Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Икенче Патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Икенче Патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Икенче Патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр

АЛЛАҺЫ алдында саф булу нәрсәне аңлата? Бу Йәһвәнең хакимиятен танучы кеше аңа бер дә ялгышмыйча буйсыначак дигәнне белдерәме? Нинди кешеләр хак Аллаһының «күңеленә ошый»? (1 Патшалык 13:14). Бу сорауларга ачык җавапны Изге Язмаларның Икенче патшалык китабыннан табып була.

Икенче патшалык китабын Гәд һәм Натан исемле ике пәйгамбәр язган. Алар Давытны, борынгы Исраилнең патшасын, яхшы белгәннәр *. Бу китап якынча б. э. к. 1040 елны, Давытның 40-еллык патшалык итүе тәмамланыр алдыннан, язылып беткән. Анда башлыча Давыт һәм аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында языла. Һәм шулай ук мавыктыргыч итеп ничек ызгыш-талашлардан җәфаланып беткән илнең батыр патша җитәкчелегендә берләшкәне бәян ителә. Бу кызыктыргыч хәбәрдә ул вакыттагы кешеләрнең тирән хисләре һәм кичерешләре ачыла.

ДАВЫТНЫҢ «ДӘРӘҖӘСЕ КҮТӘРЕЛӘ БАРДЫ»

(2 Патшалык 1:1—10:19)

Давыт Шаул белән Йонафанның үлеме турында ишетә. Һәм аның үзен тотышыннан күренеп тора: ул аларның икесенә дә һәм Йәһвәгә карата тирән хисләр кичерә. Давытны Хевронда Яһүд кабиләсе өстеннән патша итеп куялар. Шаулның Иевосфей исемле улы Исраил иленең калган өлеше өстеннән патша була. Давытның дәрәҗәсе күтәрелә бара. Җиде ярым ел үтә, һәм ул инде бөтен Исраил өстеннән патшалык итә (2 Патшалык 5:10).

Давыт, иевуси кавемнәре белән сугышып, Иерусалимны басып ала һәм аны үз патшалыгының башкаласы итә. Давыт Ходайның килешү сандыгын Иерусалимга күчерергә тели. Беренче тапкыр бу фаҗига белән тәмамлана. Әмма икенчесе уңышлы төгәлләнә, һәм Давыт шатлыгыннан бии. Йәһвә аның белән патшалык турында килешү төзи. Аллаһы Давытка булыша, һәм ул дошманнарын үзенә буйсындыра.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:18—Ни өчен Иоав һәм аның ике абыйсы үзләренең әнисе Саруя уллары дип атала? Еврей Язмаларында язылган шәҗәрәләр гадәттә ата ягыннан алып барылган. Саруянең ире, бәлкем, иртә үлгәндер яки изге китапларда аның турында искә алуны урынсыз дип санаганнардыр. Шунсы да ихтимал: Саруя Давытның туган я үги апасы булганга искә алынгандыр (1 Паралипоменон 2:15, 16). Бу өч абыйның атасы бер генә мәртәбә, аның Бәйтлехемдәге җирләнгән урыны турында әйтелгәндә генә, искә алына (2 Патшалык 2:32).

3:29 — «Таякка таянучы [«орчык алучы», ЯД]» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Туку хатын-кызларның гадәттәге эше булган. Һәм бу сүзләр, күрәсең, хәрби хезмәт кебек шөгыльләргә яраклы булмаган, шуңа күрә хатын-кызлар эшен башкарган ир-атлар турындадыр.

5:1, 2 — Иевосфей үтерелгәннән соң күпме вакыт үткәч Давыт Исраилдә патшалык итә башлаган? Иевосфейның 2-еллык идарә итүе Шаул үлгәч тә башланган дип нәтиҗә ясау нигезле. Шул ук вакытта диярлек Давыт та Хевронда патшалык итә башлаган. Анда Давыт җиде ярым ел Яһүд кабиләсе өстеннән идарә иткән. Бөтен Исраил өстеннән патшалык итә башлагач, ул Иерусалимны үз патшалыгының башкаласы иткән. Димәк, Давыт бөтен Исраил өстеннән Иевосфей үлгәннән соң якынча биш ел үткәч идарә итә башлаган (2 Патшалык 2:3, 4, 8—11; 5:4, 5).

8:2 — Исраиллеләр җиңгәч, күпме моавлылар үтерелгән булган? Аларны санап түгел, ә, мөгаен, бау белән үлчәп чыгарганнар. Күрәсең, Давыт боерыгы буенча, моавлыларны рәтләп җиргә салганнар һәм «бау белән үлчәгәннәр». «Ике бау», ягъни моавлыларның өчтән ике өлеше үтерелгән булган, ә «бер бау» — аларның өчтән бер өлеше исән калган.

Безнең өчен сабаклар:

2:1; 5:19, 23. Давыт Хевронга урнашыр алдыннан Йәһвәдән бу турыда сораган, шулай ук дошманнарына каршы чыгар алдыннан да аңа мөрәҗәгать иткән. Без дә, рухилыгыбызга тәэсир итә алырлык карарлар кабул иткәндә, Йәһвәнең җитәкчелеген эзләргә тиеш.

3:26—30. Үч алу аяныч нәтиҗәләргә китерә (Римлыларга 12:17—19).

3:31—34; 4:9—12. Давыт үч алучан һәм ачу саклаучан кеше булмаган. Бу безнең өчен яхшы үрнәк.

5:12. Йәһвә безне үз юлларына өйрәткән һәм үзе белән җылы, якын мөнәсәбәтләр үстерергә рөхсәт иткән. Моны безгә беркайчан да онытмаска кирәк.

6:1—7. Давытның ниятләре яхшы булса да, аның килешү сандыгын арбада күчерергә карар итүе Аллаһының әмерләрен бозу булган, һәм бу уңышсыз тәмамланган (Чыгыш 25:13, 14; Саннар 4:15, 19; 7:7—9). Шулай ук Озаның килешү сандыгын тотып калырга тырышуы шуны күрсәтә: кешеләрнең ниятләре нинди генә яхшы булмасын, Аллаһы таләпләре үзгәрешсез кала.

6:8, 9. Авыр хәлдә Давыт башта «кайгыга төшкән [«ачуланган», ЯД]», аннары курыккан — бәлкем, булган хәлдә Йәһвәне гаепләгәндер дә. Әгәр без Аллаһы күрсәтмәләрен үтәмәгәнгә бәлаләргә эләксәк, безгә бу бәлаләрдә Аллаһыны гаепләргә ярамый. Бу яктан сак булырга кирәк.

7:18, 22, 23, 26. Давытның басынкылыгы, Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлеге һәм Аллаһының исемен данларга әзерлеге — безнең өчен үрнәк булырлык сыйфатлар.

8:2. Якынча 400 ел элек әйтелгән бу пәйгамбәрлек үтәлгән (Саннар 24:17). Йәһвәнең сүзе һәрвакыт үтәлә.

9:1, 6, 7. Давыт үз вәгъдәсен үтәгән. Безгә дә биргән сүзебездә торырга кирәк.

ЙӘҺВӘ ҮЗЕНЕҢ МАЙЛАНГАНЫНА «БӘЛА КИТЕРӘ»

(2 Патшалык 11:1—20:26)

Йәһвә Давытка болай ди: «Мин сиңа үз өеңнән бәла китерәм, һәм күзләрең алдында хатыннарыңны алып якыныңа бирәм, һәм ул синең хатыннарың белән бу кояш астында йоклаячак» (2 Патшалык 12:11). Нәрсә өчен Давыт мондый җәза ала? Бирсәбия белән гөнаһ кылганы өчен. Аллаһы тәүбә иткән Давытны кичергән, ләкин гөнаһының нәтиҗәләреннән саклап калмаган.

Башта Бирсәбиянең туган баласы үлә. Аннары Давытның улы Амнон үзенең Фамарь исемле үги апасын көчләп хур итә. Фамарьнең туган абыйсы Абессалом, апасы өчен үч алып, Амнонны үтерә. Соңыннан ул атасына каршы заговор оештыра һәм үзен Хевронда патша итеп игълан итә. Давыт Иерусалимнан качарга мәҗбүр була. Абессалом атасының өйне сакларга калдырылган җарияләре белән йоклый. Давыт Абессалом үлгәч кенә кабат патшалык итә башлый. Ибнеямин нәселеннән булган Савей исемле кешенең фетнәсе аның үлеме белән тәмамлана.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

14:7— «Калган очкын» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Очкын дигән сүз яши торган нәселне күрсәтер өчен кулланыла.

19:29 — Давытның Мемфивосфей белән үзен тотышын ничек аңлатырга? Мемфивосфейның аңлатуын ишеткәч, Давыт, күрәсең, Сиваның сүзләрен дөрес дип санап, ялгышканын төшенгән (2 Патшалык 16:1—4; 19:24—28). Давытның, ахрысы, ачуы чыккан һәм бу сорауга башка кагыласы килмәгән.

Безнең өчен сабаклар:

11:2—15. Давытның хаталары турында ачыктан-ачык хәбәр Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтә.

11:16—27. Давыт, җитди гөнаһ эшләп, аны яшәргән. Без алай эшләргә тиеш түгел. Йәһвәгә кылган гөнаһың турында ачыктан-ачык сөйләп бирергә һәм җыелыштагы мәсихче өлкәннәрдән ярдәм эзләргә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 28:13; Ягъкуб 5:13—16).

12:1—14. Натан — җыелыштагы мәсихче өлкәннәр өчен яхшы үрнәк. Алар гөнаһ эшләгәннәргә яңадан дөрес юлга басарга ярдәм итәргә тиеш. Өлкәннәргә бу бурычларын дөрес һәм оста итеп башкарырга кирәк.

12:15—23. Давыт бәхетсезлеккә төшкәч, моңа дөрес караш белән караган. Бу аңа ул авырлыкны җиңәргә ярдәм иткән.

15:12; 16:15, 21, 23. Бер вакыт тәхеттә Абессалом утырачак кебек тоелган. Шунда горурлык һәм дан ярату сәләтле киңәшче Ахитофелны хыянәтче булырга этәргән. Басынкылык һәм Аллаһыга тугрылык булмаса, талант белән сәләтләр һәлакәткә китерергә мөмкин.

19:24, 30. Мемфивосфей Давытка аның яратуы һәм игелеге өчен чын күңелдән рәхмәтле булган. Ул патшаның Сивага кагылышлы күрсәтмәсенә әзерлек белән буйсынган. Аллаһыга һәм аның оешмасына рәхмәтле булу безне тыңлаучан булырга дәртләндерәчәк.

20:21, 22. Бер кешенең акыллылыгы күпләр өчен бәлане кисәтә ала (Вәгазьче 9:14, 15).

«ХОДАЙ КУЛЫНА» ТӨШИК

(2 Патшалык 21:1—24:25)

Гаваонлылар үлемендә гаепле булган Шаул аркасында корылык һәм ачлык өч елга сузыла (Ешуа 9:15). Гаваонлылар, бу үтереш өчен үч алырга теләп, Шаулның җиде улының үлемен таләп итәләр. Давыт аларны гаваонлылар кулына тапшыра, һәм корылык коеп яуган яңгыр белән бетә. Дүрт филисти әзмәвер «Давытның һәм аның хезмәтчеләренең кулыннан үлә» (2 Патшалык 21:22).

Давыт, халыкны санап чыгып, җитди гөнаһ эшли. Ул тәүбә итә һәм «Ходай кулына төшүне» яхшырак күрә (2 Патшалык 24:14). Нәтиҗәдә үләт чиреннән 70 000 кеше һәлак була. Давыт Йәһвәнең боерыгына буйсына, һәм җәза бирү туктатыла.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

21:8 — 2 Патшалык 6:23 тә Мелхоланың үлгәнче балалары булмаган дип әйтелә. Ни өчен соң 2 Патшалык 21:8 дә Шаулның кызы Мелхоланың 5 улы булган диелә? Сүз монда аның Мерова исемле апасының уллары турында бара; гадәттә моны шулай аңлаталар. Ул Адриэла исемле кешегә кияүгә чыккан булган. Күрәсең, Мерова бик иртә үлгән, һәм балалары булмаган Мелхола аның улларын тәрбияләгән.

21:9, 10 — Гаваонлылар Рицпа исемле хатынның ике улын һәм Шаулның биш оныгын үтергәннәр. Күпме вакыт Рицпа аларның гәүдәләрен саклап торган? Бу җиде кешенең тәннәрен «тауда Раббы алдында... урак уруның беренче көннәрендә», мартта я апрельдә, асып куйганнар. Рицпа үле гәүдәләрне көне-төне, корылык беткәнче, саклап чыккан. Яңгыр яудырып, Йәһвә үз ачуының басылганын күрсәткән. Ләкин яңгырның урак өсте тәмамланганчы, октябрьдә ява башлаганы шикле. Шуңа күрә Рицпа, бәлкем, 5—6 ай буена тәннәрне саклаган. Шуннан соң Давыт бу кешеләрнең мәетләрен җирләгән.

24:1 — Ни өчен халыкны исәпләп чыгу җитди гөнаһ булган? Халыкны исәпләп чыгу чынында Муса канунына каршы килмәгән (Саннар 1:1—3; 26:1—4). Изге Язмаларда ни өчен Давыт халыкны исәпләп чыккан икәне әйтелми *. Әмма 1 Паралипоменон 21:1 дә моны эшләргә Давытны Шайтан этәргән дип әйтелә. Һәрхәлдә, гаскәр башлыгы Иоав халыкны исәпләп чыгу дөрес түгел икәнен белгән һәм Давытны моны эшләмәскә күндерергә тырышкан.

Безнең өчен сабаклар:

22:2—51. Бигрәк матур итеп Давыт үз җырларында чын Аллаһыны, Йәһвәне данлый! Йәһвәгә бөтен йөрәктән өмет багларга кирәк.

23:15—17. Давыт Аллаһының яшәү һәм кан турындагы канунына тирән хөрмәт күрсәткән. Шуңа күрә ул бу законны бозуга охшаш булган эш итүдән дә тыелып калган. Безгә Аллаһының боерыкларына шундый ук караш үстерергә кирәк.

24:10. Давытның вөҗданы аны тәүбә итәргә этәргән. Безнең вөҗданыбыз турында ул шундый ук сизгер дип әйтеп буламы? Ул безне шулай ук эш итәргә этәрәме?

24:14. Йәһвә кешеләргә караганда күпкә мәрхәмәтлерәк икәнен Давыт яхшы белгән. Ә безнең моңа ышанычыбыз бармы?

24:17. Давытның гөнаһы бөтен халыкка бәла китергән, һәм ул моңа бик нык көенгән. Гөнаһлардан тәүбә итүче кеше Йәһвә җыелышына хурлык китергәненә үкенергә тиеш.

Без дә Аллаһының «күңеленә ошый торган» кеше була алабыз

Исраилнең икенче патшасы Йәһвәнең «күңеленә ошый торган» кеше булган (1 Патшалык 13:14). Давыт беркайчан да Йәһвәнең гадел нормаларын шик астына алмаган һәм Аллаһыдан бәйсез булырга омтылмаган. Гөнаһ кылганда, ул һәрвакыт гаебен таныган һәм үзгәргән. Давыт саф кеше булган. Без, аеруча хаталар эшләгәндә, ул күрсәткән акыллылык белән эш итәбезме?

Йәһвәнең хакимлегенә буйсыну бу аның яхшылык һәм яманлык нормаларын тану һәм, Аллаһы алдында сафлык саклап, бу нормаларны даими тотарга тырышу дигәнне аңлата. Давытның тормышы моны ачык итеп күрсәтә. Без дә Давыт кебек эш итә алабыз. Безгә 2 Патшалык китабыннан алынган сабаклар өчен рәхмәтле булырга кирәк! Бу китаптагы Аллаһы сүзе чыннан да «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Икенче патшалык китабын Шамуил язмаса да, кайбер тәрҗемәләрдә бу китап аның исемен йөртә. Чөнки башта, яһүдләр куйган закон буенча, Патшалыкның ике китабы да бер төргәктән торган. 1 Патшалык китабының зур өлешен Шамуил язган.

^ 2 абз. «Иске һәм Яңа Васыятьнең изге китаплары» дигән рус телендәге тәрҗемәдә 2 Патшалык 24:1 дә болай диелә: «Шул чакта Ходайның Исраиллеләргә тагын ачуы чыкты, ул вакытта, аларга явызлык эшләп, Давыт кинәт: бар, Исраиллеләр белән Яһүдләрне санап чык, дип әйтергә уйлады».

[30 биттәге иллюстрацияләр]

«Мин сиңа үз өеңнән бәла китерәм».

Бирсәбия

Фамарь

Амнон

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Давыт кем аны патша итеп куйганын истә тоткан һәм басынкы булып калган.