Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзе сукмагыңа якты булсын

Аллаһы Сүзе сукмагыңа якты булсын

Аллаһы Сүзе сукмагыңа якты булсын

«Синең сүзең... сукмагыма — якты» (МӘДХИЯ 118:105).

1, 2. Кайсы очракта Йәһвә сүзе сукмагыбызга якты булачак?

ӘГӘР теләсәң, Йәһвә сүзе синең сукмагыңа якты булачак. Рухи яктылык юлыңны яктыртсын өчен, Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны, тирән уйланып өйрәнергә һәм андагы принципларны тормышта кулланырга кирәк. Шул чакта гына без мәдхия җырлаучының: «Синең сүзең минем аякларыма — яктырткыч, һәм сукмагыма — якты»,— дигән сүзләренә кушыла алырбыз (Мәдхия 118:105).

2 Әйдәгез Мәдхия 118:89—176 ны карап чыгыйк. Никадәр күп акыллылык бар бу 11 строфадагы шигырьләрдә! Аллаһы акыллылыгы безгә мәңгелек тормыш юлында нык торырга ярдәм итәчәк (Маттай 7:13, 14).

Ни өчен Аллаһы сүзен яратырга кирәк?

3. Мәдхия 118:89, 90 нан Аллаһы сүзенә ышана алабыз икәне ничек күренә?

3 Йәһвә сүзен ярату рухи яктан нык булуга китерә (Мәдхия 118:89—96). Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Әй Ходай, Синең сүзең күктә мәңгегә тора... Җирне Син корган, һәм ул тора» (Мәдхия 118:89, 90). Аллаһы сүзе белән «күкнең уставлары» нык урнаштырылган: күк җисемнәре төгәл итеп үз орбиталары буенча хәрәкәт итә, һәм җир «нигезләренә нык беркетелгән» (Әюб 38:31—33; Мәдхия 103:5). Без Йәһвәнең авызыннан чыккан һәрбер сүзгә ышана алабыз — Аллаһы үзе әйткәннең барысын да һичшиксез башкарачак (Ишагыйя 55:8—11).

4. Аллаһы сүзен ярату ничек итеп аның хезмәтчеләренә кайгы-хәсрәтләрне кичерергә ярдәм итә?

4 Мәдхия җырлаучы Аллаһы «кануныннан ләззәт тапмаган булса... инде кайгы-хәсрәттән үлгән булыр иде» (Мәдхия 118:92). Аңа кайгы-хәсрәтне чит җир кешеләре түгел, ә мәкерле исраиллеләр китергән, алар аны нәфрәт иткән (Левиләр 19:17). Ләкин ул нык булып калган, чөнки Аллаһының үзенә таяныч булган канунын яраткан. Көринттә рәсүл Паул «ялган имандашлар арасында куркынычта яшәгән». Бу имандашлар исәбенә, бәлкем, аны төрлечә гаепләгән «гадәттән тыш бөек» рәсүлләрне дә кертеп буладыр (2 Көринтлеләргә 11:5, 12—14, 26). Шулай да Паул рухи яктан нык булып калган, чөнки Аллаһы сүзен яраткан. Без, Аллаһы Сүзен — Изге Язмаларны яратканга һәм андагы принципларны тормышыбызда кулланганга күрә, кардәшләребезне яратабыз (1 Яхъя 3:15). Хәтта дөньяның нәфрәт итүе дә безне Аллаһы боерыкларын онытырга мәҗбүр итмәячәк. Без, Аллаһыга шатлык белән мәңге хезмәт итәргә теләп, кардәшләребез белән бердәмлектә аның ихтыярын үтәвебезне дәвам итәбез (Мәдхия 118:93).

5. Аса патша ничек Йәһвәне эзләгән?

5 Йәһвәгә тугрылыгыбызны белдереп, без болай дип дога кыла алабыз: «Мин Синеке — мине коткар, чөнки мин Синең бөтен боерыкларыңа да игътибарлы булдым [«эзләдем», ЯД]» (Мәдхия 118:94). Аса патша Аллаһыны эзләгән һәм Яһүдиядәге мөртәтлекне юк иткән. Аның патша булып торуының 15 нче елында (б. э. к. 963 ел) бик күп яһүдләр, бергә җыелышып, «Ходайны эзләргә дип, килешү төзегәннәр». Аллаһы «аларга үзен табарга рөхсәт иткән. Һәм Ходай аларга һәрьяктан тынычлык биргән» (2 Паралипоменон 15:10—15). Бу мисал мәсихче җыелыштан ераклашканнарның барысын да яңадан Аллаһыны эзләргә дәртләндерә. Аллаһы җыелышка кире кайтканнарны фатихалаячак һәм яклаячак.

6. Рухи зыяннан безне нәрсә саклаячак?

6 Йәһвә сүзе акыллылык бирә һәм рухи зыяннан саклый (Мәдхия 118:97—104). Аллаһының васыятьләре безне дошманнарыбыздан акыллырак итә. Аның искәртмәләре зирәклегебезне үстерә, һәм без «аксакалларга караганда күбрәк аңлыйбыз, чөнки... [Аллаһының] боерыгына буйсынабыз» (Мәдхия 118:98—100). Әгәр Йәһвәнең сүзләре безнең өчен балдан да татлырак булса, без «һәртөрле ялган юлдан» читтә торачакбыз (Мәдхия 118:103, 104). Бу безне бу дөньяның соңгы көннәрендә, һавалы, шәфкатьсез, Аллаһыга ышанмаган кешеләр белән очрашканда, рухи зыяннан саклаячак (2 Тимутегә 3:1—5).

Аякларыбызга яктырткыч

7, 8. Мәдхия 118:105 буенча, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

7 Аллаһы сүзе безнең өчен ышанычлы рухи яктылык чыганагы булып тора (Мәдхия 118:105—112). Барыбыз да — күк өметенә ия булучылар да, «башка сарыклар» исәбенә керүчеләр дә — мәдхия җырлаучы кебек: «Синең сүзең минем аякларыма — яктырткыч, һәм сукмагыма — якты»,— дип әйтәбез (Яхъя 10:16; Мәдхия 118:105). Аллаһы сүзе, яктырткыч кебек, рухи яктан абынмаска һәм егылмаска ярдәм итеп, безнең юлыбызны яктырта (Гыйбрәтле сүзләр 6:23). Һәм безгә, Йәһвә сүзе һәр адымыбызны яктыртсын өчен, үзебезгә бу «яктырткычны» алырга кирәк.

8 Безгә, 118 нче мәдхияне язучы кебек, нык һәм какшамас булырга кирәк. Ул Аллаһы боерыкларыннан читкә тайпылмаска дигән ныклы карарга килгән: «Мин гадел хөкемнәреңне сакларга ант иттем һәм сүземдә торырмын» (Мәдхия 118:106). Әйдәгез Изге Язмаларны даими өйрәнүнең һәм мәсихче очрашуларда катнашуның мөһимлеген хәтеребездән чыгармыйк.

9, 10. Йәһвәгә тугры кеше аның боерыкларыннан читкә тайпыла ала. Моны без кайдан беләбез, һәм моннан ничек сакланып була?

9 Мәдхия җырлаучы Аллаһының «боерыкларын ташламаган», шулай да Йәһвәгә багышланган кеше белән мондый хәл булырга мөмкин (Мәдхия 118:110). Сөләйман патша, Аллаһыга багышланган халыктан булса да һәм башта Йәһвәнең акыллылыгы буенча эш итсә дә, Аллаһының юлыннан читкә тайпылган. Потка табынырга мәҗбүр итеп, Сөләйманның «чит ил хатыннары аны да гөнаһка керткән» (Нихами 13:26; 3 Патшалык 11:1—6).

10 Шайтан, кош аулаучы кебек, һәр җирдә тозаклар кора (Мәдхия 90:3). Мәсәлән, элекке кардәшләрнең берсе безне рухи яктылык юлыннан мөртәтлек караңгылыгына алып китәргә тырышыр. Түәтәйрәдәге мәсихчеләр арасында «Изебел исемле хатын» — күрәсең, хатыннар төркеме булган; алар башкаларны потларга табынуга һәм фәхешлеккә тартканнар. Гайсә Мәсих андый явызлыкка юл куймаган, безгә дә шундый ук карашта булырга кирәк (Ачылыш 2:18—22; Яһүд 3, 4). Шуңа күрә әйдәгез Йәһвәдән безгә аның боерыкларыннан читкә тайпылмаска һәм Аллаһы яктылыгы юлында калырга ярдәм итүен сорыйк (Мәдхия 118:111, 112).

Аллаһы сүзе аша булышлык

11. Мәдхия 118:119 буенча, Аллаһы явызларга ничек карый?

11 Әгәр без Аллаһының үгет-нәсихәтләрен нык тотсак, Аллаһы безгә булышачак (Мәдхия 118:113—120). Без «икеләнүчән» кешеләрне хупламыйбыз. Гайсә дә бүгенге көндә үзләрен мәсихчеләр дип исәпләгән, ләкин «салкын да, кайнар да» булмаган кешеләрне хупламый (Мәдхия 118:113, «Священное Писание», Стамбул, 2003 ел; Ачылыш 3:16). Без Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итәбез, шуңа күрә ул безнең коткаручыбыз, ягъни сыеныр урыныбыз; ул безгә һәрвакыт булышачак. Ул үзенең «үгетләрен бозучылардан» — хәйлә коручы яки алдаучы кешеләрдән читләшә (Мәдхия 118:114, 117, 118; Гыйбрәтле сүзләр 3:32). Бу явыз ниятле кешеләр аның өчен чүп шикелле. Бу чүпне алтын я көмеш кебек затлы металларны эреткәндә алып ташлыйлар (Мәдхия 118:119; Гыйбрәтле сүзләр 17:3). Әйдәгез һәрвакыт Аллаһының искәртмәләрен нык яратыйк, чөнки без явызлар белән бергә, чүп сыман, юк ителергә бер дә теләмибез!

12. Ни өчен Йәһвәдән курку шулкадәр мөһим?

12 «Тәнем Синнән куркып, калтырап тора»,— дигән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 118:120). Әгәр Аллаһының безгә үз хезмәтчеләренә кебек булышуын телибез икән, безгә һичшиксез Аллаһыдан курку кирәк; мондый курку Йәһвә нәфрәт иткән барлык нәрсәләрдән ераграк торырга дәртләндерәчәк. Андый тирән хөрмәт уята торган курку Әюбне тәкъва тормыш алып барырга рухландырган (Әюб 1:1; 23:15). Аллаһыдан курку, нинди генә сынаулар кичерергә туры килмәсен, безгә Йәһвә хуплаган юлда нык торырга көч бирәчәк. Ә нык булу өчен чын күңелдән, иман белән дога кылырга кирәк (Ягъкуб 5:15).

Иман белән әйтелгән догалар

13—15. а) Ни өчен без Йәһвәнең догаларыбызны ишетәчәгенә шикләнмибез? б) Без догада нәрсә әйтергә икәнен белмәгәндә, нәрсә булырга мөмкин? в) Безгә нәрсәнедер догада сүз белән әйтеп бирүе авыр булганда, Мәдхия 118:121—128 дәге сүзләр ничек ярдәм итә?

13 Без, Аллаһыдан безне яклавын сорап, иман белән дога кыла алабыз (Мәдхия 118:121—128). Мәдхия җырлаучы кебек, без Йәһвәнең догаларыбызны ишетәчәгенә шикләнмибез. Ни өчен? Чөнки без Аллаһының васыятьләрен «алтыннан да, саф алтыннан да күбрәк» яратабыз. Без, мәдхиянең авторы кебек үк: «Синең бар боерыкларыңны да гадел дип саныйм»,— дип әйтә алабыз (Мәдхия 118:127, 128).

14 Йәһвә безнең ялваруларыбызны ишетә, чөнки без иман белән дога кылабыз һәм бар көчебезне куеп, аның боерыкларын үтәргә тырышабыз (Мәдхия 64:3). Ләкин проблемалар безне аптырашта калдырса һәм без хәтта дога кылу өчен кирәкле сүзләр таба алмасак, нәрсә эшләргә? Ул чакта «Рух Үзе сүз белән әйтеп булмаслык көрсенүләр белән безнең өчен Аллаһыга ялвара» (Римлыларга 8:26, 27). Андый очракларда Аллаһы Изге Язмалардан укыган сүзләребезне безнең хисләребез чагылган догалар итеп кабул итә.

15 Кайвакыт безгә нәрсәнедер сүз белән әйтеп бирүе авыр. Изге Язмада моңа туры килгән күп санлы догалар һәм фикерләр бар. Мәсәлән, Мәдхия 118:121—128 не карап чыгыйк. Бу мәдхиядәге сүзләр кайчакта нәкъ без хис иткәннәрне чагылдыра. Мәсәлән, әгәр безнең белән гаделсез эш итүләрен теләмәсәк, Аллаһыдан ярдәмне мәдхия җырлаучы сораган кебек сорарга була (121—123 нче шигырьләр). Әйтик, безгә ниндидер мөһим карар кабул итүе авырдыр. Ул чакта Йәһвәгә дога кылып, аның рухының безгә моңа кагылышлы мөһим принципларны хәтеребезгә төшерергә һәм аларны кулланырга булышуын сорап була (124, 125 нче шигырьләр). «Һәрбер ялган юлны күрәлмасак та», Аллаһыдан мондый ярдәм сорыйк: аның канунын бозу вәсвәсәсенә бирелмәскә булышсын (126—128 нче шигырьләр). Әгәр Изге Язмаларны көн саен укысак, без, Йәһвәгә дога кылганда, кирәкле сүзләр табарга ярдәм итүче өзекләрне хәтеребезгә төшерә алабыз.

Йәһвәнең искәртмәләре — безгә ярдәм

16, 17. а) Аллаһының искәртмәләре безгә ни өчен кирәк, һәм без аларга ничек карарга тиеш? б) Башкалар безнең турыда нәрсә уйларга мөмкин, ләкин безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

16 Аллаһы догаларыбызны ишетсен һәм безгә илтифат итсен өчен, аның искәртмәләренә колак салырга кирәк (Мәдхия 118:129—136). Без тиз онытучан булганлыктан, Йәһвәнең искәртмәләре безгә аның боерыкларын һәм васыятьләрен истән чыгармаска ярдәм итә. Моннан тыш, Аллаһы безгә үзенең сүзләрен тагы да тирәнрәк аңлата бара, ә бу безгә рухи яктылык бирә, һәм без аны кадерлибез (Мәдхия 118:129, 130). Башкалар Аллаһының канунын бозганга, безнең «күзләребездән яшьләр чишмә күк аксалар» да, без Йәһвәнең безне хуплап, йөзен безгә яктыртканы өчен рәхмәтлебез (Мәдхия 118:135, 136; Саннар 6:25).

17 Әгәр без Аллаһының гадел искәртмәләренә колак салсак, ул һичшиксез моннан ары да безгә илтифат итәчәк (Мәдхия 118:137—144). Йәһвә хезмәтчеләре Аллаһының үз васыятьләрен искә төшерергә һәм бездән тыңлаучанлык көтәргә хакы бар икәнен таный (Мәдхия 118:138). Ни өчен соң мәдхия җырлаучы, Аллаһының боерыкларына буйсынса да, үзе турында: «Мин гади һәм җирәнгеч»,— дип әйтә? (Мәдхия 118:141). Күрәсең, аның дошманнары аның турында нәкъ шулай уйлаганнар. Без Аллаһы гаделлеге буенча эш иткәндә, башкалар, бәлкем, безгә тәкәбберләнеп карыйдыр. Ләкин иң мөһиме — Йәһвәнең безгә илтифат итүе, чөнки без аның тәкъва искәртмәләренә колак салып яшибез.

Тынычлык һәм рухи иминлек

18, 19. Аллаһы искәртмәләре нинди файда китерә?

18 Аллаһының васыятьләрен үтәп, без аның белән якынлашабыз (Мәдхия 118:145— 152). Без Йәһвәнең искәртмәләренә колак салабыз, шуңа күрә, чын күңелдән аңа ялварганда, аның безне ишетәчәгенә шикләнмибез. Кайчак без «таң алдыннан торабыз» һәм Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылабыз. Дога кылу өчен нинди яхшы вакыт! (Мәдхия 118:145—147). Йәһвә шулай ук безгә якын, чөнки без мәкерлектән сакланабыз һәм, Гайсә кебек, Аллаһының сүзен хак дип исәплибез (Мәдхия 118:150, 151; Яхъя 17:17). Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез бу хәвеф-хәтәрле дөньяда безгә көч бирә һәм Аллаһының бөек сугышын — Һармагедунны кичерергә ярдәм итәчәк (Ачылыш 7:9, 14; 16:13—16).

19 Аллаһы сүзен тирән ихтирам иткәнгә, без чын иминлектә яшибез (Мәдхия 118:153— 160). Бу дөнья кешеләреннән аермалы буларак, без Аллаһының искәртмәләрен ташламыйбыз. Без Йәһвәнең боерыкларын сөябез һәм шуңа күрә аның мәрхәмәте буенча иминлектә яшибез (Мәдхия 118:157—159). Аллаһының искәртмәләре безнең зиһенебезне уята, һәм без берәр хәлгә эләккәндә ничек эш итәргә дип аптырап калмыйбыз. Шул ук вакытта Аллаһының боерыклары безгә күрсәтмәләр булып тора, һәм без Барлыкка Китерүчебезнең безгә юл күрсәтергә хакы барлыгын тулысынча таныйбыз. Аллаһы «сүзенең нигезе хак» һәм үз табаннарына юнәлеш бирү кеше ихтыярында түгел икәнен аңлаганга, без Йәһвәнең җитәкчелеген шатланып кабул итәбез (Мәдхия 118:160; Иремия 10:23).

20. Ни өчен безнең «тынычлыгыбыз күп»?

20 Йәһвә канунын ярату безгә чын тынычлык китерә (Мәдхия 118:161—168). Бернинди эзәрлекләүләр дә «Аллаһы иминлеген» боза алмый (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Йәһвә «хөкемнәренең дөреслеге» өчен рәхмәтле булганга, без еш, «көненә җиде тапкыр», аны данлыйбыз (Мәдхия 118:161—164). Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Синең кануныңны сөючеләрнең тынычлыклары күп, һәм алар бер дә алданмыйлар [«һәм алар өчен киртә юк», ЯД]» (Мәдхия 118:165). Әгәр безнең һәрберебез Йәһвә канунын яратса һәм аны үтәсә, бернәрсә дә һәм беркем дә безнең өчен киртә булмаячак.

21. Изге Язмалардагы нинди мисаллардан, җыелышта проблемалар туганда, без абынырга тиеш түгел икәне күренә?

21 Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең күбесе бернәрсәгә дә үзләре өчен җитди киртә булырга юл куймаганнар. Мәсәлән, Гәй исемле мәсихче, Диотрефис явыз эшләр кылса да, абынмаган, ә «хакыйкатьтә йөрүен» дәвам иткән (3 Яхъя 1—3, 9, 10). Паул Әүдия һәм Сүнтүхия исемле мәсихче-хатыннардан «икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын» үтенгән. Бәлкем, алар арасында ниндидер каршылыклар булгандыр. Күрәсең, аларга татулашырга булышканнар, һәм алар Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен дәвам иткән (Филиппуйлыларга 4:2, 3). Безгә дә җыелыштагы проблемаларга безнең өчен киртә булырга юл куярга кирәкми. Әйдәгез игътибарыбызны Йәһвәнең боерыкларына буйсынуга туплыйк, без бит «бар юлларыбыз» да аның каршында икәнен хәтерлибез (Мәдхия 118:168; Гыйбрәтле сүзләр 15:3). Шул чакта бернәрсә дә безне озак вакытка чын тынычлыктан мәхрүм итмәячәк.

22. а) Әгәр Аллаһыга буйсынсак, безнең нинди мөмкинлегебез булачак? б) Безгә мәсихче җыелыштан читләшеп, «адашкан» кешеләргә ничек карарга кирәк?

22 Әгәр без Йәһвәгә һәрвакыт буйсынсак, безнең аны бертуктаусыз мактарга мөмкинлегебез булачак (Мәдхия 118:169—176). Аллаһының васыятьләре буенча яшәп, без рухи иминлектә дә калабыз, һәм авызларыбыз Йәһвәне «мактаудан» да туктамаячак (Мәдхия 118:169—171, 174). Ә бу соңгы көннәрдә кеше өчен моннан да зуррак хөрмәт юк! Мәдхия җырлаучы яшәргә һәм Аллаһыны данларга теләгән, әмма ниндидер сәбәп аркасында үзен «югалган сарык кебек» хис иткән (Мәдхия 118:175, 176). «Адашкан» һәм мәсихче җыелыштан читләшкән кешеләрнең кайберләре, бәлкем, әле дә Аллаһыны яраталардыр һәм аны мактарга телиләрдер. Шуңа күрә, әйдәгез, аларга яңадан рухи иминлеккә ия булырга булышыйк. Шулай ук аларга Йәһвә халкы белән бергә шатланып аны данларга ярдәм итәр өчен бар көчебезне куйыйк (Еврейләргә 13:15; 1 Петер 5:6, 7).

Сукмагыбызга мәңгелек якты

23, 24. 118 нче мәдхия безгә ничек ярдәм итә?

23 118 нче мәдхия безгә күп яктан ярдәм итә. Мәсәлән, ул, «Ходай канунында йөрүчеләр» генә чыннан да бәхетле була ала икәнен күрсәтеп, безне күбрәк Аллаһыга өметләнергә өйрәтә (Мәдхия 118:1). Мәдхия җырлаучы Аллаһы «сүзенең нигезе хак» дип хәтеребезгә төшерә (Мәдхия 118:160). Бу, һичшиксез, Аллаһы Сүзе — Изге Язмалар өчен рәхмәтебезне тирәнәйтә. 118 нче мәдхиядә язылганнар турында уйлану безне Изге Язманы тырышып өйрәнергә дәртләндерә. Мәдхия җырлаучы берничә тапкыр Аллаһыдан: «Миңа васыятьләреңне өйрәт»,— дип үтенгән (Мәдхия 118:12, 68, 135). Ул шулай ук болай дип ялварган: «Мине тәкъва булырга өйрәт, мин Синең үгет-нәсихәтләреңә ышанам» (Мәдхия 118:66). Безгә дә Аллаһыга шулай дип ялварырга кирәк.

24 Без, Йәһвәдән өйрәнеп, аның белән якынлаша алабыз. Мәдхия җырлаучы берничә тапкыр үзен Аллаһының бәндәсе, ягъни колы дип атый. Ул Йәһвәгә мондый дулкынландыргыч сүзләр әйтә: «Мин Синеке» (Мәдхия 118:17, 65, 94, 122, 125; Римлыларга 14:8). Йәһвәгә аның барлык Шаһитләре белән бергә хезмәт итү һәм аны данлау — нинди хөрмәт! (Мәдхия 118:7). Син Аллаһының Патшалыгын шатлык белән вәгазьләп, аңа хезмәт итәсеңме? Әгәр шулай икән, шикләнмә: ул моннан ары да сиңа булышачак һәм хезмәтеңне фатихалаячак. Тик син һәрчак аның сүзенә өметлән. Аның сүзе һәрвакыт сукмагыңа якты булсын!

Ничек җавап бирерсез?

• Ни өчен безгә Аллаһының сүзен яратырга кирәк?

• Аллаһы сүзе безгә ничек булыша?

• Йәһвәнең искәртмәләре безгә ничек ярдәм итә?

• Ни өчен Йәһвә халкы тынычлык һәм иминлектә яши?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Әгәр Аллаһының искәртмәләрен яратсак, ул безне беркайчан да «чүп» дип исәпләмәячәк.

[16 биттәге иллюстрация]

Аллаһы сүзе — рухи яктылык чыганагы.