Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүгенге дөньяда бәхетле никах

Бүгенге дөньяда бәхетле никах

Бүгенге дөньяда бәхетле никах

«Мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:14).

1, 2. а) Мәсихчеләр җыелышында нәрсәне күрү шатлык китерә? б) Нинди никахны бәхетле дип атап була?

МӘСИХЧЕЛӘР җыелышында 10, 20, 30 ел я аннан да күбрәк вакыт дәвамында бер-берсенә тугры булып калган ирле-хатынлылар бар. Әллә аларны күрү шатлык китермиме? Нинди генә авырлыклар булмасын, алар үзара якын мөнәсәбәтләрен югалтмаган (Яратылыш 2:24).

2 Күпчелек кешеләр гаиләләрендә авырлыклар булуын таный. Бер язучы хатын-кыз болай дип билгеләгән: «Бәхетле гаиләләрнең проблемалары юк дип уйламагыз. Тормышның бәхетле чоры да, бәхетсез чоры да була... Ләкин шулай да... бу кешеләр хәзерге тормышның [ыгы-зыгысына] карамастан бергә кала». Күп кенә ирле-хатынлылар, бигрәк тә балалар тәрбияләп үстергәннәре, бу тормышның котылгысыз ыгы-зыгысын һәм бәла-казаларын җиңәргә өйрәнгәннәр. Алар үз тәҗрибәләрендә чын мәхәббәтнең «беркайчан да бетмәвенә» инанганнар (1 Көринтлеләргә 13:8).

3. Никах һәм аерылышулар турындагы статистика нәрсә күрсәтә, һәм бу нинди сораулар тудыра?

3 Шулай да миллионлаган гаиләләр таркала. Бер журналда болай дип әйтелгән иде: «Америкадагы бүген өйләнешкән кешеләрнең яртысы аерылышачак дип фараз итәргә була. Бу аерылышуларның 50 проценты гаилә тормышының беренче 7,8 елында булачак. Тагы бер тапкыр никахка керүчеләрнең 75 процентыннан 60 проценты кабат аерылышачак». Мондый хәл хәтта элек кешеләр чагыштырмача сирәк аерылышкан илләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, Япониядә аерылышулар саны соңгы берничә ел эчендә икеләтә артты диярлек. Гаиләләргә, шул исәптән мәсихче гаиләләргә дә, нинди яшерен куркынычлар яный? Шайтанның басымына карамастан, гаилә нык булсын өчен нәрсә кирәк?

Яшерен куркынычлар

4. Никахны нәрсә куркыныч астына куярга мөмкин?

4 Алла Сүзе никахны нәрсә куркыныч астына куярга мөмкин икәнен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, рәсүл Паулның без яшәгән көннәрне нинди сүзләр белән тасвирлаганын карап чыгыйк. «Белеп тор, соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор» (2 Тимутегә 3:1—5).

5. Ни өчен үзен генә сөючән кеше никахын куркынычка дучар итә, һәм Изге Язмаларда моңа карата нинди киңәш бирелә?

5 Паулның сүзләре турында уйланганда, шуны күрәбез: аның санап киткәннәренең күбесе ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерергә мөмкин. Мәсәлән, үзен генә сөючән кеше эгоист һәм башкаларга игътибарсыз. Үзләрен генә яратучы ирләр яки хатыннар еш кына үз дигәнендә торалар. Алар үзсүзле һәм буйсынмаучан. Андый гаилә бәхетле булырмы? Әлбәттә, юк. Рәсүл Паул мәсихчеләргә, шул исәптән никахтагыларга да, мондый акыллы киңәш биргән: «Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез. Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын» (Филиппуйлыларга 2:3, 4).

6. Акча ярату никахка ничек зыян китерә ала?

6 Акча ярату аркасында ир белән хатын бер-берсеннән ераклашырга мөмкин. Паул болай дип кисәткән: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә; чөнки бар явызлыкларның башлангычы — акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» (1 Тимутегә 6:9, 10). Кызганычка каршы, бүген күп гаиләләр белән Паул кисәткәнчә килеп чыга. Кеше җан газаплары кичергәндә ярдәмгә мохтаҗ, аның шулай ук вакытны бергә уздыру кебек теләге бар. Һәм байлык артыннан куып, кайберәүләр тормыш иптәшләренең мондый табигый теләкләрен һәм башка ихтыяҗларын игътибарсыз калдыра.

7. Нинди тәртип тормыш иптәшеңә тугрылыксыз булуга китерергә мөмкин?

7 Паул шулай ук кешеләр бу соңгы көннәрдә «изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр [«тугрылыксыз», ЯД]... мәхәббәтсез, килешмәүчән» булырлар дип язган. Никахка кергәндә, ир кеше белән хатын-кыз бер-берсенә тугры булырга ант итә. Бу аларның мөнәсәбәтләрен ныгытырга тиеш, бу хыянәт итүгә китерергә тиеш түгел (Малахий 2:14—16, «Священное Писание», Стамбул, 2003 ел). Шулай да кайберәүләр башка ир-ат яки хатын-кыз белән мавыгып китә. Ире ташлап киткән бер 30 яшьлек хатын иренең, аннан киткәнгә кадәр үк, башка хатыннар белән үзен артык кыланып һәм чиктән тыш иркен тотканлыгы турында сөйләгән. Бу ир өйләнгән кешегә мондый тәртип килешмәвен танырга теләмәгән. Аның хатынына моны күрү бик авыр булган, һәм ул иренә әдәпле итеп куркыныч юл белән барганын аңларга ярдәм итәргә тырышкан. Ләкин бу ир зина кылган. Аңа яхшы киңәшләр бирсәләр дә, ул аларга колак салырга теләмәгән һәм тозакка эләккән (Гыйбрәтле хикәя 6:27—29).

8. Зина кылуга нәрсә китерә?

8 Изге Язмалар зина кылудан ап-ачык итеп кисәтә! «Чит-ят хатын белән зина кылучының акылы зәгыйфь; моны эшләүче үзенең җанын харап итә» (Гыйбрәтле хикәя 6:32). Гадәттә, зина кылу кинәт, һичбер сәбәпсез килеп чыкмый. Шәкерт Ягъкуб билгеләвенчә, зина кылу кебек гөнаһ гадәттә уйда барлыкка килә (Ягъкуб 1:14, 15). Һәм кеше, тормыш иптәшенә гомер буе тугры булырга вәгъдә итсә дә, әкренләп тугрылыксызлык юлына баса. Гайсә болай дигән: «„Зина кылма“,— дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Маттай 5:27, 28).

9. Гыйбрәтле хикәя 5:17—20 дә нинди акыллы киңәш бар?

9 Гыйбрәтле хикәя китабында никахта тугрылык сакларга ярдәм итүче акыллы киңәш бар: «Синең чишмәң мөбарәк булсын... Яшьлегеңдәге зифа боландай һәм гүзәл кыр кәҗәседәй сөекле хатының белән күңелең ач; аның кайнар күкрәкләре сине һәрвакыт ашкындырып торсын, аның сүрелмәс мәхәббәте белән ләззәтләнеп яшә. И улым, нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга һәм чит-ят хатынның күкрәгенә сыенырга?» (Гыйбрәтле хикәя 5:17—20).

Өйләнешергә ашыкмагыз

10. Ни өчен түземлелек күрсәтеп, булачак тормыш иптәшең турында күбрәк белү акыллы?

10 Гаилә тормышында проблемалар кешеләрнең өйләнешергә ашыгуы аркасында туарга мөмкин. Бәлкем, өйләнешүчеләр бик яшь һәм тәҗрибәсездер. Яки алар бер-берсен тиешенчә белергә тырышмыйдыр. Түземлелек күрсәтеп, булачак тормыш иптәшең турында күбрәк белү, мәсәлән аның нәрсә яратуын һәм нәрсә яратмавын, максатлары нинди икәнен, нинди гаиләдән булуын белү акыллы. Исхакның улы Ягъкубны исеңә төшер. Рахиләгә өйләнер алдыннан, аңа булачак каенатасына җиде ел эшләргә туры килгән. Ул моны эшләргә әзерлек белән ризалашкан, чөнки аның хисләре тышкы ягымлылыкка гына түгел, ә чын яратуга нигезләнгән булган (Яратылыш 29:20—30).

11. a) Никахка керүчеләр бер-берсеннән ничек аерылып торырга мөмкин? б) Ни өчен ир белән хатынга үз сүзләренә игътибарлы булу бик мөһим?

11 Никах ул романтик мөнәсәбәтләр генә түгел. Никах төрле гаиләдән чыккан, төрле характерлы һәм төрле темпераментлы, һәм еш кына төрле белемле кешеләрне берләштерә. Кайчакта никах ике культураны һәм хәтта ике телне бергә куша. Андый аермалар булмаган хәлдә дә, никах ике шәхесне берләштерә, һәм аларның һәрберсенең төрле сорау буенча үз фикере булырга мөмкин. Фикерләр аерылачак, моның белән бернәрсә дә эшләп булмый. Әмма фикерләрне төрлечә әйтеп була: я бертуктаусыз канәгатьсезлек һәм үпкә белдерергә мөмкин, я моны уңай караш белән һәм кешене ныгытырлык итеп әйтергә мөмкин. Әйе, сүзләребез белән без тормыш иптәшебезгә я авырту китерә алабыз, я аны дәвалый алабыз. Уйламый әйтелгән сүзләр еш кына гаиләдә киеренке мөнәсәбәтләргә китерә (Гыйбрәтле хикәя 12:18; 15:1, 2; 16:24; 21:9; 31:26).

12, 13. Никахка нинди аек караш саклау яхшы?

12 Шулай итеп, булачак тормыш иптәшеңне тиешенчә белү акыллы булыр иде. Гаилә тормышында зур тәҗрибәсе булган бер мәсихче апа-кардәш болай дигән: «Әгәр син берәр кеше белән өйләнешергәме яки юкмы дип уйлап йөрисең икән, бу кешедә нинди ун сыйфат күрергә теләр идең — шуның турында уйла. Әгәр анда бу сыйфатларның җидесе генә булса, үзеңнән болай дип сора: „Анда калган өч сыйфатның булмавын мин игътибарсыз калдыра аламмы? Аларның юклыгына мин көн саен чыдап тора алырмынмы?“ Әгәр икеләнәсең икән, ашыкма һәм тагы бер кат уйла». Әлбәттә, монда аек карашлы булырга кирәк. Әгәр өйләнергә яки кияүгә чыгарга телисең икән, шуны бел: син беркайчан да камил ир яки камил хатын таба алмаячаксың. Ләкин шул ук вакыт син үзең дә булачак тормыш иптәшең өчен камил ир я камил хатын була алмыйсың (Лүк 6:41).

13 Никахта нәрсә белән булса да корбан итәргә туры килә. Паул моңа шундый сүзләр белән басым ясаган: «Мин сезнең мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше, Раббыга ярарга дип, Аның эшләре хакында мәшәкатьләнә, ә өйләнгән кеше хатынына ярарга тырыша, дөньяви эшләр турында кайгырта һәм аның игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган кыз яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Раббы турында борчыла, ә инде кияүгә чыккан хатын иренә ярарга тырыша, дөньяви эшләр турында кайгырта» (1 Көринтлеләргә 7:32—34).

Ни өчен кайбер никахлар таркала

14, 15. Никах бәйләнешләре нәрсә аркасында суына ала?

14 Бер мәсихче хатын күптән түгел генә күңел газабы кичергән: 12 ел бергә яшәгәннән соң, ире аерылышып, икенче хатынга киткән. Гаиләсе таркалганга кадәр, бу хатын иренә нәрсәдер булганын сизенгәнме? Ул болай дип сөйли: «Ул дога кылмый башлады. Җыелышка яки вәгазьләргә бармас өчен, юк кына сәбәпләр тапты. Эшем бик күп яки бик ардым диеп, вакытын минем белән бергә үткәрмәде. Аның минем белән сөйләшәсе килми иде. Ниндидер рухи читләшү туды. Бу коточкыч иде. Ул инде мин кайчандыр кияүгә чыккан кеше түгел иде».

15 Башка очракларда да шундый ук хәл күзәтелгән: кеше Изге Язмаларны шәхси өйрәнүне, дога яки җыелыш очрашуларына йөрүне санга сукмый башлаган. Икенче төрле әйткәндә, гаиләсен калдырган кешеләрнең күбесе Йәһвә белән мөнәсәбәтләренең суынуына юл куйган. Нәтиҗәдә, аларның рухи күзләре күрми башлаган. Йәһвә башка алар өчен тере Алла булмаган. Вәгъдә ителгән яңа тәкъвалык дөньясы чынбарлык булмый башлаган. Кайчакларда кеше, башка берәрсе белән мавыгып киткәнгә кадәр үк, рухи яктан хәлсезләнгән (Еврейләргә 10:38, 39; 11:6; 2 Петер 3:13, 14).

16. Никахны нәрсә ныгыта?

16 Икенче яктан, нык рухи бәйләнешләр гаиләне бәхетле итәргә булыша. Бу бер бәхетле ир белән хатынның мисалыннан күренә. Алар бергә дога кыла һәм бергә Алла Сүзен өйрәнә. Ире болай дип сөйли: «Без Изге Язмаларны бергәләп укыйбыз. Вәгазьгә бергә йөрибез. Без бергәләп берәр нәрсә эшләргә яратабыз». Нәтиҗә ачык күренеп тора: кемнәр Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрен саклый, шуларның никахы күпкә ныграк.

Аек карашлы һәм аралашырга әзер булыгыз

17. а) Гаиләне бәхетле итәргә нәрсә булыша? б) Паул мәсихче яратуны ничек сурәтләгән?

17 Гаиләне бәхетле итәргә шулай ук мәсихче ярату һәм аралашу булыша. Гашыйклар гадәттә бер-берсенең кимчелекләрен күрми. Алар тормышка ашмаслык нәрсәләргә өметләнеп өйләнешергә мөмкин, аларның бу өметләре, бәлки, мәхәббәт турындагы романнарда укыганнарына я фильмнарда күргәннәренә нигезләнәдер. Әмма ахыр чиктә алар бер-берсен чынлыкта ничек булса, шулай итеп күрә башлыйлар. Шулчак кечкенә хаталар һәм бераз ачуны китерә торган гадәтләр аркасында зур ызгышлар чыгарга мөмкин. Әгәр шундый хәл була икән, мәсихчеләргә рух җимеше күрсәтергә кирәк, аның бер өлеше — мәхәббәт (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Әгәр дә мәхәббәт гашыйк булу гына түгел, ә чын мәсихче яратуы икән — ул зур көч булып тора. Паул шундый мәсихче яратуны сурәтләп, болай дип язган: «Мәхәббәт түземле, шәфкатьле... үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. ...Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә» (1 Көринтлеләргә 13:4—7). Чын мәхәббәт кешенең йомшак якларын исәпкә ала. Ул камиллек көтми (Гыйбрәтле хикәя 10:12).

18. Аралашу ярдәмендә ир белән хатын ничек бер-берсенә якыная ала?

18 Аралашу да бик мөһим. Ир белән хатынга, күпме генә бергә яшәсәләр дә, бер-берсе белән сөйләшергә һәм бер-берсен чын-чынлап тыңларга кирәк. Бер ир кеше болай дип сөйли: «Без хисләребез турында ачыктан-ачык, әмма шул ук вакыт тыныч кына, бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп сөйләшәбез». Гаилә тормышында тәҗрибәләре арткан саен, ирләр һәм хатыннар колак белән генә түгел, йөрәк белән дә тыңлый башлыйлар. Икенче төрле әйткәндә, еллар узу белән, бәхетле никахтагы ир белән хатын әйтелмәгән фикерләрне һәм белдерелмәгән хисләрне сизәргә өйрәнә. Кайбер хатыннар ирләре чынлыкта аларны тыңламый дип сөйли. Ә ирләр зарлана: хатыннары юри сөйләшү өчен иң уңайсыз вакытны сайлыйлар сыман. Аралашу өчен бер-береңнең хәленә керә белү һәм аңлашу кирәк. Андый аралашу ир өчен дә, хатын өчен дә файдалы (Ягъкуб 1:19).

19. а) Ни өчен гафу үтенү җиңел түгел? б) Безне гафу үтенергә нәрсә дәртләндерәчәк?

19 Аралашуда киртә булмасын өчен, бер-береңне рәнҗеткән өчен гафу үтенергә кирәк. Кайчакта бу җиңел түгел, чөнки үз хаталарыңны таныр өчен басынкылык кирәк. Әмма бу никахны шундый ныгыта! Чын күңелдән гафу үтенү соңыннан ызгышка китерә алган аңлашмауны юкка чыгара ала. Андый гафу үтенү чын-чынлап кичерергә һәм проблеманы чишәргә ярдәм итә. Паул болай дип өндәгән: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:13, 14).

20. Мәсихче ир белән хатын икәүдән-икәү генә яки башкалар белән булганда, бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

20 Шулай ук никахта бер-береңә булышлык итү бик мөһим. Моның өчен ир белән хатын бер-берсенә ышанырга һәм бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Тормыш иптәшеңне кимсетергә яки башка берәр ничек аның дәрәҗәсен төшерергә ярамый. Ирләребезне һәм хатыннарыбызны мактарга һәм аларны каты тәнкыйтьләүдән качарга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 31:28б). Әлбәттә, без аларга карата мәгънәсез, акылсыз шаяртулар әйтеп, башкалар алдында аларның абруен төшермибез (Көлессәйлеләргә 4:6). Бер-береңә булышлык күрсәтү һәрвакыт үз яратуыңа ышандырып торуны да аңлата. Йомшак кына кагылу яки әкрен генә әйтелгән назлы сүз: «Мин сине яратам. Син янымда булганга, мин бәхетле»,— дигәнне аңлата ала. Болар никах мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм бүгенге дөньяда гаиләләргә бәхетле булырга ярдәм итә алган нәрсәләрнең берничәсе генә. Изге Язмаларда никахны бәхетле итәргә булышучы башка киңәшләр дә бар *. Аларны киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 20 абз. Моның турында тулырак мәгълүмат алыр өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапны укырга була.

Аңлата аласызмы?

• Никахка нинди яшәрен куркынычлар яный?

• Ни өчен өйләнешергә ашыгу — акылсызлык?

• Рухилык гаилә тормышына ничек тәэсир итә?

• Никахны бәхетле итәргә нәрсә булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Никах ул романтик мөнәсәбәтләр генә түгел.

[22 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр никахны бәхетле итәргә булыша.