Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үз язмышыгызга үзегез хуҗамы?

Сез үз язмышыгызга үзегез хуҗамы?

Сез үз язмышыгызга үзегез хуҗамы?

СЕЗНЕҢ язмышыгыз инде алдан ук билгеләнеп куелганмы? Сез нәрсә генә эшләсәгез дә, чыннан да үз киләчәгегезне үзгәртә алмыйсызмы?

Әйтик, кеше үз язмышына үзе хуҗа ди. Ул чакта кеше берәр мөһим эшкә яки дәрәҗәле урынга алдан ук билгеләнеп куелган дип әйтеп буламы? Һәм, кеше үз язмышын ничек тели шулай үзгәртә алса, ничек Алла җирдә үз ихтыярын үти ала? Изге Язмаларда бу сорауларга ышандырырлык җаваплар бар.

Кешенең алдан билгеләнгән язмышы булса, аның ихтыяр иреге бармы?

Йәһвә Алланың безне нинди итеп барлыкка китергәнен карап чыгыйк. «Аллаһыга охшатып яратты [кешене]. Кешеләрне ир һәм хатын-кыз итеп яратты»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Яратылыш 1:27). Без Аллаһыга охшатып яратылганга күрә, аның мәхәббәт, гаделлек, акыллылык һәм көч кебек сыйфатларын чагылдыра алабыз. Алла безгә шулай ук ихтыяр иреге яки сайлау иреге бүләк иткән. Бу бүләк безне җирдә яратылган барлык башка затлардан аерып тора. Алланың әхлак ягыннан бирелгән җитәкчелеге буенча яшәргәме яки юкмы икәнен без үзебез хәл итә алабыз. Шуңа күрә Муса болай дип әйтә алган да: «Сезнең алда шаһитләр итеп күк белән җирне чакырам: сиңа яшәү белән үлем, фатиха белән каргыш тәкъдим иттем. Үзең һәм буыннарың яшәсен өчен, яшәүне сайла, Ходайны, үз Аллаңны яратыр өчен һәм аның тавышын тыңлар өчен һәм аңа ябышыр өчен [яшәүне сайла]» (Икенчезаконлык 30:19, 20).

Ләкин сайлау ирегенең дә чикләре бар. Без физик яки әхлакый законнарга буйсынудан азат ителмәгән: Алла аларны Галәмдә тынычлык һәм тәртип булсын өчен урнаштырган. Алар безгә файда китерер өчен бирелгән, һәм аларны бозу җитди нәтиҗәләргә китерә. Үзегез уйлап карагыз: әгәр берәрсе, гравитация законын санга сукмыйча, биек йорттан сикереп төшсә, нәрсә булыр? (Гәләтиялеләргә 6:7).

Сайлау иреге, шулай ук, өстебезгә җаваплылык та сала. Сайлау иреге булмаган затларда андый җаваплылык юк. Фәлсәфәче-гуманист Корлисс Ламонт мондый сорау бирә: «Кешенең карарлары һәм тәртибе алдан ук билгеләнгән дигәнгә ышанып, шул ук вакыт аны [кешене] әхлакый нормаларны бозганы өчен хөкем итү һәм җинаять эшләгәне өчен җәзага тарту безнең яктан дөрес булыр идеме?» Әлбәттә, юк. Хайваннарның, инстинкт буенча яшәгәнгә, үз эшләре өчен әхлакый җаваплылыгы юк. Беркем дә компьютерны, аңа кертелгән программаны үтәгәне өчен, тиргәп тормас. Без исә, сайлау ирегебез булганга, үз эшләребез өчен җаваплы.

Әгәр Алла, әле без туганчы, тормыш юлыбызны билгеләп, соңыннан башкарган эшләребез өчен җавапка тартса, ул мәрхәмәтсез һәм гаделсез булыр иде! Йәһвә Алла алай эшләми, чөнки ул «мәхәббәт» һәм аның «бөтен юллары гадел» (1 Яхъя 4:8; Икенчезаконлык 32:4). Алла безгә ихтыяр иреге биргән. Шуңа күрә, язмыш тәгълиматын яклаучылар Алла «кемне коткарырга, ә кемне мәңге җәфаларга дучар итәргә икәнен баштан ук» билгели дисәләр дә, Йәһвә моны билгеләми. Ихтыяр иреге һәм алдан бирелгән язмыш турындагы тәгълимат бер-берсенә каршы килә.

Изге Язмаларда кеше үз тормышын үзгәртә ала дип әйтелә. Мәсәлән, Алла гөнаһлы кешеләргә болай дип әйтә: «Һәрберегез үзенең явыз юлын калдырсын һәм явыз эшләрен ташласын... һәм сезгә явызлык эшләмәячәкмен» (Иремия 25:5, 6). Әгәр Алла һәрбер кешенең язмышын алдан ук билгеләп куйса, аның бу сүзләре мәгънәсез булып чыгар иде. Алла Сүзендә шулай ук: «Ә сез гөнаһларыгыз кичерелсен өчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Шулай эшләсәгез, Раббыдан юанычлы заманнар килер»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 3:19, 20). Йәһвә кешеләрнең үз язмышларын үзгәртергә көчләре җитә икәнен белә, шуңа күрә аларны тәүбә итәргә һәм үзенә таба борылырга чакыра.

Алла күктә Гайсә Мәсих белән бергә патшалык итәр өчен кешеләр чакырган дип әйтелә Изге Язмада (Маттай 22:14; Лүк 12:32). Ләкин шунсы да әйтелгән: алар ахырга тикле тугры булмаса, бу өстенлекләрен югалтачак (Ачылыш 2:10). Әгәр Алла аларның сайланмаячакларын алдан ук билгеләп куйган булса, ни өчен аңа аларны чакырып торырга ди? Рәсүл Паулның имандашларына әйтелгән сүзләре турында уйланыгыз: «Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлар өчен инде бернинди корбан да калмый» (Еврейләргә 10:26). Әгәр Алла аларның язмышларын алдан ук билгеләп куйган булса, мондый кисәтү мәгънәсез булыр иде. Ләкин Алла кайбер кешеләр Гайсә Мәсих белән күктә патшалык итәчәкләр дип алдан ук билгеләп куйган, шулай бит?

Аерым кеше яки төркем алдан билгеләнгәнме?

Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы... данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалады. Без Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булсын өчен, дөнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды... Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды» (Эфеслеләргә 1:3—5). Алла алдан ук нәрсәне билгеләп куйган? Һәм «дөнья яратылганга кадәр үк» сайлап алынган булу нәрсәне аңлата?

Бу өзектән шуны күрәбез: Алла беренче кеше Адәмнән туган кайбер кешеләрне Мәсих белән күктә патшалык итәр өчен сайлап куйган (Римлыларга 8:14—17, 28—30; Ачылыш 5:9, 10). Ләкин Йәһвә Алла моның өчен билгеле кешеләрне меңләгән еллар алдарак билгеләп куйган дип әйтү кешеләрнең ихтыяр иреге барлыгына каршы килә. Алла Гайсә Мәсих белән идарә итәчәк аерым кешеләрне түгел, ә Мәсих белән аерым төркемнең — аның хакимдәшләре — булачагын билгеләп куйган.

Бер мисал карап чыгыйк. Бер хөкүмәт аерым комитет төзү турында карар чыгара. Ул комитет башкарачак эшне, аның вәкаләтен һәм аңа керәчәк кешеләрнең санын билгели. Берникадәр вакыт үткәннән соң, шул комитет үз эшен башкара башлый, һәм комитет кешеләре болай дип әйтә: «Күп ел элек хөкүмәтебез без үтәячәк йөкләмәне билгеләде. Һәм без хәзер бирелгән эшне башлыйбыз». Хөкүмәт бу комитетка керәчәк кешеләрне алдан ук билгеләгән дип әйтеп буламы? Әлбәттә, юк. Йәһвә дә хакимлек итәр өчен аерым бер «комитет» төзелгән булачак дип алдан билгеләгән булган, һәм бу төркем Адәм эшләгән гөнаһ нәтиҗәләрен юк итәргә булышачак. Алла хакимлек итәр өчен аерым төркем булачак дигән, әмма анда керәчәк аерым кешеләрне алдан билгеләмәгән. Кем сайланган булачак — бу соңрак хәл ителергә тиеш булган, ә алар моның өчен хупланган яки юкмы икәнен аларның тәртипләре күрсәтер.

Рәсүл Паул: «[Алла] дөнья яратылганга кадәр үк... сайлап алды»,— дип әйткәндә, нинди дөнья турында әйткән? Ул Алла Адәм белән Хауваны яратып башлангыч биргән дөнья турында әйтәме? Юк. Ул дөнья «гаять яхшы» булган, анда черү дә, үлем дә булмаган (Яратылыш 1:31). Анда гөнаһтан «йолып алыну» кирәк булмаган (Эфеслеләргә 1:7).

Паул әйткән дөнья Адәм белән Хаува Едем бакчасында күтәргән фетнәдән соң туган, бу дөнья Алла иң баштан ук ниятләгән дөньядан бик нык аерылып торган. Бу дөнья Адәм белән Хауваның балалары туа башлау белән барлыкка килгән. Бу дөньяны Алладан читләшкән, гөнаһ һәм черү коллыгында торган кешеләр тәшкил итә. Бу кешеләрне йолып алып була, ә белеп гөнаһ эшләгән Адәм белән Хауваны юк (Римлыларга 5:12; 8:18—21).

Едем бакчасындагы фетнә аркасында авыр хәл туган. Йәһвә Алла бу хәлдән шунда ук чыгу юлы тапкан, бу аңарга авыр булмаган. Кешелекне йолып алырга кирәк булган, һәм бу хәл туу белән, ул Гайсә җитәкчелегендә Мәсих Патшалыгы оештыруны алдан билгеләп куйган. Бу Патшалык кешелекне гөнаһтан йолып алу буенча махсус роль уйнаячак (Маттай 6:10). Алла моны «дөнья яратылганга кадәр үк», ягъни йолып алуга мохтаҗ булган кешелек — фетнәче Адәм белән Хауваның балалары туганчы, алдан ук билгеләп куйган.

Кешеләр берәр нәрсә эшләргә теләсә, башта, гадәттә, план коралар. Алдан билгеләнгән язмыш тәгълиматы буенча, Алланың да Галәм өчен моңа охшаш җентекле — барысы да алдан ук билгеләп куелган — планы булырга тиеш булып чыга. Рой Уэдерфорд болай дип яза: «Фәлсәфәчеләрнең күпчелеге мондый фикердә тора: берәр нәрсәнең һәрбер вакыйгасы җентекләп сурәтләнгән булмаса — шундый бар нәрсә Алла Бөеклеге белән туры килми». Әмма Аллага һәрбер вакыйганы җентекләп планлаштырырга кирәкме?

Йәһвәнең куәте һәм акылы чиксез. Шуңа күрә, аның затлары үз ихтыяр иреген кулланганга берәр хәл туса, ул бу хәлдән чыгу юлын табарга сәләтле (Ишагыйя 40:25, 26; Римлыларга 11:33). Ул моны бер мизгелдә һәм алдан ук планлаштырмыйча да башкара ала. Чикле көчле камил булмаган кешеләрдән аермалы буларак, Чиксез кодрәт Иясе Аллага җирдә яшәүче һәрбер кешенең язмышын билгели торган җентекле әзер план кирәкми (Гыйбрәтле хикәя 19:21). Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә Эфеслеләргә 3:11 дә Алланың әзер планы түгел, ә «мәңгелек нияте» бар дип әйтелә.

Ничек без үз киләчәгебезне үзгәртә алабыз?

Алланың җиргә карата нияте бар, һәм ул бу ниятне алдан ук билгеләп куйган. Ачылыш 21:3, 4 тә болай диелә: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте». Йәһвәнең беренче нияте буенча, җиребез оҗмах булачак — бу һичшиксез (Яратылыш 1:27, 28). Әмма сез анда булачаксызмы? Бу сез үзегез хәзер кабул иткән карарларга бәйле. Йәһвә сезнең язмышыгызны алдан билгеләп куймаган.

Гайсә Мәсихнең — Аллаһы Улының йолым корбаны аңа иман иткән һәрбер кешегә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек бирә (Яхъя 3:16, 17; Рәсүлләр 10:34, 35). «Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Яхъя 3:36). Изге Язмалардан Алла турында, аның ниятләре һәм аның Улы турында белемнәр алып һәм шулай ук белемнәрне үз тормышыгызда кулланып, сез тормыш сайлый аласыз. Алла Изге Язмалардагы чын акыллылык буенча эш иткән бар кешеләрне «явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәксез» дип ышандыра (Гыйбрәтле хикәя 1:20, 33).

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Хайваннардан аермалы буларак, кешеләр үз эшләре өчен әхлакый яктан җаваплы.

[Чыганак]

Бөркет: Foto: Cortesía de GREFA