Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәне — йөрәкләрне сынаучы Алланы эзләгез

Йәһвәне — йөрәкләрне сынаучы Алланы эзләгез

Йәһвәне — йөрәкләрне сынаучы Алланы эзләгез

«Мине эзләгез һәм яшәгез» (АМОС 5:4).

1, 2. Изге Язмада Йәһвә «йөрәккә карый» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

ЙӘҺВӘ АЛЛА Шамуил пәйгамбәргә: «Кеше йөзгә, ә Ходай йөрәккә карый»,— дип әйткән (1 Патшалык 16:7). Йәһвә «йөрәккә карый» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

2 Изге Язмада, йөрәк турында әйтелгәндә, гадәттә кешенең эчке дөньясы күз алдында тотыла: аның теләкләре, фикерләре, хисләре һәм борчылулары. Шуңа күрә Изге Язмаларда Алла йөрәккә карый дип әйтелгәндә, бу сүзләр Алла, кешенең тышкы яктан нинди булуына карамастан, аның чын асылын күрә дигәнне аңлата.

Алла Исраилне сыный

3, 4. Исраилнең ун буынлы патшалыгында, Амос 6:4—6 да әйтелгән сүзләр буенча, тормыш нинди булган?

3 Амос көннәрендә ун буынлы Исраилгә караганда, йөрәкләрне Сынаучы нәрсә күргән? Амос 6:4—6 да «фил сөягеннән ясалган ятакларда яткан һәм үз диваннарында иркәләнгән» кешеләр турында әйтелә. Алар «утардан алынган бәрәннәрне һәм симертелгән бозаулар арасыннан яшь үгезләрне ашыйлар». Бу кешеләр «җырлар өчен кораллар уйлап чыгаралар» һәм «касәләрдән шәраб эчәләр».

4 Бер караганда мондый тормыш бик тә рәхәт күренә. Байлар үзләренең яхшы гына йортларында ризыкның иң тәмлесе һәм шәрабның иң затлысы белән ләззәтләнә, музыка коралларының иң матурлары аларның колакларын иркәли, күңелләрен күтәрә. Аларның ятаклары «фил сөягеннән ясалган». Археологлар Исраил патшалыгының каласында — Самареядә фил сөягеннән ясалган бик күп әйберләр тапкан (3 Патшалык 10:22). Аларның күбесе өйдәге әйберләрне һәм хәтта стеналарны да бизәр өчен кулланылган, күрәсең.

5. Ни өчен Алла Амос көннәрендә яшәгән исраиллеләр белән канәгать булмаган?

5 Исраиллеләрнең тормышлары белән ләззәтләнеп яшәвенә — затлы ризык ашап, яхшы шәраб эчеп һәм матур музыка тыңлап тормыш итүләренә — Йәһвә Алла каршы булганмы соң? Әлбәттә, юк! Ул бит үзе кешеләргә хозурлану өчен һәрнәрсәне мул итеп бирә (1 Тимутегә 6:17). Бу кешеләр начар теләкләр үстергән, йөрәкләре явыз булган, алар Алланы хөрмәт итмичә яшәгәннәр һәм үз якыннарын яратмаганнар — менә нәрсә белән Йәһвә канәгать булмаган.

6. Амос көннәрендә Исраилнең рухи хәле нинди булган?

6 Исраиллеләр «диваннарда иркәләнгән», «утардан алынган бәрәннәрне» ашап, «касәләрдән шәраб эчкәннәр» һәм «җырлар өчен кораллар уйлап чыгарганнар», ә киләчәк турында уйламаганнар. Бу халык «бәла-каза китерәчәк көнне ерак дип санаган». Алар Исраилдәге хәл турында бик нык кайгырырга тиеш булган, әмма «Йосыфның түбән төшүе» аларны «авыру итмәгән» (Амос 6:3—6). Кешеләр мул яшәсә дә, Йәһвә «Йосыфның», ягъни Исраилнең, рухи яктан түбән төшүен күргән. Ә кешеләр исә гадәти эшләре белән мәшгуль булып, гамьсез тормыш алып барганнар. Бүген дә күп кешеләр шундый тормыш алып бара. Алар авыр вакытларда яшәүләрен, бәлки, таныйдыр да, әмма үзләре әлегә бәлагә эләкмәгәнгә, башкаларның авыр хәлләре турында кайгырмыйлар һәм рухи нәрсәләргә кызыксыну күрсәтмиләр.

Җимерек хәлдәге ил

7. Исраиллеләр Алла кисәтүләренә колак салмаса, нәрсә булачак?

7 Амос китабында Исраил болай итеп күрсәтелә: ул тышкы яктан чәчәк атып утырган кебек күренсә дә, чынлыкта җимерек хәлдә. Кешеләр Алла кисәтүләренә колак салмасалар һәм үз карашларын үзгәртмәсәләр, Йәһвә аларны дошманнарыннан башка яклап тормаячак. Һәм шунда Ашур иле гаскәрләре килеп, аларны фил сөягеннән ясалган затлы ятакларыннан өстерәп төшерерләр һәм кол итәрләр. Шунда бетәр рәхәт тормышлары!

8. Ничек Исраил рухи яктан аяныч хәлгә эләккән?

8 Ничек Исраил бу хәлгә эләккән? Барысы б. э. к. 997 елда Сөләйманны алмаштырып, аның улы Робоам патша итеп куелгач башлана. Ул вакытта Исраил иленең ун буыны Яһүд белән Ибнеямин буыннарыннан аерыла. Ун буынлы Исраилнең беренче патшасы «Нибат улы» Йәробоам I була (3 Патшалык 11:26). Йәробоам үз халкын Иерусалимга Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен йөрү бик авыр дип ышандырган. Ә чынлыкта үз халкы турында түгел, ә үзе турында кайгырткан (3 Патшалык 12:26). Чөнки халык Иерусалим гыйбадәтханәсенә һәр ел Йәһвәгә багышлап үткәрелә торган бәйрәмнәргә йөрсә, ахыр чиктә Яһүдия ягына күчәчәк дип курыккан Йәробоам. Һәм моңа юл куймас өчен, ике алтын үгез ясаткан: берсен Дан шәһәрендә, икенчесен Бәйтел шәһәрендә. Шулай итеп үгезгә табыну Исраил патшалыгында дәүләт дине булып киткән (2 Паралипоменон 11:13—15).

9, 10. а) Патша Йәробоам I нинди дини бәйрәмнәрне гамәлгә керткән? б) Патша Йәробоам II идарә иткән вакыттагы исраиллеләр бәйрәмнәренә Алла карашы нинди булган?

9 Йәробоам яңа табынуның абруен күтәрергә тырышкан: Иерусалимда үткәрелгән бәйрәмнәргә кайбер яклардан охшаш булган дини бәйрәмнәр оештырган. 3 Патшалык 12:32 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Йәробоам сигезенче айда, айның унбишенче көнендә, Яһүдиядә булган бәйрәм кебек бәйрәмне гамәлгә керткән, һәм корбан китерү урынында корбаннар китергән... Бәйтелдә».

10 Беркайчан да Йәһвә ялган диннең мондый бәйрәмнәрен хупламаган. Ул моны бер гасырдан соң Амос аша ачык итеп күрсәтеп биргән. Ул вакытта Исраилдә якынча б. э. к. 844 елда патша булып утырган Йәробоам II идарә иткән (Амос 1:1). Амос 5:21—24 буенча, Алла болай дип әйткән: «Мин сезнең бәйрәмнәрегезне кире кагам, нәфрәт итәм, һәм тантаналы җыелышларыгыз вакытындагы корбаннарның хуш исләренә шатланмаячакмын. Ләкин сез тулысынча яндырыла торган корбаннар һәм икмәк бүләкләре китерсәгез, алар миңа рәхәтлек китермәячәк һәм симертелгән бозаулардан китерелгән аралашу корбаннарыгызга да игътибар итмәячәкмен. Үз җырларыңның тавышын миннән читкә алып куй һәм кыллы музыка инструментларыңның мелодияләрен мин тыңламаячакмын. Гаделлек су кебек аксын һәм тәкъвалык шаулап аксын».

Безнең көннәр белән охшаш яклар

11, 12. Борынгы Исраил белән христиан дөньясы арасында нинди охшаш яклар бар?

11 Йәһвә исраиллеләрнең йөрәкләрен сынаган һәм аларның бәйрәмнәрен һәм бүләкләрен кире каккан. Нәкъ шулай ук бүген дә Алла чиркәүләрнең Раштуа белән Пасха кебек мәҗүси бәйрәмнәрен кире кага. Йәһвә хезмәтчеләре бер дә шикләнми: тәкъвалык белән канунсызлыкның һәм яктылык белән караңгылыкның уртаклыгы юк (2 Көринтлеләргә 6:14—16).

12 Христианнар һәм бозауга табынган исраиллеләр арасында башка охшаш яклар да бар. Христиан дөньясының кайбер кешеләре Алла Сүзендәге хакыйкатьләр белән ризалашса да, христиан дөньясына, тулаем алганда, Аллага карата чын ярату җитми. Ярату булса, алар Йәһвәгә «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылырлар иде, чөнки нәкъ шундый гыйбадәт кылуны Алла хуплый (Яхъя 4:24). Шунсын да әйтергә кирәк: христиан дөньясында «гаделлек су кебек» акмый һәм «тәкъвалык [та] шауламый». Моның урынына алар Алланың әхлакый нормаларын өзлексез түбәнәйтәләр. Христианнар зина кылуга һәм башка авыр гөнаһларга юл куялар. Хәтта гомосексуалистлар никахын хуплыйлар!

«Игелекне яратыгыз»

13. Ни өчен Амос 5:15 тәге сүзләрне үтәргә кирәк?

13 Йәһвә теләге буенча аңа гыйбадәт кылырга омтылган барлык кешеләргә ул: «Явызлыкны нәфрәт итегез һәм игелекне яратыгыз»,— дип әйтә (Амос 5:15). Мәхәббәт һәм нәфрәт итү — бу көчле тойгылар, алар безнең эчтән нинди икәнебезне күрсәтәләр. Йөрәгебез хәйләкәр булганга, без, аны саклар өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш (Гыйбрәтле хикәя 4:23; Иремия 17:9). Йөрәгебездә төрле дөрес булмаган теләкләр үсүенә юл куйсак, бу явызлыкны яратуга һәм игелекне нәфрәт итүгә китерергә мөмкин. Һәм без бу теләкләрне хупласак һәм гөнаһ кылсак, Аллага хезмәт итүебездә нинди генә зур ашкыну булмасын, бу безгә Алланың илтифатын кире кайтармаячак. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллага дога кылыйк: безгә «явызлыкны нәфрәт итәргә һәм игелекне яратырга» ярдәм итсен.

14, 15. а) Исраилдә кем игелек эшләгән, һәм башка исраиллеләрнең моңа карашы нинди булган? б) Тулы вакытлы хезмәтчеләрне ничек рухландыра алабыз?

14 Йәһвә алдында явызлык эшләмәүче исраиллеләр дә булган. Мәсәлән, Осия белән Амос «игелекне яратканнар» һәм Алла пәйгамбәрләре булып тугры хезмәт иткәннәр. Кайберәүләре насаралы булырга нәзер әйткәннәр, ягъни вәгъдә биргәннәр. Мондый вәгъдә бирүчеләр йөзем җимешеннән ясалган ризыктан, аеруча шәрабтан, үзләрен тыйган (Саннар 6:1—4). Ләкин мондый фидакарь тормыш алып барган игелекле кешеләргә калган исраиллеләрнең карашы нинди булган? Бу сорауга коточкыч җавап алабыз. Ул халыкның рухи яктан никадәр бозык булганын күрсәтә. Амос 2:12 дә: «Ә сез насаралыларга шәраб эчердегез, ә пәйгамбәрләргә: „Сез пәйгамбәрлек итәргә тиеш түгел“,— дип боерык бирдегез»,— дип укыйбыз.

15 Пәйгамбәрләрнең һәм насаралыларның үрнәге бу исраиллеләрдә үз эшләреннән оялып, үзгәрергә теләк тудырырга тиеш булган. Әмма алар бу тугры хезмәтчеләргә ярату күрсәтмәгәннәр һәм аларга Аллага дан китерергә комачаулаганнар. Әйдәгез, беркайчан да пионерларны, миссионерларны, күчеп йөрүче хезмәтчеләрне яки Вефиль хезмәтчеләрен тулы вакытлы хезмәтләрен ташлап, «гади» тормышка кайтырга өндәмик. Киресенчә, башкарган искиткеч эшләрен дәвам итәргә дәртләндерик!

16. Ни өчен Муса көннәрендәге исраиллеләр Амос замандашларыннан рухи яктан баерак булган?

16 Амос көннәрендәге күп исраиллеләр муллыкта яшәсә дә, «әмма Аллаһы каршында бай булмаганнар» (Лүк 12:13—21). Аларның ата-бабалары чүлдә 40 ел манна гына ашаган. Алар симертелгән бозаулар ашамаган һәм фил сөягеннән ясалган ятакларда иркәләнеп ятмаган. Ләкин Муса аларга мондый дөрес сүзләр әйткән: «Ходай, синең Аллаң, сине кулың башкарган һәркайсы эшеңдә фатихалады... Шушы кырык ел дәвамында Ходай, синең Аллаң, синең белән булды. Син бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадың» (Икенчезаконлык 2:7). Әйе, исраиллеләрнең чүлдә алар чыннан да мохтаҗ булган нәрсәләре һәрвакыт булган. Ә иң мөһиме: Алла аларны үзе яраткан, яклаган һәм фатихасын биргән!

17. Нәрсә өчен Йәһвә исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып кергән?

17 Йәһвә Амос замандашларының исенә шуны төшерә: аларның бабаларын Вәгъдә ителгән җиргә ул китереп, аларга бу җирне дошманнардан чистартырга ярдәм иткән (Амос 2:9, 10). Ләкин ни өчен ул исраиллеләрне Мисырдан алып чыгып, аларга Кәнган җирен биргән? Артык муллыкта яшәп, Иҗат итүчеләрен искә дә алмыйча гомер итәр өченме? Юк! Ул аларның аңа ирекле һәм рухи яктан саф кешеләр булып хезмәт итүләрен теләгән. Әмма ун буынлы Исраил патшалыгының кешеләре явызлыкны нәфрәт итмәгәннәр һәм игелекне яратмаганнар. Алар Йәһвә Аллага түгел, ә потларга дан китергәннәр. Нинди оятсызлык!

Йәһвә җавапка тарта

18. Нәрсә өчен Йәһвә безне рухи яктан азат иткән?

18 Алла исраиллеләрнең оятсыз тәртипләренә түзеп торырга җыенмаган. Ул моңа үз карашын болай дип аңлаткан: «Сезне бар канунсызлыкларыгыз өчен җавапка тартам» (Амос 3:2). Бу сүзләр хәтеребезгә шуны төшерә: без дә безнең көннәрдәге Мисыр — бу бозык дөнья төзелеше — коллыгыннан азат ителдек. Йәһвә безгә рухи азатлыкны без үз максатларыбыз артыннан куып яшәсен өчен түгел, ә, ирекле һәм рухи саф халык буларак, чын күңелдән аңа дан китерсен өчен биргән. Безнең һәрберебез бу азатлыгыбызны куллану буенча аңа хисап бирәчәк (Римлыларга 14:12).

19. Амос 4:4, 5 буенча, күпчелек исраиллеләр нәрсәне ярата башлаган?

19 Кызганычка каршы, Исраилдә яшәгән кешеләрнең күпчелеге Амосның мөһим хәбәрен кире каккан. Амос 4:4, 5 тән аларның йөрәкләре рухи яктан никадәр нык авыру булганы күренә: «Бәйтелгә килегез һәм җинаять эшләгез. Гилгалда җинаятьләрегезне үрчетегез... чөнки сез, Исраил уллары, моны яратасыз». Алар дөрес теләкләр үстермәгән. Үз йөрәкләрен дә алар сакламаган. Нәтиҗәдә, аларның күбесе явызлыкны ярата, ә игелекне нәфрәт итә башлаган. Бу кире беткән потка табынучылар үзгәрергә җыенмаган. Ләкин аларга Йәһвә алдында җавап тотарга кирәк булган, һәм үзгәрмәгәнгә аларны үлем көткән!

20. Ничек без Амос 5:4 тәге сүзләр буенча эшли алабыз?

20 Ул көннәрдә Исраилдә Йәһвәгә тугры булып калу җиңел булмаган. Чыннан да, агымга каршы йөзү бик авыр, моны бүгенге мәсихчеләрнең олысы да, яше дә белә. Әмма Аллага карата ярату һәм аңа яраклы булу теләге кайбер исраиллеләрне чын гыйбадәт кылуны дәвам итәргә дәртләндергән. Амос 5:4 тә Йәһвә мондый кешеләрне бөтен йөрәктән: «Мине эзләгез һәм яшәгез»,— дип чакырган. Безнең көннәрдә Алла, аның Сүзеннән төгәл белемнәр алып һәм аның ихтыярын үтәп, аны эзләгән һәм тәүбә иткәннәргә дә мәрхәмәтен күрсәтә. Мондый тормыш җиңел түгел, әмма мәңгелек тормышка ул алып бара (Яхъя 17:3).

Рухи ачлыкка карамастан гөрләп алга бару

21. Чын Аллага гыйбадәт кылмаганнар нинди ачлык кичерә?

21 Ә чын Аллага хөрмәт күрсәтмәгән кешеләрне нәрсә көткән? Рухи ачлык! Бу — ачлыкларның иң авыры. «„Менә көннәр килә,— дип әйтә Ходай Алла,— һәм мин җиргә ачлык җибәрәм, бу ачлык, әмма икмәккә түгел, бу сусау, әмма суга түгел, ә Ходай сүзләрен ишетүгә сусау“» (Амос 8:11). Мондый рухи ачлыкны христиан дөньясы кичерә. Әмма алар арасындагы эчкерсез кешеләр Алла халкының гөрләп алга барганын күрә һәм Йәһвә оешмасына килә. Алла хезмәтчеләренең хәле христиан кешеләренең хәленнән бик нык аерылып торганы Йәһвәнең мондый сүзләреннән күренә: «Менә! Минем хезмәтчеләрем ашар, ә сез ач торырсыз. Менә! минем хезмәтчеләрем эчәр, ә сез сусап йөрерсез. Менә! Минем хезмәтчеләрем күңел ачар, ә сез оятка калырсыз» (Ишагыйя 65:13, 14).

22. Ни өчен безнең шатланыр өчен сәбәбебез бар?

22 Без, Йәһвә хезмәтчеләре, рухи ризыкны һәм фатихаларны чыннан да кадерлибезме? Изге Язмалар һәм мәсихчеләр басмаларын өйрәнгәндә, җыелыш очрашуларына, район, махсус һәм өлкә конгрессларына килгәндә, йөрәгебездән чыккан шатлыктан чыннан да җырлап җибәрәсе килә. Без шатланабыз, чөнки Алла Сүзен, шул исәптән Алла тарафыннан рухландырылган Амос пәйгамбәрлеген яхшы аңлыйбыз.

23. Аллага дан китергәннәр нәрсә ала?

23 Алланы яраткан һәм аңа дан китерергә теләгән бар кешеләр өчен Амос пәйгамбәрлегендә өмет хәбәре бар. Экономик хәлебезгә һәм бу шомлы дөньяда кичергән эзәрлекләүләргә карамастан, Алланы яраткан кешеләр — без барыбыз — аның фатихаларын һәм иң сыйфатлы рухи ризыгын алабыз (Гыйбрәтле хикәя 10:22; Маттай 24:45—47). Әмма моның өчен бар дан Алланыкы: ул безгә бар кирәклесен мул итеп бирә. Аңа бар күңелебездән мәңге мактау китерергә теләгебез кимемәсен. Без моны, йөрәкләр сынаучы Алланы — Йәһвәне эзләсәк, эшли алабыз.

Сез ничек җавап бирерсез?

• Амос көннәрендә Исраилдә нинди тормыш булган?

• Ун буынлы Исраил хәленең бүгенге көннәрдәге хәл белән нинди охшаш яклары бар?

• Безнең көннәрдә Амос алдан әйткән нинди ачлык бар, әмма кемдә андый ачлык юк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Исраиллеләрнең күпләре мул яшәсә дә, рухи яктан ярлы булган.

[21 биттәге иллюстрация]

Тулы вакытлы хезмәтчеләр үзләренең игелекле эшләрен дәвам итсеннәр өчен, аларга дәртләндерүче сүзләр әйт.