Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үледән терелү — гаҗәеп өмет

Үледән терелү — гаҗәеп өмет

Үледән терелү — гаҗәеп өмет

ТЕРЕЛҮГӘ күп кешеләр ышана. Мөселманнарның изге китабы Коръәннең тулы бер сүрәсе терелтүгә багышланган. 75 нче сүрәнең бер өлешендә болай диелә: «Кыямәт [үлеләр терелү] көне белән ант итәмен ... Әллә Адәм баласы уйлыймы — үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип?... Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр [...] Бу эшләрне эшләгән Аллаһуга үлекләрне тергезергә көче җитмәсме?» (Кыямәт сүрәсенең 1—6, 40 нчы аятьләре, Камил Бикчәнтәев әзерләгән Коръән Тәфсире, 1999 ел).

Бер энциклопедиядә болай диелә: «Зороастризмның төп тәгълиматлары — бу явызлыкның тулысынча җиңелүе һәм гаделләр белән гаделсезләрнең яңадан терелүе, хөкем көне һәм тәкъва кешеләргә чистартылган җирнең яңадан кайтарылуы» (The New Encyclopædia Britannica).

Яһүдләр энциклопедиясендә үледән терелү — бу «үлеләрнең тәннәрдә терелтеләчәгенә һәм яңадан җирдә яшәячәгенә ышану» диелә. Әмма шул ук китапта вакыт узу белән иудаизм башка диннәрдән үлемсез җанга ышануны үзләштергән һәм бу кыен хәл тудыра дип аңлатыла. «Асылда бу ике дини караш — терелү һәм җанның үлемсезлеге — капма-каршы карашлар» («Encyclopaedia Judaica»).

Индуизм динен тоткан кешеләр реинкарнациягә, ягъни үлемнән соң кешенең җаны, бер тәннән икенче тәнгә күчеп, яшәвен дәвам итә дип ышаналар. Индусларның «Бхагавад-гита» дигән изге китабында болай диелә: «Тәннең һәр әгъзасын сугарган җан нык. Беркем дә үлемсез җанны юк итәргә сәләтле түгел».

Буддизм индуизмнан аерылып тора, чөнки ул үлемсез җанның барлыгын кире кага. Әмма бүген Ерак Көнчыгыштагы күп кенә буддистлар үлемсез җанның башка урынга күчүенә ышаналар *.

Терелүгә карашлар чуалган

Христиан динен тотучылар еш кына, мәет озату йоласы үткәрелгәндә, үлемнән соң яши торган җан турында да һәм терелтү хакында да искә алалар. Мәсәлән, протестантлар руханилары гадәттә мондый сүзләр әйтә: «Аллаһы Тәгалә үзенең бөек мәрхәмәтендә бүген безнең үлгән кадерле кардәшебезнең җанын алырга теләгәнгә, без аның тәнен җирлибез — җир җиргә, көл көлгә, туфрак туфракка [кайтсын]. Һәм аның Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы мәңге яшәү өчен терелүенә нык һәм ышанычлы өметебез бар» (The Book of Common Prayer).

Бу сүзләр аптырашта калдырырга мөмкин. Изге Язмаларда нәрсә турында әйтелә соң: терелү хакындамы яки үлемсез җан турындамы? Франциядә яшәгән Оскар Кульман исемле протестант профессорының язган сүзләренә игътибар итегез: «Үлеләрнең терелүе хакындагы христианнар өмете белән җанның үлемсезлеге турындагы грек тәгълиматы арасында бик зур аерма бар. [...] Соңрак христиан динендә бу ике тәгълимат бер-берсе белән чуалган, һәм бүгенге көндә гади христианнар, мөгаен, аларны аңлап бетермиләрдер дә. Шуңа күрә үзем һәм галимнәрнең күпчелеге дөрес дип санаганны яшерергә сәбәп күрмим. [...] Инҗилдә терелүгә ышану турында гына әйтелә. [...] Үлгәч, кеше яшәүдән туктый. Аллаһы көче белән, ул яңадан барлыкка китерелеп, яшәүгә кайтарылган булачак» («Immortality of the Soul or Resurrection of the Dead?»).

Күпчелек кешеләрнең үлем һәм терелтү турында бердәм фикере юклыгына шаккатасы юк. Ачыклык кертер өчен, без Изге Язмаларга мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Анда кешене Барлыкка Китерүче Йәһвә Аллаһының төгәл җаваплары бар. Изге Язмаларда берничә терелтү турында әйтелә. Әйдәгез, бу хәбәрләрнең дүртесен карап чыгыйк һәм алар турында фикер алышыйк.

«Хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар»

Рәсүл Паул мәсихче-яһүдләргә язган хатында иман иткән «хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар» дип әйткән (Еврейләргә 11:35). Аларның берсе тол хатын. Ул Сарептада, Сидон янындагы Урта Диңгез яры буендагы фойникәлеләр шәһәрендә яшәгән. Ул Аллаһы пәйгамбәре Ильясны кунакчыллык белән кабул иткән һәм зур ачлык вакытында аның белән ризык бүлешкән. Кызганычка каршы, бу хатынның улы авырып киткән һәм үлгән. Ильяс пәйгамбәр шунда ук аны үзе яшәгән бүлмәгә алып кергән һәм Йәһвәдән малайны яшәүгә кайтар дип сорый башлаган. Һәм могҗиза булган: малай терелгән. Ильяс аны анасына биргән һәм: «Кара, улың исән-сау»,— дигән. Ул хатын нәрсә эшләгән? Ул шатланып: «Синең Аллаһы кешесе икәнлегеңне һәм авызыңдагы Ходай сүзенең хак икәнлеген мин хәзер чыннан да белдем»,— дип әйткән (3 Патшалык 17:22—24).

Сарептадан якынча 100 километр ераклыкта, көньякта, бер ир белән хатын яшәгән. Алар шатлык белән Ильясның варисы Элиша пәйгамбәр турында кайгырткан. Үзенең туган шәһәре Сонамда яхшы билгеле бу хатын һәм аның ире Элишага үз өйләреннән бер бүлмә биргәннәр. Аларның балалары булмаганлыктан кайгылары, бу хатын угыл тапкач, шатлык белән алышынган. Малай үскәч, еш кына әтисе һәм уракчылар белән кырга йөри башлаган. Ләкин бер көн бәхетсезлек килеп чыккан. Улы башы авыртуына зарлана башлаган. Аны тиз генә өенә илтеп куйганнар. Әнисе аны алдына утырткан. Берничә сәгатьтән соң бала үлгән. Хәсрәт чиккән ана ярдәмгә Элишаны чакырырга булган. Ул хезмәтчесе белән бергә төньяк-көнбатышка, Элиша торган җиргә, Кармил тавына киткән.

Элиша пәйгамбәр хатын каршысына үзенең хезмәтчесе Гиезийне җибәргән һәм малайның үлеме турында белгән. Аннары Элиша һәм бу хатын Сонамга киткән. Анда нәрсә булган? 4 Патшалык 4:32—37 дәге хәбәрдә болай диелә: «Һәм Элиша өйгә керде, һәм менә, үлгән бала үзенең урынында ята. Ул кереп, артыннан ишекне бикләп куйды, һәм Ходайга дога кылды. Һәм торды да бала өстенә иелде, һәм авызын аның авызына, күзләрен аның күзләренә, уч төбен аның уч төбенә куйды һәм аның өстенә сузылып ятты, һәм баланың тәне җылынды. Һәм торды да бүлмә буйлап артка-алга йөреп чыкты; аннары торды да тагын аның өстенә сузылып ятты. Һәм бала җиде тапкыр төчкерде дә күзләрен ачты. Ул Гиезийне чакырып, болай диде: „Ул сонамлы хатынны чакыр“. Гиезий ул хатынны чакырды. Ул хатын аның янына килде, һәм ул [Элиша] аңа: „Улыңны ал“,— диде. Ул аның аякларына егылды һәм башын җиргә кадәр иде; һәм улын алды да китте».

Сарептадагы тол хатын да, Сонам шәһәрендәге хатын да улларын тере килеш кире алганнары Аллаһының көче ярдәмендә булган икәнен аңлаган. Аларның шатлыгы чиксез булган!

Гайсә кешеләрне терелткән

Якынча 900 ел соңрак булган вакыйганы карап чыгыйк. Сонам шәһәреннән төньякка таба, якында гына Наин шәһәре урнашкан. Бу шәһәр янында яшь кеше терелтелгән булган. Гайсә һәм аның шәкертләре, Кәпәрнаумнан чыгып, Наин шәһәре капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп чыгуларын күргәннәр. Бер тол хатынның бердәнбер улы үлгән икән. Гайсә бу хатынны күргәч, аны бик кызганган һәм аңа: «Елама»,— дип әйткән. Лүк, табиб, аннары нәрсә булганын болай дип бәян иткән: «Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: „Егет, сиңа әйтәм, тор!“ — диде. Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп Гайсә аны анасына кайтарып бирде» (Лүк 7:14, 15). Бу могҗизаны күргән барлык кешеләр Аллаһыны данлаганнар. Бу терелтү турындагы хәбәр бөтен яһүдләр иленә һәм аның тирә-ягына таралган. Чумдыручы Яхьяның шәкертләре дә моны ишетеп, бу могҗиза турында аңа сөйләгәннәр. Ул исә аларны, Гайсәне табып, аннан: «Килергә тиеш булган Мәсих Синме?» — дип сорарга җибәргән. Гайсә аларга болай дип җавап биргән: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә» (Лүк 7:22).

Гайсәнең Лазар исемле якын дустының терелүе күп кешеләргә билгеле. Гайсә Бәйтәния авылына килеп җиткәндә, Лазар инде дүрт көн кабердә яткан. Гайсә кабер янына килеп, керү юлындагы ташны читкә алып куегыз дигәч, Марта аңа: «Раббым! Ул инде исләнгән, чөнки ул үлгәннән соң дүрт көн үтте»,— дип әйткән (Яхъя 11:39). Әмма тәннең череп таркалуы терелтүгә комачауламаган. Гайсәнең боерыгы буенча, «үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йөзе яулык белән капланган иде». Гайсә дошманнарының шуннан соң башкарган эшләре яшәүгә чыннан да Лазар кайтарылган икәнен исбатлый (Яхъя 11:43, 44; 12:1, 9—11).

Дүрт терелтү турындагы бу хәбәрдән без нинди нәтиҗә ясый алабыз? Һәр очракта яшәүгә шул ук кеше кайтарылган булган. Аны барысы, хәтта иң якын туганнары таныган. Терелтелгән кешеләрнең берсе дә үзләре үле булган кыска вакыт турында бернәрсә дә сөйләмәгән. Берсе дә башка дөньяга китеп бардым дип әйтмәгән. Күрәсең, алар бөтенесе яхшы саулык белән терелтелгәннәр. Гайсә әйткәнчә, үлем алар өчен берникадәр вакытка йоклап китү һәм соңыннан уяну сыман булган (Яхъя 11:11). Шулай да аларның һәрберсе ахырда үлгән.

Якыннарыбыз белән очрашу — искиткеч өмет

Моннан алдагы мәкаләдә искә алынган Оуэнның фаҗигале үлеменнән соң, аның әтисе бер тапкыр күршесенә кергән. Анда өстәлдә ул Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залындагы нотыкка чакыру күргән. Нотык «Үлеләр кайда алар?» дип аталган булган. Бу аны кызыксындырган. Бу нәкъ аның уеннан китми торган сорау булган. Ул бу нотыкны барып тыңлаган һәм Изге Язмалардан чын юаныч тапкан. Ул аңлаган: үлеләр интекми. Шулай ук үлгән кешеләр, шул исәптән Оуэн да, җәһәннәмдә газапланмый һәм Аллаһы аларны күктә фәрештәләр булыр өчен алмый икәнен һәм алар кабердә үледән терелү вакытында аларны уятуларын көтәләр икәнен белгән (Вәгазьче 9:5, 10; Йәзәкил 18:4).

Сезнең гаиләгез дә берәр бәхетсезлек белән очраштымы? Оуэнның әтисе кебек, сез дә үлгән якыннарыбыз хәзер кайда һәм аларны яңадан күрербезме дип сорыйсызмы? Алай булса, без сезне Изге Язмаларда терелтү турында тагын нәрсә әйтелә икәнен карап чыгарга чакырабыз. Бәлки, сезне мондый сораулар кызыксындырадыр: «Терелтү кайчан булачак? Кем терелтелгән булачак?» Бу һәм башка сораулар алдагы өч мәкаләдә каралачак. Рәхим итеп, аларны укып чыгыгыз.

[Искәрмә]

^ 6 абз. «Кешелек Аллаһыны эзли» дигән китапның (ингл.) 150—154 нче битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[5 биттәге иллюстрация]

Ильяс, малайны яшәүгә кайтарыр өчен, Йәһвәгә дога кылган.

[5 биттәге иллюстрация]

Йәһвә сонамлы хатынның улын Элиша аша терелткән.

[6 биттәге иллюстрация]

Гайсә Наинда яшәүче тол хатынның улын терелткән.

[7 биттәге иллюстрация]

Терелтү булганга, без яңадан үлгән якыннарыбыз белән очрашачакбыз.