Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу дөнья кая бара?

Бу дөнья кая бара?

Бу дөнья кая бара?

ХАЛЫКАРА БЕРДӘМЛЕК. Бу бик кызыктыргыч булып күренә. Җир йөзендә тынычлык һәм бердәмлекнең булуын һәрбер кеше тели. Бердәмлек турында күп сөйләделәр һәм әле дә сөйлиләр. Бөтен дөньяга танылган җитәкчеләрнең очрашуларында бу тема кабат-кабат карала. 2000 елның августында Нью-Йоркта БМО җитәкчелеге астында, бөтен дөньяда тынычлык булсын дип, бөтен дөньядагы дини җитәкчеләрнең Меңьеллык саммиты уздырылды. Анда 1000 нән артык дин эшлеклеләре булды. Алар дөнья күләмендәге конфликтларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Әмма конференция үзе дөньяның никадәр бүленгәнлеген күрсәтте. Иерусалимдагы мөфти, очрашуда яһүд раввины булганга, анда килүдән баш тартты. Конференциянең беренче ике көненә, Кытай канәгать булмый дип, далай-лама чакырылмады, һәм башкаларга бу ошамады.

2003 елның октябрендә дөнья иминлеге турындагы сораулар Таиландта үткән Азия-Тын океан илләренең икътисади хезмәттәшлеге саммитында (АТИХ) каралды. Анда Тын океан бассейнының 21 иленнән вәкилләр катнашты. Бу илләр террорчы төркемнәр белән көрәшергә вәгъдә бирделәр һәм халыкара иминлекне нинди ысуллар белән ныгытачаклары хакында килештеләр. Шулай да бу форум вакытында аның берничә катнашучысы бер премьер-министрның сүзләреннән канәгатьсезлек белдерде, ә аның сүзләре, хәбәр ителүенчә, яһүдләргә карата нәфрәт тулы гаепләү булган.

Ни өчен бердәмлек юк?

Дөньяны берләштерү турында күп сөйләсәләр дә, реаль нәтиҗәләр бик әз. Ни өчен XXI гасырда, күп кешеләрнең ихлас тырышуларына карамастан, халыкара бердәмлек ирешә алмаслык булып кала?

Бу сорауга өлешчә җавапны АТИХ саммитында булган бер премьер-министрның сүзләреннән табарга була. Ул болай дигән: «Милли горурлык дип аталган факторны исәпкә алырга кирәк». Әйе, кешелек җәмгыяте милләтчелеккә баткан. Һәрбер халык һәм этник төркем үзбилгеләнүгә омтыла. Ә дәүләт мөстәкыйльлеге, ярышу һәм комсызлык рухы «шартларга» әзер торган хәл тудыра. Шулай ук күп очракларда, милли ихтыяҗлар бөтендөнья ихтыяҗлары белән туры килмәгәндә, өстенлек беренчеләренә бирелә.

Милләтчелекне, мәдхия җырлаучының сүзләре буенча, «үтерә торган чир» дип атап була (Мәдхия 90:3). Милләтчелек кешелек тәнендәге бик күп газаплар китерүче чиргә охшаш. Милләтчелек һәм моннан килеп чыккан нәфрәт — башка кешеләрне нәфрәт итү — гасырлар буе яшәп килгән. Бүген дә милләтчелек аркасында ызгышлар чыгып тора бирә, һәм кеше хөкүмәтләренең аны туктатырга көче җитми.

Күп кенә сәяси җитәкчеләр дөньядагы проблемаларның чыганагы — милләтчелек һәм үз файдаңны гына кайгырту икәнлеген таный. Мәсәлән, БМО ның элекке баш секретаре У Тан болай дигән: «Без бүген очрашкан шулкадәр күп проблемалар ялган карашлар аркасында килеп чыккан... Аларның берсе — милләтчелек карашы: „Яхшымы, начармы, бу минем илем“». Бүген үз файдасын гына эзләгән милләтләр һаман да катгый рәвештә мөстәкыйльлеккә ирешергә тырышалар. Көчле илләр үз мәнфәгатьләреннән бер дә баш тартырга теләми. Мәсәлән, Европа союзы турында бер газетада болай дип әйтелгән иде: «Бер-береңне узарга тырышу һәм бер-береңә ышанмау Европа сәясәтенең төп үзенчәлеге булып кала. Европа союзына кергән күпчелек илләр әлегә кадәр мондый фикердә тора: күрше илләрнең берсе дә башкаларга баш булырга һәм өстенлек итәргә тиеш түгел» («International Herald Tribune»).

Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда, кеше идарәсенең нәтиҗәләре төгәл тасвирлана. Анда: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә»,— дип әйтелә (Вәгазьче 8:9). Башкалардан читләшкән һәм үз бәйсезлеген яклаган милләтләргә дә, аерым кешеләргә дә Изге Язмалардагы мондый принципны кулланып була: «Читләшүче кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга» (Гыйбрәтле сүзләр 18:1).

Безнең Барлыкка Китерүчебез — ә ул безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә — беркайчан да кешеләрнең хөкүмәтләр булдырып, үзләре өстеннән үзләре идарә итүен ниятләмәгән. Кешеләр исә Аллаһының ниятен һәм бар нәрсә аныкы икәнен игътибарсыз калдырган. Зәбур китабында болай дип әйтелә: «Ходай иң бөек Алла һәм бар аллалар өстеннән бөек патша. Җирнең тирәнлеге дә, һәм биек таулар да Аның кулында. Диңгез дә Аныкы, аны Ул булдырган, һәм коры җирне дә Аның куллары тудырган» (Мәдхия 94:3—5). Аллаһы — җирнең законлы хакиме, барысы да аңа буйсынырга тиеш. Мөстәкыйльлеккә омтылып, халыклар аның ихтыярына каршы эш итә (Мәдхия 2:2).

Нәрсә кирәк соң?

Дөньяны барлык кешеләр турында кайгырта торган бөтендөнья хөкүмәте генә берләштерә алачак. Дөнья хәле турында борчылган күп кешеләр мондый хөкүмәтнең кирәк икәнлеген таный. Әмма еш кына аларның карашлары дөрес булмаган якка юнәлгән. Мәсәлән, күп кенә сәяси һәм дини эшлеклеләр кешеләрне бөтен дөньяны Берләшкән Милләтләр Оешмасы берләштерә ала дип ышандыра. Ләкин кеше оешмалары, аларның максатлары нинди генә күркәм булмасын, әле беркайчан да кешелек проблемаларын чишә алмаган. Киресенчә, бу оешмаларның күпчелеге төрле халыклар арасында булган бүленүне күрсәтә.

Изге Язмаларда проблемаларны чишү өчен кеше оешмаларына мөрәҗәгать итмәскә киңәш бирелә. Анда: «Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз»,— диелә (Мәдхия 145:3). Бу хәл котылгысыз, бөтендөнья бердәмлегенә без беркайчан да ирешә алмаячакбыз дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Котылу юлы бар.

Күп кешеләр Аллаһының дөньяны берләштерә алырлык хөкүмәтне инде урнаштырганын белмиләр. Йәһвә Аллаһы турында Изге Язмаларда болай дип язылган: «Мин изге тавым Сион өстендә Үземнең Патшамны майладым. Миннән сора, Мин Синең кулыңа халыкларны да, кырыйларыннан барлык биләп торырга җирне дә бирәм» (Мәдхия 2:6, 8). Игътибар итегез, монда Йәһвә Аллаһы турында ул үзенең патшасын майлаган, яки куйган дип әйтелә; 7 нче шигырьдә ул бу патшаны «Минем Улым» дип атый. Бу — Гайсә Мәсих, Аллаһының күк уллары арасында иң бөеге; аңа бар халыклар өстеннән хакимлек бирелгән.

Бөтендөнья бердәмлегенә ничек ирешелгән булачак

Күпчелек кешеләр Аллаһы урнаштырган күк хакимлеген танымыйлар. Халыклар мөстәкыйльлеккә ия булу хокукына нык ябышалар; алар мондый хокуклары бар дип уйлый. Ләкин Аллаһы үзенең хакимлеген һәм урнаштырган хөкүмәтен танымаган кешеләрне түзеп торырга җыенмый. Мәдхия 2:9 да Аллаһы хакимлегенә буйсынырга теләмәүчеләр турында болай дип әйтелә: «[Син] [Угыл, Гайсә Мәсих] аларны тимер таяк белән көтәрсең, чүлмәкче савытлары кебек ватарсың». Халыклар аңлыймы, юкмы, аларның эш итүләре Аллаһы белән бәрелешүгә китерәчәк. Изге Язмаларның соңгы китабында «бөтен җир патшалары» хакында хәбәр ителә, алар «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге сугышка» җыела дип әйтелә (Ачылыш 16:14). Халыклар һәм аларның бәйсезлеккә омтылулары юкка чыгачак. Бу Аллаһы хөкүмәтенә тоткарлыксыз эш итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бөтендөнья бердәмлегенә ирешү өчен кирәкле үзгәрешләрне, Галәм Хакиме буларак, Йәһвә Аллаһы башкарачак. Моның өчен ул Улы аша акыллылык белән үз хакимлеген кулланачак. Аллаһы хөкүмәте чын бердәмлек урнаштырачак һәм тәкъвалыкны яратучы барлык кешеләргә фатихалар китерәчәк. Зәбур китабын алып, 71 нче мәдхияне укыгыз. Бу кечкенә өзектә Аллаһы Улының хакимлеге кешеләргә нәрсә китерәчәге пәйгамбәрлек итеп тасвирлана. Кешелек чын бердәмлек белән ләззәтләнә алачак, һәм барлык проблемалар — җәбер-золым, ярлылык һәм башкалар — үткәндә калачак.

Бүгенге бүленеп беткән дөньяда күпләр мондый өмет тормышка ашмаслык дип уйлый. Ләкин алай дип исәпләү хата булыр иде. Аллаһы үзенең вәгъдәләрен һәрвакыт үтәгән һәм үтәячәк (Ишагыйя 55:10, 11). Сез бу үзгәрешләрнең ничек булачагын күрергә теләр идегезме? Бу мөмкин. Чынлыкта, андый вакытка әзерләнгән кешеләр инде бар. Алар төрле халыклардан, ләкин бер-бере белән дошманлашмыйлар, ә бердәм рәвештә Аллаһының хакимлегенә буйсыналар (Ишагыйя 2:2—4). Кемнәр алар? Алар Йәһвә Шаһитләре буларак билгеле. Аларның очрашуларга чакыруын кабул итегез. Сезгә Аллаһы хакимлегенә буйсынырга һәм бердәмлек белән мәңге ләззәтләнергә ярдәм итә алган кешеләр белән аралашу, һичшиксез, сезнең күңелегезгә хуш киләчәк.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Барлык милләтләрдән чыккан кешеләр берләшкән дөньяда яшәргә әзерләнә.

[4 биттәге иллюстрация]

Saeed Khan/AFP/Getty Images

[5 биттәге иллюстрация]

Woman grieving: Igor Dutina/AFP/Getty Images; protesters: Said Khatib/AFP/Getty Images; armored cars: Joseph Barrak/AFP/Getty Images