Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшибез, әмма инде үзебез өчен түгел

Яшибез, әмма инде үзебез өчен түгел

Яшибез, әмма инде үзебез өчен түгел

«Исәннәр [яшәсен, әмма] инде үзләре өчен түгел... дип, Мәсих барысы өчен дә үлде» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 5:15).

1, 2. Изге Язмада әйтелгән нинди әмер Гайсәнең I гасыр шәкертләрен үз-үзләре турында гына уйламаска дәртләндергән?

БУ ГАЙСӘНЕҢ җирдәге тормышының соңгы киче булган. Тагын берничә сәгатьтән соң ул барлык үзенә иман итәчәк кешеләр хакына үз тормышын бирәчәк. Шул кичне Гайсә үзенең тугры рәсүлләренә күп мөһим нәрсәләр турында әйткән. Шул исәптән аның шәкертләрен аерып торган бер сыйфат турында әмер биргән. «Сезгә яңа әмер бирәм,— дип әйткән ул,— бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).

2 Чын мәсихчеләргә бер-берсенә фидакарь ярату күрсәтергә һәм үзләренә караганда күбрәк кардәшләре турында уйларга кирәк. Мәсихче, икеләнмичә, «дуслары өчен» хәтта «җанын бирер» дип көтелә (Яхъя 15:13). Бу яңа әмерне беренче мәсихчеләр ничек үтәгән? Икенче гасыр язучысы Тертуллиан үзенең «Апология» дигән бер атаклы хезмәтендә кешеләрнең мәсихчеләр турында әйткән сүзләрен китерә: «Карагыз, ничек алар бер-берсен ярата, алар бер-берсе өчен хәтта үләргә әзер».

3, 4. а) Ни өчен безгә эгоизм белән көрәшергә кирәк? б) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Без дә «бер-беребезнең авыр йөкләрен күтәрешергә һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәргә» тиеш (Гәләтиялеләргә 6:2). Әмма Мәсихнең бу канунын үтәргә һәм Йәһвә Алланы бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек яратырга үз-үзеңне генә ярату, ягъни эгоизм хисе, бик нык комачауларга мөмкин (Маттай 22:37—39). Камил булмаганга, без күбрәк үзебез турында уйлыйбыз. Моңа шулай ук көндәлек стресс, мәктәптә яки эштә бер-берсен узарга тырышу һәм бәяләрнең котыруын өстәгез. Боларның барысы аркасында тумыштан килгән эгоизмга омтылыш көчәя. Эгоизм кими дип әйтеп булмый. Рәсүл Паул: «Соңгы көннәрдә... кешеләр үзләрен генә сөючән [булырлар]»,— дип кисәткән (2 Тимутегә 3:1, 2).

4 Гайсә җирдәге хезмәтенең азагында үз шәкертләренә эгоизмны җиңәргә ярдәм итүче өч адым турында әйткән. Бу нинди адымнар, һәм ничек алар безгә ярдәм итә ала?

Уңышлы дару

5. Гәлиләя өлкәсенең төньягында вәгазьләгәндә, Гайсә үз шәкертләренә нәрсә турында сөйли, һәм ни өчен бу аларны боектыра?

5 Гайсә Гәлиләянең төньягында, Филип Кайсариясе шәһәре янында вәгазьләгән. Бу тыныч, матур җирләрдә, бәлки, дөнья рәхәтеннән ваз кичү турында түгел, ә күбрәк ял итү турында уйлыйсы килгәндер. Ләкин Гайсә үз шәкертләренә үзенең «Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында» аңлата башлаган (Маттай 16:21). Гайсә җирдә Патшалыгын урнаштырачак дип көткән шәкертләрне бу сүзләр бик нык боектыргандыр! (Лүк 19:11; Рәсүлләр 1:6).

6. Ни өчен Гайсә Петерне каты итеп шелтәләгән?

6 Петер шунда ук Гайсәне «читкәрәк чакырып, каршы әйтә башлады: „Сине Аллаһы сакласын [«үзеңә игелекле бул», ЯД], Раббым! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!“». Гайсә нәрсә дип җавап биргән? «Гайсә, борылып, Петергә әйтте: „Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисең, синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке“». Петер белән Гайсәнең карашлары бик нык аерылып торган! Гайсә үзенә Аллаһы тарафыннан билгеләнгән фидакарьлек юлыннан барырга әзерлек белән ризалашкан. Берничә айдан соң бу юл аны җәфалану баганасындагы үлемгә китерергә тиеш булган. Петер исә җиңел, җайлы юл тәкъдим иткән. «Үзеңә игелекле бул»,— дигән ул. Һичшиксез, Петернең ниятләре изге булган. Әмма Гайсә аны шелтәләгән, чөнки Петер бу очракта Шайтан тәэсиренә бирелгән. Петердә «Аллаһы уйлары түгел, ә кеше» уйлары булган (Маттай 16:22, 23).

7. Маттай 16:24 тәге сүзләр буенча, Гайсә үз шәкертләренә нинди юл күрсәткән?

7 Петернең әйткән сүзләренә охшашны бүген дә ишетеп була. Бу дөнья да еш кына «үзеңә игелекле» булырга яки «җиңелрәк юл сайларга» чакыра. Гайсә исә тулысынча башка фикер йөртү тәкъдим иткән. «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын [«җәфалану баганасын», ЯД] алып, Минем арттан барсын»,— дигән ул үз шәкертләренә (Маттай 16:24). «Бу сүзләр [Гайсә] шәкерте булырга чакыру түгел,— дип әйтелә бер китапта.— Алар Мәсих чакыруын инде кабул иткәннәргә юнәлдерелгән һәм алар [Гайсә] шәкерте булу нәрсәне аңлата икәнлеге турында уйланырга чакыра» («The New Interpreter’s Bible»). Шулай итеп, иман итүчеләргә Гайсә әйткән өч адымны ясарга кирәк. Әйдәгез, бу адымнарның һәрберсен карап чыгыйк.

8. Үз-үзеңнән баш тарту нәрсәне аңлата?

8 Беренче адым. Без үз-үзебездән баш тартырга тиеш. «Үз-үзеннән баш тартсын» дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре эгоистик теләкләрдән һәм уңайлы тормыштан баш тартырга әзерлекне аңлата. Үз-үзеңнән баш тарту бу вакыт-вакыт кына кайбер күңел ачуларда катнашмау дигәнне аңлатмый. Бу шулай ук аскет булу яки үзеңә зыян китерү дә түгел. Без үзебездә бар булганны, тулысынча тормышыбызны Йәһвәгә теләп бирәбез — менә нинди мәгънәдә без башка «үзебезнеке түгел» (1 Көринтлеләргә 6:19, 20). Без үзебезгә түгел, ә Аллаһыга яраклы булырга телибез. Үз-үзеңнән баш тарту — бу Аллаһы ихтыярын үтәргә тәвәккәл булу һәм моны хәтта безнең камил булмаган теләкләргә каршы барырга туры килсә дә башкару. Үзебезне тулысынча Аллаһыга биргәнебезне аңа багышланып һәм суга чумдырылу үтеп күрсәтәбез. Шуннан соң без калган бар тормышыбызны багышлануыбыз буенча алып барырга тырышабыз.

9. а) Гайсәнең җирдә яшәгән көннәрендә җәфалану баганасы нәрсә символы булып хезмәт иткән? б) Җәфалану баганабызны алу безнең өчен нәрсәне аңлата?

9 Икенче адым. Без үзебезнең җәфалану баганабызны алырга тиеш. Беренче гасырда җәфалану баганасы газап, хурлык һәм үлем символы булып хезмәт иткән. Шуңа күрә бу баганада җинаятьчеләр генә җәзалап үтерелгән яки бу баганага аларның үле тәннәрен асып куйганнар. Җәфалану баганасы турында әйткәндә, Гайсә шуңа басым ясаган: мәсихчеләр бу дөньядан булмаганга эзәрлекләүләргә, хурлауга һәм хәтта үлемгә дә әзер булырга тиеш (Яхъя 15:18—20). Мәсихче принциплар безне бу дөньядан аерып тора, шуңа күрә бу дөнья кешеләренең безне «яманлавы» мөмкин (1 Петер 4:4). Мондый хәлнең мәктәптә, эштә һәм хәтта гаиләдә дә булуы ихтимал (Лүк 9:23). Шулай да без бу дөньяның безне хурлап торуына әзер, чөнки яшибез, әмма инде үзебез өчен түгел. Гайсә болай дип әйткән: «Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз! Күкләрдә сезнең әҗерегез зур булачак» (Маттай 5:11, 12). Чыннан да, Аллаһы хуплавы мөһимрәк.

10. Гайсә артыннан өзлексез бару нәрсәне аңлата?

10 Өченче адым. Гайсә Мәсих без аның артыннан өзлексез барырга тиеш дигән. У. Е. Вайн сүзлеге буенча, «артыннан бару» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе юлдаш булу, ягъни «шул ук юл белән баручы» дигәнне аңлата («An Expository Dictionary of New Testament Words»). «Кем дә кем: „Аллаһыда торам“,— ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш»,— дип әйтелә 1 Яхъя 2:6 да. Гайсә ничек гамәл иткән? Гайсә күктәге Атасын һәм шәкертләрен яраткан һәм мондый ярату эгоизмга урын калдырмаган. «Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады»,— дип язган Паул (Римлыларга 15:3). Гайсә хәтта үзе хәлсезләнгән яки ач булган очракларда да иң беренче итеп башкалар турында уйлаган (Марк 6:31—34). Гайсә, шулай ук, Патшалык турында вәгазьләр өчен һәм өйрәтү эшен алып барыр өчен бар көчен куйган. Без дә Гайсәнең «бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз... һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» дигән сүзләрен ашкынып үтәгәндә, аның үрнәге буенча эш итәргә тиеш түгелме? (Маттай 28:19, 20). Гайсә безгә үрнәк калдырган, һәм без «Аннан үрнәк алырга» тиеш (1 Петер 2:21).

11. Ни өчен үз-үзебездән баш тарту, җәфалану баганабызны алу һәм Гайсә Мәсих артыннан өзлексез бару безнең өчен мөһим?

11 Үз-үзебездән баш тарту, җәфалану баганабызны алу һәм Мәсих артыннан өзлексез бару — болар яшәвебез өчен бик мөһим. Бу адымнар — фидакарь ярату күрсәтергә комачаулаган эгоизм белән «чирләмәс» өчен яхшы дару. Моннан тыш Гайсә болай дигән: «Кем үзенең тормышын саклап калырга тели, ул аны югалтыр. Ә кем үзенең тормышын Минем хакка югалтса, ул аны табар. Бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, кешегә моннан ни файда? Ул, үзенең җанын кире кайтарып алыр өчен, нәрсә тәкъдим итә алыр икән соң?» (Маттай 16:25, 26).

Без ике хуҗага хезмәт итә алмыйбыз

12, 13. а) Гайсәдән киңәш сораган яшь башлыкны нәрсә борчыган? б) Гайсә яшь кешегә нинди киңәш биргән һәм ни өчен?

12 Гайсә аның шәкертләренә үз-үзләреннән баш тартырга кирәк дип басым ясаганнан соң берничә ай үткәч, аның янына бер бай яшь башлык килеп, мондый сорау бирә: «Остаз, мәңгелек тормышны алыр өчен мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш?» Гайсә аңа Аллаһының «әмерләрен үтә» дигән һәм аларның кайберләрен санап чыккан. Яшь кеше: «Мин боларны үтәп килдем»,— дигән. Бу кеше, күрәсең, эчкерсез булган һәм Канун әмерләрен үтәр өчен көченнән килгәннең барысын эшләгән. Шуңа күрә ул: «Миңа тагын нәрсә җитми?» — дип сораган. Җавап биргәндә Гайсә бу яшь кешегә гаҗәп чакыру белән мөрәҗәгать иткән: «Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр» (Маттай 19:16—21).

13 Гайсә бу яшь кешегә, Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәр өчен, байлыгыннан азат ителергә кирәк икәнен күргән, чөнки байлык аның тормышында бик күп игътибар таләп иткән. Гайсәнең чын шәкерте ике хуҗага — «Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмый» (Маттай 6:24). Аның күзе «яхшы», ягъни рухи әйберләргә тупланган булырга тиеш (Маттай 6:22). Үз байлыгыңны алып ярлыларга тарату — бу фидакарьлек рухын күрсәтү булыр иде. Алмашка Гайсә бу яшь кешегә күктәге хәзинәгә ия булу өстенлеген тәкъдим иткән. Аның өчен бу хәзинә — мәңгелек тормыш һәм Гайсә белән күктә идарә итү мөмкинлеге булган. Әмма яшь кеше үз-үзеннән баш тартырга әзер булмаган. Ул «борчуга төште һәм китеп барды. Чөнки ул бик бай кеше иде» (Маттай 19:22). Ләкин Гайсәгә ияргән башка кешеләр үзләрен икенче төрле тоткан.

14. Дүрт балыкчы Гайсәнең үзенә иярергә чакыруын ничек кабул иткән?

14 Якынча ике ел алдарак Гайсә моңа охшаш чакыру белән дүрт балыкчыга — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяга мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта аларның икесе балык тоткан, ә икесе ятьмә төзәткән. Гайсә аларга: «Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен!» — дигән. Нәтиҗәдә, аларның дүртесе дә балык тоту эшләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киткәннәр һәм үлемнәренә кадәр аның шәкерте булганнар (Маттай 4:18—22).

15. Безнең көннәрдәге бер Йәһвә Шаһите, Гайсәгә иярер өчен, нәрсәсен корбан иткән?

15 Безнең көннәрдә күп мәсихчеләр яшь байның үрнәгенә түгел, ә шул дүрт балыкчының үрнәгенә иярә. Алар, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, үз байлыкларын яки бу дөньяда күренекле яки данлы булып яшәү мөмкинлекләрен корбан итәләр. «22 яшемдә миңа бик мөһим карар кабул итәргә туры килде»,— дип сөйли Дебора. «Алты ай Изге Язмалар өйрәнгәннән соң, мин үз тормышымны Йәһвәгә багышларга теләдем, әмма гаиләдәгеләр каты каршы килде. Алар мультимиллионер иделәр һәм минем Шаһит булып хезмәт итүем аларның абруен төшерер дип курыктылар. Алар миңа я бу бай тормышны, я хакыйкатьне сайлар өчен 24 сәгать вакыт бирделәр. Әгәр мин Шаһитләр белән аралашуымны өзмәсәм, минем гаиләм мине мирассыз калдырыр иде. Йәһвә миңа дөрес сайлау ясарга булышты һәм карарым буенча эш итәр өчен көч бирде. Инде 42 ел мин тулы вакытлы хезмәтче һәм моңа бер дә үкенмим. Үз-үзеңне генә канәгатьләндерүгә багышланган, рәхәтлек китерүче тормышны ташлап, мин туганнарым алып барган мәгънәсез тормыштан һәм бәхетсезлектән кача алдым. Ирем белән бергә без йөздән артык кешегә хакыйкать белән танышырга ярдәм иттек. Бу рухи балалар минем өчен һәркайсы байлыкка караганда кыйммәтлерәк». Миллионлаган башка Шаһитләр моңа охшашны хис иткән. Ә син?

16. Яшибез, әмма инде үзебез өчен түгел икәнен безнең һәрберебез ничек күрсәтә ала?

16 Яшәгәндә инде үзе өчен яшәмәү теләге меңләгән Йәһвә Шаһитләрен пионер, ягъни Патшалыкның тулы вакытлы вәгазьчесе булып хезмәт итәргә дәртләндергән. Ә андый хезмәттә катнашырга мөмкинлекләре булмаган башка кардәшләр пионер рухы үстерәләр һәм бар көчләрен куеп Патшалык турында вәгазьләү эшенә булышалар. Әти-әниләр дә, балаларына рухи тәрбия бирер өчен вакытларын һәм үзләренең кайбер теләкләрен «корбан иткәндә», моңа охшаш рух күрсәтәләр. Патшалыкны беренче урынга куйганыбызны күрсәтер өчен безнең һәрберебезнең үз мөмкинлекләре бар (Маттай 6:33).

Кемнең яратуы безне дәртләндерә?

17. Нәрсә безне һәртөрле корбаннарга дәртләндерә?

17 Фидакарь ярату күрсәтеп яшәү бу җиңел юл түгел. Әмма моңа безне нәрсә дәртләндергәне турында уйлап кара. Паул болай дип язган: «Мәсихнең яратуы безне [«дәртләндерә», ЯД], бер Кеше һәммәсе өчен үлгән... Исәннәр инде үзләре өчен түгел, бәлки үзләре өчен Үлгән һәм үледән Терелтелгән өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы өчен дә үлде» (2 Көринтлеләргә 5:14, 15). Мәсих яратуы безне инде үзебез өчен яшәмәскә дәртләндерә. Нинди куәтле дәртләндерүче көч! Мәсих безнең хакка үлгәнгә, безнең аның өчен яшәргә бурычыбыз барлыгын без әллә сизмибезме? Аллаһы белән Мәсихнең безгә күрсәткән тирән яратулары өчен рәхмәт хисе безне Аллаһыга үз тормышыбызны багышлап, Мәсих шәкертләре булырга дәртләндерде (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:10, 11).

18. Инде үзләре өчен яшәмәгән кешеләр ничек бүләкләнә?

18 Инде үзләре өчен яшәмәгән кешеләр бүләкләнгән булачакмы? Яшь бай кеше Мәсих чакыруын кабул итмичә китеп барганнан соң, Петер Гайсәгә мондый сорау биргән: «Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?» (Маттай 19:27). Петер һәм башка рәсүлләр чыннан да үз-үзләреннән баш тартканнар. Аларны нинди бүләк көткән? Беренчедән, Гайсә алар аның белән бергә күктә идарә итү хөрмәтенә лаек булачаклар дип әйткән (Маттай 19:28). Ул шулай ук аңа ияргән һәрбер кеше нинди фатихалар алачагын әйткән: «Йортын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта йөз тапкыр күбрәк... алачак. Ә инде киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак» (Марк 10:29, 30). Алган фатихаларыбызны корбан иткәннәребез белән чагыштырганда, беренчесе шактый күбрәк. Безнең рухи әти-әниләребез, апа-сеңелләребез һәм балаларыбыз бар, һәм алар без Патшалык хакына калдырган бар нәрсәдән күпкә кадерлерәк. Кемгә тормышы күбрәк канәгатьлек китергән: Петергә яки теге яшь байгамы?

19. а) Чын бәхет нәрсәгә бәйле? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

19 Үз сүзләре һәм эшләре белән Гайсә шуны күрсәткән: эгоистлар түгел, ә бирүче кешеләр һәм башкаларга хезмәт итүчеләр бәхетле (Маттай 20:28; Рәсүлләр 20:35). Инде үзебез өчен яшәмичә һәм Мәсихкә өзлексез ияреп, без инде хәзер зур канәгатьлек кичерәбез һәм киләчәктә мәңге яшәү өметенә ия булабыз. Үз-үзебездән баш тартып, без үзебезне Йәһвәгә тапшырабыз. Шулай итеп Аллаһы коллары булабыз. Ни өчен мондый коллык фатихалар китерә? Ничек бу коллык тормышыбыздагы карарларга тәэсир итә? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә карала.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен безгә эгоистлык омтылышыбызга каршы торырга кирәк?

• Нәрсә ул үз-үзеңнән баш тарту, җәфалану баганасын алу һәм Гайсәгә өзлексез иярү?

• Нәрсә безне инде үзебез өчен яшәмәскә дәртләндерә?

• Фидакарь тормыш ничек бүләкләнә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

«Үзеңә игелекле бул, Раббым».

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Ярату Йәһвә Шаһитләрен Патшалыкның ашкынучы вәгазьчеләре булырга дәртләндерә.