Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә һәрвакыт дөреслек буенча эш итә

Йәһвә һәрвакыт дөреслек буенча эш итә

Йәһвә һәрвакыт дөреслек буенча эш итә

«Ходай бар юлларында да гадел» (МӘДХИЯ 144:17).

1. Берәрсе синең турыда начар уйлап йөрсә, син үзеңне ничек хис итәрсең, һәм моңардан нинди сабак алабыз?

БЕРӘҮ бөтенесен тулысынча белмәсә дә, сине яки синең эшләреңне гаепләп, синең турыда начар уйлап йөри башлый. Андый хәлгә эләккәнең бармы? Сиңа ул вакытта бик авыр булгандыр, һәм синең хәлең аңлашыла да. Без моңардан бер мөһим сабак ала алабыз: берәр нәрсә турында барысы тулысынча билгеле булмаса, нәтиҗә ясарга ашыкма.

2, 3. Изге Язмаларның кайбер өзекләрендә бар сорауга җавап табарлык җентеклекләр булмаса, кайберәүләр нәрсә эшли, әмма Изге Язмаларда Йәһвә турында нәрсә әйтелә?

2 Йәһвә Алла турында белемнәр алганда да, бу сабакны истә тоту мөһим. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларның кайбер хәбәрләре башта дөрес аңлашылмаска мөмкин. Мәсәлән, Алла хезмәтчеләренең тәртипләре яисә Алланың үзенең эшләре безнең бар сорауларыбызга да җавап бирерлек итеп сурәтләнми. Кызганычка каршы, кайберәүләр мондый хәбәрләрне тәнкыйтьлиләр, хәтта Алланың гаделлеген һәм дөрес эш итүен шик астына куялар. Ләкин Изге Язмаларда «Ходай бар юлларында да гадел» дип әйтелә (Мәдхия 144:17). Аның Сүзе безне «Алла эшләрен дөрес алып бара» дип ышандыра (Мәдхия 36:28; Әюб 34:12). Шуңа күрә, кешеләр Алла турында хаталы нәтиҗәгә килгәндә, аның нәрсә хис иткәнен күз алдыңа китереп кенә кара!

3 Ни өчен без Йәһвә эшләре белән ризалашырга тиеш? Әйдәгез, моның өчен биш сәбәп карап чыгыйк. Шуннан соң, бу сәбәпләрне истә тотып, Изге Язмаларда әйтелгән ике өзекне карап чыгарбыз. Аларны укыганда, кайбер кешеләрнең сораулары туа.

Ни өчен Йәһвә эшләре белән ризалашырга кирәк?

4. Алла эшләре турында укыганда, ни өчен басынкы булырга кирәк? Мисал белән күрсәтегез.

4 Беренче сәбәп: Йәһвә эшкә кагылышлы бар якларны да күрә, ә без юк. Шуңа күрә, Алланың эшләре турында укыганда, безгә басынкылык кирәк. Бер мисал китерик. Кеше йөзенә карамыйча һәрвакыт дөрес хөкемнәр чыгарган намуслы бер судья үз карарын игълан итә. Әгәр берәрсе, шул эш буенча барысын да белмичә яки законнарны төгәл аңламыйча, чыгарган хөкемне тәнкыйтьли башласа, син нәрсә уйлар идең? Тулысынча барысын белмичә, карарны тәнкыйтьләү ахмаклык булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 18:13). Шуңа күрә кешеләрнең «бөтен дөньяның Хакимен» тәнкыйтьләве тагы да акылсызрак эш! (Яратылыш 18:25).

5. Изге Язмалардан Алланың берәр кешегә карата эшләгәннәре турында укыганда, безгә нәрсәне онытмаска кирәк?

5 Икенче сәбәп: без кеше йөрәгендә нәрсә икәнен күрмибез, ә Алла күрә (1 Патшалык 16:7). Үз Сүзендә ул болай дип әйтә: «Мин, Ходай, һәркемгә аның юлы буенча һәм аның эшләренең җимешләре буенча әҗерен бирер өчен, йөрәкне тикшерәм һәм эчтәгене сыныйм» (Иремия 17:10). Шуңа күрә, Изге Язмаларда Алланың берәр кешегә карата эшләгәннәре турында укыганда, әйдәгез шуны онытмыйк: аның бар нәрсәне күрүче күзләре кешенең Алла Сүзендә язылмаган яшерен фикерләрен, аны моны эшләргә нәрсә эткәнен һәм аның ниятләрен күргән (1 Паралипоменон 28:9).

6, 7. а) Йәһвә, аңа зур бәя түләргә туры килсә дә, үзенең гадел һәм тәкъва нормаларын бозмый икәнен ничек күрсәткән? б) Изге Язмаларның кайберәүләрдә Алланың дөрес һәм гадел эш иткәненә шикләр тудыручы берәр өзеген укыганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

6 Өченче сәбәп: Йәһвә, үзенә зур бәя түләргә туры килсә дә, үз тәкъва нормаларын бозмый. Бер мисал карап чыгыйк. Тыңлаучан кешелекне гөнаһ белән үлемнән азат итәр өчен, Йәһвә үз Улын йолым корбаны итеп биргән һәм шуның белән үзенең гадел һәм тәкъва нормалары буенча эш иткән (Римлыларга 5:18, 19). Әмма үзенең яраткан Улының җәфалау баганасындагы газапларын һәм үлемен күрү Йәһвәгә бик авыр булган. Бу вакыйгадан Алла турында нәрсә беләбез? Гайсә Мәсих түләгән йолым турында Изге Язмаларда: «[Алла моның белән] Үзенең хаклыгын раслады»,— дип әйтелә (Римлыларга 3:24—26). Римлыларга 3:25 тәге сүзләрне бер тәрҗемәдә: «Бу [йолым] Алланың һәрвакыт дөреслек һәм гаделлек буенча эш иткәнен күрсәтте»,— дип укыйбыз («New Century Version»). Әйе, йолым түләр өчен Йәһвәнең нәрсә эшләргә әзер булганын исәпкә алып, без аның «дөреслеккә һәм гаделлеккә» иң зур хөрмәт күрсәткәненә инанабыз.

7 Шуңа күрә, Изге Язмаларның кайберәүләрдә Алланың дөрес һәм гадел эш иткәненә шик тудыра торган өзекләрен укыганда, шуны истә тотыйк: Йәһвә үзенең тәкъвалык һәм гаделлек нормаларына тугры булганга, үзенең Улын җәфалы үлемгә дучар иткән. Алай булгач, ул башка эшләрендә үз нормаларын бозармы? Йәһвә беркайчан да үзенең тәкъвалык һәм гаделлек нормаларын бозмый. Шулай итеп, бездә Йәһвәнең үз эшләрен һәрвакыт гадел һәм дөрес алып барганына ышанычлы булырга җитди сәбәп бар (Әюб 37:23).

8. Йәһвәгә кайбер очракларда гаделлек һәм тәкъвалык җитми дигән уйлар ни өчен мәгънәсез?

8 Дүртенче сәбәп: Йәһвә кешеләрне үз сурәтендә барлыкка китергән (Яратылыш 1:27). Димәк, кешеләрдә Аллада булган сыйфатлар, шул исәптән гаделлек һәм тәкъвалык сыйфатлары бар. Безнең гаделлек һәм тәкъвалык хисе бездә Йәһвәгә кайбер очракларда гаделлек һәм тәкъвалык җитми дигән уйлар тудырса, бу мәгънәсез булыр иде. Әгәр Изге Язмаларның берәр өзеге борчучы сораулар тудырса, шуны истә тотарга кирәк: мирас итеп алынган гөнаһ аркасында безнең гаделлек һәм тәкъвалык хисләребез камил түгел. Йәһвә Алла исә, ә без аның сурәтендә яратылганбыз, гаделлегендә һәм тәкъвалыгында камил (Икенчезаконлык 32:4). Кешеләр Алладан гаделрәк була ала һәм эшләрне аңардан дөресрәк алып бара ала дип уйлау көлке генә! (Римлыларга 3:4, 5; 9:14).

9, 10. Ни өчен Йәһвә кешеләргә үз эшләрен аңлатып яки алар алдында акланып торырга тиеш түгел?

9 Бишенче сәбәп: Йәһвә «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә» (Мәдхия 82:19). Шуңа күрә ул кешеләргә үз эшләгәннәрен аңлатып яки алар алдында акланып торырга тиеш түгел. Ул Бөек Чүлмәкче, ә без чүлмәк ясала торган балчык кына: бу чүлмәкләр белән нәрсә эшләргә икәнен ул үзе белә (Римлыларга 9:19—21). Без — ул ясаган чүлмәкләр — аның карарларын яки эшләрен шик астына куярга кем? Ыруг башлыгы Әюб Алланың кешеләр белән мөгамәлә итү юлларын дөрес аңламаганда, Йәһвә аны төзәтеп: «Син хөкемнәрем дөрес түгел дип саныйсыңмы? Үзеңне дөрес итеп күрсәтер өчен, мине явыз итеп күрсәтәсеңме?» — дип сораган. Үзенең уйламыйча әйткәнен аңлагач, Әюб тәүбә иткән (Әюб 40:3; 42:6). Алланы тәнкыйтьләп, беркайчан да хата эшләмик!

10 Шулай итеп, шуны ачык күрдек: Йәһвә бар эшләрен дөрес алып бара; һичшиксез, моңа ышаныр өчен җитди сәбәпләр бар. Йәһвә юлларын аңлар өчен нигез салгач, әйдәгез, Изге Язмалардан ике өзек карап чыгыйк. Аларны укыганда, кайберәүләрнең сораулары туа. Беренче өзек Алла хезмәтчесенең бер эше турында, ә икенчесе Алланың башкарган эше турында.

Ни өчен Лут үз кызларын ачулы кеше төркеменә тәкъдим иткән?

11, 12. а) Алла үзенең ике фәрештәсен, кеше тәне биреп, Содом шәһәренә җибәргәч булган вакыйгаларны сөйләп бирегез. б) Бу вакыйга кайбер кешеләрдә нинди сораулар тудыра?

11 Яратылыш китабының 19 нчы бүлегендә Алла үзенең ике фәрештәсен, кеше тәне биреп, Содом шәһәренә җибәргән дип әйтелә. Лут алардан үз йортында тукталуларын үтенгән. Әмма төнлә шәһәр ир-атлары Лут йортын чолгап алганнар һәм Луттан кунакларыңны чыгар дип таләп итә башлаганнар. Аларның максаты — әхлаксызлык кылу булган. Лут кешеләрне тынычландырырга тырышса да, файдасы булмаган. Кунакларны якларга тырышып, Лут болай дигән: «Кардәшләрем, зинһар яманлык эшләмәгез... Менә, минем ир күрмәгән ике кызым бар; яныгызга шуларны чыгарам, алар белән теләгәнегезне эшләгез; әмма бу адәмнәргә тимәгез, чөнки алар минем өй кунакларым». Әмма алар аның сүзләренә игътибар итмичә, ишекне ватып керергә җыенганда, фәрештәләр бу ачулы кешеләрне сукырайткан (Яратылыш 19:1—11).

12 Әлбәттә, мондагы вакыйга күп кешедә сораулар тудыра. Кайберәүләр: «Ничек инде Лутның, кунакларын яклар өчен, бу әхлаксыз кешеләргә үзенең кызларын бирергә кулы күтәрелгән? Әллә ул дөрес эшләгәнме? Ул куркак түгелме?» — дип гаҗәпләнергә мөмкин. Ничек Петер Алла тарафыннан рухландырылган хатында Лутны «әхлакый кеше» дип атый алган? Алла Лут эшләрен хуплаганмы? (2 Петер 2:7, 8). Дөрес булмаган нәтиҗә ясамас өчен, әйдәгез, бу вакыйганы җентекләбрәк карап чыгыйк.

13, 14. а) Лут турындагы өзектә нәрсәгә игътибар итеп була? б) Лутның куркак булмаганын нәрсә күрсәтә?

13 Беренчедән шуңа игътибар итик: Изге Язмаларда Лут яхшы яки начар эшләгән диелми, ә бары тик вакыйга гына сурәтләнә. Анда шулай ук аның уйлары яки ни өчен үзен шулай тотканы да әйтелми. Лут «тәкъва кешеләр... терелү» вакытында яшәүгә кайткач, ул безгә, бәлки, барысын ачыклап бирер (Рәсүлләр 24:15).

14 Лутны куркак дип атап булмый. Ул бик кыен хәлгә эләккән. Кунакларны «минем өй кунаклары» дип атап, Лут аларны якларга һәм аларга сыену урыны бирергә тиеш икәнен күрсәткән. Ләкин моны эшләү җиңел булмаган. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий Содом кешеләре турында болай дип яза: «Кешеләргә карата гаделсез, Аллага карата хөрмәтсез... Алар ил гизүче кешеләрне нәфрәт иткәннәр һәм аларны Содом шәһәре бозыклыкларына тартканнар». Әмма Лут бу ачулы кешеләр алдында калтырап тормаган. Ул чыккан һәм тынычландырырга теләп, алар белән сөйләшә башлаган. Ул хәтта «үз артыннан өенең ишеген бикләп куйган» (Яратылыш 19:6).

15. Лут иман белән эш иткән дип ни өчен әйтеп була?

15 «Әмма ни өчен Лут үз кызларын бу кешеләргә тәкъдим иткән?» — дип сорарга мөмкин берәрсе. Лутка кара якканчы, башта кайбер якларны карап чыгыйк. Беренчедән, Лут иман белән эш иткәндер. Ничек инде иман белән? Лут бик яхшы белгән: Йәһвә Ибраһим хатыны Сараны яклаган. Искә төшерик: Сара бик матур булганга, Ибраһим аңардан мине үзеңнең абыең дип әйтерсең дип үтенә, чөнки Сара өчен үзен үтерерләр дип курка *. Һәм Сараны фиргавен йортына алалар. Ләкин Йәһвә фиргавенгә Сараны хатын итеп алырга бирмәгән (Яратылыш 12:11—20). Бәлки, Лут та кызларым шундый ук яклау алачаклар дип иман иткәндер. Йәһвә чыннан да үз фәрештәләре аша ярдәм иткән, һәм кызлар зыян күрмәгән.

16, 17. а) Ничек Лут Содомда яшәүчеләрне аптырашта калдырырга яки алар арасында буталчык чыгарырга тырышкан? б) Лутның уйларын белмәсәк тә, без нәрсәдә бер дә шикләнмибез?

16 Лутның шулай эшләгәненә, бәлки, башка сәбәп булгандыр. Ул бу сүзләре белән кешеләрне аптыратырга яки алар арасында буталчык чыгарырга уйлагандыр. Лут бу кешеләр гомосексуалистлар булганга, аның кызларына тимәсләр дип ышанган (Яһүд 7). Өстәвенә, яшь кызларының кияүләре бу шәһәрдән булганга, җыелган халык арасында аларның туганнары, дуслары яки эшләрен бергә алып барган кешеләре дә булгандыр (Яратылыш 19:14). Шуңа күрә Лут, бәлки, шуңа өметләнгәндер: бу кешеләр арасыннан берәрсе аның кызларын яклап чыга башласа, төркем икегә бүленәчәк, һәм ул чакта алар алай ук куркыныч та булмаячак *.

17 Лутны үзен шулай тотарга нәрсә эткән, ул нәрсә турында уйлаган — без белмибез. Әмма Йәһвә һәрвакытта да дөресне эшләгәнгә, Лутны «әхлакый кеше» дип атар өчен аның бик җитди сәбәпләре булган — без моңа бер дә шикләнмибез. Һәм Содомның акылдан шашкан халкының эшләрен карап чыккач, шул бозык шәһәрнең кешеләрен юк итеп, Йәһвәнең дөрес эшләгәненә безнең берәр шигебез бармы? (Яратылыш 19:23—25).

Ни өчен Йәһвә Озаны үтергән?

18. а) Давыт килешү сандыгын Иерусалимга күчергәндә, нәрсә булган? б) Бу вакыйга буенча нинди сорау туа?

18 Кайберәүләрдә сораулар тудыра торган тагын бер вакыйга бар. Ул Давыт килешү сандыгын Иерусалимга алып килгәндә, юлда була. Килешү сандыгын арбага салып, аны үз абыйсы белән Оза исемле кеше алып бара. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Нахонның ындыр табагына барып җиткәч, Оза Алланың килешү сандыгына кулын сузып, аңа тотынды, чөнки үгезләр аны авыштырганнар иде. Әмма Ходайның Озага ачуы чыкты, һәм үзен хөрмәтсез тотканы өчен, Алла аны үтерде, һәм ул шунда Алланың килешү сандыгы янында үлде». Берничә ай үткәч, килешү сандыгын икенче тапкыр Иерусалимга күчереп карыйлар, һәм бу, Алла билгеләгән тәртип буенча эшләнгәнгә, уңышлы тәмамлана: аны Кааф кавеменнән левилеләр үз җилкәләрендә алып барган (2 Патшалык 6:6, 7; Саннар 4:15; 7:9; 1 Паралипоменон 15:1—14). Берәрсе: «Ни өчен Алла шундый каты җәза биргән? Оза килешү сандыгын тотып калырга гына теләгән бит?» — дип сорарга мөмкин. Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Әйдәгез, бу вакыйганы җентекләбрәк карап чыгыйк.

19. Ни өчен Йәһвәгә гаделсезлек эшләү мөмкин түгел?

19 Шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә беркайчан да гаделсезлек эшләми (Әюб 34:10). Алла үзен гаделсез тотса, бу ярату күрсәтү булмас иде, ә Изге Язмалардан «Аллаһы — мәхәббәт ул» икәнен беләбез (1 Яхъя 4:8). Өстәвенә, Изге Язмада «хак хөкем һәм дөреслек — Синең [Алланың] тәхетеңнең төп нигезе» дип әйтелә (Мәдхия 88:15). Шулай булгач, ничек Алла үзен гаделсез тота ала ди? Алай эшләсә, ул үз хакимлегенең нигезен җимереп ташлар иде.

20. Килешү сандыгы турында Канунда әйтелгәнне Оза белгән дип ни өчен әйтеп була?

20 Шуны да истә тотарга кирәк: Оза Канунны белергә тиеш иде. Килешү сандыгы Йәһвәнең биредә булуын күрсәткән. Канун буенча билгеләнмәгән кеше килешү сандыгына кагылырга тиеш булмаган, югыйсә аны үлем көткән (Саннар 4:18—20; 7:89). Шуңа күрә килешү сандыгын күчерү эшенә бик җитди карарга кирәк булган. Оза күрәсең (рухани булмаса да) левиле булган, шуңа күрә Канунны белергә тиеш иде. Моннан тыш, күп ел алдарак килешү сандыгы аның әтисенең йортына саклыкка китерелгән булган (1 Патшалык 6:20—7:1). Һәм Давыт аны Иерусалимга күчерергә җыенганда, инде 70 ел үткән. Шулай итеп, Оза бала чактан ук килешү сандыгы турындагы кануннарны, күрәсең, белгән.

21. Оза очрагында Йәһвә кеше йөрәген күрә икәнен истә тоту ни өчен мөһим?

21 Үткән абзацларда Йәһвә кеше йөрәген күрә дип әйтелгән иде. Алла Сүзендә Оза үзен «хөрмәтсез тоткан» дип әйтелгәнгә, бәлки, Озаның йөрәгендә үз-үзен яратуга кагылышлы теләкләр булгандыр. Алар турында Изге Язмада ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, Йәһвә аларны, күрәсең, билгеләгән. Оза тәкәббер, чикләрне белми торган кеше булмаган микән? (Гыйбрәтле хикәя 11:2). Бөтен халык алдында үзенең гаиләсендә сакланган килешү сандыгын алып бару Озага масаер өчен сәбәп бирмәгән микән? (Гыйбрәтле хикәя 8:13). Оза Йәһвәнең үзенең биредә булуын символлаштырган килешү сандыгын тотып калырлык көче юк дип уйлаган. Аның иманы шулхәтле әз булганмы? Без белмибез, әмма Йәһвәнең дөрес эшләгәненә бер дә шикләнмибез. Күрәсең, ул Озаның йөрәгендә нәрсәнедер күргән һәм шунда ук аны үтергән (Гыйбрәтле хикәя 21:2).

Шиксез булыр өчен нык нигез

22. Алла Сүзендә кайвакыт кайбер җентеклекләрнең булмавы ничек итеп Йәһвә акыллылыгын күрсәтә?

22 Йәһвә үз Сүзендә кайбер җентеклекләрне кайвакыт төшереп калдырган. Моңардан аның тиңе булмаган акылын күрәбез. Җентеклекләрне төшереп калдырып, Йәһвә безгә аңарда шикләнмәгәнебезне күрсәтер өчен мөмкинлек бирә. Каралган материал Йәһвәнең эшләрне алып барган юллары белән ризалашыр өчен, әллә нык нигез бирмиме? Алла Сүзен эчкерсез йөрәк белән һәм алдан ук тискәре мөнәсәбәтле булмыйча укыганда, без Йәһвә турында күп белербез, һәм бу белемнәр безне ул һәрвакытта гадел һәм дөрес эшли икәненә ышандырачак. Шуңа күрә, Изге Язмаларның кайбер өзекләре шунда ук ачык җаваплар бирә алмаслык сораулар тудырса, әйдәгез, Йәһвәнең дөрес эшләгәненә беркайчан да шикләнмик.

23. Йәһвәнең киләчәктә нәрсә эшләячәгенә ышаныч белән яши алабыз?

23 Без Йәһвә киләчәктә башкарачак эшләрен дә шулай алып барачак дип ышана алабыз. Шулай итеп, якынлашып килүче зур афәттә үз хөкемен үтәгәндә «тәкъваны явыз белән бергә юк итмәячәгенә» ышана алабыз (Яратылыш 18:23). Алла моны тәкъвалык белән гаделлекне яратканга эшләмәячәк. Без шулай ук шуңа да ышанабыз: якынлашып килүче яңа дөньяда ул безнең бар мохтаҗлыкларыбызны иң яхшы юл белән канәгатьләндерәчәк (Мәдхия 144:16).

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. Ибраһимның куркуы нигезсез булмаган, чөнки борынгы папирусларда бер фиргавен үз гаскәриләренә матур хатынны алып китәргә, ә ирен үтерергә кушкан дип әйтелә.

^ 16 абз. Тагын да күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1 март, 1981 ел санының 22 нче битен карагыз.

Хәтерлисезме?

• Йәһвәнең эшләре белән ризалашыр өчен нинди биш сәбәп бар?

• Лутның үз кызларын ачулы кеше төркеменә тәкъдим иткәне турында уйланганда, дөрес булмаган нәтиҗә ясамаска нәрсә ярдәм итәчәк?

• Йәһвәнең Озаны ни өчен үтергәнен аңларга нәрсә ярдәм итә?

• Йәһвәнең киләчәктә нәрсә эшләячәгенә ышаныч белән яши алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]