Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 Патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

1 Патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

1 Патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 1117 ел. Ешуа Вәгъдә ителгән җирне тулысынча яулап алганнан соң, якынча 300 ел үткән. Исраилнең башлыклары Йәһвәнең пәйгамбәре янына гаҗәп үтенеч белән киләләр. Пәйгамбәр моның турында дога кыла, һәм Йәһвә аларның үтенечләрен канәгатьләндерергә рөхсәт итә. Шулай итеп Исраилдә хакимнәр идарә иткән чор тәмамлана, һәм патшалар идарә иткән вакыт башлана. Һәм Исраил халкының тарихындагы бу борылыш чоры турында Изге Язмаларның 1 Патшалык китабында дулкынландыргыч вакыйгалар тасвирлана.

Шамуил, Натан һәм Гадь язган 1 Патшалык китабында б. э. к. 1180 елдан алып 1078 елга кадәрге — 102 ел дәвамындагы вакыйгалар сурәтләнә (1 Паралипоменон 29:29). Бу Исраилнең дүрт җитәкчесе турында хәбәр. Аларның икесе хаким булып, ә икесе патша булып хезмәт итә; икесе Йәһвәне тыңлый, ә икесе тыңламый. Без шулай ук үрнәк булырлык ике хатын белән, батыр һәм шул ук вакытта йомшак күңелле гаскәри белән танышабыз. Андый мисаллар нинди карашларга һәм эш итүләргә иярергә, ә ниндиләреннән сакланырга кирәк икәнлеге турында мөһим сабаклар бирәләр. Шуңа күрә 1 Патшалык китабының эчтәлеге безнең фикер йөртүебезгә һәм тәртибебезгә тәэсир итә ала (Еврейләргә 4:12).

ЕЛИДАН СОҢ ШАМУИЛ ХАКИМ БУЛА

(1 Патшалык 1:1—7:17)

Уңыш җыю бәйрәме вакыты. Рама шәһәрендә яшәүче Һанна өчен шатланырга сәбәп бар *. Йәһвә аның догаларын ишеткән, һәм ул угыл тапкан. Үз вәгъдәсен үтәр өчен, Һанна улы Шамуилны «Ходай йортында» хезмәт итәргә бирә. Анда бу малай «рухани Ели янында Ходайга хезмәт итә» башлый (1 Патшалык 1:24; 2:11). Шамуил әле бик яшь булганда, аңа Йәһвә мөрәҗәгать итә һәм Ели өенә хөкем игълан итә. Шамуил зуррак булгач, Исраилнең бар кешеләре аны Йәһвәнең пәйгамбәре итеп таный.

Вакыт уза, һәм филистиләр Исраилгә каршы сугышка чыгалар. Алар килешү сандыгын кулга алып, Елиның ике улын үтерәләр. Бу хәбәрләрне ишеткәч, инде бик картайган Ели үлә, «ул Исраилдә кырык ел хаким булган» (1 Патшалык 4:18). Килешү сандыгын кулга алу филистиләр өчен һәлакәтле булып чыга, шуңа күрә алар аны исраиллеләргә кайтара. Хәзер Исраилдә хаким булып Шамуил хезмәт итә, һәм илдә тынычлык урнаша.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:10 — Ни өчен Һанна Йәһвә «үзенең патшасына ныклык бирсен» дип дога кылган? Ул вакытта Исраилдә кешеләрдән патша булмаган ич. Исраиллеләрнең кешеләрдән патшасы булачагы Муса Канунында алдан ук әйтелгән булган (Канун 17:14—18). Үлеме алдыннан үзенең пәйгамбәрлегендә Ягъкуб Яһүд турында болай дигән: «Хөкемдарлык тәхетеннән [патша хакимлегенең билгесе] ул һич төшмәс» (Яратылыш 49:10). Моннан тыш, Йәһвә исраиллеләрнең әбиләре Сара турында: «Аның нәсел варислары арасыннан патшалар чыгар»,— дип әйткән (Яратылыш 17:16). Димәк, Һанна булачак патша турында дога кылган.

3:3 — Шамуил чыннан да Иң изге урында йоклаганмы? Юк. Шамуил Кеһат гаиләсеннән булган левиле иде, ә Кеһат гаиләсе кешеләре руханилар булып хезмәт итмәгән (1 Паралипоменон 6:33—38). Алай булгач, Шамуилга «изге нәрсәләргә карарга» рөхсәт ителмәгән (Саннар 4:17—20). Аның гыйбадәт кылу чатырының ишегалдына гына керергә хакы булган. Шуңа күрә ул шунда йокларга тиеш иде. Ели дә чатырның ишегалдында йоклагандыр. «Анда Аллаһының килешү сандыгы булган» дигән сүзләр, күрәсең, бөтен чатырга күрсәтә.

7:7—9, 17 — Канун буенча, корбаннар Йәһвә сайлаган җирдә генә регуляр рәвештә китерелергә тиеш булган. Ни өчен Шамуил яндыру корбанын Мизпада китергән һәм Рамада корбан китерү өчен урын корган? (Канун 12:4—7, 13, 14; Ешуа 22:19) Изге килешү сандыгы Силомдагы гыйбадәт кылу чатырыннан күчерелгәч, Йәһвә инде анда булмаган. Шуңа күрә Аллаһының вәкиле буларак, Шамуил Мизпада яндыру корбаны китергән һәм шулай ук Рамада корбан китерү урыны корган. Аның бу эш итүләрен, ахрысы, Йәһвә хуплаган.

Безнең өчен сабаклар:

1:11, 12, 21—23; 2:19. Һаннаның дога кылып Йәһвәгә өметләнүе, аның басынкылыгы, Йәһвәнең игелеге өчен рәхмәтле булуы һәм аның аналарга хас нык яратуы Аллаһыдан куркып яшәүче барлык хатыннар өчен үрнәк булып тора.

1:8. Елкана башкаларны сүзләр белән ныгытуда һичшиксез яхшы үрнәк биргән! (Әюб 16:5). Ул башта кайгыга төшкән Һаннага, аны гаепләмичә, мондый сорау биргән: «Ни өчен синең йөрәгең әрни?» Бу Һаннаны үз хисләрен сөйләргә дәртләндергән. Аннары Елкана: «Мин синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелме?» — дип, аны үз яратуына ышандырган.

2:26; 3:5—8, 15, 19. Аллаһы безгә билгеләгән эшне тырышып башкарып, рухи өйрәтүне кабул итеп, әдәпле һәм ихтирамлы булып, без Аллаһының да, кешеләрнең дә «илтифатына» ия булабыз.

4:3, 4, 10. Хәтта килешү сандыгы кебек изге нәрсә дә талисман булып хезмәт итә алмаган. Без «үзебезне потлардан сакларга» тиеш (1 Яхъя 5:21).

ИСРАИЛНЕҢ БЕРЕНЧЕ ПАТШАСЫ — УҢЫШЛЫК ЯКИ УҢЫШСЫЗЛЫКМЫ?

(1 Патшалык 8:1—15:35)

Шамуил Йәһвәгә гомере буена тугры була, ләкин аның уллары Аллаһының юллары буенча йөрми. Исраилнең башлыклары үзләренә патша сорагач, Йәһвә ризалаша. Шамуил Йәһвә җитәкчелеге буенча Ибнеямин нәселеннән озын буйлы матур Шаулны патша итеп майлый. Шаул аммонлуларны җиңеп, үзенең патша буларак дәрәҗәсен ныгыта.

Шаулның Йонафан исемле кыю улы филистиләр отрядын тар-мар итә. Филистиләр зур армия белән Исраилгә каршы чыга. Шаулны курку чолгап ала, һәм ул үз белдеге белән эш итеп, яндыру корбаны китерә. Үзенең корал йөртүчесен генә алып, Йонафан кыюлык белән филистиләрнең сакчы постына һөҗүм итә. Ләкин Шаулның уйламыйча бирелгән анты җиңүне күңелсезләндерә. Шаул үзенең барлык «тирә-яктагы дошманнары белән» сугыша (1 Патшалык 14:47). Әмма, амаликиләрне тар-мар иткәч, ул Йәһвәне тыңламый һәм «юк ителүгә багышланган» нәрсәләрне саклап кала (Левиләр 27:28, 29). Нәтиҗәдә, Йәһвә Шаулны патша буларак кире кага.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

9:9 — Бу шигырьдәге «бүген пәйгамбәр дип аталган кеше элек алдан күрүчән кеше дип аталган» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләр шуны аңлатырга мөмкин: Шамуил яшәгән көннәрдә һәм Исраилдәге патшалар чорында пәйгамбәрләрнең роле зуррак әһәмияткә ия булган. «Алдан күрүчән кеше» дигән сүз вакыт узу белән «пәйгамбәр» дигән төшенчә белән алышынган. Шамуил Исраилдәге пәйгамбәрләрнең беренчесе дип санала (Рәсүлләр 3:24).

14:24—32, 44, 45 — Йонафан, Шаулның антын бозып, бал ашаганы өчен Аллаһының илтифатын югалтканмы? Йонафан бал ашаганы өчен Аллаһының хуплавын югалтмаган булса кирәк. Иң элек, Йонафан әтисенең анты турында белмәгән. Аннан да бигрәк, ялгыш ашкыну белән яки патша хакимиятен дөрес аңламыйча әйтелгән бу ант кешеләргә авырлыклар гына китергән. Андый антны Аллаһы хуплый алыр идеме? Йонафан антны бозганы өчен җәза алырга әзер булса да, аның тормышы сакланган булган.

15:6 — Ни өчен Шаул кенни кавеме кешеләренә аерым илтифат күрсәткән? Кеннилеләргә Муса каенатасының уллары башлангыч биргән. Алар исраиллеләргә, алар Синай тавы яныннан китеп барганда, ярдәм иткәннәр (Саннар 10:29—32). Берникадәр вакыт кеннилеләр Кәнган җирендә «Яһүд уллары» белән яшәгәннәр (Хакимнәр 1:16). Кеннилеләр, соңрак амаликиләр һәм башка халыклар арасында яшәсәләр дә, исраиллеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрен саклаганнар. Шуңа күрә Шаул кенни кавеме кешеләрен саклап калган.

Безнең өчен сабаклар:

9:21; 10:22, 27. Шаул башта, патша итеп куелган вакытта күрсәткән тыйнаклык һәм басынкылык аны ахмаклык эшләүдән саклаган. Ул вакытта кайбер «юньсез кешеләр» аның патша хакимиятен кабул итмәгән. Андый сыйфатлар чыннан да акылсыз эшләрдән яклый!

12:20, 21. «Бернигә дә яраксыз илаһларга», мәсәлән кешегә өметләнү, халыкларның хәрби көчләренең куәтенә ышану яки потка табынуга, үзегезне Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә алып китәргә беркайчан да рөхсәт итмәгез.

12:24. Йәһвәгә карата тирән хөрмәт уятучы курку саклар өчен һәм аңа бөтен йөрәктән хезмәт итәр өчен, үткәндә һәм шулай ук хәзерге вакытта үз халкы өчен «ул нинди бөек эшләр эшләгән икәнен күрергә» кирәк.

13:10—14; 15:22—25, 30. Үз-үзеңә чамадан тыш ышанганлыктан саклан, ул тыңламаучан яки тәкәббер булу аша күренә (Гыйбрәтле сүзләр 11:2).

КӨТҮЧЕ МАЛАЙ ПАТША БУЛЫП САЙЛАНА

(1 Патшалык 16:1—31:13)

Шамуил Яһүд нәселеннән булган Давытны булачак патша итеп майлый. Соңыннан Давыт Голиаф исемле филисти әзмәверен, таш ату коралы кулланып, нибары бер таш белән үтерә. Давыт һәм Йонафан арасында бик якын дуслык мөнәсәбәтләре үсә. Шаул Давытны үзенең гаскәриләренең башлыгы итеп куя. Исраил хатыннары, Давытның күп кенә җиңүләренә шатланып, болай җырлый: «Шаул меңнәрне, ә Давыт ун меңнәрне җиңде» (1 Патшалык 18:7). Көнчелек белән тулган Шаул Давытны үтерергә тырыша. Давыт Шаулның өч уңышсыз һөҗүменнән соң кача һәм качкын булып яши.

Үзенең качкын булган еллары дәвамында Давыт ике мәртәбә Шаулның гомерен саклап кала. Ул шулай ук гүзәл Әбигыяне очрата һәм соңыннан аңа өйләнә. Филистиләр Исраилгә каршы чыккач, Шаул Йәһвәгә мөрәҗәгать итә. Ләкин Йәһвә аны калдырган. Шамуил үлгән. Өметсезлеккә бирелгән Шаул сихерче хатын белән киңәшләшә, һәм ул үзенең филистиләр белән сугышканда үтереләчәген генә белә. Бу сугышта Шаул каты яралана, ә аның уллары үтерелә. Бу хәбәр шулай итеп тәмамлана: Шаул Йәһвәнең илтифатын югалтып үлә. Давыт элеккечә яшеренеп яши.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

16:14 — Шаулны нинди явыз рух интектергән? Шаулның күңеленнән тынычлыкны алган «явыз рух» — ул аның уендагы һәм йөрәгендәге начар омтылыш, ягъни явызлык эшләргә эчке теләк. Йәһвә изге рухын алгач, Шаул аның яклавын югалткан һәм үзенең явыз рухы тәэсире астында калган. Аллаһы бу рухка үзенең изге рухын алмаштырырга рөхсәт иткәнгә күрә, бу рух «Ходайдан явыз рух» дип аталган.

17:55—58 — 1 Патшалык 16:17—23 тәге сүзләрне исәпкә алсак, ни өчен Шаул Давыт кемнең улы дип сораган? Шаулның сорашуы Давыт әтисенең исеме турында гына түгел. Ул, ахрысы, әзмәверне үтереп гаҗәеп батырлык кылган малайның атасы нинди кеше булганын белергә теләгән.

Безнең өчен сабаклар:

16:6, 7. Башкаларга тышкы күренешенә карап бәя бирер урынына, без аларга Йәһвә караган кебек карарга тырышырга тиешбез.

17:47—50. Без хәзерге голиафлардан килгән каршылык яки эзәрлекләүләр алдында нык тора алабыз, чөнки безнең рухи сугышыбыз — «бу Ходай сугышы».

18:1, 3; 20:41, 42. Чын дусларны Йәһвәне яраткан кешеләр арасында табып була.

21:12, 13. Йәһвә безнең тормыштагы авыр хәлләрне җиңәр өчен акылыбызны һәм тәҗрибәбезне куллануны тели. Ул безгә үзенең рухландырылган Сүзен биргән. Аллаһы Сүзе тапкырлык, белем һәм уйлап эш итүчәнлек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 1:4). Безгә шулай ук билгеләнгән мәсихче өлкәннәр ярдәм итә.

24:7; 26:10, 11. Давыт Йәһвәнең майланганына чын хөрмәт күрсәтүдә нинди яхшы үрнәк бирә!

25:23—33. Әбигыянең төплелеге үрнәк булырлык.

28:8—19. Явыз рухлар, кешеләрне ялгыштырырга яки зыян китерергә тырышып, үлеләргә сабыша алалар. Без спиритизмның һәрбер төреннән сакланырга тиеш (Канун 18:10—12).

30:23, 24. Саннар 31:27 гә нигезләнгән бу карар Йәһвә җыелышның иң кечкенә эшләрендә дә катнашкан кешеләрне кадерли икәнен күрсәтә. Шуңа күрә, нәрсә генә эшләсәк тә, әйдәгез «кешеләр өчен түгел, бәлки Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән» эшлик (Көлессәйлеләргә 3:23).

Корбаннан нәрсә «яхшырак»?

Ели, Шамуил, Шаул һәм Давыт турындагы хәбәрләрдә нинди төп хакыйкатькә басым ясала? Бу мондый хакыйкать: «Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак һәм буйсыну сарыклар маеннан яхшырак; чөнки буйсынмаучанлык — сихерчелек кебек үк гөнаһ, һәм карышу потка табынуга тиң» (1 Патшалык 15:22, 23).

Без бөтен җир шары буенча Патшалык турындагы вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашабыз. Бу безнең өчен зур өстенлек! Йәһвә Аллага «безнең авызларның корбанын» китергәндә, без ул үзенең Сүзе һәм җирдәге оешмасы аша бирә торган җитәкчелекне тотар өчен бар көчебезне куярга тиеш (Осия 14:3; Еврейләргә 13:15).

[Искәрмә]

^ 3 абз. 1 Патшалык китабында әйтелгән төрле җирләрнең кайда урнашканын билгеләр өчен, «„Яхшы җиргә“ күз салыгыз» дигән брошюраның 18, 19 нчы битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[31 биттәге иллюстрация]

Исраилнең беренче патшасы тыйнак һәм басынкы җитәкчедән тәкәббер һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанучан патшага әверелгән.

[32 биттәге иллюстрация]

Хәзерге голиафларның дошманлыгы белән очрашканда, без нәрсәгә ышана алабыз?