Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рут китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Рут китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Рут китабыннан игътибарга лаек фикерләр

БУ ИКЕ хатын арасындагы тугрылык турындагы дулкынландыргыч хикәя. Бу Йәһвә Аллага карата рәхмәтле булу һәм аның урнаштырылган төзелешенә ышану турындагы хәбәр. Бу Йәһвәнең Мәсихнең шәҗәрә җебе белән зур кызыксынуына басым ясый торган хикәя. Бу гаиләнең шатлык белән кайгылары турындагы күңелне йомшарта торган хәбәр. Рут китабында боларның барысы һәм башка нәрсәләр бар.

Рут китабында 11 ел дәвамындагы, «Исраил иле белән хакимнәр идарә иткән көннәрдәге» вакыйгалар бәян ителә (Рут 1:1). Бу вакыйгалар, мөгаен, хакимнәр идарә иткән чорның башында булгандыр, чөнки бу хикәядәге кешеләрнең берсе, җир биләүче Богаз, Ешуа көннәрендә яшәгән Рәхәбнең улы булган (Ешуа 2:1, 2; Рут 2:1; Маттай 1:5). Бу хәбәрне, күрәсең, безнең эрага кадәр 1 090 елда Шамуил пәйгамбәр язган. Изге Язмаларда бер генә китап исраилле булмаган хатынның исемен йөртә, һәм ул — Рут китабы. Бу китаптагы хәбәр «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

«СИН КАЯ БАРСАҢ, МИН ДӘ ШУНДА БАРЫРМЫН»

(Рут 1:1—2:23)

Нагомия белән Рут, Бәйтлехемгә кайткач, шәһәрдәге һәрбер кешенең кызыксынуын уята. Шәһәрдәге хатыннар шул ике хатынның олысы турында: «Нагомияме соң бу?» — дип сорашалар. Моңа Нагомия болай ди: «Миңа Нагомия дип түгел, Мара дип дәшсәгез дөресрәк булыр, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды. Мин моннан күпме мал-мөлкәт белән чыгып киткән идем, Раббы исә мине бирегә буш кул белән кайтарды» (Рут 1:19—21).

Исраил җиренә кытлык килгәч, Нагомиянең гаиләсе Бәйтлехемнән Моаб җиренә күченгән. Һәм ул вакытта аның «мал-мөлкәт» белән чыгып китүе аның ире һәм ике улы булуын аңлата. Әмма, Моаб җирләрендә калып берникадәр вакыт яшәгәннән соң, аның ире Әлимәләк үлә. Соңрак аның ике улы үзләренә хатынлыкка Өрпә һәм Рут исемле Моаб кызларын алалар. Якынча ун ел үтә, һәм ике угыл да балалары булмаган килеш үлеп китә, һәм өч хатын да ирсез кала. Каенаналары Нагомия Яһүдиягә кайтырга хәл иткәч, киленнәре дә аның белән китәргә була. Кайтып барганда Нагомия киленнәрен кире Моаб җирләренә кайтырга һәм үз халкы арасында кияүгә чыгар өчен үзләренә ирләр табарга өнди. Өрпә аны тыңлап китеп бара. Рут исә, Нагомиягә сарылып, аның янында кала һәм: «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, кайда яшәсәң, шунда яшәрмен, синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр»,— дип әйтә (Рут 1:16).

Бу ике тол хатын, Нагомия белән Рут, Бәйтлехемгә арпа урагына төшәр алдыннан кайтып җитә. Алла Канунында язылганнар белән файдаланып, Рут басуга чыгып, уракчылардан соң коелып калган башакларны җыя башлый. Ул басу Әлимәләккә туган тиешле ир-атныкы — олы яшьтәге Богаз исемле яһүднеке булып чыга. Рут Богазның илтифатына ия була һәм «арпа урагы һәм дә бодай урагы беткәнче» аның басуында башак җыя (Рут 2:23).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:8 — Ни өчен Нагомия киленнәренә әтиләрегез йортына кайтыгыз дияр урынына, «икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз» дигән? Ул вакытта Өрпәнең әтисе исән булганмы яисә юкмы — билгеле түгел. Әмма Рутның әтисе әле исән булган (Рут 2:11). Нагомия, «әниләрегез йорты» дип әйткәндә, бәлкем, әниләренең назын, яратуын, кайгыртуын исләренә төшерергә уйлагандыр. Бу шулай ук яраткан каенаналары белән аерылышканга кайгырган киленнәрен юаткан булыр иде. Бу сүзләр шулай ук Рут белән Өрпәнең әниләренең, Нагомиядән аермалы буларак, муллыкта яшәгәнлеген күрсәтә.

1:13, 21 — Нагомиянең тормышын, аңа бәла-каза җибәреп, чыннан да Йәһвә газаплы иткәнме? Юк, һәм Нагомия үзе дә Алланы гаепләмәгән. Әмма аның белән булганнарның барысын исәпкә алып, ул Йәһвә аңа каршы булган дип уйлаган. Ул көенгән һәм аның өмете өзелгән. Өстәвенә ул көннәрдә балага узу — Алладан фатиха, ә балага узмау — ләгънәт дип каралган. Шуңа күрә, оныклары булмагач һәм ике улы да үлгәч, Нагомия Йәһвә аны кыерсыткан дип уйлаган.

2:12 — Ничек итеп Йәһвә Рутны «үзе бүләкләгән»? Рут угыл тапкан һәм тарихтагы иң мөһим шәҗәрәдә — Гайсә Мәсих шәҗәрәсендә — бер буын булырга өстенлек алган (Рут 4:13—17; Маттай 1:5, 16).

Безнең өчен сабаклар:

1:8; 2:20. Нагомия, кичергән фаҗигаларга карамастан, Йәһвәнең яратучан игелегенә, яки мәрхәмәтенә ышанычын югалтмаган. Бу безнең өчен, бигрәк тә авыр сынаулар кичергәндә, яхшы үрнәк.

1:9. Туган йорт гаиләдәгеләр өчен ашау һәм йоклау урыны гына түгел. Ул ял итәр өчен һәм юаныч алыр өчен тигез тормыш кору урыны булырга тиеш.

1:14—16. Өрпә «туган кавеменә, үз тәңресенә әйләнеп кайткан». Рут исә юк. Ул, туган илендәге уңайлы һәм имин тормышны кире кагып, Йәһвәгә тугрылык саклаган. Аллага карата тугры ярату үстерү һәм фидакарьлек рухы күрсәтү безгә тән нәфесләренә бирешмәскә һәм «иманнан баш тартып һәлак булучылар» арасында булмаска ярдәм итәчәк (Еврейләргә 10:39).

2:2. Килмешәкләр белән ярлыларга уракчылардан соң коелып калган башакны җыю Канун буенча рөхсәт ителгән. Рут моның белән файдаланырга теләгән. Чөнки ул юаш күңелле булган. Мохтаҗлыкта булган мәсихче имандашларының яратучан ярдәмен яисә дәүләттә каралган аңа тиешле ярдәмне кабул итмәслек дәрәҗәдә тәкәббер булырга тиеш түгел.

2:7. Рут, уракчылардан соң коелып калган башакларны җыярга хакы булса да, моны эшләр алдыннан рөхсәт сораган (Левит 19:9, 10). Бу аның юаш булганын күрсәтә. «Юашлыкны эзләү» акыллы, чөнки «сабырлар [«юашлар», ЯД] җирне мирас итеп алырлар һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:11; Софония 2:3).

2:11. Рут Нагомиягә туган гына түгел, ул аңа чын дус булган (Гыйбрәтле хикәя 17:17). Аларның дуслыгы мәхәббәт, тугрылык, теләктәшлек, игелек кебек сыйфатларга һәм фидакарьлек рухына нигезләнгәнгә күрә нык булган. Ә иң мөһиме, алар рухи кешеләр булганнар һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм аның халкы арасында булырга теләгәннәр. Безнең дә Алланың чын хезмәтчеләре белән эчкерсез дуслык үстерергә искиткеч мөмкинлекләребез бар.

2:15—17. Богаз Рутның эшен җиңеләйтсә дә, ул «кичкә хәтле басуда башак җыюын» дәвам иткән. Рут эшчән булган. Мәсихче дә эшчәнлеге белән билгеле булырга тиеш.

2:19—22. Нагомия белән Рут кичке сәгатьләрдә күңелле сөйләшеп утырганнар: Нагомия Рутның эшләре белән кызыксынган, икесе дә ачык итеп фикерләрен һәм хисләрен белдергәннәр. Мәсихче гаиләләрдә дә шулай ук булсын!

2:22, 23. Рут Ягъкубның кызы Динәдән аерылып торган һәм Йәһвәнең халкы белән аралашырга тырышкан. Безнең өчен бу бик яхшы үрнәк! (Яратылыш 34:1, 2; 1 Көринтлеләргә 15:33).

НАГОМИЯ «МАЛ-МӨЛКӘТЛЕ» БУЛА

(Рут 3:1—4:22)

Нагомия бала табарга бик карт. Шуңа күрә ул Рутны, иренең якын туган тиешле кешесенә кияүгә чыгып, үзенең урынына нәсел орлыгын дәвам иттерергә өйрәтә. Нагомиянең киңәшләрен тотып, Рут аларга туган тиешле Богаздан үзенә өйләнүен сорый. Богаз өйләнергә әзер. Әмма Рутның аннан да якынрак бер туганы бар, һәм башта аннан ул Рутны хатынлыкка аламы яки юкмы дип сорарга кирәк.

Богаз кичектермичә бу мәсьәләне җайга салырга керешә. Икенче көнне иртә белән ул шул туган тиешле кеше алдына Бәйтлехем шәһәренең ун аксакалын чакырып китерә, һәм аннан ул туганнан таләп ителгәнне үтәргә әзерме дип сорый. Ул ир-ат баш тарта. Шуңа күрә Богаз Рутка өйләнә. Аларның Обид исемле уллары туа, ул — Давыт патшаның бабасы. Бәйтлехемдәге барча хатын-кыз Нагомиягә хәзер болай ди: «Шөкер, Раббы... [...] Картаймыш көнеңдә ул синең шатлыгың һәм туендыручың булыр, чөнки аны ихлас күңелдән сине яраткан, сиңа җиде улыңнан да артык кадер-хөрмәт күрсәткән киленең тапты» (Рут 4:14, 15). Бәйтлехемгә «буш кул белән» кайткан хатын яңадан «мал-мөлкәтле» булып китә! (Рут 1:21).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:11 — Рут «инсафлы хатын» абруен ничек казанган? Бу башкаларны Рутка сокланып карарга мәҗбүр иткән «үрелгән чәч» яки «алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык» булмаган, юк. Кешеләргә Рутның «чын йөрәктән чыккан эчке матурлыгы» — аның тугрылыгы һәм яратуы, аның басынкылыгы һәм юашлыгы, аның тырышлыгы һәм фидакарьлек рухы ошаган. Алладан куркып яшәгән Рутныкы кебек абруйга ия булырга теләгән хатыннар шундый сыйфатларны үстерергә бик тырышырга тиеш (1 Петер 3:3, 4; Гыйбрәтле хикәя 31:28—31).

3:14 — Ни өчен Рут һәм Богаз таң атканчы йокыдан торганнар? Бу төнлә нәрсәдер әхлаксыз булганга һәм алар моны яшерергә теләгәнгә түгел. Бу төнне Рутның эш итүендә, күрәсең, бөтенесе гадәти булган: шулай итеп үзенә якын туган тиешле кешегә кияүгә чыгарга хокукы белән файдаланырга теләгән хатыннар эш иткән. Ул Нагомия кушканнары буенча эшләгән. Моннан тыш, Богазның җавабы ачыктан-ачык шуны күрсәткән: Рутның тәртибендә ул яраксыз берни дә күрмәгән (Рут 3:2—13). Күрәсең, Рут һәм Богаз беркемнең дә гайбәт сатарга сәбәбе булмасын дип иртә торганнар.

3:15 — Богазның Рутка алты үлчәм арпа бирүе нәрсә аңлаткан? Бу, бәлкем, алты эш көненнән соң ял итү көне килгән кебек, Рутның да ял итү көненең якын икәнлеген аңлаткандыр. Рутның үз иренең өендә «тормышын җайга салуы» турында Богаз кайгыртыр иде (Рут 1:9; 3:1). Бу шуны да аңлатырга мөмкин: алты үлчәм арпа — шуны гына Рут башына куеп алып китә алган. Кайбер чыганаклар буенча, алты үлчәм — бу 44 литр.

3:16, ЯД — Еврей Язмаларының төп нөсхәсе буенча, Нагомия Руттан: «Син кем, кызым?» — дип сораган. Ни өчен ул алай дигән? Ул үзенең киленен танымаган мени? Моның бик тә булуы мөмкин, чөнки Рут Нагомия янына кайтканда, әле караңгы булган. Әмма бу сорау шуны да аңлатырга мөмкин: шулай итеп Нагомия Руттан аларның туганы аңа өйләнергә ризалашканмы һәм ул „яңа“ хатын булдымы икәнен белергә теләгән.

4:6 — Хокукы белән файдаланып, үзенә Рутны алган туган ничек итеп үз мөлкәтенә «зыян» китерә алыр иде? Әгәр берәрсе фәкыйрьлеккә төшеп, үзенең мирас итеп алынган җирен сатса, якын туганы бу җирне сатып алырга тиеш булган. Ул аны киләсе юбилейгә кадәр калган елларны исәпләп, канун белән билгеләнгән бәя буенча сатып алган (Левит 25:25—27). Шулай эшләү аның үзенең милегенең кимүенә китерер иде. Моннан тыш, әгәр Рутның угылы туса, сатып алынган басуны бу туганның якын туганы түгел, ә ул угыл мирас итеп алган булыр иде.

Безнең өчен сабаклар:

3:12; 4:1—6. Богаз төгәл итеп Йәһвә урнаштырган тәртип буенча эш иткән. Ә без теократик тәртип саклауда тырышмы? (1 Көринтлеләргә 14:40).

3:18. Нагомиянең Богазга ныклы ышанычы булган. Безгә дә тугры имандашларга шулай ук ышанырга кирәк. Рут хәтта белмәгән кешегә, Изге Язмаларда иренең туганы булып кына билгеле булган кешегә, кияүгә чыгарга әзер булган (Рут 4:1). Ни өчен? Чөнки аның Алланың урнаштырган төзелешенә ныклы ышанычы булган. Безнең дә шундый ышанычыбыз бармы? Мәсәлән, үзебезгә тормыш иптәше эзләгәндә, «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән киңәшкә колак салабызмы? (1 Көринтлеләргә 7:39).

4:13—16. Рут Моаб кызы һәм элек Хамос исемле илаһка табынучы булса да, чыннан да үзенчә бердәнбер өстенлек алган! Бу мондый принципны ачыклый: «Һәммәсе кемнеңдер теләгенә яки тырышлыгына түгел, бәлки шәфкать күрсәтүче Аллаһыга бәйле» (Римлыларга 9:16).

АЛЛА «ҮЗ ВАКЫТЫНДА СЕЗНЕ ЮГАРЫ КҮТӘРЕР»

Рут китабы шуны яхшы итеп күрсәтә: Йәһвә яратучан һәм игелекле Алла һәм ул үзенең тугры хезмәтчеләрен яклый (2 Паралипоменон 16:9). Без Рутның нинди фатихалар алганы турында уйлансак, тулы ышаныч белән Алланың «барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына» инанып, ни өчен аңа нык иман итү мөһим икәнлеген күрәбез (Еврейләргә 11:6).

Рут, Нагомия һәм Богаз Йәһвәнең урнаштырган төзелешенә тулысынча ышанганнар, һәм бу аларга зур фатихалар китергән. Шулай ук, Алла үзенең бар эшләрен шулай башкара ки, хәтта «Аллаһыны сөючеләргә, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын өчен һәрнәрсә ярдәм итә» (Римлыларга 8:28). Шулай итеп, әйдәгез, рәсүл Петернең мондый киңәшен тыңлыйк: «Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7).

[30 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Рут Нагомияне калдырмаган икәнен син беләсеңме?

[31 биттәге иллюстрация]

Рут «инсафлы хатын» абруен ничек казанган?

[32 биттәге иллюстрация]

Ничек итеп Йәһвә Рутны «бүләкләгән»?