Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар, кадерле мирасыгызны яклагыз

Ата-аналар, кадерле мирасыгызны яклагыз

Ата-аналар, кадерле мирасыгызны яклагыз

«Зирәклек... калкандыр... гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклый» (ВӘГАЗЬЧЕ 7:12).

1. Ни өчен ата-аналар балаларын бүләк дип санарга тиеш?

ДӨНЬЯГА яңа кеше туа. Ул бар яктан да әти-әнисенә охшаган. Аның тууы өчен алар җаваплы. Изге Язмаларда балалар «Ходайның мирасы» дип атала (Мәдхия 126:3). Йәһвә үзе Яшәү Бирүче булганга, ул чынлыкта үзенеке булганны әти-әниләргә ышанып тапшырган дип әйтеп була (Мәдхия 35:10). Ата-аналар, сез Аллаһыдан бирелгән мондый кадерле бүләккә ничек карыйсыз?

2. Маной, тиздән ата булачагын белгәч, нәрсә эшләгән?

2 Һичшиксез, мондый бүләкне басынкылык белән һәм рәхмәт белдереп кабул итәргә кирәк. Өч меңнән артык ел элек Маной исемле исраилле шулай эшләгән дә. Аның хатынына бер фәрештә килеп, баласы туачагы турында әйткән. Бу яхшы хәбәрне ишеткәч, Маной Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Эй, Ходаем! Безгә син җибәргән Аллаһы кешесе тагы килсен иде һәм туачак бала белән нәрсә эшләргә икәнен өйрәтсен иде» (Хакимнәр 13:8). Әти-әниләр, сез Маной үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә аласыз?

Ни өчен бүген Аллаһының ярдәме кирәк?

3. Ни өчен аеруча бүген балалар тәрбияләүдә Аллаһы ярдәме кирәк?

3 Аеруча бүген әти-әниләр балаларын тәрбияләүдә Йәһвәнең ярдәменә мохтаҗ. Ни өчен? Шайтан Иблис һәм аның җеннәре күктән җиргә бәреп төшерелгән. «Җиргә... кайгы,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачылыш 12:7—9, 12). Изге Язмаларда Шайтан «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» дип әйтелә (1 Петер 5:8). Арысланнар гадәттә иң көчсез яки яшь хайваннарга ташланалар. Шуңа күрә мәсихче әти-әниләр, балаларын яклар өчен Йәһвәдән җитәкчелек эзләсәләр, акыллы эш итәләр. Шулай эшләр өчен, сез күпме тырышлык куясыз?

4. а) Якын тирәдә арыслан йөргәне билгеле булса, әти-әниләр иң беренче нәрсә эшләячәк? б) Балаларга нәрсә яклау булачак?

4 Әгәр сезгә якын тирәдә арыслан йөргәне билгеле булса, сез һичшиксез иң беренче балаларыгызны яклау турында уйлар идегез. Шайтан — ул ерткыч. Ул Йәһвәнең хезмәтчеләрен, аның хуплавын югалтсыннар дип, юлдан яздырырга тырыша (Әюб 2:1—7; 1 Яхъя 5:19). Балалар аның йогынтысына аеруча тиз бирешүчән. Иблиснең тозакларына эләкмәс өчен, балаларга Йәһвә белән танышырга һәм аны тыңларга кирәк. Изге Язмалардан белем алу бик мөһим. «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дигән Гайсә (Яхъя 17:3). Моннан тыш, яшьләргә зирәклек, ягъни белгәннәрен аңлау һәм куллану сәләте кирәк. «Гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклаганга» күрә, сез, ата-аналар, балаларыгызны әкренләп хакыйкатькә өйрәтергә тиеш (Вәгазьче 7:12). Ләкин моны ничек эшләргә?

5. а) Зирәклеккә ничек өйрәтергә? б) Гыйбрәтле сүзләр китабында зирәклекнең кыйммәтлеге турында нәрсә әйтелгән?

5 Балаларыгызга Аллаһы Сүзен укый аласыз, һәм хәтта моны эшләргә кирәк тә. Ләкин аларга Йәһвәне яратырга һәм тыңларга ярдәм итү өчен, бу гына җитми — алар укылганны аңларга тиеш. Бер мисал карап китик. Балага урам аша чыгар алдыннан ике якка да карарга кирәк дип әйтәләрдер, бәлки. Шулай да кайбер балалар тыңламый. Ни өчен? Күрәсең, балага машина бәрдерергә мөмкин икәнлеге турында аңлатып җиткермиләр, шуңа күрә юл аша йөгереп чыгуның куркыныч икәне баланың хәтеренә тирән утырып калмаган. Шулай итеп «ахмаклык» бәлага китерә ала. Берәрсен зирәклеккә өйрәтер өчен, вакыт һәм зур түземлелек кирәк. Әмма зирәклек мондый тырышлыкларга лаек! «Аның [зирәклекнең] йөрер юллары — хозур-күркәм, атлаган сукмаклары тыныч-имин булыр,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Зирәк акыл — аны казанучылар өчен тереклек агачы ул, аны саклап торучылар өчен — бәхет» (Гыйбрәтле сүзләр 3:13—18; 22:15).

Зирәклек бирә торган өйрәтү

6. а) Ни өчен балалар еш кына акылсыз эш итә? б) Хәзерге вакытта нинди сугыш бара?

6 Еш кына балалар дөрес булганны эшләргә өйрәтелмәгәнгә түгел, ә өйрәтү аларның йөрәгенә барып җитмәгәнгә күрә начар эшләр башкаралар. Иблис яшьләрнең йөрәге өчен көрәш алып бара. Ул алар бу дөньяның бозык йогынтысына никадәр бирелүчән икәнен җентекләп күзәтә. Ул шулай ук аларның начарлык эшләргә тумыштан килгән гөнаһлы теләгеннән файдалана (Яратылыш 8:21; Мәдхия 50:7). Ата-аналар балаларының йөрәкләре өчен чын сугыш алып барылуын аңларга тиеш.

7. Ни өчен балага нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен әйтү генә җитәрлек түгел?

7 Ата-аналар балага нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен сөйләгәндә, алар баланы берәр әхлакый принципка өйрәттек дип уйлыйлар. Алар, бәлки, балага алдарга, урларга һәм никахтан тыш җенси мөнәсәбәткә керергә ярамый дип әйткәннәрдер. Ләкин бала моны әти-әнисе әйткәнгә күрә генә тыңлармы? Аңа шуны аңлатырга кирәк: бу Йәһвәнең кануннары. Һәм бала Аллаһының әмерләренә буйсыну акыллы икәнен аңларга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; Еврейләргә 13:4).

8. Баланы акыллы эш итәргә ничек өйрәтеп була?

8 Галәмнең катлаулы булуы, үсемлекләр һәм хайваннарның күптөрлелеге, ел фасылларының алмашынуы — боларның барысы балаларга акыллы Иҗат Итүченең барлыгын аңларга ярдәм итә (Римлыларга 1:20; Еврейләргә 3:4). Моннан тыш, балага Аллаһының аны яратуы турында, мәңгелек тормыш мөмкин булсын өчен, үзенең Улын аның өчен корбан итеп биргәнлеге һәм Аллаһыны тыңлап, аны сөендереп була икәне хакында сөйләргә кирәк. Шулай эшләп, Иблиснең каршылык күрсәтергә тырышуына карамастан, балада Йәһвәгә хезмәт итү теләге үстерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 22:6; 27:11; Яхъя 3:16).

9. а) Тормыш өчен кирәкле өйрәтү нәрсә таләп итә? б) Аталар нәрсә эшләргә чакырыла, һәм бу нәрсә аңлата?

9 Баланы яклый торган һәм аны дөрес эш итәргә дәртләндерә торган өйрәтү вакыт, игътибар һәм планлаштыру таләп итә. Бу сорауда әти-әниләргә Аллаһы җитәкчелеге буенча эш итәргә кирәк. Изге Язмаларда болай диелгән: «Сез, аталар... аларны [балаларыгызны], Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» (Эфеслеләргә 6:4). Бу нәрсә аңлата? «Үгет-нәсыйхәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «акыл салу» дигән мәгънә йөртә. Шулай итеп, аталар үз балаларына Йәһвәнең акылын салырга чакырыла. Һичшиксез, яшьләр өчен бу яхшы яклау булачак! Әгәр балаларга Аллаһының карашын, аның фикер йөртү рәвешен салсак, алар начар эшләр эшләргә теләмәс.

Ярату тудырган теләк

10. Тәрбияләү яхшы нәтиҗәгә китерсен өчен, бала турында нәрсә белергә кирәк?

10 Һичшиксез, сез балагызга яхшы тәрбия бирергә телисез. Әмма моның өчен сезне эш итәргә ярату дәртләндерергә тиеш. Яхшы аралашу монда зур роль уйный. Балагызның тормышы белән кызыксыныгыз, аның фикер йөртү рәвешен аңларга тырышыгыз. Тыныч вакыт сайлап, аның белән аралашыгыз һәм күңелендә булганның барысын да сөйләргә дәртләндерегез. Кайчакларда аның әйткәннәре сезне шаккатырырга мөмкин. Ләкин хисләрегезне бик күрсәтмәгез. Ә кызыксыну белән тыңлагыз.

11. Аллаһы акылын балабызга ничек салырга?

11 Әлбәттә, сез балагызга Изге Язмалардан Аллаһының канунында җенси бозыклык хөкем ителә икәнен укыгансыздыр һәм хәтта моны берничә тапкыр эшләгәнсездер (1 Көринтлеләргә 6:18; Эфеслеләргә 5:5). Һәм, бәлки, бала Йәһвәнең нәрсәне хуплавын, ә нәрсәне хупламавын аңлагандыр. Шулай да, балага Аллаһының акылын салыр өчен, бу гына җитми. Балалар белән Йәһвә кануннарының кыйммәтлеге турында сөйләшергә кирәк. Аларга аның кануннары акыллы һәм файдалы икәненә инанырга кирәк, шулай ук алар бу кануннарга буйсыну Аллаһыны яратуыбызны күрсәтә икәнен аңларга тиеш. Балалар белән сөйләшүне Изге Язмаларга нигезләнеп алып барыгыз һәм аларга Аллаһының карашын кабул итәргә булышыгыз — шулай эшләп кенә балаларга Йәһвәнең акылын салып була.

12. Үз балаңа җенси мөнәсәбәтләргә дөрес караш булдырырга ничек ярдәм итеп була?

12 Җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә, сез баладан болай дип сорый аласыз: «Син Йәһвәнең никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләрне тыючы кануны хакында нәрсә уйлыйсың? Бу канунга буйсыну кешене бәхетсез итәме?» Балагыздан үз карашын аңлатуын сорагыз. Аннары, Аллаһы биргән могҗиза — бала тудыру сәләте турында сөйләшкәннән соң, болай дип сорагыз: «Син ничек уйлыйсың, яратучан Аллаһы кануннарны безне тормыш рәхәтлекләреннән мәхрүм итәр өчен биргәнме? Яисә аның кануннары безне бәхетле итәр өчен һәм безне яклар өченме?» (Мәдхия 118:1, 2; Ишагыйя 48:17). Баланың бу турыда чынлыкта нәрсә уйлавын аңларга тырышыгыз. Шуннан соң аның игътибарын тормыштан алынган мисалларга юнәлтеп, җенси азгынлыкның никадәр күп кайгы-хәсрәт китергәнен күрсәтә аласыз (2 Патшалык 13:1—33). Әйе, балага Аллаһы акылын салыр өчен, аңа Аллаһы карашын аңларга һәм кабул итәргә ярдәм итеп, аның белән сөйләшү бик мөһим. Әмма сез эшли алырлык тагы бер нәрсә бар.

13. Нәрсәне аңлау балаларга Йәһвәне тыңларга аеруча булыша ала?

13 Балага Йәһвәне тыңламау нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйләү генә җитми, шулай ук үзебезне тоту рәвешебез Йәһвәгә тәэсир итә икәнен аңлату да акыллы булачак. Изге Язмалардан балагызга Йәһвәнең ихтыярын үтәмәсәк, аңа авырту китерәбез икәнен күрсәтегез (Мәдхия 77:41). Аңардан: «Ни өчен Йәһвәне рәнҗетергә теләмисең?»,— дип сорагыз һәм болай дип аңлатыгыз: «Аллаһының дошманы Шайтан без Йәһвәгә аны яратудан түгел, ә эгоистик теләкләрдән чыгып хезмәт итәбез дип раслый». Аннары Әюб турында сөйләгез: ничек ул, сафлык саклап, Йәһвәнең йөрәген сөендергән һәм Шайтанның ялган раславына җавап биргән (Әюб 1:9—11; 27:5). Бала аңларга тиеш: ул үзенең тәртибе белән Йәһвәгә я кайгы китерә, я аны шатландыра ала (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Шушы һәм башка бик күп сорауларны балаларга «Бөек Остаздан өйрән» * дигән китап ярдәмендә аңлатып була.

Яхшы нәтиҗәләр

14, 15. а) «Бөек Остаз» дигән китапта нәрсәләр балаларны дөрес эшләргә дәртләндерә? б) Бу китапны кулланып, сез нинди яхшы нәтиҗәләргә ирештегез? (26, 27 нче битләрдәге рамканы да карагыз.)

14 Хорватиядәге бер ир-ат «Бөек Остаз» дигән китапны җиде яшьлек оныгы белән бергәләп укый. Һәм ул оныгының аңа болай дип әйткәнлеге хакында язган: «Әнием миңа бер эш кушты, ә минем эшлисем килмәде. Шулчак мин „Тыңлаучанлык сине саклый“ дигән бүлекне исемә төшердем. Һәм әнием янына килеп, сине тыңлаячакмын дип әйттем». Ә «Ни өчен алдарга ярамый» дигән бүлек турында Флоридада (АКШ) яшәүче ирле-хатынлы менә нәрсә әйткән: «Андагы сораулар балаларны күңелләрендә булганны сөйләргә дәртләндерә һәм бу сораулар аларга башка очракларда танырга теләмәгән нәрсәләрне танырга ярдәм итә».

15 «Бөек Остаз» дигән китапта 230 дан артык рәсем бар, һәм аларга язулар яки аңлатмалар китерелә. «Еш кына минем улым битнең икенче ягын ачарга кирәк булганда да рәсемнән күзен ала алмый,— дигән бер рәхмәтле әни.— Рәсемнәр матур да, сабак та бирәләр яки, ким дигәндә, алар балаларны сорау бирергә дәртләндерәләр. Караңгы бүлмәдә телевизор карап утыручы бер малай сурәтләнгән рәсем турында улым: „Әни, бу малай нәрсә эшли ул?“ — дип сорады. Аның тавышыннан ук монда нәрсәнеңдер дөрес булмаганын сизүе беленеп тора иде». Бу рәсемгә «Безнең бар эшләребезне кем күрә?» дигән язу китерелгән.

Мөһим өйрәтү

16. Бүген балаларны нәрсәгә өйрәтү мөһим һәм ни өчен?

16 Балалар җенси әгъзаларның кешегә нәрсә өчен бирелгәнен белергә тиеш. Ләкин моның турында сөйләү һәрвакытта да җиңел түгел. «Мин үскән вакытта җенси әгъзаларны белдерүче сүзләрне куллану әдәпсезлек дип санала иде»,— дигән бер журналист хатын. Үзенең балаларын өйрәтү хакында ул: «Миңа оялуымны җиңәргә туры киләчәк»,— дип язган. Чыннан да, әгәр ата-аналар оялганга җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшүдән кача икән, бу баланы якламый. Сексуаль яктан бозык кешеләр балаларның белмәвеннән файдалана. «Бөек Остаздан өйрән» дигән китапта бу тема әдәпле һәм ихтирамлы итеп аңлатыла. Балаларга җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләү аларны гыйффәтлегеннән мәхрүм итми, ә менә сөйләмәсәк, алар аны югалта ала.

17. Ничек итеп «Бөек Остаз» дигән китап әти-әниләргә балаларына җенси тәрбия бирергә ярдәм итә?

17 Бу китапның унынчы бүлегендә явыз фәрештәләрнең җиргә төшкәне һәм әзмәверләрнең аталары булып киткәнлеге хакында бәян ителә. Һәм: «Син җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә беләсең?» — дигән сорау бирелә. Китапта гади һәм шул ук вакытта ихтирамлы җавап бирелә. Аннары, 32 нче бүлектә, балаларны сексуаль яктан бозык кешеләрдән ничек якларга икәнлеге хакында сүз бара. Күп хатлардан күренгәнчә, мондый өйрәтү бик мөһим. Бер хатта болай дип әйтелә: «Үткән атнада минем улым Джаван педиатрга барды. Врач аннан әти-әниең синең белән җенси әгъзалар кешегә нәрсә өчен бирелгән икәне турында сөйләштеме дип сораган. Бу сорауны яңа китабыбыз ярдәмендә карап чыгуыбызны белгәч, ул бик гаҗәпләнгән».

18. «Бөек Остаз» дигән китапта дәүләт символларына табыну турында нәрсә әйтелә?

18 Башка бер бүлектә өч яшь яһүд — Седрах, Мисах һәм Авденаго турындагы Изге Язмалар хикәясе карала. Бу өч яшь яһүд Бабыл дәүләтенең символы булып торган потка тезләнеп баш ияргә теләмәгәннәр (Данил 3:1—30). «Бөек Остаз» дигән китапта потка табыну белән флагка честь бирү арасында турыдан-туры бәйләнеш бар дип әйтелә, әмма моны барысы да танымый. Шулай да моның турында Эдвард Гэффниның «Ю. С. католик» журналына интервью биргәндә нәрсә дип әйткәненә игътибар итегез. Аның кызы, мәктәптә беренче көнен укып кайтканнан соң, анда аларга яңа дога өйрәткәннәре турында әйткән. Әтисе бу доганы кабатлап бирүен үтенгәч, кызы кулын йөрәгенә куеп, горурлык белән: «Флагка тугрылык сакларга ант итәм...»,— дип сөйли башлаган. «Һәм кинәт мин аңладым,— дип сөйли Гэффни.— Йәһвә Шаһитләре хак булганнар. Мәктәпләребездә беренче класслардан ук дәүләткә җан-тән белән бирелгәнлек тәрбияләнә. Һәм бу үзенә күрә бер дин булып тора».

Бар тырышлыгыбызга лаек

19. Балаларны тәрбияләү ничек бүләкләнергә мөмкин?

19 Һичшиксез, балалар тәрбияләү бар тырышлыгыбызга лаек. Канзас штатында (АКШ) яшәүче бер анага улының хаты шулкадәр тәэсир иткән, хәтта күзләренә яшь тулган. Менә нәрсә язган аның улы: «Мин эмоциональ яктан сәламәт булырга ярдәм иткән тәрбия алуыма бик бәхетлемен. Мин әтигә дә, сиңа да бик рәхмәтле» (Гыйбрәтле сүзләр 31:28). «Бөек Остаздан өйрән» дигән китап тагы бик күп ата-аналарга балаларын бу кадерле мирасны яклап тәрбияләргә булышачак.

20. Әти-әниләр нәрсәне һәрвакыт исләрендә тотарга тиеш, һәм бу аларга ничек тәэсир итәргә тиеш?

20 Безнең балаларыбыз мөмкин кадәр күбрәк вакыт, көч һәм игътибар бирүебезгә лаек. Балачак шулкадәр тиз үтә! Балаларыгыз белән аралашу һәм аларга ярдәм итү өчен һәр мөмкинлектән файдаланыгыз. Сез моңа бер дә үкенмәячәксез. Нәтиҗәдә алар сезне яратачак. Исегездә тотыгыз: балаларыгыз — Аллаһы бүләге. Алар — кадерле мирас! (Мәдхия 126:3—5). Һәм сез алар өчен Аллаһы каршында җаваплы!

[Искәрмә]

^ 13 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Рус телендә бар. «Аллаһыны ничек шатландырырга?» дигән исемле 40 нчы бүлекне карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен ата-аналарга аеруча хәзерге вакытта балаларын якларга кирәк?

• Баланы зирәклеккә ничек өйрәтергә?

• Балалар белән нинди мөһим сорауларны карап чыгарга кирәк?

• «Бөек Остаз» дигән китап ата-аналарга балаларын тәрбияләргә ничек ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26, 27 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Һәрбер кеше өчен китап

«Бөек Остаздан өйрән» дигән китап ата-аналарга һәм башка олы кешеләргә балалар белән бергә Гайсә Мәсихнең өйрәтмәләре турында укып, фикер алышырга ярдәм итәр өчен әзерләнгән булган. Бу китапны укыган олы кешеләр дә алган белемнәре өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдерә.

Техаста (АКШ) яшәүче бер ир-ат болай дигән: «„Бөек Остаздан өйрән“ дигән китап гади һәм яхшы итеп өйрәтә. Ул безне, яшебезгә карамастан, хәтта минем кебек 76 яшьлек кешене дә рухландыра. Яшь чактан ук Йәһвәгә хезмәт итүчедән бик зур рәхмәт сезгә».

Бу китапны укыган Лондонда (Англия) яшәүче бер хатын-кыз болай дип язган: «Матур-матур рәсемнәр һичшиксез әти-әниләр һәм балаларның күңелләрен биләп алачак. Сораулар һәм китапның төзелеше сокландыргыч, шулай ук четерекле сорауларны карап чыгу юлы да искитәрлек, мәсәлән андый сорауларның берсе „Ничек Гайсә якланган булган“ исемле 32 нче бүлектә карала». Аның хаты мондый сүзләр белән тәмамлана: «Бу китап күбесенчә Йәһвә Шаһитләренең балалары өчен хәзерләнсә дә, ул укытучылар белән башкаларда да булса, алар бик шат булырлар дип уйлыйм. Мин бу китапны шатлык белән кулланачакмын».

Массачусетс штатыннан (АКШ) бер хатын-кыз китапта «уйлап ясалган [күп] рәсемнәр» бар дип билгеләгән. Ул болай дип тә язган: «Бу китап балалар өчен бастырылган булса да, анда каралган темалар шулай ук безгә, олы кешеләргә, Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләребез турында уйланырга ярдәм итә».

«Нинди гаҗәеп китап!» — дигән сүзләр белән шатлыгын белдергән Мэн штатында (АКШ) яшәүче бер хатын-кыз. «Ул балалар өчен генә түгел, ә безнең барыбыз өчен, чөнки без Аллаһы балалары. Ул минем күңел түрләремә иреште, бик күп хисләр уятып, аларны тынычландырды һәм мин тынычлык тойдым. Мин үземне Йәһвәгә, үз Әтиемә кебек, якын хис иттем. Гомеремдә булган бар кайгы-хәсрәтләремне ул юк итте һәм миңа, шулай ук, аның нияте ап-ачык күренә башлады». Ул бар кешеләрне бу китапны укып чыгарга чакыра.

Киотода (Япония) яшәүче бер хатын-кыз бу китапны үзенең оныкларына укыганда, алар аңа мондый сораулар бирде дип язган: «Бу малай нәрсә эшли? Ни өчен бу кызны әрлиләр? Бу әни кеше нәрсә эшли? Ә бу юлбарыс?» «Анда безнең өчен кызык булган нәрсәләр турында әйтелә, шуңа күрә мин аны китапханәләрдәге бар китаплардан яхшырак күрәм».

Калгари шәһәрендә (Канада) яшәүче бер әти кеше бу китапны алу белән үзенең 6 яшьлек кызы һәм 9 яшьлек малае белән укый башлаганы турында сөйли. «Аларга бу китап шунда ук ошады,— ди ул.— Балаларым игътибарлы иде һәм сорауларга чын күңелдән җавап бирделәр. Алар үзләрен бу өйрәнүнең аерылгысыз өлеше итеп сизделәр, һәм бу аларга үзләренең уй-хисләрен белдерергә мөмкинлек бирде. Алар җанланып китте, һәм кызым бу яңа китапны һәр кич бергәләп укуыбызны телим дип әйтте».

Бер шундый өйрәнүдән соң бу ата болай дигән: «Без улым белән Йәһвә һәм аның ниятләре турында берничә сәгать сөйләшеп утырдык. Бу китапны уку улымда бик күп сораулар тудырды. Ул тыныч йокы теләп: „Әтием, без кабат укырбызмы? Минем шундый күп сорауларым бар, һәм минем Йәһвә турында бөтен нәрсәне беләсем килә“,— дигәч, күзләрем яшь белән тулды».

[25 биттәге иллюстрация]

«Бөек Остаз» дигән китаптагы рәсемнәр һәм аларга китерелгән язулар балаларны өйрәтүдә бик нык ярдәм итә.

Һанани Петерне ничек итеп алдаган?

Безнең бар эшләребезне кем күрә?