Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә үрнәген тотыгыз

Гайсә үрнәген тотыгыз

Гайсә үрнәген тотыгыз

«Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем» (ЯХЪЯ 13:15).

1. Ни өчен мәсихчеләр өчен Гайсә үрнәк булып тора?

КЕШЕЛЕК тарихында бер генә кеше гөнаһ эшләмичә гомерен тәмамлаган — ул Гайсә Мәсих. Аңардан башка «гөнаһ эшләмәгән кеше юк» (3 Патшалык 8:46; Римлыларга 3:23). Шуңа күрә чын мәсихчеләр өчен Гайсә Мәсих иң яхшы үрнәк булып тора. Б. э. 33 елының ундүртенче нисанында үлеме алдыннан Гайсә үз шәкертләренә үзенең үрнәген тотарга боерык биргән. «Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем»,— дип әйткән ул (Яхъя 13:15). Мәсихчеләргә Гайсә үрнәген тотарга кирәк. Моның өчен Гайсә үз тормышының соңгы төнендә берничә өлкәне искә алган. Бу мәкаләдә без шул өлкәләрнең кайберсен карап чыгарбыз.

Басынкы булу мөһим

2, 3. Ни өчен Гайсә басынкылыкның иң яхшы үрнәген биргән дип әйтеп була?

2 Гайсә, үз шәкертләрен үзенең үрнәге буенча эш итәргә өндәгәндә, аеруча басынкы булырга кирәк дигән. Бу сыйфатның мөһимлеге турында Гайсә үз шәкертләренә берничә тапкыр әйткән һәм 14 нче нисан төнендә үзенең басынкы булуын рәсүлләрнең аякларын юып күрсәткән. Шуннан соң Гайсә: «Мин — сезнең Раббыгыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш»,— дигән (Яхъя 13:14). Һәм рәсүлләренә үзенең үрнәге буенча эш итәргә кушкан. Гайсә күрсәткән басынкылык үрнәге искиткеч булган!

3 Гайсә җиргә килгәнче «Аллаһы рәвешендә булган» (ЯД) дип язган рәсүл Паул. Андый булуына карамастан, ул барысын калдырып, гади кеше булып яшәгән. Өстәвенә ул «Үзен түбәнсеткән һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булган» (Филиппуйлыларга 2:6—8). Үзең уйлап кара: Галәмдә дәрәҗәсе буенча Йәһвәдән генә калышкан Гайсә фәрештәләрдән түбәнрәк булырга, көчсез сабый булып туарга, камил булмаган ата-анага буйсынып яшәргә һәм ахырда җирәнгеч җинаятьче кебек үлем кичерергә ризалашкан (Көлессәйлеләргә 1:15, 16; Еврейләргә 2:6, 7). Нинди басынкылык! Аның «фикер йөртү рәвешен» (ЯД) үрнәк итеп тоту һәм шундый ук «күндәмлек» үстерү мөмкинме? (Филиппуйлыларга 2:3—5). Әйе, мөмкин, әмма бу җиңел түгел.

4. Нәрсә аркасында кеше тәкәбберләнә, ләкин ни өчен тәкәбберлек куркыныч?

4 Басынкылыкка капма-каршы сыйфат — тәкәбберлек (Гыйбрәтле хикәя 6:16—19). Тәкәбберлек Иблисне һәлакәткә китергән (1 Тимутегә 3:6). Бу сыйфат кеше йөрәгендә тамырларын тиз җибәрә, һәм аннан соң аны алып ташлау авыр. Кешеләр үз илләре, милләте, байлыгы, белеме, җәмгыятьтәге дәрәҗәсе, кыяфәте, спортта һәм эшендәге казанышлары һәм башка күп төрле нәрсәләре белән тәкәбберләнә. Әмма боларның барысы да Йәһвә өчен буш нәрсә (1 Көринтлеләргә 4:7). Һәм алар безне дә тәкәббер итсә, Алла белән мөнәсәбәтләребез җимерелә. «Ходай югары, һәм юашны да күрә, ә тәкәбберләрне ерактан [«гына белә», ЯД] таный» (Мәдхия 137:6; Гыйбрәтле хикәя 8:13).

Кардәшләргә карата басынкылык

5. Ни өчен мәсихче өлкәннәргә басынкы булу кирәк?

5 Йәһвә тапшырган хезмәткә зур өлеш кертсәк тә яки бу яктан зур уңышларга ия булсак та, шулай ук җыелышта төрле вазифалар үтәсәк тә — бу тәкәбберләнер өчен сәбәп түгел (1 Паралипоменон 29:14; 1 Тимутегә 6:17, 18). Киресенчә, җаваплылыгыбыз үсү белән басынкылыгыбыз да үсәргә тиеш. Рәсүл Петер мәсихче өлкәннәрне «сезгә тапшырылганнар өстеннән хакимлек итмәгез, бәлки көтүгә үрнәк булыгыз» дип өндәгән (1 Петер 5:3). Өлкәннәр хакимлек итәр өчен яки боерыклар бирер өчен түгел, ә хезмәт итәргә һәм үрнәк бирергә билгеләнәләр (Лүк 22:24—26; 2 Көринтлеләргә 1:24).

6. Мәсихчеләр тормышының кайсы өлкәләрендә басынкылык кирәк?

6 Башка мәсихчеләргә дә басынкылык күрсәтергә кирәк. Өлкән яшьтәгеләр белән чагыштырганда тизрәк уйларга сәләтле һәм көчлерәк булулары белән горурлана алган яшьләргә Петер мондый киңәш бирә: «Бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чөнки Изге язмада язылганча: „Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә“» (1 Петер 5:5). Шулай итеп, барыбызга да Мәсихнең басынкылыгын үрнәк итеп тотарга кирәк. Басынкылык яхшы хәбәр вәгазьләгәндә, аеруча ваемсызлык яки каршы килүләр белән очрашканда кирәк. Ул, шулай ук, киңәшне кабул итәр өчен яки Аллага хезмәтебезне киңәйтү максаты белән тормышыбызны гадиләштергәндә кирәк. Һәм безгә берәрсе яла якканда, судлар аркасында җәберләнгәндә яки каты эзәрлекләүләр кичергәндә, иман белән батырлык кирәк булган кебек, басынкылык та кирәк (1 Петер 5:6).

7, 8. Басынкылыкны үстерергә безгә нәрсә ярдәм итә?

7 Ничек кешегә тәкәбберлекне җиңәргә һәм ничек «күндәм булып... башкаларны үзенә караганда өстен күрергә»? (Филиппуйлыларга 2:3). Аңа үзенә Йәһвә карашы белән карарга кирәк. Үз-үзеңә дөрес карашлы булырга Гайсә өйрәткән: «Сез... кушылганның барысын да башкарганнан соң: „Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез» (Лүк 17:10). Шуны истә тотарга кирәк: эшләребезнең берсе дә Гайсә башкарган эшләр белән чагыштырырлык түгел. Әмма Гайсә басынкы булган.

8 Без, шулай ук, Йәһвәдән үз-үзебезгә карата дөрес караш булсын дип сорый алабыз. Мәдхия җырлаучы кебек, без дә: «Мине тәкъва булырга өйрәт, мин Синең үгет-нәсихәтләреңә ышанам»,— дип җырлый алабыз (Мәдхия 118:66). Йәһвә безгә үз-үзебезгә акыллы, дөрес караш белән карарга булышачак һәм басынкы булганыбыз өчен фатихасын бирер (Гыйбрәтле хикәя 18:12). «Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер»,— дип әйткән Гайсә (Маттай 23:12).

Яхшылык белән начарлыкка дөрес караш

9. Яхшылык белән начарлыкка Гайсәнең карашы нинди булган?

9 Гайсә, 33 ел дәвамында камил булмаган кешеләр арасында яшәсә дә, «гөнаһ кылмады» (Еврейләргә 4:15). Өстәвенә Мәсих турындагы пәйгамбәрлектә: «Син дөреслекне сөйдең, һәм канунсызлыкны күрәлмадың»,— дип әйтелгән (Мәдхия 44:8; Еврейләргә 1:9). Бу яктан да мәсихчеләр Гайсә үрнәген тотарга тырыша. Алар нәрсә яхшылык, ә нәрсә начарлык икәнен беләләр һәм шулай ук, явыз булганны нәфрәт итеп, яхшы булганны яраталар (Амос 5:15). Бу аларга тумыштан килгән гөнаһ кылу омтылышы белән көрәшергә булыша (Яратылыш 8:21; Римлыларга 7:21—25).

10. Без «явызлык эшләп», тәүбә итмәсәк, нинди караш күрсәтәбез?

10 Гайсә фарисей Никәдимгә болай дип әйткән: «Явызлык эшләүче һәркем яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми. Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә» (Яхъя 3:20, 21). Шуны искә төшерик: Яхъя Гайсәне «һәр кешене яктыртучы Яктылык — чын Яктылык» дип атаган (Яхъя 1:9, 10). Ә Гайсә болай дигән: әгәр без «явызлык эшләүче», ягъни дөрес бумаганны, Алла хупламаганны эшләүче булсак, без яктылыкны нәфрәт итүче булабыз. Уйлап кына кара: гөнаһ эшләп тәүбә итмәгән кешеләр Гайсәне һәм ул урнаштырган нормаларны нәфрәт итәләр! Бәлки бу кешеләр алай дип уйламый торгандыр да, әмма Гайсә алар аны һәм ул урнаштырган нормаларны нәфрәт итә дип саный.

Явызлыкка һәм яхшылыкка Гайсә карашын ничек үстерергә

11. Яхшылыкка һәм начарлыкка Гайсә карашы булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

11 Безгә нәрсә Йәһвә карашы буенча явызлык, ә нәрсә яхшылык дип санала — шуны аңларга кирәк. Моны аңлар өчен бердәнбер мөмкинлек — Алла Сүзен, Изге Язмаларны өйрәнү. Мондый өйрәнү үткәргәндә, безгә мәдхия җырлаучы кебек дога кылырга кирәк: «Әй Раббы, юлларыңны миңа әйт, сукмакларыңны миңа белдер» (Мәдхия 24:4). Әмма Иблис мәкерле икәнен исеңдә тот (2 Көринтлеләргә 11:14). Ул явызлыкны шундый итеп яшереп куярга сәләтле ки, сак булмаган мәсихче өчен бу явызлык яхшылык булып күренергә мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмалардан белгәннәребез турында тирән уйланырга һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән киңәшләрне төгәл тотарга кирәк (Маттай 24:45—47). Өйрәнү, дога кылу һәм белгәннәребез турында уйлану безгә рухи яктан җитлеккән булырга ярдәм итәчәк һәм «тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгән» кешеләр булырга булышачак (Еврейләргә 5:14). Шул чакта йөрәгебез явызлыкны нәфрәт итәргә һәм яхшылыкны яратырга әзер булачак.

12. Изге Язмаларның нинди киңәше канунсызлык эшләмәскә булышачак?

12 Явызлыкны нәфрәт итсәк, без явыз теләкләргә йөрәкләребездә тамыр җибәрергә рөхсәт итмәячәкбез. Рәсүл Яхъя, Гайсә үлеменнән соң күп еллар үткәч, болай дип язган: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр» (1 Яхъя 2:15, 16).

13, 14. а) Ни өчен мәсихчеләргә бу дөньяда булганны ярату куркыныч? б) Бу дөньядагы нәрсәләргә ярату үсмәсен өчен нәрсә эшләргә?

13 Берәрсе бу дөньяда булганның барысы да начар түгел дип әйтергә мөмкин. Алай булса да, бу дөнья һәм аның кызыктыргыч яклары безне Йәһвәгә хезмәт итүдән җиңел генә читкә алып китәргә мөмкин. Бу дөнья тәкъдим иткән һичнәрсәнең дә безне Аллага якынлаштыру максаты юк. Шуңа күрә бу дөньядагы берәр нәрсәне, хәтта ул үзе начар булмаса да, ярата башласак, без куркыныч юлга басабыз (1 Тимутегә 6:9, 10). Өстәвенә бу дөньяда булганның күбесе начар һәм безгә зыян китерә ала. Кан коюга, көч куллануга, материализмга басым ясаган яки әхлаксыз булган программаларны яки киноларны карасак — начарлык безгә инде яраклы булып күренергә һәм соңыннан хәтта кызыктыргыч булып та күренергә мөмкин. Максатлары баерак тормыш алып бару яки эшләрдә уңышлар казану булган кешеләр белән аралашсак, үзебез дә аларга ияреп китәргә мөмкин (Маттай 6:24; 1 Көринтлеләргә 15:33).

14 Икенче яктан, әгәр без Йәһвә Сүзендә рәхәтлек табып яшәсәк, «тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» үзләренә җәлеп итүче көчен югалтачаклар. Ә Алла Патшалыгын беренче урынга куйган кешеләр белән аралашсак, без аларга охшаш булачакбыз: алар яратканны яратачакбыз һәм алар эшләмәгәнне эшләмәячәкбез (Мәдхия 14:4; Гыйбрәтле хикәя 13:20).

15. Тәкъвалыкны ярату һәм канунсызлыкны нәфрәт итү Гайсәгә ничек ярдәм иткән, һәм ничек бу безгә булышачак?

15 Канунсызлыкны нәфрәт итү һәм тәкъвалыкны ярату Гайсәгә «Үзен киләчәктә көткән шатлыкны» һәрвакыт истә тотарга ярдәм иткән (Еврейләргә 12:2). Бу безгә дә булышачак. Без бу «дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә» икәнен беләбез. Бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр вакытлыча гына. Ә «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Гайсә, Алла ихтыярын үтәп, кешеләр өчен мәңгелек тормышка юл ачкан (1 Яхъя 5:13). Гайсәнең тугрылыгы өчен рәхмәт йөзеннән аның үрнәген тотыйк.

Эзәрлекләүләр кичергәндә

16. Ни өчен мәсихчеләргә бер-берсен яратырга кирәк?

16 Гайсә аның шәкертләре тагын бер яктан аңардан үрнәк алырга тиеш дигән. «Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз» (Яхъя 15:12, 13, 17). Кардәшләрен яратыр өчен мәсихчеләрнең сәбәпләре күп. Ләкин бу сүзләрне әйткәндә, Гайсә башлыча аларга карата бу дөнья нәфрәтен исәпкә алып әйткән. Ул: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте. „Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел“... Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр»,— дигән (Яхъя 15:18, 20). Әйе, мәсихчеләрне Гайсәне эзәрлекләгән кебек эзәрлеклиләр. Мондый көчле нәфрәт кичергәндә түзеп торыр өчен, аларда мәхәббәтнең нык бәйләнешләре булырга тиеш.

17. Ни өчен бу дөнья чын мәсихчеләрне нәфрәт итә?

17 Ни өчен бу дөнья мәсихчеләрне нәфрәт итә? Чөнки алар, Гайсә кебек, «дөньядан түгел» (Яхъя 17:14, 16). Алар хәрби хезмәткә һәм сәяси көрәшкә карата нейтралитет саклыйлар, шулай ук Изге Язмаларның принципларын тоталар: яшәүнең изгелеген таныйлар һәм югары әхлакый нормалар буенча яшиләр (Рәсүлләр 15:28, 29; 1 Көринтлеләргә 6:9—11). Алар беренче урынга материалистик максатлар түгел, ә рухи максатлар куялар. Алар бу дөньяда яши, әмма рәсүл Паул сүзләре буенча, үзләрен «дөнья белән... файдаланмаучылар» итеп тота (1 Көринтлеләргә 7:31). Әйе, Йәһвә Шаһитләре югары нормалар буенча яшәгәнгә, кайбер кешеләрнең моның белән сокланганын без ишеткәлибез. Ләкин Йәһвә Шаһитләре, кемнеңдер мактау яки хуплау сүзләрен ишетер өчен, үз принципларын бозмый. Шуңа күрә бу дөньяның күпчелек кешеләре аларны аңламый, ә күпләре нәфрәт итә.

18, 19. Каршы килүләр һәм эзәрлекләүләр белән очрашканда, мәсихчеләр ничек итеп Мәсих үрнәген тоталар?

18 Гайсәне кулга алып үтергәч, аның шәкертләре бу дөнья нәфрәтен үз күзләре белән күргән. Әмма алар шулай ук Гайсәнең бу очракта нәрсә эшләгәнен дә күргәннәр. Гетсимәни бакчасында Гайсәнең дини дошманнары аны кулга алырга килгәч, Петер, кылыч алып, аны якларга тырыша, ләкин Гайсә Петергә: «Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!» — дип әйткән (Маттай 26:52; Лүк 22:50, 51). Элек исраиллеләр кылыч тотып дошманга каршы сугышканнар. Әмма хәзер барысы да үзгәргән. Алла Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел», һәм аның якларга кирәк булган дәүләт чикләре юк (Яхъя 18:36). Тиздән Петер рухи халыкның берсе, күк гражданы булырга тиеш булган (Гәләтиялеләргә 6:16; Филиппуйлыларга 3:20, 21). Хәзер Гайсәнең шәкертләренә, нәфрәт һәм эзәрлекләүләр белән очрашканда, үзләрен Гайсә кебек куркусыз, әмма тыныч тотарга кирәк булган. Йәһвә барысын да күрә — аларга моңа ышанырга һәм Алланың таяныч бирәчәгенә өмет итәргә кирәк булган (Лүк 22:42).

19 Еллар узгач, Петер болай дип язган: «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен... [ул] сезнең өчен газап чикте... Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды» (1 Петер 2:21—23). Нәкъ Гайсә кисәткәнчә, мәсихчеләр вакыт узу белән каты эзәрлекләүләр кичерә башлаганнар. Беренче гасырдагы кебек безнең көннәрдә дә мәсихчеләр Гайсә үрнәген тоталар, шуңа күрә аларны үз иманнарын нык, әмма көч кулланмыйча яклаган кешеләр итеп яхшы беләләр (Ачылыш 2:9, 10). Кирәк чакта без дә шулай эшлик (2 Тимутегә 3:12).

«Раббы Гайсә Мәсихкә киенегез»

20—22. Кайсы яклардан мәсихчеләр «Раббы Гайсә Мәсихкә киенәләр»?

20 «Тормышыгыз белән Раббы Гайсә Мәсих идарә итсен [«Гайсә Мәсихкә киенегез», ЯД], һәм кешелек табигатегезнең азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз»,— дип язган рәсүл Паул Рим мәсихчеләренә (Римлыларга 13:14). Мәсихчеләр, кием кигән кебек, Гайсәгә «киенәләр». Алар Гайсәнең сыйфатлар күрсәтүдә һәм эш итүдә биргән үрнәген шулхәтле якын тотарга тырышалар ки, аның, камил булмаса да, чагылышы булып китәләр (1 Тессалуникәлеләргә 1:6).

21 Әгәр без Гайсәнең тормышы белән якынрак танышырга һәм тормышыбызны ул яшәгәнчә алып барырга тырышсак, без «Раббы Гайсә Мәсихкә киенә» алабыз. Без аның күрсәткән басынкылыгын, тәкъвалык яратуын, канунсызлыкны нәфрәт итүен, кардәшләрне яратуын, дөнья эшләренә карата карашын һәм газап чиккәндәге түземлеген үрнәк итеп тотабыз. Без «кешелек табигатебезнең азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйламыйбыз», ягъни без бу дөнья эшләрендә ниндидер югары дәрәҗәгә омтылмыйбыз һәм тән теләкләрен канәгатьләндерергә тырышмыйбыз. Берәр карар кабул иткәндә яки берәр авыр хәлдән чыгу юлын эзләгәндә, без үз-үзебезгә шундый сораулар бирәбез: «Ә Гайсә нәрсә эшләр иде? Ул минем нәрсә эшләгәнемне тели?»

22 Өстәвенә без, Гайсә кебек, «Яхшы хәбәрне» бар көчебезне куеп вәгазьлибез (Маттай 4:23; 1 Көринтлеләргә 15:58). Мәсихчеләр вәгазьләгәндә дә Гайсә үрнәген тоталар. Моның турында сүз чираттагы мәкаләдә барачак.

Аңлата аласызмы?

• Ни өчен мәсихчегә басынкы булу мөһим?

• Яхшылык белән начарлыкка дөрес карашны ничек үстерергә?

• Мәсихчеләр, каршы килүләр һәм эзәрлекләүләр белән очрашканда, ничек Гайсә үрнәген тоталар?

• Нәрсә ул «Гайсә Мәсихкә киенү»?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсә басынкылыкның камил үрнәген калдырган.

[8 биттәге иллюстрация]

Басынкылык мәсихчеләр тормышының бар якларында, шул исәптән вәгазьдә дә кирәк.

[9 биттәге иллюстрация]

Шайтан мәсихчеләргә шулай тәэсир итә ала ки, алар яраклы булмаган күңел ачуларны яраклы дип кабул итә башларга мөмкин.

[10 биттәге иллюстрация]

Кардәшләребезнең яратулары каршы килүләрне җиңәргә ярдәм итә.