Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Оҗмахта яшәргә өметең ныкмы?

Оҗмахта яшәргә өметең ныкмы?

Оҗмахта яшәргә өметең ныкмы?

«Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм... ул җәннәткә алынган» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 12:2—4).

1. Изге Язмалардагы нинди вәгъдәләр күп кешеләрне сокландыра?

ОҖМАХ, җәннәт. Алланың җирдә оҗмах булачак дигән вәгъдәсен беренче тапкыр ишеткәч, син нинди хисләр кичердең? Моны хәтерлисеңме? Син, бәлки, «сукырларның күзләре ачылыр, һәм саңгырауларның колаклары ачылып китәр», «чүлдә сулар бәреп чыгар» һәм чүл гаҗәеп матур булыр дигән сүзләрне хәтереңә төшерәсеңдер. Я бүренең сарык бәтие белән, ә барсның кәҗә бәтие белән бергә ятуын искә аласыңдыр. Ә үлгән якыннарыбызның терелеп, бу Оҗмахта кала алачакларын белгәч, бу сине әллә дулкынландырмадымы? (Ишагыйя 11:6; 35:5, 6; Яхъя 5:28, 29).

2, 3. а) Изге Язмалардагы вәгъдәләрнең үтәлешенә ышанырга нык нигез бар дип ни өчен әйтеп була? б) Оҗмахка өметебезне нәрсә ныгыта?

2 Изге Язмалардагы бу Оҗмах турындагы вәгъдәләргә ышаныр өчен нык нигез бар. Мәсәлән, без Гайсәнең баганага кадакланган җинаятьчегә әйткән сүзләренә ышанабыз. Ул аңа: «Син Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дигән (Лүк 23:43). Без, шулай ук, «Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез». Без барыбыз да Алланың күз яшьләребезне сөртәчәгенә һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячагына ышанабыз. Моның барысы җирдә яңадан Оҗмах булачагын күрсәтә! (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:4).

3 Җирдә булачак Оҗмахка өметебезне бүген безнең арада, мәсихчеләр арасында, булган җәннәт ныгыта. Нинди җәннәт бу? Ул — Алла булдырган рухи җәннәт, һәм Йәһвә үз халкын анда китергән. «Рухи оҗмах» дигән сүзләр ниндидер чын булмаган нәрсә кебек, аңлауга авыр булган нәрсә шикелле күренергә мөмкин, ләкин аның турында инде алдан әйтелгән булган, һәм ул чыннан да бар.

Җәннәт күренеше

4. 2 Көринтлеләргә 12:2—4 тә нинди күренеш турында әйтелә, һәм кемгә ул, күрәсең, бирелгән булган?

4 Рәсүл Паулның язган сүзләренә игътибар итик: «Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм... [ул] өченче күккә кадәр күтәрелеп алынды. Һәм шул кеше хакында беләм — тик ул тәне беләнме яки рухы беләнме икәнен белмим, Аллаһы белә,— ул җәннәткә алынган һәм тел белән аңлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән. Ә бу сүзләрне кешегә сөйләргә ярамаган» (2 Көринтлеләргә 12:2—4). Бу сүзләрне Паул үзенең рәсүл булу хокукын яклаучы сүзләрне язганнан соң китерә. Шулай ук рухи оҗмах турында Паул гына яза, Изге Язмаларда моңа охшашны күргән башка бер кеше дә искә алынмый. Күрәсең, бу күренеш нәкъ Паулның үзенә бирелгән булган. Күренеш күргәндә, Паул нинди «җәннәттә» булган соң? (2 Көринтлеләргә 11:5, 23—31).

5. Якындагы шигырьләр нәрсә күрсәтә һәм шуңа күрә «җәннәт» нинди булган?

5 Якындагы шигырьләрне карасак, «өченче күк» бу җир шары өстендәге һава түгел икәне күренә, бу шулай ук космос та яки астрофизиклар бар дип уйлаган берәр параллель дөньялар да түгел. Изге Язмаларда өч саны еш кына фикергә басым ясар өчен яки фикернең тирәнлеген күрсәтер өчен кулланыла (Вәгазьче 4:12; Ишагыйя 6:3; Маттай 26:34, 75; Ачылыш 4:8). Шулай итеп, Паулның күргәне ниндидер бөек, җир өчен гадәти булмаган — рухи нәрсә булган.

6. Паул сүзләрен нинди тарихи вакыйгалар ачыклый?

6 Изге Язмаларның алдарак әйтелгән пәйгамбәрлекләре Паул сүзләрен ачыклый. Алла, аның борынгы халкы тугрысызлык күрсәткәч, Бабыл гаскәрләренә Яһүдия белән Иерусалимга каршы чыгарга рөхсәт иткән. Нәтиҗәдә, Изге Язмалар хронологиясе буенча, б. э. к. 607 елда Яһүдия тулысынча җимерелгән булган. Пәйгамбәрлектә җир 70 ел ташландык хәлдә ятачак, шуннан соң Алла тәүбә иткән яһүдләргә кайтырга һәм чын гыйбадәт кылуны торгызырга рөхсәт итәчәк дип әйтелгән булган. Бу б. э. к. 537 елдан үтәлә башлаган (Икенчезаконлык 28:15, 62—68; 4 Патшалык 21:10—15; 24:12—16; 25:1—4; Иремия 29:10—14). Ә җир белән нәрсә булган? 70 ел эчендә аны үлән баскан, урыны белән ул корыган, һәм аңа шакаллар оялаган (Иремия 4:26; 10:22). Әмма мондый вәгъдә булган: «Ходай Сионны юатачак, аның барлык җимерекләрен юатачак һәм чүлләрен — оҗмах кебек һәм даласын Ходай бакчасы сыман кылачак» (Ишагыйя 51:3).

7. Җир 70 ел ташландык хәлдә ятканнан соң, нәрсә үтәлергә тиеш булган?

7 Бу вәгъдә 70 ел беткәч үтәлә башлаган. Алла фатихасын биргән, һәм хәл яхшы якка үзгәргән. Бу үзгәрешләрне күз алдыңа китереп кара: «Чүл белән коры җир күңел ачар, кыргый җир шатланыр һәм нарцисс шикелле чәчәк атар; матур итеп чәчәк атар һәм шатланыр, тантана итәр һәм куанып кычкырыр... Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар; чөнки чүлдә сулар бәреп чыгар, һәм далада сулар гөрләп агар. Һәм сулы кебек күренгән җирләрдә күл булыр, һәм сусаган җир су чыганагы булачак: шакаллар яшәгән урында папирус үләне белән камыш өчен урын булачак» (Ишагыйя 35:1—7).

Азат ителгән халык үзгәрешләр кичерә

8. Ишагыйя китабының 35 нче бүлегендәге сүзләр күбрәк кешеләр турында икәнен кайдан беләбез?

8 Ташландык җир оҗмахка әйләнгән! Шаккатырлык үзгәреш! Әмма ышанычлы пәйгамбәрлекләрдән шунсы да ачыкланган: ташландык җир уңдырышлы җиргә үзгәргән шикелле, халык та үзгәрәчәк. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Ишагыйя пәйгамбәрлегендә игътибар күбрәк «Ходай тарафыннан азат ителгәннәргә» бирелә, алар җирләренә «шатлык белән кычкырып» кайтачак, «шатлык табачак һәм күңел ачачак» (Ишагыйя 35:10). Монда сүз җир турында түгел, ә кешеләр турында бара. Ишагыйя пәйгамбәрлегенең башка урынында Сионга кайтарылган кешеләр турында болай дип әйтелә: «Аларны тәкъвалык имәннәре, Йәһвә утыртмалары дип атарлар... Чөнки җир үз үсемлекләрен үстергән кебек... шулай ук Ходай Йәһвә барлык халыклар алдында тәкъвалык һәм мактау үстерә» (АМТ). Ишагыйя Алла халкы турында болай дип тә әйткән: «Ходай һәрвакыт синең юлбашчың булачак... һәм сөякләреңә көч бирер һәм син су белән тукландырылган гөл-җимеш бакчасы кебек булачаксың» (Ишагыйя 58:11; 61:3, 11; Иремия 31:10—12). Шулай итеп, җир үзгәргән кебек, азат ителгән яһүд халкы да үзгәрәчәк.

9. Паул нинди «җәннәт» күргән, һәм кайчан бу күренеш үтәлгән?

9 Бу тарихи вакыйга Паулның күренештә күргәнен аңларга ярдәм итә. Аның күренеше мәсихчеләр җыелышы турында булган, Паул аны уңдырышлы җир белән чагыштырган һәм «Аллаһының иген кыры» дип атаган (1 Көринтлеләргә 3:9). Бу күренеш кайчан үтәлергә тиеш булган? Паул «ачылыш» күрдем ди, димәк киләчәктә үтәләчәк күренешне күргән. Ул шуны белгән: аның үлеменнән соң мөртәтлек киң таралачак (2 Көринтлеләргә 12:1; Рәсүлләр 20:29, 30; 2 Тессалуникәлеләргә 2:3, 7). Мөртәтлек, киң таралып, Алла хакыйкатеннән өстенлек итә башлагач, мәсихчеләр чәчәк атып утыручы бакча белән инде чагыштырырлык булмаган. Әмма чын гыйбадәт кылуның кабат күтәрелүе алда булган. «Тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торсын» өчен, Алла халкы рухи әсирлектән азат ителергә тиеш булган (Маттай 13:24—30, 36—43). Алла Патшалыгы күктә урнаштырылганнан соң, берничә ел үткәч, бу чыннан да тормышка ашкан. Дистә еллар үткән, һәм Алла халкының Паул күренештә күргән рухи оҗмахта яшәве тагын да ныграк ачыкланган.

10, 11. Камил булмасак та, без рухи җәннәттә яшибез дип ни өчен әйтә алабыз?

10 Кешеләр камил түгел — әлбәттә, бу безгә билгеле. Шуңа күрә кайвакыт, Паул көннәрендәге мәсихчеләр арасында кебек, безнең арада да проблемалар туа, һәм без моңа гаҗәпләнмибез (1 Көринтлеләргә 1:10—13; Филиппуйлыларга 4:2, 3; 2 Тессалуникәлеләргә 3:6—14). Ләкин безнең арабыздагы рухи җәннәт турында уйлап карыйк. Хакыйкатьне белгәнче рухи яктан авырган хәлебезне бүгенге көндәге хәлебез белән чагыштырсак — без рухи яктан сәламәт. Кайчандыр рухи яктан ач идек, ә бүген рухи яктан яхшы тукланабыз. Алла халкы «сусыз» рухи җирдә тилмереп йөрми: Алла үз халкын хуплый һәм аңа мул итеп үз фатихаларын «яудыра» (Ишагыйя 35:1, 7). Бу дөньяда, караңгы зинданда кебек, рухи караңгылык булса да, без азатлык яктылыгын һәм Алла хуплавын күрәбез. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә карата башта саңгырау булган кешеләрнең күпләре Изге Язмада әйтелгәнне ишетә һәм аңлый башладылар (Ишагыйя 35:5). Мәсәлән, бөтен җир шарындагы миллионлаган Йәһвә Шаһите Данил пәйгамбәрлегенең шигырьләрен бер-бер артлы өйрәнделәр. Шуннан соң алар Изге Язмалардагы Ишагыйя пәйгамбәрлегенең бүлекләрен бер-бер артлы карап чыктылар. Бу гаҗәеп рухи ризык рухи җәннәттә яшәгәнебезне әллә күрсәтмиме?

11 Кешеләр төрле җирләрдә төрлечә тәрбияләнгән, әмма Алла Сүзен аңларга һәм кулланырга тырышканга, бу эчкерсез кешеләр бик нык үзгәрәләр. Алар кешеләрне кыргый җанварга охшаш иткән сыйфатлардан арыныр өчен, көчләреннән килгәнне эшлиләр дип әйтеп була. Бәлки, кардәшләрең кебек, син үзең дә күп яклардан үзгәргәнсеңдер (Көлессәйлеләргә 3:8—14). Шуңа күрә син Йәһвә Шаһитләренең җыелышларындагы тынычлык яраткан кешеләр арасында яшисең, һәм алар белән аралашу сиңа рәхәтлек китерә. Әлбәттә, әлегә алар камил түгел, әмма аларны аяусыз арыслан һәм кыргый ерткыч хайваннар дип тә атап булмый (Ишагыйя 35:9). Мондый искиткеч рухи кардәшлегебезнең булуы нәрсәне күрсәтә? Рухи яктан караганда безнең оҗмахта яшәгәнебез аңлашыла. Ул җирдәге оҗмахның нинди булачагын күрсәтә. Без Аллага тугры калсак, анда булачакбыз.

12, 13. Рухи җәннәтебездә калыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

12 Ләкин без онытмаска тиеш булган нәрсә дә бар. Алла исраиллеләргә болай дип әйткән: «Сез ныгысын өчен һәм җиргә барып, аңа хуҗа булсын өчен... мин сезгә бүген биргән бар әмерләрне үтәгез» (Икенчезаконлык 11:8). Левит 20:22, 24 тә дә шул ук җир искә алына: «Минем бар уставларымны һәм бар кануннарымны тотыгыз һәм үтәгез, һәм Мин сезне яшәргә дип алып барган җир сезне үзеннән алып ташламас. Һәм Мин сезгә әйттем: сез аларның җирләренә хуҗа булыгыз, һәм сезгә сөт белән бал аккан җирне мирас итеп бирәм». Шулай итеп, Вәгъдә ителгән җиргә хуҗа булу Йәһвә Алла белән яхшы мөнәсәбәтләргә бәйле булган. Исраил халкы Аллага буйсынмаганга, ул Бабыл гаскәрләренә аларны яулап алырга һәм яшәгән җирләреннән алып китәргә рөхсәт иткән.

13 Рухи оҗмахыбызда бик күп нәрсә шатлык, рәхәтлек китерә, безне тынычландыра. Бездә имандашларыбыз белән тынычлык бар. Алар ерткыч хайваннарга хас булганны калдырырга, игелекле һәм ярдәмчел булырга тырышалар. Әмма шунсын да әйтергә кирәк: бу рухи җәннәттә калыр өчен, андагы халык белән тыныч яшәү генә әз. Шулай ук Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр булырга тиеш, һәм безгә аның ихтыярын үтәргә кирәк (Михей 6:8). Без бу рухи җәннәткә үз теләгебез белән килдек, ләкин Алла белән үзара мөнәсәбәтләребезне сакламасак, безне бу оҗмахтан читкә алып китәргә мөмкин яки безгә бу оҗмахтан китегез, сез монда кала алмыйсыз дип әйтүләре бар.

14. Рухи җәннәттә калырга нәрсә ярдәм итә?

14 Алла Сүзеннән көч алуыбызны дәвам итү безгә бик нык ярдәм итә. Мәдхия 1:1—3 тәге сүзләргә игътибар итик: «Бозыкларга киңәшкә бармаган... кеше бәхет-сәгадәтле. Иркен Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп тора ул. Агым сулар янына утыртылып, үз вакытында җимешен биреп, яфрагын да төшерми торган агач күк булып тора ул; ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул». Өстәвенә, рухи җәннәттә «ризык» бар. Бу — Изге Язмаларга нигезләнгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче төркеме тарафыннан бирелгән басмалар (Маттай 24:45—47).

Ничек җәннәтне тагын да ачыграк күрергә

15. Ни өчен Муса исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә кертә алмаган, ләкин ул нәрсә күргән?

15 Булачак Оҗмах өчен үрнәк булган тагын бер вакыйганы карап чыгыйк. Исраил халкы 40 ел чүлдә йөргәннән соң, Муса аларны Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында урнашкан Моав тигезлегенә алып килгән. Йәһвә, Мусаның үткәндә эшләгән җитди хатасы аркасында, ул исраиллеләрне Үрдүн елгасы аша үткәрмәячәк дигән (Саннар 20:7—12; 27:12, 13). Муса Алладан: «Миңа [елганы] үтеп Үрдүн артындагы яхшы җирне күрергә рөхсәт ит»,— дип үтенгән. Вәгъдә ителгән җиргә керә алмаса да, Муса, Фасги тавына менеп җирнең бер өлешен күргәч, моның чыннан да «яхшы җир» икәненә инанган. Нинди булган ул җир? Син ничек уйлыйсың? (Икенчезаконлык 3:25—27).

16, 17. а) Безнең көннәрдәге Вәгъдә ителгән җир Изге Язмалар язылган чордагы җирдән никадәр аерылып тора? б) Ни өчен без Вәгъдә ителгән җир җәннәткә охшаш булган дип ышана алабыз?

16 Әгәр бу җирне аның бүгенге хәлен исәпкә алып күз алдына китерсәгез, ул сезгә кояш яндырып тора торган комлы һәм ташлы чүл булып кына күренәчәк. Ләкин Изге Язмалар язылган чорда җир, тулаем алганда, башка булган дип әйтер өчен нигез бар. Туфрак белгече Уолтер Лаудермилк бер журналда бу җирләргә «мең еллар дәвамында дөрес кулланмау аркасында зыян китерелгән булган» дип аңлаткан («Scientific American»). «Бер вакыт чәчәк атып утырган җирнең „чүл“ булуы — бу табигать эше түгел, ә кеше эше»,— дип язган ул. Чыннан да аның эзләнүләре «бу җирнең кайчандыр көтүчеләр белән игенчеләр өчен җәннәт» булганын күрсәтә. Шулай итеп, кешеләр үзләре бу «җәннәтне» юкка чыгарган *.

17 Изге Язмаларда бу җирне сурәтләп әйтелгән сүзләр турында уйлансак, ясалган нәтиҗә дөрес кебек күренә. Йәһвәнең Муса аша үз халкын ышандырганын искә төшер: «Сез кереп алачак җир таулы һәм далалы җир, һәм күк яңгыры аны тукландыра. Бу җир турында синең Аллаң, Ходай кайгырта» (Икенчезаконлык 11:8—12).

18. Ишагыйя 35:2 дәге сүзләр әсирлектәге исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җирнең киләчәген ничек күрсәткән?

18 Вәгъдә ителгән җир шулкадәр матур һәм уңдырышлы булган ки, хәтта аның кайбер урыннарын искә алу уйларда оҗмах сурәтләрен тудырган. Бу Ишагыйя китабының 35 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлектән ачык итеп күренә. Беренче тапкыр бу сүзләр исраиллеләр Бабылдан кайткач үтәлгән. Ишагыйя булачак вакыйгалар турында алдан ук болай дигән: «Матур итеп чәчәк атар һәм шатланыр, тантана итәр һәм куанып кычкырыр. Ливан даны, Кармил белән Шарун матурлыгы аңа биреләчәк, алар Ходайның данын, Аллабызның мәһабәтен күрәчәк» (Ишагыйя 35:2). Ливан, Кармил һәм Шарунны искә алу исраиллеләрдә җылылык һәм рәхәтлек хисләре тудыргандыр.

19, 20. а) Борынгы Шарун җирләрен сурәтләп бирегез. б) Ничек булачак Оҗмахка өметебезне ныгытып була?

19 Шарун җирләрен карап чыгыйк. Бу тигез җир Самарея таулары белән Бөек диңгез (яки Урта Җир диңгезе) арасында урнашкан. (Рус телендәге журналның 10 нчы биттәге фотоны карагыз.) Бу җир матурлыгы һәм уңдырышлы булуы белән билгеле булган. Болыннары сугарылып торганга, мал тоту яхшы булган, өстәвенә төньяк өлешендә имән агачларының урманнары үскән (1 Паралипоменон 27:29; Җырларның җырлары 2:1; Ишагыйя 65:10). Шулай итеп, Ишагыйя 35:2 дә алдан ук җирнең яңаруы һәм аның, җәннәттә кебек, чәчкәләр белән күмелеп утыруы турында әйтелгән булган. Бу пәйгамбәрлек шулай ук соңыннан рәсүл Паул күренештә күргән шатлыклы рухи җәннәткә күрсәткән. Ахыр чиктә, бу һәм башка пәйгамбәрлекләр кешеләрнең җирдәге оҗмахта яшәячәгенә ышанычыбызны ныгыта.

20 Рухи җәннәттә яшәп, без аны һәм җирдәге булачак Оҗмахка өметебезне тагын да ныграк кадерли алабыз. Ничек? Изге Язмаларда укыганнар турында аңлавыбызны тирәнәйтеп. Изге Язмалардагы сурәтләүләрдә һәм пәйгамбәрлекләрдә еш кына кайбер урыннар турында әйтелә. Бу урыннар кайда урнашкан һәм башка җирләрдән кайсы якта һәм нинди ераклыкта ята икәнен яхшырак белергә телисезме? Чираттагы мәкалә бу яктан ярдәм итәчәк.

[Искәрмә]

^ 16 абз. Дэнис Бейли болай дип яза: «Изге Язмалар язылган чордан алып безнең көннәргә кадәр мондагы үсемлекләр дөньясы, күрәсең, бик нык үзгәргән» («The Geography of the Bible»). Сәбәбе? «Кешеләргә ягулык һәм төзү материаллары кирәк булган... шуңа күрә алар агачларны кискәннәр, һәм нәтиҗәдә җир төрле җил-яңгыр афәтләре өчен ачык калган. Кешенең бу эшләре аркасында җил, яңгыр һәм кояш... әкрен-әкрен бу җирне һәлак иткән».

Хәтерлисезме?

• Рәсүл Паул күренештә нинди «җәннәт» күргән?

• Ишагыйя китабының 35 нче бүлегендә әйтелгәннәр беренче тапкыр ничек үтәлгән, һәм ничек бу Паулның күренеше белән бәйле?

• Рухи оҗмахыбызны һәм җирдәге оҗмахка өметебезне ничек тагын да ныграк кадерли алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Вәгъдә ителгән җирдәге уңдырышлы җир — Шарун тигезлеге.

[Чыганак]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

[11 биттәге иллюстрация]

Муса бу җир — «яхшы җир» икәненә инанган.