә. Рәсүл Паул белән булган бер вакыйганы карап чыгыйк. Паулны Римга әсир итеп алып барганда, аңа римлылар үзләре салган Аппи юлы буенча барырга туры килә. Юлның иң соңгы өлеше сазлы урыннар аша үткәнгә, аеруча күңелсез булган *. Рим җыелышындагы мәсихчеләр Паулның үз шәһәрләренә юл тотканын белгәннәр. Нәрсә эшләгән алар? Үз йортларындагы уңайлыкларга рәхәтләнеп, Паул килгәнен көтеп утырганнармы?

21 Паул белән бергә Изге Язмаларның бер язучысы Лүк булган. Лүк болай дип яза: «[Римдагы] туганнар, безнең хакта ишетеп, Аппи мәйданы һәм Өч кунакханә шәһәрләре янына тикле җитеп, безне каршы алырга килгәннәр». Моны күз алдына китерик. Паулның килүен белгәч, кардәшләр төркеме, аны каршы алыр өчен, Римдан юлга чыга. Аларның кайберләре үз шәһәрләреннән 74 километр ераклыкта урнашкан Аппи базарына җитеп, почта янында көткән. Калганнары Өч кунакханә янында — шәһәрләреннән 58 километр ераклыкта урнашкан тукталышта көткәннәр. Кардәшләренең болай эшләве Паулга ничек тәэсир иткән? «Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелде»,— дип язган Лүк (Рәсүлләр 28:15). Бу авыр юлны үткән шул кардәшләрне күрү, инде бу үзе генә дә Паулга көч биргән! Бу ярдәм өчен рәхмәтләрен ул кемгә әйткән? Шул ярдәмне биргән Йәһвә Аллага әйткән.

22. Нинди 2005 елдагы еллык тексты, һәм чираттагы мәкаләдән нәрсә белербез?

22 Һичшиксез, Йәһвә Аллага тиң булган Ярдәмче юк. Моны без Изге Язмалардан күрәбез. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре 2005 елның тексты итеп Мәдхия 120:2 дәге (ЯД): «Минем ярдәмем Йәһвәдән»,— дигән сүзләрне сайладылар. Ничек Йәһвә бүген безгә ярдәм итә? Без моны чираттагы мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

^ 20 абз. Гораций исемле Рим шагыйре (б. э. к. 65—8 еллар) шул юл буенча үткән булган һәм аның соңгы өлешенең аеруча уңайсыз булуын үзе татыган. Гораций Аппи базарын «моряклар һәм хәйләкәр таверна хуҗалары белән тулы урын» итеп сурәтләгән. Ул шулай ук «черки белән бакалардан» һәм «сасы, пычрак» судан зарланган.

Хәтерлисезме?

Ничек Йәһвә ярдәмне...

• фәрештәләр аша бирә?

• изге рухы аша бирә?

• Сүзе аша бирә?

• кардәшләр аша бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге өстәмә сүзләр]

2005 елның тексты: «Минем ярдәмем Йәһвәдән» (Мәдхия 120:2, ЯД).

[8 биттәге иллюстрация]

Паул Рим кардәшләреннән ярдәм алгач, рәхмәтләрен Аллага әйткән.