Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле

Эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле

Эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле

«Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле» (МАТТАЙ 5:11).

1. Гайсә бәхет һәм эзәрлекләүләр турында әйткәндә, үз шәкертләрен нәрсәгә ышандырган?

ГАЙСӘ үз рәсүлләрен Патшалык турында вәгазьләр өчен беренче тапкыр җибәргәндә, алар каршы килү белән очрашачак дип кисәткән: «Минем өчен барысы да сезне нәфрәт итәр» (Маттай 10:5—18, 22). Әмма алдарак, Таудагы вәгазендә, ул рәсүлләрен һәм үзенең башка шәкертләрен шуңа ышандырган: каршылыклар булса да, бу әле алар бәхетсез булачак дигәнне аңлатмый. Гайсә эзәрлекләүләр кичергән кешеләр хәтта бәхетле дә дип әйткән. Ничек инде эзәрлекләүләр кешене бәхетле итә ала ди?

Тәкъва булганнары өчен газаплар

2. Гайсә һәм рәсүл Петер сүзләре буенча, кайсы очракта газап чигүче бәхетле?

2 Гайсә сигезенче тапкыр бәхет турында әйтә: «Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы» (Маттай 5:10). Газап чигү үзе әле мактар өчен сәбәп түгел. «Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә»,— дип язган рәсүл Петер. Һәм болай дип өндәгән: «Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел. Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз» (1 Петер 2:20; 4:15, 16). Гайсә сүзләре буенча, әгәр син тәкъва булуың өчен газап чигәсең икән, бу газап чигү бәхет китерә.

3. а) Тәкъва булу өчен эзәрлекләүләр кичерү нәрсәне аңлата? б) Эзәрлекләүләр беренче мәсихчеләргә ничек тәэсир иткән?

3 Чын тәкъвалык — ул Алла ихтыярын һәм аның әмерләрен үтәү. Димәк, берәрсе сине Алла нормаларын һәм таләпләрен бозарга тартканда, каршы торсаң, тәкъва булуың өчен газап чигәсең. Яһүд җитәкчеләре рәсүлләргә Гайсә исеме хакына вәгазьләүләрен туктатырга кушканнан соң, рәсүлләр тыңламаган, шуңа күрә аларны эзәрлекләгәннәр (Рәсүлләр 4:18—20; 5:27—29, 40). Бу эзәрлекләү рәсүлләрне шатлыксыз калдырып, аларның вәгазьләргә теләкләрен киметкәнме? Һич тә юк! «Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр. Һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (Рәсүлләр 5:41, 42). Эзәрлекләү аларга шатлык китергән һәм вәгазьдә ашкынуларын ныгыткан гына. Соңрак мәсихчеләрне, императорга табынуда катнашырга теләмәгәнгә, римлылар эзәрлекләгәннәр.

4. Мәсихчеләрне нинди сәбәпләр аркасында эзәрлеклиләр?

4 Йәһвә Шаһитләрен «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләүләрен туктатмаганга эзәрлекләгәннәр һәм безнең көннәрдә дә моны дәвам итәләр (Маттай 24:14). Алар, мәсихче очрашуларын үткәрү рөхсәт ителмәгәндә, Изге Язмаларның бергә җыелырга дигән күрсәтмәсен үтиләр һәм мондый очрашуларны калдыруга караганда, газап чигүне яхшырак күрәләр (Еврейләргә 10:24, 25). Йәһвә Шаһитләрен, шулай ук, мәсихчеләр нейтралитетын тотканга һәм каннан тыелу турындагы канунны бозудан баш тартканга да эзәрлеклиләр (Яхъя 17:14; Рәсүлләр 15:28, 29). Моңа да карамастан, тәкъвалык өчен көрәшү Алла халкының күңеленә тынычлык бирә һәм аңа күп бәхет китерә (1 Петер 3:14).

Мәсих исеме өчен хурлау

5. Безнең көннәрдә Йәһвә халкын күбрәк очракларда нәрсә өчен эзәрлеклиләр?

5 Гайсә Таудагы вәгазендә бәхетле булыр өчен тугызынчы сәбәпне китерә, ул да эзәрлекләүләр белән бәйле: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле» (Маттай 5:11). Йәһвә халкын күбрәк очракларда бүгенге бозык дөнья төзелеше эшләрендә катнашмаганга эзәрлеклиләр. Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, бәлки Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезне шуңа күрә нәфрәт итә» (Яхъя 15:19). Моның турында рәсүл Петер дә: «Мәҗүсиләр хәзер сезнең үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның өчен сезне яманлыйлар»,— дип язган (1 Петер 4:4).

6. а) Майланганнарның калдыгын һәм аларның ярдәмчеләрен нәрсә өчен хурлыйлар һәм эзәрлеклиләр? б) Хурлау аркасында бәхетебез кимиме?

6 Без инде әйтеп киткән идек: беренче мәсихчеләрне Гайсә исеме хакына вәгазьләүләрен туктатудан баш тартканга эзәрлекләгәннәр. Мәсих үзенең артыннан баручыларга: «Дөньяның читенә кадәр... Миңа шаһит булачаксыз»,— дигән йөкләмә биргән (Рәсүлләр 1:8). Мәсихнең майланган кардәшләренең тугры калдыгы һәм аларның «бихисап күп кеше» саныннан тугры ярдәмчеләре Гайсәнең бу йөкләмәсен ашкынып үтиләр (Ачылыш 7:9). Шуңа күрә Шайтан «хатынның [Алла оешмасының күктәге өлешенең] Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче калган балаларына каршы сугыш» алып бара (Ачылыш 12:9, 17). Йәһвә Шаһитләре буларак, без хәзерге көннәрдә күктәге Патшалыкта идарә иткән Патша — Гайсә хакында шаһитлек бирәбез, бу хөкүмәт Алланың тәкъва яңа дөньясын урнаштыруга каршы килгән кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк (Данил 2:44; 2 Петер 3:13). Бу шаһитлек өчен безне хурлыйлар һәм эзәрлеклиләр, әмма Мәсих исеме хакына газап чигү безгә бәхет китерә (1 Петер 4:14).

7, 8. Дошманнар беренче мәсихчеләр турында нинди ялган таратканнар?

7 Гайсә үз шәкертләренә кешеләр алар турында «ялганлап бөтен яманны... сөйләячәкләр» (ЯД) дигән, әмма моңа да карамастан аларга үзләрен бәхетле дип санарга кирәк дигән (Маттай 5:11). Мондый ялган белән, һичшиксез, беренче мәсихчеләргә очрашырга туры килгән. Рәсүл Паул б. э. якынча 59—61 елларында кулга алынып Римда ябылуда булганда, яһүд җитәкчеләре мәсихчеләр турында: «Безгә билгеле булганча, һәркайда бу мәзһәбкә [сектага] каршы сөйлиләр»,— дигәннәр (Рәсүлләр 28:22). Паул белән Силасны «бөтен җирдә чуалыш чыгарып тынычлыкны бозып йөриләр» һәм «кайсарның әмерләренә каршы чыгалар» дип гаепләгәннәр (Рәсүлләр 17:6, 7).

8 Рим империясе көннәрендә яшәгән мәсихчеләр турында Кеннет Латурет болай дип язган: «Гаепләүләр төрле булган. Мәсихчеләр мәҗүсиләр йолаларын үтәргә теләмәгәнгә, аларны атеистлар дип атаганнар. Алар җәмгыять тормышындагы күп нәрсәләрдән — мәҗүси бәйрәмнәр, халыкның күңел ачуларыннан... үзләрен читтә тотканга, алардан кешене нәфрәт итүчеләр дип мыскыллап көлгәннәр. [...] Төнлә мәсихче ир-атлар мәсихче хатын-кызлар белән... бер-берсе белән алмашынып, якынлык кылалар дип санаган кешеләр. [...] [Гайсә үлемен искә алу Кичәсендә] имандашлар гына катнашканга, мәсихчеләр кайвакыт сабый баланы корбан итеп, аның канын эчәләр, тәнен ашыйлар дигән имеш-мимешләр тарала башлаган». Беренче мәсихчеләр императорга табынуда катнашудан баш тартканга, аларны, шулай ук, дәүләт дошманнары дип тә санаганнар.

9. Беренче гасыр мәсихчеләренең ялган гаепләүләргә карашы нинди булган, һәм безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була?

9 Ялган гаепләүләр беренче мәсихчеләргә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә комачауламаган. Б. э. 60—61 елларында Паул яхшы хәбәр «бөтен дөньяда... зур уңыш китерә һәм тарала» һәм «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип язган (Көлессәйлеләргә 1:5, 6, 23). Бүгенге көннәр турында да шулай ук әйтеп була. Беренче гасырдагы мәсихчеләргә кебек, Йәһвә Шаһитләренә дә бүген ялган гаепләүләр ишетергә туры килә. Әмма Патшалык турындагы вәгазь эше гөрләп үсә һәм бу эш катнашучыларга зур бәхет китерә.

Пәйгамбәрләр кебек эзәрлекләүләргә дучар булуыбыз бәхет китерә

10, 11. а) Гайсә бәхетле булыр өчен тугызынчы сәбәпне нинди сүзләр белән тәмамлый? б) Пәйгамбәрләрне нәрсә өчен эзәрлекләгәннәр? Мисаллар китерегез.

10 Бәхетле булыр өчен тугызынчы сәбәпне Гайсә мондый сүзләр белән тәмамлый: «Шатланыгыз һәм куаныгыз!.. Чөнки сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләделәр» (Маттай 5:12). Йәһвә хыянәт юлына баскан Исраилгә үз пәйгамбәрләрен җибәргәндә, аларны кабул итмәгәннәр һәм еш кына эзәрлекләгәннәр (Иремия 7:25, 26). Моның турында рәсүл Паул болай дип язган: «Шуннан да артыгын сөйләп торырга кирәкме икән?.. [Башка] пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде. [...] [Аларны] мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар төрмәләргә ябылды» (Еврейләргә 11:32—38).

11 Явыз патша Ахаб һәм аның хатыны Изебел көннәрендә Йәһвәнең күп кенә пәйгамбәрләре кылыч белән үтерелгән булган (3 Патшалык 18:4, 13; 19:10). Иремия пәйгамбәрне агач богауларга утыртканнар, ә аннан соң пычрак тулы чокырга төшергәннәр (Иремия 20:1, 2; 38:6). Данил пәйгамбәрне арысланнар янына чокырга ташлаганнар (Данил 6:16, 17). Бу борынгы пәйгамбәрләр Алла хакыйкатен яклаганга эзәрлекләнгән. Күп пәйгамбәрләрне яһүдләрнең дини җитәкчеләре эзәрлекләүләргә дучар иткән. Гайсә канунчылар белән фарисейләрне «пәйгамбәрләрне үтерүче ата-бабаларының уллары» дип атаган (Маттай 23:31).

12. Ни өчен без, Йәһвә Шаһитләре, борынгы пәйгамбәрләр кебек эзәрлекләүләр кичерүне үзебез өчен өстенлек дип саныйбыз?

12 Бүген безне, Йәһвә Шаһитләрен, Патшалык турындагы яхшы хәбәр таратуда ашкынучан булуыбыз өчен еш кына эзәрлеклиләр. Дошманнарыбыз безне «бәйләнчек прозелитизмда» гаепли, әмма без борынгы заманда да Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен шулай ук гаепләгәннәрен беләбез (Иремия 11:21; 20:8, 11). Тугры пәйгамбәрләр газап чиккән шул ук сәбәпләр аркасында газап чигүебезне үзебез өчен зур өстенлек дип саныйбыз. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануларыннан һәм түземлелекләреннән үрнәк алагыз. Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз» (Ягъкуб 5:10, 11).

Бәхетле булыр өчен җитди сәбәпләр

13. а) Ни өчен без эзәрлекләүләр аркасында күңел боеклыгына бирелмибез? б) Нәрсә ярдәмендә без эзәрлекләүләрдә нык кала алабыз, һәм бу нәрсәне исбатлый?

13 Без эзәрлекләүләр аркасында боегырга уйламыйбыз да, чөнки безгә пәйгамбәрләр, беренче мәсихчеләр һәм Гайсә Мәсихнең эзләре буенча барабыз икәнен белү юаныч китерә (1 Петер 2:21). Изге Язмада рәсүл Петер болай дип язган: «Сөеклеләрем! Сезне сынау өчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез. Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши» (1 Петер 4:12, 14). Бу сүзләрне укыганда, без зур канәгатьлек кичерәбез. Йәһвә рухы безнең өстә булганга һәм безгә таяныч биргәнгә күрә генә, без эзәрлекләүләрдә нык кала алдык — без моның дөреслеген инде күп тапкыр күрдек. Изге рухның ярдәме Йәһвә безгә фатихасын бирә икәнен исбатлый, ә бу безгә зур шатлык китерә (Мәдхия 5:13; Филиппуйлыларга 1:27—29).

14. Ни өчен без тәкъва булуыбыз өчен эзәрлекләүләргә дучар булганда шатланабыз?

14 Тәкъва булганыбыз өчен кешеләрнең каршы килүләре һәм эзәрлекләүләр безгә бәхет китерә, чөнки алар без Аллага тугрылык саклап, чын мәсихчеләр кебек яшибез икәнен исбатлый. Рәсүл Паул: «Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер»,— дип язган (2 Тимутегә 3:12). Шайтан кешеләр Йәһвәгә үз файдаларын эзләп кенә хезмәт итә дип әйтә; Аллага тугрылыкны төрле сынауларда саклап, без аның сүзләре ялган икәнен күрсәтәбез, һәм бу безне чиксез бәхетле итә (Әюб 1:9—11; 2:3, 4). Без Йәһвәнең гадел хакимлеген аклауга өлеш кертә алуыбызга шатланабыз, ул кечкенә булса да — шатланабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

Әҗеребезне көтеп куанабыз

15, 16. а) Шатланып куаныр өчен Гайсә нинди сәбәп китергән? б) Майланган мәсихчеләр өчен күктә нинди әҗер әзерләнгән, һәм ничек аларның ярдәмчеләре — «башка сарыклар» бүләкләнгән булачак?

15 Борынгы пәйгамбәрләр кебек яман сүзләр ишеткәндә һәм алар кебек эзәрлекләүләргә дучар булганда шатлыклы булыр өчен, Гайсә тагын бер сәбәпне искә ала. Бәхетле булыр өчен тугызынчы сәбәп турында ул болай дип әйткән: «Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак» (Маттай 5:12). Рәсүл Паул: «Гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә инде Аллаһының мәрхәмәт бүләге — Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәңгелек тормыш»,— дип язган (Римлыларга 6:23). Димәк, зур «әҗер» — бу яшәү. Ул — бүләк, аны эшләп яки башка берәр ничек алып булмый. Бу әҗерне Йәһвә бирә, шуңа күрә Гайсә «күкләрдә сезнең әҗерегез» дип әйткән.

16 Майланган мәсихчеләр «тормыш таҗы» алалар: бу Мәсих белән бергә күктә үлемсез яшәү (Ягъкуб 1:12, 17). Җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр — «башка сарыклар» — җирдәге Оҗмахта мәңгелек тормышны көтәләр (Яхъя 10:16; Ачылыш 21:3—5). Майланган мәсихчеләр дә һәм «башка сарыклар» саныннан булганнар да әҗерне лаек булмасалар да алалар. Алар Йәһвәнең «мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында» бүләкләнә. Бу рәсүл Паулны: «Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен, Аллаһыга рәхмәт яусын!» — дип кычкырырга дәртләндергән (2 Көринтлеләргә 9:14, 15).

17. Ни өчен эзәрлекләүләр кичергәндә без чыннан да бәхетле һәм куанабыз?

17 Мәсихчеләргә рәсүл Паул болай дип язган: «Михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чөнки беләбез: михнәт түземлек тудыра, түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан өмет хасил була. Ә өмет алдамый». Тиз арада аларның кайберләрен император Нерон аркасында мәрхәмәтсез эзәрлекләүләр көткән. Паул мәсихчеләрне шулай ук: «Өмет итеп сөенегез, михнәт чигүдә түземле булыгыз»,— дип өндәгән (Римлыларга 5:3—5; 12:12). Без күктә яки җирдә яшәргә өметләнәбезме — барыбер, сынауларда күрсәткән тугрылыгыбыз өчен әҗер без ала алган бар нәрсәдән күпкә зуррак. Патшабыз Гайсә Мәсих хакимлегендә яратучы Әтиебез Йәһвәгә хезмәт итеп һәм аны мактап, мәңге яши алуыбызга без бик шат. Без чыннан да куанабыз.

18. Бу дөнья төзелешенең нәкъ ахыры алдыннан халыклар нәрсә башкарачак, һәм Йәһвә нәрсә эшләячәк?

18 Кайбер илләрдә Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләгәннәр, һәм бу безнең көннәрдә дә дәвам ителә. Гайсә, бу дөнья төзелешенең ахыры турында пәйгамбәрлек әйткәндә, чын мәсихчеләрне: «Бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр»,— дип кисәткән (Маттай 24:9). Бу дөнья төзелешенең нәкъ ахыры алдыннан Шайтан халыкларны үз нәфрәтләрен Йәһвә хезмәтчеләренә эшләрендә күрсәтергә этәчәк (Йәзәкил 38:10—12, 14—16). Шул вакытта Йәһвәнең эш итәргә вакыты киләчәк. «Үземнең бөеклегемне һәм Үз изгелегемне күрсәтермен һәм Үземне күп халыклар алдында күрсәтермен һәм Минем Ходай [«Йәһвә», АМТ] икәнемне белерләр» (Йәзәкил 38:23). Шулай итеп Йәһвә үзенең бөек исемен изге итәчәк һәм үз халкын эзәрлекләүләрдән азат итәчәк. Шуңа күрә «сынауларга түзгән кеше бәхетле» (Ягъкуб 1:12).

19. «Раббы көнен» көткәндә, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 «Раббы көне», ягъни Йәһвәнең бөек көне, бик якын булганга, «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганыбыз» өчен шатланыйк (2 Петер 3:10—13; Рәсүлләр 5:41). Йәһвәнең гадел яңа дөньясындагы әҗеребезне көтеп, беренче мәсихчеләр кебек, «Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында» һәм аның Патшалыгы турында игълан итүне дәвам итик (Рәсүлләр 5:42; Ягъкуб 5:11).

Кабатлау

• Нәрсә ул тәкъва булган өчен газап чигү?

• Эзәрлекләүләр беренче мәсихчеләргә ничек тәэсир иткән?

• Йәһвә Шаһитләрен борынгы пәйгамбәрләрне кебек эзәрлеклиләр дип ни өчен әйтеп була?

• Ни өчен без эзәрлекләүләр кичергәндә шатлана һәм куана алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10, 11 биттәге иллюстрация]

«Кешеләр сезне... хурлаганда, эзәрлекләгәндә... сез бәхетле».

[Чыганак]

Group in prison: Chicago Herald-American.