Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ирле-хатынлылар өчен акыллы җитәкчелек

Ирле-хатынлылар өчен акыллы җитәкчелек

Ирле-хатынлылар өчен акыллы җитәкчелек

«Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз [...] Ирләр... хатыннарыгызны яратыгыз» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:22, 25).

1. Никахка дөрес караш нинди?

ГАЙСӘ әйткәнчә, никах — ул Алла урнаштырган төзелеш, анда ир белән хатын «бер тән» булып китә (Маттай 19:5, 6). «Бер тән» булып китү шуны аңлата: төрле характерлы ике кеше уртак омтылышлар табарга һәм уртак максатларга ирешү өчен бергәләп көч куярга өйрәнә. Никах — ул җиңел генә өзәргә мөмкин булган вакытлы килешү түгел, ә гомерлек союз. Әйе, күп илләрдә аерылышу җиңел, әмма мәсихчеләр карашыннан чыгып караганда, никах бәйләнешләре изге. Бу бәйләнешләр бик җитди сәбәп булганда гына өзелә (Маттай 19:9).

2. а) Ирле-хатынлылар нинди ярдәм белән файдалана ала? б) Ни өчен никахны нык итәргә тырышу мөһим?

2 Никах сораулары буенча бер консультант болай дигән: «Уңышлы никахта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр алар үзләре өчен яңа сорауларны хәл иткән саен, килеп чыккан авырлыкларны җиңгән саен, тормышның төрле чорында үзләре файдалана алган нәрсәләрне кулланган саен бертуктаусыз ныгый бара». Мәсихчеләр файдалана алган нәрсәләр — Изге Язмаларга нигезләнгән акыллы киңәш, имандашлар ярдәме һәм дога аша Йәһвә белән якын мөнәсәбәт. Әгәр никах бәйләнешләре нык икән, никах таркалмый һәм еллар дәвамында ир белән хатынга бәхет һәм канәгатьлек китереп тора. Тагы да мөһимрәге, ул никахка Нигез Салучыга, Йәһвә Аллага, дан китерә (Яратылыш 2:18, 21—24; 1 Көринтлеләргә 10:31; Эфеслеләргә 3:15; 1 Тессалуникәлеләргә 5:17).

Мәсихкә һәм аның җыелышына иярегез

3. а) Паулның никахтагы мәсихчеләргә биргән киңәшенең асылы нинди? б) Гайсә нинди үрнәк күрсәткән?

3 Ике мең ел элек рәсүл Паул никахтагы мәсихчеләргә менә мондый акыллы киңәш биргән: «Бердәмлек [җыелыш] Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар. Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз» (Эфеслеләргә 5:24, 25). Нинди искиткеч чагыштыру! Ирләренә басынкылык белән буйсынучы мәсихче хатыннар башчылык принцибын тануда һәм аны үтәүдә җыелышка иярә. Ә хатыннарын шатлыкта да, кайгы-хәсрәттә дә яратуларын дәвам иткән иман итүче ирләр Мәсихнең үрнәгенә иярәләр, ә Мәсих җыелышны ярата һәм аның турында кайгырта.

4. Ирләр ничек Гайсә үрнәгенә иярә ала?

4 Ир — гаилә башлыгы, ләкин аның өстеннән дә баш бар, ул — Гайсә (1 Көринтлеләргә 11:3). Гайсә җыелыш турында кайгырткан кебек, ирләр дә, хәтта авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, үз гаиләләренең рухи һәм физик ихтыяҗлары хакында назлы итеп кайгырталар. Алар өчен гаилә иминлеге үзләренең теләкләренә һәм яхшырак дип исәпләгән нәрсәләренә караганда мөһимрәк. Гайсә: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дип өйрәткән (Маттай 7:12). Бу принципны аеруча гаиләдә куллану мөһим. Паул моны шундый сүзләр белән күрсәткән: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. ...Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта» (Эфеслеләргә 5:28, 29). Ир кеше, үзен нинди ярату белән «тукландыра һәм... кайгырта», хатынын да шундый ук ярату белән «тукландырырга һәм... кайгыртырга» тиеш.

5. Хатыннар нәрсәдә мәсихче җыелышына иярә ала?

5 Алладан куркып яшәүче хатыннар өчен мәсихче җыелыш үрнәк булып тора. Гайсә җирдә булганда, аның шәкертләре үзләренең элекке шөгыльләреннән әзерлек белән баш тартканнар һәм аның артыннан ияргәннәр. Алар, Гайсә үлгәннән соң да, аңа буйсынуларын дәвам иткән, һәм менә инде якынча 2000 ел дәвамында чын мәсихчеләр җыелышы һаман да Мәсихкә буйсына һәм бар нәрсәдә аның җитәкчелеге буенча эш итә. Шулай ук мәсихче хатыннар да ирләрен хөрмәт итә һәм никахтагы башчылык турындагы Изге Язмалар принцибының әһәмиятен киметергә тырышмый. Алар ирләренә ярдәм итә һәм аларга буйсына, алар белән хезмәттәшлек итә һәм аларны дәртләндерә. Әгәр ир дә, хатын да бер-берсенә яратуларын шулай итеп күрсәтсә, гаилә тормышы аларның икесенә дә шатлык китерә.

Моннан ары да «аларны хөрмәт итегез»

6. Петер ирләргә нинди киңәш биргән, һәм ни өчен ул мөһим?

6 Рәсүл Петернең сүзләрендә дә ирле-хатынлылар өчен киңәш бар. Ирләргә ул хатыннары турында ачык киңәш биргән: «Сезнең... хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас» (1 Петер 3:7). Бу шигырьнең соңгы сүзләреннән Петернең киңәше җитди икәне күренә. Әгәр ир хатынын хөрмәт итми икән, бу аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итәчәк. Йәһвә аның догаларын ишетмәячәк.

7. Ирләр хатыннарын ничек хөрмәт итә ала?

7 Ә ирләр хатыннарын ничек хөрмәт итә ала? Хатынга хөрмәт күрсәтү аның белән назлы мөгамәлә итү һәм аның дәрәҗәсен хөрмәтләү дигәнне аңлата. Күпләргә хатын белән ягымлы мөгамәлә итү турындагы фикер, бәлки, яңа булып күренгәндер. Бер Изге Язмалар белгече болай дип яза: «Рим законнары буенча хатын-кызның хокуклары булмаган. Юридик яктан аның хокуклары баланыкы кебек булган. [...] Ул тулысынча иренә буйсынган, һәм ире аның белән үз ихтыяры буенча эш иткән». Бу мәсихчеләр җыелышында өйрәткәннәрдән никадәр нык аерылып торган! Мәсихче-ир хатынын хөрмәт иткән. Ул аның белән үз теләге буенча түгел, ә мәсихче принципларга таянып мөгамәлә иткән. Ул аңа «белеме» буенча, аның «көчсезрәк» икәнен исәпкә алып, игътибарлы булган.

«Көчсезрәк» дигән сүз нәрсә аңлата?

8, 9. Ир кеше белән хатын-кыз нинди яклардан бер-берсенә тиң?

8 Хатын-кыз «көчсезрәк» дип әйткәндә, Петер аның ир кешедән акыл ягыннан яки рухи яктан көчсезрәк булуын күздә тотмаган. Әлбәттә, җыелыштагы кайбер йөкләмәләрне тик ир кешеләр генә башкара, һәм гаиләдә хатыннар ирләренә буйсына (1 Көринтлеләргә 14:35; 1 Тимутегә 2:12). Моңа карамастан ир кешеләр дә, хатын-кызлар да бер үк дәрәҗәдә иман, чыдамлык күрсәтергә һәм югары әхлак нормалары буенча яшәргә тиеш. Моннан тыш, Петернең сүзләре буенча, ир дә, хатын да «Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар». Котылуга килгәндә, Йәһвә Алла ир кешеләрне һәм хатын-кызларны аермый (Гәләтиялеләргә 3:28). Үзенең хатында Петер беренче гасырда яшәгән майланган мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткән. Димәк, аның сүзләре мәсихче-ирләргә аларның да, хатыннарының да Мәсихнең варисташлары буларак бертөрле күк өметенә ия булуларын хәтерләренә төшергән (Римлыларга 8:17). Бервакыт аларның барысы да Алланың күктәге Патшалыгында патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәчәк! (Ачылыш 5:10).

9 Майланган мәсихче-хатыннар, әлбәттә, майланган мәсихче-ирләренә караганда түбәнрәк түгел. Асылда, җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр турында да шуны ук әйтеп була. «Бихисап күп кеше» санына кергән ир кешеләр дә, хатын-кызлар да «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар». Ирләр дә, хатын-кызлар да бөтен дөнья буенча «көне-төне» Алланы мактыйлар (Ачылыш 7:9, 10, 14, 15). Ирләр дә, хатын-кызлар да шатлык белән «Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак» һәм «чын тормыш» белән ләззәтләнәчәк вакытны көтәләр (Римлыларга 8:21; 1 Тимутегә 6:19). Барлык мәсихчеләр дә — майланганнар төркеменнәнме алар яки «башка сарыклардан»мы — Йәһвәгә «бер көтүчеле» «бер көтү» булып хезмәт итә (Яхъя 10:16). Чыннан да, мәсихче гаиләдәге ирләр белән хатыннарның бер-берсенә хөрмәт күрсәтергә мөһим сәбәбе бар!

10. Хатын-кыз нинди мәгънәдә «көчсезрәк»?

10 Алайса хатын-кыз нинди мәгънәдә «көчсезрәк»? Бәлки, Петер хатын-кызларның, гадәттә, ирләргә караганда бәләкәйрәк һәм физик яктан көчсезрәк икәнен күздә тоткандыр. Өстәвенә, камил булмау аркасында балалар тудырырга искиткеч сәләт аларның саулыгына тәэсир итә. Бала тудыра торган яшьтәге хатын-кызлар билгеле бер вакытларда хәлсезлек сизәргә мөмкин. Андый вакытта, шулай ук авырлы чакта һәм бала тапканда алар аерым кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әгәр ир хатынына ярдәм кирәклеген аңлап, аңа хөрмәт күрсәтә икән, андый гаилә күпкә бәхетлерәк булачак.

Төрле дин тоткан гаиләдә

11. Ир белән хатын төрле дин тотса, гаилә нык була аламы?

11 Никахтагы ир белән хатынның берсе мәсихче хакыйкатьне кабул итеп, икенчесе кабул итмәсә, һәм хәзер алар төрле дини карашта булсалар, нәрсә эшләргә? Андый гаилә нык була аламы? Әйе, моны күп гаиләләрнең тәҗрибәсеннән күреп була. Ир белән хатын төрле дин тотса да, аларның никахы нык булырга һәм икесенә дә бәхет китерергә мөмкин. Моннан тыш, Йәһвә каршында алар һаман да ир белән хатын — «бер тән» булып тора. Шуңа күрә мәсихчеләргә, хакыйкатьне кабул итмәгән тормыш иптәше риза булса, аның белән калырга киңәш ителә. Әгәр балалары булса, аларга әтисенең яки әнисенең мәсихче иманы фатиха китерәчәк (1 Көринтлеләргә 7:12—14).

12, 13. Петернең киңәшен тотып, мәсихче-хатыннар ничек хакыйкатьне кабул итмәгән ирләренә ярдәм итә ала?

12 Төрле дин тоткан гаиләдә яшәүче мәсихче-хатыннарга Петер яхшы киңәш биргән. Асылда, аның киңәше хакыйкатьне кабул итмәгән хатыннары булган мәсихче-ирләргә дә файдалы. Ул болай дип язган: «Хатыннар, сез... ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Петер 3:1, 2).

13 Әгәр хатын әдәпле итеп иренә үзенең карашларын аңлатып бирә ала икән, бу бик әйбәт. Ә ире аны тыңларга теләмәсә? Тыңларгамы, тыңламаскамы — ул үзе сайлый. Әмма әле өмет бар, чөнки мәсихче-хатынның тәртибе сүзләргә караганда ныграк тәэсир итә ала. Башта хатыннарының иманы белән кызыксынмаган һәм хәтта каршылык күрсәткән күп ирләр, хатыннарының яхшы тәртибен күреп, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кеше булып киткәннәр (Рәсүлләр 13:48). Ир мәсихче хакыйкатьне кабул итмәсә дә, хатынының тәртибе аңа яхшы тәэсир итәргә мөмкин, һәм нәтиҗәдә никах ныграк булып китә. Бер ир кешенең хатыны Йәһвә Шаһите, һәм бу ир беркайчан да Шаһитләрнең югары әхлак нормалары буенча яши алмаячагын таныган. Шулай да бер газетның редакциясенә язган хатында ул үзен «сокландыргыч хатынның бәхетле ире» дип атаган һәм чын күңелдән хатынын һәм аның имандашларын мактаган.

14. Ирләр ничек хакыйкатьне кабул итмәгән хатыннарына ярдәм итә ала?

14 Мәсихче-ирләр дә, Петернең киңәшен кулланып, үзләренең тәртибе белән хатыннарын «Аллаһы янына алып килә». Хакыйкатьне кабул итмәгән хатыннар ирләренең җаваплырак булып китүен, моннан ары тәмәкегә, исерткеч эчемлекләргә, комарлы уеннарга акча сарыф итмәвен һәм сүгенү сүзләре кулланмавын күрәләр. Бу хатыннарның кайберләре мәсихче җыелышның башка әгъзалары белән танышалар. Яратучан мәсихче кардәшлек аларда тирән тәэсир калдыра, һәм җыелышта күргәннәре аларны Йәһвәгә җәлеп итә (Яхъя 13:34, 35).

«Чын йөрәктән чыккан... эчке матурлык»

15, 16. Ирен «Аллаһы янына алып килер» өчен, мәсихче хатынга үзен ничек тотарга кирәк?

15 Ирләрен «Аллаһы янына алып килер» өчен, мәсихче-хатыннарга үзләрен ничек тотарга кирәк? Мәсихче-хатыннарга тиеш булганча. Петер болай дип әйтә: «Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык түгел, ә чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч рухның мәңге сулмас эчке матурлыгы булсын. Аллаһы каршында менә шул бик кыйммәтле. Элекке заманда Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар. Мәсәлән, Сара да, Ибраһимны әфәндем дип атап, аңа күндәм булган; сез дә, игелек кылсагыз һәм һичнәрсәдән курыкмасагыз, Сара кызлары булырсыз» (1 Петер 3:3—6).

16 Петер мәсихче хатын-кызга тышкы кыяфәткә зур әһәмият бирмәскә киңәш итә. Моның урынына ире Изге Язмалар тәгълиматлары хатынының эчке асылына тәэсир итә икәнен күрсен. «Яңа кешене» күрсен. Шулчак ул, бәлки, аның «элекке кешедән» никадәр аерылып торуын сизәр (Эфеслеләргә 4:22—24). Ул, һичшиксез, хатынының «басынкы һәм тыныч рухын» күңелгә ятышлы һәм сөйкемле дип табачак. Моннан тыш, андый рух «Аллаһы каршында... бик кыйммәтле» (Көлессәйлеләргә 3:12).

17. Сара мәсихче-хатыннарга кайсы яктан яхшы үрнәк бирә?

17 Хатын-кызлар өчен Сара үрнәк була ала, һәм мәсихче хатыннарга, ирләре хакыйкатьне кабул иткәнме яки юкмы икәненә карамастан, аңа охшарга тырышырга кирәк. Сара Ибраһимның башчылыгын һичшиксез таныган. Хәтта күңеленнән дә ул аны «хуҗам-әфәндем» дип атаган (Яратылыш 18:12). Бу берничек тә аның абруен төшермәгән. Ул рухи яктан көчле хатын булган, һәм аның үзенең Йәһвәгә нык иманы булган. Ул «шулкадәр күп» шаһитләр санына керә, һәм аның иман үрнәге безне «үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтәргә» дәртләндерергә тиеш (Еврейләргә 11:11; 12:1). Шулай итеп, Сарадан үрнәк алу мәсихче-хатынны кимсетми.

18. Төрле дин тоткан гаиләдә нинди принципларны кулланырга кирәк?

18 Төрле дин тоткан гаиләдә ир баш булып кала. Әгәр ул мәсихче икән, хакыйкатьне кабул итмәгән хатынының карашларын хөрмәт итәчәк, ләкин үз иманына карата компромисска бармаячак. Әгәр хатын хакыйкатьтә икән, ул да үз карашларына хыянәт итмәячәк (Рәсүлләр 5:29). Шул ук вакытта ул иренең башчылыгына каршы килмәячәк. Ул аңа хөрмәт күрсәтеп, «үзен иренә бәйләп торучы канун» астында калачак (Римлыларга 7:2).

Изге Язмалардагы акыллы җитәкчелек

19. Ни өчен никахны нык килеш саклау җиңел түгел, әмма шуңа карамастан моны эшләргә нәрсә ярдәм итәчәк?

19 Бүгенге дөньяда никахны нык килеш саклау җиңел түгел. Кайбер ир кешеләр үзләренең гаиләдәге йөкләмәләрен үтәмиләр. Кайбер хатын-кызлар ирләренең башчылыгын танудан баш тарталар. Күп кешеләр гаиләдә тупас мөгамәләгә дучар була. Мәсихчеләрнең тугрылыгы икътисадый кыенлыклар, кешенең камил булмавы һәм дөнья рухы, шул исәптән аның әхлаксызлыгы вә кыйммәтле нәрсәләре аша сыналырга мөмкин. Моңа карамастан һәртөрле шартларда Изге Язмалар принципларын тотуын дәвам иткән мәсихче ирләр һәм хатын-кызлар Йәһвә фатихасын алалар. Изге Язмалар принципларын ир белән хатынның берсе генә кулланса да, гаилә инде бәхетлерәк булачак. Иң мөһиме, Йәһвә хәтта авыр шартларда да никах антына тугры булып калган хезмәтчеләрен ярата һәм аларга ярдәм итә. Ул аларның тугрылыгын онытмый (Мәдхия 30:24; Еврейләргә 6:10; 1 Петер 3:12).

20. Петер барлык мәсихчеләрне нәрсәгә өндәгән?

20 Никахтагы мәсихчеләргә киңәш биргәннән соң, рәсүл Петер чын күңелдән барысын да болай дип өнди: «Ниһаять, һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз. Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чөнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз» (1 Петер 3:8, 9). Чыннан да, бу барысы өчен дә, бигрәк тә ирле-хатынлылар өчен акыллы киңәш!

Хәтерлисезме?

• Мәсихче-ирләр нәрсәдә Гайсәгә иярә?

• Мәсихче-хатыннар нәрсәдә җыелышка иярә?

• Ирләр ничек хатыннарына хөрмәт күрсәтә ала?

• Хакыйкатьне кабул итмәгән ире булган мәсихче-хатынга үзен ничек тоту иң яхшысы?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Мәсихче-ир хатынын ярата һәм аның турында кайгырта.

Мәсихче-хатын ирен хөрмәт итә.

[25 биттәге иллюстрация]

Рим кануннарыннан аермалы буларак, мәсихче тәгълиматлар буенча ирдән хатынына хөрмәт күрсәтү таләп ителгән.

[26 биттәге иллюстрация]

«Бихисап күп кешедән» булган ирләр дә, хатын-кызлар да Оҗмахтагы мәңгелек тормышны көтә.

[28 биттәге иллюстрация]

Сара Ибраһимны үзенең әфәндесе дип исәпләгән.