Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче икәнеңне һәрвакыт исеңдә тот

Мәсихче икәнеңне һәрвакыт исеңдә тот

Мәсихче икәнеңне һәрвакыт исеңдә тот

«„Сез минем шаһитләрем“,— дип әйтә Ходай» (ИШАГЫЙЯ 43:10).

1. Йәһвә үзенә нинди кешеләрне җәлеп итә?

ПАТШАЛЫК ЗАЛЫНА килгәч, тирә якка күз сал. Кемне күрәсең? Бәлки, эчкерсез яшь кешеләрнедер? Алар Изге Язманы игътибар белән өйрәнеп, андагы акыллылыкны үзләштерәләр (Мәдхия 148:12, 13). Ә, бәлки, син гаилә башлыкларына игътибар иткәнсеңдер? Алар гаилә нигезләрен санга сукмый торган дөньяда яшәсәләр дә, Аллага яраклы булырга тырышалар. Шулай ук син олы яшьтәге кадерле мәсихчеләрне күрерсең, алар үзләренең Аллага багышланулары буенча яшиләр һәм, өлкән яшькә хас булган авыруларга карамастан, тугрылыкларын саклыйлар (Гыйбрәтле хикәя 16:31). Алар барысы да Йәһвәне нык ярата. Һәм ул аларны үзенә җәлеп иткән. «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән Алла Улы (Яхъя 6:37, 44, 65).

2, 3. Ни өчен мәсихчеләр юлында нык тору авыр булырга мөмкин?

2 Без Йәһвә хуплаган һәм үз фатихасын биреп торган кешеләр белән хезмәт итәбез. Әллә без моңа шат түгелме? Әмма бу «авыр вакытларда» мәсихчеләр юлында нык тору җиңел түгел (2 Тимутегә 3:1). Моны аеруча мәсихчеләр гаиләсендә үскән яшьләр сизә. «Мин мәсихчеләр очрашуларына йөрсәм дә,— дип сөйли шундый яшьләрнең берсе,— төгәл рухи максатларым юк иде, дөресен генә әйткәндә, Йәһвәгә хезмәт итү теләгем дә әллә ни зур түгел иде».

3 Кайберәүләрнең иманы, Йәһвәгә хезмәт итү теләкләре эчкерсез булса да, яшьтәшләренең көчле басымы, шулай ук бу дөнья тәэсире белән гөнаһлы теләкләр аркасында какшарга мөмкин. Мондый басым кичергәндә, берәрсе мәсихче икәнлеген дә онытырга мөмкин. Мәсәлән, бүгенге дөньяда яшәгән күп кешеләр Изге Язмалардагы әхлакый нормалар «искергән» яки аларны бу дөньяда кулланып яшәп булмый дип саный (1 Петер 4:4). Икенчеләре гыйбадәт кылу Алла теләгәнчә булмаса да ярый дип уйлый (Яхъя 4:24). Паул эфеслеләргә язган хатында бу дөньяның үз «рухы» яки өстенлек итүче карашы бар дигән (Эфеслеләргә 2:2). Бу рух кешеләрне җәмгыятьнең уй-фикер йөртүенә иярергә этә, ә бу җәмгыять Йәһвәне белми.

4. Мәсихчеләрне аерып торган үзенчәлекләрне югалту никадәр куркыныч икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

4 Ләкин без, Алланың тугры хезмәтчеләре буларак, шуны аңлыйбыз: берәребез, яшьме ул яки олы яшьтәме, мәсихчеләрне аерып тора торган үзенчәлекләрне югалтса, бу аның өчен зур фаҗига булыр иде. Без Йәһвә нормалары һәм аның таләпләре буенча яшәсәк кенә үзебезне мәсихче дип атый алабыз. Шулай яшәр өчен сәбәпләрнең берсе: безнең аңа охшаш итеп яратылган булуыбыз (Яратылыш 1:26; Михей 6:8). Изге Язмаларда мәсихчеләрне аерып торучы үзенчәлекләр барысы өчен күренеп торган өске кием белән чагыштырыла. Гайсә безнең көннәр турында болай дип әйткән: «Менә карак кебек көтмәгәндә киләм: ялангач йөрмәс өчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен өчен уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!» (Ачылыш 16:15) *. Без мәсихчеләрнең тәртип нормаларыннан читкә китәргә һәм Шайтанның бу дөньясына безне әвәләп үзенчә үзгәртергә рөхсәт итәргә теләмибез. Югыйсә, без «киемсез» калыр идек. Ә бу кызганыч та булыр иде һәм хурлыкка да китерер иде.

5, 6. Ни өчен иманда нык тору мөһим?

5 Мәсихченең үз карашларында нык торуы аның бар тормышына тәэсир итеп торачак. Ничек? Йәһвә хезмәтчесе үзенең кем икәнен онытса, ул дөрес як кайда һәм нинди максатлар дөрес икәнен ачык күрми башларга мөмкин. Изге Язмалар мондый икеләнүдән кат-кат кисәтә. «Шикләнүчеләр,— дип язган шәкерт Ягъкуб,— җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар. Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын. Мондый кеше — икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан» (Ягъкуб 1:6—8; Эфеслеләргә 4:14; Еврейләргә 13:9).

6 Ничек соң безгә мәсихчеләргә хас булган карашларыбызда нык калырга? Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчесе булу — бу зур өстенлек икәнен истә тотарга нәрсә булышачак? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

Иманыңны ныгыт

7. Ни өчен Йәһвәдән безне сынап чык дип сорарга кирәк?

7 Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне өзлексез ныгыт. Мәсихчедә булганнарның иң кадерлесе — бу аның Алла белән мөнәсәбәтләре (Мәдхия 24:14; Гыйбрәтле хикәя 3:32). Иманым дөрес микән дигән шикләр туа башласа, димәк, сиңа Алла белән мөнәсәбәтләреңнең сыйфатын һәм тирәнлеген тикшереп чыгарга вакыт җиткән. Яхшы үрнәкне мәдхия җырлаучы калдырган. Ул: «Әй Раббы, мине тикшер, мине сына; эчемне дә, күңелемне дә эретеп кара»,— дип дога кылган (Мәдхия 25:2). Ни өчен мондый тикшерү кирәк? Чөнки без үзебезнең яшерен ниятләребезгә, фикерләребезгә һәм хисләребезгә дөрес бәя бирә алмыйбыз. Моны Йәһвә генә эшли ала (Иремия 17:9, 10).

8. а) Ни өчен Йәһвә рөхсәт иткән сынаулар безгә файда китерә? б) Сезнең үзегезгә рухи яктан үсәргә нәрсә ярдәм итә?

8 Йәһвәдән «мине тикшер» дип сораганда, без аңардан безне сынап чыгарга сорыйбыз. Ул безнең чын ниятләребезне һәм йөрәгебездә булганнарны ачыклый торган хәлгә эләгүебезне рөхсәт итәргә мөмкин (Еврейләргә 4:12, 13; Ягъкуб 1:22—25). Безгә мондый сынауларга шатланырга кирәк, чөнки алар Йәһвәгә карата тугрылыгыбызның тирәнлеген исбат итәргә мөмкинлек бирә. Бу сынаулар без бар яктан да «камилме» һәм безнең кимчелегебез юкмы икәнен ачыклый ала (Ягъкуб 1:2—4). Шулай ук сыналган вакытта без рухи яктан үсәбез (Эфеслеләргә 4:22—24).

9. Изге Язмалар хакыйкатен тикшереп, аның дөреслегенә үз ышанычыңны ныгыту кирәкме? Аңлатыгыз.

9 Изге Язмалар хакыйкатенең дөреслегенә үз ышанычыңны ныгытыр өчен, Алла Сүзен өйрәнеп тор. Үзеңне чыннан да Йәһвә хезмәтчесе дип санар өчен, Алла Сүзен яхшы белергә кирәк (Филиппуйлыларга 1:9, 10). Һәрбер мәсихчегә, яшенә карамастан, аның ышанулары чыннан да Изге Язмаларга нигезләнгән хакыйкать икәненә ышанычлы дәлилләр табарга кирәк. «Бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз»,— дип өндәгән үз имандашларын Паул (1 Тессалуникәлеләргә 5:21). Мәсихчеләр гаиләсендә үскән яшьләр әти-әнисенең иманы булганга гына чын мәсихче була алмый — алар моны яхшы аңларга тиеш. Давыт үз улын Сөләйманны мондый сүзләр белән өндәгән: «Атаңның Алласын бел һәм аңа бөтен йөрәгеңнән... хезмәт ит» (1 Паралипоменон 28:9). Яшь Сөләйманга үз әтисенең Йәһвәгә хезмәт итүен күзәтеп кенә чикләнү җитмәс иде: аның үзенә Йәһвә белән якынрак танышырга кирәк булган. Сөләйман нәкъ шулай эшләгән дә. «Мин бу халык алдында кереп чыга алсын өчен, миңа акыл белән белем бир»,— дип үтенгән ул Алладан (2 Паралипоменон 1:10).

10. Ни өчен дөрес ниятләр белән эчкерсез сораулар бирүдә бернинди дә начарлык юк?

10 Нык иман белемгә нигезләнә. «Иман... ишетүдән килә»,— дип әйткән Паул (Римлыларга 10:17). Бу сүзләр белән аның нәрсә әйтәсе килгән? Алла Сүзен өйрәнеп, без Йәһвәгә, аның вәгъдәләренә һәм оешмасына иманыбызны һәм ышанычыбызны ныгытабыз. Изге Язмалар буенча бирелгән эчкерсез сораулар иманыбызның дөрес булуына кабат инанырга булышачак. Римлыларга 12:2 дә Паул «Аллаһының... яхшы, Аңа яраклы һәм камил» ихтыяры нәрсәдә икәнен тикшереп торырга киңәш бирә. Ничек без моны эшли алабыз? «Хакыйкатьне [«төгәл», ЯД] танып белеп» (Титуска 1:1). Йәһвә рухы безгә хәтта Алла Сүзенең тирәнлекләрен дә аңларга ярдәм итә ала (1 Көринтлеләргә 2:11, 12). Безгә берәр нәрсә аңлашылмаса, Алладан ярдәм сорап, дога кылырга кирәк (Мәдхия 118:10, 11, 27). Йәһвә безнең аның Сүзен, Изге Язмаларны аңлавыбызны, бу Сүзгә ышануыбызны һәм аның җитәкчелеге буенча яшәвебезне тели. Ул дөрес ниятләр белән бирелгән эчкерсез сорауларны хуплый.

Аллага яраклы бул

11. а) Нинди табигый теләк тозак булырга мөмкин? б) Яшьтәшләрнең басымына каршы тора алыр өчен, батырлыкны кайдан алырга?

11 Кешегә түгел, ә Аллага яраклы бул. Кешеләрнең сине хөрмәт итүләрен телисең икән, бу теләгең начар дип курыкма. Дус һәркайсы кешегә кирәк, һәм кешеләр безгә яхшы карашлы булса, бу безне шатландыра. Яшь чакта һәм үскәч тә яшьтәшләрнең басымы шулхәтле нык булырга мөмкин ки, хәтта бу кешедә яшьтәшләрнең хуплавын алырга һәм алар кебек булырга бик көчле теләк тудыра. Ләкин дуслар белән яшьтәшләр синең иминлегең турында еш кына уйлап та карамый: аларга кайвакыт, берәр начар эш эшләр өчен, бары тик «дуслар» гына кирәк (Гыйбрәтле хикәя 1:11—19). Мәсихче, берәр кешенең йогынтысына эләксә, гадәттә үзенең кем булуын, яки дини карашларын яшерергә тырыша (Мәдхия 25:4). «Бу дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз»,— дип кисәткән рәсүл Паул (Римлыларга 12:2). Йәһвә, һәркайсы тышкы басымны, шул исәптән яшьтәшләрнең басымын җиңәр өчен, безгә кирәкле эчке көчне бирә (Еврейләргә 13:6).

12. Алла белән мөнәсәбәтләребезне сакларга нинди принцип һәм мисал булыша?

12 Бозык тәэсиргә каршы торганда, шуны истә тотарга кирәк: безнең өчен иң мөһиме — Аллага тугры булу. Безнең турыда кешеләр нәрсә уйлый һәм нәрсә белән бу дөнья кызыксына — бу безнең өчен бик мөһим түгел. Чыгыш 23:2 дә язылган принцип ышанычлы җитәкчелек бирә: «Кешеләрнең күпчелеге явызлык эшләсә дә, аларга иярмә». Исраиллеләрнең күпчелеге Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәргә сәләтлеме дип шик белдергәч, Хәлиф аларга иярергә уйламаган да. Алла вәгъдәләренең ышанычлы булуына аның шикләре булмаган, һәм моның өчен ул фатихаланган булган (Саннар 13:31; Ешуа 14:6—11). Син дә, Алла белән мөнәсәбәтләреңне саклар өчен, кирәк булса, күпчелек кеше йөрткән фикергә каршы чыгарга әзерме?

13. Мәсихче икәнеңне башкаларга әйтү ни өчен акыллы булыр иде?

13 Башкаларга мәсихче икәнеңне әйт. Үзеңне яклар өчен иң яхшысы — һөҗүм дип санала. Езра көннәрендә яшәгән тугры исраиллеләр Йәһвә ихтыярын үтәүгә каршы килүләр белән очрашкач: «Без күкләр белән җир Алласының коллары»,— дигәннәр (Езра 5:11). Үзләрен дошманнарча тоткан кешеләрнең йогынтысына эләгергә ярамый, югыйсә курку аркасында, эшләргә теләгәнеңне башкара алмыйсың. Кеше барысына да яраклы булырга тырышса, бер нәрсәгә дә ирешә алмаячак. Шуңа күрә курыкма. Мин Йәһвә Шаһите дип турыдан-туры әйтү беркайчан да зыян китермәс. Үзең тоткан мәсихче принципларны, ышануларны һәм төрле сораулар буенча карашларыңны кешегә, хөрмәт күрсәтеп, әмма нык калып аңлат. Син Йәһвәнең әхлакый нормалары буенча яшәргә тәвәккәл икәнеңне белсеннәр. Барысы да шуны аңласын: сине фикереңне үзгәртергә мәҗбүр итү — бу юкка гына вакыт уздыру. Әхлакый саф тормыш алып баруың белән горурлан (Мәдхия 63:11). Синең үз карашларыңда нык торуың үзең өчен яклау булачак, ә бәлки башкаларны да Йәһвә һәм аның хезмәтчеләре турында күбрәк белергә дәртләндерер.

14. Кешеләр бездән мыскыллап көлгәндә яки безгә каршы килгәндә, без өметсезлеккә бирелергә тиешме? Аңлатыгыз.

14 Кайбер кешеләр синнән мыскыллап көләргә һәм сиңа каршы килергә мөмкин (Яһүд 18). Үз карашларыңны аңлатуда уңышсыз булсаң, өметсезлеккә бирелмә (Йәзәкил 3:7, 8). Ничек кенә тырышсаң да, үз фикерләрен үзгәртергә теләмәгән кешеләрнең фикерләрен үзгәртә алмыйсың. Фиргәвенне искә төшер. Аңа җәзалар бирелгән, могҗизалар күрсәтелгән булган, әмма аны боларның берсе дә, хәтта беренче угылының үлеме дә, Мусаның Йәһвә исеменнән сөйләгәненә ышандыра алмаган. Кешеләрдән курку сине көчсез итмәсен. Куркуны җиңәргә Аллага ышаныч һәм аңа иман итү ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; 29:25).

Үткәннән сабак алып, киләчәгеңне төзе

15, 16. а) Нәрсә ул безнең рухи мирасыбыз? б) Ни өчен рухи мирасыбыз турында Алла Сүзен кулланып уйлану файдалы?

15 Рухи мирасыңны кадерлә. Мәсихчеләргә бай рухи мираслары турында Алла Сүзен кулланып уйлану файдалы. Безгә бирелгән рухи мирас — бу Йәһвә Сүзендәге хакыйкать, мәңгелек тормышка өмет, һәм яхшы хәбәрне вәгазьләп, Алла вәкиле булу хөрмәте. Алланың Шаһитләренә Патшалык турында вәгазьләп кешеләр тормышын коткару йөкләмәсе бирелгән. Бу махсус төркемдә син үз урыныңны күрәсеңме? Йәһвә үзе тантаналы рәвештә: «Сез минем Шаһитләрем»,— дип игълан итә, моны исеңдә тот (Ишагыйя 43:10).

16 Үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Миңа бирелгән рухи мирас өчен мин рәхмәтлеме? Бу хис мине Алла ихтыярын үтәүне тормышымда беренче урынга куярга дәртләндерәме? Мин аны шулхәтле кадерлим, хәтта бу мирасны дөньяның бар байлыкларына да алмаштырмас идемме?» Рухи мирасыбыз булганга, без Йәһвә оешмасында гына табып булган рухи иминлекне тагын да ныграк сизәбез (Мәдхия 90:1, 2). Йәһвә оешмасының хәзерге тарихы искитәрлек вакыйгалар белән тулы. Һәм бу беркем дә һәм бернәрсә дә Алла халкын җирдән юк итә алмаячагын күрсәтә (Ишагыйя 54:17; Иремия 1:19).

17. Безнең һәрберебездән нәрсә таләп ителә?

17 Әлбәттә, рухи мирасыбызга таянып кына яшәп булмас. Алла белән һәрберебез үзе якынлашырга тиеш. Рәсүл Паул Филиппуй шәһәрендәге мәсихчеләрнең иманын ныгытыр өчен күп көч куйган булган. Шуннан соң ул аларга болай дип язган: «Сөеклеләрем, сез мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин сезнең арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнең янда булмаганда да, үзегезнең котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку һәм тирән хөрмәт белән ахыргача дәвам итегез» (Филиппуйлыларга 2:12). Без коткарылган булсын өчен, бездән башка беркем дә тырышлык куймаячак.

18. Ничек теократик хезмәт үзебезне мәсихчеләр итеп сизәргә ярдәм итә?

18 Мәсихчеләр башкарган эштә мөмкин кадәр күбрәк катнаш. Кешеләр шуңа игътибар иткәннәр: кешенең башкарган эше аңа үзенең кем булуын төгәл аңларга булыша. Мәсихчеләргә Алланың урнаштырылган Патшалыгы турында вәгазьләү эше тапшырылган. Паул: «Яһүд булмаганнарның рәсүле буларак, үз хезмәтемне ихтирам итәм»,— дип игълан иткән (Римлыларга 11:13). Вәгазь эшендә катнашуыбыз безне бу дөньядан аерып тора һәм без чын мәсихчеләр икәнен исбат итә. Ә теократик эшләрнең башкасын үтәү үзебезне мәсихчеләр итеп сизәргә тагын да ныграк булыша. Бу теократик эшләр җыелыш очрашулары, Патшалык Залы төзелеше һәм таянычка мохтаҗ булганнарга ярдәм итү белән бәйле булырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 6:9, 10; Еврейләргә 10:23, 24).

Мәсихче булу чын фатихалар китерә

19, 20. а) Мәсихче булуың сиңа нинди файда китерә? б) Без кем икәнен кем билгели?

19 Чын мәсихче булу күпме файда китергәне турында уйлап кара. Безнең зур өстенлегебез бар: безне Йәһвә үзе белә. Малахий пәйгамбәр болай дип язган: «Алладан куркучылар бер-берсенә: „Ходай моңа игътибар итә һәм ишетә һәм Аның йөзе алдында Аннан куркучылар һәм Аның исемен хөрмәт итүчеләр турында истәлек китабы языла“,— дип әйтәләр» (Малахий 3:16). Алла безне үзенең дуслары дип саный (Ягъкуб 2:23). Без кешенең җирдә ни өчен яшәгәнен яхшы беләбез һәм безнең мөһим максатларыбыз бар. Безгә, шулай ук, мәңгелек тормыш өмете бүләк ителгән (Мәдхия 36:9).

20 Шуны исеңдә тот: син кем һәм никадәр син кадерле икәнен кешеләр түгел, ә Алла билгели. Башкалар безгә камил булмаган кешеләр карашыннан чыгып бәя бирергә мөмкин. Әмма моңа да карамастан Алла, без аныкы булганга, безне ярата һәм кадерли (Маттай 10:29—31). Без дә Алланы яратабыз, һәм бу безгә без кем һәм нәрсә өчен яшибез икәнен ачык аңларга булыша. «Аллаһыны яратучы исә Аның тарафыннан таныла» (1 Көринтлеләргә 8:3).

[Искәрмә]

^ 4 абз. Монда сүз, бәлки, Иерусалим гыйбадәтханәсендәге сакчылар начальнигының йөкләмәсе турында бара торгандыр. Ул төнлә сакта торучы левилеләр үз урыннарында уяу торамы, йокламыймы икәнен тикшерер өчен гыйбадәтханә аша үткән. Йоклаучы сакчыга таяк белән сукканнар, ә киеменә, хурлыклы җәза итеп, кайвакыт ут та төрткәннәр.

[16 биттәге иллюстрация]

Хәтерлисезме?

• Ни өчен безгә мәсихче икәнебезне истә тоту мөһим?

• Ничек безгә мәсихчеләр юлында нык торырга?

• «Кемгә яраклы булырга?» — дигән сорауга җавап эзләгән вакытта, дөрес карарга килергә нәрсә ярдәм итә ала?

• Ничек киләчәгебез Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә бәйле?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрацияләр]

Теократик эшләрне башкару үзебезне мәсихчеләр итеп сизәргә булыша.