Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең тәгълиматлары һәм сез

Гайсәнең тәгълиматлары һәм сез

Гайсәнең тәгълиматлары һәм сез

ҮТКӘН мәкаләдән күренгәнчә, Гайсәнең тәгълиматлары, һичшиксез, бөтен дөньяга зур йогынты ясаган. Шулай да һәрберебезгә үз-үзеннән: «Минем үземә Гайсәнең тәгълиматлары тәэсир итәме?» — дип сорарга кирәк.

Аның тәгълиматлары күптөрле темаларны үз эченә ала. Гайсә биргән кыйммәтле сабакларны тормышның һәркайсы өлкәсендә кулланып була. Әйдәгез, Гайсәнең тормышта нәрсәне беренче урынга кую турында, Аллаһы белән дуслык үстерү һәм кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу хакында нәрсәгә өйрәткәнен, проблемаларны чишү һәм көч кулланудан баш тарту хакында нәрсә әйткәнен карап чыгыйк.

Тормышта нәрсәне беренче урынга куярга?

Бүгенге тиз үзгәрүчән дөнья шулкадәр күп вакыт һәм көчебезне ала ки, рухи нәрсәләр еш кына икенче урынга күчә. Мәсәлән, 30 яше дә тулмаган бер ир-атның очрагын карап чыгыйк (аны Джерри дип атарбыз). Джеррига рухи темалар турында сөйләшү һәм яңа нәрсәләргә өйрәнү ошаса да, ул болай дип зарлана: «Минем моның белән җитди шөгыльләнергә бер дә вакытым юк. Мин атнага алты көн эшлим. Якшәмбе көн минем бердәнбер ял көнем. Күп эш эшләргә кирәк, ә бу барлык көчемне ала». Әгәр шундый ук авырлыкларыгыз булса, сезгә Гайсәнең Таудагы вәгазендә биргән киңәше ярдәм итә ала.

Гайсә аны тыңларга җыелган халык төркеменә болай дигән: «Тормышыгыз өчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң? Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң? Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Һәм кием өчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. Әмма сезгә әйтәм: Сөләйман патша үзенең бөтен мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне инде бигрәк тә киендермәсмени, аз иманлылар? Шулай итеп: „Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:25—33). Без бу сүзләрдән нәрсәгә өйрәнәбез?

Гайсәнең бу сүзләр белән үзебезнең һәм гаиләбезнең ихтыяҗлары хакында кайгыртырга кирәк түгел дип әйтәсе килмәгән, юк. «Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тимутегә 5:8). Шулай да Гайсә, тормыштагы мөһим нәрсәләрне истә тотсак һәм рухи нәрсәләрне беренче урынга куйсак, Аллаһы башка ихтыяҗларыбыз хакында кайгыртачак дип вәгъдә иткән. Гайсәнең бу сүзләреннән шуңа өйрәнәбез: нәрсәне без беренче урынга куярга тиеш. Шушы киңәшне тотсак, бәхетле булачакбыз, чөнки «рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле» (Маттай 5:3).

Аллаһы белән дуслык үстерү

Рухи яктан фәкыйрьләр Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә кирәклеген таный. Без берәрсе белән яхшы мөнәсәбәтләрне ничек булдырабыз? Бу кеше белән якыннанрак танышырга тырышабыз. Аның карашларын, төрле нәрсәләргә мөнәсәбәтен, сәләтләрен белер өчен, яхшы якларын, нәрсә яратуы һәм нәрсә яратмавын аңлар өчен, безгә вакыт бүлеп куярга кирәк. Аллаһы белән дуслык үстерүгә килгәндә дә шуны ук әйтеп була. Аны яхшы итеп белергә кирәк. Шәкертләре турында дога кылганда, Гайсә болай дигән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Әйе, Аллаһы белән дуслык үстерү өчен, аның белән танышырга кирәк. Мондый белемнең бердәнбер чыганагы — Аллаһының рухландырылган Сүзе, Изге Язмалар (2 Тимутегә 3:16). Безгә, аны өйрәнер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк.

Ләкин белем алу гына җитәрлек түгел. Шул ук догада Гайсә: «Алар Синең сүзеңне тоттылар»,— дигән (Яхъя 17:6). Безгә Аллаһыны танып белергә генә түгел, алган белемебез буенча эш итәргә дә кирәк. Шул чакта гына без Аллаһының дусты була алабыз. Белә торып дустыбызның карашларына һәм принципларына каршы килгәнне эшләсәк, дуслыгыбыз ныгырмы? Билгеле, Аллаһының карашлары һәм принциплары бөтен тормышыбыз белән җитәкчелек итәргә тиеш. Шундый ике принципның ничек итеп кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга ярдәм иткәнен карап чыгыйк.

Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу

Бер тапкыр Гайсә, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга нәрсә ярдәм итүен күрсәтер өчен, кыска гына хикәя сөйләгән. Бу хикәядә бер патша турында бәян ителгән. Ул патша үзенең хезмәтчеләреннән хисап эшен таләп иткән. Аларның берсенең бик зур бурычы булган, ләкин бу кеше патшага акчаларны кайтарып бирә алмаган. Патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да сатырга һәм бурычын түләтергә әмер биргән. Бурычлы кеше йөзтүбән капланып: «Бурычымны көтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!» — дип ялварган. Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән. Ләкин бу хезмәтче, патшадан чыгып киткәч, үзенә бик әз генә акча тиешле хезмәттәшен табып, акчаны кайтаруын таләп итә башлаган. Хезмәттәше мәрхәмәт күрсәтүен үтенсә дә, бу хезмәтче аны, бурычын түләгәнгә кадәр, төрмәгә утырткан. Патша моның турында ишеткәч, аның ачуы чыккан. «Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш идең бит!» — дигән ул. Һәм кичерергә теләмәгән хезмәтчене, бөтен бурычын түләп бетергәнгә кадәр, төрмәгә утырткан. Хикәянең ахырында Гайсә: «Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк»,— дигән (Маттай 18:23—35).

Камил булмаган кешеләр буларак, без еш ялгышабыз. Аллаһыга каршы гөнаһ эшләнгәнгә күрә, безнең бик зур бурычыбыз бар. Һәм бу бурычны без беркайчан да аңа кайтарып бирә алмаячакбыз. Без эшли алган бердәнбер нәрсә — аның кичерүен эзләү. Һәм Йәһвә Алла, әгәр без кардәшләребезне безгә каршы эшләгән гөнаһлары өчен кичерсәк, безнең барлык гөнаһларыбызны кичерергә әзер. Нинди әһәмиятле фикер! Гайсә үзенең шәкертләрен: «Башкаларның безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:12).

Проблеманың сәбәбен аңлау

Гайсә кеше характерын бик әйбәт белгән һәм аңлаган. Ул проблемаларны аларның сәбәбен юк итеп чишәргә өйрәткән. Ике мисал карап китик.

«Сезнең ата-бабаларыгызга: „Үтермә! Кеше үтерүче Аллаһы тарафыннан хөкем ителәчәк“,— диелгәнне сез ишеттегез,— дигән Гайсә.— Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек» (Маттай 5:21, 22). Бу сүзләр белән Гайсә кеше үтерү көч кулланудан гына тормавын, ә бу проблеманың сәбәбе тирәнрәк ятуын күрсәткән. Бар нәрсә кеше үтерүче үзенең күңелендә йөрткән уйлардан башлана. Әгәр кешеләр үз ярсуларын тыйсалар һәм тирән ачуга үсәргә рөхсәт итмәсәләр, көч куллану башка булмас иде. Кешеләр бу тәгълимат буенча яшәсә, кан коюга китергән күпме вакыйга булмас иде!

Ә күп кайгы китерүче башка проблеманың сәбәбе турында Гайсә менә нәрсә әйткән: «„Зина кылма“,— дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. Әгәр сине уң күзең гөнаһка төшерсә, аны умырып алып, читкә ташла!» (Маттай 5:27—29). Гайсә шуны күрсәткән: зина кылу — ул әхлаксыз тәртип кенә түгел. Бу проблеманың сәбәбе — әхлаксыз теләкләр. Әгәр үзебездә дөрес булмаган теләкләрне үстермичә, аларны йөрәгебездән «умырып алсак», әхлаксыз тәртиптән сакланып калачакбыз.

«Кылычыңны кынына тыгып куй»

Гайсәгә хыянәт иткән һәм аны кулга алган төнне шәкертләренең берсе, кылычын чыгарып, Гайсәне якларга керешкән. Гайсә аңа болай дип боерган: «Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:52). Икенче көнне иртән Гайсә Понти Пилатка: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән (Яхъя 18:36). Күпме зирәклек бар бу тәгълиматта!

Беренче мәсихчеләр Гайсәнең көч кулланмаска дигән боерыгына ничек караганнар? Бер китапта болай дип әйтелә: «Һәртөрле көч куллану һәм берәрсен имгәтү... [Гайсәнең тәгълиматлары] буенча ярамый торган нәрсә буларак тыелганга күрә, сугышларда катнашу законсыз икәне ачык аңлашылган. [...] Беренче мәсихчеләр Гайсәнең сүзләрен төгәл тотканнар һәм йомшак булу вә җәберләүгә җәберләү белән җавап кайтармау турындагы үгет-нәсихәтен туры мәгънәдә аңлаганнар. Алар үзләренең динен тынычлык белән тыгыз бәйләгән; алар сугышларны, анда кан коелганга, каты хөкем иткән» («The Early Christian Attitude to War»). Әйе, үзләрен христианнар дип атаучыларның барысы да бу тәгълимат буенча яшәсә, кешелек тарихы бөтенләй башка булыр иде!

Гайсәнең барлык тәгълиматлары да сезгә файда китерә ала

Гайсәнең без карап чыккан тәгълиматлары күркәм, гади һәм тәэсир итәрлек. Аның тәгълиматлары белән танышу һәм аларны тормышта куллану кешеләргә файда китерә ала *.

Сез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләре сезгә кеше кайчан да булса сөйләгән иң акыллы тәгълиматларның файдасын күрергә шатланып ярдәм итәчәк. Рәхим итеп, алар белән бәйләнешкә керегез яки бу журналның 2 нче битендәге адресларның берсе буенча языгыз.

[Искәрмә]

^ 22 абз. Гайсәнең тәгълиматларын бер-бер артлы «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» (рус) дигән китап ярдәмендә карап чыгарга була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.