Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үледән терелү — сиңа кагылышлы тәгълимат

Үледән терелү — сиңа кагылышлы тәгълимат

Үледән терелү — сиңа кагылышлы тәгълимат

«Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип... Аллаһыга өмет баглыйм» (РӘСҮЛЛӘР 24:15).

1. Ничек итеп Югары киңәшмәдә терелү турында бәхәс башланган?

РӘСҮЛ Паул б. э. 56 елында, үзенең өченче миссионерлык сәяхәтен тәмамлагач, Иерусалимга килгән. Анда аны римлылар кулга алган, һәм шуннан соң ул яһүдләрнең Югары киңәшмәсе алдына китерелгән булган (Рәсүлләр 22:29, 30). Паул, киңәшмә әгъзаларына карап, андагыларның бер өлеше саддукейлар, икенче өлеше фарисейләр икәнлеген күреп алган. Бу ике төркемнең бер мөһим сорау буенча фикерләре туры килмәгән: фарисейләр үледән терелүгә ышанган, ә саддукейлар терелү юк дигән. Үледән терелүгә ышанганын күрсәтеп, Паул болай дигән: «Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, үзем дә мин фарисей. Мине үлеләрнең терелүе турындагы өметем өчен хөкем итәләр». Ул шулай дигәннән соң, Югары киңәшмәдә каты бәхәс башланган! (Рәсүлләр 23:6—9).

2. Ни өчен Паул терелтүгә үз ышанычын якларга әзер булган?

2 Моңа кадәр күп еллар элек Паул, Дәмәшекъкә таба барганда, күренеш күргән һәм Гайсәнең тавышын ишеткән. Паул хәтта Гайсәдән: «Раббы, миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. «Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиңа дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр»,— дип җавап биргән Гайсә. Паулны Дәмәшекътә Һанани исемле мәсихче шәкерт тапкан, аңа ярдәм иткән һәм: «Аталарыбызның Аллаһысы Аның ихтыярын белергә, Хак Затны [терелтелгән Гайсәне] күрергә һәм Раббының тавышын ишетергә сине алдан билгеләде»,— дип аңлатып биргән (Рәсүлләр 22:6—16). Шуңа күрә Паулның терелтүгә үз ышанычын якларга әзер булганына шаккатасы юк (1 Петер 3:15).

Терелтүгә өметне ачык итеп игълан итү

3, 4. Ничек Паул терелтү турындагы тәгълиматның тугры яклаучысы булган, һәм без аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

3 Соңрак Паул идарәче Филикес алдына китерелгән. Анда оста сөйләүче «канун буенча белгеч» Тертул булган. Ул яһүдләр исеменнән Паулны сектаның башлыгы һәм фетнәләр күтәрүче булуында гаепләгән. Моңа җавап итеп, Паул бер дә икеләнмичә болай дигән: «Сезнең алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзһәп [секта] дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаһысына хезмәт итәм». Аннары төп мәсьәләгә күчеп, ул: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм»,— дип өстәгән (Рәсүлләр 23:23, 24; 24:1—8, 14, 15).

4 Якынча ике ел үткәч, Филикес урынына Порки Фисте килгән. Һәм ул һаман да тоткынлыкта булган Паулның эшен тыңларга Әгрип патшаны чакырган. Гаепләүчеләр Паул «тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә» хакында аның белән бәхәс алып баралар дип аңлатып биргән Фисте. Үзен яклаганда, Паул: «Кешеләр, ни өчен сез Аллаһының үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз?» — дип сораган. Аннан соң ул болай дигән: «Аллаһының ярдәме белән, мин бүгенге көнгә кадәр олысына да, кечесенә дә шаһитлек бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр һәм Муса, киләчәктә булачак, дип әйткән хәлләр турында гына сөйлим. Алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүд халкына һәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәр игълан итәчәген әйткәннәр иде» (Рәсүлләр 24:27; 25:13—22; 26:8, 22, 23). Паул чыннан да терелтү турындагы тәгълиматның тугры яклаучысы булган. Паул кебек, без дә терелтү булачак дип ныклы ышаныч белән сөйли алабыз. Ләкин кешеләр кабул итәрме? Без, бәлки, Паул очраган хәлгә эләгербез.

5, 6. а) Рәсүлләр терелү турында сөйләгәндә, кешеләр моны ничек кабул иткән? б) Без дә терелтүгә өметебез турында сөйлибез, шуңа күрә безгә нәрсә эшләү үтә мөһим?

5 Әйдәгез, Паул белән элегрәк булган хәлләрне карап чыгыйк. Паул үзенең икенче миссионерлык сәяхәте вакытында (якынча б. э. 49—52 еллары) Афина шәһәренә килгән. Ул күп илаһларга ышанган кешеләр белән әңгәмә алып барган һәм аларның игътибарын Аллаһының ниятенә юнәлткән: Аллаһы галәмне үзе билгеләгән кеше аша гадел хөкем итәчәк. Бу билгеләнгән кеше Гайсә булган. Аллаһы моны Гайсәне үледән терелтеп исбат итте дип аңлатып биргән Паул. Кешеләр нәрсә эшләгән? «Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: „Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз“,— диделәр» (Рәсүлләр 17:29—32).

6 Шундый ук хәлгә Петер белән Яхъя б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң эләккән. Бу бәхәстә дә саддукейлар катнашкан. Рәсүлләр 4:1—4 тә болай диелә: «Петер белән Яхъяның халыкны өйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сөйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы рәсүлләр халыкка сөйләп торган вакытта килделәр». Бу сүзләргә ышанган кешеләр дә булган. «Рәсүлләр сөйләгән вәгазьне тыңлаучыларның күбесе иман китерде. Иман китерүче ирләрнең саны биш мең чамасы иде». Димәк, бүген дә, без терелүгә өмет турында сөйләгәндә, кешеләр бу хәбәрне төрлечә кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә бу тәгълиматка үз иманыбызны ныгыту бик мөһим.

Иман һәм терелтү

7, 8. а) Беренче гасырдагы Көринт шәһәре җыелышына язылган хаттан күренгәнчә, ничек иман буш була ала? б) Үледән терелүгә өметне дөрес аңлау ничек чын мәсихчеләрне аерып тора?

7 Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең кайберләренә терелүгә ышану җиңел булмаган. Андый кешеләр, мәсәлән, Көринт шәһәре җыелышында булган. Аларга Паул болай дип язган: «Һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мөһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гөнаһларыбыз өчен үлде, күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, өченче көндә үледән терелтелде». Паул үз сүзләренең дөреслеген күрсәтеп, терелтелгән Мәсих «биш йөздән артык имандашка күренгән», һәм «аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау» дип әйткән (1 Көринтлеләргә 15:3—8). Аннан соң ул болай дигән: «Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнең кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сөйли ала соң? Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән булып чыга. Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була» (1 Көринтлеләргә 15:12—14).

8 Әйе, үледән терелү турындагы тәгълиматның әһәмияте бик зур, һәм мәсихче терелү булмаячак дип санаса, аның иманы буш була. Моннан тыш, терелтү турындагы тәгълиматны дөрес аңлау чын мәсихчеләрне ялган мәсихчеләрдән аерып тора (Яратылыш 3:4; Йәзәкил 18:4). Шуңа күрә Паул ул тәгълиматны мәсихче диннең «иң башлангыч өлешенә» керткән. Без исә «камилрәгенә күчәргә», ягъни рухи яктан җитлеккәнлеккә омтылырга телибез. «Аллаһы Үзе рөхсәт итсә,— дип әйтә Паул,— без алга таба китәрбез» (Еврейләргә 6:1—3).

Үледән терелүгә өмет

9, 10. Изге Язмалар буенча, терелү нәрсәне аңлата?

9 Терелүгә иманыбызны тагы да ныгытыр өчен, әйдәгез мондый сорауларны карап чыгыйк: Изге Язмаларда терелү турында әйтелгәндә, бу нәрсәне аңлата? Терелү турындагы тәгълимат ничек Йәһвәнең яратуын олылый? Бу сорауларга җавапларны карап чыксак, без Аллаһыга якынлашачакбыз, һәм бу җаваплар шулай ук безгә башкаларны өйрәтергә ярдәм итәчәк (2 Тимутегә 2:2; Ягъкуб 4:8).

10 «Терелү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «яңадан тору» дигәнне аңлата. Моны ничек аңларга соң? Изге Язмалар буенча, терелүгә өмет — бу үлгән кеше яңадан яши алачак икәненә ныклы ышаныч. Кеше, аның җирдә яшәргә өмете булса, кеше тәне белән, яки күктә яшәргә өмете булса, рухи тән белән торгызыла дип әйтелә Изге Язмаларда. Бу искиткеч өметтә Йәһвәнең яратуы, акылы һәм көче чагыла.

11. Терелгәч, Аллаһының майланган хезмәтчеләрен нәрсә көтә?

11 Гайсә һәм аның майланган кардәшләре, күктә хезмәт итәр өчен, терелү вакытында рухи тән алалар (1 Көринтлеләргә 15:35—38, 42—53). Алар Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгында идарә итәчәкләр. Бу Патшалык җирдә оҗмах шартлары булдырачак. Баш рухани Гайсә җитәкчелегендә майланганнар патша-руханилар булачак. Алар тәкъвалыкның яңа дөньясында Мәсихнең йолым корбанын кешеләр файдасына кулланачак (Еврейләргә 7:25, 26; 9:24; 1 Петер 2:9; Ачылыш 22:1, 2). Әлегә җирдә яшәгән майланганнар Аллаһыга яраклы булып калырга телиләр. Үлгәч, алар үз әҗерләрен алачак: күктәге үлемсез рухи яшәүгә тереләчәкләр (1 Көринтлеләргә 15:51, 52; 2 Көринтлеләргә 5:1—3, 6—8, 10; Ачылыш 14:13). «Мәсих белән бертөрле үлемдә берләшкәнбез икән,— дип язган Паул,— үледән терелүдә дә Аның белән берләшкән булачакбыз» (Римлыларга 6:5). Ләкин җирдә яшәр өчен терелтелгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Ничек терелүгә өмет аларны Аллаһыга якынлаштыра? Моның турында күп нәрсәне Ибраһим мисалыннан белербез.

Терелү һәм Йәһвә белән дуслык

12, 13. Ибраһимның терелтелүгә ышанырга нинди ныклы нигезе булган?

12 «Аллаһы дусты» дип аталган Ибраһим нык иман белән аерылып торган (Ягъкуб 2:23). Паул, Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә тугры хатыннарны һәм ир-атларны санап чыкканда, Ибраһимның иманы турында өч мәртәбә искә алган (Еврейләргә 11:8, 9, 17). Өченче мәртәбә искә алганда, Ибраһимның тыңлаучанлык күрсәтеп, улы Исхакны корбан итеп китерергә җыенганы турында язган. Ибраһимның шуңа ныклы ышанычы булган: Йәһвә Исхак аркылы «орлык», яки нәсел бирәм дигән вәгъдәсен һичшиксез үтәячәк. Ибраһим әгәр Исхак корбан итеп китерелсә дә, аны «Аллаһы үледән терелтә ала» дип исәп тоткан.

13 Йәһвә, Ибраһим иманының ныклыгын күргәч, Исхак урынына корбан китерелсен өчен, хайван биргән. Шулай булса да, ул вакыйга терелтелүне күрсәтүче мисал булып тора. Моны Паул болай аңлаткан: «Исхак, үледән терелтелүне алдан күрсәтүче билге буларак, әтисенә кире кайтарылды» (Еврейләргә 11:19). Моннан тыш, Ибраһимның терелтелүгә ышанырга инде ныклы нигезе булган. Чөнки элегрәк Йәһвә картайган Ибраһим белән Сарага бала булдыру сәләтен кайтарган, һәм аларның улы Исхак туган (Яратылыш 18:10—14; 21:1—3; Римлыларга 4:19—21).

14. а) Еврейләргә 11:9, 10 буенча, Ибраһим нәрсә көткән? б) Ибраһим яңа дөньяда Патшалыкның фатихаларын алсын өчен, аның белән нәрсә булырга тиеш? в) Патшалыкның фатихаларын без ничек ала алабыз?

14 Паул Ибраһим турында ул килмешәк булып калган, чатырларда яшәгән һәм «рәссамы вә төзүчесе Аллаһы булган, мәңгелек нигезле шәһәрне көткән» дип әйткән (Еврейләргә 11:9, 10). Бу «шәһәр» Аллаһының гыйбадәтханәсе урнашкан Иерусалим кебек булмаган, юк. Ул — Аллаһының күктәге Патшалыгы, ул Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәшеннән тора. Күк данын алган 144 000 кеше шулай ук «яңа изге Иерусалим шәһәре», Мәсихнең «кәләше» дип тә аталалар (Ачылыш 21:2). 1914 елда Йәһвә Гайсәне күктәге Патшалыкның тәхетенә Мәсих-Патша итеп утырткан һәм дошманнар арасында идарә итәргә боерган (Мәдхия 109:1, 2; Ачылыш 11:15). «Аллаһының дусты» Ибраһим Патшалыкның идарәсеннән файда алсын өчен, ул яшәүгә яңадан кайтырга тиеш. Безгә, Патшалыкның фатихаларын алыр өчен, Аллаһының яңа дөньясында — я Һармагедунны кичергән бихисап күп кеше арасында, я үледән терелеп торган кешеләр арасында булырга кирәк (Ачылыш 7:9, 14). Әмма терелүгә өметнең нигезе булып нәрсә тора?

Аллаһының яратуы — терелүгә өметнең нигезе

15, 16. а) Ни өчен Изге Язмалардагы беренче пәйгамбәрлек терелтү өметенә нигез булып тора? б) Терелтелүгә иман итү ничек безне Йәһвәгә якынлаштыра?

15 Безнең күктәге яратучы Атабыз белән якын мөнәсәбәтләребез, Ибраһимныкы кебек нык иманыбыз, шулай ук Аллаһының әмерләрен үтәвебез Йәһвәгә безне тәкъва дип атарга һәм үзенең дуслары дип санарга нигез булып тора. Ә бу безгә Патшалык идарәсе китерәчәк фатихаларны алырга юл ача. Шунсы кызык: терелүгә өмет хакында һәм Аллаһы белән дус булу мөмкинлеге турында инде беренче пәйгамбәрлектә үк әйтелгән булган. Ул Аллаһы Сүзендә, Яратылыш 3:15 тә язылган. Шул пәйгамбәрлектә Шайтанның башы ярылачак дип тә, шулай ук Аллаһы «хатын-кызының» Орлыгы, яки Нәселе үкчәсеннән чагылачак дип тә әйтелгән булган. Бу Гайсә җәфалану баганасында үлгәч үтәлгән. Ләкин өченче көнгә ул терелгән: яра савыктырылган булган. Һәм шулай ук «үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген юк итәргә» мөмкинлек ачылган (Еврейләргә 2:14).

16 «Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде»,— дип хәтеребезгә төшерә Паул (Римлыларга 5:8). Аллаһының мәрхәмәте өчен рәхмәтле булу безне Гайсә белән һәм безнең күктәге яратучы Әтиебез белән якынлаштыра (2 Көринтлеләргә 5:14, 15).

17. а) Әюб нинди өмет турында әйткән? б) Әюб 14:15 тән Йәһвә турында без нәрсә беләбез, һәм бу бездә нинди хисләр уята?

17 Аллаһының мәсихчеләргә кадәр яшәгән тугры хезмәтчесе Әюб тә терелтелүне көткән. Шайтан аңа бик күп кайгы-хәсрәт һәм газаплар китергән. Әюбнең дуслары сөйләгәндә, терелтүне бер дә искә алмаган. Әюб аларга охшаш булмаган, чөнки терелү өметеннән юаныч алган. «Үлгәч, кеше яңадан яшәячәкме?» — дип сораган ул. Үзенең соравына үзе җавап биреп: «Миңа билгеләнгән барлык көннәремдә мин алмаштыручы [«котылуымның», ЯД] килүен көтәр идем»,— дигән. Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, Әюб ышаныч белән: «Син чакырсаң иде, һәм мин Сиңа җавап бирер идем»,— дип әйткән. Һәм ул безнең яратучы Барлыкка Китерүчебезнең хисләре турында болай дигән: «Син синең кулың барлыкка китергәнгә мәрхәмәт күрсәтер идең [«юксына башларсың», ЯД]» (Әюб 14:14, 15). Йәһвә чыннан да үзенең тугры хезмәтчеләренең терелтү вакытында яңадан яши башлауларын бик көтә. Камил булмаган кешеләргә Аллаһы шундый нык ярату һәм мәрхәмәт күрсәтә! Моның турында уйлану безне Йәһвәгә тагы да якынрак итә (Римлыларга 5:21; Ягъкуб 4:8).

18, 19. а) Данилны нәрсә көтә? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

18 Аллаһының фәрештәсе «күңелгә ятышлы ир-ат» дип атаган Данил пәйгамбәр, Йәһвәгә тугры хезмәт итеп, озак яшәгән (Данил 10:11, 19). Ул б. э. к. 617 елда әсирлеккә алынган булган һәм үлеменә кадәр Йәһвәгә тугрылык саклаган. Данил б. э. к. 536 елдан соң үлгән (Данил 1:1; 10:1). Б. э. к. 536 елда, Кирның патшалык тәхетендә утыруының өченче елында, Данил бер күренеш күргән. Ул күренештә бөтендөнья державалары бер-берсен алмаштырып барган, һәм бу алышыну якынлашып килүче зур газап белән тәмамланган (Данил 11:1—12:13). Данил, күргәннәрен тулысынча аңлый алмаганга, бу күренешне күрсәткән фәрештәдән болай дип сораган: «Әфәндем минем! моннан соң нәрсә була соң?» Фәрештә, җавап биргәндә, «соңгы вакытка [«ахыр заманга», ЯД]» игътибар иткән һәм ул вакытта «акыллылар аңлап алырлар» дигән. Ә Данилны нәрсә көткән? «[Син] тынычланырсың һәм көннәрнең ахырында жирәбәңне алыр өчен күтәрелерсең»,— дип әйткән фәрештә (Данил 12:8—10, 13). Данил «тәкъваларның үледән тереләчәк көнендә», Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында терелтеләчәк (Лүк 14:14).

19 Без ахыр заманның азагында яшибез, һәм Мәсихнең Меңьеллык идарәсе без иман китергән вакытка караганда хәзер якынрак. Шуңа күрә безгә үзебездән: «Мин Ибраһим, Әюб, Данил һәм башка тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар белән бергә яңа дөньяда булырмынмы?» — дип сорарга кирәк. Әгәр дә без Йәһвәгә якынлаша барсак һәм аның әмерләрен үтәсәк, без анда булачакбыз. Яңа дөньяда кемнәр терелтелгән булачак? Бу сорауны без киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

Хәтерлисезме?

• Паул үледән терелүгә өмет турында сөйләгәндә, кешеләр моны ничек кабул иткән?

• Ни өчен терелүгә өмет чын мәсихчеләрне ялган мәсихчеләрдән аерып тора?

• Ибраһим, Әюб һәм Данилның терелүгә ышанганнарын без кайдан беләбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Паул, Филикес алдына китерелгәч, терелүгә өметне ышаныч белән яклаган.

[20 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Ибраһим терелтүгә ышанган?

[20 биттәге иллюстрация]

Әюб терелүгә өметтән юаныч алган.

[20 биттәге иллюстрация]

Данил тәкъваларның үледән тереләчәк көнендә торгызылачак.