Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең көннәрдә «искиткеч матур энҗе» эзләү

Безнең көннәрдә «искиткеч матур энҗе» эзләү

Безнең көннәрдә «искиткеч матур энҗе» эзләү

«Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар» (МАТТАЙ 24:14).

1, 2. а) Гайсә җирдә яшәгән көннәрдәге яһүдләр Алла Патшалыгы турында нәрсә уйлаган? б) Патшалык турындагы карашлар дөрес булсын өчен, Гайсә нәрсә эшләгән, һәм бу нинди җимешләр китергән?

ГАЙСӘ җирдә булган көннәрдә яшәгән яһүдләр Алла Патшалыгы турындагы сорау белән бик нык кызыксынган (Маттай 3:1, 2;4:23—25; Яхъя 1:49). Ләкин башта аларның күпчелеге Патшалык идарәсенең никадәр киң җәеләчәген һәм никадәр куәтле булачагын күз алдына китерә дә алмаган; алар аның күктән идарә итәчәген дә аңламаган (Яхъя 3:1—5). Хәтта Гайсә шәкертләренең кайберләре дә Алла Патшалыгының нәрсә икәнен һәм Мәсих белән идарә итү хөрмәтенә лаек булыр өчен аларның үзләренә нәрсә эшләргә кирәк икәнен төгәл белмәгәннәр (Маттай 20:20—22; Лүк 19:11; Рәсүлләр 1:6).

2 Гайсә, үз шәкертләренә күп нәрсәләрне аңлатып, аларны түземлек белән өйрәткән. Бер тапкыр ул үткән мәкаләдә каралган кыйммәтле энҗе турында ачык мисал китергән. Ул аны күк Патшалыгын бар тырышлыкларны куеп эзләргә кирәк икәнен күрсәтер өчен сөйләгән (Маттай 6:33; 13:45, 46; Лүк 13:23, 24). Күрәсең, бу шәкертләргә бик нык тәэсир иткән, чөнки тиздән, Рәсүлләр китабында әйтелгәнчә, алар бертуктаусыз һәм батырларча Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне дөнья читенә кадәр вәгазьли башлаганнар (Рәсүлләр 1:8; Көлессәйлеләргә 1:23).

3. Безнең көннәр турында сөйләгәндә, Гайсә Патшалык турында нәрсә әйткән?

3 Безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Миллионлаган кешеләргә Патшалык идарәсендә җирдәге оҗмахның фатихалары тәкъдим ителә. Гайсә «бу дөнья төзелешенең ахыры» (ЯД) турындагы бөек пәйгамбәрлегендә: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дип басым ясаган (Маттай 24:3, 14; Марк 13:10). Ул шуны да әйткән: бу гаять зур эш көчле каршылыклар, авырлыклар һәм эзәрлекләүләр булуына да карамастан үтәләчәк. Һәм: «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр»,— дип ышандырган (Маттай 24:9—13). Моның өчен Гайсәнең ачык мисалындагы ил гизүче сәүдәгәр күрсәткән фидакарьлек рухы һәм башкарган эшеңә тулысынча багышлану кирәк. Безнең көннәрдә Патшалыкны мондый иман һәм ашкыну белән эзләгән кешеләр бармы?

Хакыйкатьне табу — бу зур шатлык

4. Безнең көннәрдә Патшалык хакындагы хакыйкать кешеләргә ничек тәэсир итә?

4 Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы сәүдәгәр, «искиткеч матур энҗе тапкач», бик нык шатланган. Бу аны, энҗене үзенеке итәр өчен, көченнән килгәннең барысын эшләргә дәртләндергән (Еврейләргә 12:1). Нәкъ шулай ук безнең көннәрдә дә Алла һәм Патшалык турындагы хакыйкать кешеләрне үзенә җәлеп итә, һәм аларны тормышларында үзгәрешләр ясарга дәртләндерә. Кардәш А. Х. Макмилланның «Иман алга бара» дигән китабындагы сүзләр искә төшә. Бу китапта ул үзенең Алланы эзләгәне һәм аның кешелеккә карата нияте хакында белемнәр алганы турында яза. «Мин тапканны ел саен меңләгән кеше эзләвен дәвам итә. Бу кешеләр бездән бернәрсә белән дә аерылып тормый: алар бар милләт, раса, җәмгыятьнең төрле катлавыннан киләләр, һәм алар арасында картлар да, яшьләр дә бар. Хакыйкать кеше йөзенә карамый. Ул һәркайсы кешене үзенә җәлеп итә»,— дип язган кардәш Макмиллан.

5. 2004 хезмәт елында нинди уңышларга ирештек?

5 Макмиллан сүзләренең дөреслеген шуннан күреп була: Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр һәр ел йөзләгән мең эчкерсез кешене үз тормышларын Йәһвәгә багышларга һәм аның ихтыярын үтәргә дәртләндерә. 2003 елның сентябрь аеннан алып 2004 елның августына кадәр дәвам иткән 2004 хезмәт елы да бу яктан башка еллардан аерылып тормады. Шул 12 ай эчендә 235 илдә 262 416 кеше, бөтен халык алдында Йәһвәгә багышлануларын күрсәтеп, суга чумдырылу үтте. Бу илләрдә Йәһвә Шаһитләре 6 085 387 Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрделәр һәм җәмгыятьнең төрле катлавыннан, милләтләрдән, кабиләләрдән һәм телләрдән чыккан кешеләргә Алла Сүзендәге яшәү бирүче хакыйкатьләрне кабул итәргә ярдәм иттеләр (Ачылыш 7:9).

6. Нәрсә ярдәмендә һәр ел күп санлы кеше хакыйкатькә килә?

6 Нәрсә ярдәмендә бу мөмкин булды? Бер дә шикләнмичә әйтеп була: мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган кешеләрне Йәһвә үзенә җәлеп итә (Яхъя 6:65; Рәсүлләр 13:48). Әмма Патшалык хакына хезмәтләрен өзлексез һәм риясыз башкарган кешеләр турында да онытмаска кирәк. 79 яшендә кардәш Макмиллан болай дип язган: «Газап чиккән һәм үлеп барган кешелеккә бирелгән вәгъдәләр белән танышканнан бирле, Изге Язмаларда әйтелгәннәргә өметем үз көчен югалтмады. Мин үзем кебек кешеләргә — Чиксез кодрәт Иясе Алла, Йәһвә һәм аның кешелеккә карата изге ниятләре турында белергә теләгәннәргә — ярдәм итәр өчен, Изге Язмаларның тәгълиматлары хакында тоткарланмыйча күбрәк белергә хәл иттем».

7. Кешеләрнең Изге Язмалар хакыйкатен гадәттә зур күтәренкелек белән кабул итүен нинди очрак күрсәтә?

7 Безнең көннәрдәге Йәһвә хезмәтчеләре дә моңа охшаш ашкыну күрсәтәләр. Мәсәлән, Венада (Австрия) яшәгән Даньела мисалын карап чыгыйк. «Бала чагымнан ук Алла минем иң якын дустым иде,— дип исенә төшерә Даньела.— Минем һәрвакыт аның исемен беләсем килә иде, „Алла“ дигән сүз генә мине канәгатьләндерми иде. Ләкин миңа 17 яшем тулганчы көтәргә туры килде. Бер көнне ишегемә Йәһвә Шаһитләре шакыды һәм миңа Алла турында белергә теләгәнемне сөйләп бирделәр. Ниһаять, мин хакыйкатьне таптым. Мин шундый шатландым! Күңелем ташып чыга иде, һәм мин барысына диярлек вәгазьли башладым». Әмма тиздән Даньеланың сыйныфташлары аның хакыйкатьне ашкынып сөйләвеннән көлә башлаганнар. «Мин моңа Изге Язмаларның пәйгамбәрлеге үтәлешенә кебек кенә карадым,— дип дәвам итә Даньела,— чөнки мин белә идем: Гайсә үзе аның шәкертләрен нәфрәт итәчәкләр һәм аның исеме хакына эзәрлекләячәкләр дип әйткән. Бу искитәрлек иде, минем бәхетем чиксез иде». Тиздән Даньела үз тормышын Йәһвәгә багышлаган, суга чумдырылу үткән һәм үзенә миссионер булып хезмәт итү максаты куйган. Кияүгә чыккач, ул ире Хельмут белән Венада яшәүче Африка, Кытай, Филиппин һәм Һиндстан кешеләренә вәгазьли башлаган. Хәзер Даньела һәм Хельмут Африканың көньяк-көнбатышында миссионер булып хезмәт итәләр.

Алар хәлсезләнми

8. Аллага үз яратуларын һәм аның Патшалыгына тугрылыкларын күрсәтер өчен, күпләр нинди фатихалы мөмкинлекне куллана?

8 Йәһвә халкы өчен миссионер хезмәте — бу безнең көннәрдә Аллага үз яратуларын һәм аның Патшалыгына үз тугрылыкларын күрсәтү юлы. Мондый хезмәтне башлаган кешеләр, Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы сәүдәгәр кебек, Патшалык хакына хәтта җир читенә китәргә әзерләр. Әлбәттә, миссионерлар бу ерак илләргә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне табар өчен түгел, ә бу хәбәр турында башка кешеләргә сөйләр өчен баралар: алар кешеләрне өйрәтәләр, аларга Гайсә Мәсихнең шәкертләре булырга ярдәм итәләр (Маттай 28:19, 20). Күп илләрдә аларга зур авырлыклар белән очрашырга туры килә. Әмма алар нык калып, мул фатихалар алалар.

9, 10. Үзәк Африка Республикасы кебек ерак илләрдә миссионерлар белән нинди кызык очраклар була?

9 Мисал итеп, Үзәк Африка Республикасын карап чыгыйк. Үткән елны бу илдә Гайсә үлемен искә алу Кичәсенә 16 184 кеше килгән. Бу вәгазьчеләр саныннан 7 тапкырга күбрәк. Илнең күп якларында электр уты булмаганга, кешеләр үз эшләрен урамда, агач күләгәсендә башкара. Миссионерлар да Изге Язмалар өйрәнүләрен саф һавада, агач күләгәсендә үткәрәләр. Тышта яктырак һәм салкынрак, шулай ук икенче яктан да файда бар. Монда яшәүче кешеләр Изге Язмаларны ярата һәм дин турында, башка илләрдә спорт белән һава торышы турында сөйләшкән кебек, теләп сөйләшәләр. Шуңа күрә еш кына мондый хәлне дә күреп була: үтеп барган кеше Изге Язмалар өйрәнүен күреп, үзе дә моңа кушыла.

10 Бер тапкыр, миссионер саф һавада өйрәнү алып барганда, аның янына юлның икенче ягында яшәүче бер егет килгән. Ул аның янына әле килмәделәр, шуңа күрә миссионер аңа да кереп чыгып, Изге Язмалар өйрәнүе башларга тиеш дип әйткән. Әлбәттә миссионер моңа шатланып ризалашкан, һәм бу егет хәзер рухи яктан тиз үсеп бара. Бу илдә полиция Йәһвә Шаһитләре йөрткән машиналарны еш кына туктата. Алар моны штраф түләтер яки суд повесткасын бирер өчен түгел, ә «Күзәтү манарасы» яки «Уяныгыз!» журналының соңгы саннарын сорар өчен яки ошаган мәкалә өчен рәхмәтләрен әйтер өчен эшли.

11. Авырлыкларга карамастан, тәҗрибәле миссионерлар үз хезмәтләре турында нәрсә уйлый?

11 40—50 ел элек миссионер булып хезмәт итә башлаган Шаһитләрнең күпләре бу хезмәтләрен әле дә тугры дәвам итәләр. Иман һәм ныклык ягыннан нинди искиткеч үрнәк бирә алар барыбызга да! Бер ир белән хатын миссионер булып соңгы 42 ел эчендә өч илдә хезмәт иткән. Ире болай дип сөйли: «Әлбәттә, авырлыклар да булгалады. Мәсәлән, 35 ел буе без малярия авыруы белән көрәштек. Әмма без беркайчан да миссионер булып хезмәт итә башлаганыбызга үкенмәдек». Хатыны болай дип өсти: «Рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр бик күп. Вәгазь зур шатлык китерә, шулай ук Изге Язмалар өйрәнүләрен дә башлау җиңел. Өйрәнгән кешеләр очрашуларга килеп бер-берсе белән танышканда, һәр тапкыр үзебезне гаиләбез җыелган кебек хис итәбез».

Алар «бар нәрсәне дә мәгънәсез» дип саный

12. Кеше чыннан да Патшалыкның кыйммәтлеген аңлый икәнен ничек билгеләргә?

12 Ил гизүче сәүдәгәр, кыйммәтле энҗене тапкач, «кайтып, бар булган нәрсәсен саткан һәм аны [энҗене] сатып алган» (Маттай 13:46). Кадерле дип саналганны бирергә әзерлек — бу Патшалык кыйммәтлеген чыннан да аңлаган кешеләрне аерып торучы як. Алла Патшалыгының данын Мәсих белән бергә татырга өметләнгән рәсүл Паул: «Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның өчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына... бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим»,— дип язган (Филиппуйлыларга 3:8, 9).

13. Чехия Республикасындагы бер директор Патшалыкка үз яратуын ничек күрсәткән?

13 Бүген дә күп кешеләр, Патшалык фатихаларын алыр өчен, үз тормышларында әзерлек белән зур үзгәрешләр ясыйлар. 2003 елның октябрь аенда 60 яшьлек мәктәп директоры кулына (Чехия) Изге Язмаларны өйрәнер өчен китап эләккән. Китапның исеме — «Мәңгелек тормышка алып баручы белем». Бу китапны укыгач, ул бу җирдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре белән элемтәгә кереп, Изге Язмалар өйрәнүе турында үтенгән. Рухи яктан үсә барып, ул җыелышның бар очрашуларына йөри башлаган. Әмма аның мэр булып сайланырга һәм сенатор булырга планнары булган. Хәзер аның планнары үзгәргән: ул Патшалык вәгазьчесе булып «сайланырга» максат куйган. Ул үзе болай дип сөйли: «Мин укучыларыма Изге Язмаларга нигезләнгән бик күп әдәбият тарата алдым». 2004 елның июлендә булган конгресста ул, суга чумдырылу үтеп, Йәһвәгә үзенең багышлануын символлаштырган.

14. а) Патшалык турындагы яхшы хәбәр миллионлаган кешене нәрсәгә дәртләндерә? б) Нинди җитди сорауларны безнең һәрберебез үз-үзенә бирә ала?

14 Бөтен җир шары буенча миллионлаган кеше моңа охшаш караш белән Патшалык турындагы яхшы хәбәрне кабул иткән. Алар бу явыз дөньядан чыкканнар һәм элекке яшәү рәвешләреннән баш тартканнар, алар шулай ук элекке дусларын һәм бу дөнья максатларын калдырганнар (Яхъя 15:19; Эфеслеләргә 4:22—24; Ягъкуб 4:4; 1 Яхъя 2:15—17). Ни өчен алар алай эшләгән? Чөнки алар өчен Алла Патшалыгы фатихалары бу дөнья төзелеше тәкъдим итә алган нәрсәләрдән кадерлерәк. Патшалык турындагы яхшы хәбәргә синең дә карашың шундыймы? Яшәү рәвешең, кадерләгән нәрсәләрең һәм максатларың Йәһвә таләпләренә туры килсен өчен, синең дә тиешле үзгәрешләр ясарга теләгең бармы? Андый үзгәрешләр ясасаң, бу сиңа хәзер дә һәм киләчәктә дә мул фатихалар китерәчәк.

Урак өсте тәмамлана

15. Пәйгамбәрлек буенча, Алла халкы бу соңгы көннәрдә нинди эш башкарырга тиеш?

15 Мәдхия җырлаучы: «Куәтеңне күрсәтер көнне, Синең халкың... әзер»,— дип җырлаган. «Әзер» булган кешеләр арасында «чык шикелле яшь егетләр» (ЯД) һәм «яхшы хәбәр сөйләүче бихисап күп хатын-кызлар» (ЯД) бар (Мәдхия 67:12; 109:3). Бу соңгы көннәрдә Йәһвә халкының — ир-атлар белән хатын-кызларның, яшьләр белән картларның — фидакарь хезмәте нинди җимешләр китерә?

16. Ничек Алланың хезмәтчеләре башкаларга Патшалык турында белергә ярдәм итә? Мисал китерегез. 

16 Һиндстанда ике миллионнан артык саңгырау кеше яши. Бу илдә яшәүче бер пионер — Патшалыкның тулы вакытлы вәгазьчесе — саңгырауларга Патшалык турында белемнәр алырга ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзләгән (Ишагыйя 35:5). Һәм Бангалорадагы саңгыраулар телен өйрәнү курсларына язылырга хәл иткән. Курс үткән вакытта ул күп саңгырауларга Патшалык өмете турында сөйли алган, һәм нәтиҗәдә Изге Язмалар өйрәнү буенча төркемнәр оештырылган булган. Берничә атна дәвамында 12 дән артык кеше Патшалык Залындагы очрашуларга йөри башлаган. Соңрак, туйда, бу пионер Калькуттада яшәүче саңгырау бер яшь кеше белән танышкан: аның Йәһвә турында күбрәк беләсе килгән, һәм ул күп сораулар биргән. Ләкин бер кыен як булган. Бу егет 1600 километр ераклыктагы Калькуттага кайтып, университетка керергә тиеш булган, ә ул шәһәрдә саңгыраулар телен белгән Йәһвә Шаһитләре булмаган. Ул Изге Язмалар өйрәнүен дәвам итәр өчен, әтисеннән, җиңел булмаса да, Бангалорада укырга рөхсәт алган. Ул рухи яктан үсә башлаган һәм бер елдан соң үзен Йәһвәгә багышлаган. Шуннан соң ул инде үзе саңгырау кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүләре алып барган, һәм алар арасында аның белән балачактан бергә үскән дусты да булган. Хәзер Һиндстандагы филиал пионерлар саңгыраулар телен өйрәнсен өчен чаралар күрә.

17. 19—22 нче битләрдә китерелгән 2004 елгы хезмәт отчетында сезгә аеруча нәрсә ошады?

17 Бу журналның 19—22 нче битләрендә Йәһвә Шаһитләренең 2004 хезмәт елындагы вәгазь эше турында бөтендөнья отчеты бирелгән. Йәһвә халкы бөтен җир шары буенча «искиткеч матур энҗене» эзләр өчен зур тырышлыклар куя. Моны үз күзләрегез белән күрер өчен вакыт бүлеп куйсагыз ничек булыр иде?

«Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын... эзләгез»

18. Гайсә ил гизүче сәүдәгәр турындагы ачык мисалында нәрсә турында әйтмәгән һәм ни өчен?

18 Ил гизүче сәүдәгәр турындагы ачык мисалны искә төшереп, шуңа игътибар итик: сәүдәгәр бар нәрсәсен сатканнан соң, ничек тормыш итәргә җыенганы турында Гайсә бер сүз дә әйтмәгән. Чыннан да берәрсе мондый сораулар бирергә мөмкин: «Ничек хәзер бу сәүдәгәр бер тиен акчасыз үзенә ризык, кием һәм яшәр урын таба ала ди? Бу кыйммәтле энҗедән аңа ни файда?» Әлбәттә, кеше карашыннан чыгып соралганда, бу сораулар бик урынлы. Ләкин Гайсә үз шәкертләренә: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер»,— дип әллә әйтмәгәнме? (Маттай 6:31—33). Ачык мисалны сөйләп, Гайсә Алланы нык яратырга һәм аның Патшалыгын ашкынып эзләргә кирәк икәнен күрсәткән. Монда безнең өчен нинди сабак бар?

19. Гайсәнең кыйммәтле энҗе турында сөйләгән ачык мисалының төп фикере нинди?

19 Безнең арада искиткеч яхшы хәбәр белән әле генә танышкан кешеләр дә һәм шул ук вакыт дистә еллар «Патшалыкны... эзләгән» һәм аның фатихаларын сөйләгән кешеләр дә бар. Ләкин безнең барыбызга да Патшалык эшләренә ашкыну сакларга кирәк. Авыр вакытларда яшәсәк тә, теге сәүдәгәр тапкан энҗе кебек, без эзләгән Патшалык — чын нәрсә һәм аны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый — моңа ышаныр өчен бездә һәркайсы сәбәп бар. Дөнья вакыйгалары һәм Изге Язмаларның үтәлгән пәйгамбәрлекләре безнең «бу дөнья төзелешенең ахырында» (ЯД) яшәгәнебезгә ышанычлы дәлилләр бирә (Маттай 24:3). Әйдәгез, ил гизеп йөрүче сәүдәгәр үз энҗесен кадерләгән кебек, Алла Патшалыгын кадерлик һәм яхшы хәбәрне шатлык белән игълан итик (Мәдхия 9:2, 3).

Хәтерлисезме?

• Нәрсә ярдәмендә һәр ел Алла хезмәтчеләренә башка күп кеше кушыла?

• Миссионерларда нинди караш күрәбез?

• Патшалык турындагы яхшы хәбәр хакына кешеләр нинди үзгәрешләр ясый?

• Гайсәнең бик кыйммәтле энҗе турындагы ачык мисалыннан нинди мөһим сабак алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Chart on page 19-22]

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2004 ХЕЗМӘТ ЕЛЫНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ОТЧЕТЫ

(Басманы кара)

[24 биттәге иллюстрация]

«Хакыйкать... һәркайсы кешене үзенә җәлеп итә» (А. Х. Макмиллан).

[25 биттәге иллюстрация]

Даньела белән Хельмут Венада чит ил кешеләренә вәгазьләгәннәр.