Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакимнәр китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Хакимнәр китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Хакимнәр китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ЙӘҺВӘ, хезмәтчеләре аннан читләшеп, ялган аллаларга табына башлаганда, нәрсә эшләгән? Алар аны кат-кат кире какканда һәм бәлагә эләккәч кенә исләренә төшергәндә, ул ни эшләгән? Ул чакта Йәһвә аларга ярдәм иткәнме? Бу һәм башка мөһим сорауларга Хакимнәр китабында җавап таба алабыз. Шамуил пәйгамбәр аны якынча б. э. к. 1 100 елда язып бетергән. Анда Ешуаның үлеменнән алып тәхеткә беренче Исраил патшасы утырганга кадәр, якынча 330 ел дәвамындагы вакыйгалар тасвирлана.

Тере Алла сүзенең яки хатының өлеше буларак, Хакимнәр китабының безнең өчен әһәмияте бик зур (Еврейләргә 4:12). Бу мавыктыргыч хәбәрләр Алланың нинди шәхес икәнлеген ачыклый. Ул китаптан алган сабаклар иманыбызны ныгыта һәм безгә «чын тормышка», Алла вәгъдә иткән яңа дөньядагы мәңгелек тормышка, нык итеп тотынырга ярдәм итә (1 Тимутегә 6:12, 19; 2 Петер 3:13). Йәһвә үз халкын коткарыр өчен күргән барлык чаралар киләчәктә аның Улы Гайсә Мәсих алып киләчәк зуррак котылуны күз алдына китерергә ярдәм итә.

НИ ӨЧЕН ХАКИМНӘР КИРӘК БУЛГАН?

(Хакимнәр 1:1—3:6)

Исраил халкы Ешуа җитәкчелегендә Кәнган патшаларын җиңгәч, аның һәрбер кабиләсе бүлеп бирелгән җирнең үз өлешенә китә һәм җир тулысынча яулап алына. Әмма исраиллеләр ул җирдә яшәүче халыкны тулысынча куып чыгармый. Соңрак бу мәҗүсиләр Исраил өчен чын мәгънәдә тозак булалар.

Исраилнең чираттагы буыны «Ходайны һәм аның Исраилгә эшләгән эшләрен белми» (Хакимнәр 2:10). Өстәвенә алар кәнганиләр белән туганлашалар һәм аларның илаһларына табыналар. Шуңа күрә Йәһвә дошманнарга аларны җәберләргә рөхсәт итә. Әмма җәберләү түзеп тора алмаслык булгач, Исраил уллары ярдәм сорап чын Алланы чакыралар. Йәһвә, үз халкын дошманнардан коткарыр өчен, хакимнәр куя. Алар турындагы китапта тасвирланган вакыйгалар шушындый дини, социаль һәм сәяси шартларда бара.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:2, 4 — Ни өчен беренче булып Яһүд кабиләсе үзенә билгеләнгән җирне басып алырга тиеш булган? Асылда, мондый хөрмәтне Ягъкубның беренче улы, Рубин кабиләсе алырга тиеш иде. Ләкин үләр алдыннан, Ягъкуб Рубин инде беренче булмаячак һәм үзенең беренче бала буларак хокукын югалтачак дип әйткән. Шәмгун белән Леви, рәхимсезлек белән эш иткәннәре өчен, исраиллеләр арасына таралырга тиеш булган (Яратылыш 49:3—5, 7). Ә рәттән чираттагысы Ягъкубның дүртенче улы, Яһүд булган. Яһүд белән бергә Шәмгун киткән, һәм аңа Яһүднең җирләре буенча таралган кечкенә җир биләмәләре бирелгән булган (Ешуа 19:9) *.

1:6, 7 — Ни өчен җиңелгән патшаларның аяк белән кулларының баш бармакларын чабып алганнар? Кул белән аяклардагы баш бармакларсыз кеше, һичшиксез, сугышка ярамаган. Әллә кулларындагы баш бармаксыз сугышчы сөңге я кылыч тота алыр идеме? Ә аякларында баш бармаклары булмаса, ул туры тора алмас иде.

Безнең өчен сабаклар:

2:10—12. Йәһвәнең «кылган яхшылыкларын онытмас» өчен, безнең Изге Язмалар уку графигы булырга тиеш (Мәдхия 102:2). Ата-аналарга Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне үз балаларының йөрәкләренә салырга кирәк (Икенчезаконлык 6:6—9).

2:14, 21, 22. Йәһвә, үзенең тыңламаучан халкына җәза бирер өчен, аны сафландырыр өчен һәм үзенә кире кайтарыр өчен, бәлаләрнең булуын рөхсәт итә.

ЙӘҺВӘ ХАКИМНӘР КУЯ

(Хакимнәр 3:7—16:31)

Хакимнәрнең батырлыгы турында мавыктыргыч хәбәр мондый вакыйгадан башлана: Отниил исемле хаким Исраилне Месопотамия патшасының сигезьеллык җәберләвеннән коткара. Еһуд исемле хаким, кыю адым ясап, юан Моаб патшасы Еглонны үтерә. Батыр Шамгар берүзе үгез куа торган таяк белән 600 филистине үтерә. Дебора исемле пәйгамбәр-хатынның дәртләндерүе аркасында һәм Йәһвә ярдәмендә Барак һәм аның ун мең кешедән торган җиңел коралланган гаскәре Сисераның куәтле армиясен тар-мар итә. Йәһвә Гидеонны куя һәм 300 гаскәрие белән аңа мидианнарны җиңәргә ярдәм итә.

Ифтах аша Йәһвә Исраилне аммонлулардан коткара. Исраилдә хакимнәр булып шулай ук Тола, Иаир, Ибзан, Элон һәм Абдон — барысы 12 кеше хезмәт итә. Хакимнәр чорын филистиләр белән көрәш алып барган Шимшон тәмамлый.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

4:8 — Ни өчен Барак пәйгамбәр-хатын Дебораның үзе белән сугыш кырына баруын катгый итеп таләп иткән? Күрәсең, Барак үзен япа-ялгыз Сисера армиясенә каршы барырлык хәлдә түгел дип уйлаган. Пәйгамбәр-хатынның барлыгы аңа һәм аның гаскәриләренә Алла аларны фатихалый икәненә ышандыру булып торыр иде һәм аларга көч өстәр иде. Баракның пәйгамбәр-хатын Дебораның үзе белән баруын катгый итеп таләп иткәне көчсезлек түгел, ә нык иман билгесе булган.

5:20 — Ничек итеп Барак өчен күктән йолдызлар сугышкан? Изге Язмаларда бу турыда төгәл әйтелми. Бәлкем, бу фәрештәләрнең ярдәме булгандыр. Яки Сисераның акыл ияләре бәла билгесе дип юраган метеор яңгырыдыр. Ә бәлки Сисерага бирелгән ялган астрологик пәйгамбәрлектер. Әмма, һичшиксез, бу ниндидер дәрәҗәдә Алланың катнашуы булган.

7:1—3; 8:10 — Ни өчен Йәһвә Гидеонга 32 мең кеше 135-меңлек дошман армиясенә каршы торыр өчен бик күп дигән? Чөнки Гидеонга һәм аның кешеләренә җиңүне Йәһвә биргән. Алла исраиллеләрнең мидианнарны үз көчебез белән җиңдек дип уйлауларын теләмәгән.

11:30, 31 — Ифтах ант биргәндә, кеше корбанын күз алдында тотканмы? Андый уй Ифтахның башына да килмәгән, чөнки Канунда: «Синең яныңда үз улын я кызын ут аша үткәрүче... булырга тиеш түгел»,— диелгән булган (Икенчезаконлык 18:10). Шулай да Ифтах хайванны түгел, ә кешене күздә тоткан. Корбан китерү өчен яраклы хайваннарны исраиллеләр өйләрендә, күрәсең, тотмаган. Өстәвенә хайванны корбанга китерүнең ант бирерлек берние булмаган. Ифтах өйдән аның каршысына теләсә кемнең, хәтта аның кызының да чыгуы мөмкин икәнен аңлаган. Ул корбанлык учагы өстендә корбанны — кешене чатыр эшләрен, Йәһвәнең изге хезмәтен башкарырга биреп — шундый мәгънәдә китерер иде.

Безнең өчен сабаклар:

3:10. Рухи максатларга ирешү кешенең акыллылыгына түгел, ә Йәһвә рухына бәйле (Мәдхия 126:1).

3:21. Еһуд оста итеп кылыч белән эш итә белгән һәм батыр кеше булган. Безгә «Рух кылычын — Аллаһы сүзен» кулланырга өйрәнергә кирәк. Бу Изге Язманы хезмәтебездә куркусыз кулланырга тиешбез дигәнне аңлата (Эфеслеләргә 6:17; 2 Тимутегә 2:15).

6:11—15; 8:1—3, 22, 23. Гидеонның тыйнаклыгы безгә өч яктан мөһим сабак бирә. 1. Хөрмәтле йөкләмә алганда, без абруй турында түгел, ә бу йөкләмәгә бәйле җаваплылык турында уйларга тиеш. 2. Бәхәсләшергә һәвәс кешеләр белән тыйнак булу акыллы булыр иде. 3. Тыйнаклык үз дәрәҗәң турында чиктән тыш күп уйламаска ярдәм итә.

6:17—22, 36—40. Безгә дә сак булырга һәм «һәр рухка инанмаска» кирәк. Без «ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынарга» тиеш (1 Яхъя 4:1). Әгәр яңа гына билгеләнгән мәсихче өлкән киңәш бирергә җыена икән, ул, тәҗрибәлерәк өлкән белән киңәшләшсә, акыллы эш итәчәк. Шулай итеп ул аның киңәше тулысынча Алла Сүзенә нигезләнгән икәненә инаначак.

6:25—27. Гидеон, дошманнарын кирәксезгә ачуландырмыйча, уйлап эш итүчәнлек күрсәткән. Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, без, сөйләшү гадәтебез белән кирәкмәскә кешеләрне рәнҗетмәс өчен, игътибарлы булырга тиеш.

7:6. Йәһвәгә хезмәт итү турында сүз барганда, безгә, Гидеонның 300 гаскәрие кебек, уяу һәм бик сак булырга кирәк.

9:8—15. Шөһрәт ярату аркасында күренекле урынга һәм хакимлеккә омтылу — бу ахмаклык!

11:35—37. Һичшиксез, Ифтахның яхшы үрнәге аның кызының нык иман һәм фидакарьлек рухы үстерүенә ярдәм иткән. Безнең көннәрдә ата-аналар үз балаларына шундый ук үрнәк күрсәтә алалар.

11:40, АМТ. Мактау — Йәһвәгә хезмәт итү белән мәшгуль булган кешеләр өчен яхшы ярдәм.

13:8. Ата-аналар, балаларын тәрбияләү өчен, җитәкчелек сорап Йәһвәгә дога кылырга һәм шул җитәкчелек буенча эш итәргә тиеш (2 Тимутегә 3:17).

14:16, 17; 16:16. Әгәр дә гаиләдәгеләрнең берсе елавы һәм сукрануы белән басым ясарга тырышса, андагы мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 19:13; 21:19).

ИСРАИЛДӘГЕ БАШКА ҖИНАЯТЬ ЭШЛӘР

(Хакимнәр 17:1—21:25)

Хакимнәр китабының соңгы өлешендә ике өстәмә хәбәр бар. Беренчесендә сүз Миха исемле кеше турында бара, ул өенә пот куя һәм, рухание булып хезмәт итсен өчен, левилене яллый. Лаиш, яки Лешем шәһәрен җимергәч, Дан кабиләсе кешеләре үз шәһәрләрен төзиләр һәм аны Дан дип атыйлар. Миханың потын алып һәм хезмәт итәргә руханиен куеп, алар Дан шәһәрендә үз диннәрен булдыралар. Лаиш, күрәсең, әле Ешуа үлгәнче яулап алынган булган (Ешуа 19:47).

Икенче вакыйга Ешуаның үлеменнән соң озак вакыт үтмәстән була. Ибнеямин кабиләсе карамагындагы Гибеа шәһәренең бер төркем кешеләре эшләгән җенси җинаять аркасында Ибнеямин кабиләсе чак кына исән кала — 600 ир кеше генә үтерелми. Һәм Ибнеямин нәселен дәвам иттерү өчен, аларга өйләнергә мөмкинлек бирелгән, һәм Давыт көннәренә аларның саны якынча 60 мең сугышчыга җитә (1 Паралипоменон 7:6—11).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

17:6; 21:25 — Әгәр «һәркем үзенә гадел булып тоелганны эшләгән» булса, бу тәртипсезлеккә сәбәп булмаганмы? Булган дип әйтеп булмый, чөнки Йәһвә, үзенең халкына җитәкчелек бирер өчен, бик күпне эшләгән. Йәһвә аларны үз юлларына Канун һәм руханилар аркылы өйрәткән. Мөһим сораулар буенча иң баш рухани урим һәм туммим аша Аллага мөрәҗәгать итә алган (Чыгыш 28:30). Өстәвенә һәрбер шәһәрдә дөрес киңәш бирергә сәләтле өлкәннәр булган. Исраилле боларның барысын кулланганда, аның вөҗданы аңа дөрес җитәкчелек бирә алган. Ул чакта исраилле, «үзенә гадел булып тоелганны» эшләп, яхшы уңышлар урган. Икенче яктан, ул тәртипкә һәм Аллага хезмәт итүгә кагылышлы кануннарны кире кагып, үзенчә эшләгәндә, нәтиҗәләр аянычлы булган.

20:17—48 — Ни өчен Йәһвә Ибнеямин кабиләсенең кешеләренә, аларның үзләрен җәзага тартыр урынына, башка кабиләләрне ике мәртәбә җиңәргә рөхсәт иткән? Йәһвә тугры кабиләләр арасында башта зур югалтулар рөхсәт иткән. Моның белән ул аларның Исраилдән явызлыкны бетерергә тәвәккәллеген сынаган.

Безнең өчен сабаклар:

19:14, 15. Гибеа шәһәрендә яшәүчеләрнең кунакчыллык күрсәтергә теләмәве мөһим әхлак сыйфатларының булмавын белдергән. Мәсихчеләр «кунакчыл булырга» чакырылалар (Римлыларга 12:13).

Безнең котылуыбыз якынлаша

Тиздән Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Алла Патшалыгы бу бозык дөньяны юк итәчәк һәм тәкъва вә саф кешеләргә чын котылу китерәчәк (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22; Данил 2:44). Ул вакытта Йәһвәнең барлык дошманнары үлеп бетәчәк, ә аны яратучылар «бар көчендә чыга торган кояш кебек булачак» (Хакимнәр 5:31). Әйдәгез, Йәһвәне яратучы кешеләр белән бергә Хакимнәр китабыннан белгәннәребезне тормышта кулланыйк.

Хакимнәр турындагы китапта кат-кат мондый төп хакыйкать раслана: Йәһвәгә тыңлаучанлык мул фатихаларга, ә тыңламаучанлык коточкыч нәтиҗәләргә китерә (Икенчезаконлык 11:26—28). Безгә ачылган Алла ихтыярына «чын күңелдән итагать итү», ягъни тыңлаучан булу бик мөһим (Римлыларга 6:17; 1 Яхъя 2:17).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Левилеләргә Вәгъдә ителгән җирдә, бөтен Исраил буйлап таралган 48 шәһәрдән тыш, өлеш бирелмәгән.

[31 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

«Ходай аларга хакимнәрне куйган, һәм хакимнәр аларны талаучылары кулыннан коткарган» (Хакимнәр 2:16).

ХАКИМНӘР

1. Отниил

2. Еһуд

3. Шамгар

4. Барак

5. Гидеон

6. Тола

7. Иаир

8. Ифтах

9. Ибзан

10. Элон

11. Абдон

12. Шимшон

ДАН

МАНАШШЕ

НАФТАЛИ

АШИР

ЗӘБУЛУН

ИСАСХАР

МАНАШШЕ

ГАДЬ

ЭФРАИМ

ДАН

ИБНЕЯМИН

РУБИН

ЯҺҮД

[32 биттәге иллюстрация]

Барак пәйгамбәр-хатын Дебораның үзе белән сугыш кырына баруын катгый итеп таләп иткән. Сез моңардан нәрсәгә өйрәндегез?