Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә явызларга чыгарган хөкемен үтәячәк

Йәһвә явызларга чыгарган хөкемен үтәячәк

Йәһвә явызларга чыгарган хөкемен үтәячәк

«Аллаң белән очрашуга әзерлән» (АМОС 4:12).

1, 2. Ни өчен без Йәһвәнең явызлыкны бетерәчәгенә ышана алабыз?

ЙӘҺВӘ җирдәге явызлыкны һәм газапларны берәр кайчан бетерәчәкме? Бу сорау аеруча бүген, XXI гасыр башында мөһим. Кайда гына карасак та, бөтен җирдә мәрхәмәтсезлек хөкем сөрә. Дөнья җәбер-золым, террорчылык һәм ришвәтчелек белән тулган. Без моның барысыннан да азат булган дөньяны күрергә бик нык телибез!

2 Бәхеткә каршы, Йәһвә явызлыкны юк итәчәк. Без моңа нык ышанабыз. Алла явызларга каршы чаралар күрәчәк, моңа аның сыйфатларын белү ышандыра. Йәһвә гадел һәм тәкъва. Аның Сүзендә, Мәдхия 32:5 тә: «Ходай дөреслекне һәм изгелекне сөя»,— дип әйтелә, ягъни Алла гаделлекне һәм тәкъвалыкны ярата. Башка бер мәдхиядә: «Бозыкны һәм мәсхәрәләүне сөючене Аның җаны нәфрәт итә»,— дип әйтелә (Мәдхия 10:5). Әлбәттә, тәкъвалык белән гаделлекне яраткан һәм чиксез көчле Йәһвә Алла үзе нәфрәт иткәнне мәңге түзеп тормаячак.

3. Амос пәйгамбәрлеген карап чыгуны дәвам итсәк, нәрсәне белербез?

3 Йәһвәнең явызлыкны бетерәчәгенә ышану өчен тагын бер сәбәп бар. Моңа аның үткәндә эшләгән эшләре гарантия бирә. Йәһвәнең явызларга каршы кылган эшләренең тәэсирле мисаллары Амос китабында язылган. Бу пәйгамбәрлек китабын карап чыгуыбызны дәвам итеп, без Алла җәзасының өч үзенчәлекле ягы бар икәнен ачыкларбыз. Беренчедән, җәза алучы аңа лаек. Икенчедән, җәза котылгысыз. Өченчедән, Йәһвә аны сайлап бирә: явызларга җәзасын бирә, ә дөрес рухлы һәм тәүбә иткән кешеләргә мәрхәмәтен күрсәтә (Римлыларга 9:17—26).

Алла җәзасын алучы аңа лаек

4. Йәһвә Амосны кайда һәм ни өчен җибәргән?

4 Амос көннәренә борынгы Исраил инде ике патшалыкка бүленгән булган: берсе — ике буынлы Яһүдия патшалыгы (көньяк өлеше), икенчесе — ун буынлы Исраил патшалыгы (төньяк өлеше). Йәһвә, Амос пәйгамбәрлек итсен өчен, аны яшәгән иле Яһүдиядән Исраилгә җибәргән. Анда аңа Алла хөкемен игълан итәргә кирәк булган.

5. Амос Алла хөкемен башта нинди халыкларга игълан иткән, һәм ни өчен алар моңа лаек булган?

5 Амос үз хезмәтен Алланың хөкемнәрен игълан итүдән башлый. Әмма башта төньяк патшалыкка — үзсүзле Исраилгә чыгарган хөкемнәрне түгел, ә якындагы алты халыкка чыгарган хөкемнәрне игълан итә. Бу Сурия, Филистия, Тур, Эдом, Аммон һәм Моав халыклары. Алар чыннан да җәзага лаек булганмы? Һичшиксез. Алар барысы да Йәһвә халкының гомерлек дошманнары булган.

6. Ни өчен Йәһвә Сурия, Филистия һәм Тур халыкларына бәла-казалар җибәрергә җыенган?

6 Мәсәлән, Сурия «Гиладны кыйнаган өчен» җәзага тартылган (Амос 1:3). Гилад — Исраилнең Үрдүннән көнчыгышта урнашкан өлкәсе. Сурия халкы бу җирнең өлешен яулап алган һәм анда яшәгән Алла халкын бик нык җәберләгән. Ә Филистия белән Тур турында нәрсә әйтеп була? Филистия халкы исраиллеләрне әсирлеккә алып, аларны Эдом халкына саткан, ә кайбер исраиллеләр Турдагы кол сатучылар кулына эләккән. Шундый булган Филистия халкының гаебе (Амос 1:6, 9). Уйлап кына карагыз: Йәһвә халкын әсирлеккә саталар! Шуңа күрә Йәһвәнең Сурия, Филистия һәм Тур халыкларына бәла-казалар җибәрергә җыенганына шаккатасы юк.

7. Эдом, Аммон һәм Моавның Исраил белән нинди уртак ягы булган, әмма алар үзләрен Исраил белән ничек тоткан?

7 Эдом, Аммон һәм Моав Исраил һәм бер-берсе белән тугандаш булганнар. Эдом халкы Ибраһимнан — Ягъкубның игезәк абыйсы Исав буыныннан булган. Димәк, исраиллеләргә кардәш булганнар. Ә Аммон һәм Моав халкы Ибраһим абыйсының улы Лут буыныннан булган. Ләкин Эдом, Аммон һәм Моав Исраил халкы белән үзләрен туганнарча тотканмы? Һич тә юк! Эдом үз кардәшен бер дә жәлләмичә, «кылыч тотып» «эзәрлекләгән», ә Аммон исраилле әсирләр белән үзен мәрхәмәтсез тоткан (Амос 1:11, 13). Ә Моавның Алла халкына карата үзен дошманнарча тотканы турында Амос турыдан-туры әйтмәсә дә, алар да озак вакыт Исраилнең дошманнары булган. Бу тугандаш өч халыкны каты җәза көткән. Йәһвә аларны ут белән юк итәргә вәгъдә иткән.

Алланың җәзасы котылгысыз

8. Ни өчен Йәһвә җәзалары алты халык өчен котылгысыз булган дип әйтеп була?

8 Амос пәйгамбәрлегенең беренче өлешендә әйтелгән халыкларның Алла җәзасына лаек булулары ачык күренеп тора. Алар өчен котылу юлы булмаган. Амос 1:1—2:1 дә Йәһвәнең: «Кызганмыйм»,— дип әйткән сүзе алты тапкыр китерелә. Һәм, үз сүзенә тугры булып, Алла бу халыкларга чыгарган хөкемен үтәүдән баш тартмый. Чыннан да, тарихтан билгеле булганча, аларның барысына да бәла-казалар белән очрашырга туры килә. Ахыр чиктә, бу илләрнең дүртесе — Филистия, Моав, Аммон һәм Эдом — хәтта юкка да чыккан!

9. Яһүдләр нәрсәгә лаек булган һәм ни өчен?

9 Шуннан соң Амос җиденче ил — үзенең туган иле Яһүдия турында әйтә. Амосның үз туган җиренә каршы хөкемнәр игълан итүен ишетү Исраилдә, төньяк патшалыкта яшәгән кешеләрне бәлки гаҗәпләндергәндер. Ни өчен яһүдләр шундый каты җәзага лаек булган? «Ходай канунын кире какканга»,— дип әйтелә Амос 2:4 тә. Алар Йәһвә Канунын юри санга сукмаганнар, һәм Йәһвә моны игътибарсыз калдырмаган. Амос 2:5 тә әйтелгәнчә, ул алдан ук: «Яһүдиягә ялкын җибәрәчәкмен, һәм ул Иерусалимның яшәү манараларын юк итәчәк»,— дигән.

10. Ни өчен Яһүд халкы өчен бәладән котылу юлы булмаган?

10 Яһүдиянең хыянәтче халкы өчен якынлашып килгән бәладән котылу юлы булмаган. Йәһвә җиденче тапкыр: «Кызганмыйм»,— дип әйтә (Амос 2:4). Алдан әйтелгән җәзаны Яһүдия б. э. к. 607 елда ала: Бабыл гаскәрләре аны җимереп китә. Шулай итеп, тагын бер тапкыр күрәбез: явызлар өчен Алла җәзасы котылгысыз.

11—13. Амос күбесенчә нинди халык турында пәйгамбәрлек иткән, һәм бу халык арасында җәберләүнең нинди төрләре булган?

11 Амос пәйгамбәр җиде халыкка Алла хөкемен игълан итә. Кайберәүләр ул үз пәйгамбәрлекләрен әйтеп бетергән дип уйлагандыр, әмма алар ялгышкан. Аның әйтәсе сүзе әле бетмәгән! Иң беренче итеп ул Исраилгә — төньяк патшалыкка чыгарылган каты хөкемне игълан итәр өчен җибәрелгән булган. Исраил Алла җәзасына лаек булган, чөнки аның халкы әхлакый һәм рухи яктан, кызганычка каршы, бозык булган.

12 Амос үзенең пәйгамбәрлегендә Исраил патшалыгындагы киң таралган җәберләү төрләрен фаш итә. «Менә нәрсә дип әйтә Ходай: Исраилне өч җинаяте һәм дүрт җинаяте өчен дә кызганмыйм, чөнки тәкъваны көмешкә һәм ярлыны ике пар сандали бәясенә саталар. Алар фәкыйрьләрнең башларында җир туфрагы булуын телиләр һәм юаш кешеләрнең юлларын бозалар»,— дип әйтелә Амос 2:6, 7 дә.

13 Тәкъва кешеләрне «көмешкә» сатканнар. Бу сүзләр судьялар, ришвәт алып, гаепсез кешене хөкем иткән дигәнне аңлатадыр. Кредит бирүчеләр ярлыларны, бәлки аларның кечкенә бурычлары өчен, «ике пар сандали бәясенә» сатканнар. Мәрхәмәтсез кешеләр фәкыйрьләрне кимсетергә атлыгып торган. Алар хәтта фәкыйрьләрнең баш өсләренә җир туфрагын салуларын теләгән — бу кайгы-хәсрәт һәм хурлык билгесе булган. Ришвәтчелек тә киң таралган: юашларның гаделлек табарга бернинди дә өмете булмаган.

14. Ун буынлы Исраил патшалыгында кемне җәберләгәннәр?

14 Игътибар итегез: тәкъва, ярлы, фәкыйрь һәм юаш исраиллеләрне җәберлиләр. Йәһвә белән Исраил арасында төзелгән Канун килешүе буенча, көчсезләргә һәм мохтаҗлыкта яшәгән кешеләргә шәфкатьлек күрсәтү таләп ителгән. Ләкин ун буынлы Исраил патшалыгында бу кешеләр аяныч хәлдә яшәгән.

«Аллаң белән очрашуга әзерлән»

15, 16. а) Ни өчен исраиллеләргә «Аллаң белән очрашуга әзерлән» дигән кисәтү бирелгән булган? б) Ничек Амос 9:1, 2 дә бозык кешеләр Йәһвә җәзасыннан кача алмый икәне күрсәтелә? в) Б. э. к. 740 елда ун буынлы Исраил белән нәрсә булган?

15 Исраил әхлаксызлыкка һәм башка гөнаһларга кереп батканга, Амосның бу тыңламаучан халыкны: «Аллаң белән очрашуга әзерлән»,— дип кисәтер өчен җитди сәбәпләре булган (Амос 4:12). Хыянәтче Исраил Алланың якынлашып килгән хөкеменнән берничек тә кача алмаган, чөнки Йәһвә сигезенче тапкыр: «Кызганмыйм»,— дип игълан иткән (Амос 2:6). Йәһвәдән качарга тырышкан бозык кешеләр турында ул үзе болай ди: «Качканнарының берсе дә кача алмаячак һәм котылырга теләгәннәренең берсе дә котылмаячак. Алар хәтта шеолга кереп күмелсә дә, аннан да кулым аларны чыгарачак; күкләргә менсәләр дә, аннан да бәреп төшерәчәкмен» (Амос 9:1, 2).

16 Бозык кешеләр Йәһвәнең җәзасын барыбер алачак: алар «шеолга кереп күмелеп» тә, ягъни җирнең иң тирән урыннарына кереп тә кача алмаячаклар. Алар шулай ук «күкләргә менеп» тә, ягъни биек тауларда сыену урыны табарга тырышып та, җәзадан кача алмаячаклар. Йәһвә ачык итеп кисәтү ясый: аңардан бер җиргә дә качып булмый. Исраил патшалыгы үзенең явыз эшләре өчен җавапка тартылырга тиеш — моны Алла гаделлеге таләп иткән. Һәм Исраил җавапка тартылган да: Амос китабы язылганнан соң 60 ел үткәч, б. э. к. 740 елда Исраилне Ашур гаскәрләре яулап алган.

Йәһвә үз җәзасын сайлап бирә

17, 18. Амос китабының 9 нчы бүлегендә Алла шәфкате турында нәрсә әйтелә?

17 Амос пәйгамбәрлегеннән Алла җәзасын алучы аңа лаек һәм җәза котылгысыз икәнен күрдек. Ләкин ул китаптан шулай ук Йәһвә үз җәзасын сайлап бирә икәнен белә алабыз. Әйе, бозык кешеләр кайда гына яшеренмәсен, Алла, аларны эзләп табып, үз хөкемнәрен үтәячәк. Шул ук вакыт ул шәфкатькә лаек булганнарны — тәкъва һәм тәүбә иткәннәрне эзләп таба ала. Бу гаҗәеп матур итеп Амос китабының соңгы бүлегендә сурәтләнә.

18 Амос 9:8 буенча, Йәһвә: «Ягъкуб йортын тулысынча юк итмәячәкмен»,— дип әйткән. Ә шул ук бүлекнең 13 нче шигыреннән алып 15 нче шигыренә кадәр Йәһвә үз халкын «әсирлектән кайтарырга» вәгъдә бирә. Аларга шәфкать күрсәтелгән булачак, һәм алар тынычлыкта һәм мул тормыш белән яшәячәкләр. «Сабанчы уракчы белән очрашачак»,— дип вәгъдә итә Йәһвә. Уңыш шулхәтле мул булачак ки, аны җыеп бетергәнче, инде кабат сөрү һәм чәчү вакыты киләчәк!

19. Исраил һәм Яһүдия калдыгы белән нәрсә булган?

19 Йәһвә Яһүдия белән Исраилдәге бозыкларга җәзасын сайлап биргән дип әйтәбез, чөнки тәүбә иткән һәм дөрес рухлы кешеләргә шәфкатен күрсәткән. Амос китабының 9 нчы бүлегендә язылган кабат төзекләндерү турындагы вәгъдә б. э. к. 537 елда үтәлә: ул вакытта Исраилнең һәм Яһүдиянең үз эшләрендә тәүбә иткән калдыгы Бабыл әсирлегеннән кайта. Исраиллеләр сөйгән туган якларында чын Аллага кабат гыйбадәт кыла башлыйлар. Аларның тормышлары имин һәм тыныч булганга, алар йортларын төзекләндерә һәм җимеш-йөзем бакчалары утырта башлый.

Йәһвә хөкеме тиздән үтәләчәк!

20. Амос игълан иткән Алла хөкемнәрен карап чыкканнан соң, без нәрсәдә шикләнмибез?

20 Без Амос игълан иткән Алла хөкемнәрен карап чыктык һәм Йәһвәнең безнең көннәрдәге явызлыкны да юк итәчәгенә ышанабыз. Ни өчен аның явызлыкны юк итәчәгенә ышанып була? Беренчедән, Алланың үткәндә явызларга эшләгән эшләре турындагы мисаллар безнең көннәрдә ул эшләрен ничек башкарачагын күрсәтә. Икенчедән, Исраилгә — мөртәт патшалыкка чыгарылган Алла хөкемнәренең үтәлешен күреп, Йәһвәнең христиан дөньясын да юк итәчәгенә шигебез калмый. Чөнки «Бөек Бабыл» — ялган диннең бөтендөнья империясендә иң зур хөкемгә нәкъ христиан дөньясы лаек (Ачылыш 18:2).

21. Ни өчен христиан дөньясы Алла җәзасына лаек?

21 Һичшиксез, христиан дөньясы Алла җәзасына лаек. Христианнарның әхлакый һәм рухи яктан бозылулары ачык күренеп тора. Христиан дине һәм Шайтан дөньясының башка өлеше Йәһвәнең хөкеменә лаек. Бу җәза котылгысыз. Йәһвә үз хөкемен үтәгәндә, Амос 9:1 дәге сүзләр тормышка ашачак: «Качканнарының берсе дә кача алмаячак һәм котылырга теләгәннәренең берсе дә котылмаячак». Әйе, бозык кеше кайда гына яшеренмәсен, Йәһвә аны табачак.

22. 2 Тессалуникәлеләргә 1:6—8 дәге сүзләрдән Алла җәзасының нинди үзенчәлекле яклары күренә?

22 Алла җәзасын алучы аңа лаек, бу җәза котылгысыз һәм Йәһвә аны сайлап бирә. Моны рәсүл Паулның сүзләреннән дә беләбез: «Сезнең газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итү — Аллаһы алдында гадел. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—8). Йәһвәнең майланган хезмәтчеләренә бәлаләр китергәннәргә һәм шуңа күрә җәзага лаек булганнарга үз әҗерләрен бирү — бу «Аллаһы алдында гадел». Бу җәза котылгысыз, чөнки «Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәч», бозык кешеләр исән кала алмаячак. Алла үз җәзасын биргәндә, моны сайлап башкарачак, чөнки Гайсә «Аллаһыны белмәүчеләрдән һәм... Яхшы хәбәрне тыңламаучылардан» үч алачак. Алла хөкемнәренең үтәлеше Йәһвәдән куркып яшәгән һәм газап чиккән кешеләргә юаныч китерәчәк.

Тәкъвалар өчен өмет

23. Амос китабында әйтелгәннән нинди өмет һәм юаныч алабыз?

23 Амос пәйгамбәрлегендә шулай ук дөрес рухлы кешеләргә өмет белән юаныч китергән искиткеч хәбәр бар. Амос китабында алдан ук әйтелгәнчә, Йәһвә үзенең борынгы халкын тулысынча юк итмәгән. Ахыр чиктә ул исраиллеләрне әсирлектән туган җирләренә кайтарган һәм аларга тынычлык белән муллык биргән. Безнең көннәр өчен бу нәрсәне аңлата? Йәһвә үз хөкемнәрен үтәгәндә бозыкларны, алар кайда гына яшеренеп тормасын, барыбер табачак һәм шулай ук үзенең шәфкатенә лаек булганнарны да — җирнең кайсы гына урынында яшәсәләр дә — табачак. Без моңа бер дә шикләнмибез.

24. Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре нинди фатихалар ала?

24 Ә без, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре, бозыкларга чыгарган Алла хөкемнәренең үтәлгәнен көтеп, инде хәзер нәрсә алабыз? Рухи яктан алга таба үсү һәм фатихалар! Безнең гыйбадәт кылуыбыз христиан дөньясының ялган тәгълиматларыннан азат. Йәһвә рухи ризыкны мул итеп бирә. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: бу фатихалар белән бергә безгә зур җаваплылык та йөкләнә. Йәһвә без башкаларны киләчәк хөкем турында кисәтәчәкбез дип көтә. «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның барысын да» эзләп табар өчен, без көчебездән килгәннең барысын да башкарырга тырышабыз (Рәсүлләр 13:48). Без рухи яктан үсүгә шатланабыз һәм мөмкин кадәр күбрәк кешенең безгә кушылуын телибез. Шулай ук без Алла үз хөкемен үтәгәндә, шул кешеләрнең, бозыклар белән юк ителмичә, исән калуларын телибез. Әлбәттә, мондый фатихаларны алыр өчен, бездә дөрес рух булырга тиеш. Амос пәйгамбәрлегендә моңа да басым ясала. Без моны чираттагы мәкаләдән белербез.

Сез ничек җавап бирерсез?

• Ничек Амос пәйгамбәрлегендә Алла җәзасын алучы аңа лаеклы икәне күрсәтелә?

• Алла җәзасы котылгысыз икәнен Амос ничек күрсәтә?

• Алланың үз хөкемнәрен сайлап башкаруы Амос китабыннан ничек күренә?

[Өйрәнү өчен сораулар]