Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син күп мәртәбә күргән могҗизалар!

Син күп мәртәбә күргән могҗизалар!

Син күп мәртәбә күргән могҗизалар!

«МОГҖИЗА» дигән сүзнең мондый мәгънәсе бар: «гаҗәпләнерлек, искитәрлек яисә гадәти булмаган вакыйга, нәрсә я күренеш». Безнең барыбызның да андый «гади» могҗизалар күргәнебез бар.

Кешеләр, табигать яшәгән физика законнары турындагы белемнәрен арттырып, кайчандыр тормышка ашмаслык булып күренгән нәрсәләргә ирешә алганнар. Мәсәлән, йөз ел элек компьютер, телевидение, космик техника һәм моңа охшаш хәзерге ачышлар бүген гадәти әйберләр булып китәр дип әйтсәләр, кешеләрнең күпчелеге моңа ышанмаган булыр иде.

Кайбер галимнәр Алла барлыкка китергән дөньядагы могҗизалар турында белемнәре өлешчә икәнлеген аңлаган. Һәм шуңа күрә алар берәр нәрсәнең булуы мөмкин түгел дип әйтә алмыйлар. Күп дигәндә, алар моның булуы шикле дип әйтер. Шулай итеп алар фәннең киләчәк «могҗизаларына» юлны ачык калдыра.

«Могҗиза» дигән сүзнең төп мәгънәсе — «табигатьтән өстен булган көч ярдәмендә барлыкка килгән күренеш». Һәм андый могҗизаларны безнең һәрберебез күргән дип әйтеп була. Мәсәлән, кояш, ай һәм йолдызлар — боларның барысы «табигатьтән өстен көчнең», Барлыкка Китерүченең үзенең эш итү нәтиҗәсе. Өстәвенә кеше организмының эш итүен, баш миенең эшчәнлеген яки кеше яралгысының үсешен кем тулысынча җентекләп аңлата ала? Бер китапта болай дип әйтелә: «Үзәк нерв системасы җитәкчелегендәге кеше организмы — бу катлаулы сизү органнары системасы да, бу үзеннән-үзе көйләнә торган хәрәкәт итәргә сәләтле механизм да, үзен төзәтә алган компьютер да — бу гаҗәеп һәм күп яклардан акыл ирешмәслек иҗади эш» («The Body Machine»). «Кеше организмын» барлыкка китергән Алла чыннан да могҗиза ясаган, һәм ул безне гаҗәпләндерүен дәвам итә. Шулай ук син күргән могҗизаларның башка төрләре дә бар, әмма син аларны могҗиза дип санамыйсыңдыр да.

Китап могҗиза була аламы?

Изге Язмалар кебек, бер генә китап та алай киң таралмаган. Аңа син могҗизага кебек карыйсыңмы? Бу китапның бар булуы «табигатьтән өстен көчнең» эше дип әйтеп буламы? Дөрес, Изге Язмалар — кешеләр тарафыннан язылган китап, ләкин, аларның раславы буенча, алар үз фикерләрен түгел, ә Алланың фикерләрен язганнар (2 Патшалык 23:1, 2; 2 Петер 1:20, 21). Әйдәгез, уйланыйк. Ул кешеләрнең саны 40 ка якын булган, һәм алар Изге Язмаларны 1600 ел дәвамында язганнар. Алар чыгышлары, сыйнфый хәле, катлаулары буенча төрле кешеләр булганнар: көтүчеләр, гаскәриләр, балыкчылар, дәүләт хезмәткәрләре, табиблар, руханилар һәм патшалар. Шулай булса да, алар өмет бирүче бер бөтен хәбәрне дөрес һәм төгәл итеп сөйләп бирә алганнар.

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны җентекләп өйрәнәләр, һәм аны, рәсүл Паул язганча, «кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп» кабул итәләр (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Кайберәүләр Изге Язмаларда каршылыклар бар дип саный. Йәһвә Шаһитләре үз басмаларында инде күп еллар бу «каршылыкларны» аңлатып баралар. Моның өчен алар Изге Язмаларны тулысынча кулланалар. Алла Сүзенең эчке гармониясе үзе үк аның авторы Алла икәнлегенә дәлил булып тора *.

Кешеләр күп китапларны юк итәргә тырышкан, ләкин иң зур көч Изге Язмаларны юк итүгә куелган. Шулай булса да, ул һаман да бар, һәм ул тулысынча я өлешчә 2 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән. Һәм Изге Язмаларның гомумән сакланып калуы һәм безгә үзгәрешсез килеп җитүе Алланың катнашуын күрсәтә. Изге Язмалар — чыннан да могҗиза!

«Тере вә куәтле» могҗиза

Үткәндәге могҗизалар — искиткеч савыктырулар һәм терелтүләр — бүтән инде башкарылмый. Ләкин Алланың киләчәк яңа дөньясында андый могҗизаларның бөтендөнья күләмендә кабат булачагына ышанырга сәбәбебез бар. Алар өзлексез юату алып киләчәк һәм без көткән нәрсәләрдән дә өстен чыгачак.

Алла биргән Изге Язмалар бүген дә могҗизаларга тиң нәрсәләр башкара ала. Ул кешеләрне үзләрен яхшы якка үзгәртергә дәртләндерә. (6 нчы биттәге «Алла Сүзенең көче» дигән рамкада китерелгән мисалны карагыз.) Еврейләргә 4:12 дә болай диелә: «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә». Әйе, Изге Язмалар бөтен җир шары буенча яшәгән алты миллионнан артык кешенең тормышын үзгәртте. Ул аларның яшәүләрен мәгънәле итә һәм аларга киләчәккә искиткеч өмет бирә.

Изге Язмалар сезнең тормышыгызда да могҗиза ясый ала. Рөхсәт кенә итегез.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Каршылык булып тоелган нәрсәләр һәм ничек алар аңлатыла икәне турында күбрәк «Изге Язмалар: Алла сүзе яисә кешенекеме?» дигән китапның 7 нче бүлегеннән белеп була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[4 биттәге рамка/иллюстрация]

НИ ӨЧЕН АНДЫЙ МОГҖИЗАЛАР БАШКА ЮК?

Изге Язмаларда күп төрле могҗизалар турында әйтелә (Чыгыш 7:19 — 21; 3 Патшалык 17:1—​7; 18:22—38; 4 Патшалык 5:1—14; Маттай 8:24 —​27; Лүк 17:11—19; Яхъя 2:1—11; 9:1—7). Күпчелек очракларда бу могҗизалар Гайсә — ул Мәсих һәм аңа таянычны Алла бирә икәнен исбат иткәннәр. Гайсәнең беренче шәкертләренең могҗизалы сәләтләре булган: алар төрле телләрдә сөйләшә алганнар һәм пәйгамбәрлекләр әйткәннәр (Рәсүлләр 2:5—12; 1 Көринтлеләргә 12:28—31). Мондый сәләтләр мәсихчеләрнең җыелышлары оешкан вакытта бик зур файда китергән. Ничек?

Ул вакытта Изге Язма бар кешеләрдә дә булмаган. Китаплар яки язылган төргәкләр бары тик бай кешеләрдә генә булган. Мәҗүсиләр яшәгән илләрдә кешеләр Изге Язмалар турында да һәм аның авторы Йәһвә Алла турында да бернәрсә дә белмәгәннәр. Мәсихчеләрнең тәгълиматын телдән генә сөйләп бирергә туры килгән. Могҗиза эшләргә сәләтләр Алла фатихасы мәсихчеләр җыелышы өстендә икәнен исбат иткән.

Ләкин Паул мондый сәләтләрнең кирәклеге беткәч, алар башка бирелмәячәк дигән. «Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынар һәм белем юкка чыгар... Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит. Ә камил нәрсә килгәч, өлешчә генә булган нәрсә югалачак» (1 Көринтлеләргә 13:8—10).

Безнең көннәрдә кешеләрнең Изге Язмаларны, аның симфонияләрен һәм энциклопедияләр укырга мөмкинлекләре бар. Алты миллионнан артык өйрәтелгән мәсихче Изге Язмалар ярдәмендә башка кешеләргә Алла турында белергә булыша. Шулай итеп, Гайсә Мәсих Алла билгеләгән Коткаручы һәм Йәһвә үз хезмәтчеләренә таяныч бирә икәнлегенә ышаныр өчен, могҗизалар башка инде кирәкми.

[5 биттәге рамка/иллюстрация]

ИНДЕ ҮЛГӘН ЯКИ ӘЛЕ ИСӘНМЕ?

Яхъя 19:33, 34 тә «бер гаскәри... [Гайсәнең] кабыргасына сөңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты» диелә. Бу шигырьләр буенча, ул вакытта Гайсә инде үлгән булган. Әмма Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Маттай 27:49, 50 дә гаскәри чәнчегәндә Гайсә әле исән иде дип әйтелә. Ни өчен андый аерма?

Муса Кануны буенча, җинаятьченең баганага кадакланган тәне төнгә анда калмаска тиеш булган (Икенчезаконлык 21:22, 23). Шуңа күрә, Гайсә көннәрендәге гадәт буенча, әгәр баганага кадакланган җинаятьче кичкә таба әле исән булса, аның аякларын сугып сындырганнар, шулай итеп кеше тизрәк үлгән. Ул инде үзен тиешле итеп сулый алырлык күтәрә алмаган. Гаскәриләр Гайсә белән бергә кадакланган ике юлбасарның аякларын сугып сындырганнар. Әмма Гайсәнең аякларын сындырмаганнар, чөнки алар Гайсә үлгән дип уйлаган. Гаскәри аның кабыргасына, бәлкем, үлүенә шик калмасын дип кенә чәнчегәндер. Әгәр дә Гайсә чынлыкта аңын гына югалткан булып аңга килсә, кешеләр моны үледән терелү дип санарга мөмкин иде. Гаскәриләр аларның алай санавын теләмәгән.

Маттай 27:49, 50 нче шигырьләр вакыйгаларны икенче төрле сурәтли. Анда болай диелә (ЯД): «Икенчесе исә, сөңге алып, аның бер ягын чәнчеде, һәм кан белән су агып чыкты. Ә Гайсә, тагын бер тапкыр көчле итеп кычкырып, җан бирде». Бу өземтәдәге беренче җөмлә Изге Язмаларның кайбер борынгы кулъязмаларында гына бар. Күп кенә танылган галимнәр бу җөмлә соңрак Яхъя бәян иткән яхшы хәбәрдән алынган һәм гел икенче урынга куелган булган дип саныйлар. Шуңа күрә күп тәрҗемәләрдә бу җөмлә җәяләргә алынган яисә аңа аңлатма бирә торган искәрмә өстәлгән, яки бу җөмлә гел кертелмәгән.

«Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе» өчен нигез булып торган борынгы грек телендәге Вескотт һәм Хорт текстында бу җөмлә ике катлы квадрат җәяләргә алынган. Бу басманың искәрмәсендә бу җөмлә турында болай диелә: «Аны күчереп язучылар тарафыннан куелган өстәмә текст дип санарга җитди сәбәпләр бар».

Шулай итеп, күп дәлилләр Яхъя 19:33, 34 тә вакыйгаларның төгәл итеп бәян ителгәнен күрсәтә, һәм Рим гаскәрие Гайсәнең бер ягына сөңге белән чәнчегәндә, Гайсә инде үлгән булган.

[6 биттәге рамка/иллюстрация]

АЛЛА СҮЗЕНЕҢ КӨЧЕ

Таркалган гаиләдә үскән Детлеф исемле яшүсмер әкрен генә наркотиклар, исерткеч эчемлекләр һәм хэви-метал стилендәге музыка дөньясына чума барган. Ул «башын кырдырганнар» дип аталган хулиганнарның берсе булып киткән, һәм бозык тәртибе аркасында аның тиздән полиция белән проблемалары туган.

1992 елны төньяк-көнчыгыш Германиядә бер ресторан-барда 60 «башын кырдырган» яшүсмер якынча 35 панк белән бик нык сугыша. Панкларның берсе — Томас шулхәтле нык кыйнала ки, хәтта җәрәхәтләреннән үлә. Суд үтә, һәм бу турыда яңалыкларда киң хәбәр ителә. Ахыр чиктә берничә башлап җибәрүчене, шул исәптән Детлефны да, төрмәгә утырталар.

Детлеф төрмәдән иреккә чыга. Тиздән Йәһвә Шаһитләре аңа «Ни өчен тормышта авырлыклар күп?» дигән трактат бирә. Детлеф анда язылганнарның дөреслеген шунда ук аңлый һәм Шаһитләр белән Изге Язмаларны өйрәнә башлый. Бу аның тормыш рәвешен тулысынча үзгәртә. 1996 елдан ул — ашкынучан Йәһвә Шаһите.

Зигфрид исемле элекке панк Томас исемле үтерелгән яшь кешенең яхшы дусты булган; соңрак ул да Йәһвә Шаһите булып киткән һәм хәзер җыелышта өлкән булып хезмәт итә. Зигфрид, Изге Язмаларга нигезләнгән нотык белән чыгыш ясар өчен, Детлефның җыелышына килә. (Томасның әнисе шулай ук кайвакыт шунда очрашуларга килә.) Детлеф Зигфридны төшке ашка чакыра. Якынча ун ел элек аларга үз нәфрәтләренә хуҗа булып тору авыр булыр иде. Бүген исә алар — бер-берсен яраткан кардәшләр.

Детлеф һәм Зигфрид җирдәге оҗмахта терелтеп торгызылган Томас белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Детлеф болай ди: «Моның турында уйлау гына да мине дулкынландыра. Эшләгәннәрем өчен шулхәтле үкенәм». Бүгенге көндә алар башкаларга Йәһвә турында һәм Изге Язмалар биргән шатлыклы өмет турында сөйлиләр. Аларның бердәм теләге — яңа дөньяда Томаска да ярдәм итү.

Чыннан да, Аллаһының Сүзе шундый көчкә ия!

[4 биттәге иллюстрация]

Кеше тәне — Алла барлыкка китергән могҗиза.

[Чыганак]

Anatomy Improved and Illustrated, London, 1723, Bernardino Genga