Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1473 елда Моав тигезлекләрендә чатырлар корган исраиллеләр: «Юлга үзегезгә ризык әзерләгез, чөнки, өч көннән соң, сез, аталарыгыз Алласы Ходай сезгә мирас итеп биргән җирне килеп алыр өчен, Үрдүн аръягына барасыз»,— дигән сүзләрне ишеткәч, һичшиксез, шатланганнар (Ешуа 1:11). Ниһаять, аларның чүл буенча 40-еллык күчеп йөрүләре тәмамлана.

Егерме елдан аз гына күбрәк вакыт үткәч, исраиллеләр Кәнган җирләренең уртасында булганда, җитәкчеләре Ешуа халык өлкәннәренә болай ди: «Менә, мин сезгә, жирәбә салып, калган бу халыкларны, һәм мин Үрдүннән алып кояш баткан якка, диңгезгә кадәр юк иткән барлык халыкларны кабиләләрегезгә өлешкә бүлеп бирдем. Аллагыз Ходай сезгә әйткәненчә, аларның җирләрен сез мирас итеп алсын өчен, Ходай Аллагыз үзе аларны сезнең алдыгыздан куачак һәм сезнең хакка аларны юк итәчәк» (Ешуа 23:4, 5).

Безнең эрага кадәр 1450 елда язылган Ешуа китабы 22 ел дәвамында булган кызыклы тарихи вакыйгалар турында бәян итә. Ул вакытта исраиллеләр Вәгъдә ителгән җир алдында торганнар, алар анда керергә әзер булган. Без дә бүген Алла вәгъдә иткән яңа дөнья алдында торабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, игътибар белән Ешуа китабын карап чыгыйк (Еврейләргә 4:12).

«ӘРИХӘ ТИГЕЗЛЕКЛӘРЕНДӘ»

(Ешуа 1:1—5:15)

Йәһвә Ешуага мөһим йөкләмә бирә. Ул болай ди: «Минем колым Муса үлде; һәм хәзер син тор һәм барлык бу халык белән мин аларга, Исраил улларына, бирә торган җиргә бу Үрдүн аша үт» (Ешуа 1:2). Димәк, Ешуаның йөкләмәсе — берничә миллион кешедән торган халыкны Вәгъдә ителгән җиргә кертү. Башта ул Әрихәгә — беренче итеп басып алырга кирәк булган шәһәргә — ике шымчы җибәрә. Бу шәһәрдә Рәхәб исемле уйнашчы хатын яши, ул Йәһвәнең үз халкы хакына эшләгән бөек эшләре турында ишеткән. Шуңа күрә ул, шымчыларны яшереп, аларга ярдәм итә һәм моның өчен алардан үзенең һәм туганнарының котылып калуына ышандыру ала.

Шымчылар кире кайткач, Ешуа һәм бар исраиллеләр юлга чыгарга һәм Үрдүн елгасын үтәргә әзер. Бу вакытта Үрдүн сулары ярларыннан ташып чыкса да, ул алар өчен киртә түгел, чөнки Йәһвә өскә таба елга агымын туктата, һәм ул стена булып тора. Ә елганың түбәнгә таба аккан суы Үле диңгезгә агып китә. Үрдүн елгасын кичеп чыккач, исраиллеләр Әрихә шәһәре янында, Гилгалда чатырлар коралар. Дүрт көннән соң, Авив аеның ундүртендә, алар кич белән Әрихә тигезлекләрендә Коткарылу бәйрәмен билгеләп үтәләр (Ешуа 5:10). Икенче көнне алар шул җирнең җимешләрен ашый башлыйлар, һәм Йәһвә аларга манна бирүен туктата. Шул вакытта Ешуа чүлдә туган барлык ир-атларны сөннәткә утырта.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:4, 5 — Патша шымчыларны эзләргә кешеләр җибәргәч, ни өчен Рәхәб аларны алдаган? Рәхәб, үз тормышын куркыныч астына куеп, шымчыларны яклаган, чөнки ул Йәһвәгә иман иткән. Шуңа күрә ул Алла халкының дошманнарына аларның кайда икәнен хәбәр итәргә тиешле булмаган (Маттай 7:6; 21:23—27; Яхъя 7:3—10). Өстәвенә, Рәхәб «кылган гамәлләре белән акланган» булган, һәм андый кылган гамәлләренең берсе патша кешеләрен ялгыш юлдан җибәрү булган (Ягъкуб 2:24—26).

5:14, 15 — «Ходай гаскәре башлыгы» кем ул? Вәгъдә ителгән җирнең яулап алынуы башланганда, Ешуаны ныгытырга килгән башлык, күрәсең, «Сүз» — кеше булып туганга кадәрге Гайсә Мәсих булган (Яхъя 1:1; Данил 10:13). Бүгенге көндә дан казанган Гайсә Мәсих Йәһвә халкына рухи сугышта ярдәм итә. Бу безне бик ныгыта!

Безнең өчен сабаклар:

1:7—9. Рухи омтылышларда уңышлы булыр өчен, һәр көн, тирәнтен уйланып, Изге Язмаларны укырга һәм андагы принципларны тормышта кулланырга кирәк.

1:11. Ешуа кешеләргә алар турында Алла кайгыртачак дип көтеп утырырга түгел, ә үзләре өчен юлга ризык әзерләргә кушкан. Гайсәнең тормыш өчен кирәкле әйберләр турында борчылмагыз дигән киңәше һәм аның «боларның барысы сезгә бирелер» дигән вәгъдәсе без, үзебезне матди яктан тәэмин итәр өчен, бер дә көч куярга тиеш түгел дигәнне аңлатмый (Маттай 6:25, 33).

2:4—13. Йәһвәнең бөек эшләре турында ишеткәч һәм хәлиткеч вакыт килгәнлеген аңлагач, Рәхәб Йәһвәнең халкы ягына басарга карар иткән. Әгәр сез инде берникадәр вакыт Изге Язмаларны өйрәнәсез һәм «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне аңлыйсыз икән, Аллага хезмәт итәргә вакыт түгел әле дип уйлау дөрес булырмы? (2 Тимутегә 3:1)

3:15. Әрихәгә җибәрелгән шымчылардан яхшы хәбәр алгач та, Ешуа, Үрдүн суларының кимегәнен көтмичә, тиз генә эш итә башлаган. Чын гыйбадәт кылуга кагылышлы эшләр килеп чыкканда, безгә, уңайлырак шартларны көтмичә, кыю эш итәргә кирәк.

4:4—8, 20—24. Үрдүн елгасы төбеннән алынган 12 таш исраиллеләр өчен истәлек булып торган. Йәһвәнең бүгенге көндәге үз хезмәтчеләрен дошманнардан коткаруы да «истәлек» булып тора, ягъни Алла алар белән икәнен күрсәтә.

ЯУЛАП АЛУ ДӘВАМ ИТЕЛӘ

(Ешуа 5:16—12:24)

Әрихә шәһәре «бикле иде... беркем дә аннан чыкмады һәм беркем дә кермәде» (Ешуа 5:16). Ничек соң аны яулап алырга? Йәһвә Ешуага нәрсә эшләргә икәнлеген әйтә. Тиздән шәһәр стеналары ишелә һәм шәһәр җимерелә. Рәхәб белән аның туганнары гына котыла.

Чираттагы яулап алына торган шәһәр — патша шәһәре Гай иде. Шымчылар әйтүе буенча, шәһәрдә яшәүчеләр бик аз һәм аны басып алыр өчен күп гаскәриләр кирәк түгел. Шәһәрне яулап алыр өчен 3 000 кеше җибәрелә, әмма алар, Гай шәһәрендә торучы халык тарафыннан җиңелеп, чигенәләр. Ни өчен? Йәһвә исраиллеләр белән булмаган. Яһүд кабиләсеннән Ахан исемле кеше Әрихә шәһәрен яулап алган вакытта гөнаһ эшләгән. Ешуа хәлне төзәтеп, яңадан Гайга һөҗүм итә. Исраиллеләрне бер тапкыр инде җиңгәнгә, Гай патшасы тизрәк алар белән сугышырга тели. Ләкин Ешуа махсус стратегия куллана: Гай шәһәрендәге сугышчыларның үз-үзләренә ышанганлыгы белән файдаланып, ул шәһәрне басып ала.

Гаваон «зур шәһәр булган... Гайдан зуррак һәм андагы бар яшәүчеләр батыр кешеләр» иде (Ешуа 10:2). Гаваонлылар, исраиллеләрнең Әрихә белән Гай шәһәрләрен яулап алганнарын ишеткәч, хәйлә корып, алар белән тынычлык килешүе төзиләр. Күрше халыклар моңа үзләренә янау итеп карыйлар. Һәм Гаваон шәһәренә һөҗүм итәр өчен, биш патша берләшә. Ләкин исраиллеләр, дошманны тар-мар итеп, гаваонлыларны коткаралар. Ешуа җитәкчелегендә Исраил халкы тагын көньяк һәм көнбатыштагы шәһәрләрне яулап ала, шулай ук төньяк патшаларының берләшмәсен тар-мар итә. Исраиллеләр Үрдүннән көнбатышка таба урнашкан шәһәрләр белән идарә иткән 31 патшаны җиңәләр.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

10:13 — Андый могҗиза ничек мөмкин булган? «Раббы өчен» — җирне һәм күкне Барлыкка Китерүче өчен «мөмкин булмаган нәрсә бармыни?» (Яратылыш 18:14). Әгәр Йәһвә кирәк дип тапса, ул җирнең хәрәкәте белән идарә итә ала, һәм җирдәге кеше өчен кояш белән ай урынында торачаклар. Яисә ул, җирнең һәм айның хәрәкәтен үзгәртмичә, кояш белән ай яктылыгының сынуын шулай куллана ала, хәтта җирдән алар яктыртуларын дәвам итәләр кебек тоелырга мөмкин. Һәрхәлдә, Изге Язмаларда «элек тә, аннан соң да андый көн булмаган» дип әйтелә (Ешуа 10:14).

10:13 — «Тәкъваның китабы» нәрсә ул? Бу китап турында тагын 2 Патшалык 1:18 дә укыйбыз. Анда «җәя турында җыр» (АМТ) — Исраил патшасы Саул һәм аның улы Ионафан турында көенечле җыр искә алына. Бу китап, күрәсең, тарихи һәм эпик эчтәлекле җырлар һәм шигырьләр җыентыгы булган һәм яһүдләргә яхшы билгеле булгандыр.

Безнең өчен сабаклар:

6:25; 9:22, 23. Әрихә җимерелгән вакытта Ешуа әйткән ләгънәт якынча 500 ел үткәч үтәлгән (3 Патшалык 16:34). Ә Нух оныгы Кәнганга әйткән ләгънәт гаваонлылар коллар булгач үтәлә башлаган (Яратылыш 9:25, 26). Йәһвәнең сүзе һәрвакыт үтәлә.

7:20—25. Кайберәүләр, бәлкем, Аханның урлашуы берни түгел дип әйтерләр. Янәсе, аннан беркем дә зыян күрмәгән бит. Кемдер вак-төяк урлашу һәм кечкенә нәрсәдә Изге Язмалардагы башка принципларны бозу бу зур гөнаһ түгел дип уйлый. Әмма безгә, Ешуа кебек, әхлаксыз һәм Алла кануннарына каршы эшләргә этүче һәрбер йогынтыга каршы торырга кирәк.

9:15, 26, 27. Без үз сүзебездә торырга һәм вәгъдәләребезгә җитди карарга тиеш.

ЕШУАНЫҢ СОҢГЫ МӨҺИМ ЙӨКЛӘМӘСЕ

(Ешуа 13:1—24:33)

Инде бик картайган, 90 га якынлашып барган Ешуа җирне бүлә башлый. Бу бер дә җиңел эш түгел! Рубин белән Гадь кабиләсе һәм Менашенең ярты кабиләсе үз өлешләрен Үрдүн елгасының көнчыгышында инде алдылар. Башка кабиләләргә жирәбә буенча көнбатышта җир бирелә.

Чатыр Силомда, Эфраим җирләрендә тора. Хәлиф — Хевронны, Ешуа Тимнат-Серахны ала. Левилеләргә 48 шәһәр, шул исәптән 6 сыену шәһәре бирелә. Рубин белән Гадь кабиләсе һәм Менашенең ярты кабиләсенең сугышчылары, Үрдүн елгасының көнчыгышына, үз җирләренә кайтканда, «тыштан караганда зур» корбан китерү урыны коралар (Ешуа 22:10). Үрдүн елгасының көнбатышында яшәгән кабиләләр моны мөртәтлек дип саныйлар, һәм бу чак кына сугышка китерми, ләкин ачык сөйләшү аңлашмаучылыкны төзәтә.

Берникадәр вакыт Тимнат-Серахта яшәгәч, Ешуа халыкның өлкәннәрен, башлыкларын, хакимнәрен һәм күзәтчеләрен җыя һәм аларны батыр булырга һәм Йәһвәгә тугрылык сакларга чакыра. Соңрак Шехемда Ешуа Исраилнең барлык кабиләләрен җыя. Анда ул Ибраһим көннәреннән башлап Йәһвә эшләрен халыкның хәтеренә төшерә һәм кабаттан барысын «Ходайдан куркырга һәм Аңа сафлыкта һәм хакыйкатьтә хезмәт итәргә» чакыра. Халык бердәм рәвештә: «Ходай Аллабызга хезмәт итәчәкбез һәм аның тавышын тыңлаячакбыз»,— дип вәгъдә бирә (Ешуа 24:14, 15, 24). Ешуа 110 яшендә үлә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

13:1 — Бу шигырь Ешуа 11:23 тә әйтелгәнгә каршы киләме? Юк, чөнки Вәгъдә ителгән җирнең яулап алынуын ике этапка бүлеп була: Кәнган җирендәге 31 патшаны җиңү, аннан соң кәнганиләр хакимиятен бәреп төшерү; һәм аерым кешеләрнең һәм бер бөтен кабиләләрнең эш итүе аркасында җиргә тулысынча ия булу (Ешуа 17:14—18; 18:3). Кәнганиләр тулысынча юкка чыгарылган булмаса да, исән калганнары исраиллеләр өчен куркыныч булмаган (Ешуа 16:10; 17:12). «Ходай аларга һәр яклардан тынычлык бирде»,— дип әйтелә Ешуа 21:44 тә.

24:2 — Ибраһимның атасы Терах потка табынучы булганмы? Башта Терах Йәһвәнең хезмәтчесе булмаган. Ул, бәлкем, Ур шәһәрендә билгеле булган Син исемле ай алласына табынгандыр. Яһүд риваятьләре буенча, Терах, бәлки, үзе потлар ясаган. Әмма, Ибраһим Алла боерыгы буенча Ур шәһәреннән Харранга юлга чыкканда, Терах аның белән киткән (Яратылыш 11:31).

Безнең өчен сабаклар:

14:10—13. Хәлифкә инде 85 яшь булса да, ул үзенә авыр йөкләмә — Хевроннан мәҗүси халыкларны куып чыгарырга дигән йөкләмә бирүләрен сорый. Анда «Анак уллары» — гаять зур буйлы кешеләр яшәгән. Йәһвә ярдәме белән бу тәҗрибәле сугышчы җиңгән, һәм Хеврон сыену шәһәрләренең берсе булып киткән (Ешуа 15:13—19; 21:11—13). Хәлиф үрнәге безне авыр теократик йөкләмәләрдән курыкмаска өйрәтә.

22:9—12, 21—33. Безгә берәр кеше турында аның ниятләре начар дип уйламас өчен сак булырга кирәк.

«Бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады»

Бик картайгач, Ешуа Исраил өлкәннәренә: «Ходай, Аллагыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады; сезнең өчен барысы да үтәлде»,— дигән (Ешуа 23:14). Ешуа китабында язылган тарихи вакыйгалар тулысынча моны раслый.

Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Римлыларга 15:4). Без Алланың вәгъдәләренә өметебез юкка гына түгел икәнлегенә ышана алабыз. Аның бер генә сүзе дә үтәлмичә калмый, барысы да үтәләчәк.

[7 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

БАШАН

ГИЛАД

АРАВА

НЕГЕВ

Үрдүн елгасы

Тозлы диңгез

Иабук ермагы

Арнон ермагы

Хазор

Мадон

Лашарон

Шимрон

Иокнеам

Дор

Мегиддо(н)

Кедеш

Таанах

Тирзах

Афек

Хефер

Таппуах

Бәйтел

Гай

Гилгал

Әрихә

Гезер

Иерусалим

Македа

Иармут

Ливна

Лахиш

Адуллам

Хеврон

Еглон

Дебир

Арад

[5 биттәге иллюстрация]

Уйнашчы хатын Рәхәб ни өчен Алла тарафыннан акланган икәнен беләсезме?

[6 биттәге иллюстрация]

Аханның урлашуы вак-төяк булмаган — ул җитди нәтиҗәләргә китергән.

«Иман аркылы... Әрихәне әйләндереп алган таш диварлар ишелеп төште» (Еврейләргә 11:30).

[7 биттәге иллюстрация]

Ешуа исраиллеләрне «Ходайдан куркырга һәм Аңа... хезмәт итәргә» чакыра.

[7 биттәге иллюстрация]

Ешуа җитәкчелегендә яулап алынган җир.