Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Терелтүгә өмет синең өчен нәрсәне аңлата?

Терелтүгә өмет синең өчен нәрсәне аңлата?

Терелтүгә өмет синең өчен нәрсәне аңлата?

«Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың» (МӘДХИЯ 144:16).

1—3. Кайбер кешеләрнең киләчәккә нинди өметләре бар? Мисаллар китерегез.

ТУГЫЗ яшьлек Кристофер, аның абыйсы һәм аларның дүрт туганы Манчестер шәһәре (Англия) янында иртә белән йорттан-йортка вәгазьләп йөргәннәр. Төштән соң алар, «Уяныгыз!» журналының бер санында әйтелгәнчә, якындагы Блэкпул исемле шәһәргә китәләр. Бу курорт диңгез буенда урнашкан, һәм алар аның кызыклы урыннарын карарга җыенганнар. Әмма юлда алар авариягә эләгә. Мондый куркыныч фаҗига хәтта полиция кешеләрен дә тетрәндереп куя. Һәлак булган 12 кешенең алтысы Кристофер белән аның туганнары була.

2 Алдагы кичне Кристофер һәм аның гаиләсе җыелышның бер китап өйрәнүендә булган. Анда үлем турында сорау каралган. «Кристофер тирән итеп уйланырга ярата иде,— дип сөйли аның әтисе.— Шул кичне ул яңа дөнья һәм киләчәккә үз өмете турында бер дә шикләнмичә сөйләде. Шуннан соң бер вакыт болай дип куйды: „Йәһвә Шаһите булу бу бик әйбәт, чөнки үлем авырту китерсә дә, без шуны беләбез: бер көн барыбыз бергә җирдә очрашачакбыз“. Аның бу сүзләре хәтеребездә шундый тирән уелып калыр дип, бер дә уйламаган идек» *.

3 1940 ел. Австриядә яшәгән Франц исемле Йәһвә Шаһите Берлин төрмәсендә утыра. Ул Йәһвәгә иман итүеннән ваз кичәргә теләмәгән, шуңа күрә аны гильотинада үлемгә хөкем иткәннәр. Әнисенә ул мондый сүзләр язган: «Әгәр дә мин белгәннәрем турында белеп тә [хәрби] ант бирсәм, үлемгә алып баручы гөнаһ кылган булыр идем. Бу тугрысызлык булыр иде. Минем терелүгә өметем булмас иде. [...] Бүген, кадерле әнием һәм бар туганнарым, миңа приговор чыгардылар. Мине үлемгә хөкем иттеләр. Курыкмагыз. Иртәгә иртән бу приговорны үтәячәкләр. Аллаһы үткәндәге бар чын мәсихчеләргә көч биргән кебек, миңа да көч бирә. [...] Сез үлемгә кадәр тугры калсагыз, без терелтү вакытында кабат бергә очрашырбыз. [...] Очрашуларга кадәр» *.

4. Китерелгән очраклар сездә нинди хисләр уята, һәм бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

4 Кристофер өчен дә һәм Франц өчен дә терелтүгә өмет бик әһәмиятле, чынга аша торган өмет булган. Аларның бу мисаллары безне бик нык дулкынландыра! Терелтүнең максаты нинди? Һәм моның турында белү безнең һәрберебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк. Бу безгә Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны тирәнәйтергә һәм терелтүгә өметебезне ныгытырга булышачак.

Җирдә булачак терелтүнең күренеше

5, 6. Яхъя Ачылыш 20:12, 13 тә язган күренештән без нәрсә беләбез?

5 Рәсүл Яхъяга Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең күренеше күрсәтелгән булган. Бу күренештә ул шулай ук җирдә булачак терелтүне дә күргән. «Үлгәннәрне — зурларны һәм кечеләрне күрдем,— дип яза Яхъя.— Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлем һәм үлем патшалыгы да [«гадес», ЯД] үзендә булган үлгәннәрне бирделәр» (Ачылыш 20:12, 13). Яхъя «үлгәннәрне — зурларны һәм кечеләрне» күргән. Димәк, «гадес» (шеол), яки кешеләрнең гомуми каберенең әсирләре, җәмгыятьтәге элекке дәрәҗәләренә карамастан, азат ителәчәк. Ул вакытта диңгездә үлгәннәр дә яшәүгә кайтарылачак. Бу могҗизалы вакыйгалар — Йәһвә ниятенең бер өлеше.

6 Мәсихнең Меңьеллык идарәсе Шайтанны, аңа богаулар салып, упкынга ыргыту белән башланачак. Мәсих идарәсе вакытында Иблис терелтелгән кешеләрне дә һәм бөек афәтне кичергәннәрне дә — беркемне дә алдатып йөри алмаячак (Ачылыш 20:1—3). Син, бәлки, мең ел бу зур вакыт дип уйлыйсыңдыр, әмма Йәһвә өчен бу «бер көн сыман» (2 Петер 3:8).

7. Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында хөкем нәрсәгә нигезләнеп чыгарыла?

7 Шул ук күренеш буенча, Мәсихнең Меңьеллык идарәсе хөкем вакыты да булачак. Рәсүл Яхъя болай дип яза: «Тәхет каршында торучы үлгәннәрне — зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хөкем ителделәр... Бу үлгән кешеләр һәркайсысы үз эшләренә карата хөкем ителделәр» (Ачылыш 20:12, 13). Шунсына игътибар итик: хөкем чыгарылганда, кешенең үлгәнче эшләнгән яки эшләнмәгән эшләре исәпкә алынмый (Римлыларга 6:7). Хөкем киләчәктә ачылачак «китаплар» белән бәйле дип әйтү дөресрәк булыр. Кешенең исеме «тормыш китабына» я язылган, я язылмаган булачак. Бу аның «китапта» язылганнар белән танышкач башкарган эшләренә бәйле.

«Яшәү өчен» һәм «хөкем ителү өчен» терелтү

8. Терелтелгән кешеләр өчен нинди ике мөмкинлек ачылачак?

8 Яхъяга бирелгән күренешнең башында Гайсә «үлем һәм үлем патшалыгы ачкычларын» кулында тотучы итеп күрсәтелгән булган (Ачылыш 1:18). Йәһвә аны «тормышны Бар итүче» итеп билгеләгән һәм аңа «тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә» хак биргән (Рәсүлләр 3:15; 2 Тимутегә 4:1). Ничек ул моны башкарыр? Ул үлем йокысы белән йоклаганнарны яшәр өчен кайтарачак. «Моңа гаҗәпләнмәгез,— дип әйткән Гайсә,— чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр — яшәү өчен, ә явызлык эшләгәннәр — хөкем ителү өчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28—30). Шулай итеп, борынгы заманда Аллаһыга тугры булып яшәгән ир-атлар белән хатын-кызларны нәрсә көтә?

9. а) Терелтелгәннәрнең күпчелеге нәрсә турында беләчәк? б) Нинди аң-белем бирү эше ул вакытта башкарылачак?

9 Борынгы заманда Аллаһыга тугры хезмәт иткән кешеләр Йәһвәнең вәгъдәләре үтәләчәгенә ышанып яшәгән. Терелтелгәч, алар бу вәгъдәләрнең чынга ашканын күрәчәк. Беренче пәйгамбәрлектә, Яратылыш 3:15 тә әйтелгән Аллаһы «хатын-кызының» орлыгы, яки нәселе кем булганын белү алар өчен бик кызык булыр! Вәгъдә ителгән Мәсих — Гайсә — үз үлеменә кадәр тугры калып, үз тормышын йолым итеп биргәнен ишеткәч, алар бик нык шатланыр! (Маттай 20:28). Аларны каршы алган кешеләр шатлык белән шуны да аңлатып бирер: йолым — бу Йәһвәнең кешеләр лаек булмаган игелегенең һәм мәрхәмәтенең чагылышы. Терелгән кешеләр Аллаһы Патшалыгы Йәһвә ниятен үтәр өчен нәрсә эшли икәнен белер, һәм аларның йөрәкләре, һичшиксез, Аллаһыга рәхмәт хисе белән тулыр. Аларның яратучы Аталарына һәм аның Улына мәхәббәт белән тугрылык күрсәтер өчен күп мөмкинлекләре булачак. Бар кешеләр дә аң-белем бирү эшендә шатлык белән катнашыр. Бу эш каберләрдән күтәрелгән миллиардлаган кеше дә Аллаһы биргән йолымга иман итәргә өйрәнсен өчен кирәк.

10, 11. а) Мәсихнең Меңьеллык патшалыгы җирдә яшәүче бар кешеләр өчен нинди мөмкинлекләр ачачак? б) Бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

10 Терелтелгән Ибраһимга үзе көткән «шәһәр» идарәсендә тормышның ничек үзгәргәнен күрү куаныч китерәчәк (Еврейләргә 11:10). Ә тугры Әюб, үзе турындагы хәбәр сынаулар вакытында күпләрне ныгытканын белгәч, шатланып кычкырыр! Ә Данил, үзе рухландырылып әйткән пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше турында сорап, кызыксынып тыңлар!

11 Әйе, яңа гадел дөньяда яшәгән бар кешеләргә — терелтелгән һәм зур афәт вакытында исән калганнарга да — Йәһвәнең җиргә һәм җирдә яшәүчеләргә карата нияте турында күп белергә кирәк булачак. Кешеләрнең беркайчан үлмәскә һәм Йәһвәне мәңге мактарга мөмкинлекләре булачак, шуңа күрә бу аң-белем бирү эшендә катнашу күп шатлык китерәчәк. Әмма иң мөһиме шул: безнең һәрберебез китапта язылганнар белән танышкач, нәрсә эшләр? Белгәннәребез буенча эш итәрбезме? Бу бик мөһим сүзләргә игътибар итәрбезме һәм җитди караш белән карарбызмы? Чөнки бу мөһим сүзләр ярдәмендә без, Шайтанның безне хакыйкать юлыннан читкә алып китәргә соңгы тапкыр тырышуына каршы торыр өчен, көч алачакбыз.

12. Өйрәтү һәм җирне оҗмах итү эшендә тулырак катнашырга бар кешегә нәрсә булышачак?

12 Мәсихнең йолым корбаны китергән фатихаларны да онытмаска кирәк. Терелтелгәннәр бүгенге кешеләр кебек авырмаячак (Ишагыйя 33:24). Сәламәт тән һәм камил сәламәткә ия булу өмете яңа дөньяда яшәгән бар кешеләргә өйрәтү эшендә тулырак катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Алар терелтелгән миллиардлаган кешене өйрәтәчәк, терелтелгәннәр тормыш юлына бассын өчен, аларга үгет-нәсихәт бирәчәкләр. Алар шулай ук җирдәге иң бөек эштә, бөтен җирне оҗмах итүдә катнашачак. Бу Йәһвәгә дан китерәчәк.

13, 14. Нәрсә өчен Шайтан Мәсихнең Меңьеллык идарәсе азагында азат ителәчәк, һәм безнең һәрберебез өчен нинди мөмкинлек ачылачак?

13 Шайтан, кешелекне соңгы тапкыр сынап карар өчен упкыннан азат ителгәч, кабат кешеләрне алдатырга тырышыр. Алдатылган «халыклар», ягъни Шайтан йогынтысына эләккән кеше төркемнәре, юк ителүгә хөкем ителәчәк. Ачылыш 20:7— 9 да без болай дип укыйбыз: «Күктән ут төшеп, аларны яндырып бетерде». Шайтан йогынтысына эләккән кешеләр арасында Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында терелтелгән кешеләр булса, бу терелтү алар өчен хөкем ителү өчен терелтү була. Ә Аллаһыга тугры калган терелтелгән кешеләр мәңгелек тормыш бүләге алачак. Аларның терелтүләре «яшәү өчен» була (Яхъя 5:29).

14 Терелтүгә өмет инде хәзер безне ничек юата ала? Һәм терелтү белән бәйле фатихаларны алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Бу сабакларны хәзер үзләштерергә кирәк

15. Ничек терелтүгә өмет сиңа инде хәзер булыша ала?

15 Бәлки, күптән түгел генә синең берәр туганың үлгәндер, һәм син мондый югалту китергән үзгәрешләргә ияләшер өчен тырышлык куясыңдыр. Терелтүгә өмет җан тынычлыгы китерә һәм көчле булырга булыша. Хакыйкать белән таныш булмаган кешеләрдә бу юк. «Сез өметсез кешеләр кебек кайгырмасын өчен,— дип язган имандашларына Паул,— үлем йокысына киткәннәр турында белүегезне телибез» (1 Тессалуникәлеләргә 4:13). Яңа дөньяда терелгән кешеләрне каршы алганыңны күз алдыңа китерәсеңме? Үз туганнарыңны кабат күрә алуың турында уйланып, үз-үзеңне юат.

16. Терелтү булганда, син, бәлкем, нәрсә хис итәрсең?

16 Бәлки, син Адәм күтәргән фетнәнең башка нәтиҗәләреннән газап чигәсеңдер: әйтик, каты авырыйсыңдыр. Кайгырулар хәтереңдәге терелтүгә шатлыклы өметне — яңа дөньяда сәламәт һәм көчле булу өметеңне юк итмәсен. Син терелеп күзләреңне ачкач, синең терелтүеңә шатланып торган кешеләрне күрерсең. Бу сине, Аллаһының яратучы игелеге өчен, һичшиксез, рәхмәтләр әйтергә дәртләндерер!

17, 18. Безгә нинди ике сабакны үзләштерергә кирәк?

17 Шул вакытны көтеп яшәгәндә, безгә ике сабакны үзләштерергә кирәк. Беренче сабак: Йәһвәгә инде хәзер чын күңелдән хезмәт итү мөһим. Гайсә Мәсих үрнәген тотып, без фидакарь тормыш алып барабыз һәм Йәһвә белән якыннарыбызга яратуыбызны исбат итәбез. Каршы килүләр яки эзәрлекләүләр безне акчасыз калдырыр яки алар аркасында азатлыгыбызны югалтырбыз дип, без курыкмыйбыз. Без, эзәрлекләүләр нинди генә авыр булмасын, иманда нык калырга тәвәккәл. Дошманнарыбыз үлем белән янаса да, терелтүгә өмет безне юата һәм Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугрылык сакларга көч бирә. Патшалык турында вәгазьләүдә һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынып катнашсак, безне Йәһвәнең тәкъва кешеләр өчен әзерләгән фатихалары көтә.

18 Камил булмаган тәннең теләкләренә карашыбыз нинди? Икенче сабак бу карашка бәйле. Терелтү өмете турында белү һәм Йәһвәгә аның мәрхәмәте өчен рәхмәтле булуыбыз иманда нык булып калырга тәвәккәллегебезне ныгыта. «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз,— дип кисәткән рәсүл Яхъя.— Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр. Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17). Мал-мөлкәт җыюга гына багышланган тормыш китергән рәхәтлекне «чын тормыш» белән чагыштырсак, ул алай ук зур рәхәт тә булып күренмәс (1 Тимутегә 6:17—19). Шулай ук әхлаксызлык эшләргә теләк туса, без моңа каты каршы торабыз. Без шуны аңлыйбыз: без Һармагедунга кадәр үлсәк, гадәтебезгә кереп киткән Йәһвә хупламаган тәртип безне терелтүгә өметләре булмаган кешеләр белән бер рәткә куярга мөмкин.

19. Нинди кадерле мөмкинлек турында онытмаска кирәк?

19 Ә иң мөһиме, Йәһвә йөрәген хәзер һәм мәңге сөендерергә кадерле мөмкинлегебез турында онытмыйк (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Үлемгә яки бу бозык дөнья төзелешенең ахырына кадәр тугрылыгыбызны саклап, без Йәһвәгә хакимлек турындагы сорауда кемнең ягында торабыз икәнен күрсәтәбез. Зур газапны кичереп яки терелтү могҗизасын кичереп, җирдә Оҗмахта яшәү шундый шатлыклы булачак!

Теләкләребез үтәләчәк

20, 21. Терелтү турындагы кайбер сорауларыбыз җавапсыз калса да, безгә Аллаһыга тугрылык сакларга нәрсә булышачак? Аңлатыгыз.

20 Шулай да терелтүгә кагылышлы сораулар кала. Никахта яшәп үлгән кешеләр өчен Йәһвә нәрсә эшләячәк? (Лүк 20:34, 35). Кешеләр үлгән җирләрендә яки туганнары яшәгән җирдә терелтелгән булачакмы? Бу һәм башка сораулар әлегә җавапсыз кала. Әмма Иремия пәйгамбәр сүзләрен истә тотарга кирәк: «Аңа [Аллаһыга] өметләнгәннәргә, аны эзләгән җанга Ходай игелекле. Ходайдан коткаруны түземлек белән көткән [кешегә] игелек» (Иремиянең елавы 3:25, 26). Йәһвә барлык сорауларыбызга җавапны үз вакытында бирәчәк. Ни өчен без моңа шикләнмибез?

21 Мәдхия җырлаучы, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Йәһвә турында мондый сүзләр язган: «Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың [«яшәгән бар нәрсәнең теләген канәгатьләндерәсең», ЯД]» (Мәдхия 144:16). Бу сүзләр турында уйлап карыйк. Олыгая барган саен, теләкләребез дә үзгәрә. Бала чакта теләгән нәрсәләр, үскәч, инде кирәкми. Карашларыбызга безнең белән булган хәлләр һәм без өметләнгән нәрсәләр йогынты ясый. Шулай да, яңа дөньяда теләкләребез нинди генә булмасын, алар Йәһвә ихтыяры буенча булса, ул аларны, әлбәттә, канәгатьләндерер.

22. Ни өчен безнең Йәһвәне данлар өчен яхшы сәбәбебез бар?

22 Безнең өчен хәзер иң мөһиме — Аллаһыга тугрылык саклау. «Ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә» (1 Көринтлеләргә 4:2). Безгә Аллаһы Патшалыгы турында данлыклы яхшы хәбәр «ышанып тапшырылган». Бу хәбәрне бар кешеләргә вәгазьләүдә куелган тырышлык тормыш юлында калырга булыша. Безнең барыбыз өчен «вакыт һәм очрак» барын онытма (Вәгазьче 9:11). Бу тормышның киләчәген билгеләп булмый, шулай да, кирәкмәгән борчылуларга бирелмәс өчен, терелтүнең данлыклы өметенә нык тотынып тор. Әгәр тормышыңның шартлары Мәсихнең Меңьеллык идарәсенең башына кадәр исән калырга өмет калдырмаса, киләчәгең барлыгына шикләнмә һәм моңардан юаныч ал. Йәһвә билгеләгән вакытта син Әюбнең Барлыкка Китерүчегә әйткән сүзләрен кабатлый алырсың: «Син чакырсаң иде, һәм мин Сиңа җавап бирер идем». Хәтерендә сакланган бар кешеләрне терелтергә теләгән Йәһвәгә дан булсын! (Әюб 14:15).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. «Уяныгыз!» журналы (рус), 1990 ел, 8 август, 20 нче битен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 3 абз. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» дигән китапның (рус) 662 нче бите. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Мәсихнең Меңьеллык Патшалыгында хөкем ителү нәрсәгә нигезләнеп үткәреләчәк?

• Ни өчен терелтү кайберәүләргә «яшәү өчен», ә кайберәүләргә «хөкем ителү өчен» булачак?

• Терелтүгә өмет безне хәзер ничек юата?

Мәдхия 144:16 дагы сүзләр ничек итеп безгә терелтүгә кагылышлы әлегә җавапсыз калган сорауларга дөрес карашта булырга булыша?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Терелтүгә өмет безгә хәзер ничек ярдәм итә?