Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә халкы бәхетле

Йәһвә халкы бәхетле

Йәһвә халкы бәхетле

«Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле» (МАТТАЙ 5:3).

1. Нәрсә ул чын бәхет, ул нәрсәне күрсәтә һәм раслый?

БӘХЕТ — ул Йәһвә халкының кыйммәтле байлыгы. Мәдхия җырлаучы Давыт: «Алласы Йәһвә булган халык бәхетле!» — (ЯД) дип кычкырган (Мәдхия 143:15). Бәхет — ул тулы канәгатьләнү хисе. Чын бәхет — ул безне тулысынча чолгап ала торган хис; без Йәһвә безне хуплый икәнен аңлаганда бәхетле (Гыйбрәтле хикәя 10:22). Андый бәхет безнең күктәге Әтиебез белән җылы мөнәсәбәтләребез барлыгын күрсәтә һәм без аның ихтыярын үтибез икәнен раслый (Мәдхия 111:1; 118:1, 2). Гайсә Мәсих бәхетле булыр өчен тугыз сәбәп китергән. Без аларны шушы һәм чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз һәм «мөбарәк [бәхетле] Аллаһыга» — Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр никадәр бәхетле икәнен аңларбыз (1 Тимутегә 1:11).

Рухи ихтыяҗларыбызны аңлау

2. Гайсә бәхет турында кайчан сөйләгән һәм вәгазен нинди сүзләр белән башлаган?

2 Безнең эраның 31 елында Гайсә тарихтагы иң күренекле нотыкны сөйләгән. Бу нотык Таудагы вәгазь дип атала, чөнки Гайсә аны Гәлиләя диңгезе янындагы тау битендә сөйләгән. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә без мондый сүзләр укыйбыз: «Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, Аның янына шәкертләре килделәр. Гайсә аларны өйрәтә башлады һәм әйтте: „Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы“» (Маттай 5:1—3). Бер тәрҗемәдә Гайсәнең кереш сүзләре: «Аллаһы Тәгаләгә үз мохтаҗлыкларын аңлаганнар фатихалы»,— дип бирелгән («Священное Писание», Стамбул, 2003 ел).

3. Бәхетле булырга басынкылык ничек булыша?

3 Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә кеше үз рухи ихтыяҗларын аңласа, күпкә бәхетлерәк булачагын аңлаткан. Басынкы мәсихчеләр үзләренең гөнаһлы булуларын тулысынча танып, Йәһвәдән Гайсәнең йолым корбаны нигезендә гафу итүен үтенәләр (1 Яхъя 1:9). Шулай итеп алар тынычлык һәм чын бәхет табалар. «Җинаятьләре кичерелгән, гөнаһлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле [бәхетле]» (Мәдхия 31:1; 118:165).

4. а) Үзебезнең рухи ихтыяҗларыбызны аңлыйбыз һәм якыннарыбызның рухи ихтыяҗлары турында кайгыртабыз икәнен ничек күрсәтергә? б) Ничек без, үз рухи ихтыяҗларыбызны аңлап, тагын да бәхетлерәк булабыз?

4 Үз рухи ихтыяҗларыбызны аңлау безне Изге Язмаларны һәр көн укырга, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан вакытында бирелгән рухи ризыкны тәмләп «ашарга» һәм җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрергә дәртләндерә (Маттай 24:45; Мәдхия 1:1, 2; 118:111; Еврейләргә 10:25). Якыннарыбызны ярату аларның да рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга, аларга Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләргә һәм аларны Алла хакыйкатенә өйрәтергә дәртләндерә (Марк 13:10; Римлыларга 1:14—16). Башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөйләгәндә, без бәхетлерәк булабыз (Рәсүлләр 20:20, 35). Патшалыкка искиткеч өметебез турында һәм ул алып киләчәк фатихалар турында уйланганда, бәхетебез тагын да үсә. Майланган мәсихчеләрнең «кечкенә көтүе» өчен Патшалыкка өмет — күктә үлемсез тормыш, алар анда Гайсә белән хакимлек итәчәкләр (Лүк 12:32; 1 Көринтлеләргә 15:50, 54). «Башка сарыклар» өчен бу өмет — Патшалык идарәсендәге җирдәге Оҗмахта мәңгелек тормыш (Яхъя 10:16; Мәдхия 36:11; Маттай 25:34, 46).

Ни өчен хәсрәт кичерүчеләр бәхетле

5. а) «Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? б) Хәсрәт кичерүчеләр ничек юаныч таба?

5 Бәхетле булыр өчен Гайсә китергән тагын бер сәбәп үз-үзенә каршы килә кебек күренә: «Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларны юатыр» (Маттай 5:4). Ничек инде хәсрәт кичерүче кеше бәхетле була ала ди? Гайсәнең сүзләрен аңлар өчен, аның нинди хәсрәт турында әйткәнен карап чыгарга кирәк. Гөнаһлы булуыбыз — бу хәсрәт кичерү өчен сәбәп дип язган шәкерт Ягъкуб: «Гөнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз, икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне сафландырыгыз! Хәсрәтләнегез, ачыныгыз һәм ыңгырашыгыз! Сезнең көлүегез кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен. Раббы алдында баш иегез, һәм Ул сезне югары күтәрер» (Ягъкуб 4:8—10). Үзләренең гөнаһлы булулары аркасында кайгырган кешеләр, Мәсихнең йолым корбанына иман итсәләр һәм чын күңелдән тәүбә итеп, Йәһвә ихтыярын үтәсәләр, гөнаһлары кичереләчәген белгәч, юаныч табалар (Яхъя 3:16; 2 Көринтлеләргә 7:9, 10). Шулай итеп, алар Йәһвә белән үзара кадерле мөнәсәбәтләргә ия булалар, аңа хезмәт итеп һәм аны мактап мәңге яшәргә өмет алалар. Бу аларга шатлык һәм бәхет китерә (Римлыларга 4:7, 8).

6. Нинди мәгънәдә кайберәүләр хәсрәт кичерә, һәм нәрсәдә алар юаныч таба?

6 Гайсә сүзләре шулай ук җирдәге әшәкелек аркасында хәсрәт кичерүче кешеләргә кагыла. Гайсә үзе Ишагыйя 61:1, 2 дә язылган сүзләрне үзенә кулланган: «Ходай Алланың рухы минем өстә, чөнки Ходай мине юашларга яхшы хәбәрне җиткерергә майлады. Мине кайгыга төшкәннәрне дәваларга... барлык хәсрәт кичерүчеләрне юатырга җибәрде». Бу сүзләр җирдә яшәгән майланган мәсихчеләргә дә кагыла. Алар аны үзләренең ярдәмчеләре белән — «башка сарыклар» белән үтиләр. Алар барысы, образлы әйткәндә, «аның [христиан дөньясының символы булып хезмәт иткән мөртәтлеккә баткан Иерусалимның] арасында башкарыла торган бар әшәкелекләр турында сукранган хәсрәт кичерүче кешеләрнең маңгаена билге» куялар (Йәзәкил 9:4). Бу хәсрәт кичерүче кешеләрне «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәр» юата (Маттай 24:14). Озакламыйча Шайтанның бу явыз төзелешен Йәһвәнең гадел яңа дөньясы алмаштырачак. Моны белү бу кешеләрне бәхетле итә.

Юашлар бәхетле

7. Юаш булу бу нәрсә түгел?

7 Гайсә Таудагы вәгазен: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар»,дип дәвам итә (Маттай 5:5, ЯД). Кемдер юаш булу — бу йомшак характерлы булу дип саный. Әмма бу дөрес түгел. «Юашлар» дип тәрҗемә ителгән сүзнең мәгънәсен аңлатып, Изге Язмалар белгеченең берсе болай дип язган: «[Юаш] кешене аерып торучы үзенчәлек — бу аның һәрвакыт үз-үзен тота алуы. Юаш булу — бу җебегән, хисләргә бирелүчән яки ваемсыз булу түгел. Бу үз-үзен кулда тота алган көчле кешенең үзенчәлеге». «Мин — юаш, басынкы күңелле»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 11:29). Әмма гадел принципларны яклаганда, ул каты торган (Маттай 21:12, 13; 23:13—33).

8. Юашлык нинди сыйфат белән бәйле, һәм ни өчен аны кешеләр арасында күрсәтергә кирәк?

8 Шулай итеп, юаш булу үз-үзеңне тота алу белән тыгыз бәйле. Рәсүл Паул рух җимешен сурәтләгәндә, хәтта бу сыйфатларның икесен бергә әйткән (Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД). Юашлыкны изге рух ярдәмендә үстерергә кирәк. Мәсихчеләрнең бу сыйфаты җыелыштагы кардәшләр һәм шулай ук башкалар белән тынычлыкта яшәргә булыша. Паул болай дип язган: «Шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы [«юаш», ЯД], түземле булыгыз. Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез» (Көлессәйлеләргә 3:12, 13).

9. а) Ни өчен кешеләр арасында да һәм башка яклардан да юаш булырга кирәк? б) Нинди мәгънәдә юашлар «җирне мирас итеп алырлар»?

9 Без юаш булуыбызны кешеләр арасында гына күрсәтеп чикләнмибез. Без аны, шулай ук, Йәһвәнең хакимлегенә үз теләгебез белән буйсынып күрсәтәбез. Бу яктан иң яхшы үрнәкне Гайсә Мәсих калдырган. Җирдә яшәгәндә, ул юаш булган һәм Әтисенең ихтыярына тулысынча буйсынган (Яхъя 5:19, 30). Гайсә җирнең Хакиме итеп сайланганга, аңа чыннан да мирас итеп җир бирелә (Мәдхия 2:6—8; Данил 7:13, 14). «Җир өстеннән патшалык итәр» (ЯД) өчен, аның кешеләрдән йолып алынган 144 000 варисташы бар (Римлыларга 8:17; Ачылыш 5:9, 10; 14:1, 3, 4; Данил 7:27). Мәсих һәм аның варисташлары миллионлаган бәхетле кешеләр өстеннән хакимлек итәчәкләр. Сарыклар белән чагыштырыла торган бу бәхетле кешеләрдә: «Сабырлар [«юашлар», ЯД] җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дигән сүзләр үтәләчәк (Мәдхия 36:11; Маттай 25:33, 34, 46).

Тәкъвалыкка ачыккан кешеләр бәхетле

10. «Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр» ничек туена ала?

10 Гайсә бәхетле булыр өчен тагын бер сәбәп китерә: «Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларның ул теләген үтәр» (Маттай 5:6). Мәсихчеләр өчен тәкъвалык нормаларын Йәһвә билгели. Шуңа күрә «тәкъвалыкка ачыккан» кешеләр — бу Алла җитәкчелегенә «ачыккан» кешеләр. Мондый кешеләр үзләренең гөнаһлы һәм камилсез булуларын бик яхшы аңлый һәм Йәһвә Алланың илтифатын алырга бик телиләр. Алар тәүбә итеп һәм Мәсихнең йолым корбанына нигезләнеп кичерү сорасалар, Йәһвә алдында тәкъва була алалар. Моны Алла Сүзеннән белү аларга шундый зур бәхет китерә! (Рәсүлләр 2:38; 10:43; 13:38, 39; Римлыларга 5:19).

11, 12. а) Ничек майланган мәсихчеләр тәкъвалыкка ирешә? б) Ничек «башка сарыклар» тәкъвалыкка ачыкканлыкларын канәгатьләндерә?

11 Гайсә мондый кешеләрнең «теләге үтәлгәнгә», алар бәхетле булачак дип әйткән (Маттай 5:6). Мәсих белән бергә күктә патшалык итәргә чакырылган майланган мәсихчеләр «яшәр өчен тәкъва» (ЯД) дип игълан ителәләр (Римлыларга 5:1, 9, 16—18). Йәһвә аларны үзенең рухи угыллары итә. Мәсихнең күк Патшалыгында патша-руханилар булып хезмәт итәр өчен, алар аның варисташлары булалар (Яхъя 3:3; 1 Петер 2:9).

12 «Башка сарыклар» яшәү өчен әлегә тәкъва дип игълан ителмәгән. Ләкин, алар Мәсихнең түгелгән канына иман иткәнгә, Йәһвә аларны ниндидер дәрәҗәдә тәкъва дип саный (Ягъкуб 2:22—25; Ачылыш 7:9, 10). Алар Йәһвә дуслары буларак тәкъва дип игълан ителә һәм «зур газап» вакытында коткарылган булачак (Ачылыш 7:14). Алар «яңа күк» идарәсендә тәкъвалык урнашкан «яңа җирнең» өлеше булгач, аларның тәкъвалыкка ачыкканлыгы тагын да күбрәк канәгатьләндерелгән булачак (2 Петер 3:13; Мәдхия 36:29).

Шәфкатьлеләр бәхетле

13, 14. Шәфкатьне эшләребез белән ничек күрсәтергә, һәм ничек бу үзебезгә файда китерә?

13 Таудагы вәгазен дәвам итеп, Гайсә: «Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер»,дип әйткән (Маттай 5:7). Мәсәлән, җинаятьчегә закон буенча җәза бирелергә тиеш. Әгәр аны бу җәзадан азат итсәләр яки җәзасын киметеп үзгәртсәләр, бу очракта аңа шәфкатьлелек күрсәтелгән дип әйтелә. Ә Изге Язмаларда «шәфкать» дип тәрҗемә ителгән сүзләр күбрәк очракларда ярдәм итәргә әзерлекне аңлата: шәфкатьне ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, аларны кызганып, күрсәтәләр. Шулай итеп, шәфкатьлеләр кешеләрне кызгануларын үз эшләре белән күрсәтә. Гайсә бер ачык мисалда игелекле самареяле турында сөйләгән. Ул бәлагә эләккән кешегә шәфкатьлек күрсәткән һәм безгә бу яктан искиткеч үрнәк калдырган (Лүк 10:29—37).

14 Шәфкатьле кешеләрнең нинди бәхет татыганнарын белер өчен, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга игелек эшләргә кирәк (Гәләтиялеләргә 6:10). Гайсә кешеләрне жәлләгән. Бер тапкыр ул аларны «кызганды, чөнки алар көтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады» (Марк 6:34). Кешеләр күбрәк рухи ярдәмгә мохтаҗ икәнен Гайсә аңлаган. Без дә кешеләргә шәфкать һәм кызгану күрсәтә алабыз: аларга «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» сөйли алабыз; алар моңа барыннан да ныграк мохтаҗ (Маттай 24:14). Шулай ук олы яшьтәгеләргә, тол хатыннарга, ятим балаларга һәм «кайгырган җаннарга» (ЯД) ярдәмебезне тәкъдим итә алабыз (1 Тессалуникәлеләргә 5:14; Гыйбрәтле хикәя 12:25; Ягъкуб 1:27). Шулай эшләсәк, без бәхетле дә булабыз һәм Йәһвәнең шәфкатен яки рәхимен үз өстебездә татыйбыз (Рәсүлләр 20:35; Ягъкуб 2:13).

Саф күңеллеләр һәм татулык урнаштыручылар

15. Ничек саф күңелле һәм татулык урнаштыручы булырга?

15 Гайсә бәхетле булыр өчен алтынчы һәм җиденче сәбәпләрне китерә. Ул болай дип әйтә: «Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр. Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки Аллаһы аларны Үзенең балалары дип атар» (Маттай 5:8, 9). Күңел яки йөрәк әхлакый яктан гына түгел, ә шулай ук рухи яктан да саф булырга тиеш; ул шулай ук Йәһвәгә тулысынча бирелгән булырга тиеш (1 Паралипоменон 28:9; Мәдхия 85:11). Татулык урнаштыручы кешеләр исә мәсихче кардәшләре белән һәм мөмкин булганынча башкалар белән дә тынычлыкта яшиләр (Римлыларга 12:17—21). Алар «тынычлык эзлиләр һәм шуңа омтылалар» (1 Петер 3:11).

16, 17. а) Ни өчен майланган мәсихчеләрне Алла «Үзенең балалары» дип атый, һәм ничек алар «Аллаһыны күрәчәк»? б) «Башка сарыклар» Алланы ничек «күрә»? в) Кайчан һәм ничек «башка сарыклар» чыннан да Алланың «балалары» булачак?

16 Саф күңелле татулык урнаштыручыларга вәгъдә бирелә: алар «Аллаһыны күрәчәкләр», һәм ул аларны «Үзенең балалары» дип атаячак. Йәһвә рух белән тудырылган майланган мәсихчеләрне, алар әле җирдә яшәгән вакытта, үзенең балалары итә (Римлыларга 8:14—17). Терелтелеп күккә эләккәч, алар Йәһвә янында Мәсих белән хезмәт итәләр һәм чыннан да Алланы күрәләр (1 Яхъя 3:1, 2; Ачылыш 4:9—11).

17 Тынычлык сөюче «башка сарыклар» Игелекле Көтүчегә — Гайсә Мәсихкә буйсынып, Йәһвәгә хезмәт итәләр, ул аларның «Мәңгелек Атасы» була (Яхъя 10:14, 16; Ишагыйя 9:6). Мәсихнең Меңьеллык идарәсе азагында соңгы сынау булачак, аны үткән кешеләрне Йәһвә үзенең җирдәге уллары итәчәк, һәм алар «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын» алачаклар (Римлыларга 8:21; Ачылыш 20:7, 9). Моның барысын күрергә өметләнеп, алар Йәһвәне үзләренең Аталары дип атый, чөнки алар аңа үз тормышларын багышлаган һәм аны үзләренең Яшәү Бирүчесе итеп таныйлар (Ишагыйя 64:8). Борынгы заманда яшәгән Әюб белән Муса кебек, алар Йәһвәне иман күзләре белән «күрәләр» (Әюб 42:5; Еврейләргә 11:27). «Күңел күзләре» белән карап һәм Алла турында төгәл белемнәр алып, алар Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатларын күрәләр һәм, аның ихтыярын үтәп, аңа охшарга тырышалар (Эфеслеләргә 1:19; Римлыларга 1:19, 20; 3 Яхъя 11).

18. Гайсә бәхетле булыр өчен нинди беренче җиде сәбәп китерә?

18 Шулай итеп без үзләренең рухи ихтыяҗларын аңлаган, хәсрәт кичерүче, юаш һәм тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган, шәфкатьле, саф күңелле һәм татулык урнаштыручы кешеләр, Йәһвәгә хезмәт итеп, бәхет табалар икәнен белдек. Әмма мондый кешеләр һәрвакыт каршы килүләр белән очраша, аларны хәтта эзәрлеклиләр дә. Бу аларны бәхетсез итәме? Бу сорауны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Кабатлау

• Рухи ихтыяҗларын аңлаган кешеләр кайсы яклардан бәхетле?

• Хәсрәт кичерүчеләр ничек юату ала?

• Ничек юашлык күрсәтергә?

• Ни өчен шәфкатьле, саф күңелле һәм татулык урнаштыручы булырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

«Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле».

[7 биттәге иллюстрация]

«Шәфкатьлеләр бәхетле».

[7 биттәге иллюстрация]

«Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле».