Изге Язмалар тарихи яктан никадәр төгәл?
Изге Язмалар тарихи яктан никадәр төгәл?
ИЗРАИЛЬНЕҢ элекке президенты Хаим Герцог һәм Тель-Авив университетының атказанган профессоры Мордехай Гихон үзләренең «Изге Язмалардагы сугышлар» дигән китапларында болай дип язган:
«Изге Язмаларда тасвирланган сугышларны... уйдырма дип атап булмый. Мисал итеп, Хакимнәр китабының 6—8 нче бүлекләрендә сурәтләнгән Гидеонның мидьянлыларга һәм аларның союздашларына каршы сугышын алыйк. Аны грек язучысы Гомер „Илиада“ дигән әсәрендә тасвирлаган Троя сугышы белән чагыштырыйк. Гомер, бернинди географик нечкәлекләр китермичә, ниндидер диңгез яры һәм аның янындагы бер ныгытма турында язган (чынлыкта, охшаш урыннар күп булган). [...] Ә менә Изге Язмалардан Гидеонның сугышы турында укыганда, аның кайда үткәнен төгәл билгеләп була. Бер-берсенә каршы сугышкан ике гаскәрнең кая барганы һәм кайда очрашканы турында язылган җентеклелекләр андагы рельефның үзенчәлекләре белән тыгыз бәйле. Бар бу вакыйгалар якынча 60 километр озынлыктагы территориядә булган, һәм аларның нәкъ шунда булганына бернинди шикләр калмый. [...] Шулай итеп, Изге Язмаларда бәйнә-бәйнә тасвирланган сугышлар турында укыганда, без бу хәбәрләрнең чыннан да булганын танырга мәҗбүр» («Battles of the Bible»).
«„Яхшы җиргә“ күз салыгыз» дигән брошюраның a 18 нче, 19 нчы битләрендәге картада сез Гидеонның сугышы кайда үткәнен күрә аласыз. Изге Язмалар буенча, башта «бөтен Мидьян, Амалик һәм Көнчыгышта яшәүчеләр гаскәрләрен берләштергән һәм елганы кичеп, Йәзриил үзәнендә лагерь корып урнашкан». Шунда Гидеон янәшәдә яшәгән Исраил кабиләләрен ярдәмгә чакырган. Гидеон үз гаскәрен Һаруд чишмәсе яныннан Мөре калкулыгы янында урнашкан дошман лагерена алып барган. Сугышта җиңеп, алар дошманнарын Үрдүн үзәненә кадәр куа киткән. Үрдүнне кичкәч, Гидеон гаскәре үз дошманнарын тар-мар иткән (Хакимнәр 6:33—8:12).
Шул картада бу хәбәрдә искә алынган төп урыннарны һәм ул җирнең рельефын күреп була. Ә 15 нче биттәге картада Исраил кабиләләренең чикләре күрсәтелгән. Бу ике картаны кулланып, сез Гидеон турындагы хәбәрнең төгәл булуына инанырсыз.
Профессор Иоханан Ахарони болай дигән булган: «Изге Язмаларда искә алынган җирләрнең тарихы һәм географиясе шулкадәр тыгыз бәйле ки, шул ике якны да исәпкә алсаң гына, бу җирләрнең нинди булганын аңлап була».
[Искәрмә]
a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[Чыганак]
Background map: Based on maps copyrighted by Pictorial Archive (Near Eastern History) Est. and Survey of Israel