Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче булуың белән горурлан!

Мәсихче булуың белән горурлан!

Мәсихче булуың белән горурлан!

«Мактанучы кеше Раббы белән мактансын» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 1:31).

1. Кешеләрнең үз диннәренә карата карашлары турында нәрсә әйтеп була?

«ВАЕМСЫЗЛЫК». Шундый сүз белән диннәр турында хәбәр итүче бер комментатор күп кешеләрнең үз диннәренә карата мөнәсәбәтен сурәтләгән. Безнең көннәрдә күбрәк игътибарга диннең берәр агымы түгел, ә иман итүчеләрнең яңа карашы лаек дип билгели ул. Бу караш — «үз диннәрен тирәнрәк аңларга теләмәү». Шул комментатор күп кешеләр «Аллага ышана... әмма аның үзенә карата ваемсыз кала» дип таный.

2. а) Ни өчен безне кешеләрнең дингә карата ваемсызлыгы гаҗәпләндерми? б) Ни өчен ваемсызлык чын мәсихчеләр өчен куркыныч булып тора?

2 Мондый ваемсызлык Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрне гаҗәпләндерми (Лүк 18:8). Бу хәл булырга тиеш тә иде. Ялган дин шулхәтле озак вакыт дәвамында кешеләрне алдаткан һәм аларның өметләрен өзгән (Ачылыш 17:15, 16). Әмма бар җиргә үтеп керә торган андый ваемсызлык рухы чын мәсихчеләр өчен куркыныч. Үз иманыбызга ваемсыз булып китсәк, Аллага хезмәт итүебезгә ашкынуны, Изге Язмалар хакыйкатенә кызыксынуыбызны югалтсак, без аяныч хәлгә эләгәбез. Гайсә Лаудикея шәһәрендә яшәүче беренче гасыр мәсихчеләрен мондый рухи сүлпәнлектән кисәткән: «Син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы!.. Әмма син... җылымса гына» (Ачылыш 3:15—18).

Кем икәнебезне истә тотабыз

3. Мәсихчеләр нәрсә белән горурлана ала?

3 Мәсихчеләргә, рухи ваемсызлык белән көрәшер өчен, үзләренең кем икәнен төгәл аңларга кирәк, шулай ук үзләрен башкалардан шундый нык аерып торган иманнары белән горурланырга кирәк. Изге Язмаларда Йәһвәнең хезмәтчеләре һәм Мәсихнең шәкертләре, ягъни безнең кем икәнлегебез әйтелә. «Яхшы хәбәрне» башкаларга тырышып таратканга, без — Йәһвәнең «шаһитләре», «Аллаһының хезмәттәшләре» (Ишагыйя 43:10; 1 Көринтлеләргә 3:9; Маттай 24:14). Без «бер-беребезне ярата» торган халык (Яхъя 13:34). Чын мәсихчеләр — «тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгән» кешеләр (Еврейләргә 5:14). Без «күктәге йолдызлар кебек җемелдибез», ягъни дөньядагы яктырткычлар кебек балкып торабыз (Филиппуйлыларга 2:16). Һәм без халыклар «арасында үзебезне әдәпле тотарга» тырышабыз (1 Петер 2:12; 2 Петер 3:11, 14).

4. Йәһвә хезмәтчесенә үзенең кем түгел икәнен ничек билгеләргә?

4 Йәһвә хезмәтчеләре шулай ук үзләренең кем түгел икәнен беләләр. Үзләренең Башлыгы, Гайсә Мәсих дөньядан булмаган кебек, алар да «дөньядан түгел» (Яхъя 17:16). «Акыллары чуалган һәм... Аллаһы бирә торган тормыштан аерылган» «мәҗүсиләрдән» Йәһвә хезмәтчеләре аерып куелган (Эфеслеләргә 4:17, 18). Шуңа күрә Гайсә шәкертләре «алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып... бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшиләр» (Титуска 2:12).

5. «Раббы белән мактаныгыз» дигән үгет нәрсәне аңлата?

5 Без үзебезнең кем икәнебезне яхшы аңлыйбыз һәм безнең Галәмнең Хакиме белән якын мөнәсәбәтләребез бар, шуңа күрә без «Раббы белән мактанабыз» (1 Көринтлеләргә 1:31). «Мактанабыз» дигән сүз нәрсәне аңлата соң? Без, чын мәсихчеләр буларак, Йәһвә — безнең Аллабыз булуына бәхетле. Без мондый үгет буенча эш итәбез: «Мактанучы, мине [Алланы] аңлаганга һәм белгәнгә, мин — җирдә яратучы игелек, гаделлек һәм тәкъвалыкны эшләүче Ходай булганга, шуның белән мактансын» (Иремия 9:24). Без Алланы беләбез, һәм ул безне башкаларга ярдәм итәр өчен куллана, һәм без бу өстенлекләребез белән «мактанабыз».

Җиңел түгел

6. Ни өчен иманда нык булып калу кайвакыт авыр?

6 Шунсын әйтергә кирәк: иманда нык булып калу һәрвакытта да җиңел түгел. Мәсихчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән бер яшь кеше берникадәр вакыт рухи яктан көчсез булып яшәгәнен таныган: «Ни өчен мин Йәһвә Шаһите булдым? Кайвакыт мин бу сорауга җавап бирә алмый идем. Хакыйкать белән мине бәләкәй чактан ук таныштырдылар. Миңа динем башка диннәрдән бернәрсә белән дә аерылып тормый кебек күренә иде». Башка мәсихчеләр күңел ачулар, масса-күләм мәгълүмат чаралары һәм бүгенге Алла хупламый торган тормыш карашларының тәэсиренә бирелгәннәр (Эфеслеләргә 2:2, 3). Кайвакыт мәсихчеләрнең берәрсе үз-үзенә ышанычын югалта һәм үз алдына куелган максатларын кабат тикшереп карап чыга, һәм нәтиҗәдә, ул мөһим дип санаган нәрсә әһәмиятлеген югалта, ә мөһим дип саналмаган аның өчен беренче урынга баса.

7. а) Алла хезмәтчеләре өчен үз-үзеңне тикшереп чыгуның кайсы төре яраклы? б) Кайсы яктан куркыныч бар?

7 Мондый үз-үзеңне тикшереп чыгулар зыянлы дип әйтеп буламы? Юк. Рәсүл Паул әйткәнне искә төшерик. Ул мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «„Иман белән яшибез микән?“ — дип үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез» (2 Көринтлеләргә 13:5). Үзеңдә булган берәр рухи көчсезлекне, аны төзәтер өчен, акыллылык һәм дөрес караш белән ачыкларга тырыш дип дәртләндергән безне рәсүл Паул. Үзен «иман белән яшимме» дип тикшергән мәсихче шуны ачыкларга тиеш: аның эшләре һәм сүзләре мәсихче булуы белән туры киләме. Әмма үз-үзеңне тикшереп чыгу дөрес булмаган якка да китәргә мөмкин: ул безне, Йәһвә һәм җыелыш белән мөнәсәбәтләребезне читтә калдырып, үз сорауларыбызга җавапны табарга яки «үзеңне эзләргә» этәргә мөмкин. Мондый тикшерү файдасыз, хәтта рухи яктан үлемгә дә китерергә мөмкин *. «Иманыбызда һәлакәткә дучар» булмас өчен сак булыйк! (1 Тимутегә 1:19).

Мәсихчеләрдә дә шикләр туа

8, 9. а) Ничек Муса үз көченә ышанмаганын күрсәткән? б) Йәһвә Мусаның шикләнүләренә нинди җавап биргән? в) Алланың ярдәм бирәчәге турындагы вәгъдәләрен укыганда, сез нәрсә хис итәсез?

8 Мәсихче вакыт-вакыт үз-үзенә ышанычын югалтса, бу ул бернәрсәгә дә яраксыз дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк! Мондый хисләрне Алланың үткәндә яшәгән хезмәтчеләре дә кичергән. Шуңа күрә бу мәсихчегә борчыласы юк. Муса мисалын искә төшерик. Ул гаҗәеп иманлы, ашкынучан һәм тугры кеше булган, ләкин аңа үти алмаслык кебек күренгән йөкләмә бирелгәч, Муса: «Кем мин?» — дип шикләнеп сораган (Чыгыш 3:11). Аның, күрәсең: «Мин бит кечкенә кеше! Мин бит булдыра алмыйм!» — дип әйтәсе килгәндер. Муса тормышын, аның коллыкта яшәгән халыктан булганын искә төшерсәк, ни өчен ул үзен шулай тоткан икәнен аңларбыз. Исраиллеләр аны кире какканнар. Ул яхшы сөйли дә алмаган (Чыгыш 1:13, 14; 2:11—14; 4:10). Өстәвенә ул көтүче булган, ә бу һөнәргә мисырлылар җирәнеп караган (Яратылыш 46:34). Шуңа күрә Мусага үзен Алланың коллыкта яшәгән халкын азат итүче итеп күз алдына китерү дә авыр булган — моңа гаҗәпләнәсе дә юк!

9 Муса үзен ышанычлырак хис итсен өчен, Йәһвә аңа ике куәтле вәгъдә биргән: «Мин синең белән булачакмын һәм сине үзем җибәргәнемә менә сиңа галәмәт: син халыкны Мисырдан чыгарганнан соң, синең халкың бу тауда чын Аллага хезмәт күрсәтәчәк» (Чыгыш 3:12). Йәһвә үзенең икеләнүче хезмәтчесен аны калдырмаячак һәм үз халкын һичшиксез азат итәчәк дип ышандырган. Алла таянычын бирәчәге турында моңа охшаш вәгъдәләрне вакытның һәрбер чорында биреп торган. Мәсәлән, Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан Алла Исраил халкына Муса аша болай дигән: «Кыю һәм нык булыгыз... Ходай Аллаң үзе синең белән барачак. Ул синнән китмәячәк һәм сине ташламаячак» (Икенчезаконлык 31:6). Йәһвә шулай ук Ешуаны да ныгыткан: «Гомереңнең бар көннәрендә дә синең алда җиңелмичә беркем дә калмаячак... Мин синең белән булачакмын: мин синнән китмәячәкмен һәм сине ташламаячакмын» (Ешуа 1:5). Алла мәсихчеләргә дә: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам»,— дип вәгъдә бирә (Еврейләргә 13:5). Мондый көчле ярдәмебез булганга, без мәсихчеләр булуыбыз белән горурланырга тиешбез!

10, 11. Йәһвәгә хезмәт итүне кадерли башларга левиле Асафка нәрсә ярдәм иткән?

10 Бер тапкыр Асаф — Мусадан биш гасыр соңрак яшәгән тугры левиле — тәкъва юл белән баруның файдасы бар микән дип шикләнгән. Ул, сынаулар һәм эзәрлекләүләр кичереп Аллага хезмәт иткән вакытта, Алладан көлеп яшәгән кешеләрнең югарыга күтәрелеп, муллыкта һәм иминлектә яшәүләренә игътибар иткән. Бу аңа ничек тәэсир иткән? «Ә минем аякларым аздан гына авышмадылар, табаннарым да аздан гына таймый калдылар,— дип яза Асаф.— Канунсызланучылар, гөнаһлылар тыныч торганны күреп, мин алардан көнләштем шул». Ул Йәһвәгә хезмәт итүдән файда бар микән дип шикләнә башлаган. «Мин йөрәгемне юкка гына сафландырмадыммы икән, һәм кулларымны да гаепсезләр белән юкка юмадыммы икән? Көн дә үземне яралатып, һәр иртә саен бушка әрләтмәдемме икән?» — дип уйланган Асаф (Мәдхия 72:2, 3, 13, 14).

11 Асаф бу каты борчылуларын ничек җиңгән? Ул моның турында уйламаска тырышканмы? Юк, ул алай эшләмәгән. 72 нче мәдхиядә язылганча, ул бу борчылуларын Аллага догада сөйләп биргән. Ә Алланың гыйбадәтханәсенә килеп-китү аның карашларын кискен үзгәрткән. Анда ул шуны аңлаган: Аллага хезмәт итү — бу тормыш итү юлларының иң яхшысы булып кала. Асаф, шикләре таралып рухи яктан кабат ныгыгач, Йәһвәнең явызлыкны нәфрәт иткәнен һәм явызларның тиешле вакытта үз җәзаларын алачагын аңлаган (Мәдхия 72:17—19). Йәһвә хезмәтчесе булу — бу зур өстенлек икәненә Асаф кабат инанган. Ул Аллага: «Мин һәрвакыт Синең белән; Син мине уң кулымнан тотып торасың. Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең, һәм соңыннан олылап кабул итәрсең»,— дигән (Мәдхия 72:23, 24). Аллага хезмәт итү Асафка кабат шатлык һәм бәхет китерә башлаган (Мәдхия 33:3).

Үзләренең кем икәнен алар яхшы аңлаганнар

12, 13. Алла белән мөнәсәбәтләренә горурланып яшәгән кешеләрнең мисалларын китерегез.

12 Изге Язмаларда иң авыр шартларда да Алла белән үз мөнәсәбәтләрен кадерләп, аңа тугры хезмәт иткән кешеләрнең мисаллары китерелә. Бу мисалларны карап чыгу һәм андый хезмәтчеләрнең үрнәген тоту мәсихчеләр юлында нык торырга ярдәм итә. Башта Ягъкуб улы Йосыф мисалын карап чыгыйк. Яшь чагында аны мәкерле рәвештә коллыкка саталар, һәм ул Мисырга эләгә. Шулай итеп ул Алладан куркып яшәгән әтисеннән һәм таяныч биреп торган җылы туган йортыннан ерак илдә яши башлый. Монда аңа Алла акыллылыгына нигезләнгән киңәшне бирүче инде беркем дә булмаган. Ул шулай ук төрле катлаулы хәлләргә эләккән, һәм алар аның әхлакый принципларда нык торуын һәм Аллага ышануының тирәнлеген сынаганнар. Шулай да ул Алла хезмәтчесе булуын онытмаган һәм һәрвакыт вөҗданы буенча эш иткән. Хәтта үзләрен дошманнарча тоткан кешеләр арасында да ул Йәһвә хезмәтчесе булуы белән горурланган һәм үз ышанулары турында сөйләргә курыкмаган (Яратылыш 39:7—10).

13 Ә сигез гасыр узганнан соң, Исраилдәге бер кыз әсирлеккә эләгеп, Сурия гаскәрләренең бер башлыгы — Нагаман колы була. Бу кыз да үзенең Йәһвә хезмәтчесе булуын онытмаган. Мөмкинлек тугач, ул Йәһвә турында кыюлык белән шаһитлек биргән һәм аның пәйгамбәре Элиша турында сөйләгән (4 Патшалык 5:1—19). Яшь патша Йошия бозык кешеләр арасында яшәсә дә, зур дини үзгәрешләр ясый башлый, Алла гыйбадәтханәсен төзекләндерә һәм халыкны кабат Йәһвә ягына бора. Ул чын Аллага иман итүе белән горурланып яшәгән (2 Паралипоменон, 34 нче, 35 нче бүлекләр). Данил һәм аның өч дусты Бабыл шәһәрендә булганда, үзләренең Йәһвә хезмәтчеләре булуын беркайчан да онытмаганнар һәм, янаулар белән вәсвәсәләргә карамастан, сафлыкларын саклаганнар. Һичшиксез, алар Йәһвә хезмәтчеләре булулары белән горурланган (Данил 1:8—20).

Мәсихче булуың белән горурлан

14, 15. Ничек без «Раббы белән мактана» алабыз?

14 Алдагы абзацларда әйтелгән Алла хезмәтчеләре кем булуларын онытмаганнар һәм Алла белән мөнәсәбәтләрен кадерләгәннәр, шуңа алар уңышлы булганнар. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Ничек без «Раббы белән мактана» алабыз?

15 Башлыча безгә бик рәхмәтле булырга кирәк, чөнки без Йәһвә исемен йөрткән халыкның санына керәбез, һәм бездә Алланың фатихасы һәм хуплавы бар. Алла үзенекеләрен төгәл белә. Дини карашларда буталчык булган елларда яшәгән рәсүл Паул: «Раббы Үзенекеләрен белә»,— дип язган (2 Тимутегә 2:19; Саннар 16:5). Йәһвә «Үзенекеләре» белән горурлана. «Сезгә кагылган [минем] күз карасына кагыла»,— дип әйтә ул (Зәкәрия 2:8). Алла безне ярата — бу ачык күренеп тора. Аның белән мөнәсәбәтләребез дә тирән яратуга нигезләнергә тиеш. «Аллаһыны яратучы исә Аның тарафыннан таныла»,— дип язган Паул (1 Көринтлеләргә 8:3).

16, 17. Яшь һәм олы яшьтәге мәсихчеләр рухи мираслары белән ни өчен горурлана ала?

16 Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә тәрбияләнгән яшьләргә шуны тикшереп чыгарга кирәк: алар, Алла белән шәхси мөнәсәбәтләрен үстереп, мәсихчеләр юлында нык торыр өчен үзләре көч куялармы. Бу яшьләр әти-әниләренең иманына гына ышанып яши алмый. Паул Алланың һәрбер хезмәтчесе турында: «Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла»,— дип язган. Шулай итеп, Паул билгеләгәнчә, «безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Римлыларга 14:4, 12). Әти-әнисе Йәһвәгә хезмәт иткәнгә генә күрә, Аллага хезмәтен «җылы» гына алып баручы кеше Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрен озак саклый алмаячак.

17 Кешелек тарихының һәрбер чорында Йәһвәнең үз шаһитләре булган. Алар санына 6 мең ел элек яшәгән тугры Һабилдан башлап, бүгенге «бихисап күп» Шаһитләрне кертеп була. Киләчәктә алар санына Йәһвәнең тагын бик күп хезмәтчесе кушылып мәңге яшәячәк (Ачылыш 7:9; Еврейләргә 11:4). Без дә бу тугры хезмәтчеләрнең санына керәбез. Безнең чыннан да искиткеч рухи мирасыбыз бар!

18. Без кадерләгән нәрсәләр һәм тоткан нормаларыбыз безне бу дөньядан ничек итеп аерып тора?

18 Без, мәсихчеләр, шулай ук, билгеле сыйфатлар, нормалар белән аерылып торабыз, безнең шулай ук мәсихчеләр кадерли торган нәрсәләребез бар. Изге Язмаларда Алла хуплаган бердәнбер бу тормыш рәвеше «юл» дип атала (Рәсүлләр 9:2; Эфеслеләргә 4:22—24). Мәсихчеләр «бар нәрсәне сынап карыйлар» һәм «яхшылыкка нык тотынып» торалар! (1 Тессалуникәлеләргә 5:21). Чын мәсихчеләр белән Алладан читләшкән бу дөнья арасында нинди зур аерма бар икәнен без яхшы аңлыйбыз. Йәһвә чын һәм ялган гыйбадәт кылуны ачык итеп аерып куя. Малахий пәйгамбәре аша ул болай дип әйткән: «Шул чакта гадел белән бозыкның, Алла хезмәтчесе белән аңа хезмәт итмәгәннең аермасын күрерсез» (Малахий 3:18).

19. Чын мәсихчеләрнең үз иманнарына карашлары һәрвакыт нинди булачак?

19 Без яшәгән дөньяда тәртипсезлек хөкем сөрә, шуңа күрә «Раббы белән мактану» һәм мәсихчеләр икәнебезне һәрвакыт истә тоту бик мөһим. Безгә бу яктан нәрсә ярдәм итә ала? Файдалы киңәшләрне чираттагы мәкаләдән алырбыз. Без шикләнмичә шуңа ышана алабыз: чын мәсихчеләр үз иманнарына беркайчан да ваемсыз булмаячак.

[Искәрмә]

^ 7 абз. Монда сүз рухи эзләнүләр турында гына бара. Кайвакыт эзләнүләр психика бозылуы белән бәйле. Бу очракта табиблар ярдәме кирәк.

Хәтерлисезме?

• «Раббы белән мактану» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

• Муса белән Асаф мисалы сезне нәрсәгә өйрәтте?

• Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең кайсылары Аллага хезмәт итүләре белән горурланган?

• Ничек без «Раббы белән мактана» алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Мусаның да үзендә шикләнгән вакыты булган.

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Борынгы заманда яшәгән Йәһвә хезмәтчеләре Алла белән булган мөнәсәбәтләренә горурланганнар.