Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыбыз — кадерле мирас

Балаларыбыз — кадерле мирас

Балаларыбыз — кадерле мирас

«Менә, Ходайның мирасы — балалар; Аның бүләге — ана эченнән килгән табыш» (МӘДХИЯ 126:3).

1. Беренче кеше баласы ничек туган?

ӘЙДӘГЕЗ, бер могҗизаны карап чыгыйк. Ул могҗиза Йәһвә Алла беренче ир белән хатынны аерым бер сәләт белән барлыкка китергәнгә мөмкин булган. Әти кеше Адәм һәм әни кеше Хаува, бер күзәнәккә башлангыч бирер өчен, үз өлешләрен керткәннәр. Ул күзәнәк Хаува карынында яңа кеше, ягъни җирдәге беренче кеше баласы булып үскән (Яратылыш 4:1). Безнең көннәрдә дә балага узу һәм баланың тууы кешеләрне гаҗәпләндерә, һәм күпләр моны чыннан да могҗиза дип саный.

2. Ни өчен хатын-кыз карынындагы яңа кешенең үсешен могҗиза дип атап була?

2 Әни карынында әти белән әни якынлык кылу нәтиҗәсендә күзәнәк барлыкка килә, һәм аннан якынча 270 көн эчендә бала үсә, аның организмы триллионнарча күзәнәктән тора. Бу башлангыч күзәнәкнең эчендә, 200 дән артык күзәнәк төрен җитештерер өчен, кирәкле «инструкция» бар. Бу гаҗәеп «инструкция» буенча, нәкъ кирәкле тәртиптә, үз вакытында шул бик тә катлаулы күзәнәкләр барлыкка килә, һәм нәтиҗәдә яңа кеше туа! Моның ничек булганын кеше әлегә тулысынча аңлап бетерми.

3. Бала тудыру сәләте өчен кешеләр Аллаһыга бурычлы дигән сүзләр белән ни өчен күп кенә акыллы кешеләр ризалаша?

3 Чынлыкта бу баланы кем барлыкка китергән? Әлбәттә, яшәүнең үзен Барлыкка Китерүче. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ходайның безгә Алла икәнен белегез, безне Ул тудырган, һәм без — Аныкы» (Мәдхия 99:3). Сез, ата-аналар, бик яхшы беләсез: мондый кадерле сабыйның барлыкка килүендә сезнең ниндидер аерым сәләтләрегез роль уйнамый, юк. Аның тууы өчен сез Аллаһыга бурычлы, ул үзенең чиксез акылы ярдәмендә кешеләргә бала тудыру сәләтен бүләк иткән. Мең еллар дәвамында акыллы кешеләр Бөек Иҗат Итүчегә бала туу могҗизасы өчен дан китерәләр. Син дә шулай эшлисеңме? (Мәдхия 138:13—16).

4. Йәһвәдә кешеләрнең нинди сыйфаты беркайчан да булмаган?

4 Йәһвә ир белән хатынга балалар булдыру мөмкинлеге биргән. Әмма аны мондый биологик процессны гына уйлап чыгарган каты күңелле Барлыкка Китерүче дип атап буламы? Кайбер кешеләр каты күңелле булса да, Йәһвә Алла андый түгел (Мәдхия 77:38—40). Изге Язмаларда, Мәдхия 126:3 тә болай диелә: «Менә, Ходайның мирасы — балалар; Аның бүләге — (ана) эченнән килгән табыш». Нәрсә ул мирас һәм ул нәрсәне исбатлый? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

Мирас һәм бүләк

5. Ни өчен балаларны мирас дип әйтеп була?

5 Мирасны бүләк белән чагыштырып була. Әти-әниләргә, үз балаларына мирас калдырыр өчен, еш кына күп һәм тырышып эшләргә туры килә. Мирас — бу акча, җир участогы яки берәр кыйммәтле милек булырга мөмкин. Һәрхәлдә, мирас әти-әнинең яратуын күрсәтә. Аллаһы әти-әниләргә мирас итеп балалар биргән дип әйтелә Изге Язмаларда. Балалар — бу Аллаһыдан ярату белән бирелгән кыйммәтле бүләк. Сез, әти-әниләр, балаларыгызны Галәмне Барлыкка Китерүче ышанып тапшырган бүләк итеп кабул итәсезме? Эшләрегез моны күрсәтәме?

6. Аллаһы кешеләргә бала табу сәләтен нинди ният белән биргән?

6 Йәһвә кешеләрне бала табу сәләте белән бүләкләгән, чөнки ул Адәм белән Хауваның җир йөзен үз балалары белән тутыруларын теләгән (Яратылыш 1:27, 28; Ишагыйя 45:18). Йәһвә миллионлаган фәрештәләрне үзе барлыкка китерсә дә, ул һәрбер кешене үзе барлыкка китереп тормаган (Мәдхия 103:4, АМТ; Ачылыш 4:11). Моның урынына Аллаһы кешеләрне балалар тудыру сәләте белән барлыкка китергән, һәм балалар үз ата-аналарына охшаш булырга тиешләр иде. Яңа кешене дөньяга тудыру һәм аның турында кайгырту — бу әти белән әни өчен искиткеч өстенлек! Ата-аналар, сез Йәһвәгә бу кадерле мирас өчен рәхмәтлеме?

Гайсә калдырган үрнәктән өйрәнәбез

7. Кайбер әти-әниләрдән аермалы буларак, Гайсә «адәм балаларына» ничек кызыксыну һәм кызгану күрсәткән?

7 Кызганычка каршы, бар әти-әниләр дә балаларын «бүләк» итеп кабул итми. Күпләр үз балаларын кызганмый. Мондый ата-аналар Йәһвә белән аның Улының карашын күрсәтмиләр (Мәдхия 26:10; Ишагыйя 49:15). Гайсә балалар белән кызыксынган. Ул, җиргә кеше булып килер алдыннан, әле күктә куәтле рухи шәхес булган чакта да, «адәм балаларын күреп сөенгән» дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 8:31). Аның кешелекне яратуы шулхәтле зур булган ки, ул үз теләге белән үзенең тормышын, без мәңгелек тормыш ала алсын өчен, корбан итеп биргән (Маттай 20:28; Яхъя 10:18).

8. Гайсә әти-әниләр өчен нинди яхшы үрнәк калдырган?

8 Җирдә булганда, Гайсә аеруча әти-әниләр өчен яхшы үрнәк калдырган. Кайсы яктан? Ул, үзенә авыр булганда да һәм вакыты әз булса да, балалар өчен вакыт бүлеп куйган. Ул аларның базар мәйданында уйнауларын күзәткән һәм моны кешеләрне өйрәткәндә ачык мисал итеп кулланган (Маттай 11:16, 17). Иерусалимга соңгы тапкыр килгәч, Гайсә үзенең газап чигеп үләчәген белгән. Кешеләр аның янына балаларын алып килгәндә, аның шәкертләре, күрәсең аны борчылулардан сакларга теләп, балаларны кире борып җибәргәннәр. Әмма Гайсә үз шәкертләрен моның өчен шелтәләгән. Балаларны яратканга, ул болай дип әйткән: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз» (Марк 10:13, 14).

9. Ни өчен эшләр сүзләргә караганда күпкә мөһимрәк булырга мөмкин?

9 Без Гайсәнең үрнәгеннән күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Балалар безнең яныбызга эшләребез бик күп чакта килгәндә, без нәрсә эшлибез? Гайсә үрнәге буенчамы? Гайсә балаларга әзерлек белән вакыт һәм игътибар биргән, һәм балаларга аеруча үз әти-әниләреннән нәкъ шул кирәк. Әлбәттә: «Мин сине яратам»,— дигән сүзләр мөһим. Әмма эшләребез сүзләребездән күпкә мөһимрәк. Яратуыгызны әйткән сүзләрегез генә түгел, ә күбрәк эшләгән эшләрегез күрсәтә. Ярату балаларга җитәрлек вакыт бүлеп куюдан, аларга игътибарлы һәм кайгыртучан булудан күренә. Әмма, ата-аналар шулай эшләсә дә, алар күрергә өметләнгән яхшы нәтиҗәләрне, бәлкем, озак вакыт көтәргә туры килер. Сабыр булыгыз. Гайсәнең үз шәкертләре белән үзен ничек тотканына игътибар итеп һәм аңа охшарга тырышып, без сабырлыкка өйрәнә алабыз.

Гайсәнең сабырлыгы һәм яратуы

10. Ничек Гайсә шәкертләрен басынкылыкка өйрәткән, һәм бу шунда ук уңышлы булганмы?

10 Гайсәгә шәкертләренең алар арасында кайсысы иң бөек дип бәхәсләшкәннәре билгеле булган. Бер көнне, шәкертләре белән Кәпәрнаумга килгәч, Гайсә алардан: «„Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез?“ — дип сорады. Алар исә эндәшмәделәр, чөнки юлда барган чакта, араларында кайсысы иң бөек, дип бәхәсләшкән иделәр». Аларны шелтәләр урынына, Гайсә, сабырлык күрсәтеп, аларны басынкы булырга өйрәтүче ачык мисал китерә (Марк 9:33—37). Нәтиҗәсе булганмы? Шунда ук түгел. Алты ай үткәч, Ягъкуб белән Яхъя үз әниләрен Гайсә янына алар өчен үз Патшалыгында күренекле урын сорасын дип җибәрәләр. Гайсә сабырлык күрсәтеп, кабат аларның фикер йөртүләрен төзәтә (Маттай 20:20—28).

11. а) Гайсәнең рәсүлләре, аның белән өске бүлмәгә җыелгач, нинди эшне башкармаганнар? б) Гайсә нәрсә эшләгән, һәм аның тырышлыклары шунда ук уңышлы булганмы?

11 Б. э. 33 елының Коткарылу бәйрәме якынлаша, һәм Гайсә үз шәкертләре белән аны үткәрергә җыена. Өске бүлмәгә җыелгач, 12 рәсүлнең берсе дә өйдәге хезмәтче яки хатын-кыз башкарырга тиеш булган эшне үтәргә теләми: башкаларның аякларын юмый (1 Патшалык 25:41; 1 Тимутегә 5:10). Шәкертләренең һаман да югары урын алырга омтылуларын күргәч, Гайсә, мөгаен, бик нык борчылгандыр! Шуңа күрә ул аларның аякларын юып чыга һәм аларны, үзе күрсәткән үрнәкне тотып, башкаларга хезмәт итәргә чакыра (Яхъя 13:4—17). Алар аны тыңлаганмы? Изге Язмаларда шул ук кичне, соңрак, «алар арасында, безнең кайсыбыз иң бөеге булып исәпләнергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты» дип әйтелә (Лүк 22:24).

12. Әти-әниләр балалар тәрбияләгәндә, ничек Гайсәнең үрнәге буенча эш итә ала?

12 Әти-әниләр, балаларыгызның сезнең биргән киңәшегезне тотмаганы бармы? Алайса, сез Гайсә хисләрен аңлый аласыз. Әмма шуңа игътибар итегез: Гайсә, рәсүлләре үз хаталарын төзәтергә ашыкмаса да, аларга ышанычын югалтмаган. Аның сабырлыгы ахыр чиктә яхшы уңышлар китергән (1 Яхъя 3:14, 18). Әти-әниләр, сезгә, балаларыгызны өйрәтүдә өзлексез булып, Гайсә күрсәткән ярату белән сабырлыкны күрсәтергә кирәк.

13. Баланың әйтәсе сүзе булса, ни өчен әти-әниләргә тупас булмаска кирәк?

13 Балалар әти белән әнисе аларны ярата һәм алар белән кызыксына икәнен күрергә тиеш. Гайсә үз шәкертләренең нәрсә уйлаганнарын белергә теләгән, шуңа күрә алар сорау биргәндә аларны тыңлаган. Ул аларны үз фикерләрен әйтергә дәртләндергән (Маттай 17:25—27). Әйе, яхшы өйрәтүче игътибар белән тыңлый һәм кеше белән эчкерсез кызыксына. Шуңа күрә әти-әниләргә балалары сорау биргәндә: «Кит әле! Вакыт юк икәнен күрмисеңме әллә?» — дип тупас әйтергә ярамый. Сезнең чыннан да вакытыгыз булмаса, соравыңа соңрак җавап бирермен дип әйтегез. Әмма үз сүзегездә торыгыз, соңрак балагыз белән сөйләшеп алыгыз. Шул чакта бала сез чыннан да аның белән кызыксынасыз икәнен күрәчәк һәм сезгә күбрәк ышаныч белдерәчәк.

14. Балаларына ярату күрсәтүдә әти-әниләр Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

14 Әти-әниләргә балалары белән назлы булу, аларны кочаклау урынлымы? Бу яктан да алар Гайсәдән үрнәк ала алалар. Изге Язмаларда Гайсә «балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады» дип әйтелә (Марк 10:16). Сез ничек уйлыйсыз, балалар нәрсә хис иткән? Әлбәттә аларга Гайсә белән рәхәт һәм яхшы булган, алар аңа тартылганнар! Әти-әниләр, балаларыгызга карата назлы булсагыз һәм ярату күрсәтсәгез, алар сезнең өйрәтүегезне һәм төзәтүләрегезне теләбрәк кабул итәчәкләр.

Балалар белән күпме вакыт үткәрергә?

15, 16. Хәзер тәрбияләүнең нинди методикасы тәкъдим ителә, һәм моңа, күрәсең, нәрсә эткән?

15 Кайберәүләр балаларга чыннан да күп игътибар һәм вакыт бүлеп куярга кирәк микән дип шикләнә. Хәзер балаларны тәрбияләүдә яңа ысул — «сыйфатлы вакыт» методикасы тәкъдим ителә. Бу ысулны яклаган кешеләр балалар белән «әзрәк, ләкин сыйфатлырак» аралашырга кирәк дип әйтәләр. Бу принцип буенча, ата-аналарга балалары белән озак вакыт үткәрергә кирәк түгел, аралашуны планлаштырырга һәм сыйфатлы итәргә генә кирәк. Бу ысул уңышлымы һәм балаларның иминлеге турында уйлап төзелгәнме?

16 Күп кенә балалар белән аралашкан бер язучы шуны билгеләгән: балалар «әти-әниләренең алар белән күбрәк вакыт үткәрүләрен тели», һәм шулай ук алар «әти-әниләрен беркем яисә бернәрсә белән дә уртаклашырга теләми». Ә бер профессор менә нәрсә дигән: «Ата-аналар үз гаепләрен сизгәннәр. Ләкин яңа методика тәкъдим ителгәч, аларның балалары белән әзрәк вакыт үткәрер өчен акланырлык сәбәпләре бар». Балаларга күпме вакыт бүлеп куярга соң?

17. Балалар нәрсәгә мохтаҗ, һәм әти-әниләрдән нәрсә көтелә?

17 Изге Язмаларда балалар белән күпме вакыт үткәрергә икәнлеге әйтелми. Әмма исраиллеләргә балаларыгыз белән өйдә дә, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да сөйләшегез дип әйтелгән булган (Канун 6:7). Моннан без шуны ачык итеп күрәбез: әти-әниләргә үз балалары белән һәр көн өзлексез аралашырга һәм аларны өйрәтергә кирәк булган.

18. Гайсә үз шәкертләрен ничек өйрәткән, һәм әти-әниләр аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә ала?

18 Гайсә үз шәкертләрен алар белән ашаганда да, бергә йөргәндә дә, хәтта ял иткән вакытта да уңышлы өйрәткән. Шулай итеп ул аларны өйрәтер өчен һәркайсы мөмкинлекне кулланган (Марк 6:31, 32; Лүк 8:1; 22:14). Нәкъ шулай ук әти-әниләр, балалары белән яхшы аралашыр өчен һәм аларны Йәһвә юлларына өйрәтер өчен, һәркайсы мөмкинлекне кулланырга әзер булырга тиеш.

Нәрсәгә һәм ничек өйрәтергә

19. а) Балалар белән вакыт уздырудан тыш, тагын нәрсә кирәк? б) Әти-әниләргә балаларын иң беренче итеп нәрсәгә өйрәтергә кирәк?

19 Балаларны уңышлы тәрбияләр өчен, алар белән вакыт уздыру һәм аларны өйрәтү генә әз. Шулай ук нәрсәгә без аларны өйрәтәбез — шунсы мөһим. Моның турында Изге Язмаларда болай диелә: «Мин сиңа бүген әйткән бу сүзләрне... балаларыңның күңеленә сал». Балаларны нинди «бу сүзләргә» өйрәтергә кирәк? Һичшиксез, сүз бу шигырьдән өстәрәк китерелгән сүзләр турында бара: «Ходайны, синең Аллаһыңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, һәм бөтен көчең белән ярат» (Канун 6:5—7). Гайсә Мәсих бу сүзләрне Аллаһының иң мөһим әмере дип атаган (Марк 12:28—30). Әти-әниләргә иң беренче итеп балаларына Йәһвә Алла турында белем бирергә кирәк, һәм ни өчен ул гына бөтен җан белән яратуга һәм буйсынуга лаеклы икәнен аңлатырга кирәк.

20. Аллаһы борынгы замандагы әти-әниләргә үз балаларын нинди әмерләргә өйрәтергә кушкан?

20 Әмма ата-аналар балаларының күңеленә салырга тиеш «бу сүзләр» Аллаһыны бөтен җаның белән ярат дип өйрәтүне генә аңлатмый. Канун китабының алдагы бүлекләрендә Муса кабат Ун әмер дип аталган кануннарны санап чыккан, аларны Аллаһы ике ташка язган. Бу әмерләр арасында шулай ук алдамаска, урламаска, үтермәскә һәм җенси азгынлыкка бирелмәскә дигән әмерләр бар (Канун 5:11—22). Шулай итеп, борынгы замандагы әти-әниләргә балаларны әхлакый яктан өйрәтүнең мөһимлеге күрсәтелгән булган. Мәсихче әти-әниләргә дә, балалары имин һәм бәхетле булып үссен өчен, моңа охшаш белемнәр бирергә кирәк.

21. Аллаһы сүзен балаларның «күңеленә салу» нәрсәне аңлата?

21 Шуңа игътибар итик: әти-әниләргә «бу сүзләргә» яки әмерләргә балаларын ничек итеп өйрәтергә кирәк икәне әйтелгән булган: «Аларны балаларыңның күңеленә сал». Монда «күңеленә сал» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «әйтелгәннәр төгәл итеп хәтергә тирән утырсын өчен, өзлексез кабатлап яки кисәтеп өйрәтү» дигәнне аңлата. Шулай итеп, Аллаһы ата-аналарга, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне балаларның хәтерендә уеп калдыру өчен, аларны рухи яктан тәрбияләү турында һәрьяклап уйларга һәм аны планлаштырырга куша.

22. Балаларын өйрәтер өчен, исраиллеләргә нәрсә эшләргә кушылган булган, һәм бу нәрсәне аңлата?

22 Мондый планлаштырылган өйрәтү әти-әнидән тырышлык таләп итә. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Син аларны [«бу сүзләрне», яки Аллаһы әмерләрен] билге итеп кулыңа бәйләп куй һәм алар күзләрең өстендә бәйләвеч кебек булсын; һәм син аларны үзеңнең өй ишеге яңагына һәм капка ишегенә язып куй» (Канун 6:8, 9). Бу сүзләр әти-әниләр Аллаһы кануннарын ишек яңагына яки капка ишегенә язып куярга яки канун күчермәләрен үз кулына яки күзләре өстенә бәйләп куярга тиеш дигәнне аңлатмый, юк. Бу сүзләрнең асылы шунда: әти-әниләр Аллаһының үгетләрен балаларына һәрвакыт өйрәтеп торырга тиеш. Аларны өйрәтү регуляр, даими булырга тиеш, һәм нәтиҗәдә Аллаһының үгетләре һәрвакыт балаларның күз алдында булачак.

23. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

23 Ата-аналарга үз балаларын аеруча нәрсәгә өйрәтү мөһим? Ни өчен балаларны үзләрен яклый белергә өйрәтергә кирәк? Ата-аналарның үз балаларын уңышлырак өйрәтә алу өчен нинди ярдәме бар? Ата-аналарны борчыган бу һәм башка сораулар чираттагы мәкаләдә каралачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен ата-аналар балаларына кыйммәтле бүләк итеп карарга тиеш?

• Ата-аналар һәм башкалар Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

• Балаларга күпме вакыт бүлеп куярга кирәк?

• Балаларны нәрсәгә һәм ничек өйрәтергә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Исраиллеләр балаларын кайчан һәм ничек өйрәтергә тиеш булган?

[22 биттәге иллюстрацияләр]

Ата-аналар балаларына Аллаһы үгетләрен өзлексез өйрәтеп торырга тиеш.