Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Төп пәйгамбәрлекләр үзәгендә — мәсих

Төп пәйгамбәрлекләр үзәгендә — мәсих

Төп пәйгамбәрлекләр үзәгендә — мәсих

«Гайсә турындагы шаһитлек — пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсе» (АЧЫЛЫШ 19:10, ЯД).

1, 2. а) Б. э. 29 елыннан башлап исраиллеләргә нинди сайлау ясарга кирәк булган? б) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

БЕЗНЕҢ эраның 29 елы. Исраил иле. Халыкның барысы вәгъдә ителгән Мәсих турында сөйли, бөтенесе дулкынлана. Чумдыручы Яхъяның хезмәте моны тагын да көчәйтеп җибәрә (Лүк 3:15). Ләкин Яхъя: «Мин Мәсих түгел»,— дип әйтә. Ул Насара шәһәреннән булган Гайсәгә күрсәтеп: «Мин... шаһитлек бирәм: Ул — Аллаһы Улы»,— ди (Яхъя 1:20, 34). Озакламый Гайсә артыннан инде халык төркемнәре йөри башлый: алар аның өйрәтүләрен тыңларга һәм авыруларыннан савыгырга тели.

2 Киләсе айларда Йәһвә Гайсәнең үзенең Улы булуына бик күп дәлилләр китерә. Изге Язманы өйрәнгән һәм Гайсә эшләренә игътибар иткән кешеләрнең Мәсихкә иман итәр өчен нык нигезләре бар. Әмма Йәһвә белән килешү төзегән исраиллеләргә, халык турында тулаем әйткәндә, иман җитми. Чагыштырмача әз санлы кеше генә Гайсәне Мәсих һәм Алла Улы дип таный (Яхъя 6:60—69). Син шул көннәрдә яшәсәң, нәрсә эшләр идең? Син Гайсәне Мәсих итеп таныр идеңме һәм аның тугры шәкерте булыр идеңме? Гайсәнең үзенең Мәсих булуына нинди дәлилләр китергәнен карап чыгыйк. Моның өчен Гайсәнең аны шимбә көне канунын бозган өчен гаепләгәндә әйткәннәренә игътибар итик. Шулай ук аның соңыннан үз шәкертләренең иманын ничек ныгытканын да карап чыгарбыз.

Гайсә үзе дәлилләр китерә

3. Ни өчен Гайсә үзен яклап дәлилләр китерә?

3 Иерусалим, б. э. 31 елы. Коткарылу бәйрәме. Гайсә 38 ел буе авырып ятучы бер кешене савыктыра. Ләкин моны шимбә көнне эшләгәнгә, яһүдләр Гайсәне эзәрлекли башлыйлар. Алар Гайсәне шулай ук көферлектә гаеплиләр һәм Алланы үз Атасы дип атаганы өчен, аны үтерергә җыеналар (Яхъя 5:1—9, 16—18). Гайсә үзен яклый. Аның бу сүзләрендә, һәркайсы эчкерсез исраиллене Гайсәнең Мәсих икәненә ышандырыр өчен, өч төпле дәлил бар.

4, 5. Яхъяга нинди йөкләмә бирелгән булган, һәм ул аны никадәр уңышлы үтәгән?

4 Беренче итеп Гайсә аның турында алдан хәбәр бирүче Чумдыручы Яхъяның шаһитлегенә басым ясый: «Сез Яхъя пәйгамбәр янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлек бирде. Яхъя — янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез» (Яхъя 5:33, 35).

5 Чумдыручы Яхъя «янучы һәм нур бирүче яктырткыч» булган, чөнки ул, Һируд гаделсезлек күрсәтеп, аны төрмәгә япканчы, Алланың Мәсихкә юл әзерләү йөкләмәсен үтәгән. Яхъя болай дип әйткән: «[Мәсих] Исраил халкына билгеле булсын өчен, [мин] суга чумдырырга килдем. ...Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем. Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру өчен Җибәрүче: „Кем өстенә Рух иңүен һәм Аның өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр“,— дигән иде. Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул — Аллаһы Улы» (Яхъя 1:26—37) *. Гайсә — Алла Улы — вәгъдә ителгән Мәсих дип турыдан-туры әйткән Яхъя. Аның шаһитлеге шулкадәр ачык булган, хәтта аның үлеменнән соң сигез ай чамасы үткәч тә, эчкерсез яһүдләрнең кайберләре: «Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә дөрес булды»,— дип таныганнар (Яхъя 10:41, 42).

6. Ни өчен Гайсә башкарган эшләр кешеләрне Алла аның белән икәненә ышандырырга тиеш булган?

6 Шуннан соң Гайсә үзенең Мәсих булуына тагын бер дәлил китерә. Ул үзенең эшләгән игелекле эшләренә игътибар итә. Бу эшләр Гайсәгә Алла ярдәм итә икәнен күрсәтә. «Минем шаһитлегем Яхъяныкыннан зуррак,— дип әйтә Гайсә,— Мин Атаның төгәлләргә дип Миңа биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам җибәргән булуына шаһитлек бирәләр» (Яхъя 5:36). Бу дәлилне хәтта Гайсә дошманнары да кире кага алмаган, чөнки аның күп санлы могҗизалары турында белгәннәр. «Безгә нәрсә эшләргә?.. Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә»,— дип әйткән алар соңрак (Яхъя 11:47). Әмма Гайсәгә иман иткән кешеләр дә булган: «Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән?» (Яхъя 7:31). Гайсәне тыңлаган кешеләрнең Алла Улында Атасының сыйфатларын күрергә искиткеч мөмкинлекләре булган (Яхъя 14:9).

7. Еврей Язмаларында Гайсә турында нинди шаһитлек бар?

7 Ахыр чиктә, Гайсә кире какмаслык тагын бер дәлил китерә. Ул: «Изге язмада язылганнар... Минем хакта шаһитлек бирәләр»,— дип әйткән һәм: «Сез Мусага ышансагыз, Миңа да иман китерер идегез, чөнки ул Минем хакта язды»,— дигән (Яхъя 5:39, 46). Әлбәттә, Мәсих турында аңа кадәр яшәгән күп шаһитләр язган. Муса аларның бары тик берсе генә булган. Аларның язуларында Гайсәгә күрсәтүче йөзләгән пәйгамбәрлекләр һәм җентекле шәҗәрәләр булган (Лүк 3:23—38; 24:44—46; Рәсүлләр 10:43). Ә Муса кануны турында нәрсә әйтеп була? «Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды»,— дип язган рәсүл Паул (Гәләтиялеләргә 3:24). Чыннан да, «Гайсә турындагы шаһитлек — пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсе [асылы, эчтәлеге һәм максаты]» (Ачылыш 19:10, ЯД).

8. Ни өчен күп яһүдләр Мәсихкә иман итмәгән?

8 Гайсәнең Мәсих булуына әллә дәлилләр әз булганмы? Яхъя Гайсәне Алла Улы итеп тәкъдим иткән; Гайсә үзе могҗизалар эшләгән һәм Алла асылының чагылышы булган; өстәвенә аның турында Язмаларда күп шаһитлек бирелгән булган. Алланы һәм аның Сүзен чыннан да яраткан һәркайсы кеше моны тиз аңлый алган һәм Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына иман итә алган. Әмма Исраилгә мондый чын ярату җитмәгән. Үзенә каршы килгән кешеләргә Гайсә: «Мин сезне беләм: сездә Аллаһыны ярату юк»,— дигән (Яхъя 5:42). «Аллаһыдан булган данны эзләр» урынына, алар «бер-берсеннән дан кабул иткәннәр». Ә Гайсә үз Атасы кебек дан яратуны нәфрәт итә, шуңа күрә Мәсих белән алар арасында булган каршылыкларга гаҗәпләнәсе юк! (Яхъя 5:43, 44; Рәсүлләр 12:21—23).

Пәйгамбәрлек күренеш белән ныгытылган

9, 10. а) Ни өчен Гайсәнең шәкертләре өчен күктән күрсәтелгән галәмәт бик вакытлы булган? б) Гайсә үз шәкертләренә нинди гаҗәеп вәгъдә биргән?

9 Гайсә үзенең Мәсих булуына бу дәлилләрне китергәннән соң, елдан артык вакыт үтә. Б. э. 32 елының Коткарылу бәйрәме дә артта калды. Гайсәгә иман иткән кешеләрнең күпләре аңа инде башка иярми. Эзәрлекләүләр, байлыкка омтылу һәм тормыш мәшәкатьләре моңа сәбәп булгандыр. Икенчеләре исә, Гайсә халыкның аны патша итеп куярга тырышуларын кире какканга, күрәсең, аптырап калган, һәм аларның өметләре өзелгән. Ә яһүдләрнең дин җитәкчеләре аның белән бәхәсләшкәндә, ул үзен данлый торган галәмәтләр күрсәтүдән баш тарткан (Маттай 12:38, 39). Бу да берәрсен аптырашта калдыра алган. Өстәвенә Гайсә үз шәкертләренә алар өчен аңлау авыр булган вакыйгаларны ачыклый башлаган. «Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә» тиешлеге турында сөйләгән (Маттай 16:21—23).

10 Тугыз-ун ай чамасы үтәр дә, аңа «бу дөньядан Ата хозурына китү сәгате җитәчәк» (Яхъя 13:1). Үзенең тугры шәкертләре турында кайгыртып, Гайсә аларның кайберләренә күктән галәмәт күрсәтергә вәгъдә итә. Иман итмәгән яһүдләр сораганда, ул моны эшләмәгән иде. «Сезгә хак сүз әйтәм,— дип әйтә Гайсә шәкертләренә,— монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының Патша булып килүен күргәнче үлемне татымаячаклар» (Маттай 16:28). Гайсәнең сүзләре шәкертләрнең берәрсе 1914 елга кадәр — Мәсих идарәсендәге Алла Патшалыгы куелган вакытка кадәр — исән калачак дигәнне аңлатмый, юк. Ул өч якын шәкертенә үзенең киләчәк патшалык хакимиятенең данын могҗиза итеп күрсәтергә генә җыена. Шулай итеп Мәсих даны алдан күрсәтелгән була. Ул Гайсә үзгәрүенең күренеше дип атала.

11. Гайсә үзгәрүенең күренешен сурәтләп бирегез.

11 Алты көннән соң Гайсә Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны биек тауга ала. Бу, күрәсең, Ермон тавы тармакларының берсе. Анда аның «тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте: йөзе кояш кебек балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды». Муса белән Ильяс пәйгамбәр пәйдә була һәм Гайсә белән сөйләшә башлыйлар. Бәлки, бу курку-хөрмәт уята торган вакыйга төнлә булгандыр. Алай булса, бу күренеш аеруча нык тәэсир иткәндер. Күренеш шулхәтле чын булып күренә ки, хәтта Петер өч чатыр куярга тәкъдим итә: берсен Гайсәгә, икенчесен Мусага һәм өченчесен Ильяска. Рәсүл сөйләгән вакытта, аларны ак болыт каплый, һәм аннан: «Бу — Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» — дигән тавыш килә (Маттай 17:1—6).

12, 13. Гайсә үзгәрүенең күренеше аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән һәм ни өчен?

12 Петер инде алдарак Гайсәне «Мәсих, тере Аллаһының Улы» дип таныган (Маттай 16:16). Ләкин хәзер ул Гайсә — Алланың Улы һәм Майланганы икәнен Йәһвәнең үзеннән ишетә — моны күз алдына китереп кенә карагыз! Бу күренеш Петер, Ягъкуб һәм Яхъяның иманын бик нык ныгыта! Хәзер алар булачак вакыйгаларга һәм мәсихчеләрнең җыелышларында үтәячәк эшләренә яхшырак әзерләнгән.

13 Гайсә үзгәрүенең күренеше шәкертләргә бик нык тәэсир итә. Утыз ел узганнан соң, Петер болай дип яза: «„Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым“,— дигән аваз килгәндә, Аллаһы Ата тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан балкышы бирелде. Гайсә белән изге тауда булган чакта, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек» (2 Петер 1:17, 18). Яхъяга да бу вакыйга нык тәэсир итә. Алтмыш елдан артык вакыт узгач, ул, күрәсең, шул вакыйгаларны искә төшереп: «Без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек»,— дип әйтә (Яхъя 1:14). Ләкин Гайсә үзгәрүенең күренеше Мәсих шәкертләренә бирелгән соңгы күренеш түгел.

Тугрылар өчен хакыйкать яктылыгы балкуын дәвам итә

14, 15. Нинди мәгънәдә Яхъя Гайсә килгәнче кала?

14 Үледән терелгәннән соң, Гайсә Гәлиләя диңгезе буенда үз шәкертләре янына килә. Анда ул Петергә: «Мин килгәнгә кадәр аның [Яхъяның] яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» — дип әйтә (Яхъя 21:1, 20—22, 24). Бу сүзләр Яхъя башка рәсүлләрдән күбрәк яшәячәк дигәнне аңлатамы? Күрәсең, шулай дип әйтеп була, чөнки ул Йәһвәгә тагын 70 елдан артык хезмәт итә. Әмма Гайсә сүзләре тирәнрәк мәгънәле.

15 «Мин килгәнгә кадәр» дигән сүзләрне ишеткәндә, без, бәлкем, Гайсәнең «Адәм Улының Патша булып килүе» турында әйткән сүзләрен искә төшерәбездер (Маттай 16:28). Яхъя соңрак пәйгамбәрлек күренешендә патша данында килүче Гайсәне күрә, шуңа күрә Яхъя Гайсә килгәнче кала дип әйтеп була. Яхъя үз гомеренең азагында Патмос утравында сөргенлектә булганда, «Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылышны» ала. Анда искиткеч пәйгамбәрлек күренешләре аша «Раббының көнендә» булачак вакыйгалар күрсәтелгән. Бу күренешләр Яхъяга шулхәтле нык тәэсир итә ки, хәтта ул Гайсәнең: «Әйе, тиздән киләм!» — дигән сүзләренә: «Амин, Раббы Гайсә, кил!» — дип кычкыра (Ачылыш 1:1, 10; 22:20).

16. Ни өчен иманыңны ныгытуны дәвам итәргә кирәк?

16 Беренче гасырда яшәгән эчкерсез кешеләр Гайсәне Мәсих итеп кабул итәләр һәм аңа ышаналар. Әмма аларга бар җирләрдә кешеләрнең имансызлыгы белән очрашырга туры килә. Аларга зур эш башкарырга кирәк, өстәвенә аларны эзәрлекләүләр көтә, шуңа күрә алар ныгытуга мохтаҗ. Тугры шәкертләрен рухландырыр өчен, Гайсә үзенең Мәсих булуына күп дәлилләр китергән һәм Алла ниятендә үзенең ролен ачыклар өчен, пәйгамбәрлек күренешләр биргән. Без «Раббы көне» үз ахырына якынлашып барган вакытта яшибез. Тиздән Мәсих, Шайтанның бөтен явыз дөньясын юк итеп, Алла халкын азат итәчәк. Безгә дә үз иманыбызны ныгытырга кирәк: Йәһвә без рухи яктан имин яшәсен өчен биргән бар нәрсә белән тулысынча кулланырга кирәк.

«Куе караңгылык» вакытында азат ителгәннәр

17, 18. Мәсихнең I гасыр шәкертләре Алла ниятенә каршы килгән кешеләрдән нәрсә белән аерылып торган, һәм шәкертләр белән һәм бу кешеләр белән нәрсә булган?

17 Гайсә үлеменнән соң шәкертләре аның әйткән боерыгын батырлык белән үти: «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр» аның турында шаһитлек бирәләр (Рәсүлләр 1:8). Эзәрлекләүләр күп булса да, Йәһвә мәсихчеләрнең яңа гына туган җыелышларын фатихалый: алар рухи яктан аңлау алалар һәм аларга яңа шәкертләр кушыла (Рәсүлләр 2:47; 4:1—31; 8:1—8).

18 Ә яхшы хәбәргә каршы килгән кешеләр рухи караңгылыкка тагы да тирәнрәк бата баралар. «Яманнар юлы исә — куе караңгылык кебек,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 4:19 да,— алар нәрсәгә абынып егыласыларын да белмиләр». «Куе караңгылык» б. э. 66 елында «куера». Бу елны Иерусалимны Рим гаскәрләре чолгап ала. Алар, бер ни сәбәпсез вакытлыча чигенгәч, б. э. 70 елында кабат кайталар һәм шәһәрне тулысынча җимерәләр. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, миллионнан артык яһүд үлә. Ләкин тугры мәсихчеләр исән кала. Ничек? Б. э. 66 елында Рим гаскәрләре чигенгәч, мәсихчеләр Гайсә кушканны үтәп, шәһәрдән качалар (Лүк 21:20—22).

19, 20. а) Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашып килгәндә, ни өчен Алла халкының куркырга сәбәбе юк? б) Алла ярдәме белән майланган мәсихчеләр әле 1914 елга кадәр нинди мөһим хакыйкатьне аңлаганнар?

19 Без дә моңа охшаш хәлдә яшибез. Киләчәк бөек афәт Шайтанның бөтен бозык дөньясына ахыр килгәнен күрсәтәчәк. Әмма Алла халкына куркасы юк, чөнки Гайсә үзе: «Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип әйткән (Маттай 28:20). Үз шәкертләренең иманын ныгытыр өчен һәм аларны киләчәк вакыйгаларга әзерләр өчен, Гайсә аларга үзенең күк данының күренешен — үзенең Мәсих-Патша булуын күрсәткән. Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? 1914 елда шул пәйгамбәрлек күренеш чынга ашкан. Һәм хәзерге вакытта Гайсәнең Мәсих-Патша булып идарә итүе Алла халкының иманын бик тә ныгыта! Вакыт узу белән, Йәһвә хезмәтчеләре тагын да ачыграк шуны аңлый барганнар: Гайсә үзгәрүенең күренеше нәрсәне аңлата һәм ничек ул аларның өметләре белән бәйле. Бу дөньяның «куе караңгылыгында» «тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара» (Гыйбрәтле хикәя 4:18).

20 Майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеме, әле 1914 ел килгәнче, мөһим хакыйкатьләрне аңлый башлаган. Бу хакыйкатьләр Раббы кайтуы белән бәйле булган. Алар, мәсәлән, бу кайту күзгә күренми торган булачагын аңлаганнар. Һәм моның шулай булачагы б. э. 33 елында Гайсә күккә күтәрелгәндә аның шәкертләренә күренгән ике фәрештә сүзләре белән раслана. Болыт Мәсихне шәкертләр күзеннән каплагач, фәрештәләр болай дип әйткән: «Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк» (Рәсүлләр 1:9—11).

21. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Мәсихнең китүен аның тугры шәкертләре генә күзәтеп торган. Гайсә үзгәрүенең күренеше вакытында кебек, бу вакыйга турындагы хәбәр киң таралмаган: дөнья тулаем алганда моны хәтта белмәгән дә. Мәсих патша данында кайтканда да нәкъ шулай ук булган (Яхъя 14:19). Аның килүен майланган тугры шәкертләре генә белеп аерган. Чираттагы мәкаләдән шуны белербез: бу аларга ничек тәэсир иткән һәм ничек бу ахыр чиктә Гайсәнең җирдә яшәячәк миллионлаган шәкертен җыюга китергән (Ачылыш 7:9, 14).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Гайсәне суга чумдырганда, күрәсең, Яхъя гына Алла тавышын ишеткән. Ә Гайсә сөйләгәнне тыңлаган яһүдләрнең Алланың «тавышын ишеткәннәре, йөзен күргәннәре» булмаган (Яхъя 5:37).

Хәтерлисезме?

• Гайсәне шимбә көне канунын бозуда һәм көферлектә гаепләгәндә, ул нинди дәлилләр ярдәмендә Мәсих икәнен күрсәткән?

• Мәсих үзгәрүенең күренеше беренче шәкертләргә ничек тәэсир иткән?

• Яхъя мин килгәнче калачак дигәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?

• 1914 елда нинди пәйгамбәрлек күренеш чынга ашкан?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә үзенең Мәсих булуына дәлилләр китергән.

[20 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең күренештә үзгәрүе шәкертләренең иманын ныгыткан.

[21 биттәге иллюстрация]

Яхъя Гайсә «килгәнче» калган.