Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Сүзен батырлык белән сөйләгез

Алла Сүзен батырлык белән сөйләгез

Алла Сүзен батырлык белән сөйләгез

«Бар, пәйгамбәрлек ит халкыма» (АМОС 7:15).

1, 2. Амос кем булган, һәм Изге Язмаларда аның турында нәрсә әйтелә?

БЕР тапкыр вәгазь вакытында Йәһвә хезмәтчесенә рухани белән очрашырга туры килгән. «Авызыңны яп! Монда эзең дә булмасын!» — дип кычкырган аңа рухани. Ә хезмәтче нәрсә эшләгән? Курыкканмы? Яки Алла сүзен кыюлык белән сөйләвен дәвам иткәнме? Нәрсә булганын Изге Язмаларның Амос язган китабыннан белеп була, чөнки бу хезмәтче — Амос үзе, һәм ул бу вакыйга турында язып калдырган. Аның рухани белән очрашуын җентекләбрәк карап чыкканчы, әйдәгез, Амосның үзе белән әз генә танышыйк.

2 Кем ул Амос? Кайда һәм кайчан ул яшәгән? Бу сорауларга җавапны Амос 1:1 дә укыйбыз: «Яһүдия патшасы Узия һәм Исраил патшасы Йәһаш улы Йәробоам көннәрендә... Амосның — Текоя көтүчеләренең берсенең әйткән сүзләре». Амос Яһүдиядә яшәгән. Туган шәһәре — Иерусалимнан 16 километр көньякка урнашкан Текоя булган. Ул б. э. к. IX гасыр ахырында яшәгән, ул вакытта Яһүдиядә Узия патша идарә иткән, ә ун буынлы Исраилнең патшасы Йәробоам II булган. Амос көтүче булып хезмәт иткән. Һәм Амос 7:14 тә әйтелгәнчә, ул көтүче генә түгел, ә шулай ук «сикомор агачының инҗирләренә кирт салучы» да, димәк, уңыш җыю вакытындагы эшче булган. Ул сикомор агачының инҗирләрен кисеп эз калдырган. Моны җимешләр тизрәк өлгерсен өчен эшләгәннәр. Бу бик авыр эш булган.

«Бар, пәйгамбәрлек ит»

3. Үзебезне вәгазьләргә яраксыз дип сизсәк, Амос үрнәге ничек ярдәм итә ала?

3 Амос турыдан-туры: «Мин пәйгамбәр түгел һәм пәйгамбәр улы да түгел»,— дип әйтә (Амос 7:14). Аның әтисе дә пәйгамбәр булмаган, һәм ул үзе дә пәйгамбәр булыр өчен өйрәтелгән булмаган. Әмма Йәһвә, үз ихтыярын үтәр өчен, Яһүдия патшалыгында яшәгән бар кешеләр арасыннан нәкъ аны сайлаган. Ул көннәрдә Йәһвә берәр куәтле патшаны да, белемле руханины да һәм бай начальникны да сайламаган. Бу безне бик ныгыта. Без дә, бәлки, югары дәрәҗәле урында утырмыйбыздыр, һәм без дә бик белемле түгелдер. Әмма без Алла сүзен вәгазьләргә яраклы түгел дип уйлау дөрес булыр идеме? Әлбәттә юк! Йәһвә безгә, хәтта вәгазьләү авыр булган җирләрдә дә, аның хәбәрен игълан итәр өчен кирәкле хәзерлек бирә ала. Амос очрагында ул нәкъ шулай эшләгән дә. Шуңа күрә Алла сүзен кыюлык белән сөйләргә теләгән бар кешеләргә бу батыр пәйгамбәрнең мисалын карап чыгу файдалы булыр иде.

4. Ни өчен Амоска Исраилдә пәйгамбәрлек итү авыр булган?

4 Йәһвә Амоска: «Бар, пәйгамбәрлек ит халкыма, Исраилгә»,— дип әйткән (Амос 7:15). Бу йөкләмә авыр булган. Ул көннәрдә ун буынлы Исраил патшалыгындагы тормыш тыныч, имин һәм бай булган. Күпчелек кешенең кызыл кирпечтән түгел, ә кыйбат, «юнылган ташлардан» салынган җәйге һәм кышкы йортлары булган. Кайбер йортларда фил сөяге белән бизәлгән әйберләр торган, ә хуҗалары «матур йөзем бакчаларыннан» шәраб эчеп яткан (Амос 3:15; 5:11). Шуңа күрә күп кешеләр бернәрсә белән дә кызыксынмый яшәгән. Амос вәгазьләгән җирләр безнең кайберләребез хезмәт иткән җирләргә охшаш икәнен күрәбез.

5. Кайбер исраиллеләр нинди законсызлык эшләгән?

5 Әлбәттә, Исраил халкының мул яшәвендә бернинди дә гаеп булмаган. Ләкин кайберәүләр байлыкны намуссыз юллар аша җыйган. Байлар «ярлыларны җәберләгән» һәм «фәкыйрьләрне изгәннәр» (Амос 4:1). Бай сәүдәгәрләр, судьялар һәм руханилар берләшеп, ярлыларны талаган. Әйдәгез, бу кешеләрнең эшләрен күрер өчен, шул көннәргә «сәяхәт» итеп алыйк.

Алла Канунын бозу

6. Ничек Исраил сәүдәгәрләре башкалар хисабына байлык җыя?

6 Сәяхәтебезне базардан башлыйк. Анда намуссыз сәүдәгәрләр «ефаны киметәләр һәм сикльнең бәясен күтәрәләр», алар хәтта «көрпәне» бодай итеп саталар (Амос 8:5, 6). Бу сәүдәгәрләр сатып алучыларны алдап, ким үлчиләр, бәяләрен күтәрәләр һәм сыйфатсыз әйберләр саталар. Алар болай да ярлы кешеләрне бернәрсәсез калдыралар, һәм ярлылар үзләрен коллыкка сатарга мәҗбүр була. Һәм сәүдәгәрләр аларны «бер пар сандали бәясенә» сатып ала (Амос 8:6). Әйе, бу комсыз сәүдәгәрләр үз милләттәшләрен — Исраил кешесен — бер пар сандалидан кыйммәтрәк түгел дип саный, моның турында уйлап кына карагыз! Бу бит ярлыларны акылга сыймаслык кимсетү! Алла Канунын күзгә бәрелеп торган бозу бит бу! Ләкин шул ук вакыт бу сәүдәгәрләр шимбә көне турындагы әмерне үти (Амос 8:5). Әйе, алар иман итәләр, әмма иманнары күз буяу өчен генә.

7. Ничек сәүдәгәрләр Алла Канунын бозып та, җәзасыз кала алалар?

7 Ничек бу сәүдәгәрләр Алла Канунындагы: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дигән сүзләрне бозып та, җәзасыз кала ала? (Левит 19:18). Моның сәбәбе шунда: Канун үтәлешен күзәтергә тиеш булган кешеләр — судьялар — үзләре бу җинаятьтә катнаша. Суд эшләре каралган урында, шәһәр капкасы янында, судьялар «ришвәт алалар һәм ярлы кешеләрне дөрес хөкем итмиләр». Судьялар, ярлы кешеләрне яклау урынына, ришвәт хакына аларның хокукларын бозалар (Амос 5:10, 12). Шулай итеп, судьялар да Алла Канунын үтәми.

8. Оятсыз руханилар нәрсәне күрмәмешкә сабыша?

8 Ә Исраил руханилары нәрсә белән мәшгуль? Моны белер өчен, башка урынга «сәяхәт» итик. Карагыз: руханилар «үз илаһлары йортында» коточкыч гөнаһларга юл куя! «Хәтта әтисе һәм улы, минем изге исемемне мәсхәрә итәр өчен, бер хатын-кыз янына йөри»,— дип әйтә Алла Амос аша (Амос 2:7, 8). Уйлап кына карагыз: Исраилдәге әтиләр һәм аларның уллары ялган илаһларга төзелгән табыну урыннарындагы бер үк фахишә белән якынлык кылалар! Ә оятсыз руханилар бу әхлаксызлыкны күрмәмешкә сабыша! (Левит 19:29; Икенчезаконлык 5:18; 23:17).

9, 10. Исраиллеләр Алланың нинди әмерләрен бозуда гаепле булганнар, һәм безнең көннәр белән нинди охшаш яклар бар?

9 Башка гөнаһларга игътибар итеп, Йәһвә болай ди: «Корбан китерү урыннарының һәркайсысы янында залог итеп алынган киемнәр өстендә яталар һәм штраф салынган кешеләрдән алынган шәрабны үз илаһларының йортларында эчәләр» (Амос 2:8). Чыгыш 22:26, 27 дә язылган канун буенча, залог итеп алынган киемне кич җиткәнче кайтарырга кирәк, әмма руханилар белән халык бу канунны санга сукмый. Алар ялган илаһлар храмында ашап-эчкәндә, бу киемне көрпә итеп җәеп, өстенә сузылып утыралар. Ә ярлылардан алынган штрафларга шәраб сатып алып, ялган илаһларга аталган мәҗлесләрдә эчәләр. Алар саф гыйбадәт кылудан читкә киткән.

10 Исраиллеләр Йәһвәне һәм якыныңны ярат дигән Канундагы ике иң мөһим законны бер дә оялмыйча бозганнар. Шуңа күрә, аларның бу тугрылыксызлыгын хөкем итәр өчен, Алла Амосны җибәргән дә. Бүген бөтен дөнья, шул исәптән христиан илләре дә, борынгы Исраил кебек, бозыклык юлы белән бара. Берәүләре артык муллыкта яшәгән вакытта, башкалары ярлылыкта көн күрә. Бу ярлыларны, шулай ук, намуссыз байларның, сәяси эшлеклеләрнең һәм ялган дин руханиларының әхлаксыз тормышы боектыра. Әмма Йәһвә аны эзләгән, газап чигеп яшәгән кешеләрне күрә. Шуңа күрә ул бүгенге хезмәтчеләренә, Амоска әйткән кебек, кыюлык белән вәгазьләргә куша.

11. Амос мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Бүгенге хезмәтебез Амос башкарган хезмәткә охшаш булганга, аның мисалын карап чыгып, үзебез өчен күп файда алачакбыз. Без шуны белербез: 1) безгә нинди хәбәрне вәгазьләргә кирәк, 2) моны ничек башкарырга һәм 3) ни өчен каршы килүчеләр бу эшебезне туктата алмый. Әйдәгез, бу өч сорауны бер-бер атлы карап чыгыйк.

Кайсы яклардан Амос безгә үрнәк

12, 13. Йәһвә исраиллеләрне хупламаганын ничек күрсәткән, һәм халык нәрсә эшләгән?

12 Без — Йәһвә Шаһитләре, һәм мәсихче хезмәтебез Патшалык турындагы вәгазьгә һәм шәкертләр әзерләүгә багышланган (Маттай 28:19, 20; Марк 13:10). Ләкин Амос Йәһвә хөкемнәрен игълан иткән кебек, без дә кешеләрне Алла кисәтүләренә игътибар итәргә чакырабыз. Амос 4:6—11 дә әйтелгәнчә, Йәһвә Исраилне үзенең хупламаганы турында берничә тапкыр кисәткән. Ул бу халыкка «икмәккә кытлык» биргән, «яңгыр яудырмаган», аларны «эсселек һәм күгәрек» белән интектергән һәм аларга «кизү» җибәргән. Әмма алар тәүбәгә килгәнме? «Сез миңа кире кайтмадыгыз»,— дип әйткән Алла. Исраиллеләр Йәһвәгә игътибар итмәгәннәр.

13 Йәһвә тәүбә итмәгән исраиллеләрне җәзага тарткан. Әмма башта алар пәйгамбәрлек итеп әйтелгән кисәтү ишеткәннәр. «Ходай Алла, үзенең серен үз колларына, пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми»,— дип Йәһвә үзе әйткән (Амос 3:7). Мәсәлән, Алла Нухка, җиргә Туфан китерәм дип, үз ниятен әйткән һәм моның турында кешеләрне кисәтергә кушкан. Нәкъ шулай ук Амоска да ул соңгы кисәтүне игълан итәргә кушкан. Кызганычка каршы, Исраил Алла хәбәренә колак салмаган һәм тәртипләрен үзгәртер өчен адымнар ясамаган.

14. Без яшәгән көннәр Амос көннәре белән кайсы яклардан охшаш?

14 Һичшиксез, сез дә безнең көннәр Амос көннәре белән охшаш дип ризалашырсыз. Гайсә Мәсих ахыр заманда күп санлы бәлаләр булачагы турында алдан ук әйткән. Ул шулай ук бөтен җир шары буенча яхшы хәбәр вәгазьләнәчәк дигән (Маттай 24:3—14). Ләкин Амос көннәрендәге кебек, бүген дә кешеләрнең күпчелеге нинди заманда яшәгәнебезне күрсәтүче билгеләргә дә һәм Патшалык турындагы хәбәргә дә игътибар итми. Бу кешеләрне тәүбә итмәгән Исраилгә бирелгән бәлаләр көтә. Йәһвә исраиллеләрне: «Аллаң белән очрашуга әзерлән»,— дип кисәткән (Амос 4:12). Исраил үз Алласы белән очрашкан: Йәһвә үз хөкемен үтәп, аларның җирләрен Ашур армиясенә биләп алырга рөхсәт иткән. Ә бүгенге көндәге бозык дөнья Алла белән Һармагедунда очрашачак (Ачылыш 16:14, 16). Йәһвә әлегә сабыр итә. Шуңа күрә без мөмкин кадәр күбрәк кешене кисәтергә тырышып: «Ходайны эзләгез һәм яшәгез»,— дип әйтәбез (Амос 5:6).

Амос кебек, каршы килү белән очрашабыз

15—17. а) Амазияһ кем булган һәм Амос вәгазен ишеткәч нәрсә эшләгән? б) Амазияһ Амосны нәрсәдә гаепләгән?

15 Амос үрнәгеннән нәрсә әйтергә дә һәм шулай ук ничек әйтергә дә икәненә өйрәнә алабыз. Бу 7 нче бүлектән күренә, анда без мәкалә башында әйтелгән рухани турында укыйбыз. Аның исеме Амазияһ, ул «Бәйтел рухание» (Амос 7:10). Бәйтел шәһәре Исраилнең бозауга табынуының — мөртәт диненең үзәге булган. Шулай итеп, Амазияһ дәүләт диненең рухание булган. Амосның кыю вәгазьләгәнен ишеткәч, ул нәрсә эшләгән?

16 Ул Амоска болай дигән: «Алдан күрүче! Бар һәм Яһүдия җиренә кит һәм шунда икмәк аша һәм шунда пәйгамбәрлек итә аласың. Әмма Бәйтелдә син башка бернинди дә пәйгамбәрлек әйтмә, чөнки ул патшаның изге урыны һәм патшалык йорты» (Амос 7:12, 13). Асылда Амазияһның сүзләре: «Бар өеңә кайт! Безнең үз динебез бар»,— дип яңгыраган. Ул, шулай ук, хакимият кешеләре Амос эшен тыйсыннар өчен, тырышлык куйган. Йәробоам II гә Амазияһ: «Амос Исраил йорты арасында сиңа каршы заговор төзи»,— дигән (Амос 7:10). Шулай итеп ул Амосны фетнәгә котыртуда гаепләгән! Ул патшага болай дигән: «Амос болай дип әйтә: „Йәробоам кылычтан үләчәк, ә Исраил һичшиксез үз җиреннән әсир булып алып кителәчәк“» (Амос 7:11).

17 Амазияһ берничә генә сүз әйтсә дә, бу сүзләрдә өч ялган фикер булган. Ул: «Амос болай дип әйтә»,— дигән. Ләкин Амос бу пәйгамбәрлек аныкы дип беркайчан да әйтмәгән. Киресенчә, ул һәрвакыт: «Йәһвә болай дип әйтә»,— дигән (Амос 1:3, АМТ). Амазияһ, шулай ук, Амосны мондый сүзләр әйтүдә гаепләгән: «Йәробоам кылычтан үләчәк». Ләкин, Амос 7:9 буенча, пәйгамбәрлектә болай дип әйтелгән булган: «[Мин Йәһвә] Йәробоам йортына каршы кылыч белән күтәрелермен». Йәһвә «Йәробоам йортына», аның буыннарына хөкем чыгарган. Шуннан соң Амазияһ Амосны: «Исраил һичшиксез үз җиреннән әсир булып алып кителәчәк»,— дип әйтүдә гаепли. Ләкин Амос, шулай ук, мондый да пәйгамбәрлек әйткән: Алла ягына борылган һәрбер исраилле фатиха алачак. Шулай итеп, Амазияһ, Амосның сүзләрен бозгалап, аның вәгазьләвен туктатсыннар өчен, көч куйган.

18. Амазияһның үз эшләрен алып бару тәртибендә һәм бүгенге руханилар эшләрендә нинди охшаш яклар бар?

18 Амазияһ эшләре һәм Йәһвә халкының бүгенге көндәге дошманнарының эшләре арасында охшаш яклар әллә күрмибезме? Амазияһ Амосның вәгазьләвен туктатырга тырышкан кебек, бүген дә төрле руханилар, прелатлар һәм патриархлар Йәһвә хезмәтчеләренең вәгазенә киртәләр куярга тырышалар. Амазияһның Амосны фетнә күтәрүдә гаепләве ялган булган. Бүген дә руханилар Йәһвә Шаһитләрен милли иминлекне бозуда ялган гаепли. Һәм Амазияһ, Амос эшен тыйсыннар өчен, патшага мөрәҗәгать иткән кебек, бүгенге руханилар да Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләр өчен үз фикердәшләреннән — сәяси эшлеклеләрдән ярдәм эзлиләр.

Каршы килүчеләр вәгазебезне туктата алмаячак

19, 20. Амос Амазияһның каршы килүләренә ничек җавап кайтарган?

19 Амазияһның каршы чыгуларына Амос нинди җавап кайтарган? Башта ул руханиның исенә аның әйткән сүзләрен төшергән: «„Син [миңа] Исраилгә каршы пәйгамбәрлек итмә“,— дип әйтәсең». Шуннан соң Алланың бу батыр пәйгамбәре, икеләнмичә, Амазияһның бер дә ишетәсе килмәгән сүзләрне әйткән (Амос 7:16, 17). Амосны куркытып җиңә алмаганнар. Бу безнең өчен искиткеч үрнәк! Безнең көннәрдәге «Амазияһлар», безгә каршы кешеләрне котыртып, кайбер җирләрдә эзәрлекләүләр тудыралар. Хәтта андый илләрдә дә без Аллага тыңлаучан булып калабыз һәм аның сүзен вәгазьлибез. Без Амос кебек: «Йәһвә шулай дип әйтә»,— дип игълан итүебезне дәвам итәбез. Безгә каршы килүчеләр вәгазь эшебезне туктата алмаячаклар, чөнки безнең белән «Раббының көче» (Рәсүлләр 11:19—21).

20 Амазияһ үзенең янаулары юкка гына булачагын белергә тиеш булган. Чөнки Амос алдарак ни өчен аны беркем дә туктата алмый икәнен аңлаткан иде инде. Шушы өченче сорауны карап чыгыйк. Амос 3:3—8 дә әйтелгәнчә, пәйгамбәр, сораулар һәм мисаллар кулланып, берәр нәрсә булсын өчен сәбәп кирәк икәнен күрсәткән. Шуннан соң: «Арыслан үкерә! Кем курыкмас? Ходай Алла үзе әйтә! Кем пәйгамбәрлек итмәс?» — дип өстәгән. Амосның кешеләргә әйткән сүзләрен болай дип әйтеп була: «Сез бит үкергән арысланнан куркасыз, ничек инде мин Йәһвә миңа биргән йөкләмәне — Алла сүзен пәйгамбәрлек итүне — үтәмичә кала алам ди?» Алладан курку, ягъни Йәһвәне тирән ихтирам итү — менә нәрсә Амосны кыюлык белән сөйләргә дәртләндергән.

21. Алланың яхшы хәбәрне вәгазьләргә дигән боерыгына без нинди җавап кайтарабыз?

21 Йәһвә безгә дә вәгазьләү йөкләмәсен биргән. Нинди җавап без кайтарабыз? Амос һәм Гайсәнең беренче шәкертләре кебек, без Йәһвә сүзен кыюлык белән сөйлибез (Рәсүлләр 4:23—31). Каршы килүчеләр эзәрлекләсә дә, вәгазьләгәндә очраткан кешеләр ваемсыз булса да — без «авызыбызны япмаячакбыз». Амос кебек, ашкынучан Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча кыюлык белән сөйләүләрен дәвам итәргә теләк сизәләр. Йәһвәнең хөкем итү вакыты якын. Без моның турындагы хәбәрне кешеләргә җиткерергә бурычыбыз бар икәнен аңлыйбыз. Нинди булачак аның хөкеме? Моңа җавапны чираттагы мәкаләдә алырбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Амос Алла йөкләмәсен нинди шартларда үтәгән?

• Амос кебек, без дә нәрсә вәгазьләргә тиеш?

• Вәгазь эшебезне нинди караш белән башкарырга тиешбез?

• Ни өчен каршы килүчеләр вәгазь эшебезне туктата алмый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Алла үз эшен үтәүче итеп «инҗирләргә кирт салучы» Амосны сайлаган.

[11 биттәге иллюстрация]

Яхшы хәбәрне, Амос кебек, кыюлык белән игълан итәсеңме?