Кем терелтелгән булачак?
Кем терелтелгән булачак?
«Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (ЯХЪЯ 5:28, 29).
1. Янып торган күгән агачыннан Муса нинди гаҗәеп сүзләр ишеткән, һәм кем соңрак бу сүзләрне өземтә итеп китергән?
БУ МОГҖИЗА 3 500 елдан артык элек булган. Ул вакытта Муса ыруг башлыгы Иофорның сарыкларын көтеп йөри. Хорив тавы битендә ялкынланып янып торган бер куак эчендә Муса Йәһвәнең фәрештәсен күрә. «Һәм ул күгән агачының ялкынланып янып торуын, әмма янып бетмәгәнен күрде»,— дип әйтелә Чыгыш китабында. Шуннан соң Муса куактан мондый сүзләр ишетә: «Мин атаңның Аллаһысы, Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы» (Чыгыш 3:1—6). Соңрак, б. э. I гасырында, бу сүзләрне Гайсә Мәсих, Аллаһы Улы үзе өземтә итеп китерә.
2, 3. а) Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубны нәрсә көтә? б) Нинди сораулар туа?
2 Үлеләрнең терелүенә ышанмаган саддукейлар белән сөйләшкәндә, Гайсә болай дигән: «Ә инде янып торган күгән агачы турында сөйләгәндә Муса да, Раббыны Ибраһим Аллаһысы дип тә, Исхак Аллаһысы дип тә, һәм Ягъкуб Аллаһысы дип тә атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән. Аллаһы — үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы, чөнки Аның өчен барысы да тере» (Лүк 20:27, 37, 38). Бу сүзләр белән Гайсә шуны исбатлаган: инде борынгы заманда үлгән Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб, Аллаһы карашыннан чыгып караганда, аның хәтерендә яшәүләрен дәвам итәләр. Әюб кебек, алар «билгеләнгән... көннәренең», ягъни үлем йокысы белән йоклау вакытларының тәмамлануын көтәләр (Әюб 14:14). Аллаһының яңа дөньясында алар терелтелгән булачак.
3 Ә башка миллиардлаган үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар терелтелгән булачакмы? Моңа җавап алыр өчен, башта Аллаһы Сүзеннән, үлгәч, кешеләр белән нәрсә була икәнен карап чыгарга кирәк.
Үлгәч, кеше белән нәрсә була?
4. а) Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? б) Нәрсә ул шеол?
4 Изге Язмаларда «үлеләр бернәрсә дә белми» дип әйтелә. Үлемнән соң җәһәннәмдә газаплану юк. Кешене шулай ук хөкем итү дә көтми. Кеше тик туфракка кире кайта. Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә: «Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә [яһүдчә шеолда] эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк»,— диелә (Вәгазьче 9:5, 10; Яратылыш 3:19). Күп диннәрдә «теге дөнья» бар дип өйрәтәләр, ләкин Аллаһы Сүзендә шеолдагылар үле, алар бернәрсә сизми дә, уйламый да дип әйтелә. Шеол — ул бар кешеләрнең гомуми кабере.
5, 6. Үлгәч, Ягъкуб белән нәрсә булган, һәм ул кемгә «кушылган»?
5 «Шеол» дигән яһүд сүзе беренче тапкыр Яратылыш 37:35 тә очрый. Ыруг башлыгы Ягъкуб, яраткан улы Йосыф үле дип уйлап, бик нык кайгырган. «Угылым янына, үлеләр аймагына [яһүдчә шеолга] хәсрәтем белән бергә китәчәкмен»,— дип әйткән ул. Ягъкуб, улы үле дип санап, үзе дә үлеп шеолда булырга теләгән. Соңрак алар яшәгән җирләргә ачлык килгәч, Ягъкубның тугыз улы Мисырга ризык алып кайтырга киткәндә, үзләре белән кече энеләре Ибнеяминне алырга уйлаганнар. Әмма Ягъкуб моңа каршы килеп, болай дигән: «Угылымны сезнең белән җибәрмәячәкмен... Абыйсы үлгәч, ул минем берүзе калды. Әгәр барыр юлыгызда бер-бер хәл була калса, хәсрәт-кайгыдан сез минем чал башымны гүргә [яһүдчә шеолга] кертәчәксез бит!» (Яратылыш 42:36, 38). Бу ике өзектә шеол «теге дөньядагы» тормыш белән түгел, ә үлем белән бәйле итеп күрсәтелә.
6 Мисырда Йосыф ризык өләшүче булып китә дип әйтелә Яратылыш китабында. Берникадәр вакыт уза. Ягъкуб, Йосыфны күрер өчен, Мисырга китә, һәм әтисе улы белән очраша. Ягъкуб Мисырда урнаша һәм гомер азагына кадәр шунда яшәп, 147 яшендә үлә. Ягъкубның уллары, әтиләренең соңгы сүзен үтәп, аның сөякләрен Кәнган җирләренә илтеп, Макпела мәгарәсенә салалар (Яратылыш 47:28; 49:29—31; 50:12, 13). Шулай итеп, Ягъкуб үз әтисе Исхак белән бабасы Ибраһимга «кушыла».
«Үзенең ата-бабалары белән кушылган»
7, 8. а) Үлемнән соң Ибраһим белән нәрсә булган? Аңлатыгыз. б) Башка кешеләр дә үлемнән соң шеолга эләккәннәр икәнен кайдан беләбез?
7 Йәһвә, Ибраһим белән үз килешүен раслаганда һәм аңа буыннарың күп санлы булачак дип вәгъдә иткәндә, Ибраһимның үзе белән нәрсә булачагын әйткән. «Ә син үзең,— дигән Йәһвә,— дөньядан ата-бабаларың янына тыныч күңел белән, олы яшьләргә җитеп күчәрсең» (Яратылыш 15:15). Нәкъ шулай булган да. Яратылыш 25:8 дә: «Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды»,— дип әйтелә. Кем аның «ата-бабалары»? Яратылыш 11:10—26 да Нух угылы Самга кадәр аның ата-бабалары китерелә. Нәкъ шушы шеолда йоклаган ата-бабаларына Ибраһим, үлгәч, «кушылган» да инде.
8 «Ата-бабаларына кушылган» дигән сүзләр Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. Шуңа күрә Ибраһим угылы Исмәгыйл һәм Муса абыйсы Һарун да, үлгәч, шеолга эләккәннәр һәм анда терелтүне көтәләр дип әйтү нигезле булыр (Яратылыш 25:17; Саннар 20:23—29). Муса каберенең урынын бер кеше дә белми, ләкин ул да шеолга киткән булган (Саннар 27:13; Канун 34:5, 6). Муса үлгәч, Исраил җитәкчесе итеп Ешуа сайланган. Ул да, үз замандашлары кебек, үлгәч, шеолга киткән (Хакимнәр 2:8—10).
9. а) Яһүд сүзе «шеол» һәм грек сүзе «гадес» бер үк нәрсәне аңлата икәне Изге Язмаларда ничек күрсәтелә? б) Шеолда, ягъни гадеста булганнарны нәрсә көтә?
9 Гасырлар узган, һәм Исраилнең 12 буыны өстеннән патша итеп Давыт куелган булган. Үлгәч, ул «үз ата-бабалары янына яткан» (3 Патшалык 2:10). Ул шеолга эләккәнме? Б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә Петер, Давыт үлемен искә алып, Мәдхия 15:10 ны өземтә итеп китерә: «Син җанымны тәмугъта [яһүдчә шеолда] калдырмассың». Давыт әле дә үз табутында кала икәнен искә алып, Петер аның сүзләрен Гайсәгә кулланган: «Давыт... Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дөньясында [«гадеста», ЯД] калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйтте. Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез — моның шаһитләре» (Рәсүлләр 2:29—32). Петер «гадес» дигән сүз куллана. Яһүд сүзе «шеол» һәм грек сүзе «гадес» бер үк нәрсәне аңлаталар. Димәк, шеолда да һәм гадеста да булган үлеләрне терелтү көтә. Алар әлегә үлем йокысы белән йоклый.
Тәкъва булмаганнар шеолдамы?
10, 11. Тәкъва булмаган кешеләрнең кайберләре, үлгәч, шеолга эләгә дип ни өчен әйтеп була?
10 Муса Исраил халкын Мисырдан чыгаргач, чүлдә кайберәүләр фетнә күтәрәләр. Муса халыкка бу фетнәне җитәкләгән Корах, Дафан һәм Авироннан аерылырга куша. Алар үтерелергә тиеш була. Муса болай дип аңлаткан: «Алар бөтен кеше үлә торган үлем белән үлсә, һәм аларга барлык кешеләргә бирелә торган җәза бирелсә, мине Ходай җибәрмәгән [дип санагыз], ә инде Ходай гаҗәеп нәрсә эшләсә һәм җир үз авызын ачып, аларны һәм аларда булган бар нәрсәне йотса һәм алар исән килеш тәмугъка [яһүдчә шеолга] төшсә, бу кешеләр Ходайны санга сукмаганын белегез» (Саннар 16:29, 30). Шулай итеп, җир йоткан кешеләрнең дә һәм ялкын яндырган Корах белән 250 левиле җинаятьтәшенең дә — бар фетнәчеләрнең гомере шеолда тәмамланган (Саннар 26:10).
11 Давытны хурлап кычкырган Семей исемле кеше Давыт улы Сөләйманнан җәза алган. «Аны җәзасыз калдырма,— дип әйткән улына Давыт,— чөнки син акыллы һәм, аның чал чәчләрен кан белән тәмугъка [яһүдчә шеолга] төшерер өчен, нәрсә эшләргә икәнен беләсең». Сөләйманның боерыгы буенча, Семейны Ваней үтергән (3 Патшалык 2:8, 9, 44—46). Ваней кылычыннан тагын бер кеше үлә: Исраил гаскәрләренең элекке башлыгы Иоав. Аның да чал чәчләре «тәмугъка [яһүдчә шеолга] тыныч кына» төшмәгән (3 Патшалык 2:5, 6, 28—34). Бу мисалларның икесе дә Давытның мондый сүзләренең хаклыгын күрсәтә: «Бозыклар, Алланы онытучы бар халыклар тәмугъка [яһүдчә шеолга] китсеннәр» (Мәдхия 9:18).
12. Ахитофел кем булган һәм үлгәч кая «төшкән»?
12 Ахитофел Давытның киңәшчесе булган. Аның киңәшләре Йәһвә Аллаһының киңәшләре итеп кабул ителгән (2 Патшалык 16:23). Кызганычка каршы, бу тугры хезмәтче хыянәтче булып киткән һәм Давыт улы Абессалом җитәкләгән фетнәгә кушылган. Давыт: «Мине дошман хурласа, түзәр идем; мине күрәлмаучы өстемнән күп сөйләшсә, аннан качып китәр идем»,— дип язганда, бәлки, нәкъ шушы хыянәт турында әйткәндер. Шуннан соң Давыт: «Мондыйларга үлем тисен; алар тере килеш тәмугъка [яһүдчә шеолга] төшсеннәр, чөнки аларның йортларында, урталарында гел яманлык»,— дип өстәгән (Мәдхия 54:13—16). Үлгәч, Ахитофел һәм аңа кушылган кешеләр шеолга «төшкәннәр».
Кем гееннага эләгә?
13. Ни өчен Яһүд Искариот «һәлак булырга тиешле» кеше дип аталган?
13 Давыт белән булган хәлләрне Гайсә Яхъя 17:12). Яһүдне «һәлак булырга тиешле» кеше дип атап, Гайсә Яһүднең терелергә өмете юк икәнен күрсәткән. Үлгәч, ул Аллаһы хәтерендә калмаган. Ул шеолга түгел, ә гееннага төшкән. Нәрсә ул геенна?
Мәсих — Зуррак Давыт кичергән белән чагыштырыйк. Гайсә сайлаган 12 рәсүлнең берсе, Ахитофел кебек, хыянәтче булып киткән. Яһүд Искариот гөнаһы, Ахитофел эшләгән белән чагыштырганда, күпкә авыррак булган. Ул Аллаһының бердәнбер Улын саткан. Җирдәге хезмәтенең азагында Гайсә, үз шәкертләре турында дога кылганда, болай дигән: «Алар белән бергә дөньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән — Син Миңа биргән исем белән — саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын өчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады» (14. Гееннага эләгү нәрсәне аңлата?
14 Гайсә беренче гасыр дин җитәкчеләрен хөкем иткән, чөнки алар үз шәкертләренең һәрберсен «җәһәннәмгә [грекча гееннага]... лаеклы» иткәннәр (Маттай 23:15). Ул көннәрдә яшәгән кешеләргә Енном тигезлеге дип аталган чүп-чар базы билгеле булган. Анда җирләргә лаеклы булмаган җинаятьчеләр мәетен ыргытканнар. Гайсә алдарак, Таудагы вәгазен сөйләгәндә, җәһәннәм, ягъни геенна турында инде әйткән булган (Маттай 5:29, 30). Шуңа күрә кешеләр аның нәрсә турында әйткәнен бик яхшы аңлаган. Геенна тулысынча юк ителүнең символы булган һәм терелтүгә өмет калдырмаган. Ә тагын кем, Гайсә көннәрендәге Яһүд Искариоттан башка, үлеп шеолга, яки гадеска түгел, ә гееннага эләккән?
15, 16. Үлемнән соң гееннага кем эләккән һәм ни өчен?
15 Беренче ике кеше — Адәм белән Хаува — камил итеп яратылган булган. Алар гөнаһны белеп башкарганнар. Аларның сайларга мөмкинлекләре булган: я мәңгелек тормыш, я үлем. Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәтеп, алар Шайтан ягына басканнар. Адәм белән Хаува Гайсә корбаны белән йолып алына алмаган. Үлгәч, алар гееннага эләккән.
16 Адәмнең беренче улы Кабил, үз энесен үтергәч, яшәгән җиреннән куылган булган. Рәсүл Яхъя Кабил «явыз иблистән булган» дип язган (1 Яхъя 3:12). Кабил да, үлгәч, әти-әнисе кебек, гееннага эләккән дип уйлау нигезле булыр (Маттай 23:33, 35). Ә тәкъва Һабил белән хәл башкача. «Һабил Аллаһыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы өчен Аллаһы аның корбаннарын хуплады һәм аны хак кеше дип раслады,— дип язган Паул.— Иманы аркылы Һабил, үзе исән булмаса да, безгә әле һаман сөйли» (Еврейләргә 11:4). Хәзер Һабил шеолда һәм терелтүне көтә.
«Беренче терелү» һәм «әйбәтрәк терелү»
17. а) Без яшәгән «ахыр заман вакытында» шеолга кем эләгә? б) Шеолдагы кешеләрнең киләчәге нинди һәм гееннадагы кешеләрнең киләчәге нинди?
17 Бу «ахыр заман вакытында» үлгән кешеләр кайда эләгә? (Данил 8:19). Бу сорауга җавап күп кешеләрне кызыксындырадыр. Ачылыш китабының 6 нчы бүлегендә, бу вакыт турында әйтелгәндә, дүрт чабып баручы «җайдак» сурәтләнә. Кызык, әмма соңгы җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан «гадес» (ЯД) бара. Шулай итеп, бу җайдаклар аркасында үлгән кешеләрнең күбесе гадеска эләгә һәм аларны Аллаһының яңа дөньясында булачак терелтү көтә (Ачылыш 6:8). Шеолга (гадеска) эләккән кешеләрне һәм гееннага эләккәннәрне нинди киләчәк көтә? Шеодагыларны терелтү, ә гееннадагыларны мәңгегә юк ителү көтә. Гееннадагы кешеләр башка булмаячак.
18. «Беренче терелүдә» катнашканнар белән нәрсә булачак?
18 Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар өстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр». Мәсих белән бергә идарә итәчәк кешеләр «беренче терелүдә» катнашачак (Ачылыш 20:6). Ә башка кешеләрнең өметләре нинди?
19. «Әйбәтрәк терелү» кайберәүләргә нинди файда китерәчәк?
19 Кешеләрне үлемнән терелтү башка вакытта да булган. Мәсәлән, Аллаһының Ильяс һәм Элиша кебек хезмәтчеләре яшәгән көннәрдә могҗиза аша кайбер кешеләр терелтелгән. «Хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар,— дип язган Паул.— Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү өчен, азат ителүдән баш тартып, җәзаландылар». Аллаһыга тугры булган бу кешеләр түземсезлек белән терелтүне көткәннәр. Терелтү аларга берничә ел түгел, ә мәңгелек тормыш бирер иде! Бу чыннан да «әйбәтрәк терелү» булачак (Еврейләргә 11:35).
20. Чираттагы мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
20 Әгәр без, Йәһвә бу бозык дөнья төзелешен юк иткәнче, аңа тугры булып үлсәк, безне һичшиксез «әйбәтрәк терелү» көтә. Ул әйбәтрәк, чөнки мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Гайсә мондый вәгъдә биргән: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29). Чираттагы мәкаләдә без терелтүнең максаты нәрсәдә икәнен карап чыгарбыз. Без шуны күрербез: ничек терелтүгә өмет Аллаһыга тугры булу тәвәккәллегебезне ныгыта һәм ничек фидакарьлек рухы үстерергә булыша.
Хәтерлисезме?
• Ни өчен Йәһвә тереләр Аллаһысы дип аталган?
• Шеолга эләккән кешеләр белән нәрсә була?
• Гееннага эләккән кешеләрнең киләчәге нинди?
• «Әйбәтрәк терелү» кайбер кешеләргә нинди файда китерәчәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[25 биттәге иллюстрация]
Ибраһим кебек, шеолга эләккән кешеләрне терелтү көтә.
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Ни өчен Адәм белән Хаува, шулай ук Кабил белән Яһүд Искариот гееннага эләккәннәр?