Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Исерткеч эчемлекләргә дөрес караш сакла

Исерткеч эчемлекләргә дөрес караш сакла

Исерткеч эчемлекләргә дөрес караш сакла

«Шәраб — мәсхәрәгә калдыра, каты эчемлек җенләндерә; алар аркасында юлдан язучы һәркем — акылсыз» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 20:1).

1. Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең кайбер игелекле бүләкләре өчен ничек рәхмәтен белдергән?

«ҺӘРТӨРЛЕ игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә»,— дип язган шәкерт Ягъкуб (Ягъкуб 1:17). Ә Алланың чиксез санлы бүләкләре өчен рәхмәтле мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Син мал-туарга үлән, кешеләргә ашамлыкка җирдә ашлык үстерәсең. Һәм шәраб тә кешенең күңелен ача, май аның йөзен ялтырата, икмәк аның йөрәген ныгыта» (Мәдхия 103:14, 15). Шәраб белән башка төрле исерткеч эчемлекләр, яшелчә, икмәк һәм май кебек, Алланың игелекле бүләкләре. Ничек бу бүләкләрне кулланырга?

2. Исерткеч эчемлекләргә бәйле нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Шатлык китергән бүләкне дөрес куллансаң гына, ул игелекле була. Мәсәлән, бал — «яхшы азык», әмма «күп бал ашау яхшы» түгел (Гыйбрәтле хикәя 24:13; 25:27). Шулай ук «бераз шәраб» эчү дә яраклы, әмма чиктән тыш күп эчәргә һич тә ярамый (1 Тимутегә 5:23). Изге Язмаларда: «Шәраб — мәсхәрәгә калдыра, каты эчемлек җенләндерә; алар аркасында юлдан язучы һәркем — акылсыз»,— дигән кисәтү язылган (Гыйбрәтле хикәя 20:1). Исерткеч эчемлек аркасында «юлдан язу» нәрсәне аңлата? * Чиктән тыш күп эчүнең «чиге» кайда? Ничек безгә исерткеч эчемлекләргә дөрес караш сакларга?

Нәрсә ул исерткеч эчемлекләр аркасында «юлдан язу»?

3, 4. а) Эчкечелекнең Изге Язмаларда хөкем ителгәнен нәрсә күрсәтә? б) Исерек булу нәрсәгә китерә?

3 Борынгы Исраилдә берәр кешенең улы, әйткәнне тыңламыйча, бирән һәм эчкече булып йөрсә, аны ташлар атып үтергәннәр (Икенчезаконлык 21:18—21). Рәсүл Паул мәсихчеләрне мондый сүзләр белән үгетләгән: «Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да». Шулай итеп, Изге Язмада эчкечелек турыдан-туры хөкем ителә (1 Көринтлеләргә 5:11; 6:9, 10).

4 Изге Язмаларда исерек булу мондый сүзләр белән сурәтләнә: «Шәраб матур булып кызарып торса да, касә эчендә елык-елык җемелдәсә дә, эчкәндә татлы тоелса да, аңа кызыгып алданма. Ахырдан ул сине зәһәрле елан кебек, юха кебек чагар. Синең күзләреңә сәер нәрсәләр күренер, күңелеңдә юньсез уйлар туар» (Гыйбрәтле хикәя 23:31—33). Исерткеч эчемлекне чиктән тыш эчү зәһәрле елан кебек «чага»: кешенең косасы килә, фикерләре чуала, ул хәтта аңын да югалтырга мөмкин. Кайвакыт исерек кеше «сәер нәрсәләр күрә»: ул саташа башлый яки хыяллана башларга мөмкин. Ул әйтергәме яки юкмы дип икеләнеп тормый: кеше, гадәттә, үзендә тыйган юньсез уйлар һәм теләкләр турында сөйли.

5. Ни өчен чиктән тыш күп эчү куркыныч?

5 Кайберәүләр эчкәнең тыштан беленеп тормаса, күпме теләсәң шуның кадәр эчеп була дип уйлый. Ләкин кайбер кешеләрнең эчкәне, хәтта күп итеп эчсәләр дә, әллә ни беленми. Әмма мондый эчүнең зыяны юк дип уйлау — бу үз-үзеңне алдау гына (Иремия 17:9). Кеше әкрен генә исерткеч эчемлекләрне эчәргә ияләшеп, «эчкечелеккә бирелергә» мөмкин (Титуска 2:3). Кешеләрнең эчкече булып китүләре турында Каролайн Нэпп болай дип яза: «Бу әкрен һәм беленми торган процесс». Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү — бу хәйләле тозак!

6. Ни өчен чиктән тыш күп эчү белән күп ашаудан качарга кирәк?

6 Гайсә кисәтүен искә төшерик: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәр» (Лүк 21:34, 35). Кеше, исергәнче эчмәсә дә, рухи һәм физик яктан хәлсез һәм ялкау булып китәргә мөмкин. Ә Йәһвә көне килгәндә, ул мондый хәлдә булса?

Чиктән тыш күп эчүнең нәтиҗәләре

7. Ни өчен исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү 2 Көринтлеләргә 7:1 дә язылган күрсәтмәгә каршы килә?

7 Исерткеч эчемлекләрне чамасын белмичә эчү рухи һәм физик сәламәтлекне күп яклардан куркыныч астына куя. Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү нәтиҗәсендә кеше бавыр циррозы, гепатит һәм «белая горячка» кебек неврологик чирләр белән авырырга мөмкин. Мондый эчү озакка сузылса, бу рак, диабет, йөрәк һәм ашказаны авыруларына китерергә мөмкин. Бу шулай ук Изге Язмалардагы күрсәтмәгә каршы килә: «Әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1).

8. Гыйбрәтле хикәя 23:20, 21 дәге сүзләр буенча, эчкечелек нәрсәгә китерергә мөмкин?

8 Эчкече акча туздыра, ул хәтта эшсез дә калырга мөмкин. Борынгы Исраил патшасы Сөләйман болай дип кисәткән: «Исергәнче шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма». Ни өчен? «Чөнки эчкече һәм бирән корсаклар бөлгенлеккә төшәр, йокы өянәге исә аларга сәләмә кием кидерер»,— дип аңлаткан ул (Гыйбрәтле хикәя 23:20, 21).

9. Ни өчен машинаны айнык килеш йөртергә кирәк?

9 Тагын бер куркыныч як бар. «Үткәрелгән тикшеренүләр шуны күрсәтә: исерткеч эчемлекләр тәэсирендә кешенең автомобиль йөртү сәләте начарлана, чөнки кеше акыллы карарлар кабул итә алмый, аның аларны кабул итү сәләте әкренәя, ул ялгыш хәрәкәтләр ясый һәм аның игътибарлыгы кими»,— дип әйтелә бер китапта («The Encyclopedia of Alcoholism»). Эчкән килеш машина йөртү коточкыч хәлләргә китерергә мөмкин. Исерек килеш машина йөрткән кешеләр аркасында юлларда бер Кушма Штатларда гына һәр ел дистәләгән мең кешенең гомере өзелә, ә йөзләгән мең кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Моңа еш кына яшьләр гаепле була, чөнки аларның машина йөртү буенча тәҗрибәсе дә һәм исерткеч эчемлек эчү нәрсәгә китергәне турында белемнәре дә әзрәк. Эчкән килеш машина йөрткән кеше гомеремне Йәһвә бүләге итеп кадерлим дип әйтә аламы? (Мәдхия 35:10). Яшәү изге булганга, машина йөртүчегә айнык булу яхшырак.

10. Ничек исерткеч эчемлек кеше миенә тәэсир итә, һәм бу нәрсә белән куркыныч?

10 Эчкечелек физик һәм рухи зыян китерә. «Шәраб һәм баллы шәраб аларны акылсыз иткән»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Осия 4:11). Исерткеч эчемлек кеше миенә тәэсир итә. «Кеше эчсә,— дип әйтелә наркология буенча Америка милли институтының бер басмасында,— исерткеч эчемлек ашкайнату системасы аша канга кереп, кеше миенә үтә. Анда ул кеше миенең уйлау һәм хисләр урнашкан өлешләренең эшен туктата башлый: кеше үзен иреклерәк сизә һәм үз-үзен кулда тота алмый башлый». Мондый хәлдә кеше җиңел генә «юлдан язарга», артык иркен кыланырга һәм төрле әдәпсез эшләргә тартылырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 20:1).

11, 12. Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчү рухи яктан нинди зыян китерә?

11 Шулай ук Изге Язмаларда: «Ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»,— дигән боерык бар (1 Көринтлеләргә 10:31). Кеше чиктән тыш күп исерткеч эчемлек эчсә, Аллага дан китерү турында нинди сүз бара ала ди? Әлбәттә, бер мәсихченең дә эчкече дип саналасы килми. Андый яктан билгеле булу Йәһвә исеменә дан түгел, ә хурлык китерер иде.

12 Ә берәүнең исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчүе имандашы өчен, мәсәлән җыелышның яңа кешесе өчен, киртә булса? (Римлыларга 14:21). Гайсә болай дип кисәткән: «Миңа иман итүче шушындый кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде» (Маттай 18:6). Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү җыелыштагы хөрмәтле йөкләмәләрне югалтуга да китерергә мөмкин (1 Тимутегә 3:1—3, 8). Эчкечелекнең гаилә тормышына китерә торган зыяны турында да онытмаска кирәк.

Ничек бу куркынычтан качарга?

13. Чиктән тыш күп эчү тозагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә?

13 Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү тозагына эләкмәс өчен, эчүнең «чиген» белергә кирәк. Ләкин бу чик чиктән тыш күп эчү белән эчкечелек арасында түгел, ә чамалап эчү белән чамадан тыш эчү арасында үтә. Безнең һәрберебез өчен бу чикне кем билгеләр? Һәрбер кешенең үз чамасы, шуңа күрә беркем дә синең чамаңны әйтә алмый. Һәрбер кеше үз чамасын үзе белеп эчәргә һәм аны бозмаска тиеш. Әмма үз чамаңны ничек билгеләргә? Нинди принцип ярдәм итә ала?

14. Үз чамаңны билгеләргә нинди төп принцип булыша?

14 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сәламәт акылыңны һәм уйлап эш итүеңне сакла, шулай эшләсәң, алар синең җаның өчен яшәү һәм муеның өчен бизәк булырлар» (Гыйбрәтле хикәя 3:21, 22). Шулай итеп, төп принцип шундый: син исерткеч эчемлек эчкәндә, сәламәт акыл һәм уйлап эш итү саклыйсың икән, бу синең чамаң, ә бу чамадан тыш эчемлек артык дип санала. Ләкин үз нормаңны яки чамаңны билгеләр өчен, үз-үзең алдында намуслы булырга кирәк!

15. Кайсы очракларда әз генә эчү дә бик күп булырга мөмкин?

15 Кайбер очракларда исерткеч эчемлекне әз генә кабып карау да күп дип саналырга мөмкин. Мәсәлән, авырлы хатын, үз карынындагы баласына зыян булмасын өчен, бер дә капмаска хәл итәргә мөмкин. Ә берәүнең, әйтик, кайчандыр исерткеч эчемлекләр белән бәйле проблемалары булса, яки андый эчемлекләрне эчәргә вөҗданы рөхсәт итмәсә, аның алдында эчмәсәк игелек күрсәтү булмасмы? Гыйбадәт кылу чатырында хезмәт иткән руханиларга Йәһвә болай дигән: «Җыелыш чатырына кергәндә... һәлак булмас өчен, шәраб яки исерткеч эчемлекләр эчмә» (Левит 10:8, 9). Шуңа күрә мәсихчеләр очрашуына бару алдыннан, Аллага хезмәт иткәндә яки башка теократик йөкләмәләрне башкарганда, исерткеч эчемлекләр эчмә. Өстәвенә, кайбер илләрдә исерткеч эчемлекләр эчү тулысынча тыелган яки аны эчүгә кешегә яшь ягыннан чикләр куелган. Бу ил законнарына тиешле хөрмәт күрсәтергә кирәк (Римлыларга 13:1).

16. Исерткеч эчемлекләр тәкъдим ителгәндә, нәрсә эшләргә кирәк?

16 Сиңа исерткеч эчемлек тәкъдим ителгәндә, беренче итеп үзеңә шундый сорау бир: «Эчмәсәм яхшырак булмасмы?» Ә инде эчәргә ризалашсаң, үз чамаңны билгеләп куй һәм артыгын эчмә. Кешенең юмартлыгы сине алдаламасын. Кайбер туйларда кунакларга бик күп исерткеч эчемлекләр тәкъдим ителә. Моңа охшаш мәҗлесләрдә сак бул. Күп илләрдә балаларга исерткеч эчемлекләрне эчү тыелмый. Балага бу яктан җитәкчелек бирү һәм аның тәртибен күзәтү өчен, аның ата-анасы җаваплы (Гыйбрәтле хикәя 22:6).

Бу проблеманы җиңә аласың

17. Исерткеч эчемлекләргә бәйле проблемаларыңның барлыгын ачыкларга нәрсә ярдәм итә ала?

17 Синең исерткеч эчемлекләр белән бәйле булган проблемаларың бармы? Шунсын онытма: исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү яшерен гөнаһың булып китсә, иртәме, соңмы бу беленәчәк. Үзеңне намус белән тикшереп чык. Шундый сораулар үзеңә бир: «Мин элеккегә караганда күбрәк эчмимме? Эчемлекләрнең катырагын сайлый башламадыммы? Борчылуларны, авырлыкларны яки проблемаларны онытыр өчен эчмимме? Гаиләдәгеләрнең яки дусларның берәрсе исерткеч эчемлекләр эчүемә борчылуларын белдергәне юкмы? Бу гадәтем гаиләдәге хәлне кыенлаштырдымы? Исерткеч эчемлек эчмичә атна, ай яки берничә ай тора аламмы? Күпме эчкәнемне башкалардан яшерәмме?» Бу сорауларның кайберләренә «әйе» дип җавап бирсәң нәрсә эшләргә? «Үзенә табигать тарафыннан бирелгән йөзен көзгедән... карый да... йөзенең ниндилеген шундук оныткан» кешегә охшаш булма (Ягъкуб 1:22—24). Бу проблеманы чишәр өчен, адымнар яса. Нинди адымнар?

18, 19. Исерткеч эчемлекләргә бәйле проблемалар булса, аларны җиңәр өчен нәрсә эшләп була?

18 Рәсүл Паул мәсихчеләргә: «Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз»,— дигән киңәш биргән (Эфеслеләргә 5:18). Үзең өчен шуны билгелә: исерткеч эчемлекне сиңа күпме эчәргә була һәм чик куй. Бу чикне бозма, үз-үзеңне тота бел (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Дусларың арасында сине чиктән тыш күп эчәргә этүчеләр бармы? Сак бул. «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

19 Авырлыклардан качар өчен эчәсең икән, проблемаларны алардан качмыйча хәл итәргә өйрән. Бу яктан сиңа Алла Сүзендәге киңәшләр ярдәм итә ала (Мәдхия 118:105). Сиңа якын булган берәр өлкәнгә мөрәҗәгать ит, оялма. Йәһвә сине рухи яктан ныгытыр өчен биргән бар нәрсә белән куллан. Алла белән мөнәсәбәтләреңне ныгыт. Аңа өзлексез, аеруча, көчсез якларың турында дога кыл. Алладан синең «бөерләреңне дә һәм йөрәгеңне дә» (ЯД) чистартсын дип сора (Мәдхия 25:2). Үткән мәкаләнең өндәве буенча, сафлыгыңны саклап йөрер өчен, бар көчләреңне куй.

20. Әгәр проблеманы чишеп булмаса, нәрсә таләп ителергә мөмкин?

20 Ә тырышлыкларыңа карамастан, исерткеч эчемлекләр белән бәйле проблемаларың барыбер калса? Ул чакта Гайсә киңәше буенча эш ит: «Әгәр кулың сине вәсвәсәгә төшерсә, аны чабып төшер! Җәһәннәмгә, сүнмәс утка ике кулың белән ташланганчы, тормышка бер кулың белән керүең синең өчен яхшырак» (Марк 9:43). Бу гел дә эчмәскә дигәнне аңлата. Бер хатын нәкъ шулай эшләргә хәл иткән дә. Аны Ирэн дип атыйк. «Исерткеч эчемлекләрне ике ел ярым эчмәгәннән соң,— дип сөйли ул,— мин, бер генә эчсәм бернинди дә зыян булмас, дип уйладым; бары тик үз хисләремне генә белермен. Андый фикер туу белән мин Йәһвәгә дога кыла башладым. Исерткеч эчемлекне яңа дөньяга кадәр яки хәтта беркайчан да авызга капмаска хәл иттем». Алланың гадел яңа дөньясында яшәргә теләсәң, исерткеч эчемлекләр эчүне ташласаң да була — бу андый бүләк алыр өчен әллә ни зур «корбан» түгел (2 Петер 3:13).

«Бүләк алу өчен йөгерегез!»

21, 22. Яшәү йөгерешендә финишка кадәр барып җитәр өчен нинди киртә комачауларга мөмкин, һәм ничек аны үтәргә?

21 Мәсихчеләрнең тормышын спорт ярышлары белән чагыштырып, рәсүл Паул болай дип язган: «Ярыш мәйданында йөгерүчеләрнең һәммәсенең йөгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу өчен йөгерегез! Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу өчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу өчен эшлибез. Шуның өчен дә мин максатсыз йөгергән кеше кебек йөгермәм, буш һавага сугучы кебек көрәшмәм. Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам» (1 Көринтлеләргә 9:24—27).

22 Бүләкне — мәңгелек тормышны — ярышны азагына кадәр йөгереп чыккан гына алачак. Чиктән тыш күп эчү финишка кадәр барып җитүебезгә комачауларга мөмкин. Безгә үз-үзебезне кулда тота белү кирәк. Чабуыбыз юкка гына булмасын өчен, «кирәгеннән артык шәраб» (ЯД) эчүдән качарга кирәк (1 Петер 4:3). Моннан тыш, үз-үзеңне кулда тота белүне бар яктан да күрсәтергә кирәк. Ә инде исерткеч эчемлекләр турында әйткәндә, «алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып... төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәү» акыллы булыр (Титуска 2:12).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Бу мәкаләдә исерткеч эчемлекләр дигән сүз сыра, шәраб һәм башка спиртлы эчемлекләрне аңлата.

Хәтерлисезме?

• Нәрсә ул чамадан тыш күп эчү?

• Чиктән тыш күп эчү нинди зыян китерә?

• Исерткеч эчемлекләр белән бәйле куркынычтан ничек качарга?

• Исерткеч эчемлекләр белән бәйле проблеманы ничек җиңәргә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Шәраб «кешенең күңелен ача».

[29 биттәге иллюстрация]

Үз чамаңны белергә һәм аны бозмаска кирәк.

[30 биттәге иллюстрация]

Үз чамаңны алдан ук билгелә.

[31 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә үзеңнең көчсез якларың турында өзлексез дога кыл.

[32 биттәге иллюстрация]

Балаларына исерткеч эчемлекләр турында аңлату буенча ата-аналар җаваплы.