Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Төпле шаһитлек бирергә өйрәтелгәннәр

Төпле шаһитлек бирергә өйрәтелгәннәр

Төпле шаһитлек бирергә өйрәтелгәннәр

«Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр... Миңа шаһит булачаксыз» (РӘСҮЛЛӘР 1:8).

1, 2. Петер нинди йөкләмә алган, һәм кем аңа бу йөкләмәне биргән?

«НАСАРАЛЫ Гайсә... тереләргә һәм үлеләргә Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган хөкем итүче Хаким. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә боерык бирде» (Рәсүлләр 10:38, 42). Шулай итеп рәсүл Петер Көрнилигә һәм аның гаиләсенә үзенең яхшы хәбәр вәгазьләүчесе йөкләмәсен аңлаткан.

2 Гайсә бу йөкләмәне кайчан биргән? Терелтелгән Гайсә, күккә күтәрелер алдыннан, үзенең тугры шәкертләренә: «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз»,— дигән (Рәсүлләр 1:8). Петер Көрнилигә мөрәҗәгать иткәндә, күрәсең, нәкъ шушы сүзләрне күздә тоткандыр. Ләкин, Мәсих шәкерте буларак, аңа Гайсәгә иман итүе турында башка кешеләргә сөйләргә кирәк булачагын ул элегрәк тә белгән.

Өч еллык өйрәтү

3. Гайсә нинди могҗиза эшләгән һәм Петер белән Әндригә нәрсә тәкъдим иткән?

3 Б. э. 29 елында Гайсә суга чумдырылу үтә һәм берничә айдан соң Гәлиләя диңгезе буенда балык тотучы Петер белән аның энесе Әндригә вәгазьли. Алар төне буе балык тотарга тырышсалар да, көймәләре буш. Гайсә аларның берсенә: «Тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз»,— ди. Алар Гайсә сүзен тыңлап, шулай эшлиләр, һәм аларга «бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды». Бу могҗизадан Петерне курку биләп ала, ләкин Гайсә: «Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың»,— дип аны тынычландыра (Лүк 5:4—10).

4. а) Шаһитлек бирер өчен Гайсә үз шәкертләрен ничек әзерләгән? б) Гайсә шәкертләренең хезмәтен Остазлары хезмәте белән чагыштырганда, нәрсә әйтеп була?

4 Петер һәм Әндри, шулай ук Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя тоткарланмыйча үз көймәләрен калдырганнар һәм Гайсәгә ияреп киткәннәр. Алар авыллар һәм шәһәрләр буйлап аның белән өч елга якын йөргәннәр, һәм ул аларны яхшы хәбәр вәгазьләргә өйрәткән (Маттай 10:7; Марк 1:16, 18, 20, 38; Лүк 4:43; 10:9). Бу өйрәтү тәмамлангач, б. э. 33 елында, 14 нче нисанда, Гайсә: «Миңа иман итүче Мин башкарган эшләрне һәм аларга караганда да бөегрәк эшләрне башкарыр»,— дип әйткән (Яхъя 14:12). Гайсә шәкертләре, үз Остазлары кебек, төпле шаһитлек бирергә тиеш булган, ләкин аларга моны зуррак масштабта башкарырга кирәк булган. Тиздән алар шуны аңлаганнар: аларның үзләренә һәм булачак шәкертләргә «дөнья беткәнгә тикле» «бөтен халыклар арасында» вәгазьләргә кирәк (Маттай 28:19, 20).

5. Гайсә үз шәкертләренә биргән өйрәтүдән без нинди файда алабыз?

5 Без «бу дөнья бетеп» бара торган көннәрдә яшибез (Маттай 24:3). Гайсәнең беренче шәкертләре, аның белән йөргәндә, аңа карап вәгазьләргә өйрәнә алганнар. Безнең андый мөмкинлек юк. Ләкин без дә, Изге Язмалардан Гайсәнең ничек итеп вәгазьләгәне һәм шәкертләренә биргән күрсәтмәләре турында укып, аннан өйрәнә алабыз (Лүк 10:1—11). Гайсә шәкертләренең вәгазьгә карашы нинди булырга тиеш? Гайсә бу бик мөһим якны да үз шәкертләренә ачыклаган. Без аны бу мәкаләдә карап чыгарбыз.

Кешеләр турында кайгырту

6, 7. Ни өчен Гайсәнең хезмәте уңышлы булган, һәм ничек без бу яктан аның үрнәген тота алабыз?

6 Ни өчен Гайсәнең хезмәте шундый уңышлы булган? Сәбәпләрнең берсе: ул кешеләр белән тирән кызыксынган һәм алар турында кайгырткан. Аның турында мәдхия җырлаучы: «Ярлыны, мескенне кызганыр»,— дип алдан ук әйткән булган (Мәдхия 71:13). Һичшиксез, Гайсә бу пәйгамбәрлекне үтәгән. Мәсәлән, бер тапкыр ул «халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Маттай 9:36). Хәтта җитди гөнаһ кылган кешеләр дә аның кайгыртучанлыгын сизгәннәр һәм аңа тартылганнар (Маттай 9:9—13; Лүк 7:36—38; 19:1—10).

7 Без дә кешеләр турында шул рәвешчә кайгыртсак, хезмәтебездә уңышлы булачакбыз. Вәгазьгә барыр алдыннан, син китергән хәбәргә кешеләр бик мохтаҗ икәнлеге турында бер генә минутка уйлансаң, ничек булыр иде? Бу кешеләрнең Алла Патшалыгы гына хәл итәчәк авырлыклары турында уйла. Очраткан һәрбер кешегә уңай караш белән кара, чөнки хәбәрне кем кабул итәчәген белмисең. Бәлки, син очраткан чираттагы кеше синең кебек кешенең килеп ярдәм итүе турында дога кылгандыр?!

Мәхәббәт дәртләндерә

8. Гайсәнең шәкертләрен, аның үрнәге буенча, яхшы хәбәрне вәгазьләргә нәрсә дәртләндерә?

8 Гайсә игълан иткән яхшы хәбәр Йәһвә ихтыярын үтәү белән, шулай ук Аның исемен изгеләндерү һәм Аның хакимлеген аклау — кешелек өчен иң мөһим сораулар белән бәйле булган (Маттай 6:9, 10). Атасын яратканга, Гайсә аңа ахырга тикле тугры калган һәм шул мөһим сорауларны хәл итәчәк Патшалык турында төпле шаһитлек биргән (Яхъя 14:31). Гайсәнең бүгенге шәкертләрен шул ук ярату дәртләндергәнгә, алар да бу хезмәтләрен тырышлык белән башкара. Рәсүл Яхъя: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез»,— дип язган. Бу әмерләрнең берсе: яхшы хәбәр вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру (1 Яхъя 5:3; Маттай 28:19, 20).

9, 10. Безне, Алланы яратудан башка, тагын кемне ярату төпле шаһитлек бирергә дәртләндерә?

9 «Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтәрсез... Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата»,— дип әйткән үз шәкертләренә Гайсә (Яхъя 14:15, 21). Шулай итеп, безне Гайсәгә карата мәхәббәт хакыйкать хакында сөйләргә һәм ул кушканнарның барысын үтәргә дәртләндерергә тиеш. Бер тапкыр Гайсә, терелгәннән соң, рәсүлләре янына килә һәм Петергә мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итә: «Минем бәрәннәремне көт [...] Минем сарыкларыма көтүче бул [...] Минем сарыкларымны көт». Моны эшләргә Петерне нәрсә дәртләндерергә тиеш булган? Моңа җавапны Гайсәнең Петергә кабат-кабат бирелгән сорауларыннан алабыз: «Син Мине... яратасыңмы? [...] Син Мине яратасыңмы? [...] Син Мине яратасыңмы?» Әйе, нәкъ Гайсәне яратканга, Петер төпле шаһитлек бирергә, Гайсә «сарыкларын» табып, аларны «көтәргә» тиеш булган (Яхъя 21:15—17).

10 Без, Петер кебек, Гайсә белән шәхсән таныш түгел. Шулай да, Гайсә безнең өчен эшләгәннең барысын бик нык кадерлибез. Аның «һәр кеше өчен үлеп» күрсәткән яратуы күңелләребезне дулкынландыра (Еврейләргә 2:9; Яхъя 15:13). Без рәсүл Паулның: «Чөнки Мәсихнең яратуы безне [«дәртләндерә», ЯД]... Исәннәр инде үзләре өчен түгел... [аның] өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы өчен дә үлде»,— дип язганда кичергән хисләрен тоябыз (2 Көринтлеләргә 5:14, 15). Гайсәнең күрсәткән яратуы өчен рәхмәтле булып, үзебез дә аны яратсак, ул кушканны — төпле шаһитлек бирүне — ашкынып башкарачакбыз (1 Яхъя 2:3—5). Вәгазь эше әллә ни мөһим түгел дигән уй бездә тумасын да — моңа юл куярга ярамый, чөнки без Гайсә корбанын әһәмиятсез дип санарга теләмибез (Еврейләргә 10:29). 

Максатыбызны онытмыйк

11, 12. Гайсә дөньяга нинди максат белән килгән, һәм ничек ул бу максат аның өчен иң мөһим эш икәнен күрсәткән?

11 Гайсә Понти Пилат алдында торганда: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә»,— дигән (Яхъя 18:37). Гайсә бернәрсәгә дә үзен бу максаттан читкә алып китәргә рөхсәт итмәгән. Хакыйкать хакында шаһитлек бирү — бу Гайсә өчен Алла ихтыяры булган.

12 Шайтан бу яктан Гайсәне кат-кат сынаган. Гайсә суга чумдырылу үткәч, Иблис аңа бу дөньяда иң бөек кеше булырга һәм «дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен» тәкъдим иткән (Маттай 4:8, 9). Соңрак яһүдләр аны патша итеп куярга тырышканнар (Яхъя 6:15). Кайберәүләр Гайсәгә бу тәкъдимнәрне кабул итәргә кирәк булган дип уйлый торгандыр; алар, ул җирдәге патша булса, кешелек өчен бик күп яхшылык кылыр иде дип саныйлар. Ләкин Гайсә башкача уйлаган. Аның максаты хакыйкать турында шаһитлек бирү булган.

13, 14. а) Гайсәне үз максатыннан нинди вәсвәсә читкә алып китә алмаган? б) Гайсә, мал-мөлкәт ягыннан фәкыйрь булса да, нәрсә эшли алган?

13 Алла ихтыярын үтәүдән Гайсәне бернинди дә байлыклар читкә алып китә алмаган. Шуңа күрә ул бай кеше булмаган, аның хәтта үз йорты да булмаган. Бер тапкыр ул: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының баш төртер урыны да юк»,— дигән (Маттай 8:20). Изге Язмалар буенча, аңардан калган бердәнбер кыйммәтле әйбер — бу аның Рим гаскәриләре кемгә эләгер дип жирәбә салган киеме (Яхъя 19:23, 24). Гайсә тормышын юкка гына үткәргән дип әйтеп буламы? Һич тә юк!

14 Иң бай кеше үз мал-мөлкәтен кулланып эшли алганнан Гайсә күпкә артыграк эшләгән. Паул болай дип язган: «Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез: фәкыйрьлеге аша сез бай булсын өчен, бай булган хәлдә Ул сезнең хакка фәкыйрь булды» (2 Көринтлеләргә 8:9; Филиппуйлыларга 2:5—8). Гайсә мал-мөлкәт ягыннан фәкыйрь булса да, ул басынкы кешеләргә камил булып мәңге яши алсыннар өчен юл ачкан. Без моның өчен аңа чын күңелдән рәхмәтле! Ул, Алла ихтыярын үтәүне үз тормышында беренче урынга куйганга, бүләген алды! Без моңа да сөенәбез (Мәдхия 39:9; Рәсүлләр 2:32, 33, 36).

15. Байлыктан кадерлерәк нәрсә бар?

15 Мәсих үрнәге буенча яшәргә тырышкан бүгенге мәсихчеләр дә мал-мөлкәт җыю кебек максатлардан баш тарталар (1 Тимутегә 6:9, 10). Акча уңайлырак тормыш алып барырга булыша икәнен алар таный, әмма аларның мәңгелек киләчәкләре берничек тә байлыкка бәйле түгел икәнен беләләр. Үлгән Гайсә өчен теге кием инде байлык дип саналмаган, нәкъ шулай ук үлгән мәсихче өчен дә мал-мөлкәте буш нәрсә булып кала (Вәгазьче 2:10, 11, 17—19; 7:12). Аның өчен чын кыйммәтле бердәнбер нәрсә генә бар — Йәһвә һәм Гайсә Мәсих белән мөнәсәбәтләре (Маттай 6:19—21; Лүк 16:9).

Каршы килүләр туктатмый

16. Гайсәнең каршы килүләргә карашы нинди булган?

16 Каршы килүләр булса да, Гайсә хакыйкать турында шаһитлек бирүен туктатмаган. Ул белгән: аңа үзенең җирдәге хезмәтен, үзен корбан итеп, үлем белән тәмамларга кирәк булачак, әмма ул тәвәккәл булып калган. Паул Гайсә турында болай дигән: «Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра» (Еврейләргә 12:2). Гайсәнең үз «хурлыгына игътибар итмәгәнен» билгелик. Гайсәне дошманнарының аның турында нәрсә уйлаганнары борчымаган. Аның өчен иң мөһиме — Алла ихтыярын үтәү булган.

17. Гайсә күрсәткән ныклык безне нәрсәгә өйрәтә?

17 Гайсәнең ныклыгын үрнәк итеп китереп, Паул мәсихчеләрне мондый сүзләр белән үгетли: «Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күңелегезне төшермәскә һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр» (Еврейләргә 12:3). Әлбәттә, көннән-көн каршы килүләргә яки мыскыллап көлүләргә түзү авыр. Бу дөнья вәсвәсәләренә бирешмәс өчен дә, даими көч куярга туры килә, чөнки туганнарыбыз бездән бу дөньяда үзебезне берәр ничек «күрсәтербез» дип көтә торгандыр. Әмма без, Мәсих кебек, ярдәм эзләп Йәһвәгә мөрәҗәгать итәбез һәм Патшалык эшләрен беренче урынга куябыз (Маттай 6:33; Римлыларга 15:13; 1 Көринтлеләргә 2:4).

18. Гайсәнең Петергә ничек итеп җавап биргәненнән нәрсәгә өйрәнеп була?

18 Гайсә үзенең шәкертләрен якынлашып килүче үлеме турында кисәтә башлагач, аның Алла ихтыярын тулысынча үтәп чыгарга тәвәккәллеге тагы да ачыграк күренә. Петер Гайсәгә «Сине Аллаһы сакласын» дип әйткән һәм «Синең белән мондый хәл була күрмәсен» дигән. Гайсә үзен Йәһвә ихтыярын үтәүдән читкә алып китә алган һәрнәрсәне кире каккан. Ул Петердән читкә борылып: «Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисең, синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке»,— дигән (Маттай 16:21—23). Без дә шундый ук тәвәккәллек белән кеше уйларын кире кагыйк. Тормышыбыз белән һәрвакыт «Аллаһы уйлары» җитәкчелек итсен.

Чын файда

19. Гайсә могҗизалар эшләсә дә, аның хезмәтенең иң мөһим өлешен нәрсә тәшкил иткән?

19 Гайсә үзенең Мәсих икәнен исбат итәр өчен, күп могҗизалар эшләгән. Ул хәтта үлеләрне дә терелткән. Аның могҗизалары күп кешеләрне җәлеп иткән, ләкин Гайсә җиргә иҗтимагый проблемаларны чишәр өчен түгел, ә хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен килгән. Гайсә бик яхшы белгән: кешеләр аның эшләгән могҗизалары аша алган файда бары тик вакытлыча гына. Хәтта ул үледән терелткән кешеләр дә ахыр чиктә үлгән. Гайсә хакыйкать турында шаһитлек биреп кенә кешеләргә мәңгелек тормыш алырга ярдәм итә алган (Лүк 18:28—30).

20, 21. Ничек мәсихчеләр игелекле эшләргә карата дөрес караш саклый?

20 Бүген кайбер кешеләр, Гайсә үрнәге буенча, игелекле эшләр башкарырга тырышалар: хастаханәләр ачалар яки ярлылар өчен берәр нәрсә эшлиләр. Кайвакыт алар моның өчен үз якларыннан зур көч куялар, һәм аларның эчкерсез тырышлыклары мактауга лаек. Әмма аларның эшләре китергән файда бары тик вакытлыча гына. Алла Патшалыгы гына чын файда китерә ала. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре, Гайсә кебек, Патшалык турында вәгазьләр өчен көч куялар.

21 Чын мәсихчеләр кешеләргә, әлбәттә, башка яклардан да ярдәм итәләр. «Җае чыкканда, һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик»,— дип язган Паул (Гәләтиялеләргә 6:10). Берәрсе бәла-казага очраса яки мохтаҗлыкта калса, без, икеләнмичә, якыннарыбызга һәм кардәшләребезгә «игелек эшлибез». Шулай да безнең өчен иң мөһиме — хакыйкать турында шаһитлек бирү дип саныйбыз.

Гайсәдән үрнәк алабыз

22. Ни өчен мәсихчеләр үз якыннарына вәгазьли?

22 «Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!» — дип язган Паул (1 Көринтлеләргә 9:16). Аның яхшы хәбәргә карашы җитди булган, чөнки вәгазьләп, ул үзен дә һәм тыңлаган кешеләрен дә коткарган (1 Тимутегә 4:16). Безнең дә үз хезмәтебезгә карашыбыз нәкъ Паулныкы кебек. Без якыннарыбызга ярдәм итәргә һәм Йәһвә Аллага үз яратуыбызны күрсәтергә телибез. Без Гайсәгә үз яратуыбызны исбат итәргә һәм безгә бөек ярату күрсәткәне өчен рәхмәтебезне белдерергә телибез. Шуңа күрә без яхшы хәбәрне вәгазьлибез һәм шулай эшләп «кеше нәфесе буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яшибез» (1 Петер 4:1, 2).

23, 24. а) Гайсә балык тотканда күрсәткән могҗизадан без нинди сабак алабыз? б) Безнең көннәрдә кем төпле шаһитлек бирә?

23 Башкалар бездән көлгәндә яки хәбәребезне ачу белән кире какканда, без дә, Гайсә кебек, хезмәтебезне ташламыйбыз. Без Гайсәнең Петер белән Әндрине үзенә иярергә чакырганда эшләгән могҗизасын искә төшерәбез, аңардан мондый сабак алабыз: Гайсә әйткәнне тыңласак һәм үз «ятьмәләребезне» «балыксыз» кебек күренгән урынга салсак, без бик күп «балык» тотарга мөмкин. Күп санлы мәсихчеләр, еллар дәвамында бер караганда «балыксыз» кебек күренгән җирләрдә «ятьмәләрен салып», уңышлы булдылар. Икенчеләре «балыклы» урыннарга күчә алдылар һәм анда күп «балык» тоттылар. Без һәркайсы шартларда «ятьмәләрне салуны» дәвам итәчәкбез. Гайсә җирнең берәр урынында яхшы хәбәр вәгазьләү тәмамланды дип әле әйтмәде (Маттай 24:14).

24 230 дан артык илдә һәм җирләрдә Аллага хезмәтләрен тырышып 6 миллионнан артык Йәһвә Шаһите башкара. «Күзәтү манарасы»ның 2005 ел, 1 февраль санында аларның 2004 хезмәт елындагы хезмәтләре турында бөтендөнья отчеты бастырылган иде. Бу отчеттан Йәһвәнең вәгазь эшенә мул фатихалар биргәне күренә. Ә бу дөнья төзелеше өчен калган вакытта Паул киңәшен тотып яшик: «Аллаһы сүзен игълан ит, моны... эшләргә әзер тор» (2 Тимутегә 4:2). Йәһвә эш тәмамланды дип әйткәнче, төпле шаһитлек бирүебезне дәвам итик.

Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья еллык отчеты «Күзәтү манарасы»ның гыйнвар санында бастырыла иде. Бу елдан башлап февраль санында бастырылачак.

Җавап бирә аласызмы?

• Гайсә үз шәкертләрен әзерләгән. Без моңардан нинди файда ала алабыз?

• Гайсәнең үз вәгазен тыңлаган кешеләргә карашы нинди булган?

• Төпле шаһитлек бирергә безне нәрсә дәртләндерә?

• Ничек без дә, Гайсә кебек, Алла ихтыярын үтәүне беренче урынга куя алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Аллага хезмәт иткәндә Гайсә кебек кайгыртучан булсак, вәгазебез уңышлы булачак.

[16, 17 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең җиргә килүенең төп максаты хакыйкать турында шаһитлек бирү булган.

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә Шаһитләренең төп максаты — төпле шаһитлек бирү.