Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең тәгълиматлары һәм бу дөнья

Гайсәнең тәгълиматлары һәм бу дөнья

Гайсәнең тәгълиматлары һәм бу дөнья

«ГАЙСӘ халык алдында һәм шәкертләре белән генә сөйләшкәндә әйткән һәм Инҗилдә язылган барлык үз сүзләрен ике сәгатьтә сөйләп бирә алыр иде,— дип язган Изге Язмалар тәрҗемәчесе Эдгар Гудспид.— Әмма хәтта бу сүзләр дә шулхәтле дәртләндерә, сокландыра һәм шундый нык тәэсир итә ки, кешелеккә андый зур йогынты ясаган кеше юк дип тә әйтеп була».

Б. э. 33 елында Гайсә Мәсих җирдәге хезмәтен тәмамлаганда, якынча 120 кеше генә аның шәкерте булган (Рәсүлләр 1:15). Ә безнең көннәрдә ике миллиардка якын кеше үзен христиан дип атый. Берничә йөз миллион кеше Гайсәне пәйгамбәр дип саный. Аның әйткән сүзләре, һичшиксез, кешелеккә бик нык тәэсир иткән.

Хәтта христиан динен тотмаган кешеләр дә Гайсәнең бөтен дөньяга көчле йогынты ясаганын таный. Мәсәлән, яһүдләр раввины Гиман Энелов болай дип язган: «Гайсә кешелекнең дини тарихында кешелеккә иң зур йогынты ясаган, иң популяр шәхес булды, кешеләр иң күп белемнәр аның турында алырга тырыша». Ул шулай ук болай дигән: «Гайсәнең кешелеккә никадәр нык тәэсир иткәнен кем үлчәп чыга ала? Ул күрсәткән ярату, ул биргән юату, ул эшләгән игелек, ул тудырган өмет һәм шатлык — боларның барысын Гайсәдән күбрәк башкарган кеше юк. Гайсә үзенә җәлеп иткән һәм башкаларга бик нык тәэсир иткән. Күренекле һәм бөек кешеләр арасында беркем дә бу яктан Гайсәгә тиң була алмый. Ул тарихта иң зур кызыксыну уяткан шәхес». Һиндстанның җитәкчесе Мохандас Ганди болай дип әйткән: «Кешелек өчен Гайсәдән күбрәк эшләгән кешене мин белмим. Һичшиксез, христиан динендә бернинди начарлык та юк». «Әмма проблема сездә, христианнарда. Сез үз тәгълиматыгыз буенча яшәмисез»,— дип өстәгән ул.

Христиан динен тоткан кешеләр инде күп гасырлар дәвамында Гайсә Мәсих әмерләрен үтәмичә яши. Христиан дине тарихчысы Сесил Джон Каду болай дип билгеләгән: «Чиркәүләр әкренләп әхлак нормаларын санга сукмый башлаган» һәм «христиан дине җитәкчеләре моңа... якынча 140 нчы елда игътибар иткән». Ул болай дип әйткән: «Барлык кешеләр өчен билгеле булган әхлак нормаларын үтәүгә йомшаклык күрсәтү бу дөнья гадәтләренә карата тагын да түземлерәк булуга китергән».

Император Константин христиан динен кабул иткәч — IV гасырда — әхлак ягыннан бозыклык аеруча беленә башлаган. Джон Каду болай дип яза: «Чиркәү, Константин белән килешү төзеп, бик зур компромисска барган дип билгели тарихчылар, һәм аларның кайберләре моны хәтта үкенеч белән әйтә». Үткән гасырларда үзләрен христиан дип атаган кешеләр Гайсә Мәсих исемен хурлаучы күп эшләр башкардылар.

Әмма чынлыкта Гайсә нәрсәгә өйрәткән? Аның тәгълиматлары безгә нинди файда китерә?

[3 биттәге иллюстрация]

«Кешелек өчен Гайсәдән күбрәк эшләгән кешене мин белмим». (Мохандас Ганди)

[3 биттәге иллюстрация]

«Кешелеккә андый зур йогынты ясаган кеше юк». (Эдгар Гудспид)

[Чыганак]

Culver Pictures