Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»

«Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»

«Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»

«Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуңа күрә... Аллаһыны данлагыз» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 6:20).

1, 2. а) Муса Кануны буенча, хуҗа үз исраилле-колы белән үзен ничек тотарга тиеш булган? б) Үз хуҗасын яраткан кол нәрсә сайлый алган?

«БОРЫНГЫ заманда коллык гадәти, киң таралган булган,— дип әйтелә бер китапта.— Мисыр, Греция һәм Рим экономикасы нигезендә коллар башкарган эш торган. Б. э. I гасырында Италиядә яшәүчеләрнең 33 проценты, ә башка илләрнең 20 проценты кол булган» («Holman Illustrated Bible Dictionary»)

2 Кол тоту борынгы Исраилдә дә булган, әмма Муса Кануны яһүд-колларны яклаган. Мәсәлән, Канунда исраилле кол булып хезмәт итсә дә, бу алты елдан артык булмаска тиеш дип язылган булган. Җиденче елны аңа үзе өчен «бернәрсә түләмичә иреккә чыгарга» рөхсәт ителгән. Әмма коллар белән үзеңне тоту турындагы кагыйдәләр шулхәтле гадел һәм яхшы булган ки, хәтта Муса Канунында болай диелгән булган: «Әгәр дә кол: „Мин үз хуҗамны, хатынымны һәм балаларымны яратам һәм иреккә бармыйм“,— дип әйтсә, шул чакта хуҗасы аны илаһлар алдына китерергә тиеш һәм аны ишек яки ишек яңагы янына китерергә тиеш; һәм хуҗасы без белән аның колагын тишәргә тиеш, һәм ул аның колы булып мәңгегә калачак» (Чыгыш 21:2—6; Левиләр 25:42, 43; Канун 15:12—18).

3. а) Беренче гасыр мәсихчеләре нинди коллыкны кабул иткәннәр? б) Безне Аллаһыга хезмәт итәргә нәрсә этә?

3 Мондый үз теләгең белән коллыкта калу чын мәсихчеләр коллыгына күрсәтүче үрнәк булган. Мәсәлән, Изге Язмаларны язуда катнашкан Паул, Ягъкуб, Петер һәм Яһүд үзләрен Аллаһы һәм Мәсих коллары дип атаганнар (Титуска 1:1; Ягъкуб 1:1; 2 Петер 1:1; Яһүд 1). Паул Тессалуникә шәһәрендә яшәгән мәсихчеләрнең «хак һәм тере Аллаһының коллары булыр өчен» (ЯД), «потларны калдырып Аллаһыга таба борылдыгыз» дип исләренә төшергән (1 Тессалуникәлеләргә 1:9). Шул мәсихчеләрне үз теләкләре белән Аллаһы коллары булырга нәрсә эткән? Ә кол булып хезмәт иткән исраиллене ирекле тормышка китмичә кол булып калырга нәрсә эткән? Үз хуҗасына мәхәббәт түгелме? Мәсихчеләр коллыгы Аллаһыны яратуга нигезләнгән. Тере һәм хак Аллаһыны белгәч, без аны ярата башладык, һәм бу безне «бөтен йөрәгебез һәм бөтен җаныбыз белән» аңа хезмәт итәргә дәртләндерде (Канун 10:12, 13). Ләкин нәрсә соң ул Аллаһының һәм Мәсихнең колы булу? Ничек бу көндәлек тәртибебездә күренергә тиеш?

«Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»

4. Ничек без Аллаһының һәм Мәсихнең коллары булып китәбез?

4 Кол — бу «хуҗаның законлы милке булган һәм аңа тулысынча буйсынган кеше». Йәһвәгә үз тормышыбызны багышлагач һәм суга чумдырылу үткәч, без аның законлы милке булабыз. «Сез... үзегезнеке түгел. Чөнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»,— дип аңлата рәсүл Паул (1 Көринтлеләргә 6:19, 20). Әлбәттә, түләнгән хак — бу Гайсә Мәсихнең йолым корбаны, чөнки аның нигезендә Аллаһы безне үзенең хезмәтчеләре итеп кабул итә: я майланган мәсихчеләр итеп, я аларның җирдә яшәргә өметләнгән ярдәмчеләре итеп (Эфеслеләргә 1:7; 2:13; Ачылыш 5:9). Шулай итеп, суга чумдырылу үтү белән, без «Раббыныкы» (Римлыларга 14:8). Ә инде Гайсә Мәсихнең кыйммәтле каны белән йолып алынганга, без аның да коллары булып китәбез, һәм безнең аның әмерләрен үтәргә бурычыбыз бар (1 Петер 1:18, 19).

5. Йәһвә коллары буларак, безнең иң беренче бурычыбыз нинди, һәм ничек без аны үти алабыз?

5 Кол үз хуҗасына тыңлаучан булырга тиеш. Без үз теләгебез белән кол булдык, һәм безне моңа Хуҗабызны ярату дәртләндерде. «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез,— дип әйтелә 1 Яхъя 5:3 тә.— Ә Аның әмерләре авыр түгел». Шулай итеп, тыңлаучан булуыбыз — бу яратуыбызның һәм буйсынуыбызның дәлиле. Ул безнең һәркайсы эшебездә күренә. «Ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме,— дигән Паул,— һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 Көринтлеләргә 10:31). Көндәлек тормышыбыз белән, хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә без үзебезне «Йәһвәнең коллары» (ЯД) итеп күрсәтергә телибез (Римлыларга 12:11).

6. Аллаһының коллары булуыбыз карарлар кабул итүебезгә ничек тәэсир итә? Мисал китерегез.

6 Мәсәлән, карарлар кабул иткәндә үзебезнең күктәге Хуҗабыз, Йәһвәнең ихтыярын онытырга ярамый (Малахий 1:6). Җитди карар кабул иткәндә, Аллаһыга тыңлаучанлыгыбыз сыналырга мөмкин. Без аның киңәшләренә колак салырбызмы? Яки үзебезнең «хәйләкәр» һәм «бозык» йөрәкнең теләкләренә бирешербезме? (Иремия 17:9). Бер мисал карап чыгыйк. Кияүгә чыкмаган Мелиса исемле бер мәсихче апа-кардәшебез суга чумдырылу йоласын үткәннән соң, аның белән бер яшь ир-ат кызыксына башлый. Ул намуслы кеше кебек күренә, өстәвенә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп бара. Ләкин мәсихче өлкән Мелисага Йәһвәнең «Раббыга иман итүчегә генә» кияүгә чыгарга дигән әмеренә буйсыну акыллы булыр иде дип әйтә (1 Көринтлеләргә 7:39; 2 Көринтлеләргә 6:14). «Бу киңәшне тоту җиңел түгел иде,— дип таный Мелиса.— Әмма мин Аллаһыга аның ихтыярын үтәргә үземне багышлаганга, аның ачык күрсәтмәсе буенча эш итәчәкмен дип хәл иттем». Үткәннәрне искә төшереп ул болай ди: «Киңәш буенча эш итүемә мин шулхәтле шатмын. Чөнки теге яшь ир-ат тиздән Изге Язмалар өйрәнүен ташлады. Әгәр мин аның белән мөнәсәбәтләремне өзмәсәм, иман итмәгән кешедә кияүдә булыр идем».

7, 8. а) Ни өчен безгә кешеләргә яраклы булу турында чиктән тыш нык борчылмаска кирәк? б) Ничек кешеләрдән куркуны җиңәргә? Мисал китерегез.

7 Аллаһы коллары булганга, без кешеләр коллары булырга тиеш түгел (1 Көринтлеләргә 7:23). Әлбәттә, беркем дә кешеләрнең үзеннән читләшеп яшәгәнен теләми, әмма без шуны да истә тотарга тиеш: мәсихчеләрнең бу дөнья нормаларыннан аерылып торган нормалары бар. Паул: «[Мин] кешеләргә ярарга тырышаммы?» — дип сорый. Һәм үзе җавап бирә: «Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем» (Гәләтиялеләргә 1:10). Безнең яшьтәшләребезнең басымына бирешергә һәм кешеләргә яраклы булып яшәргә бер дә хакыбыз юк. Шуңа күрә, мондый басым белән очрашканда, без нәрсә эшли алабыз?

8 Испаниядә яшәүче Элена исемле яшь мәсихче кызның мисалын карап чыгыйк. Аның белән бергә укыган берничә кеше донор булган. Элена Йәһвә Шаһите, һәм ул үз канын донор булып бирмәячәк һәм үзенә дә кан җибәрергә рөхсәт итмәячәк — моны аның сыйныфташлары белә иде. Бер тапкыр бөтен группасы алдында моның турында сөйләргә мөмкинлек тугач, Элена барысын аңлатып биргән. «Дөресен генә әйткәндә, мин бик нык борчылган идем,— дип сөйли ул.— Әмма яхшы әзерләнеп килгәнгә, нәтиҗәсе яхшы булды. Группада минем белән бергә укыганнарның күбесе мине хөрмәт итә башлады, ә укытучы хезмәтең белән сокланам диде. Өстәвенә мин зур канәгатьлек хис иттем, чөнки мин Йәһвә исемен яклап чыктым һәм Изге Язмаларга нигезләнеп үз карашларымны ачык итеп аңлата алдым» (Яратылыш 9:3, 4; Рәсүлләр 15:28, 29). Әйе, Аллаһы һәм Мәсих коллары буларак, без башкалардан аерылып торабыз. Әмма без үз карашларыбызны кешеләргә ихтирам күрсәтеп якларга әзер булсак, күп очракларда алар безне хөрмәт итә башлыйлар (1 Петер 3:15).

9. Рәсүл Яхъя каршында пәйдә булган фәрештәдән без нәрсәгә өйрәнәбез?

9 Аллаһы коллары икәнебезне истә тоту, шулай ук, басынкы булып калырга булыша. Рәсүл Яхъяга күктәге Иерусалимның гаҗәеп күренеше бирелгәч, бу аңа шулхәтле нык тәэсир иткән ки, ул хәтта Аллаһы хәбәрен китергән фәрештә каршына баш ияргә дип тезләнгән. «Кара аны, моны эшләмә! — дигән аңа фәрештә.— Мин синең, пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен үтәүчеләрнең хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл» (Ачылыш 22:8, 9). Бу фәрештә Аллаһының бар колларына искиткеч үрнәк биргән! Кайбер мәсихчеләр җыелышларда махсус вазифалар үти. Әмма Гайсә болай дигән: «Сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын, һәм арагызда беренче булырга теләүче сезнең өчен кол булсын» (Маттай 20:26, 27). Гайсә шәкертләре буларак, без барыбыз да коллар.

«Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык»

10. Аллаһының тугры хезмәтчеләренә аның ихтыярын үтәү һәрвакытта җиңел булмаганына Изге Язмалардан мисаллар китерегез.

10 Камил булмаган кешеләргә Аллаһы ихтыярын үтәү һәрвакытта җиңел түгел. Йәһвә Мусага Исраил халкына барып, аларны Мисыр коллыгыннан чыгар дип әйткәч, Муса берникадәр вакыт икеләнеп торган (Чыгыш 3:10, 11; 4:1, 10). Юныс Нинәви халкына хөкем итү хәбәрен игълан ит дигән йөкләмә алгач, «Раббыдан ераграк китү өчен, Таршишка юл тоткан» (Юныс 1:2, 3). Иремия пәйгамбәрнең сәркатибе Варух көчсез калдым дип зарланган (Иремия 45:2, 3). Теләкләребез Аллаһы ихтыяры белән туры килмәгәндә, нәрсә эшләргә? Гайсә китергән бер ачык мисал бу сорауга җавап бирә.

11, 12. а) Лүк 17:7—10 да язылган Гайсәнең ачык мисалын кыскача гына сөйләп бирегез. б) Гайсә китергән ачык мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Гайсә көне буе басуда хуҗасының көтүен көткән хезмәтче яки кол турында сөйләгән. Бу кол, 12 сәгать авыр эш башкарганнан соң, өйгә арып кайткан, әмма хуҗасы аны утыртып, тәмләп аша дип чакырмаган. Киресенчә ул аңа: «Миңа кичке аш әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта миңа хезмәт күрсәт; шуннан соң үзең дә ашап-эчәрсең»,— дип әйткән. Кол үз хуҗасына хезмәт күрсәткәннән соң гына үзе турында кайгырта алган. Гайсә бу мисалны мондый сүзләр белән тәмамлый: «Шулай итеп, сез дә кушылганның барысын да башкарганнан соң: „Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез» (Лүк 17:7—10).

12 Гайсәнең бу мисал белән Йәһвә безнең аңа хезмәт итүебезне кадерләми дип әйтәсе килмәгән, юк. Изге Язмаларда ачык итеп әйтелә: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (Еврейләргә 6:10). Гайсә китергән ачык мисалдан без шундый сабак алабыз: кол үзен канәгатьләндерү турында уйламаска яки үзенең уңайлыкларын беренче урынга куймаска тиеш. Аллаһыга үзебезне багышлап аның колы булырга карар иткәч, без Аллаһы ихтыярын үзебезнекеннән югарырак куярга ризалык бирдек. Без үз ихтыярыбызны Аллаһы ихтыярына буйсындырырга тиеш.

13, 14. а) Кайсы очракларда безгә үз теләкләребезгә каршы барырга кирәк? б) Ни өчен без беренче урынга Аллаһы ихтыярын куярга тиеш?

13 Изге Язмаларны, шулай ук «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» басмаларын регуляр рәвештә өйрәнү зур тырышлык таләп итәргә мөмкин (Маттай 24:45). Ә берәр нәрсә уку безгә һәрвакыт авыр бирелсә яки басмада «Аллаһының тирәнлекләре... тикшерелсә», регуляр рәвештә өйрәнү тагын да авыррак булырга мөмкин (1 Көринтлеләргә 2:10). Шулай да безгә шәхси өйрәнү өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Утырып өйрәнү башлар өчен, кайвакыт көч кирәк. Алай эшләмәсәк, ничек без рухи яктан «өлкәннәр өчен» билгеләнгән «каты азыкка» теләк үстерә алабыз? (Еврейләргә 5:14).

14 Кайвакыт без эштән арып кайтабыз, һәм безгә үзебезне мәсихчеләр очрашуына барыр өчен мәҗбүр итәргә туры килә. Яки безгә, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә гадәтебез булмаганга, вәгазьләргә авырдыр. Без яхшы хәбәрне кайвакыт «үз ихтыярыбызга» каршы сөйлибез — моны Паул да таныган (1 Көринтлеләргә 9:17). Ләкин без моның барысын күктәге яраткан Хуҗабыз — Йәһвә эшләргә кушканга башкарабыз. Өйрәнер өчен, мәсихче очрашуларына барыр өчен яки вәгазьләр өчен тырышлыклар куйганнан соң, без әллә канәгатьлек белән шатлык кичермибезме? (Мәдхия 1:1, 2; 121:1; 144:10—13).

«Артыңа борылып карама»

15. Аллаһыга буйсынуда Гайсә нинди үрнәк биргән?

15 Гайсә Мәсих үзенең күктәге Атасына буйсынуда иң яхшы үрнәк күрсәткән. «Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем»,— дип әйткән ул үз шәкертләренә (Яхъя 6:38). Гетсимәни бакчасында авыр хисләр кичереп дога кылганда, ул болай дигән: «Атам! Әгәр мөмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын» (Маттай 26:39).

16, 17. а) Артта калдырган нәрсәләребезгә карашыбыз нинди булырга тиеш? б) Паул үзенең бу дөньядагы нинди мөмкинлекләрдән баш тартканын аңлаган. Моны күрсәтегез.

16 Гайсә Мәсих безнең Аллаһы коллары булырга дигән карарыбызга тугры булып калуыбызны тели. «Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен ышанычлы түгел»,— дигән ул (Лүк 9:62). Аллаһыга хезмәт иткәндә, безгә артта калдырган нәрсәләр турында өзлексез уйлау дөрес булмас иде. Безгә киресенчә, Аллаһы колы булырга карар иткәч, нәрсәгә ия булдык — шуны кадерләп яшәргә кирәк. Филиппуй шәһәрендәге мәсихчеләргә рәсүл Паул болай дип язган: «Раббым Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның өчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим» (Филиппуйлыларга 3:8).

17 Паул нәрсәне чүп-чар дип санаган һәм Аллаһы колы булып хезмәт итү биргән рухи бүләк исәбенә нәрсәдән баш тарткан? Моның турында уйлап карыйк. Паул бу дөнья уңайлыкларын да калдырган һәм яһүдләр диненең бер күренекле башлыгы булу мөмкинлегеннән дә баш тарткан. Паул яһүдләр динен тотуын дәвам итсә, ул, бәлкем, үз укытучысы Гәмәлиил улы Симеон дәрәҗәсендә булыр иде (Рәсүлләр 22:3; Гәләтиялеләргә 1:14). Симеон фарисейләр җитәкчесе булган һәм яһүдләрнең б. э. 66—70 елларындагы римлыларга каршы фетнәсендә, кайбер шикләре булса да, бик мөһим роль уйнаган. Шул сугыш вакытында ул үлгән. Аны я яһүдләрнең берсе, я Рим гаскәрие үтергәндер.

18. Йәһвәгә хезмәт итү нинди фатихалар китерә икәнен мисал аша күрсәтегез.

18 Паул үрнәгенә Йәһвә Шаһитләренең күпләре ияргән. «Мәктәпне тәмамлап берничә ел үткәч, мин Лондондагы күренекле бер юристның җаваплы сәркатибе булып урнаштым,— дип сөйли Джин.— Бу эш миңа ошаса да һәм күп итеп акча китерсә дә, күңелем шуны аңлый иде: мин Йәһвәгә күбрәк хезмәт итә алыр идем. Ахыр чиктә мин эшемне ташлап, пионер булып хезмәт итә башладым. Бу 20 ел элек булган иде. Шулай эшләгәнемә мин шундый шат! Тулы вакытлы хезмәт итүем, сәркатип булып хезмәт итүгә караганда, тормышымны күпкә баетты. Йәһвә Сүзе кеше тормышын үзгәртә, һәм моны күрү иң зур канәгатьлек китерә. Мондый эштә катнашу үзе бер рәхәтлек. Йәһвәгә биргәнебезне аның безгә биргәне белән чагыштырсак, беренчесе күпкә кечерәк».

19. Рухыбыз нинди булырга тиеш һәм ни өчен?

19 Вакыт узу белән шартларыбыз үзгәреп торырга мөмкин. Ләкин Аллаһыга багышлануыбыз үзгәрешсез кала. Без Йәһвә коллары булып калабыз. Вакытыбыз, көчебез, сәләтләребез һәм башка нәрсәләребезне ничек яхшырак кулланырга икәнен хәл итүне Йәһвә безнең үз ихтыярыбызга куя. Шуңа күрә моның барысын куллану аша Аллаһыга яратуыбыз күренергә мөмкин. Алар шулай ук фидакарьлек рухын никадәр киң күрсәтергә телибез икәнен күрсәтә (Маттай 6:33). Без, шартларыбызга карамастан, әллә Йәһвәгә иң яхшысын бирергә әзер булырга тиеш түгелме? Паул болай дип язган: «Тырышлык булганда, кемнең нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап бүләге кабул ителә» (2 Көринтлеләргә 8:12).

Аллаһыга хезмәт итү җимеш китерә

20, 21. а) Аллаһы коллары булу нинди җимеш китерә? б) Аллаһыга чын күңелдән хезмәт иткәннәрне Йәһвә ничек бүләкли?

20 Аллаһының колы булу авыр йөк түгел. Киресенчә, ул безне бәхетсез итүче авыр коллыктан азат итә. «Хәзер, гөнаһтан азат ителгәнлектән, Аллаһының коллары булгач,— дип язган Паул,— изгелеккә илтүче уңышка ия буласыз, нәтиҗәдә мәңгелек тормыш алырсыз» (Римлыларга 6:22). Аллаһының колы булу «изгелеккә илтүче» җимеш китерә: без изге, яки әхлакый яктан саф булган тәртипнең фатихаларын «урачакбыз». Моннан тыш, Аллаһы колы булу киләчәктә мәңгелек тормышка илтә.

21 Йәһвә үз колларына юмарт. Хезмәтебездә көчебездән килгәннең барысын да эшләгәндә, ул «күк капкаларын ача» һәм «өстебезгә фатихалар мул итеп бирә» (Малахий 3:10). Йәһвәнең колы булып мәңге хезмәт итү шундый рәхәт булачак!

Хәтерлисезме?

• Ни өчен без Аллаһы коллары булабыз?

• Ничек без Аллаһы ихтыярына буйсынуыбызны күрсәтәбез?

• Ни өчен без Йәһвә ихтыярын беренче урынга куярга әзер булырга тиеш?

• Ни өчен без «артка борылып карамаска» тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14, 15 биттәге иллюстрация]

Исраилдә үз теләгең белән кол булып калу мәсихчеләр коллыгына күрсәткән.

[15 биттәге иллюстрация]

Суга чумдырылу үткәч, без Аллаһы коллары булабыз.

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр Аллаһы ихтыярын беренче урынга куялар.

[16 биттәге иллюстрация]

Муса Аллаһы боерыгын алгач икеләнеп торган.