Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә сүзенә өметлән

Йәһвә сүзенә өметлән

Йәһвә сүзенә өметлән

«Мин Синең сүзеңә өметләнәм» (МӘДХИЯ 118:42).

1. 118 нче мәдхияне язган кеше һәм аның йөрәк торышы хакында нәрсә әйтеп була?

ЙӨЗ унсигезенче мәдхияне Йәһвә сүзен чын күңелдән яраткан кеше язган. Бәлкем, ул яһүд тәхетенең варисы Хизәкыйя булгандыр. Бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган җырдагы хисләр Хизәкыйянең йөрәк торышына, эчтәге хисләренә туры килә: ул, Яһүдиянең патшасы булып идарә иткәндә, ихлас күңелдән «Ходайга ябышкан» (4 Патшалык 18:3—7). Һәрхәлдә бер нәрсәне ныклы ышаныч белән әйтеп була: бу мәдхияне язучы үзенең рухи ихтыяҗларын аңлаган (Маттай 5:3).

2. 118 нче мәдхиянең төп темасы нинди, һәм бу җыр ничек итеп төзелгән?

2 118 нче мәдхиянең төп темасы — Аллаһы сүзенең, ягъни хәбәренең мәңге бетмәс кыйммәтлеге *. Бәлкем, яхшырак истә калсын дип, бу мәдхия акростих формасында язылган. Андагы барлык 176 шигырь борынгы еврей алфавиты буенча төзелгән. Еврей телендәге төп нөсхәдә бу мәдхия 22 строфага бүленгән. Аларның һәрберсе бер үк хәрефтән башланган 8 юлдан тора. Бу мәдхиядә Аллаһының сүзе, кануны, ачышлары [«искәртмәләре», ЯД], юллары, боерыклары, үгет-нәсихәтләре, васыятьләре һәм хөкемнәре турында әйтелә. Шушы һәм моннан соңгы мәкаләдә 118 нче мәдхия җентекләп каралачак. Йәһвәнең борынгы һәм хәзерге көндәге хезмәтчеләренең мисаллары турында уйлану безгә Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу җырны тагы да ныграк кадерләргә булышачак, шулай ук Аллаһыга аның Сүзе — Изге Язмалар өчен рәхмәтебезне тирәнәйтергә ярдәм итәчәк.

Аллаһы сүзен тыңлау безне бәхетле итә

3. Саф булу нәрсәне белдерә? Мисал белән аңлатыгыз.

3 Чын бәхет безнең Аллаһы канунында йөрүебезгә бәйле (Мәдхия 118:1—8). Аллаһы канунында йөрсәк, Йәһвә безне «юлы шиксезләр», ягъни саф дип исәпләячәк (Мәдхия 118:1). Саф булу камил булуны аңлатмый, ә бар көчне куеп, Йәһвә Аллаһының ихтыярын үтәргә тырышуны белдерә. Нух, «Аллаһы юлында йөргәнгә» күрә, «замандашлары арасында саф» булган. Бу тугры кеше, Йәһвәнең ихтыярын үтәп яшәгәнгә, үзенең гаиләсе белән Туфан вакытында исән калган (Яратылыш 6:9; 1 Петер 3:20). Без дә, Йәһвәнең боерыкларын нык саклап, аның ихтыярын үтәсәк, бу дөньяның ахыры вакытында исән калачакбыз (Мәдхия 118:4).

4. Безнең бәхетле һәм уңышлы булуыбыз нәрсәгә бәйле?

4 Әгәр без Йәһвәне «туры күңелдән» данласак һәм аның «үгет-нәсихәтләрен саклавыбызны» дәвам итсәк, ул безне беркайчан да калдырмаячак (Мәдхия 118:7, 8). Аллаһы исраиллеләрнең җитәкчесе Ешуаны ташламаган. Ешуа, канун китабында «язылганның барысын да төгәл үтәр өчен», бу китапны «көне-төне өйрән» дигән киңәшне тыңлаган. Шуңа күрә ул уңышлы булган һәм акыллы эш иткән (Ешуа 1:8). Гомеренең ахырында да Ешуа Аллаһыны данлаган һәм: «Ходай, Аллаһыгыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмаганын сез бар күңелегез һәм бар җаныгыз белән беләсез»,— дип исраиллеләрнең хәтеренә төшергән (Ешуа 23:14). Ешуа һәм шулай ук 118 нче мәдхиянең авторы кебек, без дә, Йәһвәне мактап һәм аның сүзенә өметләнеп, бәхетле һәм уңышлы була алабыз.

Йәһвәнең сүзе безгә чиста булып калырга ярдәм итә

5. а) Рухи чисталыкны ничек саклап була? б) Яшь кеше җитди гөнаһ кылса, аңа нәрсә ярдәм итәчәк?

5 Әгәр без үзебезне Аллаһы «сүзе буенча сакласак», рухи яктан чиста булачакбыз (Мәдхия 118:9—16). Бу хәтта әти-әниләребез безгә яхшы үрнәк күрсәтмәгәндә дә мөмкин. Яшь Хизәкыйя, атасы потка табынучы булса да, үз юлын «чиста йөрткән»; ул, күрәсең, мәҗүсиләрнең гореф-гадәтләрен кире каккан. Ә безнең көннәрдә Аллаһының яшь хезмәтчесе җитди гөнаһ кылса, аңа нәрсә эшләргә? Тәүбә итү, дога кылу, әти-әнисенең һәм мәсихче өлкәннәрнең ярдәме аңа, Хизәкыйя кебек, үз юлын чистартырга һәм явызлыктан сакланырга ярдәм итәчәк (Ягъкуб 5:13—15).

6. Нинди хатыннар «үз юлларын» чистарткан һәм үзләрен Аллаһы «сүзе буенча саклаган»?

6 Рәхәб белән Рут, 118 нче мәдхиянең язылуына кадәр күп еллар элек яшәсәләр дә, шулай ук «үз юлларын» чистартканнар. Кәнганда яшәүче Рәхәб фахишә хатын булган, ләкин Йәһвәгә нык, безнең өчен үрнәк булырлык иман күрсәткән (Еврейләргә 11:30, 31). Моаб кызы Рут, үзенең илаһларын калдырып, Йәһвәгә хезмәт итә башлаган һәм аның исраиллеләргә бирелгән Канунына буйсынган (Рут 1:14—17; 4:9—13). Бу башка халыклардан булган хатыннарның икесе дә үзләрен Аллаһының «сүзе буенча саклаган» һәм Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсенә керү хөрмәтенә лаек булган (Маттай 1:1, 4—6).

7. Данил һәм аның өч дусты ничек безгә рухи чисталык саклауда үрнәк күрсәткәннәр?

7 «Кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә», ләкин яшьләр хәтта Шайтан идарәсе астындагы бу бозык дөньяда да үз юлларын «чиста йөртә» ала (Яратылыш 8:21; 1 Яхъя 5:19). Данил һәм башка өч яшь яһүд, Бабылга әсирлеккә алынсалар да, үзләрен Аллаһы «сүзе буенча саклаганнар». Мәсәлән, алар «патша өстәленнән татлы ризык ашап, пычранмаганнар» (Данил 1:6—10). Бабыллылар Муса Канунында тыелган чиста булмаган хайваннар итен ашаган (Левиләр 11:1—31; 20:24—26). Бабылда суелган хайваннарның канын чыгармаганнар, һәм исраиллеләр андый ит ашарга тиеш булмаган (Яратылыш 9:3, 4). Бу яшүсмерләрнең патша өстәленнән ризык ашамаганына гаҗәпләнәсе юк! Аллаһыдан куркып яшәгән бу яшьләр, безгә искиткеч үрнәк калдырып, рухи чисталык саклаганнар.

Аллаһы сүзе безгә тугры булып калырга ярдәм итә

8. Аллаһы кануннарын аңлау һәм тормышыбызда куллану өчен, безгә нинди караш һәм нинди белемнәр кирәк?

8 Йәһвәгә тугрылыкны Аллаһы сүзен яратып кына саклап була (Мәдхия 118:17—24). Әгәр карашыбыз мәдхия җырлаучыныкы кебек булса, Аллаһы «канунының могҗизаларын» аңларга тырышачакбыз. Без аның хөкемнәрен чын күңелдән теләячәкбез һәм аның искәртмәләреннән үзебезгә үгет табып, аларны яратачакбыз (Мәдхия 118:18, 20, 24). Без Йәһвәгә яңарак кына багышлансак та, «пакь рухи сөт эчәргә омтылабызмы»? (1 Петер 2:1, 2). Аллаһы кануннарын аңлау һәм тормышыбызда куллану өчен, безгә Изге Язмаларның төп тәгълиматларын белергә кирәк.

9. Кеше таләпләре Аллаһы канунына каршы килгәндә, без ничек эш итәчәкбез?

9 Бәлки, без Аллаһының искәртмәләрен яратабыздыр. Әмма берәр сәбәп аркасында «түрәләр безгә каршы җыелышып сөйләшсә», нәрсә эшләргә? (Мәдхия 118:23, 24). Бүгенге көндә хакимият ияләре, кеше кануннары Аллаһы кануннарына каршы килгәндә, еш кына безне кеше кануннарына буйсындырырга тырыша. Кеше таләпләре Аллаһы ихтыярына каршы килгәндә, без нәрсә эшләрбез? Аллаһы сүзен ярату Йәһвәгә тугры булып калырга ярдәм итәчәк. Гайсәнең рәсүлләре кебек, без хәтта эзәрлекләүләр вакытында да «кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле» булачакбыз (Рәсүлләр 5:29).

10, 11. Хәтта иң авыр шартларда да Йәһвәгә ничек тугрылык саклый алабыз? Аңлатып бирегез.

10 Без хәтта иң авыр шартларда да Йәһвәгә тугры булып кала алабыз (Мәдхия 118:25—32). Тугрылык саклар өчен, безгә әзерлек белән Йәһвәдән өйрәнергә һәм аның җитәкчелеген сорап, ялварып дога кылырга кирәк. Безгә шулай ук «чын юлны», ягъни тугрылык юлын сайларга кирәк (Мәдхия 118:26, 30).

11 Хизәкыйя (118 нче мәдхияне, бәлки, ул язгандыр) тугрылык юлын сайлаган. Ул, потка табынучылар арасында яшәсә дә һәм, бәлки, патша сараендагы кешеләр аннан мыскыл итеп көлсәләр дә, тугрылык юлында йөргән. Күрәсең, мондый шартлар аркасында аның «кайгыдан җаны эрегән [«йокысыз калган», ЯД]» (Мәдхия 118:28). Әмма Хизәкыйя Аллаһыга өметләнгән, ул яхшы патша булган һәм «Ходай каршында яраклы булганны» эшләгән (4 Патшалык 18:1—5). Аллаһыга таянсак, без дә барлык сынауларны кичереп, аңа тугры булып кала алабыз (Ягъкуб 1:5—8).

Йәһвәнең сүзе кыюлык бирә

12. Без үзебез Мәдхия 118:36, 37 дәге принципларны ничек куллана алабыз?

12 Йәһвәнең җитәкчелеге буенча яшәү безгә кыюлык бирә; мондый кыюлык тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгар өчен кирәк (Мәдхия 118:33—40). Йәһвәнең канунын «чын күңелдән» саклар өчен, без аның үгет-нәсихәтләрен басынкылык һәм зур теләк белән кабул итәбез (Мәдхия 118:33, 34). Мәдхия җырлаучы кебек, без дә Аллаһыдан болай дип үтенәбез: «Йөрәгемне ачышларыңа авыштыр, әмма малга (бирелдермә)», ягъни гаделсез малга бирелдермә (Мәдхия 118:36). Рәсүл Паул сыман, без «бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез» (Еврейләргә 13:18). Эштә кешеләр вөҗданыбызга каршы барырга мәҗбүр иткәндә, Аллаһының боерыкларын нык тотар өчен, кыюлык кирәк. Йәһвә исә тугрылык юлын һәрвакыт фатихалый. Ул безгә гөнаһлы теләкләребезне кулда тотарга ярдәм итә. Әйдәгез шуңа күрә: «Күзләремне ыгы-зыгыга [юк-бар нәрсәгә] караудан бор»,— дип дога кылыйк (Мәдхия 118:37). Без беркайчан да Аллаһы нәфрәт иткән юк-бар нәрсәләргә кызыксынып карамаячакбыз (Мәдхия 96:10). Шуңа күрә без Аллаһыга яраклы булмаган барлык нәрсәләрдән, шул исәптән порнография белән спиритизмнан сакланырга тырышабыз (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Ачылыш 21:8).

13. Гайсәнең эзәрлекләнгән шәкертләренә кыюлык белән вәгазьләргә нәрсә ярдәм иткән?

13 Аллаһы сүзен төгәл белү безгә кыюлык һәм ныклы ышаныч белән вәгазьләргә ярдәм итә (Мәдхия 118:41—48). Кыюлык исә безне «хурлаучыга җавапка сүз табар» өчен кирәк (Мәдхия 118:42). Кайчак без үзебезне Гайсә Мәсихнең беренче гасырдагы эзәрлекләнгән шәкертләре кебек хис итәбез. Алар: «Раббыбыз... колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир»,—дип дога кылганнар. Аллаһы аларның догасына ничек җавап биргән? «Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң иман итүчеләр Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар». Хөкемдарыбыз безгә дә үзенең сүзен тәвәккәллек белән сөйләргә кыюлык бирә (Рәсүлләр 4:24—31).

14. Безгә, рәсүл Паул кебек, кыюлык белән вәгазьләргә нәрсә ярдәм итә?

14 Әгәр «хак сүзне» яратсак һәм Аллаһы «канунын һәрвакыт... сакласак», без куркмыйча һәм каушамыйча вәгазьли алырбыз (Мәдхия 118:43, 44). Аллаһы Сүзен — Изге Язмаларны тырышып өйрәнү безгә аның ачышларын, ягъни искәртмәләрен, «патшалар алдында сөйләргә» ярдәм итәчәк (Мәдхия 118:46). Дога һәм Йәһвәнең рухы ярдәмендә без сөйләгән нәрсәләр дөрес һәм урынлы булачак (Маттай 10:16—20; Көлессәйлеләргә 4:6). Беренче гасырда Паул кыюлык белән хакимият ияләренә Аллаһы искәртмәләре хакында сөйләгән. Мәсәлән, ул Рим идарәчесе Филикескә вәгазьләгән, һәм ул «Паулның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сөйләгәнен тыңлаган» (Рәсүлләр 24:24, 25). Паул идарәче Фисте белән Әгрип патшага да шаһитлек биргән (Рәсүлләр 25:22—26:32). Йәһвә шулай ук безгә дә кыюлык белән вәгазьләргә һәм «Яхшы хәбәрдән оялмаска» ярдәм итәчәк (Римлыларга 1:16).

Аллаһы сүзе юаныч бирә

15. Башкалар безне мәсхәрә иткәндә, Аллаһы Сүзе ничек юаныч бирә?

15 Йәһвә сүзе безгә чын юаныч бирә (Мәдхия 118:49—56). Кайчакта без аеруча юатуга мохтаҗ. Йәһвә турында кыюлык белән сөйләсәк тә, «тәкәбберләр» — Аллаһының дошманнары — безне бик нык мәсхәрә итәләр һәм үзләрен дошманнарча тоталар (Мәдхия 118:51). Әмма дога кылганда без Аллаһы Сүзендә әйтелгән барлык яхшы нәрсәләрне исебезгә төшереп тынычлана алабыз (Мәдхия 118:52). Күңелебездә бар булганны догада сөйләгәндә, Изге Язмалардагы кануннар һәм принципларны хәтеребезгә төшерәбез. Алар безгә авыр чакта бик кирәкле юаныч вә кыюлык бирә.

16. Аллаһының хезмәтчеләре беркайчан да, хәтта эзәрлекләүләр вакытында да, нәрсә эшләмәгән?

16 Мәдхия җырлаучыны тәкәббер рәвештә исраиллеләр — Аллаһыга багышланган халык мәсхәрә иткән! Нинди хурлык! Әйдәгез беркайчан да алай эшләмик һәм Аллаһы кануныннан беркайчан да читкә тайпылмыйк! (Мәдхия 118:51). Каты эзәрлекләүләр каршында, мәсәлән нацизм елларында, Аллаһының меңләгән хезмәтчесе Аллаһы Сүзендәге кануннар вә принциплардан читкә тайпылудан баш тарткан һәм хәзер дә шулай эшлиләр (Яхъя 15:18—21). Аллаһыга буйсыну исә безнең өчен авыр түгел, чөнки аның васыятьләре, җыр кебек, күңелебезне ләззәтләндерә (Мәдхия 118:54; 1 Яхъя 5:3).

Йәһвәнең сүзе өчен рәхмәтле булыгыз

17. Аллаһы сүзе өчен рәхмәтле булуыбыз безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

17 Без Аллаһы сүзе буенча яшәп, бу сүз өчен рәхмәтебезне белдерәбез (Мәдхия 118:57—64). Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең сүзләрен үтәргә вәгъдә иткән һәм «дөрес хөкем иткәне өчен», хәтта «төн уртасында торып та... [аны] зурлаган». Әгәр төнлә йоклый алмасак, безнең догада Аллаһыны мактау һәм аңа рәхмәт белдерү өчен искиткеч мөмкинлегебез бар! (Мәдхия 118:57, 62). Аллаһы сүзе өчен рәхмәтле булуыбыз аның үгет-нәсихәтләрен теләп кабул итәргә булышачак һәм аннан «куркучылар» белән — Аллаһыны тирән хөрмәт итүче кешеләр белән бердәм булырга ярдәм итәчәк (Мәдхия 118:63, 64). Җир йөзендә алардан да яхшырак дуслар бармыни?

18. «Канунсызлылар... [безгә] тозаклар куйганда», Йәһвә догабызга ничек җавап бирә?

18 Басынкы рәвештә Йәһвәдән безне өйрәтүен сораганда һәм чын күңелдән аңа дога кылганда, без аның мәрхәмәтенә ия булырга телибез. Дога кылу бигрәк тә «канунсызлылар... [безгә] тозаклар куйганда» мөһим (Мәдхия 118:58, 61). Йәһвә безне вәгазьләү һәм Мәсих шәкертләре булдыру эшенә каршы килүче дошманнарның «тозакларыннан» коткара ала (Маттай 24:14; 28:19, 20). Безнең эшчәнлегебез тыелган илләрдә күп тапкырлар шулай булган.

Аллаһы сүзенә ышаныгыз

19, 20. Газап чигү ничек Йәһвәнең хезмәтчеләренә яхшылыкка була ала?

19 Аллаһыга һәм аның сүзенә ышану безгә сынауларда бирешмәскә һәм аның ихтыярын үтәргә ярдәм итә (Мәдхия 118:65—72). Мәдхия җырлаучы турында «тәкәбберләр... гайбәт сөйләгән», әмма ул: «Синең кануныңны өйрәнү өчен, газап чигүем миңа яхшылыкка гына булды»,— дип җырлаган (Мәдхия 118:66, 69, 71). Ничек инде газап чигү Йәһвәнең хезмәтчеләренә яхшылыкка гына була ала ди?

20 Авыр чакта без һәрвакыт Йәһвәгә ялварып дога кылабыз, һәм шулай эшләп аңа якынаябыз. Без Аллаһы Сүзен — Изге Язмаларны өйрәнү өчен күбрәк вакыт бүлеп куябыз һәм андагы принципларны тагы да тырышыбрак кулланабыз. Бу безне шатлыклы һәм бәхетле итә. Ә сынауларда түземсезлек һәм горурлык кебек начар якларыбыз ачыкланса, нәрсә эшләргә? Кайнар дога, Аллаһының Сүзе һәм изге рухы ярдәмендә без кимчелекләребезне җиңеп, «яңа кеше булып киенә» алабыз (Көлессәйлеләргә 3:9—14). Моннан тыш, авырлыклар кичергәндә иманыбыз ныгый (1 Петер 1:6, 7). Рәсүл Паул кичергән сынаулар аңа яхшылыкка булган, яки файда китергән, чөнки сынаулар аны күбрәк Йәһвәгә таянырга өйрәткән (2 Көринтлеләргә 1:8—10). Без сынаулар кичергәндә берәр нәрсәгә өйрәнергә тырышабызмы?

Һәрвакыт Йәһвәгә өметләнегез

21. Аллаһы тәкәбберләрне оятлы иткәндә, нәрсә була?

21 Йәһвә сүзе безгә аңа өметләнү өчен ныклы нигез бирә (Мәдхия 118:73—80). Әгәр чыннан да Барлыкка Китерүчебезгә өмет итәбез икән, безгә оялырлык бернинди сәбәп юк. Әмма башка кешеләрнең эш итүләре аркасында без кайчак юатуга мохтаҗ һәм Йәһвәгә: «Тәкәбберләр оятлы булсыннар»,— дип ялварабыз (Мәдхия 118:76—78). Андый кешеләрне оятлы итеп, Йәһвә аларның явыз эшләрен ачып сала. Шулай эшләп Йәһвә үзенең данлыклы исемен изгеләндерә. Аллаһы халкын эзәрлекләүчеләр уңышлы булмаячак дип шикләнмичә әйтеп була. Мәсәлән, алар бөтен йөрәк белән Аллаһыга өмет итүче Йәһвә Шаһитләрен беркайчан да юк итә алмаган һәм һичкайчан юк итә дә алмаячак (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

22. Мәдхия җырлаучы «учакта кипкән турсыктай булдым» дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан?

22 Эзәрлекләүләр вакытында Аллаһы сүзе безнең аңа өмет итүебезне ныгыта (Мәдхия 118:81—88). Тәкәббер кешеләр мәдхия җырлаучыны эзәрлекләгәндә, ул: «Учакта кипкән турсыктай булдым»,— дип зарланган (Мәдхия 118:83, 86). Изге Язмалар язылган чорда хайван тиресеннән ясалган турсыкларда су, шәраб һәм башка төрле сыекчалар саклаганнар. Кулланылмаган чакта турсык төтенле бүлмәдә ут янында эленеп торса, ул кибеп саргая һәм бөрешеп бетә алган. Сез дә авыр кайгы һәм эзәрлекләүләр вакытында үзегезне «учакта кипкән турсыктай» хис иткәнегез бармы? Әгәр бар икән, Йәһвәгә өметләнегез һәм болай дип дога кылыгыз: «Шәфкатьлегең буенча мине терелт, һәм мин авызың әйткән ачышларыңны [«искәртмәләреңне», ЯД] саклармын» (Мәдхия 118:88).

23. Мәдхия 118:1—88 дә без нәрсә карап чыктык, һәм бу мәдхиянең калган өлешен карап чыгар алдыннан, үзебездән нәрсә дип сорый алабыз?

23 118 нче мәдхиянең беренче өлешен карап чыгып, без шуны күрдек: Йәһвә аның сүзенә өметләнүче һәм аның үгет-нәсихәтләрен, искәртмәләрен, васыятьләрен һәм кануннарын яратучы хезмәтчеләренә мәрхәмәт күрсәтә (Мәдхия 118:16, 47, 64, 70, 77, 88). Аңа тугрылыклы кешеләр үзләрен Аллаһының сүзе буенча саклаганда, ул сөенә (Мәдхия 118:9, 17, 41, 42). Әгәр сез бу дәртләндерүче мәдхиянең калган өлешен карап чыгарга теләсәгез, үзегездән: «Мин Йәһвә сүзенә юлымны яктыртырга рөхсәт итәмме?» — дип сорый аласыз.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Бу мәкаләләрдә Изге Язмалар түгел, ә Аллаһының әйткән сүзләре күздә тотылган чакта, «Аллаһы сүзе» бәләкәй хәрефтән язылган.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Чын бәхет нәрсәгә бәйле?

• Йәһвә сүзе безгә ничек рухи яктан чиста булып калырга ярдәм итә?

• Аллаһы сүзе безгә ничек кыюлык бирә һәм юата?

• Ни өчен Йәһвәгә һәм аның сүзенә ышанырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Рут, Рәхәб һәм Бабыл әсирлегендәге яшьләр үзләрен Аллаһы «сүзе буенча саклаган».