Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар «искиткеч матур энҗе тапкан»

Алар «искиткеч матур энҗе тапкан»

Алар «искиткеч матур энҗе тапкан»

«Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр» (МАТТАЙ 11:12).

1, 2. а) Патшалык турындагы бер ачык мисалында Гайсә нинди сирәк очрый торган сыйфатны искә алган? б) Кыйммәтле энҗе турындагы ачык мисалда сүз нәрсә турында бара?

СИНЕҢ өчен шулхәтле кадерле, хәтта син аңа ия булыр өчен бар мөлкәтеңне бирергә әзер булган берәр нәрсә бармы? Акча, дан, хакимлек итәр өчен яки берәр дәрәҗәгә күтәрелер өчен зур тырышлыклар куйган кешеләр булса да, әмма берәр нәрсә өчен бар булганын бирергә әзер торган кешене — андый сыйфатлы кешене бик сирәк күреп була. Нәкъ шундый сирәк, әмма таң калдырырлык сыйфат турында Гайсә Мәсих сөйләгән. Ул аны Алла Патшалыгы турындагы уйланырга дәртләндерүче ачык мисалларының берсендә искә ала.

2 Гайсә сөйләгән бу ачык мисалны кайберәүләр кыйммәтле энҗе турындагы гыйбрәтле хикәя дип атый. Үз шәкертләре белән генә калгач, Гайсә: «Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: [«ил гизүче», ЯД] сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзли, ди. Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган»,— дип әйткән (Маттай 13:36, 45, 46). Ул бу сүзләр белән тыңлаучыларын нәрсәгә өйрәтергә теләгән? Без үзебез өчен нинди сабак алабыз?

Энҗенең кыйммәтлеге

3. Ни өчен яхшы энҗеләр борынгы заманда шулхәтле югары бәяләнгән?

3 Инде борынгы заманнардан энҗеләрне бизәнү әйбере итеп кадерләгәннәр. Бер белешмәлек буенча, Рим галиме Өлкән Плини энҗеләр «кыйммәтле әйберләр арасында беренче урында» торган дип язган. Алтын, көмеш яки кыйммәтле ташлардан аермалы буларак, энҗеләрне тере организмнар — моллюсклар җитештерә. Билгеле булганча, моллюск кабырчыгы эченә берәр чит әйбер, мәсәлән ком бөртеге эләксә, ул аны перламутр белән кат-кат каплый башлый, шулай итеп энҗе барлыкка килә. Борынгы заманда иң яхшы энҗеләрне күбесенчә Кызыл диңгездән, Персия култыгыннан һәм Индия океаныннан, димәк Исраил җирләреннән ерак урнашкан урыннардан алып кайтканнар. Менә ни өчен Гайсә «ил гизүче сәүдәгәр яхшы энҗеләрне эзләгән» дигән. Әйе, кешегә чыннан да кыйммәтле энҗене табар өчен, күп тырышлык куярга кирәк булган.

4. Гайсәнең ил гизүче сәүдәгәр турындагы мисалында нәрсә беренче урында торган?

4 Матур энҗе югары бәяләнсә дә, Гайсә сөйләгән мисалда шунсы ачык күренә: монда энҗенең кыйммәтлеге беренче урында тормый. Гайсә бу мисалны сөйләгәндә, Алла Патшалыгын кыйммәтле энҗе белән чагыштырыр өчен генә түгел, ә яхшы энҗеләр эзләгән «ил гизүче сәүдәгәргә» һәм андый энҗене тапкач, аның нәрсә эшләгәненә игътибар итәр өчен сөйләгән. Бу ил гизүче сәүдәгәр кибеттә эшләгән гади генә сатучы түгел, аны үз эшенең белгече дип атап була. Сирәк очрый торган энҗеләрнең аерып торучы яшерен якларын һәм матурлыгын күрә белер өчен, сәүдәгәрнең күзләре очлы һәм үзе ул сизгер булырга тиеш. Ул чын энҗеләрне шунда ук аера алыр иде һәм сатуга куелган сыйфатсыз яки ялган энҗеләрне беркайчан да алмас иде.

5, 6. а) Гайсә сөйләгән мисалдагы сәүдәгәрнең нинди үзенчәлекле яклары бар? б) Яшерелгән хәзинә турындагы мисал «ил гизүче сәүдәгәр» турында нәрсә ачыклый?

5 Бу сәүдәгәрнең тагын кайбер үзенчәлекле яклары бар. Гади сәүдәгәр башта энҗенең базарда күпме торачагын исәпләп чыгарыр иде һәм соңыннан энҗене, табыш белән сатар өчен, күпмегә сатып алырга икәнен санар иде. Ул, шулай ук, бу энҗене алырлармы һәм аны тиз генә сатып булырмы — шуны да карап чыгар иде. Икенче төрле әйткәндә, гади сәүдәгәрне бу энҗене сатып, үз акчаларын табыш белән кайтару кызыксындыра, аңа энҗе үзе кирәкми. Әмма Гайсә сөйләгән мисалдагы сәүдәгәр андый түгел. Аңа акча да, табыш та кирәкми. Ул үзе эзләгәнне сатып алыр өчен, хәтта «бар булган нәрсәсен», бәлки бар булган мал-мөлкәтен һәм үзенең әйберләрен бирергә әзер булган.

6 Сәүдәгәрләрнең күбесе Гайсә мисалындагы сәүдәгәр акылсыз эш кылган дияр иде, бәлки. Табыш эзләүче сәүдәгәр андый куркыныч сәүдәдә катнашмас та иде. Әмма Гайсә мисалындагы сәүдәгәрнең әйберләр кыйммәтлегенә үз карашы булган. Аның өчен әҗер — бу табыш түгел, ә искиткеч кадерле әйбергә ия булудан килгән шатлык һәм бәхет. Моны Гайсә сөйләгән башка ачык мисал раслый. «Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинәне тапкан, ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм, шатланып, бөтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган» (Маттай 13:44). Тапкан хәзинәгә ия булудан килгән шатлык өчен бу кеше бар нәрсәсен сатарга әзер булган. Бүген аңа охшаш кешеләр бармы? Һәм мондый корбаннарга лаеклы хәзинә бармы?

Алар Патшалыкның кыйммәтлеген аңлаган

7. Ничек Гайсә Патшалыкның кыйммәтлеген тирән аңлый икәнен күрсәткән?

7 Сәүдәгәр турындагы мисалын китергәндә, Гайсә чынлыкта «күкләр Патшалыгы» турында сөйләгән. Ул үзе, әлбәттә, Патшалыкның кыйммәтлеген аңлаган. Моны Инҗилнең беренче дүрт китабы ачык күрсәтә. Б. э. 29 елында суга чумдырылу үткәч, Гайсә: «„Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты!“ — дип игълан итеп йөри [башлаган]». Өч ел ярым вакыт дәвамында Гайсә бик күп кешеләрне Патшалык турындагы хакыйкатьләргә өйрәткән. Ул Исраилнең бер кырыеннан икенче кырыена кадәр үтеп, «шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөргән» (Маттай 4:17; Лүк 8:1).

8. Алла Патшалыгының киләчәктә эшләячәк эшләрен Гайсә ничек күрсәткән?

8 Исраил җирләре буенча йөргәндә, Гайсә күп могҗизалар эшләгән: авыруларны савыктырган, ачларны тукландырган, табигать көчләрен буйсындырган һәм хәтта үлеләрне дә терелткән. Ул шуның белән киләчәктә Алла Патшалыгы нәрсә эшләячәк икәнен күрсәткән (Маттай 14:14—21; Марк 4:37—39; Лүк 7:11—17). Ул Аллага һәм Патшалыкка үз тугрылыгын исбат иткән: баганада газап чигеп үлгән. Ил гизүче сәүдәгәр «искиткеч матур энҗе» өчен бар нәрсәсен биргән кебек, Гайсә дә Патшалык өчен яшәгән һәм аның өчен үлгән (Яхъя 18:37).

9. Гайсәнең беренче шәкертләрендә нинди бик сирәк очрый торган сыйфат булган?

9 Гайсә үз тормышын Патшалык өчен багышлап кына чикләнмәгән, ул, шулай ук, үзе артыннан баручы кешеләрнең кечкенә төркемен калдырган. Алар да Патшалыкның кыйммәтлеген тирән аңлаучы кешеләр булган. Аларның берсе Әндри — Яхъя Чумдыручының шәкерте. Яхъяның Гайсә турында «Аллаһы Бәрәне» дигән сүзләрен ишеткәч, Әндри һәм Яхъя Чумдыручының башка шәкерте, бәлки Зебедәй улы Яхъя, Гайсәгә шунда ук ияргәннәр һәм Мәсих булуына иман иткәннәр. Шуннан соң Әндри, тоткарланмыйча, үз абыйсы Шимун янына барып, аңа: «Без Мәсихне очраттык»,— дигән. Тиздән Шимун (Кифас, ягъни Петер), шулай ук Филип һәм аның дусты Натанаил дә Гайсәне Мәсих дип таныганнар. Натанаил Гайсәгә хәтта: «Син — Аллаһы Улы! Син — Исраил Патшасы!» — дип әйткән (Яхъя 1:35—49).

Үзгәрешләр ясыйлар

10. Гайсә шәкертләрне, беренче очрашудан соң берникадәр вакыт узу белән, үзенә иярергә чакыргач, алар нәрсә эшләгән?

10 Әндри, Петер, Яхъя һәм башкаларның Мәсихне очраткач кичергән дулкынлануларын кыйммәтле энҗе тапкан сәүдәгәрнең хисләре белән чагыштырып була. Алар хәзер нәрсә эшләр? Инҗилнең беренче дүрт китабында аларның Гайсә белән беренче тапкыр очрашканнан соң нәрсә эшләгәннәре турында бернәрсә дә әйтелми диярлек. Аларның күпләре шул ук тормышлары белән яшәүләрен дәвам иткәндер, бәлки. Ләкин алты айга яки бер елга якын вакыт үткәннән соң, Гайсә кабат Әндри, Петер, Яхъя һәм аның абыйсы Ягъкубны Гәлиләя диңгезе янында балык тотканда очраткан *. Аларны күргәч, Гайсә: «Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен!» — дигән. Алар нәрсә эшләгән? Петер белән Әндри турында Маттай бәян иткән яхшы хәбәрдә болай дип әйтелгән: «Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр». Ягъкуб белән Яхъя турында да: «Алар шунда ук көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр»,— дип язылган. Лүк бәян иткән яхшы хәбәрдә «бөтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киттеләр» дип өстәлә (Маттай 4:18—22; Лүк 5:1—11).

11. Шәкертләрнең, Гайсә тәкъдимен кабул итеп, шундый тиз үзгәрешләр ясауларына, бәлки, нәрсә сәбәп булгандыр?

11 Шәкертләр, бәлки, хисләргә бирелеп шундый үзгәрешләр ясагандыр? Һич тә юк! Шәкертләр Гайсә белән беренче тапкыр очрашып, үз гаиләләре шөгыльләнгән эшкә — балык тотуга — кире кайтсалар да, күргәннәре һәм ишеткәннәре йөрәкләренә һәм акылларына бик нык тәэсир иткән. Аларның, барысын да яхшылап уйлап чыгар өчен, бер елга якын вакыты булган. Хәзер бик мөһим адым ясау вакыты килгән. Өстәрәк әйтелгән ил гизүче сәүдәгәр кыйммәтле энҗене тапкач, бик шатланган һәм киткән һәм аны сатып алыр өчен барысын эшләгән. Бу шәкертләр дә аның кебек булырмы? Әйе. Аларның күргәннәре һәм ишеткәннәре күңелләрендә нык урнашкан. Хәзер алар өчен җитди адымнар ясау вакыты килгән — алар моны аңлаган. Шуңа күрә, Инҗилдә әйтелгәнчә, алар, икеләнмичә, барысын калдырып, Мәсих артыннан киткәннәр.

12, 13. а) Гайсәне тыңлаган күп кеше нәрсә эшләгән? б) Үзенең тугры шәкертләре турында Гайсә нәрсә әйткән, һәм аның сүзләре нәрсә аңлата?

12 Бу тугры ир-атлар Инҗилдә әйтелгән башка кешеләрдән бик нык аерылып торган! Чөнки Гайсә савыктырган һәм тукландырган кешеләрнең саны бик күп булган, ләкин бу кешеләр үз эшләренә борылып кайткан (Лүк 17:17, 18; Яхъя 6:26). Ә кайберәүләре, Гайсә аларны үзе артыннан барырга чакыргач, хәтта төрле сылтаулар да эзләгән (Лүк 9:59—62). Тугры кешеләр аларга охшаш булмаган. Алар турында Гайсә болай дигән: «Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара [«кешеләр бар көчләрен куеп омтылалар», ЯД] һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр» (Маттай 11:12).

13 «Бар көчләрен куеп омтылалар», «көч куючылар». Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Бу сүзләр грек фигыленнән барлыкка килгән һәм бер сүзлектә аның турында: «Бу фигыль бик көчле тырышлыкларны аңлата»,— дип әйтелә («Vine’s Expository Dictionary of Old and New Testament Words»). Ә тулаем бу шигырь турында Изге Язмалар белгече Генрих Майер болай дип язган: «Мондый сүзләр белән Алланың Мәсих идарәсендәге якынлашып килүче патшалыгына бик зур, бик нык омтылу сурәтләнә. [...] Патшалыкны тыныч кына көтүне патшалыкка карата тирән кызыксыну алмаштырган». Ил гизүче сәүдәгәр кебек, бу кешеләрнең кечкенә төркеме чын хәзинәне тиз аңлап алган һәм Патшалык хакына бар булганнарын үз теләге белән калдырган (Маттай 19:27, 28; Филиппуйлыларга 3:8).

Энҗе эзләүгә башкалар да кушыла

14. Ничек Гайсә үз рәсүлләрен Патшалык турындагы вәгазь эшенә әзерләгән, һәм ничек бу аларга тәэсир иткән?

14 Хезмәтен башкарганда, Гайсә башкаларга да Патшалыкны эзләргә булышкан. Башта ул шәкертләре арасыннан 12 кеше сайлап, аларны рәсүлләр, ягъни илчеләр итеп билгеләгән. Ул аларга хезмәтләрен ничек башкарырга икәнен җентекләп аңлаткан һәм булачак авырлыклар турында кисәткән (Маттай 10:1—42; Лүк 6:12—16). Чираттагы ике елда алар Гайсәнең Исраил җирләре буенча вәгазь сәяхәтләрендә аның юлдашлары булган һәм Гайсә белән якын аралашканнар. Алар аның әйткән сүзләрен ишеткән, кодрәтле эшләр башкарганын һәм үзен ничек тотканын күргәннәр (Маттай 13:16, 17). Болар барысы, һичшиксез, аларга бик нык тәэсир иткән, һәм алар, ил гизүче сәүдәгәр кебек, ашкыну һәм зур теләк белән үз тормышларын Патшалык хезмәтенә багышлаганнар.

15. Гайсә сүзләре буенча, шәкертләрнең шатлыклы булыр өчен нинди чын сәбәпләре бар?

15 Унике рәсүлдән тыш, Гайсә шулай ук «җитмеш ике шәкертен сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм авылга икешәр-икешәр итеп Үзе алдыннан җибәргән». Ул аларны да булачак авырлыклар турында кисәткән һәм кешеләргә: «Сезгә Аллаһы Патшалыгы якынлашты»,— дип әйтергә кушып җибәргән (Лүк 10:1—12). Алар вәгазьдән шатланып кайтканнар һәм: «Раббыбыз, без Синең исемеңне кулланганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына»,— дип сөйләгәннәр. Әмма Гайсәнең сүзләре аларны бәлки гаҗәпләндергәндер. Ул аларга, Патшалыкка карата ашкынулары аркасында, аларны киләчәктә тагын да зуррак шатлык көткәнен аңлаткан. «Рухларның сезгә буйсынуына түгел, бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылганлыгына шатланыгыз»,— дип әйткән аларга Гайсә (Лүк 10:17, 20).

16, 17. а) Гайсә үз тугры рәсүлләре белән бергә булган соңгы кичне нәрсә әйткән? б) Ни өчен Гайсә сүзләре рәсүлләргә шатлык китергән һәм нәрсәгә аларны ышандырган?

16 Б. э. 33 елының 14 нисанында Гайсә, үз рәсүлләре белән соңгы төнне үткәргәндә, гамәлгә Раббы кичәсе дип аталган бәйрәм кертә һәм аны үткәрергә куша. Шул кичне Гайсә үзенең 11 рәсүленә болай дигән: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе өстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз» (Лүк 22:19, 20, 28—30).

17 Гайсәдән шул сүзләрне ишеткәч, рәсүлләр шундый шатлык һәм бәхет кичергәннәрдер! Ул аларга кеше ала алган иң зур хөрмәт һәм искиткеч мөмкинлек тәкъдим иткән (Маттай 7:13, 14; 1 Петер 2:9). Ил гизүче сәүдәгәр кебек, алар да, Гайсәгә ияреп һәм Патшалыкка үз тормышларын багышлап, күп нәрсәләрне калдырганнар. Һәм хәзер алар корбаннары юкка гына булмаганына ышандыру алганнар.

18. Унбер рәсүлдән тыш, Патшалык фатихаларын тагын кем ала?

18 Патшалык фатихалары, Гайсә белән шул кичне булган рәсүлләрдән тыш, башкаларга да бирелә. Йәһвә ихтыяры буенча, Патшалык килешүендә 144 000 кеше булачак. Алар Гайсә белән данлы күк Патшалыгында идарә итәчәкләр. Өстәвенә, рәсүл Яхъя күренештә «һичкем санап чыга алмас» «бихисап күп кеше басып торганын күргән». Алар «тәхет һәм Бәрән алдында басып» торалар һәм: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип кычкырып әйтәләр. Алар — Патшалыкның җирдә яшәүче гражданнары * (Ачылыш 7:9, 10; 14:1, 4).

19, 20. а) Бар халыклардан да булган кешеләр өчен нинди мөмкинлек ачык? б) Чираттагы мәкаләдә нинди сорау каралачак?

19 Гайсә, күккә күтәрелер алдыннан, үзенең тугры шәкертләренә мондый әмер биргән: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез... Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:19, 20). Шулай итеп, Гайсә Мәсихнең шәкертләре булыр өчен, бөтен халыклардан кешеләр килә. Ил гизүче сәүдәгәр кыйммәтле энҗе хакына бар нәрсәсен калдырган кебек, бу кешеләр дә Патшалык хакына, күктәге яки җирдәге бүләкләрен көтеп, бар нәрсәләрен калдыралар.

20 Гайсә шәкертләр булдыру эше «дөнья беткәнгә тикле» башкарылырга тиеш дип әйткән. Ә безнең көннәрдә, ил гизүче сәүдәгәр кебек, Патшалык хакына һәркайсы корбанга барырга әзер булган кешеләр бармы? Бу сорауны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. Зебедәй улы Яхъя Гайсәне беренче тапкыр очраткач, бәлки, аңа ияреп баргандыр һәм аның эшләгән эшләрен күргәндер. Бу аңа үзе язган Инҗилнең бер китабында бу эшләрне шундый җанлы итеп тасвирларга ярдәм иткән (Яхъя, 2—5 нче бүлекләр). Әмма, Гайсә белән кабат очрашканчы, ул шулай да гаиләсенең кәсебенә — балык тоту эшенә яңадан кайткан.

^ 18 абз. Моның турында күбрәк «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапның 10 нчы бүлегеннән белеп була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез аңлата аласызмы?

• Ил гизеп йөрүче сәүдәгәр турындагы ачык мисалда иң мөһиме нәрсә булган?

• Гайсә Патшалыкның кыйммәтлеген тирән аңлаганын ничек күрсәткән?

• Ни өчен Әндри, Петер, Яхъя һәм башкалар, Гайсә чакыргач, шунда ук киткәннәр?

• Барлык халыклардан булган кешеләр өчен нинди мөмкинлек ачык?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрация]

Алар бар нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә иярделәр.